Логотип «Мәйдан» журналы

Сак белән Сок. Бәет түгел.

Повесть.

Күзгә төшкән җәйге кояш нурларыннан беркая да качып булмый. Пәрдәсез тәрәзәдән кереп, бимазалапмы бимазалыйлар. Юрган астына чумсаң гына. Җәйге кызуда бер дә анда ятасы килми шул. Җитмәсә чебеннәре... 
Зәлия күзләрен ачты. Торсаң да инде... Барыр җире юк, өстәлләрендә туйганчы ашар ризыгы... Әнисе күптән торып эшкә киткәндер. Шәһәр урамнарында җыештыручы булып эшли ул, урам себерүче. Форма кигән җыештыручылар урамда аунаган чүпләрне җыялар, себерәләр. Бу арада чәчәкләр утырталар әле. Зәлиягә монысы ошый. Ошый иде. Чәчәкләр бит ул! Димәк, озакламый урамнар (дөресрәге, үзәк урам) чәчәккә күмелер. Бик матур булыр! Бу матурлыкны үзенең иптәшләре белән Зәлиянең әнисе тудыра бит. Шул турыда узган ел ул классташларына әйткән иде, Эвелина исемлесе кычкырып көлде:
‒ Синең әниең урам себерүчемени? Фууу!
Башкалар да аңа кушылдылар. Югыйсә, лагерь белән кинога барганда, чәчәк түтәлләрендәге миләүшәләргә сокланып, ай-вай килгәннәр иде.
‒ Урам себерүче, урам себерүче... Ха-ха-ха!
Зәлия, ни үзен, ни әнисен яклап, бер сүз дә әйтә алмады. 
Ни дип әйтсен соң, дөресе шул булгач... Әнисе урам себерүче булып эшләгәнгә, шушы тулай торактан урын бирәләр. Өсләрендә түбә, йокларга җылы урыннары бар. Шуннан соң кыз әнисенең эше турында кеше арасында берни дә әйтмәс булды. Хәтта әнисен урамда эшләп яткан чагында күрсә, иптәшләре белән булганда, янына да бармый башлады. Әнисе үпкәләмәде. Аңлады ул аны. Ул хәзер әнисе турында бары тик Галия белән генә сөйләшә. Галия! Кыз урыныннан сикереп торды. Бар аның барыр җире, бар күрәсе килгән кешесе – сеңлесе Галия!
Зәлия кухняга чыкты. Кухня дигәне шушы дүрт бүлмәдә яшәп ятучыларның уртак урыны. Алар монда ашарга әзерлиләр. Шунда үзенеке дигән өстәл артына утырып ашый, үзенеке дигән суыткычка ризыкларын куялар. Күрше бүлмәләрдә яшәүчеләр гел алышынып тора. Кереп бераз торалар да каядыр юкка чыгалар. «Фатир алып чыгып киттеләр», ‒ ди әнисе.
Зәлияләр монда озак торалар инде. Әтисе, әбисе, сеңлесе Галия белән бергә торган чакны бик томанлы гына хәтерли ул. Зур гына өй иде югыйсә. Барысына да урын җитә иде. Аннары нидер булды. Өлкәннәр ызгыштылар да, әнисе, аны алып, өйдән чыгып китте.
‒ Кызың да, үзең дә монда күренеп йөрисе булма. Сез ач бетләрне туйдырып ятасым юк.
Әбисе, алар чыгып киткәндә, шулай дип кычкырып калды. Зәлия ул чагында бу сүзләрне аңлап бетермәгән иде әле. Көн саен, сеңлесе янына алып барырга кушып, әнисен йөдәтеп бетерде. Ә әнисе эндәшмәде. Елады гына. Шуннан соң Зәлия дә аптыратмас булды.
Аның бар белгәне шушы тулай торак бүлмәсенең тәрәзәсеннән һәм сирәк-мирәк әнисе белән урамга чыкканда күргәннәре булды. Алты яшькә кадәр әнисе аны бакчага да бирмәде, үзенә генә урамга чыгып йөрергә дә рөхсәт итмәде. Әллә курыкты шунда, әллә акчасы җитмәде. Дөрес, телевизорлары бар аларның. Әнисе янына килештереп йөргән бер абый китергән иде. Яңа булмаса да, ярап тора. Зәлия телевизор карап белде: дөнья бик киң һәм матур икән!
Бакчага йөргән бер елы кыска, кызык... һәм аңлаешсызрак булды.
Аннары кыз укырга керде. Аның өчен яңа дөнья ачылды. Тик балалар бакчасына йөреп, күп нәрсәгә өйрәнгән балалар янында аңа авыр иде. 
Зәлия алар арасында үзен гел чит көтүгә эләккән сарык бәрәне сыманрак тойды. Үзе куркак, үзе төрле яклап башкалардан ким икәнен чамалый: киеме дә ярлы, белгәннәре дә чикле, дуслары да юк. Укытучысына рәхмәт инде: Зәлиянең кем һәм нинди икәненә тиз төшенде. Укуы авырдан барса да, сыйныфташлары алдында кызның уңай якларын табып, шуны күрсәтә белде. Тулай торакта үзен-үзе карап яшәргә өйрәнгән кызның ашханәдә кайбер иптәшләре өстәлдә калдырган тәлинкәләрне тиешле урынга илтеп, чәчелеп калган ипи сыныкларын 
җыеп куюына игътибар итте. Сыйныф бүлмәсендәге гөлләргә су сибәргә дә беренче булып ул кузгала, киштәдә таралып яткан китапларны да рәткә китереп куючы Зәлия. Укытучы аны башкаларга үрнәк итеп куйды. Гел генә макталырга өйрәнгән кызларның кытыгына тисә дә, укытучы алдында аны кыерсытырга җөрьәт итмәделәр. Үз араларына да кертмәделәр.
Берәүгә дә комачауламыйча, үзенә генә аңлаешлы кечкенә дөньясында яши бирде кыз. Бу дөньяда ул башта әнисе һәм үзе генә булды. Укырга керәсе елны инде онытылып бетә язган әтисе күренеп алды. Аның белән бергә сеңлесе Галия килеп керде һәм Зәлиянең дөньясында бөтенләйгә калды...
...Беркөнне аларның ишеген бер ир-ат шакыды. Зәлия өйдә үзе генә иде.
‒ Син Зәлияме? ‒ диде ул, озак кына текәлеп карап торгач. Кыз эндәшмәде. Кайдандыр, хәтер төбеннән бу таушалган ир-атның кем икәнен тартып чыгарырга тырышты. Чыгарды да бугай. Тик ул аңа ят иде. Кыз ишекне ябарга талпынды.
‒ Мин синең әтиең, ‒ диде ир-ат, ишекне аягы белән терәп. ‒ Әниең өйдә юкмыни?
‒ Ю-у-ук!
Зәлия теле көрмәкләнгәнен сизде. Әнисе аңа кем икәнен сорамыйча ишекне ачмаска куша. Тагын ачуланыр инде. Ишекне дә яба алмый. Бәлки, әнисе кайтканчы чыгып китәргә теләр? Шуңа өметләнеп кыюлана төште.
‒ Ул хәзер кайта!
Киресенчә булып чыкты.
‒ Ярар алайса, бик әйбәт. Ул кайтканчы, синең белән сөйләшеп утырырбыз.
Ир-ат рөхсәт сорамый гына бүлмәгә үтте дә ишекне ябып куйды.
‒ Син миннән курыкма. Мин синең әтиең. Хәтерлисеңме мине?
‒ Юк!
‒ Ә Галияне? Сеңлеңне.
‒ Азрак кына...
‒ Әбиеңне?
Зәлия аны хәтерли иде. Төнгә каршы әнисе белән аны куып чыгарганда, аларга төбәп әйтелгән сүзләрне аңлап бетермәсә дә, алардагы зәһәрлек кызның нәни йөрәгенә боздай кереп урнашкан иде.
‒ Хәтерлисеңме?
‒ Юк! Хәтерләмим!
‒ Я, ничек яшисез? Әниең кайда эшли?
 ‒ Урам җыештыра.
Әтисе, ниндидер сер әйтергә җыенгандай, тавышын түбәнәйтеп, аңа якынрак иелде.
‒ Акчаны күп аламы соң?
‒ Белмим.
Күзе күргән, башы эшләгән кеше бу сорауны биреп тормас иде югыйсә. Бүлмәгә бер күз салу җитәр иде.
‒ Син укыйсыңмы әле? Җиде яшең тулды бит инде.
‒ Быел керәм.
‒ Әниеңнең дуслары күпме соң? Сезгә киләләрме?
‒ Марина апа килә. Тагын... Зөлфия апа...
‒ Ә абыйлар?
Зәлия телевизор алып килгән абый турында әйтмәкче иде, туктап калды.
‒ Юк, абыйлар килми.
‒ Әәә... Ярар алайса... Ә сеңлең Галияне күрәсең киләме соң?
Сеңлесе башта, бик сагындырып, үзенә чакырып торды. Зәлия үзенең апа булган, сеңлесе белән уйнаган чакларын хәтерендә озак әйләндерде. Аннары җылы йомгак булып куенында иркәләнгән газиз кешесенең сурәте вакыт томанында тоныклана башлады. Тик бөтенләй үк юкка чыкмады. Очрашу мизгеле еракта мәңге чынга ашмас якты хыял кебек ымсындырып тора иде. Әтисенең бу соравына ул:
‒ Әйе, килә, бик килә! – дип җавап та кайтарган булыр иде, бәлки. Тик шул мизгелдә сеңлесенең сурәте белән ике арага явызлыктан йөзе 
чалшайган әбисе кереп басты. Зәлия, ни әйтергә дә белмичә, тотлыгып калды.
‒ Телисеңме, Галия янына алып кайтам?
Зәлиянең нәни йөрәге дөп-дөп тибәргә тотынды. Ни әйтергә? «Юк!» дисә, мондый тәкъдим, мондый бәхет, бәлки, аңа бүтән беркайчан да тәтемәс. «Әйе!» дә ди алмый. Өйдән чыгып киткәннән бирле бер тапкыр да килеп күренмәгән әтисенә ышанырга күңеленең әллә кайсы бер почмагында яшәп яткан үпкәме, әллә нәрсә ирек бирми. Ят иде бу абый. Әтисе икәненә ышанса да, ят иде.
‒ Әнидән сорамыйча, беркая да барырга ярамый.
‒ Дөрес! Теләсә, әниеңне дә алып барырбыз. 

