Логотип «Мәйдан» журналы

Башыңа төшсә

Соң булса да уң булсын дигәндәй, утызга җитеп килгәндә, ниһаять, фатир алуга ирештек.

Көттереп кенә булса да, безнең өчен дә бер күк капусы ачылыр икән! Ничек шатланганымны сөйләп аңлату мөмкин түгел. Моны минем сыман биш ел кешеләрдә фатирда торган һәм гомерендә беренче тапкыр квартира алган кеше генә аңласа аңлар. Ул бүлмәләрнең яктылыгы! Ул кухнясы!.. Күңел ышанмый. Боларның барысы да безнеке микән, дип уйлап куясың.
Шатлык белән кайгы янәшә йөри диләр бит. Яңа фатирга күчеп, атна-ун көн тордыкмы-юкмы, кайгы ук булмаса да, ярыйсы ук четерекле мәшәкать туды. Өй туе үткәрәбез дип әзерләнеп кенә йөргәндә, ишегебез салынды да төште. Бер почмагы идәнне кыра. Өстәвенә, бикләнми интектерә, каһәр! Мин инде типкәләп-төрткәләп булса да ачкычны борам. Ә менә хатын белән кыз ничек тә «тыңлата» алмыйлар. Балта тота белгән танышым бар иде, киттем шуларга. Гөнаһ шомлыгына каршы, аны командировкага җибәргәннәр икән. Инде нишләргә? Ярый әле баш җитте: инструментларын алып кайттым да, җиң сызганып тотындым эшкә. Башта ишекнең салынып төшкән почмагын күтәреп кадакладым. Аннары линолеумны кырган турын юнып алдым, әйбәтләп тигезләдем. Ишегебез хәзер майланган кебек: бер тоткарлыксыз ачыла, бер карусыз ябыла. Менә бит ул, чынлап-чынлап еласаң, сукыр күздән яшь чыга, дигәндәй, тәвәккәлләсәң, балта эшенә дә өйрәнеп була икән бит, әй.
Хатыным мине үсендерә:
– Һи-и, Хәләфетдинкәем, юкка син, страховой агент исемен күтәреп, әрәм булып йөрисең икән ләбаса, балта эшенә кулың килешеп тора, – ди.
Кунаклар килергә дә санаулы гына көннәр калып бара. Хатын белән кибет юлын таптыйбыз. Әле тегесен алып кайтабыз, әле монысын. Шундый чакта (кирәк бит!) краныбыз су тотмый башлады: шарлап ага да ага. Әйтерсең, без тугызынчы катта түгел, водозаборның ишеге төбендә генә яшибез. Идәнгә аккан суны җыеп бетерер хәл юк. Иләк тә тулды, чиләк тә тулды дигәндәй, өйдә су салмаган савыт калмады. Авария хезмәткәрләренә шылтыратып карыйбыз – файдасыз. Дежурга килгән слесарь исереп йоклаган – уята алмадылар. Аның айныганын көтеп торып булмый бит инде. Күрше белән төшеп киттек подвалга. Андагы краннарның чутына чыгармын димә. Чәнти бармак юанлыгыннан башлап бүрәнә юанлыгы кадәрләре бар. Кайсын борырга да белгән юк. Ярый әле күрше төзелеш мәсьәләсендә әз-мәз аңлый торган кеше икән.
Өйгә кергәч тә:
– Сезнең бу краныгызны сүссез – резинкасыз гына борып куйганнар ич, менә күрәсезме, буяуга катырганнар да киткәннәр. Басым арткач, бәреп чыккан, – ди. Рәхмәт аңа – ярдәмләште. Рәтләп куйдык кранны. Тагын кирәге чыкса дип, бер төргәк сүс әзерләп куйдым, ачкычлар алдым... Шушы фатир аркасында күргән борчулардан йөрәк чәнчи башлады, шайтан алгыры.
Кунаклар килергә дә ике-өч көн генә калып бара. Иртәгә ниләр алырга, нәрсә салырга – кичтән хатын белән планлаштырып йокларга яттык. Күпме йоклаганбыздыр, бер заман кыштыр-кыштыр килгән тавышка уянып киттем. Хатын да уянды. Тыңлап ятабыз, Һаман кыштырдый. Бер караганда чытырдаган сыман да үзе. Әйтерсең, учакта чыбык-чабык яна. Алай дисәң, бернинди дә көек исе сизелми.
– Өйнең почмагы җимерелә түгелме? – ди хатын куркынган тавыш белән. – Бездән киткәнче, иясенә җиткәнче, дип кенә өеп куйганнардыр бу йортны!
Минем йөрәкне тагын нидер чәнчеп алды. Шулай да, торып утны кабыздым. Йә Хода! Идән тулы кәгазь!.. Стенага ябыштырган обой кәгазенең соңгы телемнәре кыштырдап кубып төшеп бара.!
Кунаклар алдында оятка калып булмый бит инде. Эштән өч көнгә ял алып, обой кәгазе табып, өйгә кайттым да, җиң сызганып тотындым стеналарны кырырга. Хәзер кул җитезләнде: хатын белән бер көн эчендә ялт иттердек бүлмәләрне. Ул ярык-йорыкларга измә сылауны, сыңар кадак кына кагылган плинтусларны ныгытуны әйтеп тә тормыйм инде. Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, диләр бит. Яңа фатирга ремонт ясый торгач, төзүче һөнәренә ия булдым. Хәзер мин теләсә нинди зур төзелешкә китә алам. Тәҗрибә бар.
Хатын гына тугызынчы катны биек дигән була. Булса ни! Мин үзем зарланмыйм алай. Ни дисәң дә, ае-кояшы якын. Болыты тагын... Лифт эшләмәгәндә, җәяү менәсең. Файдасы тиде бугай, йөрәк авыртмый хәзер. Күрәсезме, ничек тазардым!
 

Фәтхулла АБДУЛЛИН

 

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от gpointstudio

 

 

 

Комментарийлар