Логотип «Мәйдан» журналы

Без пионер чакларда. Хаста

Ну бу Фаязны! Тапкан бит чирләр вакыт. Инде җәйге көн тәмам сүрелеп, кояш безнең як биләмәләрен калдырырга, җирнең аргы ягына күчәргә җыенып яткан чагында, «эчем» диеп бөгелеп төшмәсенме?! Вожатый апа...

Ну бу Фаязны! Тапкан бит чирләр вакыт. Инде җәйге көн тәмам сүрелеп, кояш безнең як биләмәләрен калдырырга, җирнең аргы ягына күчәргә җыенып яткан чагында, «эчем» диеп бөгелеп төшмәсенме?! Вожатый апаларыбыз курка калды. Әгәр аппендицит булса!? Ул вакытта хәзерге кебек телефоннар юк, көндез авылдан килеп йөрүче фельдшер апабыз да инде кайтып киткән.
Урман эчендәге лагерьдан авылга чаклы алты-җиде чакрым бар. Нишләргә? Олыраклар үзара киңәште дә, Фаязны өйләренә кайтарырга дигән карар чыгарды. Бәладән баш-аяк, төнлә ниләр булмас.
Тик ничек кайтарырга? Лагерьда безнең кебек ыбыр-чыбыр гына. Иң зурлары без – алтынчылар. Алтынчыда укучы малайларның буыннары катмаган, буе кыскарак чак бит инде. Тазараклардан мин дә, күрше Азат кына. Апаларыбыз гәүдәгә шәбрәк булган Рәсимә белән Асияне безгә ярдәмгә билгеләделәр дә, хастаны күтәреп барыр өчен носилка әзерли башладык.
– Ике колгага одеал бәйлибез дә, бетте инде! – диде Азат төксе генә.
Дискәтүк урынына, «йөк» күтәреп авылга китү идеясе бөтен кәефен кырган иде аның. Бүген иртәдән бирле параллель сыйныф кызы Гөлүсәне биергә чакыру планы иде аның башында.
– Карагыз аны, кайтарып, әниләренә тапшыру белән, кире әйләнеп киләсе! – дип, кат-кат кисәтте вожатый апалар.
Үзләре генә озата барырлар иде, башкаларны калдырып китә алмыйлар. Гөнаһ шомлыгына, лагерь җитәкчебез Фәрит абый ул көнне өенә кайтып киткән иде. Физкультура укытучыбыз Нәсим абыйның күрше авылга кызлар янына киткән чагы булган, диделәр. Туры килә бит ул шулай, сиңа язганны син генә үтисең. Мең дә бер сәбәп табыла.
Көне буе әрле-бирле чабып та арымаган аякларга гер асып куйганнар диярсең. Башка вакытта гел авылга таба тарталар иде югыйсә.
Эчен тотып, бөкшәеп утырган Фаязны ипләп кенә носилкабызга яткырдылар да кузгалдык. Башта дүртәүләп күтәреп киттек. Дүртебез дүрт төрле атлыйбыз: беребез озын итеп, икенчебез ул арада икене атлап теркелди, носилкабыз җайсыз гына чайкалып куя.
– Булмый болай, – дип куйды Рәсимә. Староста ул безнең. Тик мәктәптә генә староста икәнлеген онытып җибәрә торган гадәте бар шул, гел өйрәтеп торырга ярата.
– Әйдәгез, алмаш-тилмәш күтәрәбез, болай кайтып та җитәлмәбез, – диде ул, сулышын тигезләп.
– Әйдә соң, – дидек без дә. Бу юлы аның белән бәхәсләшеп торуны артык санадык. Карап торышка бездән әллә ни аерылып тормаса да, бу Фаяз шактый авыр булып чыкты бит әле, малай!
Аны җайлап кына җиргә куйдык та кызларга ял бирдек. Ипләп куйган кебек булсак та, хастабыз ыңгырашып куйды.
– Авыру дигәч тә...
– Фаяз, катырак авырта мәллә? – дип куркуга калды кызлар.
– Кантар өстенә куйгач, авырта инде, – дип мыгырданды Фаяз.
Авыр иде ул. Ике генә кулга калгач, тагын да авырая төшкән кебек булды. Тик кызлардан ничек сынатасың. Шулай берничә метр саен авыруыбызны җиргә куеп ял итә-итә, әле без, әле кызлар күтәрә-күтәрә авылга кайтып җиткәндә, төн урталары узган иде.
Азат инде үзенең ачуы килгәндә яратып кабатлый торган «Бәхетеңне сыер сөзсә...» дигән сүзләрен дә әйтми башлады. Болай унлап кына әйтеп туктамый иде ул башка вакытта, аруы җитте бугай.
Взвейтесь кострами, синие ночи!
Мы, пионеры, дети рабочих.
Близится эра светлых годов,
Клич пионера – всегда будь готов!..
Соңгы тапкыр җырлаган рәвеше китерделәр дә кызлар да тынды. Тынарсың да. Колгага одеял бәйләп корыштырган носилкабызның төбе инде барган саен җиргә якыная төшә, җиргә тиеп алган саен Фаязыбыз «ай» дип аваз биреп ала.
– Авылның бу очында гына торсалар ни була инде, име? – дип сүзгә кушылды Асия дә.
Без кап-караңгы, шомлы (!) урман юлыннан кайтып, кап-караңгы булса да, сирәк-мирәк өргәләп куйган этләре, кайдадыр ишетелеп киткән гармун тавышлары, капка төбен саклаучы «мәхәббәт төенчекләре» (аларын күрмәсәк тә, барлыкларын беләбез бит!) белән якын һәм куркынычсыз булган авылыбызга кердек.
Әйе, дөрес төземәгәннәр Фаязлар йортларын. Алар авылның нәкъ икенче башында иде. Ә безнең авылның икенче башына кадәр тагын берәр чакрым ара...
Шулай да, ничек итсәк-иттек, уч төпләребез кабарып чыкса чыкты –хастабызны капка төпләренә кадәр илтеп җиткердек. Бурыч үтәлде.
– Фаяз, тораласыңмы?
Фаязыбыз:
– Әйе, – диде дә, торып өйләренә кереп тә китте.
Без аптырашып, бер-беребезгә карашып, капка төбендә бераз таптанып тордык та кире урманга таба атладык.
– Әниләренә кереп әйтәсе иде.
– Үзе аңлаткандыр инде.
– Әгәр ул өенә кереп җитәлмичә егылган булса?
– Апаларга нәрсә дип әйтәбез?
Юл буе шул турыда баш ваттык.
...Ун елдан соң сыйныфташлар очрашуына килгәч, сүз ничектер шул хәлгә барып тоташты.
– Лагерьдан кузгалып китүгә, эч авыртуым беткән иде минем, әйтергә курыктым, – диде Фаяз шулвакыт елмаеп.
Бик озак көлештек. Кулдагы сөялләр дә, арыганлык та онытылган иде инде. Вакытында әйтмичә дөрес эшләгәнсең, дидек. Ух, кирәген биргән булыр идек без аның ул чагында...
 

Лилия ФӘТТАХОВА


Фото: https://ok.ru/

 
Дәвамы: http://maydan.tatar/bez-pioner-chaklarda-lenin-tugan-sheherde/
«Мәйдан» №5, 2020 ел.

Комментарийлар