Логотип «Мәйдан» журналы

Бәхет көтә кызлар

Бәхет көтә кызлар,Бәхет көтә!Җылы язлар җиргә кайтканда;Сагнып көтә,Яшь кәләшләр булыпАлмагач күк чәчәк атканда. Бәхет көтә кызлар...Бары бәхет –Тулгак тотып бәби тапканда;Бишек элеп,Җырлый – җыр...

Бәхет көтә кызлар,
Бәхет көтә!
Җылы язлар җиргә кайтканда;
Сагнып көтә,
Яшь кәләшләр булып
Алмагач күк чәчәк атканда.
 
Бәхет көтә кызлар...
Бары бәхет –
Тулгак тотып бәби тапканда;
Бишек элеп,
Җырлый – җырлый көтә,
Газиз балакаен бакканда.
 
Бәхет көтә кызлар,
Сагыш тугач,
Ишек - келәләрен какса да.
Әби булгач
Чал толымын тарап,
Ак яулыгын читләп япса да.
 
Бәхет көтә кызлар!
Бәхет көтә -
Көтмәсәләр кызлар
Бу дөньяда бар да бетә.
 

Асия САФИНА


Фото: https://ru.freepik.com/

Комментарийлар