«Сыналу» (дәвамы)
***
–…Һәркем үз тормыш юлын үзе үтә, – бик таныш, тамак төбеннән чыккан тавыш Рәкыйпнең аңына килеп җитсә дә, ул күзен ачалмыйча ятты. Тәүге тойганы – астына җәелгән салкынча клеёнка иде. – Бик кызганыч та бит, нишлисең… Пульсы болай нормальләшә бугай егетнең… – Таләпчән каты бармаклар беләгендәге кан тамырын бераз кысып тордылар.
Ябышкан күз кабакларын язып җибәрергә тырышып, имән бармагы белән күз тирәсен угалап алды. Кемдер юеш чүпрәк тидергәч, ярым күтәрелгән күз кабаклары артында, түшәмдәге зур плафон эчендә эреле-ваклы лампочкалар, уң кырыйда утырып торган таныш хирург, сул ягында ак эмальгә буялган озынчарак кәкре савыттагы сары суда марля кисәге чылатып торучы ак халатлы хатын-кыз – шәфкать туташы күренде… Алга таба →