 

* * *

‒ Баласы да, үзе дә күземә күренмәсен! Минем өемдә аларга урын юк, булмас та!
‒ Ул бала минеке! Гөлфия белән аерылышуга да син гаепле. Син өйгә сыя алмадың! Менә хәзер мине утыртып куйсалар... Мин бүген алар яшәгән бүлмәдә булдым. Эт оясы кебек бәләкәй генә бүлмә... Бер җиһаз юк. Зәлиянең дә өс-башы барлы-юклы... Урам җыештыручылар күп алып эшләмидер инде. Әнкәй, син минем нәрсә әйтергә теләгәнне аңлыйсыңмы? Әгәр Зәлияне үзебезгә алсак, ике бәләкәй баласы бар дип, бәлки, мине утыртмаслар, шартлы рәвештә генә... аңлыйсыңмы син мине, ә?
Сафура карчык лып итеп урындыкка утырды. Олы улын наркотиклар кулланган өчен эштән куганнан бирле, төн йокысы йокы түгел. Тимер юл акчасы ‒ кечкенә шәһәр тормышы өчен күпләрнең хыялы. 
Киленне бер баласы белән куып чыгаргач, баштагы елларда зур акчага тиенгән иде. Озакка бармады. Хәзер инде Рафилне үзе кулланган өчен генә түгел, тараткан дип тә гаепләмәкчеләр икән. Эшсез калгач, нишләсен соң ул? Булгандыр инде. Көн дә ашыйсы килә бит. Әнисе дә, өзми-куймый, акча таптыра. Өйдә икенче кызы ‒ Галиясе бар. Бакчага йөрмәгәч, аның расхуты башта күп булмады әле. Күрше-күлән, туган-тумача балаларыннан калган киемнәр белән яшәп тордылар. Мәктәпкә йөргәндә, алай гына котылып булмас. Әле бит акчаның Рафилдан яшеренеп генә китә торган юлы бар...
...Ике малае әллә нигә кечкенәдән тыныша алмадылар. Дуслык-туганлык турында сүз дә юк. Үзе дә гаепле булгандыр инде Сафура. Гел кечесен аерып яратты шул. Үзе дә анасына йомшак булды Рафыйгы. Теле белән алдый белде. Тик эшләргә генә яратмады. Армиядән кайтып эшкә урнашырга җыенмаган энесенә Рафил ике уйламаслык итеп әйтте:
‒ Мин сине асрап ятарга җыенмыйм. Йә эшлә, йә үз юлыңны үзең кара.
Әнисенең үзен ташламаячагына ышанган Рафыйк иң кулай юлны сайлады. Хәзер ташландык бакча йортлары күп бит. Кайберләренә хуҗалар еллар буе аяк басмый. Үзләрендә яшәр өчен бөтен нәрсә бар. Булмаса, булганыннан алып килү проблема түгел. Ягам дисәң, агач-утынга кытлык юк. Сатыйм дисәң, мондагы металл аның гомеренә җитәрлек. Шулай итеп, япь-яшь Рафыйк ‒ Сафураның сөеклесе ‒ бакча кешесенә әйләнде. Шулай да әнисен онытып бетерми: акчасы бетсә, йә киярдәй киеме калмаса, туган йорт тирәсеннән әйләнеп китә.
Сафура, сөекле улын өйдән китәргә мәҗбүр иткәненә үч итеп, Рафилнең хатынын куып чыгарды да инде. Алимент түләп ятмасын дип, балаларның кечесен үзендә калдырырга булды.
‒ Детдом баласы белән башыңны бәйләмә дип, башта ук әйттем мин сиңа...
‒ Бер эш рәте белми. Ни әйтсәң дә, җавап кайтара да белми бит ул. Аңгыра сарык кебек күзеңә карап тик тора...
‒ Килгәндә үк корсак тутырып килде. Әллә синеке ул бала, әллә түгел. Алып китсен үзе белән... 
Тамчы тама-тама таш тишә. Шуңа охшаш сүзләр көн саен кабатлана торгач, Рафил да хатынына карата үзгәрде. Әнисе белән хатыны арасындагы салкынлык ир белән хатын арасына да күчте. Тәүлекләр буе эштә булып, кайтканда ук салып кайтулар ешайды. Өенә дә кайтып керәсе килми. Кайтсаң, тагын әнисенең каралган йөзе, тормыш мәшәкатеннән изелгән хатыны каршылый. Дөрес, кызгана ул аны. Туганнан бирле бер рәхәт тә күрмәгән Гөлфия. Аны әрсезлеккә, үзен якларга детдом да өйрәтә алмаган. Яклаучысы булырмын дип өйләнгән иде югыйсә. Ләкин тормыш үзенчә үзгәртә икән. Хисләрне дә, кешеләрне дә. Рафилдә әкренләп хатынына карата битарафлыктан башка берни дә калмады. Бала җанлы да түгел иде ул. Хатыны белән бергә тормышыннан чыгып киткән кызын сагынып та артык газапланмады. Шулай да тормышының мәгънәсе югалды. Өйдә калган кызы гына аның дөньясын тутыра алмады. Күңеле нидер эзли иде... һәм ул аны тапты. Дөресрәге, аны таптылар. Акчасы булганнарны тиз күрәләр, хәленә дә керәләр. Рафил дөнья мәшәкатьләрен оныттыра, вакытлыча булса да күңел күтәрә торган «дарулар» кулланырга хирысланып китте. Сизеп алып, эшеннән кудылар. Акча кирәк булгач, кулланучыдан таратучыга әйләнде. Капкын шап итеп ябылганда, кире уйларга соң иде инде.

