Логотип «Мәйдан» журналы

Искитмәле Исмәгыйль

Cоциалистик Хезмәт Герое Гомәр Гариф улы Теләшев рухынаI.Авылга кайтып килгән идем. Менә ничә тәүлек уйланып йөрим: матур нигә гел матур, ямьсез нигә гел ямьсез түгел? Тормыш матурлык аша, әллә ямьсез...

Cоциалистик Хезмәт Герое Гомәр Гариф улы Теләшев рухына
afecc719-fac9-4db0-9881-8ee40829c4ab_1
I.
Авылга кайтып килгән идем. Менә ничә тәүлек уйланып йөрим: матур нигә гел матур, ямьсез нигә гел ямьсез түгел? Тормыш матурлык аша, әллә ямьсезлек аша да ачыламы? Алар кайда аерылыша да, кайда килеп кушыла? Әллә алар аралашып, берсен-берсе яктыртып, кыяфәт-сыйфатлары белән алмаша, адәм баласын тәрбияләү, аның зиһенен әвәләүдә тигез катнаша микән?
Әкчин станцасыннан Миякәгә төшкән автобустагы бер бик матур хатынкайның бик ямьсез итеп йоклаганы хәтеремнән китми. Гөбедән кымыз күбеге кебек ташып чыккан ак, көпшәк күкрәгенә ишелеп төшкән ияге буйлап бер нәселле чебен шуыша, ул аңа кымшанып та бирмичә, мырлавын дәвам итә...
Инде авылга кайтып егылганнан соң, менә бүгенге аяз иртәдә, бертуган агам һәм җиңгәчәм белән чәй эчеп утырганда, әллә минем күз алдымда торган теге манзараны оныттырырга, әллә дөньяда ямьсезлек белән беррәттән икенче бер матурлык дигән нәрсә дә барлыгын исемә төшерергә теләп, ут күршебез Исмәгыйль абзыйның сызгырганы ишетелде. Без үскәндә ул урам аша каршыбыздагы өянке астындагы ут күршебез иде. Аннан, яшь җиткереп, башлы-күзле булгач, урамның ике-өч өянке аша гына безнең рәттән йорт бетереп, башка чыккач, ул, ниһаять, инде үз ягыбыздагы ут күршебезгә әйләнде.
Сызгырганы дип кенә әйтү дөрес тә түгелдер. Сайравын дию дөресрәктер. Бер караганда, үтә дә милли гамьле булган, җаны-тәне белән үз бәгыребездә кайнаган, икенче караганда, бөтенләй чит сулышта ят сагыш, ят мәкам белән сугарылган, безнең яклар өчен чит сөякне, ерак Европаларның алман-ярман ариэтталарын хәтерләткән бу көй тургай кебек күккә күтәрелә, бер нокта-нотада асылынып боҗралана-боҗралана да, Исмәгыйльнең иреннәрен бөреп, башкорт курае сыман өзли-өзлегә, таш кебек түбәнгә атылганыннан соң, сыерчык кебек оясы тупсасына куна, аннан талпынып-талпынып күккә күтәрелә, яңадан диңгез киңлекләренә чыга, туйганчы сулыш ала, салмаклана, андагы тирән аһәң, андагы нәфислек, ирлек-хөрлек, үзәкләрне өздергән нечкә алкым – моны музыка гыйлемендә фальцет диләр бугай – мин ишеткән бер генә җыру, бер генә көй, бер генә музыкаль әсәрне дә кабатламыйча, адәм баласының сандугачлардан ким булмаган, ә бәлки, бу очракта күкләргә эленеп көмеш моңнар койган соры тургай, оясы баскычыннан тирадалар сузган кара сыерчык, өянкеләр түрендә гаммалар түккән сары сандугачлардан да артык моңлана алганлыгын раслый иде. Сәхнәдән яңгыратмасалар да, көндәлек тормышта яңгыраган мондый сәнгати сыктау-чеңләү төрен «нәфис сызгыру» диләр шикелле. Нинди көй бу? Таныш та, түгел дә. Милли дә, түгел дә. Гаҗәбетдин!.. Шул гына, мин сезгә әйтим!..
Аерым кешенең сызгырып та барлык кешелекне әнә шул гаҗәбетдин моң дәръясына сала, аңарда, кайвакыт барысы да бетте, һәммәсе дә җимерелде дип күңеле төшүчән җан иясендә бу кадәр көч-гайрәт ташкынын хасил итә алганлыгына бүген ышанмаган, иртәгә дә ышанмыйча яши алганлыгына ышанмаган булыр идем мин, әгәр бу могҗизаны үзем кичермәгән булсам, валлаһи!..
– Ходай аңа моң дигәнне чамасыз биргән. Яшь чагында җырлаган гына, диләр. Әллә моң дигәнен җыр аша гына чыгарып бетерә алмаганмы... хәзер нишләптер җырламый, сызгыра гына! – диде күзләре дымлана төшкән агам, чынаягын үзеннән этәреп. – Бар, шулайрак итеп сызгырып кара син!.. Ә ул, әйтәсе уй-фикерен шулай сызгырып кына ирештерә, менә бит!.. Әгәр җырлаган гына булса, бәлки бу кадәр моңлана алмас иде. Кем белгән?.. Үзе сызгыра гына, ә үзе торган белән эскрипкә!..
Сызгыру кинәт тынып калды. Соңгы елларда ике колагы да катылана башлаган агам сагаеп, колагын шомрайтты:
– Әллә туктады инде? Ул сызгырганда, гадәттә, мин ишетә башлаган кебек булам. Хәзер ишетмим, шуңа әйтәм, кем. Безгә керергә җыенмый микән?
Моннан берничә көн элек Исмәгыйль абзый чынлап та безгә керергә һәм миңа «беркемгә дә сөйләмәгән сер»ен сөйләргә вәгъдә иткән иде. Әмма кермәде дә кермәде. Әллә кичә кибеттәге вакыйгадан соң тартынамы? Мәгънәсен тапмыймы? Гомере буе чокырыннан чыкмыйча яшәп, сөекле Гөлзәйнәбенә өйләнеп, өч бала үстерсә дә, ягъни шактый билгеле, ихтирамлы кеше булса да, ул авылдашлары белән артык аралашып, колачын җәеп бармый, һаман да шул эчтән ябык, серле зат булып кала килә. Колхоз эше, җәмгыяви гамәлләрдә дә бик күренмәс ул. Бригадирлар аңа эшкә әйтеп тә тормыйлар бугай. Гомере буе колхозга кермичә яшәгән намаз әһеле Чоных картка да, яшь кенә башы белән «колхоз булмый калган» Исмәгыйльгә дә бер караш. Колхоз печәнгә төшкәч, яше-карты катнаша торган өмәләргә катнаша ул катнашуын, әмма күзләре мөмкинлек бирсә. Чалгысын чүки, хатын-кызга янап та бирә.Чоных картның дөнья көтәргә дигәндә аты бар, ә Исмәгыйльнең аты да юк. Минем аның хәтта сыер асраганы да хәтердә калмаган. Ул ниндидер үзенә хас бер авыл пралетары иде: иреннәрен бөреп сызгыра торган авызы һәм һаман да шул күз кабагы кара кан белән тулышмаган көннәрендә авыр күтәрергә ярый торган тактадай аркасы гына бар.
