Логотип «Мәйдан» журналы

Сак белән Сок. Бәет түгел.

Повестьның дәвамы.

Башы: https://maydan.tatar/news/chechme-eser/sak-belan-sok-baet-tugel

* * *


Кайнанасы аны беренче көннән үк яратмады. Гөлфиянең бәхет канатлары ныгып бетмәс борын имгәнде. Бала күтәреп өйдән чыгып 
киткәндә, алар бөтенләй сынды. Тулай торактагы тормышының соңгы айларында Рафилнең өйләнешү турында авыз ачмавы да әнисенә бәйле булуын гаилә дигән нәрсәне күреп белмәгән детдом баласы каян аңласын соң?
Аш-су исенә күңеле болганып газапланган авырлы хатын ашханә тирәсенә бармады. Декрет ялына кадәр ярап торыр дип, җыештыручы булып урнашты.
‒ Кешесенә күрә эше табылган! ‒ дип көлде Сафура. Гөлфия кайнанасы белән сүз көрәштерү түгел, күзенә чалынырга да курка. Эшкә чыгып китеп, үз иркендә эшләп кайту аның өчен теләсә кайсы ялдан рәхәтрәк. Бигрәк тә Рафил өйдә булмаган көннәрдә.
Чын җәһәннәм тормышы өйгә бала кайткач башланды. Зәлия артык елак та түгел иде, югыйсә. Яшь бала булган өйдә элекке тынычлык була алмавын олы кеше аңларга тиеш иде кебек. Юк, Сафура аңларга да, бала тавышын ишетергә дә теләмәде. Әби кешеләргә хас булмаганча, ул оныгын ярата да алмады. Оныгы да, килене дә карчык өчен ашка төшкән таракан булды.
‒ Карый белмәгәч, ник таптың ул баланы? Дөньямны бала б...на батырдың, ‒ кебек сүзләрне Гөлфия көн буе ишетә. Ә иң үзәккә үткәне бала ризыгына киткән акчаны сүз итү булды. Көн-төн ял күрмәү, гаугалы тормыштанмы, үзенең организмы шундый булганмы, Гөлфиянең сөте аз булды, бераздан бөтенләй бетеп, Зәлияне ясалма тукландыруга күчтеләр.
‒ Малаемның бөтен акчасы балаңны ашатырга китеп бара. Сөтсез сыер! Мал булсаң, күптән чалып ташларлар иде инде!
Рафил өйдә сирәк күренә. Ул өйдә чагында Сафура ул кадәр явызланмый. Рейстан кайтып ял иткән арада әнисе кушкан эшләрне эшли, дуслары белән «ял итә». Бераз хатынны ял иттерергә, баланы кулга алырга кирәклеген үзе дә белми, Гөлфия дә сүз кузгатмый. Анасы әйтми дә әйтми инде. «Без дә бала үстердек. Иргә салынмадык. Бер баланы гына карамаска!» Кайнананың сүзе кыска, карары кырыс иде. Бала йоклаганда, киленнең йөгерә-йөгерә урам башындагы колонкадан су ташуы, ашарга пешерүе, итлеккә алган үгезне ашатуы, астын тазартуы кебек эшләрне Сафура эшкә санамады. Бала биләргә, авырып китсә, ничек карарга, юатырга икәнен өйрәтмәсә дә, кайнана киленен хуҗалыкта эшләргә өйрәтте. Дөресрәге, ачулана-ачулана, кимсетә-кимсетә, бөтен кара эшне эшләргә мәҗбүр итте. Үзе әллә нигә бер кергән күрше-күләнгә: «И-и-и, кайсына җитешим! Бөтен дөнья үземнең өстә бит», ‒ дип зарланып алырга бик оста иде. «Килен килгәнче, тавык асрарга, елга бер камыр ашы пешерергә дә иренә идең бит», ‒ дип аңа берәү дә әйтмәде. 
Ачы телле Сафура белән берсенең дә бәйләнешәсе килми иде. Ә Гөлфиянең исеме Әрәмтамак булды.
Үзен белә башлаганнан бирле үзе сыман ятим-җилпе арасында, казна йортында үскән Гөлфия үз тормышын ничек дип тә бәяли белмәде. Дөрес яшиме ул? Чын гаилә тормышы шундый буламы, әллә башкачамы? Ир дигән кеше нинди булырга тиеш? Кайнананың киленне болай рәнҗетергә хакы бармы, әллә аның юашлыгыннан гына файдаланамы? Бу сорауларга җавапны детдомда бирмәделәр, әллә бирелеп тә, Гөлфия аңына сеңдерә алмаганмы? Тормыш агымы уңаена бата-калка йөзүче хатынның яшәешен тагын да катлауландырып, ике елдан дөньяга Галия аваз салды.