* * *
Капка эчтән бикле иде. Зәлия куркып кына шакыды. Ишетүче булмады. Тагын шакыды. Ишегалды түреннән әбисенең ачы тавышы килде:
‒ Кайсы гөнаһ шомлыгы йөри инде тагын! Кем бар?
‒ Бу мин, әбекәй... Зәлия... Галия янына килгән идем. 
Капка дөбер-шатыр килеп ачылды.
‒ Галиянең эше бар әле аның. Синең белән гүләйт итәргә вакыты юк.
‒ Мин аңа булышырмын.
‒ Булышсаң-булышмасаң, миннән сиңа бернәрсә дә тиеш түгел.
‒ Миңа берни дә кирәкми. Минем Галияне генә күрәсем килә.
Сөйләшкән тавышка бакча капкасыннан Галиянең чыгып килгәне күренде. Ул чүп утый иде, ахры.
‒ Әбекәй, керсен инде апа. Мин теге түтәлне утап бетерә яздым. Без монда гына, эшли-эшли генә сөйләшербез.
Карчык эченнән нидер мыгырданса да, Зәлияне куып җибәрмәде.
Апа белән сеңел сагынышканнар иде. Әбиләре күздән югалуга, Галия апасын бакчага әйдәде:
‒ Кер әйдә, апа. Иркенләп сөйләшергә дә була монда.
Зәлия аягындагы чүәген салып ташлап, уталып бетмәгән кишер түтәле янына чүгәләде.
‒ Йә, хәлләрең ничек? Әтидән хәбәр бармы?
‒ Теге вакытта сөйләшкәннән соң юк әле. Акча салмагач, бүтән шалтыратып тормады. Ике пенсиягә өчәүләп яшәп, әби аңа каян алып җибәрсен инде...
‒ Ничек ике пенсия?
‒ Әтине утырткач, әби миңа опекунство ясаган. Аның өчен акча түлиләр икән.
‒ Каян белдең?
‒ Беркөнне почтальон пенсия китерде. Шунда сөйләшкәннәрен ишеттем. Аннары почтальон күрше Хәбирә әбигә пенсиясен кертте. Аларның ишегалдында сөйләшкәннәрен койма аша тыңлап тордым.
‒ Нәрсә диләр?
‒ Хәбирә әби әйтә: «Шул ятимәнең пенсиясен ашап, икәүләп гөнаһ җыеп яталар инде», ‒ ди. Әти киткәннән бирле Рафыйк абый гел монда. Киткәне дә юк. Эшләгәне дә.
‒ Килгән саен миңа: «Минем пенсияне ашарга җибәрдемени анаң?» ‒ ди бит әле. Үзләре синекен ашап ятып.
‒ Бик аз икән үзенең пенсиясе. Җүнләп эшләмәгән икән ул яшь чагында. Әти бер ызгышканда әйтте аңа: «Гомер буе әткәйнең җилкәсен кимердең, хәзер минекен», ‒ диде.
‒ Нәрсә телегезгә салынасыз анда? Зәлиянең эше беткән аның. Төштән соң бәрәңгене карап чыгарсың. Тагын корт баскан бугай. Күмәр вакыты да җитеп килә.
Сафура карчыкның тавышы койма ярыклары аша бер дә зәһәрлеген югалтмыйча килеп иреште.
‒ Әллә тыңлап торган инде?
‒ Тыңласа! Барыбер ишетми ул. Колагы каты аның. 
‒ Бәрәңгене дә сиңа өяргә кушамыни?
‒ Миңа инде. Үзе бераз эшләсә, «Билем, ай билем!» дип кереп ята. Ә Рафыйк абыйга берни дә кирәкми. Ярты көнне йоклап уздыра. Ашый-эчә дә каядыр чыгып китә. 
Галия тынып калды. Озын кишер түтәленең әле яртысын гына узганнар. Кызу кояш астында сәгатьләр буе бөгелеп эшләү майлы ботка 
ашау түгелдер. Зәлия әле унбиш минут та утамады ‒ инде чигәләре, аркасы буйлап тир ага. Аны берәү дә чакырып китермәде, китәм дисә, тотучы юк. Тик сеңлесен ташлап китә алмый шул. Булышырга кирәк. Күңеленең иң түрендә, хәтта үзенә дә ышанырга рөхсәт итми торган яшерен өмете дә бар: булышса, бәлки, әбисе аның килеп йөрүенә каршы килми башлар, аны да оныгы итеп кабул итәр.
‒ Безнең мәктәптә җәйге лагерь бар. Мин дә йөрим. Анда шундый тәмле ашаталар, ‒ диде Зәлия, зур яңалык әйткәндәй. ‒ Бүген ял көне булганга гына бармадым.
‒ Син бәхетле... Әни белән торганга инде. Ә миңа бер җиргә чыгарга да рөхсәт юк. Классташлар килсә дә, ачулана әби. Син килгәнгә дә... Берәүне дә баскычтан уздырмый. Ә син әни белән сөйләшеп карамадыңмы? Минем турыда дим...
Зәлия артыгын мактанып ташлаганына төшенде. Сеңлесен юатып нәрсә әйтсен соң?
‒ Әйткән идем дә... Әни елады. Миңа бирмәячәкләр аны, ди. Үзебезнең тору урыныбыз юк. Хезмәт хакым да бәләкәй, ди. Исеңдәме: әти мине дә үзенә алырга йөргән иде. Төрмәгә утырасы килмәгәнгә булган икән. Ә мин бөтенебез дә бергә яшәрбез дип шатланган идем.
‒ Әби хәзер бирми дә бирми инде, минем өчен акча алып торгач. Ә әни нигә минем янга бер дә килми соң? Мин аны оныта да башладым инде.
‒ Белмим... Әйтми...
...Түтәлне утап бетергәндә, көн кичкә авышкан иде инде.
‒ Монысы бетте. Рәхмәт инде сиңа, апам! Берүзем мин кайчан утап бетерер идем әле. Тагын ничә түтәл утыйсым бар бит. Җитмәсә бәрәңгесе...
‒ Әгәр кертсәләр, мин лагерьдан соң килеп булышырмын.
‒ Белмим шул. Әнә бит ничә сәгать буена чыгып хәлне дә белмәде, чәйгә дә чакырмадылар.
Кызлар кояш яктысында торган чиләктән җылынып беткән суны эчеп, яшелчәләргә сибәргә әзерләнгәне белән юынып алдылар да сарай күләгәсенә кереп ял итәргә утырдылар. Икесенең дә җеп өзәрлек хәле юк, билләре авырта, кызу кояш астында көне буе иелеп эшләүдән күз алларында аллы-гөлле түгәрәкләр биешә. Ярый әле башларына әрекмән яфрагы япкан иделәр.
‒ Хәбирә әби өйрәтте. Чынлап та файдасы бар бит, әйеме?
‒ Әйе! Күптән кояш сугар иде инде.
‒ Көне-көне белән минем бу өйдән чыгып качасым килә. Тик кая барырга?
‒ Безнең янга кил. Мин сине ничек табарга икәнен өйрәтермен.
‒ Хәбирә әби әйтә: әниең яклый белмәде инде, ди; опекун булган кешене дә тикшереп торырга тиешләрдер инде, ди. Сине болай хезмәтче урынына тотарга тиеш түгелләрдер, ди. Сораштырырмын әле, белешермен әле, дигән иде, Рафыйк абый безне тыңлап торган икән. «Син, җен карчыгы, безгә каршы котыр-тып ятасыңмыни әле? ‒ дип кычкырды. ‒ Тагын бер күрсәм, тавык урынына муеныңны борып атам», ‒ ди. Шуннан соң Хәбирә әби дә курыкты инде. Кайчагында менә монда сарай артында койма аша гына сөйләшеп алабыз.
Шуны гына көткәндәй, күрше ихатада кыштыр-кыштыр аяк тавышы ишетелде. Ул арада тәлинкә тоткан Хәбирә әби күренде.
‒ Бәбекәйләрем, плитә өстендә генә коймак пешергән идем. Капкалап алыгыз әле. Бу мөртәтләр ашарга да чакырмадылар, ахры, сезне.
Башта Галия, аннары кыенсынып кына Зәлия койма аша тәлинкәгә үрелде.
‒ Иий, Хәбирә әби, шундый тәмле! Безнең әбинең мондый коймак пешергәне дә юк. Пешерсә дә, аның болай тәмле булмый.
‒ Ашагыз, аша, бәбекәйләрем! Карыныгыз ачкандыр инде. Иртәдән бирле эшләдегез бит. Зәлия бәбкәм, сине күрмәгәнгә инде... Нинди матур кыз булып үсеп җиткәнсең, сөбханалла! Әниең исән-сау гынамы? Бер-ике тапкыр әптиккә дип урамга чыккач күргән идем үзен. Хәзер чыгып йөрмәгәч ни... күрешкән юк инде. Кирәк-яракны балалар китерә, Аллага шөкер!
Әби шулай, җавап та көтмичә, койманың теге ягында туктаусыз гөрләде. Кызларның күңелен «Их, әбиең шундый булса иде ул!» дигән уй яндырып узды.