Онытып торам икән бит, мин бит әле сезгә аның сул күзе турында сөйләмәгәнмен. Халык Исмәгыйльнең ул күзен ике халәттә күрергә күнеккән: шешенгән һәм шешеннән кайткан гамәлләрендә. Беренчесендә күз кабагы йодрык кадәр булып караеп шешә. Ул куркыныч: кара кан белән тулыша, сыер җилененең имчәге кебек асылынып төшеп, өртелә. Мондый чагында күзен кара күзелдерек белән бәйләп йөртә. Шеше кайткач, күзелдерекне ала. Ул чагында артык текәлеп карамасаң, аның бераз гына юешләнеп, пычкылдап торуына игътибар итмәсәң, күз тек күз инде. Авылда Исмәгыйльнең бу хафасы хакында төрле сүз йөри, берәүләр, аны, йөзендәге эре күзәнәкле шадрасына сылтап, чәчәк чиреннән, икенчеләр кемдер җибәргән бозымнан калган диләр. Өченчеләр әллә булганны, әллә булмаганны сөйләп, бераз арттырып та җибәрәләр бугай. Имеш, сугыштан соң, 1947 елдагы ачлыкта, атасыз ятим гаиләсенең ипи сорап тилерүләренә чыдый алмаган Исмәгыйль сул тарафтан, нибары ике йорт аша ут күршесе Бүре Садретдиннең келәтен басканы өчен утырган һәм бозымын шунда, өтөрмәдә, эләктергән. Дүртенчеләр, имеш, ул өтөрмәдән кайткач, авылларында нефть эзләп азапланган буравайда эшләгәндә, бер азгын хатын, көнләшеп, аның күзләренә ниндидер химикат сипкән. И-и-и, ни генә сөйләмәс халык! Булганмы бу хәлләр? Кемгә нәрсә кирәк: иң мөһиме – гомер үтә; Исмәгыйль исән – авыл исән, авыл исән – Исмәгыйль исән. Шунысы кызык, кичә кибеттә үзем шаһит булган гаугада ачыклана барган бу тарихларның кайсысы чын дөрес икән дә, Исмәгыйль шуларның кайсысын миңа тәфсилләп сөйләргә җыенган иде икән? Әллә шуның белән тарихлар чикләнә микән?
Ничек кенә булмасын, бригадир халкыннан «Исмәгыйльне нигә авыр эшкә чыгармыйсыз?» дип сорасаң, алар, иңнәрен сикертеп, «Нишлисең инде аның белән? – диләр. – Ул бит Искитмәле Исмәгыйль. Нәкъ җырдагы кебек: «Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Исмәгыйль, Бик сагынган чакларымда сайрама кош, исмә, җил...»
Һәрхәлдә, Исмәгыйльдәге мондый җисми үзгәрешләр аның кешелек гадәтләренә, кальбе-холкына тәэсир итми, ул, һәрвакыттагыча, артык сөйләшеп, чишелеп бармаган Исмәгыйль булып кала бирә. Элеккечә өздереп сызгыра да сызгыра. Сызгырганда аның шадрасы тагын да куера, тирәнәя, әлифба хәрефләрен хәтерләтеп ачыклана, халык телендә икенче исемдәге «Шадра Исмәгыйль»гә әйләнә.
II.
Әйе, кичә мин аның белән көтмәгәндә кибеттә очрашкан һәм бик тә гыйбрәтле аңлашуның шаһиты булган идем. Шунда, һич тә көтмәгәндә, баягы сорауларыма шактый күләмдә җаваплар да таба биреп куйдым, дисәм, ялган тартмас. Абзамның күзе бәйләнгән иде. Кибеттә Исмәгыйль күршем, миннән һәм көлдә пешкән ак көлчә кебек сатучы кыздан башка беркем юк. Анысы күрше чуаш авылы Өязебаштан икән. Кибетне тоткан кеше дә чуаш булганга, күрәсең, сатучы итеп сеңлесен куйгандыр, дигән фикер килде миңа. Татарчасын яхшы гына белә белүен, ә менә Исмәгыйльнең дөньяда барлыгын белми булып чыкты. Бу аңлашыла да. Күптән түгел генә кибет кабул иткән чуаш кызы нигә Исмәгыйльне белергә тиеш әле? Мине белүе-белмәве турында инде әйтеп тә торасы юк. Хәер боларның кирәге дә үзләре кадәр генә иде. Эт иснәшеп, кеше сөйләшеп таныша, дигәндәй, без Исмәгыйль абзый белән сәламләшеп торган арада кибеткә ярчакланып беткән тупса аша тулган арыш капчыгыдай Хафизәттәй ишелеп килеп керде.
Ул миңа игътибар да итмәде.
– Исәнме, үскәнем, – диде ул Исмәгыйль абзый ягына сирпелеп кенә.
– Исәнме, Матур Апа, – диде Исмәгыйль апасына күз дә ташламыйча.
Аякларына ак җеп оекбашлар, яп-яңа, ялтырап торган калош, өстенә буявы уңа төшкән эре чәчкәле зәңгәр халат, аның өстеннән яшькелт бәйләм кигән, кайчандыр тышка бәреп чыккан бик тә камил, коеп куйган буй-сынлы булып, яшьлегендә ир-ат кавемен ифрат та ымсындырган, аларның энәсенең үткен күзе аша нәзек җеп булып сапланып, давыллы мәхәббәтләр кичереп, инде сүнүгә, картаюга юл алган көннәрендә, йөзен өлкәнлек рәшәсе биләсә дә, әле бүген дә күзе-башы уйнап, иске казнасында сакланып, җанда эркелгән матурлыкның кычкырып торган өлешен тоемларга мөмкин иде. Мут, наян карашлы, күз читләрендә туймас-төкәнмәс сөю чаткылары әлегә кадәр сүрелмәгән, яшьлегендә сөт өстедәй татлы булып, хәзерге тел белән әйткәндә, топ-модель дигән исем яуларга лаек Хафизәттәй, икенче караганда, жалу кенәгәсе сыман бөкләнеп, сынып, кайтарылып таушалган ханым иде. Әллә нигә бер күргән, тормышта бигүк аралашып яшәмәгән, очраганда язучы авылдашы белән тартынып-авырсынып кына күрешкән түтки минем белән бу юлы да баш кагып кына исәнләшкәндәй итте, аннан колак йомшакларында атынган айлы-йолдызлы алкаларын тирбәлдереп, инде шактый шиңеп өлгерсә дә, бәйләм кием аша төртелеп тырпайган ачык күкрәкләрен яктыртып, сатучы каршына килде:
– Анавы кәнфитеңне үлчә әле, Пүләнә, – диде төрле төстәге бүлек-бүлек булып яткан татлы затларның берсенә төртеп күрсәтеп. – Бабаевский, әйеме. Ярты кила. Төргән кәгазе дә авыр тартмый...
– Пула ул, Каписәттәй, – диде Полина төссез пакетына кәнфитләр коя башлап. – Дөрес әйтәсен. Папаевскийлар пик тәмле алар. Упаковкалары та авыр дегел...
Мин Хафизәттәйнең куе итеп кызарткан иреннәренә һәм уң кашы өстенә кара каләм белән төрткән ясалма миңенә игътибар иттем. Һәрвакыт матур булырга тырышкан хатын сыер саварга чыкканда да бизәнеп, иннек-кершән ягарга онытмый шул ул.
– Пыртманитың калыннан булмагач, кәнфит кәгазенең калынлыгын да исәпкә алырга туры килә, Пүләнә сеңлем, – диде сатучыны куәтләп Хафизәттәй, аннан Исмәгыйль алдында борылыштагы чана сыман канаты белән чалулап, сатучы каршына килде, моңа кадәр мине күрмәмешкә салышса да, инде, ниһаять, гүя минем, язучы өчен махсус мәгълүмат биреп алды. – Исмәгыйль үскәнем Садретдин карт йортын басканы өчен зонада утырганда, мин, «Кызыл Маяк» колхозының алдынгы трахтырисы гына түгел, алдынгы уракчысы да ием. Көненә икешәр йөз көлтә бәйли ием... Әмма минем пинсәм... – Ул итәкләрен күбәләк кебек җилфердәтә биреп Исмәгыйльнең алдына диярлек барып нәзек җил кузгатты. – Синекеннән ике тапкыр накысрак!..
– Зарланма, Матур Апа... Бер дә кешедән ким яшәмәдең әле... – диде тыныч кына Исмәгыйль юктан тавыш чыгарырга теләп үз бакчасына ыргытылган ташны күтәреп. – Колхозыбыз көлтәңдәге буш башакларны онытмаган, димәк. Тарсынма, киң бул, күкрәгеңә тиң бул!
– Миңа бит пинсәне, синең кебек, сызгырган өчен генә түләмиләр, үскәнем!..