* * *
Зәлия кайтып кергәндә, әнисе өйдә иде. Үзе генә түгел, бер апа белән. Ул апаның Зәлияләргә беренче килүе бугай. Моңарчы килгәнен бер дә хәтерләми.
‒ Исәнмесез! ‒ диде кыз кыюсыз гына.
‒ Исән әле, матур кыз! ‒ диде таныш түгел апа. Аннары чәй куеп йөргән Гөлфиягә карап:
‒ Кызыңмыни? ‒ дип сорап куйды.
‒ Әйеее! Кайда йөрдең бу гомер?
‒ Мин Галия янына бардым.
Кыз: «Аның хәле ничек?» ‒ дигән сорауны көтеп туктап калды. Әнисе эндәшмәде.
‒ Ул көне буе бакчада чүп утый икән. Булыштым инде азрак. Әби мине көчкә кертте. Ашарга да чакырмадылар. Ярый әле күрше әби коймак белән сыйлады. Коймагы шундый тәмле иде. Минем күптән инде андый тәмле коймак ашаганым юк иде. Әйдә берәр көнне пешерик әле, әни?!
Әнисе тагын эндәшмәде. Аның каравы теге апа:
‒ Тукта, тукта... Кем инде ул Галия? Аны нигә ашатмыйлар?
 Гөлфиянең нигәдер кызына ачуы килде.
‒ Бар әле бүлмәгә кереп кит. Олылар янында сүз тыңлап утыру ‒ бала-чага эше түгел, ‒ дип, пырылдатып, аны бүлмәгә куып диярлек кертеп җибәрде.
Үпкәләсә дә, кереп китте инде Зәлия. Аңламый ул әнисен. Начар да түгел ул. Аны ярата да кебек. Тик киноларда күрсәткәнчә, китапларда язылганча да түгел. Ә нигә Галияне үзләре белән алмаган ‒ анысы бөтенләй аңлашылмый. Чөнки аңлатып бирүче юк. Аның сеңлесе белән бергә буласы, бергә яшисе килә. 
Дөньяда әнисеннән кала иң якын кешесе бит ул. Сирәк күрешсәләр дә, ул моны бөтен йөрәге белән тоя. Әнисен ничек ризалатырга? Бардыр бит инде берәр чарасы! Бардыр! Тик Зәлия генә белми.
‒ Галия ‒ минем икенче кызым. Зәлиянең сеңлесе. Рафил белән аерылышканда, ул әтисе, әбисе белән калды. Дөресрәге, мине куып чыгарганда, аны миңа бирмәделәр. Үзем дә тарткалашмадым. Урамга чыгып киттем бит. Икесен түгел, берсен сыендырыр урыным да юк иде. Галия шунда торып калды. Зәлия шунда барган.
‒ Элек булмаса, сыеныр почмагың бүген бар. Аны нигә үзегезнең янга алмыйсың. Ике балаң ике җирдә күрешергә зар-интизар булып үсәмени?
‒ Алты квадрат метрлы бүлмәгәме? Сиңа әйтү җиңел ул, Маша.
‒ Миңа нәрсә авыр, нәрсә җиңел икәне синең төшеңә дә кергәне юктыр әле. Кая, бир әле, суынгандыр инде.
Гөлфия суыткычтан Машага сыра алып бирде.
‒ Эчәсеңме?
‒ Юк, эчмим мин андый нәрсәләр.
‒ Дөрес эшлисең. Сиңа эчәргә ярамый.
Маша бер салуда шешәнең яртысын юк итте. Озак кына дәшми утырды да:
‒ Әгәр миңа балаларыңны бер генә сәгатькә булса да яныңа кайтара аласың дисәләрме... Йә ярый, бу турыда берәр вакыт сөйләрмен әле. Синең бит икенче кызың турында бер дә әйткәнең юк иде. Барып та йөрмисең, хәлен дә белмисеңмени?
Бүлмәдә авыр тынлык урнашты. Маша соравы белән аны стенага китереп терәгән иде. Дөресен әйтергә оят, алдаша белми.
‒ Мин ул бала белән очрашудан куркам. Икенче тапкыр ничек калдырып китәрмен.
‒ Калдырып китмә. Ирең төрмәдә. Сиңа ул баланы законлы рәвештә үз яныңа алу да берни тормый. Йөрәгең урынына ташмы әллә синең, Гөлфия? Әнә апасы эшләтәләр, ашатмыйлар, дип тора. Ә син куркам дип, кулыңны кушырып утырасың. 
‒ Нишлим соң, Маша? Мин нишли алам? Әбиләре бик үткен, кермәгән тишеге юк. Ул күптән опекунлык эшендәгеләрне үзенә ышандырып бетергәндер инде.
‒ Синең нидер эшләргә тырышып караганың бармы соң? 
‒ Бар. Рафил монысын да алырга теләп судка биргән иде. Аның төрмәгә утырасы килмичә хәйләләвен бик тиз сизеп алдылар. Зәлияне дә бирмәделәр, үзен дә төрмәгә утыртып куйдылар. Шул чагында Галияне миңа бирсеннәр дип әйтеп караган идем дә...
‒ Соң?
‒ Рафил судта: «Аның бала янына килеп тә караганы юк, аңа алимент кына кирәк», ‒ диде. Мин судны ышандыра алмадым.
‒ Бармагансың да бит инде.
‒ Телгәләмә җанымны, Маша. Болай да ничә еллар телгәләнә инде ул.
‒ Беләсеңме, яз көне генә, төгәл генә аен хәтерләмим инде, районга яңа прокурор ярдәмчесе җибәргәннәр. Яшь булса да, бик гадел, каты хатын, диләр. Шуның янына бар. Әле безнең шәһәрдәге әшнәлек сазлыгына батып бетмәгәндер. Дөрес булса, бик мактыйлар үзен.
‒ Эштән ничек китим? Кызу эш өстендә.
‒ Әәәй, бер җебегән икәнсең инде. Ярар, прораб белән үзем сөйләшермен. Төшке аштан соң прокуратурага барырсың, участогыңдагы эшеңне кич килеп эшләрмен, диярсең.
Маша туктап бераз уйланып торды.
‒ Үзем дә барам синең белән. Сиңа ышансаң, йә ишек төбеннән борылып кайтып китәрсең. Ә хәзер миңа түкми-чәчми үзең турында, балаларың турында сөйлә!
 
* * *
Гөлфия үзе генә барса, чынлап та, борылып кайтып китәсе булган икән. Ярый Маша аның белән. Ишек төбендә утырган каравылчыдан башлап, кирәкле ишек төбенә килеп басканчы, дулкынлану, куркудан Гөлфиянең умыртка баганасы буйлап кайнар тир тамчылары йөгереште. Кабинет ишегенә «Прокурор ярдәмчесе Шәйморатова Ф. Ф.» дип язылган иде. Маша, шакып та тормыйча, ишекне ачты.
‒ Рөхсәтме?
Түрдәге өстәл артында компьютерда нидер язып утырган ханым башын күтәреп карады.
‒ Керегез! Ни йомыш? Вакытым тар. Сөйләгез!
Үзе тагын клавиатурага иелде. Маша белән Гөлфия бер-берсенә карашып алдылар. Аннары Маша: «Синнән барыбер булмас инде!» ‒ дигән кебек кулын селтәде дә алгарак чыгып сөйли башлады.
‒ Менә бу хатын Гарифуллина Гөлфия була...
Компьютердан мәңге аерыла алмас кебек тоелган баш ялт күтәрелде, үткен караш усак яфрагы кебек калтырап басып торган Гөлфиягә төбәлде.
‒ Гарифуллина Гөлфия?
‒ Әйе, Гарифуллина Гөлфия. Аны ире белән кайнанасы берничә ел элек бер баласы белән өйдән куып чыгарган. Бер бала анда калган. Хәзер ире...
Маша үзен тыңламаганнарын аңлап туктап калды. Прокурор ярдәмчесе торып баскан иде.
‒ Гөлфия...
‒ Флора...
Ике хатын дөньядагы иң якын кешеләр кебек бер-берсенең кочагына атылды. Маша бу икәүнең әле берсенә, әле икенчесенә карап шаккатып торды: «Нәрсә, болар танышлармыни? Гаҗәп! Берсе ‒ прокурор ярдәмчесе, икенчесе ‒ урам себерүче!».
‒ Күпме эзләдем бит мин сине! ‒ Флора, дулкынлануын җиңә алмыйча, әле Гөлфиянең җилкәсеннән тотып җилтерәтә, әле иңнәреннән кочып ала. ‒ Эшли торган җиреңә бардым. «Ниндидер егеткә ияреп, каядыр китте. Кая икәнен белмибез», ‒ диделәр. Прописка буенча эзләтеп карадым. Син нәрсә, бер җирдә дә пропискада да тормыйсыңмы әллә?
‒ Башта кайнанам пропискага кертмәде. Өйләреннән өлеш сорар дип курыккандыр инде. Хәзер тулай торакта вакытлы пропискада.
‒ Сөйлә әйдә! Ничек яшисең? Балаларың, гаиләң бармы?
‒ Балалар бар. Килүебез дә...
Гөлфия күзләрен идәнгә төбәп туктап калды. Шуны гына көткәндәй, Маша тагын сүзгә кушылды:
‒ Иптәш начальник! Үзем сөйләп бирим әле. Ул бераз дулкынлана. Барыбер аңлатып бетерә алмас. Мин берничә көн элек кенә тулай торакта аның күршесендәге бүлмәгә урнаштым. Бергә эшлибез. Менә кичә ул миңа үзенең башыннан үткәннәрне сөйләде. Шаккатмалы хәлләр! Менә сездән ярдәм сорарга дип, монда килергә уйладык. Хәлләр болайрак...
Маша Гөлфиядән ишеткәннәрне бәйнә-бәйнә Флорага сөйләп бирде. Кайда буяуларны куертты, кайда үзеннән дә өстәргә күп сорамады. Прокурор ярдәмчесенең нечкә кашы бер күтәрелде, бер, кушылып, өскә сикерде. Машаны игътибар белән тыңлап бетергәннән соң, урынына барып утырды һәм мизгел эчендә бөтен кыяфәте белән закон сакчысына әйләнде.
‒ Менә нәрсә! Хәзер үк барысын да аңлатып минем исемгә гариза язасыз. Кирәкле документларны әзерлисез. Менә списогы. Эшеңнән отгул ал. Иртәгә, барысын әзерләп, минем янга килгән бул!
‒ Ярар, иптәш начальник, үзем булышырмын. Кызы янына да бергәләп барырбыз, ‒ диде Маша сүзсез торган Гөлфия урынына.
‒ Тукта, тукта! Синең детдом баласы буларак алган фатирың кайда?
‒ Мин аны алмадым бит. Башта кайнана өендә тордым. Аннан чыгып киткәч инде... Дөресен генә әйткәндә, артыннан йөрмәдем. Аның өчен күпме кабинет ишеге шакырга, күпме кешегә ялынырга, күпме кешенең күңелен күрергә кирәк, диделәр бит. Миннән булмый ул!
‒ Әйеее, мин элекке Гөлфияне таныйм. Һаман үзгәрмәгәнсең икән!