 

* * *


Гөлфия әти-әнисенең кем икәнен белми. Аны кемдер төнлә детдом ишеге төбенә китереп ташлаган. Бер язу да калдырмаган. Ике-өч айлык бала кемдер күреп алганчы үләр дип тә курыкмаган. Кызганмаган. Исемне дә аңа тәрбиячеләр кушкан. «Син бик матур бала идең. Иреннәрең гөлчәчәкнең ачылыр-ачылмас бөресенә охшаган иде. Гөлфия дип мин исем бирдем сиңа», ‒ ди торган иде тәрбияче Сәкинә апасы. Ул алты яшенә кадәр яшәгән детдомда аңа йөрәк җылысы бүләк иткән бердәнбер кеше ул булды бугай. Калганнары өчен меңнән бер генә булды ул. Юаш, үзен-үзе дә якларлык кыюлыгы булмаган кызга карый иде дә: «И-и-и балакаем, ничекләр яшәрсең микән 
бу дөньяларда?» ‒ дип көрсенеп куя иде. Аннары детдом балаларын гаиләләргә тарату китте. Аларның кайсы кире әйләнеп кайтты, кайсы 
торып калды. Ул яшәгән детдомны, балалар азайгач, икенчесе белән куштылар. Гөлфия, шулай итеп, Сәкинә апасыннан да аерылды. «Үземә генә алыр идем дә бит, өйдәге өч баламны үстерергә ничек акча җиткерергә белмим, балакаем. Ирең ир булсын иде ул. Мәңге үсмәс елак бала бит. Эшләгәне эчәренә дә җитми». Детдомнан башканы күрмәгән, гаиләдә була торган проблемаларны күз алдына да китерә алмаган Гөлфия Сәкинә апасының сүзләрен ул вакытта да, соңрак та аңлап бетермәде. Гаиләгә китеп тә, соңыннан детдомга кире әйләнеп кайткан балалар сөйләгәннән чыгып кына, әти-әниле, әби-бабайлы балалар, гаилә тормышын күз алдына китереп карый иде.
Нигәдер аны, килеп карап-карап та, бер гаилә дә аласы итмәде. Үзе дә соңга таба, базарга мал карарга килгәндәй бала сайлаган абый-апалардан кача торган булды. Дөрес, бер апа ошаган иде аңа. «Их, мине сайласа ярар иде!» ‒ дип уйлаган иде. Ул апа берничә тапкыр килде. Ул килгәндә, Гөлфия аның күз алдындарак булырга тырышты. Елмайды, башка кыюрак балаларга ияреп, аңа сыенырга да тырышты. Апа да аңа игътибар итте кебек. Үзенә сыендырып, иренең күзенә карады. Ир акрын гына башын чайкады. Аннары: «Бу чебеш нигә ярый? Миңа ут өертеп эшләрдәй бала кирәк», ‒ диде. 
Яңа детдомга күчү аның тормышына әллә ни яңалык алып килмәде дисәң дә була. Шулай да Гөлфия башта, Сәкинә апасын сагынып, төннәрен елады, укырга-язарга өйрәнгәч, яшерә-яшерә хатлар язды. Сәкинә апасы да, аны юатып, җавап хатлары җибәрештерде. Бераздан ул да туктады. Сәбәбен соңрак аңлады: ул бер хатында мондагы ашаудан зарланып язган иде. Җиде-сигез яшьлек бала хатларның килгәнен дә, киткәнен дә укып торганнарын каян белсен соң?
Монда мәктәп детдомның үзендә иде. Барысы да ятимнәр. Белеме белән әллә ни куандырмаса да, холкы тыныч булгач, укытучылар кызга артык таләпләр куймады ‒ ничек бар, шулай кабул иттеләр.
Гөлфиягә дежур тору ошый иде. Бүлмәдә, ашханәдә, класста. Холкының бу ягыннан файдаланучылар да булмады түгел. Бүлмәдәге кызлар хәйләләп тә, куркытып та үзләре өчен эшләтә иделәр. Тәрбиячеләр әллә сизмәде, әллә сизеп тә исләре китмәде ‒ андыйларны урыннарына утыртучы булмады. Гөлфияне тыңлаучанлыгы, тырышлыгы өчен тәрбиячеләр яраттылар. Яраттылар дисәң, артыграк булыр, әлбәттә. Начар итеп күрмәделәр. Ул зурларның күз уңыннан читтә кала алды.
Армиядәге дедовщина турында күп сөйлиләр. Ә кайда юк ул? Детдомда да бар иде. Һәркем кемгәдер буйсына яки кемнедер буйсындыра. «Түбә» астында яшәүнең «рәхәтен» яшәп караганнар гына белә. Дөрес, Гөлфиянең «түбәсе» Флора-Флүрә кызга карата явыз булмады. Үз канаты астына алган Гөлфиядән үз кирәгендә файдаланса да, аны башкаларга кыерсытырга ирек бирмәде. Үзенә бик якын да җибәрмәде, читкә дә тибәрмәде. Яшь ягыннан кечерәк булуга карамастан, үҗәтлеге, кансызлыгы аркасында детдом балаларын калтыратып торган «зульмардин» өчлеге дә Флора-Флүрәне сындыра алмады.
Зөлфия, Марина, Динара исемле кызлардан торган «союз» иде ул. Гел бергә йөреп, ни эшләсәләр дә, судан коры чыгарга өйрәнгән дуслар-
га «зульмардин» кушаматын алардан җәфа күргән вак-төяк бала-чага бирде. «Атас! «зульмардин» дип кычкыруга, тараканнар кебек бүлмәләренә таралыша торган балалар уйлап чыгарган кушамат кызларның үзләренә дә ошады. Куркытасы килгән чагында «зульмардин» исеменнән кисәтүләр калдыра торган булдылар. Спонсорлардан яки туган-тумачалардан килгән күчтәнәчләр, киемнәр югалып, алар урынына йөрәккә өч яктан кадалган ук һәм «ЗМД» хәрефләре язылган кәгазь кисәкләре тумбочкаларда еш табылды. Бу «Югалган нәрсәгезне эзләп маташмагыз. Үзегезгә начар булыр» дигәнне аңлата иде.
Яңа ел алдыннан Гөлфия Кыш бабайдан йомшак уенчык сорап язды. Кайбер балалар кебек аның да, җанлы булмаса да, җылы йомшак курчакны кочаклап йоклыйсы килде. Гөлфиягә ак куян бүләк иттеләр. Зур машинада күзлекле бер абый алып килгән иде аны. Үзе шушы детдомда үскән, хәзер гел ярдәм итә икән, диделәр. Үзен сырып алган бала-чага арасыннан Гөлфияне эзләп тапты. Зур курчак иде ул. Үзеннән чак кына кечерәк. Бик яратты аны кыз. Хыялында йөрткән, бервакытта да ия була алырмын дип өметләнмәгән йомшаккай. Үзе дә куян кебек яфрак селкенгәннән дә курка торган кыз өчен ак куянны кочаклап йоклаган төн гомерендә иң бәхетле төн булгандыр. Ул аныкы, аныкы гына иде.
Икенче көнне үк бүлмәгә «зульмардин» килеп керде дә, тотып кына карыйбыз дигән булып, куянкайны Гөлфиянең кулыннан тартып алдылар. Күпме генә бирмәскә тырышса да, курчак явызлар кулына күчте. Кулдан кулга ыргытылып, куян бүлмәдә озак очып йөрде. Гөлфия куян артыннан йөгерде: караватлар арасына егылып төште, тумбочкалардагы әйберләр идәнгә коелды; бәрелгән-сыдырылган урыннар әрнеде. 
Тик ул чакта Гөлфия боларның берсен дә сизмәде дә, күрмәде дә. Дөньяда аның иң кадерле әйберсен тартып алдылар. Моңа кадәр аныкы дигән берни дә юк иде. Ул үзенең дә кемнеке икәнен белми. Ә монда... Гөлфия үз гомерендә беренче тапкыр курку дигән хисне онытып, үзенең дә кеше икәнен, бу дөньяда аның да нәрсәгәдер хакы бар икәнен исбатларга теләп, «зульмардин»га каршы көрәшкә ташланды... һәм җиңелде. Куянкай, тарткалаша торгач, өзгәләнде, теткәләнде... «Бәхетсезләр яши торган бу йортта бәхетлеләргә урын юк» дигәндәй, булмаган да кебек юкка чыкты. Бүлмә идәне курчак эченнән чыккан ясалма мамык белән тулды. «зульмардин», «тыңлаусыз булганы өчен», Гөлфиягә җәза бирде: ул төнне карават астында чыгарга тиеш иде. Төн буе салкын идәндә ятарга мәҗбүр булган кыз төнлә юешләнде. Күп мәртәбәләр кимсетүгә түзгән кызга тагын берсе өстәлде: «сигәк» дигән кушамат тагылып калды. Үзләре дә язмыш тарафыннан рәнҗетелгән детдом балалары, үз ишләрен кыерсытып, шуннан тәм табарга өйрәнгән көтү кебек иде. Кайсы «зульмардин» кушуы буенча, кайсы явызлык эшләүдән рәхәтлек кичереп, Гөлфиянең күзен ачырмады. Детдомга Флора килгәнче шулай дәвам итте. Ә күңелендәге рәнҗеш мәңге эремәс каты төер булып утырып калды.

 