Мин уңайсызланып куйдым. Исмәгыйльнең күз читләре тартышкандай итте. Моннан кырык ел элек авылдан чыгып китеп, авылдашларым арасында балачагымнан кальбемә сеңеп калган итагать, үзара ихтирамнан башка бернинди күңелне кыя торган, ямьсез мөнәсәбәтләрне күрмәгән генә түгел, аларның була алуын да күз алдына китермәгән каләм әһеленә, җирдәшләремнең болай ерткалаша башлавы минем өчен битабигый нәрсә иде.
– Ә мин, үскәнем, дөрес әйтәсең, не прападам!.. Җир бите бетмәсә, ир бите бетмәс!..
Исмәгыйль абзый тешләрен кысып яныма килде, Хафизәттәйгә кыек караш ташлап:
– Син, Мирас туган, авылда туып, авылыңны белеп бетмисеңдер әле. Ул Матур апаңның әле ул сатып алырга җыенган кәнфитнең елтыр кәгазе генә түгел... – диде дә, кулларын минем иңемә салып, Хафизәттәйнең каршына ук алып килде. – Син, язучымын дисәң, әнә шул күзләрне укы. Анда нинәмәрсә күрәсең? Күз тирәләрен сарган күкшел рәшәне күрәсеңме? Рәшә түгел, зәһәр, дөньяга үч, ачу ул!.. Берәүгә кара сөрмә, икенчегә кара өтөрмә!..
– Тучны, Исмәкыйль апси! – дип көлде Пүләнә аңлап та өлгермәстән. – Күзе төпләре кукшыл захар!..
– Син, сеңлем, кеше өстеннән көлмә, әтеү авызыңны анавы үлчәвеңнең тәлинкәсе белән капларга да күп сорамам!.. – дип кисәтте Хафизәттәй блатной тел белән.
Мин инде, теләсәм дә, чыгып китә алмый идем. Өч тарафтан камалышта калып, берьюлы Матур Апага, Исмәгыйльгә һәм Пүләнәгә әсир төшкән идем.
– Мондый зәһәр күкшеллек хатын-кыз күзендә акланмаган өметтән, көчсезлектән килә, Мирас туган. Ул сине кисеп кенә ыргыта. Моннан илле ел элек ул мине дә плингә төшереп, кисеп кенә ыргыткан иде... Әмма!.. Аһ!.. Бу зәһәрнең угы!..
– Уты диген, үскәнем!..
– Утың бар иде, яктыртмадың. Сүндердең, Матур Апам!.. Нәтиҗәдә, минем, ир кешенең күзләре – бер фаралы йөк машинасы сыман, ә син... буш бишек!.. – Исмәгыйль абзый дулкынланудан нәрсә әйтергә дә белмичә туктап калды. – Сүзне үзең башлагач, чарасыздан, еландай телемне чыгарып әйтәм – яшьлектәге азгынлык җавап сорый, Матур апакаем!..
– Кемнең азгын икәнлеген ачыкларга кирәк әле, үскәнем. Сине миннән тартып алган Гөлзәйнәбең түгелме?
– Син Гөлзәйнәпкә кагылма!
Бу яратып өйләнгән хатынын, шушы кечкенә авылда аның белән матур гомер кичереп, бер түшәктә өч менә дигән бала табып үстергән ананы яладан яклау иде. Ул тирән итеп тын алды, башын югары чөйде, сабырлык сорагандай, бер мизгелгә күзләрен йомып хәрәкәтсез торды.
– Такын нәстә алапсыз, Кафисәттәй? – дип кысылды арага кәнфитен үлчәп беткән Пүләнә. – Жевательни сакыз кирәкмиме?
– Көләсең ышту ли? Сагызың үзеңә булсын! Чәйнәп чәйнәләсе көннәрең алда әле, сеңелкәем! – Ана каз кебек ысылдап, Хафизәттәй кайчандыр теге гасырда крәчин, тозлы балыктан алып дегетле ат камытлары, дилбегә-җөгән, арба тәгәрмәчләренә кадәр асаба тауар асрап, инде ике меңенче еллар башында алардан кирәкмәс малдан котылган кебек котылып, вакланган, твикс-микслар, елтыр шешәләр белән тулган авыл кибетен рентген күзеннән кичерде, аннан гасаби көчсезлектән көнчелеккә әйләнгән «Сам знам!»ының тотып тыйгысыз тантанасын раслап, өстәп куйды. – Без заманында аның каен тузыннан кайнатылган настояшниен чәйнәдек...
Ул артына борылды һәм Исмәгыйльне тупка тота башлады. Үзе гел миңа карап, гүя «Улым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла!» дигәндәй, башкаларга күптән билгелене минем өчен генә сөйли иде.
– Угым бар, тик мин Бүре Садретдин куеныннан качкан елан түгел. Мин тере, үскәнем! Кышын печән өмәсендә яланнан кайтып, сәнәк очына сигезле булып эләккән туң еланны онытмагансыңдыр, шәт? Садретдин аны, бәлки, терелер дип, мич арасына ыргыткач, икенче каравына юкка чыккан иде? Ә менә мин юкка чыкмадым. Синең белән бер авылда – бер давылда барысыннан да бәйсез булып, берьялгызым гөрләп яшәп ятам, үскәнем! Шулай да, мин актин-акмын дип масайма, сак бул. Син – шома көпшәдән чыккан өзләү курае, ә мин – сөттән туган кара җир!.. Сөрүчесе генә табылмады!..
Һәм үткен итеп кеткелдәде.
– Җизниләрдән пәкесез калдырдың шул, – диде Исмәгыйль тыныч кына. – Гафу да үтенмисең..
Хафизәттәйнең үткен, бай әдәби теле мине таң калдырды. Ул сайланып кына чыккан сүзләр чалгысы белән урып кына калмый, кырып чаба, кисә, астан кыя иде...
– Үләсе күркә төрткәннән дә үлә, ди. Ә мин сау!.. Яшәгән саен аш кими, эш арта...
Менә шулай, халкы берсен-берсе белмәгән ниндидер миллионлы шәһәрдә түгел, ә бәлки, әйткәнемчә, җитмеш-сиксән генә йортлык авылда, мин барысын, бар серләрен беләм дип исәпләгән, алай гынамы, ифрат та дус, яхшы, бердәм дип ышанып йөргән, әмма хәзер генә ишетүем-күрүемчә, күп нәрсәне белмәгән булып чыккан чокырда, җитмәсә, аның кысан кибетендә, берсе икенчесен «Матур Апа» белән «Үскәнем» дип кенә зурлап вә чеметеп сөйләшкән ике газиз авылдашым арасындагы катлаулы, мин башыма да китерә алмаган мөнәсәбәтләрнең тетрәткеч тарихлары аша очраклы «халаек»тан «публика» ясап, шәхесләрен ачыклау, әгәр шулай әйтергә яраса, тиешле урынга утырту, төрткәләү, тәпәләү манзаралары башланып кына торганда, ошбу кызып кына барган сөйләшүне бүлеп, кибеткә яшел күлмәге өстеннән тагын да ачыграк яшел алъяпкычын бәйләгән Мәфтуха җиңги килеп керде. Ул үзенең тегеннән-моннан буылган буынтыклы гәүдәсе белән борчагы өлгергән яшел кузакка охшаган иде. Ул, томандагы күбәләк кебек, беркемгә күз салмыйча тупсадан түргә үк очып барып, сатучы катына килде:
– Пүләнә сеңлем, оным беткән – бер, борычым беткән – ике! Ун кап шырпы, ярты кила берәнник, ярты кила анауы кызыл манпачиыңны үлчәрсең, яме! – Шулай санап китте дә мине абайлап алды. – Һи-и-и, күрми дә торам икән! Язучыбыз кайткан бит!.. Исәнме-саумы, Мирас энем!
Чуаш кызының башы яулыксыз булган кебек, татар хатыннары башыннан да яулыклары сикереп төшкән, йөзләре ачылган, алар инде, борынгы мөэмин-мөселман нисалары кебек, авыз тирәләрен яулык чите белән каплап сәйләшү гадәтен тәмам онытканнар иде.