* * *
‒ Минем балачагым булмады. Әти-әниемне белмим. Әби белән үстем. Ул кайсының әнисе булгандыр ‒ бу хакта аның бөтенләй миңа сөйләгәне булмады. Балачактан иң истә калган нәрсә – әбинең абзарында бик еш бәбәйли торган дуңгызлары. Мин шулар арасында тәгәрәп үстем дисәң дә була. Үземне белә башлаганнан бирле мин аларны ашаттым, эчерттем. Кайвакытта алар белән әүмәкләшеп уйнап, хәтта алар арасында йоклап та китә идем. Сабый балага күпме кирәк? Әби аларны йә туу белән, йә бераз үстереп сата, көмешкәгә алыштыра, хуҗалыктагы эшен эшләтә.
Җиде яшькә җиткәч, мин дә укырга кердем. Башым эшли иде. 
Тик башка балалар кебек дәрес хәзерләп утырырга вакытым, шигырь-җырлар өйрәнеп, концертларда чыгыш ясап йөрергә әбинең рөхсәте булмады. Минем мәктәптән кайтуны абзар тулы дуңгызлар көтә. Укытучыма рәхмәт: ул әби янында еш була, мине яклый. «Өс-башын 
чиста йөртмәсәң, мәктәп ашханәсендә ашарга акча бирмәсәң, күп эшләтсәң, Машаны тартып алып детдомга җибәрәм», – дип куркыта иде. 
Әби шуннан соң бераз дилбегәне бушата, киемнәр ала. Мин булганын чистарак йөртергә тырышам. Эшкә дә ул кадәр кумый. Бераздан үзе тагын көмешкә парына уралып дөньясын оныта. Тагын бөтен хуҗалык миңа кала.
Мин югары классларда укыганда инде, әби бик өшәнде. Үземне үзем кайгыртып яшәргә туры килде. Башкалардан күреп, йорт-җирне чиста тотарга да өйрәндем. Дуңгызларны да киметтем. Әби белән икебезгә бирелә торган пенсия әбидә торса да, күбрәк кибет-фәләннән аласы әйберләргә мин йөрим. Әбием көмешкә белән дуслыгын киметте. Сигез классны бетерүгә, әбинең киңәше белән фермага эшкә төштем.
Беркөнне эштән кайтуыма, бездә ирле-хатынлы кемнәрдер утыра иде.
‒ Менә шушы инде минем Машам. Бик тәүфикълы, эшчән бала. Җәш булса да, бар дөнҗамны ул алып бара.
Тегеләр миңа күзләре белән тишәрдәй булып карыйлар. Ә мин аптырап басып торам. Аннары өс-башымны алыштырдым да, көянтә-чиләк алып, суга киттем. Мин кайтканда, кунаклар өйдә юк иде инде.
‒ Сине кияүгә сорап килделәр, ‒ диде әби. ‒ Күрше авылныкылар. 
Бик әйбәт кешеләргә охшаганнар. Дөрес, малайлары синнән олырак икән. Ир-ат олы булырга тиеш инде ул. Минем үзем исән чакта сине урнаштырасым килә. Иртәгә дүртәүләп килмәкчеләр. Кыяматлыкны да үзләре белән алып килмәкчеләр. Танышырга. Эшеңдә озаклап ятма.
‒ Әби, миңа уналты яшь кенә бит әле. Минем кияүгә чыгарга исәбем дә юк. Синнән кем кияү сорады соң? Беркая да бармыйм мин. Яренгә шәһәргә укырга китәсем килә. Быел да синең сүзең белән авылда калдым.
‒ Мине калдырыпмы? Мин исән чакта ике аягыңның берсен дә атламыйсың шәһәр ягына.
‒ Кияүгә чыксам да, сине калдырган булам бит инде. Икебезне бергә алмыйдыр бит? ‒ дим, сүзне көлкегә борырга теләп.
‒ Анысы инде башка мәсьәлә. Ара әллә ни җырак җир түгел. Сирәк-мирәк кайтып хәлне белештерсәң... Үзең генә барган җиреңдә бәхетле бул! Мин изгеләргә гел шулай дип келәү итәм.
Әбинең моңа кадәр күрсәткәннәре: ачуланган, хәтта кыйнаган, эшләтеп җелеккә тигән чаклары  күп булды. Рәнҗеп елаган чакларым аз булмагандыр. Ә бүгенге гамәленең минем алдагы көнем турында борчылып ясаган адым икәнен аңлый идем. Кияүгә биргәч, үзенчә 
мине бәхетле, хуҗалы итә. Үзе, мине урнаштыргач, тынычлап, теге дөньяга китәргә әзерләнмәкче икән.
Мин төне буе елап чыктым. Ә бер атнадан кәбен койдырып кияүгә киттем. Үз-үземә каршы килеп. Үземне дә, әбием үлгәч, япа-ялгыз каласымны аңлау куркытты бугай. Киңәш сорар, барып сыеныр кешем дә юк иде шул.
Турысын әйтим: иремә карата миндә әллә ни җылы хисләр уянмады. Ул инде утызын тутырган, авыру кеше булып чыкты. Тумыштан йөрәк чирле. Ата-анасы да әбием кебек: 
«Без үлгәч, аны кем кайгыртыр», ‒ дип өйләндергәннәрдер инде. Таянычы булмаган, нәрсә әйтсәң, шуңа риза булып торырдай хатын эзләгәндә, юлларында мин очраганмындыр. Тик мин алар теләгәнчә үк «телсез» түгел идем. Шулай да әбиемнең, «чыккач, торырга кирәк» дип тәкрарлавы аркасындамы, мин китәргә уйламадым. Бәлки, моңарчы мин күреп белмәгән җитеш, тулы гаилә тормышы үз эшен эшләгәндер. Андагы тормышым турында сөйләп тормыйм. Кызыксыз, бер-берсенә охшаган көннәрдән торган, карт белән карчык һәм авыру ир янында яшәп ятканда, әбием үлде. Аннары кызым туды. Әби-бабасы да, әтисе дә аны яраттылар. Тормышыбызга ямь кергәндәй булды. Инде ияләштем, язмышым шулдыр дип тынычланырга өлгермәдем, башта ирем, аннары аның кайгысын күтәрә алмыйча, 