* * *


...Флора, кайчандыр Флүрә, бәхетле әти-әнинең кадерле кызы иде. Биш яшенә кадәр шулай булды. Ә беркөнне... Ул көн Флүрәнең бәхетле балачак тәхетен астын өскә әйләндереп каплады. Балачагын гына түгел, бөтен тормышын бөтенләй башка юлдан, юрарга да куркыныч сукмактан алып кереп китте. 
...Әнисен төн уртасында алып кайтып салганнар. Флүрә иртән әнисенең өй уртасындагы ятакта үзе генә ятуына аптырап:
‒ Әти, әтием... Ул кайда? ‒ дип елады. Әнисенең, өйгә кайтса да, аны мәңгегә ташлап китәчәген сабый аңлап җитмәгән иде.
‒ Әтиең соңрак кайтыр, кызым, ‒ диде әбисе. ‒ Исән ул, исән!
‒ Ничек? Ә әни? Әнием бүтән уянмыймыни?
Кыз, йөгереп барып, әнисе өстендәге ак җәймәне алып ташларга теләде. Бүлмә тирәли утырган апаларның берсе җитезрәк булып чыкты.
‒ Тукта, балам, ипләбрәк, ‒ диде дә, җәймәнең читен генә күтәреп, әнисенең йөзен күрсәтте. Флүрә куркынып артка чигенде.
‒ Юк, бу минем әнием түгел! Кайда минем әнием? Нигә кайтмый ул? Әтием кайда? Үземнең әнине алып кайтсын!
Әбисе илереп елаган кызны кочаклап алды. Балаларын югалту өстенә оныгы өчен үзәге өзелгән карчык үзен никадәр сабыр тотарга тырышса да, биреште. Такмаклап елый башлаган карчыкны:
‒ Мәет өстендә елау килешми, Сания түти. Тынычлан әле. Сабыйны да куркытасың. Тәкъдире шулай булгандыр. Ходай кушканнан узып булмый. Тынычлан! ‒ дип юатып, икенче бүлмәгә алып чыгып киттеләр. Әзерләп куйган йөрәк дарулары эчерделәр, сабырлыкка өндәделәр. Көннең калган өлешен ул, һаман да нәрсә булганын аңлап бетермәгән оныгын кочаклап, билгесез бер ноктага карап утырды. Ул инде кызы артыннан китәргә әзер иде.
Бик озак дәваланганнан соң өйгә әтисе кайтты. Флүрә инде әнисе белән әтисенең авариягә эләккәнен, әнисенең шунда ук күкләргә менеп киткәнен, аннан Флүрәне гел күзәтеп торганын белде. Аңа еларга ярамый. Югыйсә, әнисе дә елаячак. Әнисен борчымас ул. Флүрә кечкенә булса да, әтисенең ярдәмчесе дә, терәге да булырга тиеш. Чөнки әтисе дә ярдәмгә мохтаҗ иде. Көннәр, атналар, айлар әтисенең терелеп аякка басуын көтеп узды. Алар, өч ятим, бергә булдылар. Бергә сөенделәр, бергә еладылар.
Аннары өйдәге хәлләр сабый аңлап бетерә алмаслык тизлектә үзгәрде. Әтисе аякка басуга, өйгә яңа хуҗабикә килде. Әтисенең никадәр генә әйттерәсе килсә дә, Флүрә аңа «әни» дип әйтә алмады. Моңа кадәр оныгы белән киявенең төп таянычы булган, өйдә гаилә җылысын саклаган әбинең дә кирәге бетте.
‒ Сания апа, мондагы мәшәкатьләрне хәзер миңа калдырсаң да була инде, ‒ диде яңа хуҗабикә, аңлаешлы итеп. Әби үз өенә күчте. Ул үзе белән бергә өйнең нурын, җылысын да алып китте. Әнисе үлгәннән бирле өч ел әнисен хәтерләтеп торучы, йомшак сүзе, тәмле ризыгы, акыллы киңәшләре белән оныгын гына түгел, киявен дә аналарча тәрбия кылучы Сания түтинең монда кирәге калмады.
Аннары әтисе дәүләт эшен ташлап, коммерциягә күчте. Яшь хатын Ралиянең теләге иде бу. Моңа кадәр бу өлкәдә тәҗрибәнең агын да, карасын да туплаган хатын иренең «бюджетта ыштан туздырып йөрүен» теләмәде. Аны үз сукмагына кертте. Тик бу сукмак тайгак булып чыкты. Флүрәгә унике яшь тулганда, әти кеше, кызын калдырып, мәңгелеккә китеп барды. «Йөрәк!» ‒ диделәр. Рульдә барганда, йөрәк өянәге башланган да... Бу вакытта Флүрә үлемнең нәрсә икәнен аңлый иде инде. Тик ул чакта да, соңрак та машинаның тормозы ни өчен нәкъ шул көнне генә тотмый башлаганын аңлап бетерә алмады. Бу сорау аның миен гел бораулап, җавап табарга кушып торды. Флүрә үз-үзенә сүз бирде: «Мин әтине кем үтергәнен белергә тиеш!».
Болай да үги әни белән уртак тел таба алмаган, ярты гомерен әбисе белән уздырган кыз өчен кара көннәр алда булган икән әле.
Әтисеннән соң озак та үтмәде, әбисе дә урынга егылды. Ул, көн-төн үзенә гомер сорап, Аллага ялварды:
‒ Шушы ятимкәемне аякка бастырырлык кына... Бигрәкләр ялгыз кала бит. Нишләр ул бала? Күп тә димим, Раббым! Тагын дүрт-биш кенә ел...
Аңа кушылып, Флүрә ялварды.Тик бу юлы да илаһи зат аларны ишетмәде. Әбисе үлгәч, аңа үз өенә, үги ана янына кайтырга, Ралиягә аның опекуны булырга куштылар.
Бер-берсен күрә алмаган ике җан иясе бер түбә астында яши башлады. Өйгә кайтып керәсе килмәгән кыз урамдагылар белән дуслашты. Район үзәге зур түгел. Кемнең кем икәне уч төбендәге кебек. Бай үги ана белән яшәүче кыздан «дуслары» файдалана белде. Өйдән башта яхшы телефон, ноутбук кебек әйберләр югалды. Үги анага үч итеп, Флүрә юмарт кылана иде: нәрсә сорасалар, шуны ташыды. Үзе дә шул вакытта Флүрәдән Флорага әйләнде. Мәктәптә кызның кыек юлга басуын аңлап, опекуныннан эш сорадылар. Ә Ралиягә кирәк идеме ул? Аңа бары иреннән калган байлыкның тулысынча үзендә калдыру гына кирәк иде.
‒ Йә син мин кушканча яши башлыйсың, йә берәр кая олактырам мин сине, ‒ диде үги ана, педсоветта кызның тәртибе тикшерелгәннән 
соң. Кыз ачы көлемсерәде.
‒ Ә син мине кая олактыра аласың соң? Мин синең өеңдә тормыйм, син минекендә торасың. Үзең олагырсың.
‒ Менә монысы булмас инде! Ә син беләсеңме соң, әтиең үзе исән чагында ук бу йортны минем исемгә күчереп куйганын?
‒ Алдашма! Әти моны эшли алмас иде! Беркайчан да! Мин әле балигълык яшендә түгел. Ул аны сата алмый.
‒ Ничек кенә эшләде әле! Түли алмаган кредитлары өчен приставлар, коллекторлар койрыгына баса башлагач, ашыга-ашыга күчереп 
куйды. Акча барысын да эшләтә ул. Акчаның көчен син әле белеп бетермисең. Ә мин беләм. Әтиеңнең дә акчасы минем кулда булды, димәк, синең язмышың да.
‒ Боларның барысын да син оештыргансың. Аның үлеменә дә син гаепле! Ничек икәнен әлегә белмим, шулай да синең аркада үлгәнен сизәм мин. Кайчан да булса белермен. Барыбер белермен!
‒ Ә син башта бел!
Флүрә, шул көннән башлап, өендә кунмады. Ралиянең бу сүзләрдән соң аны тыныч кына яшәтмәячәген сизә иде. Берничә көн әбисенең өендә ялгызы гына кунып йөрде дә, опека органнарына барып, үзен балалар йортына җибәрүләрен сорады. Төп йортта үзенең өлешен кайтаруга да иреште. Әй шәп җәнҗал килеп тә чыккан иде ул чагында! Ялган документлар белән өйне үзенә яздырган өчен, үги әнисе утлы табада ничек шәп биегән иде! Кемнәрдер җылы урыннары белән дә хушлашты ул чакта.

 