Мәфтуха җиңги ике кулымны өзәрдәй булып, кушкуллап күреште. Уң кулының барысы да көмеш йөзеккә тиенгән бармаклары ялтлап куйды.
– Барыгыз да исәнмесез әле! – дип урынында таптанды да янә сатучы каршына килде.
– Язучы?! Безнең турыда язмый торган язучы ул, – диде Хафизәттәй. – Нифтәникләр, акчалы халык хакында гына яза бит ул...
– Әйе, дөрес әйтәсез. Кайчандыр яшь чагымда дөнья җимерердәй булып яза идем, – дип кысылып киттем мин дә сөйләшүгә. – Кешелекне алга илтәм дип, көне-төне кәгазь кимереп, алтмышлап китап чыгарып, аны бер генә миллиметр да алга җибәрә алмагач, мин хәзер язмый торган язучы. Мин алга чакырган саен ул артка күтенли...
Бу барысына да ошады. Бердәм көлештеләр.
– Кызык әйткән! – диде Пүләнә сагыз чәйнәп агарткан тешләре белән яктырып. – Мин пу күтенли тигән сүсне пелмәгән!..
– Син язган саен кешелек артка киткәч, димәк, син начар язгансың, иркәм!.. – дип каплады минем авызымны Хафизәттәй. – Бер китабыңны укый башлап, верандада калдырган идем, юкка чыкты. Минем крысалар синең китабыңның келәен бик яратты, күрәсең...
Хафизәттәй янә дә авыз күтәреп көлгәннәрен көткән иде, әмма бу юлы авылдашларым ашыкмадылар. Киресенчә, уңайсызланып куйдылар.
– Юк, безнең Мирас – чын язучы, – дип каршы төште Исмәгыйль абзый.
– Каян беләсең? Аны мин генә түгел, син дә укымыйсың бит, үскәнем! – диде Хафизәттәй һәм сүзен такмак белән сипләп куйды:
Без үзебез аючы,
Түгел урлап баючы,
Әтиебез төлкече,
Булмыйк адәм көлкесе!
Такмак урынсыз иде кебек, әмма Хафизәттәй моның белән «урынсызга»да урын табып, һаман да шул Исмәгыйль бакчасына таш ыргытып, аның кайчандыр, моннан күп еллар элек, тормыш юлын «бурлык» белән башлап, Ярыяхмәт картның келәтен басканлыгын һәм төрмәдән кайткач, буравайда эшләгән кыска гына вакыт эчендә шул буравай борысларыннан алты почмаклы йорт бетереп керүенә, авылда беренче «Иж» матаен алуына ишарәләде бугай. Абзый Хафизәттәйнең май сыланган кармакка охшаган такмагын сиздермичә йотып җибәрде. Кем белә, бәлки, такмакны ул миңа юнәлткән булгандыр?
– Барысын да укып барам, дип әйтмим, әмма мин укыганнары бер дә адәм көлкесе түгел, Матур Апа. Ярыйсы. Хәтта шәп. Бик әйбәтләре дә бар. Аннан ул тышкы кыяфәте белән дә чын язучы... – Үзе дә сизмәстән такмактагы яшерен фикерне осталык белән эләктереп алган Исмәгыйль абзый язучыларның килеш-килбәте хакында тоташ бер лекцион укып алды. – Безнең Мирас – лесорубка... минем кебек, өтөрмәдән чыккан зэкка охшаган. Төсе-буе ышандырамы? Ышандыра. Чалбары үтексезме? Үтексез. Язучы чырае белән матур, купшы булмаска... тупас булырга тиеш. Аллаһы Тәгалә даһиларга матурлыкны бик тә үлчәп бирә. Йөзләре почмаклы, йөрешләре шатыр-ботыр булган саен аларның язганнары гүзәл килеп чыга. Ә болар... бүгенгеләр... телевизор каршында утырыр өчен генә тугандай коеп куйган чибәрләр. Үзләре төзек, язганнары җимерек. Җөмлә дә төзи белмиләр. Матурлык еш кына ямьсез юл белән йөри!.. Әтеү китте шагыйрь-шагыйрәләр... язучылар, понимаешь, шома йөзлеләр, туры, күккә сикергән курныс танаулылар, буянып сәхнәгә чыккан циркачлар, диярсең. Нәрсә, Шекспир матур булганмы? Виктор Гюго, Александр Пушкин, Анна түтеки Ахматова, Габдулла Тукай, Такташ, кәнсә дә кәнис! Аларның барысының борыннары үркәчле. Безнең Мирасның борыны да нәкъ шундый, ат борынына охшаган, җәмәгать!..
Башта мин үзем көлеп куйдым. Бу фәлсәфә миңа нәрсәсе беләндер кызык, хәтта яңа тоелды. Миңа ияреп, кулларын чәбәкәйли-чәбәкәйли Пүләнә көлде:
– И правда, кыс-сык! Күсләре дә кыс-сык! Ничек күргән?! Ничек ашаган!..
Фикерне соңлабрак тотып алган Мәфтуха җиңги исәнгерәгән җиреннән уянды, хәлиткеч адымнар белән яныма ук килеп янтайды һәм мине кояш ягына борып, борынымның үркәчен чамалады һәм кеткелдәп куйды:
– Чынлап та!.. Биргәч тә биргән Ходай Тәгалә!..
Арабыздан Хафизәттәй генә көлмәде. Тышта эсселек егерме градустан да ашып барганда, авыл кибетенең салкынча күләгәсендә, без, дүрт авылдаш һәм күрше Өязебаштан чуаш кызы Пүләнә, фәлсәфи коллоквиум* (*Коллоквиум (латин.) – аерым бер тема буенча әңгәмә, бәхәс, тикшерү.) ачып җибәргән идек.
– Матурларның йөзенә сагыш ятмый, – диде Исмәгыйль. – Матурлык сагышны үтерә...
– Сезнең сызгыруыгыздагы сагышны кем үлчи ала икән? – дип куйдым мин. – Каян килә бу кадәр моңлы сагыш, Исмәгыйль абзый?
– Исмәгыйльме моңлы?! – Хафизәттәй, кузгалган теңкәсенә түзә алмыйча, прилавкада яткан тукымаларны капшагандай итте. – Таптыгыз моңлы кешене! Моңлы булганга сызгырамыни ул? Моңсыз булганга сызгыра. Алайтып һәркем сызгыра ала! Сызгырта белергә генә кирәк. Хәтерлисезме, әлеге дә баягы, Зифа карчык таягы дигәндәй, һаман да шул Садретдин карт турындагы мәзәкне? «Бабай, сызгыра беләсеңме?» «Юк, балам, үтерсәң дә белмим». «Кызыңны урлаганнар бит!» Карт шул чак – фью! – сызгырып җибәргән диме? Бар кеше дә Шадра Исмәгыйль кебек сызгыра башласа, асылынырга гына кала!
Соңгы сүзләрдән соң Исмәгыйль усал итеп карап куйды.
– Нәрсә беләсез сез?!
– Бер дә асылынмыйсың әле, Хафизә. Көне-төне Исмәгыйль моңнары астында йон теттереп яшәп ятасың... – диде Мәфтухаттәй. – Нихәлләр генә түзәсең?
– Ятам ди тагын! Ике ятып, бер төшемә керде!.. Җырласа, тагын бер хәл. Югыйсә, күпләрне сызгыртты инде ул гомере буе авыл җилкәсендә. Моңлы кеше ярлы була, акчасыз була. Ә ул әнә нинди йортларда яши! Кыр тавыгыдай чуар хатыны белән балда-майда йөзәләр! Чегән баруны* (*Барон (чегән) – чегән кавеменең җирле җитәкчесе, старостасы.) диярсең!..
Һава кыза башлады. Сизендем: Хафизәттәй алдына үзе белән Исмәгыйль арасындагы безгә билгесез тарихлар хакына тавыш чыгару, мөмкин булса шуның үчен кайтару һәм бу бурычны, мөкаммәл, минем, ягъни язучы алдында башкарып чыгу бурычын куйган иде...