бер-бер артлы кайната белән кайнанам вафат булды. Ярыйсы ук нык хуҗалыкта утырып калуыма ай да үтмәде, ата-анасы исән чакта елга бер-ике хат язудан артык хәбәрләшеп тә карамаган кызлары кайтты да мин, «хәерчегә», өйне бушатырга кушты. Мин үзем дә карулашып тормадым. Бу йортка мине бер генә бәхетле минут та бәйләми иде. Булган кадәр бәхетем ‒ кызым үзем белән. Миңа шул җитә. Без, ир йортыннан киемнәребездән башка берни дә алмыйча, моңарчы буш торган әбием йортына кайтып утырдык. Ул чакта кызым Настяга биш яшь, үземә егерме бишенче генә киткән иде.
Илдә чыпчык та үлми, дигәннәре хактыр. Без авылга әйләнеп кайтканда, колхозлар таралган, фермалар да, сыерлар да юкка чыккан иде. Җан биргәнгә юнь биргән, диләр бит. Эше табылды. Мәктәптә идән юучы акчасы ташка үлчим генә булса да, ачка йөдәмәдек. Шул чагында мин әбиемнең эшкә өйрәтеп үстергәненә мең кат рәхмәт укыдым. Җәй булса, болыннан, урманнан кайтып кермәдем. Бакчада да әз үстермәдем. Җыйган, үстергән җиләк-җимешен, яшелчә-бәрәңгесен сатып, кием-салымыбызны бөтәйттем. Кош-кортын асрадым, берара кәҗә дә асрап карадым. Кызым да кул арасына керде. Балачакта үзем күрмәгән назга төрергә тырыштым кызымны.
Беркөнне эштә бергә эшли торган хатын әйтә:
‒ Карап-карап йөрим дә, үзең эшкә дә булган кебек инде син. Төскә-биткә дә кешедән ким түгел. Гомерең генә ялгыз үтә. Кызың үсәр 
дә кияүгә чыгып китәр. Әйдә, мин сине үземнең туганнан туган энем белән таныштырыйм әле. Бәлки килешеп китәрсез, ‒ ди. Чыннан да, 
кызым буй җитеп килә. Гел минем янда тора алмас. Укытырга исәп. 
Шуларны уйладым да:
‒ Ярар, ‒ дидем.
Очраштык, таныштык. Карап торуга ярыйсы гына күренә. Шаян телле икән үзе. Шоферлыкка правасы бар икән. Моңарчы читтә йөргән. Әле кайтканына да күптән түгел икән. Эшкә урнашырга өлгермәгән. Гаиләсе барын-югын сорагач, кулын гына селтәде:
‒ Алар кайда булган, шунда калды инде. Сагынып елар балам юк, ‒ дип, сүзне кыска тотты. Мин дә төпченеп тормадым. «Моңарчы нәрсә булганында минем ни эшем бар. Кырык яшькә кадәр үзе генә яшәмәгәндер инде», ‒ дип уйладым.
Толя (аның исеме шулай иде) кызым белән уртак телне тиз тапты. Яшәп киттек шулай. Эшкә урнаштыру гына матавыклы булды. «Тегесе авыр, монда аз түлиләр», ‒ дип, озак кына сырланып йөргәннән соң, күрше бистәгә таксист булып урнашты бу. Сирәк булса да, азык-төлек алып кайткалый. Аз-маз акчасын. Кызым, мәктәпне бетереп, шәһәргә китте. Техникумда укып йөри. Аны автобустан каршы ала, ялы беткәч, автовокзалга илтеп утыртып җибәрә. Акча да бирештерә бугай. Кызым кайчагында миннән алмый да.
‒ Миңа Толя абый бирде әле. Моны үзеңә тот, мама, – ди. Өйдә аркылыны буйга салмаганына сүз әйтмим Толяга. Баламны үгисетми. Миңа шунысы кыйммәт.
Шулай акрын гына яшәп ятыш. Булганына шөкерана кылып. Үз гомеремдә әллә ни күргән кеше түгел бит инде мин. Булганына риза булып яшим.
Язга таба нигәдер кызым кәефсезләнеп йөри башлады. Сирәгрәк кайта. Йөзе дә агарып китте. Сораштырсам:
‒ Уку авыр, мама, ‒ диюдән артыгын әйтми. Күңелем нидер сизә. Тик сәбәбен белә алмыйм.
Май бәйрәмнәренә кайтыр, өй юарбыз, баздан бәрәңгеләр чыгарырбыз дип, планнар корып көтеп торган көннәрдә мәктәп директоры ка-
бинетына чакыртып алды.
‒ Маша, сине сорыйлар. Сөйләш әле, ‒ дип, трубканы сузды да кабинетыннан чыгып ук китте. Аның йөзгә карамаска тырышып кына 
сөйләшүеннән үк йөрәгем «жу!» итте. Шунда ук баштан: «Хәерлегә түгел бу», ‒ дигән уй сызылып узды.
Телефоннан бер хатын кемлегемне кабат ачыклады да:
‒ Киряева Анастасия сезнең кызыгызмы? ‒ дип сорады. ‒ Сезгә ашыгыч рәвештә шундый-шундый адрес буенча бишенче шәһәр больницасына килергә кирәк. Кызыгыз авыр хәлдә, ‒ диде. Мин, исемә килеп, сорау бирергә өлгергәнче, теге башта телефонны куйдылар.
Ничек шәһәргә килеп җиткәнемне, бишенче шәһәр больницасын ничек эзләп табып килеп кергәнемне хәтерләмим. Мине каршылаган шәфкать туташы башта табиб янына алып барды. Олы яшьтәге врач хатын кем икәнемне белүгә:
‒ Әни кеше, кызыгызның авырлы икәнен белә идегезме? ‒ дип һушымны алды.
‒ Ничек... авырлы?
‒ Ничек авырлы булалар соң? Димәк, белмәгәнсез. Аны безгә криминаль аборт аркасында күп кан югалтканнан соң бик авыр хәлдә 
китерделәр. Гомере кыл өстендә. Әлегә үз аңында. Минем сезне алдыйсым килми. Без эшли алганны эшләдек. Өмет аз. Бик соң безнең кулга килеп эләкте. Җитмәсә, йөрәге дә авыру булган икән.
Әйе, йөрәге авыру иде. Әтисеннән, нәсел буйлап күчкән чир. Тик җайлап кына, тыныч кына үз янымда яшәгәндә, аның авыруы үзен бик 
