«Бәллүр тозак» (дәвамы)
III бүлек
Нигә алай уйлады? Анысын үзе дә белми. Тик башына килгән тәүге уй хак та шушы иде. Аннан Сиринә белән озаклап аңлашулар… Чынлыкта кайда кунып кайтуын белгән булса, Сиринә, бәлки, шул көнне үк катгый карарга килгән булыр иде. Ярый вакытында Руслан белән сөйләшеп, алиби әзерләргә башына килде. Сиринә алдында Айвазга соңгы вакытта бик еш салып йөргәне, вакытында эштән кайта белмәгәне өчен генә акланасы булды. Аннары Сиринә ике айга Мәскәүгә укырга китте. Шушы ике ай харап итте дә инде аларның тормышын. Челпәрәмә китерде. Үзен кызганганда, Айваз гел шушы ике айны каһәрли. Үзеңне гаепләргә дә көч кирәк бит. Алга таба →