– Син нәрсәгә бәйләндең әле Исмәгыйльгә? – Мәфтуха җиңги чын-чынлап ачуланган кыяфәттә алга калкынып куйды. – Кыр тавыгы, дисең. Гөлзәйнәпне дә беләбез. Сезләрнең икегезне мин дә бит куначамдагы тавыкларым кебек беләм, җаныкайларым!.. Кем ничектер, мин Исмәгыйль энемнең сызгыруын үтә дә яратам! Мин хәтта җылап та алам... – Күңеле йомшарган Мәфтуха күз төпләрен сөртеп алгандай итте. – Ул елларны искә төшерсәңме? Исмәгыйль кебек булырга кирәк әле!..
– Мактама-а-а... – диде сузып Исмәгыйль абзый.
– Мактыйм, нигә мактамыйм ди? Нәрсә, Хафизә, Исмәгыйль гаиләсе белән синнән бурычка яшимени? Аның Идел-Уралда бер дигән дөядәй зур сараен син күтәрдеңме? Синең хыянәтең аркасында төрмәләрдән башы чыкмаячак Исмәгыйльне коткарып калган, шул патша сараедай йортлар эчендә берсеннән-берсе асыл балалар үстергән, халыкка асалы паласлар тукыган Гөлзәйнәптән көнләшәсеңмени? Онытма, борынгылар «Атың начар булса, сатып, этең котырса, атып котылырсың, хатының котырса, ничек котылырсың?» дигәннәр...
Мин уйга калдым: нинди төрмәләр, нинди коткарулар? Елгадагы кечкенә кораб эченнән бик тә зур кораб тишеп чыкты: монда ихластан да ниндидер тетрәткеч тарих яшеренгән иде...
Исмәгыйль абзый соңлап өйләнгән. Монысын беләм. Шулчак минем күз алдына аның өлкән улы ике яшьлек Сабирҗан килде. Аның теле бик мәрәкә итеп ачылган иде.
– Әтиең нишли? – дип сорадым мин аңардан бер тапкыр авылга кайткач, урамда очратып.
– Титак тукый. (Китап укый, димәк.)
– Әниең нишли?
– Амын саба. (Камыр баса, димәк.)
– Песиегез нишли?
– Пыртлый. (Йоклый, димәк.)
Кемдер кибет тупсасында мыгырданды. Таптанды да мыгырданмыйча китеп тә барды. Кермәве яхшы. Кем белә, кем ул? Шул уңайдан тын калган кибет эчен тагын да Мәфтуха җиңги бозды.
– Син мине кыздырма, Хафиза. Әтеү сүләтәсең. Сезнең гыйшкыгыз минем күз алдымда кабынып сүнде бит!
– Мәхәббәт! Кая, нинди гыйшык? – дип читкә борылып төкергәндәй итте Хафизәттәй. – Сөеште, ди тагын...
– Сөештегез шул. Ничек кенә әле. Бүгенгесе кебек, эт белән песи кебек булмадыгыз...
– Мин аңа эт тә, песи дә түгел, таныш авылдашы гына, шулай бит, Матур Апа? – диде Исмәгыйль абзый үзе дә бераз үчекләнә төшеп.
– Ир-атка каты нәфрәт ялгыз хатын-кызның салкын түшәгендә туа. Синең бит, Исмәгыйль туганым, сызгырганда әйтәсе сүзең сандугач булып сайрала һәм кайрала. Ә син, Хафизә сеңлем, үпкәләмә, шул сандугач сайрауларына итәгең белән кереп йөздең!..
– Йөзде, ди!
– Баттың!..
– Батты, ди!
– Баттың. Чыга да алмадың.
– Чыга алмады, ди.
– Бу тарихны Андрей Малаховка язып җибәрик мәллә? – дип җиңелчә көлеп куйды Мәфтуха җиңги. – «Пущай говорят!» Сөйләсеннәр!.. Нигә син гөнаһны кеше алдында кылып, кешедән читтә тәүбә итәсең?
– Сөйләсеннәр! Итмим мин тәүбә! Ник итим, ди? Берәр гөнаһам булса тагын?! Авылда элеккеге сепаратор гайбәте урынына телевизор гайбәте генә калды инде хәзер... – диде Хафизәттәй. – Мәхәббәт! Бу сүзне телгә алганда... телегезгә телчә чыккыры!..
– Алабыз. Син аны, кузгалып кына килгән сөюегезне, яшерен-батырын түгел, буравай Иваннары белән себерелеп, үзең салып таптадың!
– Күрдеңме? Мине итәгең белән каплап тордыңмы? Хәзер мин сине... Хәзер мин сине!.. – Һәм Хафизә Пүләнә кулындагы соскыны тартып алып, Мәфтухаттәйгә таба томырылды.
– Туктагыз! Сез нәрсә, тилерештегез мәллә? – дип Исмәгыйль абзый аларның арасына керде.
Куркуыннан агарынган Пүләнә соскысы артыннан сикереп чыкканын сизми дә калды:
– Ярамай! Соскам перәү кенә!..
Без бу минутта, чынлап та, Андрей Малаховның «Беренче канал»дан талаш-гайбәтләргә корылган атаклы «Әйдә, сөйләсеннәр» тапшыруының инде чокырдагы татар авылына килеп кергән сериясен карый идек. Биредә ярамаган яраган, яраган исә ярамаган белән тигезләшкән исәптә патшалык итә иде. Егерме беренче гасыр башында газлы, телефонлы булып, туган телендә радиосыз, телевидениесез, мәктәпсез, хәтта клубсыз калган авыл кешеләренең борынгы бергәлек, кешелек-күршелек, аш-су мәҗлесләрен юксынудан туган сагышын шушы тел чарлау белән булса да алыштырырга тырышуы иде. Бу бик тә кызганыч күренеш, авылда сакланып кала алган әхлак, бу соңгы елларда бушап, әдәп-әдәбияттан ычкынган, буыннар бәйләнешен, йола-юллама, гореф-гадәтләрне оныткан, намазыннан ваз кичеп, кире мәҗүсилеккә кайткан татар-мөселманның сиздермичә генә иске совет тормышын сагынып чеңләве иде!.. Үзенә генә бикләнеп яшәгән, хәтта урманга җиләккә дә йөрүдән, мал асрап, печән чабудан да туктаган, кечкенә вакыйгаларны да зурайтып тарих ясаган, шуның белән картаюга, юкка чыгуга барган авылның утырып еларлык бер дәһшәте иде. Без, чынлап та, үзебез бер җыен булып оешкан һәм һәр очраклы кеше катнаша алган бу җыеннан нибары дүрт авылдаш – инде картаеп барган ике хатын, алардан яшьрәк Исмәгыйль, Исмәгыйльдән яшьрәк булган мин, бишенчебез – миннән яшьрәк булган сатучы Пүләнә – вакыйгадан вакыйгага сикерә, мизгеленә карап гаепләүче прокурор, мизгеленә карап хөкемдар, мизгеленә карап шаһит, мизгеленә карап яклаучы-адвокатка әйләнеп, бер-беребезне гаепли, һөҗүм итә, яклана, аклана, аннан, рольләрне алмашып, тагын гаепли, янә дә һөҗүм итә, чигенә һәм аннан кемнең гаепләүче, кемнең гаепләнүче икәнлеген дә онытып, буталып кала идек. Шунысы кызык: безнең арада гаепләнүче булып та, без аны нишләптер гаепләмибез, күрмибез, ә, бәлки, гаеп эчендә үзебез дә эреп, гүя юктан фаразлап кына, кыскасы, Горбачев әйтмешли, «процессны башлап», аңа башыбыз-тоягыбыз белән кереп баткан идек.
– Сүлә инде, Кафисәттәй! – дип өзгәләнде үз урынына кереп өлгергән Пүләнә. – Пескә, яшьләргә кысык тарих пит!..
