Логотип «Мәйдан» журналы

Без пионер чакларда. «Күчмә байрак»

– Улым, тор инде, тагын соңга каласың бит. – Йокы аралаш әбинең тавышын ишетәм.– Хәзер, әби, хәзер тораа...а...– Мин сүземне дә әйтеп бетермичә, тагын әвем базына чумам.– Тор инде, бала, иии Аллам. –...

– Улым, тор инде, тагын соңга каласың бит. – Йокы аралаш әбинең тавышын ишетәм.
– Хәзер, әби, хәзер тораа...а...– Мин сүземне дә әйтеп бетермичә, тагын әвем базына чумам.
– Тор инде, бала, иии Аллам. – Әбинең өзгәләнгән тавышына уянып китәм дә авыр күз кабакларымны зур тырышлык белән күтәреп, тынычландырырга ашыгам:
– Торам, әби, торам, инде торып бар...а...м, – каһәр суккан йокы тагын соңгы авазларымны урлый.
Шулвакыт бар куәтенә ачып куйган радиодан (мин аны әлегәчә ишетмәгәнмен дә!) 7 сәгать 53 минутта башлана торган тапшыру тотына:
– Хәерле иртә, хөрмәтле радио тыңлаучылар!
Бу тавышны, бу сүзләрне минем җенем сөйми. Юк, алып баручы апаның тавышы ягымлы, сүзләре дә матур кебек. Ләкин бу – минем йокыдан уянып бетүемә сәбәпче вакыт. 7 дә 53! Тагын җиде минуттан дәресләр башлана.
Көн дә шулай кабатлана. Күзем ачылмаган да килеш, кармаланып, мәктәп чалбарын эзләп табам да егыла-тора киеп куям. Өстәл өстендәге сөтне бер-ике йотым йотам да, ипи йә күмәчен кесәгә шудырам. Узып барышлый гына юынгычтан битемә берничә тамчы су тидереп алам. Кулына минем «крокодил» тиреле сумкамны (анда берничә дәфтәрдән башка берни дә юк-югын) тотып басып торган мәрхәмәтле әбиемә авыз эченнән генә рәхмәтемне әйтәм. Бугай. Һәрхәлдә әйткәнмендер кебек.
Мин ничек кенә тиз йөгермим, әлбәттә инде, дәресләр күптән башланган. Башланган гына түгел, беренче дәреснең яртысы узып та киткән була. Юк, дәрескә соңга калудан әллә ни курыкмыйм мин. Укытучылар инде минем бу гадәтемә күнектеләр булса кирәк, күп вакытта бәйләнеп тә тормыйлар. Хәтер әйбәт минем, ни генә сорасалар да, җавап биргәнне белә алар.
Иң хәтәре – линейкага соңга калу. Кайбер көнне, линейка буласы истә чакта, мин әлбәттә, мәктәп тәрәзәсеннән күз салам да, башкалар дәресләргә таралышканчы, сабыр гына черем итеп торам. Анысын миңа гына куш. Аягүрә дә өзелеп калган төшне күреп бетерә алам, күземне генә йомыйм.
Ә менә линейка барган вакытка килеп керсәң...
Син табан астыннан ут чыгарып мәктәп ишеген тутырып ачып килеп керәсең һәм ...зур бер тамашага килеп эләгәсең!
Мәктәп директорыбыз Миңназыйм абый – НВП укытучысы. Капитан! Линейканы да ул формадан алып бара.
Минем зур куәткә чабып килеп, линейканың нәкъ уртасында калган мәлем.
– Смирно! – Миңназыйм абыйның тәрәзә пыялалары зеңләп куярлык тавышыннан аякларым идәнгә берегеп кала. Башлана!
Директорыбыз строевой адымнар белән минем каршыма килә дә честь бирә:
– Иптәш Мусин! Олег Кошевой исемендәге мәктәп ике йөз дә сиксән сигез кеше санынча линейкага тезелде һәм сезнең боерыкны тыңларга әзер!
Мин каш астыннан гына линейкага тезелеп баскан сыйныфларга күз салам. Әнә абый ачулы гына карап тора. Минем аркада тагын эләккән бугай. Кайткач, янә «ипи шүрлегеңә менеп төшәм бит, малай» диеп куып йөриячәк инде. Сеңелкәшнең еламсыраган йөзе күренеп китә. Классташ малайлар ерылырга торган авызларын җыялмыйча азапланалар. Көләргә ярамый! Көлеп кара! Яше алтмышларга якынлашып килгән чал чәчле Миңназыйм Касыймовичның йөзендә бер генә мускул да селкенми. Аның ачуын чыгармавың хәерлерәк.
«Вольно!» диген» дип пышылдый ул минем күзләргә туп-туры карап. Директор абыйның кырыс күз карашыннан идән ярыгына кереп китәрдәй булам:
– Вольно, – дигән карлыккан сүз чыга авызымнан.
– Кычкырып әйт! – ди ул.
Мин бар көчемне җыеп:
– Вольно! – дип кычкырам.
Бу әле тамашаның башы гына. Кизү торучы класс атна буена җыелган тәртип бозуларны барлый башлый. Башта дәрескә соңга калучылар чыгарыла. Аларны минем янга тезеп бастыралар.
– Карагыз һәм истә калдырыгыз! – ди Миңназыйм Касыймович.
Аннары «ике»ле алучыларга чират җитә. Кич белән клубка чыгучылар.   Тәмәке тартучылар...
Мин һәр исемлектә дә бар.
– Кил, наный, менә болар янында басып тор әле син.
– Кил, Мусин, бу төркемгә!
– Күч, Мусин, болар да сине көтә...
Шул рәвешле директор абый демонстратив рәвештә мине һәр төркем тәртип бозучылар янында бастырып чыга. Күчмә байрак сыман бер төркемнән икенче төркемгә күчә торам. Сабак алыр, оялыр дигәндер инде бахыр. Оялуын оялдым да мин...Тик һәр иртә йокы мине янә җиңә килде.
– Улым, тор инде, тагын соңга каласың бит, абыең да, сеңелең дә әллә кайчан китте! – Йокы аралаш әбинең гасаби тавышы ишетелә.
– Хәзер, әби, хәзер тораа..а.. – Мин сүземне дә әйтеп бетерәлмичә, тагын йокыга китәм.
– Тор инде, бала, тор инде. – Әбинең өзгәләнгән тавышына уянып китәм дә авыр күз кабакларымны зур тырышлык белән күтәреп, тынычландырырга ашыгам:
– Торам, әби, торам, хәзер, инде торып бар...а...м, – каһәр төшкән йокы тагын соңгы авазларымны урлый.
Шулвакыт бар куәтенә ачып куйган радио (ә мин аны нигәдер шул минуткача ишетмим дә!) 7 сәгать 53 минут икәнлеген хәбәр бирә:
– Хәерле иртә, хөрмәтле радио тыңлаучылар!..
 

Лилия ФӘТТАХОВА


Фото: https://ok.ru/

 
Дәвамы: http://maydan.tatar/bez-pioner-chaklarda-xasta/
«Мәйдан» №5, 2020 ел.

Комментарийлар