* * *


Баш бирмәгән өчен, Флораны «зульмардин» бервакыт җәзага тартмакчы булды. Детдом ишегалдындагы склад артына алып чыктылар да, авызын, аяк-кулын скотч белән урап, туйганчы кыйнадылар. Аннары койма аша сикереп чыгып, кинога киттеләр. Бу аларга гаепләрен 
яшерер өчен алиби буларак кирәк иде.
Кич җитте. Флораның күптәннән күзгә-башка күренмәгәненә аптырап эзли чыккан Гөлфия аны койма белән склад арасындагы тар аралыкта кул-аягы бәйле килеш тапты. Авызындагы скотчтан котылгач та, Флора сүзен әйтә алмый торды. Көзге салкыннан, хәрәкәтсез ятудан теле генә түгел, катып калган гәүдәсе дә үзенеке түгел иде. Ярдәм эзләп торып чабарга җыенган Гөлфияне туктатты.
‒ Тукта! Беркем дә бу турыда белергә тиеш түгел!
‒ Ничек инде... Мин хәзер үк директорга кереп әйтәм. Милиция чакыртсыннар.
‒ Ике аягыңның берсен дә атлыйсы булма! Мин үзем, үзем! ‒ диде ул, телен көчкә әйләндереп. ‒ Син мине күрмәдең. Ишеттеңме? Беркемгә берни сөйләмисең! Ант ит!
Гөлфия сөйләмәде. Теге өчлеккә ул чагында рөхсәтсез кинога чыгып йөргән өчен генә җавап тотасы булды. Флора бик озак «тренировкада салкын тидереп» дәваланды. Өчлек тантана итте. Флора да беркатлы дивана түгел иде шул. Кайчандыр урамда алган тәҗрибә аны күп нәрсәгә өйрәтте. Ачуын вакытында яшерә, үзенә шик төшмәслек итеп үч ала белде. Гөлфиянең әнә шул чагында кирәге чыкты да инде.
Флора терелеп чыккан көннән башлап, «зульмардин»ның һәрбер кырын эш-гамәле директрисага билгеле була барып, йә качып клей иснәгән чакта тотылалар, йә аларны төнлә малайлар бүлмәсеннән алып чыгалар, йә подвалда кәеф-сафа корулары фаш ителә башлады. Аптырады «зульмардин». Бүлмәдәге кызларны җилтерәтүдән дә файда булмады.
‒ Кем сата безне?
‒ Ну белсәк...
Кем икәнен белсәләр, нәрсә кыласыларын әлегә үзләре дә белми, тик аяусыз булачаклары «зульмардин»га гына түгел, детдомда барысына да мәгълүм иде. Йөрәкләрен көннән-көн явызлык били баручы бу өч җитү кызның балигълык яше җитеп, тизрәк детдом капкасыннан чыгып китүләрен, алардан җәфа күргән балалар гына түгел, директрисадан башлап, төнге каравылчыга кадәр түземсезлек белән көтәләр иде.
Соңгы хәлиткеч «һөҗүм» язгы матур көннәрнең берсендә булды. Директрисага алдан хәбәр итеп тормадылар. Районның наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе башлыгы бер төркем милиционер белән подвалны тентергә рөхсәт язуы тотып кергәч, директрисаның да күзе маңгаена менде. Подвалның биге үзе бар, үзе юк. Анда эш коралларын тоталар. Директор ханымга детдомда тәрбияләнүчеләрнең подвалга төшеп, тәртип кысаларыннан читкә чыга торган кайбер эшләр белән шөгыльләнүе дә мәгълүм. Моңарчы аны бу хәлләр әллә ни борчымады. Бала-чага түгелләр! Тагын берничә айга түзсә... Моннан чыгып киткәч, ник кадалып китмиләр шунда! Ә үзе җитәкләгән детдом наркотиклар белән телгә менәр дип... монысын инде ул үзе дә көтмәгән иде.
Подвалда ярыйсы ук күләмдә марихуана табып алдылар. Алдан алып барылган күзәтүләр, фото-видеоязмалар үз эшен эшләде: наркотик матдәләрне детдом подвалында саклаучы гына түгел, таратучы да булган «зульмардин»ның эзенә тиз төштеләр.
‒ Безгә саклап торырга бирделәр. Нәрсә икәнен белмибез, ‒ дип карасалар да, органнарда да юләрләр эшләми бит. Җитмәсә, кызларның 
кан анализлары да наркотик кулланганнарын күрсәтте. Кызлар аша шәһәрдәге наркопритонга чыктылар. Һәрберсе үз җәзасын алды. Детдом гына түгел, шәһәр җиңел сулап куйды. Шулай итеп, детдом балаларын калтыратып, тәрбиячеләрнең башына тимер казык булып кергән «зульмардин»нан котылдылар. Эзләренә төшәргә кем булышты? Монысы гына һәркемгә сер булып калды. Хәтта милициянең үзенә дә. Ике кешедән кала. Кем генә булса да, аларга рәхмәттән башка ни әйтәсең. Эшсез калган директор ханым гына: «Үземә генә килгән булсалар соң!» ‒ дип, билгесез «агентларны» каргап елады.

 

* * *


‒ Син әллә ничек, үтә күренмәле пыяла савыт кебек, ‒ дигән иде бервакыт Флора Гөлфиягә. ‒ Эчеңдә бернәрсә дә юк кебек. Кайгыра да белмисең, шатлана да. Курка гына беләсең. Бер серең, бер хыялың юк. Ничек шулай яшәп була ул? Синең берни дә югалтып елаганың, табып сөенгәнең юкмыни соң?
‒ Югалтканым? Нәрсәне?
‒ Мин, мәсәлән, әти-әниемне югалттым. Бу югалтуны мин мәңге онытмаячакмын.