– Сиңа кызыктыр ла ул, безгә кысык бит... Әмма аны ачыклар урын авыл лафкасы түгел... – Хафизәттәй тирә-ягын сөзеп күзеннән үткәрде, ул үзенә теләктәшлек көтеп, берничә секунд көтеп торды, әмма аны тапмагач, җим эзләгән үрдәк баласы кебек, җай гына капшангандай итеп Исмәгыйль абзый каршына барды һәм ярды да салды:
– Шул заманнардан кансыраган яраларны актарасыз... Азагы хәерле булсын. Яшьлек дәрте гөнаһ булалмый! – Ул Исмәгыйль каршында боҗра ясап, янә дә борылыштагы чанадай чалулап үз урынына килде дә һөҗүмгә күчте. – Яшьлек маҗарасы өчен картлыкта түләнергә тиеш түгел!.. Йә, әйт әле, үскәнем, минме сиңа тугры булмадым? Син бурлыкта тотылып утыртылгач, кем азык-төлек күтәреп синең Бәләбәй өтөрмәсенең юлларына тузан төшермәде? Мин түгелме?!
Исмәгыйль абзыйның йөзе җил кунган су өсте кебек җыерылды, чырае буйлап чаткылы яшеннәр шуышты, шадралары исә тагын да куерып тирәнәйде. Баскыч өстендәге ике тәкә шикелле мөгезләрне чәкәштереп, бу көтелмәгән сөйләшүне дәвам итәргәме-юкмы икәнлеген шулай газапланып хәл итә иде ул хәзер. Ниһаять, ахры бер фикергә килеп, Хафизәттәй түгел, Пүләнә каршына барды.
– Синең хакыңа гына чишеләм, сеңелем... Чибәрлегеңне сакла!.. Масайма!.. – диде сүзләрен санап кына чыгарып. – Кайберәүләр кебек, хаталана күрмә...
Аннан кинәт кенә Хафизәттәйгә борылды:
– Дөрес. Булды ул хәл. Әмма син шунысын... шунысын онытма, Матур Апа... Мине төрмәдән шулай сызгырырга өйрәтеп чыгаручы да син үзең түгелме? Синең хыянәтеңнән соң... Минем шундый бар кешелеккә ишетелерлек итеп чеңлисем, «Кара урман»нарны җырлыйсым, шундый итеп моңланасым килде... Әмма төрмәдә җыр тыелган булгач, мин гражданин нәчәнниктән, яхшы урман кисүче... балтачы булганым өчен сызгырырга рөхсәт алдым. Орден урынына!.. Көн саен ярты сәгать сызгырттылар. Ырадиу итеп!.. Мин сызгырганда уянып, урманнар да моңлана иде!.. – Ул тамагына торган ыргаклы төерне йотып җибәрә алмыйча газапланып, Хафизәттәй каршына килде, күзләренә укталып, аңа иң төп соравын бирде. – Үзеңнең бүләгеңне кайтарып биримме? Сызгырып күрсәтимме? Телисеңме?!
– Сыскыр, Исмәкил апсый!.. – дип җанланып куйды Пүләнә. – Сыскыр да куй!..
– Кирәкми! – күчәрдән ычкынган чәкүшкә кебек, Хафизәттәй уртага сикереп чыкканын сизми дә калды. – Мин аны ишетеп болай да туйган!.. Һәр иртә, һәр кичтә!.. Газап!..
Минем алдымда кечкенә бер авылның бик зур тарихы – без белмәгән фаҗига күренешләре ачыла бара иде.
Әмма Исмәгыйль абзый шаярмаган икән. Ул кузгалган иде.
– Мин – ир, син – хатын-кыз, Матур Апа. Һәр җан иясе... үз җенесенә... намусына тугры калып... үз бурычын үтәргә... – Ул бердәнбер сүзне эзләп беразга туктап торды. – ... дастуин булырга тиеш!.. Без, тоткыннар колоннасы, Дәүләкән яланнарында авыр бомбардировщиклар өчен аэродром төзегәндә... Караиделдә йөзьяшәр урманнарны екканда... синең авылыбызга килгән буравай җегетләре белән типтерә башлаганыңны ишеткәч, мин шундаен да... шундаен да бәгырем белән өшедем, сызгырганнан соң да җылына алмагач, агач кәүсәләрен кочам һәм алар мине, биш кило он өчен биш елга утырып, вакытында өйләнә алмый калган җегетне анам кочагыдай җылыталар иде!.. Әйе, кәүсәләр туң түгел, күңелләр генә туң!.. Кәүсәләрдә җирдән күтәрелгән сут ялкыны яна, ышанасызмы!.. Син бит боларны беләсең, Мәфтуха җиңги!..
– Белмиме соң! – Мәфтуха үксеп куйгандай итте. – Ничек белмим, ди!.. Берегезне мактап, икенчегезне хурлыйсым, яманлыйсым килми, әмма әйтмичә дә калалмыйм. Сезнең табышуыгыз без трактырис кызлар алдында булды бит. Әле селәгәе кипмәгән, биш яшькә кече яшүсмер егетне үзеңә караттың да аннан буравай бүреләренә ерткаларга ыргыттың бит, Хафизә! Шулай түгел диген? Ир-егетләребез фронтта кырылгач, шушы ундүрт яшьлек Исмәгыйль безнең эзвинода бердәнбер трактырис үсмер иде. Без – сугыш аркасында җегетләрсез калган, күкрәкләрендә җен котырган дүрт кыз, дүрт ана бурзай!.. Һәм син – балалыгыңнан чыкмаган бердәнбер ир заты!.. Безнең арада, өлкәнрәк булсак та, сине үзебезгә карату, соңгы чиктә, шушы иреннәреннән бал тамып торган бердәнбер җегетебездән үзебезне яраттыру өчен яшерен ярыш бара иде. Син моны сизенеп тә карамый идең, Исмәгыйль туганым!.. Җегет өчен ярышта син җиңдең, Хафизә, әмма син аны тиз расхутка чыгардың... Без, кызлар, мәхәббәт мендәренә ятар урында, беребез эрүльдә, беребез сабан артыннан плугар булып ышырыла, беребез тәннәрдә алдан Исмәгыйльнең кан сауган күзе сыман кызарып, крәчин фонаре белән алдан төшеп, сөреләчәк җирне яктыртып килә... Их, ул көннәр!..
– Минем күзгә кагылма, түтки, – диде Исмәгыйль кырыс кына. – Үз буразнаңнан чыкма, яме. Без, авыл җегетләре, яшьләребезне буравай шакалларыннан талаттырмас өчен ут йота идек. Без көчле, әмма... тыйнак, әдәпле идек шул! Кызларыбызны бозган килмешәкләрне каезлар өчен, без, көннәр буе күзләрдә яшен яшьнәтеп, эрзин ышланкылардан* (*Шланг ( нем. – елан) – эрзин көпшә.) шомпол шомартабыз, әмма кич җитсә, төннәрен аларны билгә асып чыгарга, тегеләргә каршы күтәрергә кыенсынабыз... Сукмас зур күтәрер, дигәннәре хак икән. Их, бу татарның куркаклыкка тиң тыйнак сабырлыгы!..
– Әйт әле, Хафизә ахирәтем, Исмәгыйльне салам күбәсенә төртеп егып, аны котырган дәртең белән капшаганың, кочаклап үпкәнең, «Их, Исмәгыйль үскәнем, нигә бераз зуррак булмадың, без синең белән өзелеп яратышкан, өйләнешкән булыр идек, әйдә, хет башыңдагы бетләреңне карап юаныйм!», дип инәлгәннәрең хәтереңдәме? Шулай бер тапкыр, аның башын караганда, син «Һи-и-и, үскәнем, мондагы җанварның очы-кырые юк, әйдә, бетләреңне башыңны крәчингә тыгып кырдырыйк», дигәнеңне онытмадыңмы? Исмәгыйль үзе алдыбызда басып тора, ялганларга бирмәс. Син трактырга дигән крәчин белән бидрәне тутырдың... «Шушы крәчинне минем мәхәббәтем хакыма эчәргә әзерсеңме?» «Әзер!» – ди Исмәгыйль. «Башыңны да тыгарга әзерсеңме?» «Әзер!» – ди Исмәгыйль.
