Дөньяда бердәнбер

«Өч аяклы кеше» дигән язмаларымны «Соңгы сүз» белән дә түгәрәкләгәч, инде аларны көтмәгәндә яңадан «түгәрәкләп», тагын да дәвам итәргә туры килер дип һич тә уйламаган идем. Тормыш үтә дә катлаулы, сихри дә, гади дә нәрсә, шуңа күрә «Хушыгыз» дип хушлашып та, янә дә «Исәнмесез!» дип сәламләшү табигый сагыныч икән. Аннан, мин үзем дә әйтеләсен әйтеп бетермәгәнмен, күрәсең. Язмаларым уртасындарак мин Наратлы-Кичү һәм Пошалым авылларын күркәмлек үрнәге итеп телгә алсам да, шуларның икенчесе Наратлы-Кичүдән беркемне дә сурәтләмичә, «онытып китеп», үземне бурычлы калдырганмын икән бит! Алга таба →