сиздермәде. Авырлы?! Минем кызым? Әле балалыктан да чыгып бетмәгән, егетләргә күтәрелеп караганы да булмаган Настям авырлы? Аборт? 
‒ Ышанмыйм! Моның булуы мөмкин түгел! Кайда ул? Мине аның янына алып барыгыз, зинһар!
...Настя берүзе бер бүлмәдә ята иде. Тирә-ягында төрле аппаратлар. Система куйганнар. Йөзе ап-ак, иреннәре күм-күк. Күзләре йомык. Янындагы шәфкать туташы, мин кергәч, торып чыгып китте.
‒ Балакаем, кемнәр бу хәлләргә төшерде сине? Ач күзеңне, зинһар! Ташлап китә күрмә мине бу дөньяда берүземне!
Настя авырлык белән күзләрен ачты. Ике күзеннән ике яшь бөртеге тәгәрәп төште.
‒ Мама...
‒ Балам, ниләргә миңа бер сүз дә әйтмәдең, киңәшмәдең? Кайсы бәдбәхете алдады үзеңне?
Кызым башын читкә борды. Күгәргән иреннәре калтырады.
‒ Гафу ит мине, мама... Мин... гаепле синең алда...
‒ Син гаепле түгел, кызым. Мин сине беләм: син миңа начарлык эшли алмыйсың. Терел генә! Ташлап кына китә күрмә мине, балам. 
‒ Мин үләрмен инде, мама... Ә син... аның белән...
‒ Кем иде ул? Кем тартып алды минем бердәнберемне?
‒ Ә син аның белән торма, мама, яме... Әшәке кеше ул...
‒ Толя?...
Настя калтыраган керфекләрен түбән төшерде... һәм... бүтән күзләрен ачмады.
...Мин аны үтерергә карар кылдым. Әгәр ниятемне үзенә сиздерсәм, ул алданрак өлгерәчәк иде. Барлы-юклы өч ел бергә яшәү дәверендә мин аның кабәхәт асылына төшенә башлаган идем. Эшләргә яратмаса да, рәхәт яшәргә ярата, акча дигәндә, теләсә нәрсәгә әзер, ике сүзенең берсе дә дөрес булмаган бер кабәхәт булып чыкты ул. Миңа кадәр гомере дә күбрәк төрмәдә узган. Соңгы вакытта башын югалтканчы эчә, эчкәч, үзенең үткәне турында яшермичә мактанып сөйләргә ярата башлаган иде. Бу Настяны күмгәннән соң иде инде.
‒ Менә шулай, красотка моя, минем белән чамалап сөйләшә торган бул. Права качать итә башласаң, песи баласы кебек муеныңны гына 
борып ташлармын. Ха-ха-ха! Юк, син андый түгел. Син бик акыллы хатын, шулай бит? Шуңа да яратам инде мин сине.
Минем, бу сүзләрне ишетүгә, йөрәгем дөбердәп кага башлады. 
Кагар-кагар да шап туктар кебек иде. Үзем:
‒ Юк инде, нишләп мин сиңа сүз әйтим. Баламны кыерсытмадың, акча алып кайтып торасың. Ирсез хатын исемен күтәреп йөрүдән коткардың. Рәхмәт сиңа! ‒ дидем.
Ул хыйхылдап көлде. 
– Кыерсытмадым. Нишләп кыерсытыйм? Бик яраттым мин аны... Үзе генә аңлап бетермәде.
Мин артыгын ишетүдән курыктым. Юк сәбәпне бар итеп, урынымнан тордым, читкәрәк киттем. Әгәр кызым турында, аның белән ни кылганын сөйли башласа, мин түзә алмас, аңа ташланыр һәм... үзем дә бетә идем. Мин Ходайдан сабырлык сорадым. «Вакыты җитәр, кызым өчен үчемне алырмын», ‒ дидем. 
Кыскасы... Ләх исерек килеш кайтып егылган иде... Җәһәннәмгә озаттым да, үзем милициягә барып, барысын да сөйләп бирдем. Миңа 
ул чакта кайда булсам да, барыбер иде.
Үземнең «хатамны тануымны, чын күңелдән үкенүемне, тикшерү белән хезмәттәшлек итүемне», авырлы булуымны (ул вакытта мин шул бәдбәхеттән авырлы идем) исәпкә алып, миңа сигез ел бирделәр. Баламны шунда таптым. Тик ул да авыру булып туды. Яше дә тулмыйча, бу пычрак дөньяны ташлап китте. Бик кайгырдым, димим. Бәхетле бала булгандыр ул.
Төрмәдә дә кешеләр яши. Дөрес, төрлесе бар. Үзеңне яклый алмасаң, анда да бик авыр. Мине дөнья чыныктырган иде инде. Бирешмәдем. Баш-аягым белән эшкә чумдым. Өч ел утыргач, тегүчеләр отрядына бригадир итеп куйдылар. Кулымнан килгән кадәр гадел булырга тырыштым. Мактанып әйтүем түгел, авторитетым бар иде. Алты елдан УДО буенча иреккә чыктым.
 Чыктым да... кая барырга белмим. Авылга кайтасым килми. Әби белән кызымның кабереннән башка мине анда бернәрсә дә көтми. Мин тормышны яңабаштан, үзем дә беркемне белмәгән, мине дә бер кеше танымаган җирдә башларга булдым. Менә шулай килеп чыктым мин монда. Баш өстендә түбә бирердәй бердәнбер урынга ‒ урам себерүче булып эшкә кердем. Калганын үзең беләсең.
Авыр тынлык урнашты. Үзен дөньядагы иң бәхетсез кешегә санап йөргән Гөлфия ни әйтергә дә белмәде. Уйлап карасаң, ул бөтенләй үк бәхетсез түгел икән лә. Кем хакына яшим дисә, ике баласы бар. Эше, баш өстендә түбәсе, ятып йокларга урыны... Маша аның нәрсә турында уйлаганын укыгандай әйтеп куйды:
‒ Әгәр балаларыңны бу дөньяга бер сәгатькә кайтарабыз, дисәләр, мин тешем белән таш кимерер идем. Кайта торган җирдә генә түгел балакайларым. Ә син тере балаларың турында уйламыйча, «Нишли алам соң?» дип утырасың. Көрәшергә кирәк! Маңкаңны агызып елап утырмаска!