– Дүррәк! – дип кыстырып куйды Исмәгыйль абзый. – Мин дә инде!..
– «Бәй, алай булгач, башыңны тык, бетләреңне кыздырыйк!» ди бу. Кызлар каршында каушап калмаска, үсәргә, тизрәк ир корына кереп, егетлек күрсәтергә тырышкан Исмәгыйлебез, аны-моны уйлап тормыйча, имән бармакларын колак тишекләренә тыга да башы-күзе белән крәчингә чума... Без тартып чыгармаган булсак, ул аннан, бәлки, бүгенгә кадәр чыкмаган булыр иде. Көлсәң, көл, еласаң, ела!.. Хакмы, Исмәгыйль?
Пүләнәгә һәм миңа ияреп, Исмәгыйль абзый да елмайды.
– Ул чакта баштан бет карау сәвит дәүләтенең бишьеллык планнарында карала иде бит... – диде Исмәгыйль тыныч кына. – Шунысы хак: мин крәчин бидрәсеннән чыкканда күзсез идем инде... Крәчин утында янган башым белән Аккош күленә дә сикердем сикерүен, әмма ул да коткармады...
– Ялганлама, үскәнем, – дип каршы төште Хафизәттәй. – Син күзеңне өтөрмәдә калдырып кайттың!..
– Юк, Исмәгыйль өтөрмәдән кайтканда күзле иде!..Ул буравайга урнашкач, синең чит ирләр белән шухыр-мухырларыңнан туктый алмаганыңа үзе күреп ышангач, синнән ваз кичте һәм син... һәм син, явызбикә, аның Гөлзәйнәбеннән көнләшеп...
– Юк, бу чеп-чи ялган!.. – Хафизәттәй Мәфтуха җиңгигә әйтеп бетерергә бирмәде. – Йоласы шундый – тора-тора күл сазга, ир тазга әйләнә!..
– Бер дә әйләнми, әгәр үзең әйләндермәсәң! – диде аңа кискен каршы төшеп Мәфтухаттәй. – Син ул чакта авылга килгән рабучий класстан тегермән ташы кебек кызган идең шул, ахирәткәем. Һәм син Исмәгыйльнең башын әйләндереп, сыртына салдың да куйдың...
– Минем яманатны сатып, шулай дискридит итәсегез киләме? Бирермен мин сезгә дискридит!.. Сезне хөкемгә бирәм, билләһи!..
Һәм Хафизәттәй чыгарга дип ишеккә юнәлде.
– Ә мин сине чыгармыйм! – Мәфтухаттәй ишек катына барып аркылы агач булып аркаланды. – Мин бу сөйләшүне илле ел көткән идем!.. Язучыга шаһит булырга насыйп иткән икән!..
– Тавыш күтәрмәкес! – Пүләнә инде икенче кат урыныннан кубарылып чыкты. – Перүк!..
Миңа бу манзара куркыныч булып китте. Туктатырга кулымнан килмәгәнгә, бу нәрсә белән бетәр икән дип борчыла да башладым. Әмма кәртләр ачылган, очколарны саныйсы гына калган иде.
– Мин авылга да кайтмаган, буравайга эшкә дә урнашмаган булыр идем... Әгәр дә... – Исмәгыйль сүзен нидән башларга икән дип туктап калды. Аннан исән күзен бер ноктага төбәп, акрын гына сөйли башлады. – Әйе, яшьлек гакылсызлыгым белән мин аны, үземнән өлкән булса да, чынлап та, яраткан кебек идем. Ә ул – матур, шундый матур иде! Каян туа андый матур хатыннар? Начар хатыннар шулардан яратыламы? Булмас!.. Иркәләгән чакларында... ул аеруча чәчкә ата, нурлана иде. Мин бит аны шуннан соң Матур Апам дип йөртә башладым...
– Хак! – дип раслады бу сүзләрне Мәфтуха җиңги. – Безнең, шул сүзне ишеткән саен, эчебез көя иде!..
– Гыйшыкның күзе сукыр, колагы чукрак аның. Мин дә үземнән өлкәнрәк дип тормадым, Матур Апага өйрәнеп киттем. Башкага өйрәнү, кешесенә карап, яратудан көчлерәк икән. Ярату дигәне соңлап килә. Келтемпие* (*Келтемпи (җирле сөйләш) – кечкенә нәрсә мәгънәсендә.) килеп җитсә. Җитмәсә, бөтенләй дә килми куя... – Исмәгыйль абзый да гүя теле чишелеп, боларны яшьләр өчен сөйли иде. – Безнең араны мәхәббәт дип булмагандыр да. Әмма яралгысы бар иде... тик шул келтемпие җитмәгәч, туктап, чигенде, күрәсең... Башка сәбәпләре дә булгандыр. Төп сәбәбе – сугыштан соңгы ачлыктыр аның!.. – Ул авыр, озын итеп тын алды. – «Әгәр мине яраткан ир-җегет булсаң, анавы Бүре Садретдин келәтен басып, андагы түшкә-түшкә итне безгә алып чыгар идең, ичмасам! – дидең син көннәрдән бер көнне. – Колхоз өчен кыл да кыймылдатмыйча, палнамучларны эчереп, хатын-кыз белән өегештереп ята!»
– Ялганлама! Алай дигәнем булмады!
– Ничек кенә дидең әле. Әүвәлдә мин моңа әллә ни игътибар бирмәдем. Бу коткы минем күңелгә бер кара корт булып оялаган иде. Төнгә каршы эсминәдән кайтсам, өемдә минем газиз әнкәм, өч кыз туганым, ашарга сорап, ач карыннарын тырнап елап утыралар!.. Теге үзәгемдәге син салган корт бу минутта кара ыргакка әйләнеп, эчкәйләремне актарып чыгарды. Нишләп берәүләр, калхузга төкереп, балда-майда йөзә, калхуз дип изелгән икенчеләр ач карыннарын тырнап җылый?! Мин нәфрәттән урын табалмый котырдым. Эчемдә кайнаган ләгънәтемнән мин шул төндә, кулыма дилбегә алып, Садретдин келәтенә төшеп асылынырга һәм аның башын өтөрмәгә тыкмакчы булдым. «Минем үлемемдә колхоз коллыгы, Садретдин шикелле колхоз буржуйлары гаепле» дип язу язып, кесәмә салдым һәм... к-келәтнең салам түбәсен чокып к-кереп... кулымдагы элмәккә башымны тыгып аска сикердем... – Исмәгыйль абзый ары таба сөйли алмас дәрәҗәдә тотлыкты. – Ч-черек а-аркан күтәрә алмыйча өзелеп, муенымдагы элмәгем-нием белән он лары эченә төшеп чумдым... Көлсәң – көл, еласаң – ела, мине, ач-ялангачны, үлемнән монда да инекәй – он коткарды!.. Асылына алмаган гарьлегемнән... шул онны урлап котылырга тиеш булганмын икән мин! Һәм мин, капчыксыз-нисез, караңгыда, киндер күлмәгемне салып, җиңнәренә кадәр төеп-төеп... төеп-төеп он тутырдым!.. Чыкканда, эте сизенеп дау күтәрде. Мине, тегермән тартмыйча да онга баткан каракны, шундук эләктереп алдылар. Күлмәгем белән биш килога тарткан он өчен миңа биш ел чәпәделәр. «Җырчы Исмәгыйль»дән «бур Исмәгыйльгә» әйләндем дә куйдым. Биш елымны от збанка до збанка утырып бетерәм дигәндә, миннән, яхшы эшләгәнем өчен түгел... яхшы сызгырганым өчен, үрнәкле тоткын ясап, ярты елга иртәрәк чыгардылар. Әмма аның иң кызыгы икенчедә... Иң кызыгы менә кайда. Көтмәгәндә иреккә тиенгәч, мин аның белән нишләргә дә белмичә, авылга кайтырга теләмәдем. Чөнки анда мине синең... буравай идәнендә убший сөяркәгә әйләнеп, минем алдымда кылган хыянәтеңне күтәрү хурлыгы көтә иде...
