Логотип «Мәйдан» журналы

Без пионер чакларда. Ленин туган шәһәрдә

Бала чакта курку хисе бигрәк тонык икән ул. Исереккә диңгез тубыктан булган кебек, бала-чагага күк баш очында гына кебек икән. Бала-чагага хәтта егерме икенче каттагы янәшә балконнар аша кереп-чыгып й...

Бала чакта курку хисе бигрәк тонык икән ул. Исереккә диңгез тубыктан булган кебек, бала-чагага күк баш очында гына кебек икән. Бала-чагага хәтта егерме икенче каттагы янәшә балконнар аша кереп-чыгып йөрүнең бер куркынычы юк икән. Чын.
Миңа ул вакытта унбер яшьләр чамасы. Гадәттәгечә, ел саен яхшы укучы актив пионерларны берәр шәһәргә экскурсиягә алып бара иделәр. Ул елны безне Ленин бабабызның туган шәһәре – Ульяновскига алып киттеләр.
Минем әле авылдан зур шәһәргә беренче тапкыр чыгу дисәң дә була.  Бар да кызык. Әле пионерга кабул ителгән чак кына. Өстәвенә – «октябрьдә туганнарның Ленин була бабасы!» Ә мин – октябрьдә туганмын. Ленин бабам туган шәһәрдә йөрибез бит. Авыз ачык, авыз ерык!..
Ә лифтта чып-чын негр күргәч, авыз гына түгел, күзләр дә шар булып ачылды булса кирәк. Негр егете безгә карап елмаеп куйды: ул инде андый гаҗәпләнүләргә ияләнеп беткән булгандыр. Ә мине курку катыш кызыксыну һаман шул негрга карата гына бит. Янәшәмдә торган Ләйлә сиздермәскә тырышып чеметеп алгач кына, алай туры карарга ярамаганы башка барып җитте. Кызарып, аска карадым. Ә анда – кап-кара кулларда агарып торган тырнаклар. Җете кара негр иде ул. Чем-кара!
Егерменче катларда негрыбыз төшеп калды, ә без «Венец» кунакханәсенең иң өске катына мендек. Ни өчен башкалардан аерылыбрак киткән булганбыздыр, хәтерләмим. Экскурсияләр арасындагы ял вакыты иде бугай.
Күрше бүлмәдә малайлар. Алар бездән югарырак сыйныфта укый. Көн эссе. Җәй челләсе. Балконга чыгып, алар белән сөйләшәбез:
– Сезнең бүлмәдә телевизор бармы?
– Бар, кәнишне.
– Бездә дә бар.
– Бөтен бүлмәләр бертөрле инде, – ди Илшат, белдеклеләнеп. Ул барыбыздан да зуррак. – Су эчәсегез килсә, анда газлы сулар да бар, сифоннар дип атала, күрдегезме?
– Юуук, кайда? – дибез Ләйлә белән бер авыздан. Телләр аңкауга ябышкан.
– Хәзер, күрсәтәм, ишегегез ачыкмы?
– Ачык инде.
Илшатка ияреп, тагын берничә малай килеп керде. Кулларында – газлы сифон. Аның кирәкле төймәсенә басулары булды, газлы су фонтан булып сиптерә башламасынмы?! Малайлардан мондый этлек көтмәгән идек – китте чыр-чу, китте чыр-чу. Өсләребез дә, урын-җир дә лычма булды. Без дә үзебезнең сифоннарга ябыштык. Тик ул арада малайлар көлешә-көлешә чыгып та сыздылар.
Безнең кулда әле яртылаш та бушамаган савытлар.
Алар бит яртылаш сулы!
Һәм малайлар безне су белән коендырды, ә без – юк!
Сифоннарны күтәреп, малайлар бүлмәсенә барып килдек, ишек бикле.
Авылда чакта агач башыннан, киртә-коймадан төшмәгән бер акыллысы (ул мин булам инде!) гениаль фикер әйтте:
– Әйдә, балкон аша керәбез!
– Юк, син нәрсә?!
– Әй, нәрсәсе бар инде аның. Мин бая карадым, анда рәхәтләнеп тегеләр ягына чыгып була.
– Мин куркам.
– Хи! Мин чыгам, син сифонны бирерсең.
Әйткән сүз – эшләнгән эш! Һәм мин– унбер яшьлек сәмәтә – үзебезнең бүлмә балконыннан икенче якка – малайлар ягына чыгып киттем. Кая анда курку?! Ул турыда уйлап торган да юк. Ләйлә миңа сифонны сузды. И ул малайлар көтмәгәндә килеп кереп су белән коендыруның кызыклыгы! Ух, шәп!
Хәзер ул кунакханәнең биеклеген күз алдына китереп, шул тиле-миле кызчыкның юләрлеге турында уйласам да, йөрәк жу итеп китә. Ярый әле, укытучылар белми калган бу хәлләрне. Ярый әле, әниләр белми калган...Ходай саклаган.
 

Лилия ФӘТТАХОВА


Фото: https://ulpressa.ru/

 
Дәвамы: http://maydan.tatar/bez-pioner-chaklarda-flag-operaciyase/
«Мәйдан» №5, 2020 ел.

Комментарийлар