Логотип «Мәйдан» журналы

Кайда төшим

Белсәм дә мин, баш имәгән – киселгәнне,Гел сыгылып, билем бөгеп торалмадым.Җилләр исеп куйган саен, яраклашып,Җайлы гына тыныч тормыш коралмадым.Белсәм дә мин, шуышканнар – егылмасын,Һава ярып очкан м...

Белсәм дә мин, баш имәгән – киселгәнне,
Гел сыгылып, билем бөгеп торалмадым.
Җилләр исеп куйган саен, яраклашып,
Җайлы гына тыныч тормыш коралмадым.
Белсәм дә мин, шуышканнар – егылмасын,
Һава ярып очкан мәлдә төшәлмәдем.
Кемнәрнеңдер күңеленә шифа булып,
Җиргә сеңеп, хәтфә булып түшәлмәдем.
Һәр хужаны яклап-саклап, һау-һау өреп,
Тәлинкәдән арткан сыйны кабалмадым.
Бил бөккәннәр, шуышканнар арасыннан
Максатыма иярченнәр табалмадым.
Таяк сугып, чиләк кагып куган саен,
Мин, өскәрәк күтәрелеп, җиргә багам:
Кайда гына сыеныр соң, әйт син, гавәм,
Хәл җыярга төшсә әгәр җиргә балаң?
 

Рәкит АЛЛАБИРДЕ


Фото: https://ru.freepik.com

Комментарийлар