* * *
Боз кузгалды. Янында утны-суны кичкән Маша булгангамы, артында сыналган дусты Флора торгангамы, Гөлфия дә бераз кыюланды. Барган җирендә һәр ишеткән сораудан калтырап төшми, үзенең нәрсә теләгәнен аңлап, тиешлесен алырга, мең дә бер кабинет лабиринтларында курыкмыйча йөрергә өйрәнеп килә. Мөгаен, гомерендә беренче мәртәбәдер, үз алдына максат куеп, шуңа таба бара алуы аның үзенә дә ошады; үз-үзенә бәясен күтәрде. Тик иң кыены шул: Галия янына баруны һаман кичектереп килә. Әллә баласы белән очрашуның ничек булырга тиешлеген күзалдына китерә алмый, әллә каһәрләнеп чыгып киткән йортка барып керүдән курка иде. Кайнанасы белән очрашуны күз алдына китерсә дә, үзен буар елан каршында торган куян кебек хис итә.
Документлар әзерләнеп бетте. 
Инде судны көтәсе генә калып бара иде.
Әнисе белән Маша апасы Зәлиягә сеңлесен үз яннарына алырга йөрүләрен аңлаттылар, тик бу турыда аңа әйтмәскә куштылар. Алдан сөйләнеп, эшне бозудан курыктылар. Ул Галия янына хәзер гел барып йөри. Сафура карчык, Галиягә булышам дип килгәч, сукрана-сукрана булса да, аны капкадан уздыра. Эшләмичә вакыт уздырмыйлармы дип, качып карап тора. Кызлар бәрәңге корты чүплиләр, йә чүп утыйлар, җиләк-җимеш җыялар, яшелчәләргә су сибәләр. Апа-сеңелнең сөйләшер сүзләре бетми.
Әнисе белән Маша апасына сүз бирсә дә, Зәлия дөньядагы иң мөһим хәбәрне ничек Галиягә әйтмичә түзсен инде?! Ул үзе белгән кадәр эшнең кайсы якка тәгәрәгәнен сөйләп биргән иде, кыз сөенеченнән нишләргә белмичә, бөтен дөнья ишетелерлек итеп «Ура!» кычкырды. Шушы бер «Ура!» бөтен эшне бозып куйды да инде. Алар бу вакытта яңа гына йокыдан торган Рафыйк абыйларының, сарайда тәмәке көйрәтеп, кызларның сөйләшкәнен тыңланып утырганын каян белсен соң?
Икенче көнне килүгә, капканы Рафыйк ачты. Зәлия исәнләште дә, сеңлесе шундадыр дип уйлап, туры бакчага юнәлде. Галия анда күрен-мәде. Ул арада сарайның бакчага ачыла торган ишегеннән Рафыйк күренде.
‒ Галияне эзлисеңмени? Монда ул. Ял итә. Көн кызу бит. Син дә кил, күләгәдә утырып тор. Эшләргә җитешерсез.
Моңарчы үзенә сыңар җөмлә белән дә игътибар күрсәтмәгән абыйсының ачылып китүе сәер тоелса да, Зәлия сарайга керде. Ул керүгә, абыйсы ишекне эчтән ябып куйды.
‒ Нәрсә анда әниең белән безгә каршы судлашып йөрергә җыенасызмыни әле?
Зәлия куырылып килде.
‒ Мин... мин... бернәрсә дә белмим.
‒ Беләсең! Кичә генә Галиягә үзең сөйләдең бит. Бөтен урам ишетерлек итеп «Ура!»  кычкырттың. 
Рафыйкның махмырдан шешенгән, күптән кырынмаган йөзе кыз өстенә иелде. Зәлия үзенең капкынга эләккәнен аңлады. Үзен кем дә булса ишетә алуына өмете булмаса да, куркыныч чакта әйтелә торган иң беренче сүзне ачыргаланып кычкырып җибәрде:
‒ Әнииии!
‒ Әәә... Әни дә кирәкмени әле монда? Килсен! Өчегезне берьюлы эш итәрмен. Беләбез без сезнең ниләр планлаштырып йөргәнегезне. Судка повестка да килде. Тик бернәрсә дә барып чыкмаячак. Ишетәсеңме?
Рафыйк әллә кызның бугазына ябышмакчы, әллә авызын капламакчы булып кулын сузуга, Зәлия башын борып өлгерде. Рафыйкның кулы утын әрдәнәсенә килеп төртелде.
‒ Әниии! Маша апааа! Коткарыгыыыыз!
‒ Ах, син шулаймы әле?!
«Бетүем шушы икән! Мине моннан берәү дә таба алмаячак. Ичмасам, кая барасымны берәүгә дә әйтмәдем. Әни чамаласа гына...» Кызның башыннан яшен тизлегендә шундый уйлар узды. Шул вакыт сарайның күршеләргә терәлеп торган ягыннан Хәбирә карчыкның тавышы ишетелде:
‒ Җибәр баланы, бәдбәхет! Нишләтмәкче буласың аны? Хәзер үк җибәр, югыйсә урамга чыгып кеше җыям!
Рафыйк көтелмәгән хәлдән югалып калдымы, төйнәлгән йодрыгын төшереп, читкә тайпылды. Зәлия шуннан файдаланып, ишек алдына чыга торган капкага ташланды. Бәхеткә, анысы бикләнмәгән булып чыкты. Артыннан Рафыйкның яралы җанвар кебек үкергәне ишетелде:
‒ Җен карчыгы! Тагын син! Ну күрмәгәнеңне күрсәтәм мин сиңа! Кирәкмәгән җиргә бүтән кысылмаслык итәм мин сине!
Зәлия чапты да чапты. Үзе йөгерә, үзенең башында сорау өермәсе:
‒ Галия кайда? Аңа ни булган? Ник күренмәде? Әллә Рафыйк абыйсы берәр нәрсә кылганмы? Тизрәк әнисен, Маша апаны алып монда 
кире килергә, Галияне табарга кирәк!
Тулай торакта ни әнисе, ни Маша апасы юк иде. Эш сәгате әле бетмәгән. Ул тагын чыгып чапты. Зәлиянең холкындагы өркәклекне җил куып тараттымыни? Әниләрен кайдан табарга мөмкин ‒ барысында да булып чыкты. Тик әниләре бер җирдә дә юк иде. Кыз, көчсезлеген танудан гарьләнеп, юл читендәге чирәмгә утырып елап җибәрде. «Әгәр ул сеңлесенә булыша алмаса? Инде соңга калган булса?» Кешеләр җәяүләп тә, машинада да аның яныннан сәерсенеп карап үтеп китәләр. Ник берсе юл читендә тузанлы битеннән буразна булып аккан яшен сөртә-сөртә елап утырган сабый янына туктасын? Ә, юк, күз яшенә битараф булмаган изге җаннар бар икән әле.
