Өзелгән җыр
Коңгырт чәчле, ачык чырайлы ул кызны мин Ташкент вокзалында очраттым. Кыз перронның бер кырыенда бәләкәй генә чемодан өстенә җайлап утырган да әкрен генә миңа әле таныш булмаган матур бер көйгә җырлый иде:
…Мәхәббәт бер генә, килми ул гел генә,
Карлыгач шикелле кичекми һәр язда…