– Сөйләмә, үскәнем! Ышанмагыз! Дөрес түгел!.. – дип чәбәләнде ишек катыннан тышка чыгарга теләгән Хафизә. Әмма аны Мәфтуха җиңги тышка үткәрми иде. – Мине бикләп алып, хөкем ясыйсыз! Ни хакыгыз бар?!
– Нишләргә? Барыр урыным юк... – дип дәвам итте тыныч кына Исмәгыйль абзый. – Авылга кайткан хәлдә... синең яныңдагы ирекле тормыш... минем өчен иң әшәке төрмәләрдән дә әшәкерәк төрмә иде, билләһи!.. Чөнки мин сиңа, биш яшькә зуррак булсаң да, өйрәнгән, тәҗрибәсезлегем аркасында... никахсыз зина белән бәйләнгән идем. Мин аны ярату дип кабул иткән булганмын, беләсезме?.. Һәм мин, ышансагыз, ышаныгыз, ышанмасагыз, ышанмагыз, кәтильщикләр белән килешеп, ике ай чамасы төрмә кәтильниендә качып яшәдем. Кәтильщикләргә бу бик файдалы иде. Алар төннәрен гыр да гыр йоклый, мин алар өчен пар куам. Алар мине апкилеп ашата, әлбәттә. Мине монда да эләктереп алдылар һәм милиция белән авыл сәвитенә кайтарып тапшырдылар. Менә мин ничек килеп таптым сезләрне! Ә сезләр ул чакта буравай халкы белән... Матур Апам!.. Сезгә бит, хатын-кызга, авылга да токмач урынына шома талун-макарун, крәстиян урынына рабучи подавай!.. Мин дә буравайга рабучи булып киттем. Синең мине җибәрәсең килмәде. Яңадан кол итәргә иттең. Беренче көннәремдә сине күрмәс... күземә күрсәтмәс... абайламас... онытыр өчен кесәмнән самагун шешәсе төшмәде. Аллага шөкер, соңрак эчүемнән дә котылдым. Күрше Гайнәдән Гөлзәйнәбемне төшергәч, үзеңнең бер чираттагы исрек хухелеңнән* (*Дөресе «хахаль» (укр.) – кимсетеп әйтелгән «сөяркә» мәгънәсендә.) күзләремә агу сиптерттең!.. Мин бит кайчандыр синең хакыңа шул хлорны да эчәргә әзер идем, ә син аны күзләремә генә сиптертеп котылдың. Нигә кирәк булды сиңа мондый миһербанлылык? Фараларымның берсе яна, икенчесе сүнгән!.. Кире кайтар!..
– Себерке! – дип куйды Мәфтуха җиңги. – Аяклы прәблимә! Үзеңнекен чит итсәң, үзәгең дә читләргә калып җәзаланасың шул ул. Авылны эчкечегә сабыштырган буравайлар өчен җавап бирмичә булмый, сеңлем...
– Болай килеп чыгачагын белсәм... – дип уфтанды Исмәгыйль. – Ике аягымның берсен атламаган булыр идем...
– Дөрес әйтмисең, энем! Атларга кирәк иде! – дип аваз салды әле һаман Хафизәгә юл бирмәгән Мәфтуха җиңги. – Бу – яшьләргә сабак бит!.. Үтеп барышлый гына булса да!.. Онытмагыз, Аллаһы Тәгалә алдында җавап тотасыбыз бар. Моннан зиратка ерак түгел. Без бүген... бу кибеттә... шул зиратка үтеп барышлый гына очраштык. Барыбер аңлашасыгыз бар иде. Илле ел үтсә дә!.. Әйтергә генә җиңел...
– Кәнишне, Исмәкил апсый. Пескә кызык полар!.. – диде сары йөзе алсулана төшкән Пуләнә. – Шылай вит, Хафиза апа?.. Пер килеп аннашырга кирәк вит...
Әмма Исмәгыйль абзый әле һаман да суынып өлгермәгән иде.
– Кем уйлаган? – дип дәвам итте ул сүзен. – Синең хыянәтеңне ишетеп бәгъре туңган мин, Павловка урманнарында агач кәүсәләрен кочаклап җылынган зэк, илле ел буе синең белән бер авылда бер-беребезнең бәгырен суытып, күрше яшәрбез дип кем уйлаган?! Әмма мин җылынып, җылыда яшәдем! Тик синең җылың белән түгел. Урманнарда агачларым, тормышымда Гөлзәйнәбем, балаларым – җимешләрем җылысы белән. Ә синең җимешләрең кая, ялгыз күке!..
Шулчак Хафизәгә нидер булды. Ул күкрәгеннән «Аһ!» дигән аваз чыгарып алга, Исмәгыйльгә атылды һәм бар көченә Исмәгыйльнең яңагына сукты.
– Мылтыктан калган куян! Хәзер икенче күзеңне агызам!..
Мылтыктан калып акайган куян! Сүзләрен ничек таба, диген. Хатын-кыз тарафыннан мондый гамәлне көтмәгәнгә, мин дә, Пүләнә дә, Мәфтуха җиңги дә Исмәгыйль белән Хафизә арасына кереп өлгерә алмадык. Хафизә шундый көчле итеп сукты ки, Исмәгыйль абзый чирле күзе урынындамы, аннан шарылдап кан китә күрмәсен, исән күзе исән микән дигән курку белән ике кулы белән ике як битен сыпырып төште.
– Ә сез үз җимешләрегез белән бәхетлеме соң? Җимешләрегез черек түгелме? – дип тузынды ишек катында Хафизәттәй. – Уйлап карасаң, мин бит сездән күпкә бәхетлерәк! Ялгыз башым, тыныч колагым!.. Балаларың кем булды, Исмәгыйль үскәнем? Берсенең башы хатыны белән бергә бәлнистән чыкмый. Икенчесенең тырым-тырагайдан кайтып та күренгәне юк. Өченчесе үзеннән өлкән хатынга йортка кереп маташа түгелме? Биш бала үстереп, син бәхетлеме соң, Мәфтуха? Кайда синең газиз чебешләрең? Берсе дә куначаңда кукылдамый. Нигә син берьялгызың?! Мин яшь чагымнан ук кешенең гаиләдә бәхетле була алуына ышанмадым һәм бүген дә ышанмыйм!..
– Рәхмәт, Матур Апа. Мин балаларым өчен Аллаһ каршында үзем җавап бирәм, – диде Исмәгыйль шешкән яңагын тагын капшап. – Рәхмәт, яме.
Башка бер сүз дә эндәшмәде.
– Исмәгыйльдән гафу үтен!.. – диде Мәфтуха җиңги. – Ярлыкау сора!.. Алдына тезлән, дәҗҗал!..
– Теслән инде, Каписә апа, – дип ялынды Пүләнә ачыргаланып. – Шундый матур мәкәббәт какына. – Тесләнүнең нәстәсе пар? Мин пулсам, тесләнер идем...
Хафизәттәй, мин белгән, аның хакында төрлесен ишетеп үскән Хафизәттәй, әле балачагымда исеме ир-аттан аерылгысыз яңгыраган ап-ак тәнле хатын, аяк астын карышлап кына санап килеп, сатучыга елышты:
– Яшең баш әле. Телеңә салынып торма. Миңа шул ярты кила «Бабаевский»ны... Бер кила макарун... Бер килә маргарин үлчә дә...
Без Исмәгыйль абзый белән кибеттән чыктык.
III.
Икенче көнне, кичләтеп, ул килде. Чирле күзеннән күзелдереген алган, күз чокырының тирәләре ничектер суырылып, тартылып калган иде.
Абзый, үз шәфәгате белән бал коярга оста кеше, аңа ачы бал тәкъдим итте. Әмма Исмәгыйль абзый эчү түгел, бу юлы көрәгәне хәтта ут күршесе кулыннан да алмады...
 
Ахырын журналның сентябрь (№9, 2017) саныннан укый аласыз.

Комментарийлар