‒ Ни булды, үскәнем, нигә елыйсың? ‒ дигәнгә башын күтәреп караса, алдында бер матур апа басып тора иде. Зәлия, күз яшенә буыла-буыла, өзек-төтек җөмләләр белән нишләп йөргәнен аңлатты.
‒ Мондагы хәлләрне төзәтергә синең белән минем генә көч җитә торган түгел икән әле. Полиция чакыртмый булмас.
Полиция сүзеннән үлеп курыкса да, Зәлия матур апаны туктатмады. Тәртип саклаучылар, ни гаҗәп, озак көттермәделәр.
‒ Хәлләрнең төбенә төшәргә кирәк. Бала-чаганың сүзе белән генә кемнеңдер йортына тентү белән барып керә алмыйбыз. Бәлки, сеңлесе өйдә тыныч кына әбисе белән чәй эчеп утырадыр.
‒ Башта бу баланың әнисен эзләп табарга кирәктер. Әйтеп тора бит кайда эшләгәнен. Мин бит юлда туктап, хәлен белүче генә.
Тәртип сакчыларының берсе Зәлиядән әнисенең исем-фамилиясен сорады да, читкә китеп, кем беләндер телефоннан сөйләшеп алды. Ун-унбиш минут үтүгә, кабинетка, атылып-бәрелеп, Гөлфия, аның артыннан Маша килеп керде. Алар нидер сөйләшергә өлгергәнче, ишектә дежур полицейский күренде.
‒Ташлап тор эшеңне. Ашыгыч рәвештә Күл буе урамы, 16 адресы буенча чыгып китәргә кирәк. Анда бер әбине үтергәннәр диме.
‒ Күл буе,16? Ул бит Хәбирә әбинең адресы!
‒ Әй Аллам! Бер кешегә дә зыяны тия торган карчык түгел иде бит ул! Кайсы явызның кулы күтәрелде микән?
‒ Әни! Рафыйк абый миңа ябышкач, Хәбирә әби кычкырып кына мине коткарды бит. Шунда Рафыйк абый аңа янады. «Күрмәгәнеңне күрсәтәм мин сиңа, җен карчыгы», ‒ диде. Әллә ул микән?
‒ Кайсы йортта яши ул кеше? Адресын әйт тиз генә!
‒ Күл буе урамы инде, ундүртенче өй. Хәбирә әбиләргә терәлеп кенә тора.
Дежур полицейский кулындагы рациягә кычкырып нидер сөйли-сөйли чыгып чапты. Зәлиядән сорау алып утырган тикшерүче дә сикереп торды:
‒ Алайса, әйдәгез әле, сез дә җыеныгыз! ‒ дип, урыныннан сикереп торды.
 Алар килеп җитүгә, капка төбенә кеше җыелган иде. Чыелдап ашыгыч ярдәм машинасы да килеп туктады. Ике полиция хезмәткәре шунда ук Сафура карчыкның капкасын кага башлады. Ачучы булмагач, койма аша ишегалдына сикерделәр.
Ул арада носилкада Хәбирә әбине алып чыктылар.
‒ Хәле ничек әнкәйнең? Әйтегез берәр сүз! ‒ дип елап инәлгән хатынга каршы фельдшер:
– Әниегез исән! Аңын гына югалткан. Куркудандыр. Башындагы ярасы куркыныч түгел.
Ә Зәлия белән әнисенең үз кайгылары иде. Галия кайда? Нигә капканы ачмыйлар, Рафыйкны таптылармы?
‒ Маша апа! Әни! Галияне эзлик тизрәк! Ул бит бүген бөтенләй күренмәде. Берәр нәрсә эшләгез инде.
Бер яшь егет койма аша сикереп керде дә капканы ачты. Алар ишегалдына кергәндә, полиция хезмәткәрләре сарай ягыннан, кулларын артка каерып, Рафыйкны алып чыгып киләләр иде. Каршыларына өйдән күзе-башы тонган, шашынган кыяфәтле Сафура карчык йөгереп чыкты.
‒ Кая алып китәсез минем баламны? Аның гаебе юк.
Карчык, җиргә егылып, улының аякларын кочаклады.
‒ Җибәрмим! Ул түгел, мин үтердем Хәбирәне! Җибәрегез, җибәрегез минем баламны!
Улы чәче-башы тузган әнисе – карчыкка карады да йөзен читкә борды. 
‒ Җибәр аякны!
Сафура ишегалды тузанына барып төште. Гөлфия һаман үрмәләп улына таба омтылган карчыкны җилтерәтергә тотынды.
‒ Галия кайда? Кайда минем кызым? Нишләттегез аны, бәдбәхетләр?
‒ Әәә! Сиңа да балаң кирәкмени? Исеңә төштемени? Баламның берсен алып китәләр әнә. Син икенчесен дә алырга телисеңмени?
Сафура соңгы көчен җыйган яралы ерткыч кебек җирдән сикереп торды да өй ишегенә аркылы басты.
‒ Кертмим! Берегезне дә кертмим. Ташлап чыгып киткәндә, балаң кирәкмәде бит. Бирмим! Минеке ул! Мин үстердем аны, син түгел!
‒ Мин ташлап чыгып китмәдем. Сез мине урамга куып чыгардыгыз кечкенә бала белән. Галияне сез аердыгыз миннән!
Ярсыган ике хатын бер-берсенең чәченә ябышып акырышты, җыелган халык берни аңламый шаккатып карап торды. Аннары күзенә ак-кара күренмәгән карчыкны читкә этеп, Маша белән Зәлия, аның артыннан койма аша сикергән егет һәм берничә кеше өйгә узды. Өйгә керүгә, шакылдаган, ярдәм сорап кычкырган, бала елаган тавыш ишетелде. Галиянең тавышын апасы шунда ук танып алды. Тавыш түр почмактан, каяндыр тирәннән ишетелә иде. Авыр агач өстәл белән бастырып куелган баз капкачын ачуга, елап шешенеп, пычранып беткән Галиянең йөзе күренде.

