Кәли

Йокы бүлмәсендәге тавышсыз режимга куелган кесә телефоны берничә тапкыр «биеп» алса да, аның хуҗасы – таң алдыннан гына кайтып яткан егет – урыныннан торырга теләмәде. Беренчедән, әле йокысы туймаган, икенчедән, СМС Таточкадан, һәм анда нәрсә язылганын ул, укымаса да, белә: «Хәерле көн, Димончик! Хәлләр ничек? Синең белән үткәргән гаҗәеп төннең дәвамын телим…» Өченчедән, әти-әнисен дә, үзен дә уңайсыз хәлдә калдыра торган «Төне буе кайда йөрисең?», «Нигә телефоныңны алмыйсың?» «Бүген ничәдә кайтасың?» кебек сорауларга җавапны, әтисе икенче сменага эшкә киткәч, әнисенә бирү күпкә җиңелрәк. Шуңа да ул, мендәрен кочаклап, йокылы-уяулы изрәп ятуын дәвам итте.

Алга таба →