‒ Әти-әни... Минем дә әти-әнием юк. Тик мин аларны югалттым дип тә әйтә алмыйм. Чөнки алар булмады да. Минем өчен булмады. Булмаган әйберне ничек югалтасың?
‒ Әйе шул...
Флүрә Гөлфиягә ни әйтергә дә белмичә туктап калды.
‒ Югалтканым булган икән. Исеңдәме, мин сиңа йомшак ак куяным турында сөйләгән идем. Ул чакта мин бик каты еладым. Теге кызларны каргап еладым. Шул чагында мин кешеләрнең мәрхәмәтенә өметемне югалттым дип уйлаган идем. Ә соңыннан барыбер кичердем. Чөнки алар миннән дә бәхетсез. Алар бервакытта да бәхетле була алмаячак. Чөнки алар явыз. Явызлар бәхетле була алмый. Шуны аңлаганнан соң, миңа җиңелрәк булып китте.
‒ Ә син бәхетнең нәрсә икәнен беләсеңме соң? Синең бит үз гомереңдә бәхетле булып караганың юк.
‒ Белмим... Ә буласым килә...
‒ Мин беләм. Мин әтием белән әнием исән чакта бик бәхетле булганмын. Бәләкәй булгач, мин аны аңлап кына бетермәгәнмен. Әбием шулай ди иде. Ул миңа догалар да өйрәтте. Ходайдан сора, Раббыбыз чын күңелдән сораганны бирә ул, ди торган иде. Бүген булмаса, иртәгә, бу дөньяда булмаса, тегесендә.
‒ Ә син сорадыңмы соң? Бирдеме?
‒ Сорадым. Тик әлегә бирмәде. Мин аны гаепләмим дә. Чөнки мин үзем дә үзгәрдем. Үги анама үч итеп, явызлыклар да күп эшләдем. Соңыннан да... «зульмардин» белән дә дөрес эшләдемме мин, үзем дә белмим. Минем мескен булып яшисем килмәде. Юаш булсаң, мескен булмый хәлең юк. Бәлки шуңа да бәхет миннән ерак качкандыр.
‒ Минем үземнең өем, мине ярата торган ирем, балаларым булсын иде. Шулар булса, кеше бәхетле буладыр кебек. Югыйсә, кешеләр гел парлашып яшәргә, балалар үстерергә тырышмаслар иде.
‒ Әти-әниең сине ташлаганнар бит. Бәхетле буласылары килмәде микәнни?
‒ Алар, бәлки, моның бәхет икәнен аңламаганнардыр.
‒ Минемчә, бәхет ул җиңел генә килә торган әйбер түгел. Аның өчен көрәшергә кирәк.
‒ Ә ничек көрәшергә? Мин көрәшә белмим шул!
Детдомда соңгы кич. Ике кыз, зурларча сөйләшеп, тәрәзә төбендә утыра. Июньнең соңгы көннәре алып килгән җылы җил, ачык тәрәзәдән кереп, кызларның чәче белән генә түгел, хисләре белән дә уйный сыман. Бакчага оялаган пар сандугачның тавышын, мөгаен, моңарчы да ишеткән булганнардыр инде. Игътибар иткәннәре генә булмаган. Моңсу да кебек, серле дә... Үзе ымсындыргыч та. Нәкъ аларның бүгенге хәле кебек Аларны нәрсә көтә? Таяныр кешеләре дә юк. Бигрәк тә Гөлфиянең. Алар язмыш көймәсендә үзләре генә. Моңа кадәр дә бу көймә давыл-җилләргә юлыгып кына торды. Шулай да начармы-яхшымы, өсләрендә түбә, соңгы чиктә таянырдай тәрбиячеләре, ниһаять, аларны яклаучы ил кануннары бар иде. Ул кануннар ятим балаларның эчке дөньясын, кичереш-хисләрен һәрвакыт чамалап бетерә алмасалар да, монда яшәүчеләр аларның бар икәнен белеп, үзләрен ниндидер бер ышыкта тоеп яшәделәр.
Гөлфия белән Флүрә детдом белән саубуллашырга тиешлеләрдән икесе генә калды инде. Кайсы, туганнарының җылы тынына өметләнеп, туган якларына юл тотты, кайсы, алдан ук хәстәрен күреп табылган егетләре белән бәхетләрен сынамакчы булып, еллар буе үзләрен сыендырган балалар йорты бусагасын атлап чыгып киттеләр.
Флүрәнең кайтыр урыны ‒ әбисеннән калган йорты бар. Нинди генә хәлдә булса да, ул өй ‒ җанга якын җылы оя. Ул гына түгел, әтисеннән калган йортта да аның өлеше бар. 
Кыз ул турыда яхшы белә. Үзе теләп детдомга киткәннән бирле аның ул өйгә кайтып күренгәне юк. «Килер бер вакыт: мин үз өлешемне алырмын. Ул гына да түгел, әтиемнең үлеменә гаепле кешенең дә эзенә төшәрмен», ‒ дигән уй Флүрәнең күңелендә еллар буе йөри. Тик кайчан җитәр ул вакыт, белми әле. Ә башта...
‒ Мин иртәгә Казанга китәм. Укырга керү өчен документларымны тапшырырга. Син нишләргә җыенасың? Һаман монда кала алмыйсың бит инде.
‒ Китәсең? Алайса... Мин... Минем һаман төгәл генә бер фикергә килә алганым юк. Алга таба ничек яшәргә? Кая, кемгә барып сыенырга? Мин бит дөньяда берүзем. Беләсең бит инде. Моңа кадәр синең белән булдым. Хәзер син дә китәсең.
‒ Әйдә алайса бергә китәбез. Сиңа да укырга кирәк. Хәзер кая эшкә керим дисәң дә, башта документ сорыйлар.
‒ Шул берәр училищега керсәм инде. Тулай торагы булса... Ашатсалар...
‒ Детдом балаларына укыганда бирелә ул. Ике кулыңа бер һөнәрең булыр ичмаса. Әйдә киттек.
‒ Дөресен әйткәндә, миңа кайда да барыбер. Казандамы, башка җирдәме. Ә болай, сирәк булса да, синең белән күрешә алабыз. Киттек!