СОҢГЫ СҮЗ

‒ Бүген кичке биштә өйдә булыгыз! Минем сезгә ике сюрпризым бар.
Шимбә көнне Флора иртән үк шулай дип шалтыратып куйган иде. Алар дүртәүләп кичне ничек җиткерергә белми йөдәделәр. Инде Галия үзләре белән бергә, Рафыйк тиешле җәзасын алып, тиешле урынга озатылды. Сафура карчыкны, акылы җиңеләйгән дип табып, дәваларга салдылар.
Биш тулуга, тулай торак янына текә машина килеп туктады. Аннан гадәти булмаганча, бәйрәмчә киенгән Флора төште. Аны күргәч, барысы да торып басты. Маша Флора белән исәнләште дә:
‒ Ярый, мин керим инде. Ышанычлы кулларга тапшырдым, ‒ дип, борылып китмәкче булды.
‒ Ә син кая? Хәзер барыбыз да бергә бер җиргә кунакка барабыз. Кая икәнен баргач күрерсез.
‒ Мин... ни... миңа, Флора Фаилевна, сезнең белән йөрү дөрес булмас. Минем кем икәнне...
‒ Беренчедән, синең кем икәнеңне мин бик әйбәт беләм. Икенчедән, миннән һәм Гөлфиядән башка ул турыда берәү дә белми. Һәм... гомумән, моңа кадәр кайда булсаң да, син кеше булып калгансың. Шулай булмасаң, Гөлфия яныннан эзеңне күптән суыткан булыр идең инде.
‒ Кеше әлләни уйлавы бар... Сез кем дә, мин кем.
‒ Без ‒ барыбыз да кешеләр. Кеше булмаганнар белән мин эш йөртмим.
Машина белән шәһәр читендәге йорт каршына килеп туктадылар.
Аларны гына көтеп торгандай, капка ачылып, аннан дүрт-биш яшьләрдәге курчак кебек ике кыз йөгерешеп чыкты.
‒ Әни, кунакларны алып кайттыңмы?
‒ Алып кайттым. Менә таныш булыгыз, йолдызларым: бусы ‒ Зәлия, монысы ‒ Галия. Ә бу апа Гөлфия апа булыр. Монысы ‒ Маша апа. Алар сездән зуррак. Сезгә апа булырлар. Ә минем игезәк кошчыкларымның берсе ‒ Гөлназ, икенчесе Айназ исемле.
Кызлар, тамчы да ятсынып тормыйча, Зәлия белән Галияне җитәкләп алдылар.
Шулвакыт капкадан урта яшьләрдә генә булса да, чаларган чәчле, нык бәдәнле ир-ат күренде.
‒ Нәрсә, Флүрә, кунакларыңны әллә капка төбендә генә сыйламакчы буласыңмы. Исәннәрмесез! Узыгыз әйдә, рәхим итегез!
‒ Таныш булыгыз, минем җанкисәгем Илфак шушы була инде. Отставкадагы полковник. Мин әле моңарчы сезнең шәһәрдә үзем генә торган идем бит. Илфак отставкага чыккач, балаларны алып, монда күчеп килде. Менә шушы йортны алып, кичә генә күченеп беттек. Әйдәгез, сүз белән сыйлыйм сезне һаман. Керик инде. Илфак, шашлык ни хәлдә анда?
‒ Шашлык кызды инде. Сезне көтеп үпкәли дә башлады.
‒ Кызлар, барыгыз әле әбиегезне чакырып чыгыгыз! 
Кызлар кереп тә киттеләр, кунаклар беседкага кереп утырганчы, икесе ике яктан җитәкләп, олы яшьтәге сөйкемле ханымны җитәкләп тә чыктылар.
‒ Таныш булыгыз, бу минем кызларымның яраткан әбиләре, иремнең әнисе, миңа әниемне алыштырган кадерле кайнанам була. Исеме ‒ Сәгыйдә. Балаларны ул карап үстерде дисәк тә була.
Башлап Маша, аннан кыенсынып кына Гөлфия, олы кеше белән ике куллап күрештеләр.
‒ Син, әнкәй, Гөлфия турында беләсең инде. Аның турында сөйләгәнем бар. Менә бит язган булгач, әллә нинди чит җирләрдә очраштырды безне язмыш. Ә бу ‒ Маша, Гөлфияне калкан кебек саклап тора торган күршесе.
Барысы да елмаештылар. Гөлфиянең кызарганын кичке шәфәкъ яшерде.
‒ Әле өйдә әйберләр дә урнаштырылмаган. Табынны шуңа күрә монда гына әзерләдек, кунаклар, ‒ диде Сәгыйдә әби. ‒ Мондый күңелле кичтә, өйдә утырмыйк дидек инде. Шәһәрегезнең табигате бик матур күренә. Флүрә кызым өйне дә бик әйбәт җирдән сайлый белгән. 
Бүген иртән уяндым да, тәрәзәне ачып, кошлар сайраганын тыңлап яттым. Бер якта әрәмәлек, икенче якта урман. Нарат урманы якын булгач, һавасы да бик чиста.
Шау-гөр килеп, өстәл янына утырыштылар. Кызлар инде дуслашып өлгергән. Түгәрәк табын артында барысы да шат, ә Гөлфия белән Маша эчтән генә «Икенче сюрпризы нәрсә микән?» дип көтә иде. Флүрә шуны сизгәндәй:
‒ Хәзер көннең иң мөһим яңалыгына күчәм. Бүген шәһәр башкарма комитеты утырышында сезгә ике бүлмәле фатир бүлеп бирергә дигән карар чыгарылды. Дүшәмбе көнне үк артыннан йөри башла. Аллаһ боерса, тиздән өй туе да үткәрербез әле.
Гөлфия, күптән көтелгән булса да, әлеге хәбәрне ишетүгә телсез калды.
‒ Менә бит Ходайның рәхмәте! Нәрсә, Гөлфия, телеңне йоттыңмы әллә? ‒ диде Маша, күршесенә терсәге белән төртеп.
‒ Мин чыннан да... Чынмы, Флүрә? Дөрес ишеттемме мин? Миңа фатир бирәбез диделәрме?
‒ Әйе, детдом баласы буларак алырга тиешле фатирың сине ничә елдан үзе эзләп тапты.
‒ Рәхмәт, дускайларым! Сез булмасагыз, мин бу көннәрне күрер идеммени?! Кызлар, ишетәсезме, безгә фатир бирәләр. Безнең үзебезнең фатирыбыз булачак!
...Уйнап арган кызлар дүртәүләп яңа йорт идәнендә тәгәрәшеп йоклап киттеләр.
‒Уятып тормыйк. Йокласыннар әйдә. Иртәгә йокылары туйгач, тагын уйнарлар әле, ‒ диде Флора-Флүрә. Табышуларына ярыйсы гына вакыт узган булса да, иркенләп сөйләшеп утырганнары юк иде. Дуслар детдомда узган елларны искә төшерделәр. Көлештеләр дә, елаштылар да. Язмышлары төрле булган өч хатын, хатирәләргә чумып утыра торгач, җәйге күккә ярымай да күтәрелергә өлгерде.
‒ Флүрә, ачуланмасаң, бер сорау бирим әле. Синең үги анаңны күргәнең бармы? Әтиеңнең үлеме турында дөреслекне табам дип, юрист булган кеше бит инде син.
Флора бераз сүзсез торды. Ул уйларында үткәннәргә кайтып килде бугай.
‒ Беләсеңме, Гөлфия, эшемдә миңа нинди генә язмышлы кешеләр белән очрашырга туры килми. Хаксызга рәнҗетелгәннәре дә күп. Гаебе булып, рәхәттә яшәгәннәре дә җитәрлек. Тик андыйлар барыбер кайчан да булса кылган гамәлләренең әҗерен күрми калмыйлар. Бүген 
булмаса, иртәгә куып тота ул аларны. Бу дөньяда булмаса, тегесендә җавап бирерләр. Син сораган үги анам күрәсен бу дөньяда ук күргән инде. Бүгенге көндә ул параличланган килеш урын өстендә ята. Теле юк. Мин аны карарга кеше ялладым. Кирәк әйберләрен алып кайтып торам. Гафу иттемме мин аны? Белмим. Тик кайчандыр атамның хатыны булган ул бәхетсезне күрмәмешкә салышып, өстеннән атлап үтә алмадым. Хәтереңдәме, детдомдагы соңгы кичтә без синең белән бәхет турында сөйләшеп утырган идек. Мин бүген үземне бәхетле саныйм. Әгәр үги анама миңа карата кылган гөнаһлары өчен җәза бирә башласам, хәтта ул хакта уйласам да, мин үземне бәхетле хис итә алмас идем.
...Яңа фатирга, беренче итеп, Галиянең әбисе йортыннан ук үзе белән алып килгән песине кертеп җибәрделәр. Сәгыйдә әбиләре, килеп керүгә, үзе пешергән түгәрәк ипиен өстәлгә куйды да, догалар укып, битен сыпырып алды. Калганнар да аның артыннан кабатладылар.
Ике кызы, Гөлфия янына килеп:
‒ Әни! ‒ дип пышылдап кына сүз башладылар. ‒ Безнең хәзер үзебезнең иркен фатирыбыз да бар. Төрмәдән чыккач, әти безнең янга килер микән?

 

Наилә ХАРИСОВА

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

«Мәйдан» № 12, 2023 ел

Комментарийлар