 

* * *


Пешекчеләр әзерли торган училищены табу, документлар тапшыру, тулай торакка урнашу кыен булмады. Олы апасы кебек аны ияртеп алдан йөрүче Флора бар иде. Университетның юрфагында тырышып-тырмашып укырга да, Гөлфиянең хәлен белеп торырга да өлгерә иде ул. 
Шулай апа-сеңел сыман аралашып, бер ел узды. Гөлфия тимерьюлчыларның Казаннан читтәрәк урнашкан ял базасына пешекче булып эшкә урнашкач кына, аралашулар сирәгәйде. Бераздан бөтенләй тукталды дисәң дә була. Алар икесе ике дөнья кешесе иде шул. Дөньяга карашлары, мөмкинлекләре ягыннан да. Чая Флора кулыннан килгән кадәр дөньяны ныграк танырга, кешеләр белән күбрәк аралашырга, 
үзен сынарга әзер булса, Гөлфия – аның капма-каршысы. Эшеннән бирелгән кечкенә бүлмәгә бик разый булып, мөстәкыйль яшәргә өйрәнә башлады. Аның дөньясы шушы кечкенә бүлмәгә сыеп бетә иде әле. Башта бу мөстәкыйльлек бик ымсындыргыч, алсу төсләргә буялган кебек тоелса да, бераздан аның тискәре яклары да сизелә башлады. Бер яктан, кыюсыз кызны эштә бик санлап бетермәсәләр, икенче яктан, ялга туктаган машинистлар, машинист ярдәмчеләре... Кыз дөньяда япа-ялгыз иде. Кыерсытсалар, яклаучы, ялгышса, төзәтүче, аптырап калганда, киңәш бирүчене тиз генә таба алмады ул. Үзе дә кыргыйрак иде шул. Сорасалар, җавап бирде, сорамасалар, башлап берәүгә дә сүз дәшмәде. Үзен кешедән ким санап яшәде. Детдом балаларына кимсетеп карау сеңгән дөньяда ул үзен ялгыз хис итте. Кыскасы, Рафил белән танышканчы, шулай булды. Башкалар кебек әрсезләнмәгәнгәме, күзгә бәреп шәрә тәкъдимнәр ясамагангамы, Гөлфиянең күңеленә юл тапты егет. Ниятенең начарлыкта булмавына ышанды ул аның. Гөлфиядә егеттән курку, кыенсыну дигән нәрсә бераздан узды. Рафил үзе дә бу кечкенә буйлы кыюсыз кызны башта яклауга мохтаҗ сеңлесе итеп яратса, соңрак яшьләрнең йөрәкләрендә башка төрле хис дөрли башлады. Күрешүләрне сагынып көтеп ала торган булдылар. Кыз, ниһаять, дөньяда үзен яратучы беренче һәм бердәнбер кешесен очратты. Ул ярата! Аны да яраталар! Моннан да зур бәхет дөньяда булырга мөмкинме соң? Мәхәббәт кешегә кыюлык өсти, дөньяны, дөнья белән бергә үзен дә яраттыра. Шыксыз үрдәк баласыннан горур аккошка ук әйләнмәсә дә, Гөлфия дәртләнеп яңа тормышка әзерләнде. Аның иңнәрендә гүя канатлар үсте. Моңа кадәр кызның андый халәттә булганы юк иде. 
Ә егеткә Гөлфиянең тулысынча аңа бирелүе, аңа ышануы, аны зурлавы ошый иде. Җылылыкка сусаган ике йөрәк бер-берсенә тартылды. Берсен-берсе бәхетле итте.
Бу гел шулай, мәңге дәвам итәр кебек иде. Тик һәрбер нәрсәнең башы булган кебек ахыры да була шул. Сагынышып очрашулар, назга тулы төннәр бераздан гадәтигә әйләнеп, тәмен югалта, алсу бәхет томаны акрынлап тарала башлады. Рафил башта өйләнешү турында еш сүз кузгатса, бераздан бөтенләй берни дә әйтми башлады. Бары мәхәббәт җимеше сукыр күзгә дә күренә башлагач, төче сүзләрдән башка гына аны үзләренә, бөтенләй ят шәһәргә алып кайтты. Гөлфия, шулай итеп, Сафура карчыкның сөймәс сөяк килене булып китте.

 

Дәвамы: https://maydan.tatar/news/chechme-eser/sak-belan-sok-baet-tugel-1710750579

Наилә ХАРИСОВА

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

«Мәйдан» № 12, 2023 ел

 

 

Комментарийлар