Менә без дә, 49 елда туганнар, сигезьеллык мәктәпне тәмамлау хакында таныклык алдык. Хәзерге кебек тантаналы кичәләр булмады, һәркайсыбыз үз ягын карады. Бик яхшы билгеләренә укып килгән Равил – кооператив техникумына, ә очучы булырга хыялланган Рәфыйк Казанга китәчәк ди. Ә минем шикеллеләр колхозда төрле көндәлек эшләргә тартылды. Дөрес, соңгы 2–3 елда газеталарга вак-төяк дүртьюллык шигырьләр, кыска гына мәкаләләр бастырып, журналист булып китү теләге дә бар иде. Ләкин авылда урта мәктәп юк. Иң якыны да 20 чакрым ераклыктагы Котлы-Бөкәштә. Ә анда укырга акчасы да шактый кирәк. Ни әйткәндә, бер абый Казанда институтта, икенчесе Алабугада укый. Аларга инвалид әтиемнең 8 сум 90 тиен акчасын ничек җиткереп булсын. Әйдә, ходай насыйп итсә, бар да булыр. Мәрфуга әби әйткәндәй, яшь булуы – үзе зур байлык бит. Чөнки киләчәк тә, бөтен табигать тә, дөньясы да – хыялый яшүсмерләр кулында. Мин – яңа гына 15 яшен тутырган озын гәүдәле егет, ат җигәм. Июньдә чиста пар җирләренә тирес чыгарсак, җәй челләсендә печәнгә төштек, ә аннан – өлкәннәр белән иңгә-иң торып кул белән борчак чабу. Көнозын эшләп өйгә кайтасың, ашап алгач, каяндыр хәл кереп китә дә ниндидер хисләр уенга дәшә. Ә аңда классташ кызлар, төпчек суыручы малай-егетләр. Уенда катнашучылар җыр-биюгә әвәс. Егетләр – кызлар күзли, төнгә план кора. Әлфия, Һәдия, Гөлсинә, Рәшидә, Мөслимә, тагын-тагын бик күпләр дә шул хакта уйлыйдыр, мөгаен, ә гармун өздереп дәртле көй сибә. Дияр Әхмәтханы, Киях Ханнан, Җамай Ильясы, тагын әллә кемнәр яшь чыпчыктай очына-очына бииләр. Кызлар түзми, алар кырыенда орчыктай бөтерелә башлый. Уен таң атканчы дәвам итә. Ләкин яшьләрне өйләренә кертәм дип уйлама: авыл урамнары тавышын утыртып җәфаланучы яшь егетләрнең җырларына күмелә. Әнә югары очта кәҗә Василы: «Чыгарма, әби, кызыңны, барыбер үбеп китәрбез…» – дип сибә. Итти Вакыйфы исә: «…Үскән чакта үскән идек, тал тамырлары кебек», – дип үкерә. Ә менә Рафаэль абый җыры үзенчә – аның тавышы көчле, матур, моңлы.

Боз катлавы эрегәч, җир өстенә

Умырзая чыга, карагыз…

Кыз озату бәхетенә ирешмәгән 7–8 егет төрле вак-төяк турында сөйләшәбез. Аның үзәгендә, әлбәттә, хатын-кыз җенесе.

Сөйләнәсе сүзләре беткәч, мин:

– Менә без, кызлар дип, авыз суы корытабыз, әнә, Мәгъсүм Рыбныйда марҗа тәмен татыган да инде, – дип, әңгәмәне яңадан дөрләтеп җибәрәм.

– Әйдә, әйдә, сөйлә әле, – диләр яшьтәшләр. Нык гәүдәле, бераз казахка охшаган Мәгъсүм оялып тормый тиз-тиз генә сөйләп китә.

– Значит, бардык без Рыбныйга… бер марҗаның өй түбәсен ремонтлыйсы бар икән. Тотындык эшләргә, өч көндә төгәлләдек моны. Значит, сөйләшкән буенча, дүрт шешә аракы һәм биш йөз сум акча. Әти белән Мулләхмәт абый салдылар да, исереп йокларга яттылар. Марҗа ирсез икән. Бераз аракы эчкәч, аның да күңелләре нечкәрде бугай. Ту әтигә, ту Мулләхмәт абыйга өметле күзләрен төби. Тәмле аш, аракы күргән мужикларда марҗа кайгысымыни?! Аларга йокларга гына булсын. Минем дә күзләр майлы. Тулы күкрәкләрне күргәч, алар арасына башны тыгып рәхәтлеккә чумасы килә.

Люсә түти моны аңлый. Бер заман үз янына мине чакыра: «Иди сюда, миленький, утыр», – ди бу. Мин бардым. Үзем калтырыйм, үзем аңа елышам.

– Ну дәлше, ну? – диләр малайлар.

Мәгъсүм, олы мужиклар кебек, «памир» сигаретын тирән итеп суыра да сөйләвен дәвам итә.

– Ну нәрсә инде. Кердек бәләкәй йортка, яттык инде. Люсә түти мине шашып үбә. «Соколик мой молодой… только не торопись… все сделаю сама», – ди…

Икенче көнне Люсә түти яңадан-яңа эш таба торды. Без, шулай итеп, атна урынына 15 көн торып кайттык.

Алга китеп булса да әйтеп узыйм. Мәгъсүм техникум, ә аннан институт бетереп, шактый дәрәҗәле урыннарда эшләде. Мут теле, гармун уйнавы күп кенә кызларның йөрәгендә урын алырга ярдәм итте. Ә Мәгъсүмнең күңел дәфтәрендә, Люсә түти белән башланган исемлектә, һичшиксез, берничә дистә хатын-кыз урын алгандыр.

…Менә Чистай ягыннан офык кызара башлый. Бөтен күк кызыл чия төсенә керә. Ә аннан бөтен җиһанны сөендереп кояш күтәрелә. Үз мәшәкатьләре, шатлыклары белән яңа көн туа. Гашыйклар, иң татлы иреннәрне кабат үбеп, сөйгәне белән саубуллаша. Анда-санда акрын гына капка ачылып ябыла. Бераздан авыл өстендә сабырсыз яшь әтәчләр аваз сала. Соңрак, үз дәрәҗәсен белеп кенә, тәҗрибәле өлкәннәре, яңа көн тууын белдереп, «Кикирикүк» дип кычкыра.

Ә без әле йокларга гына ятабыз…

Эш белән июль ае үтеп китте. Мин берүземә берәр гектар борчак, вика чаптым. Бу җәмгысе 25 хезмәт көне була икән. Игеннәр шактый гына уңса да, амбарга кайтканын себереп дәүләткә тапшырталар. Искесе бетеп, яңасы өлгермәгәнлектән, хәтта ашарга ипи дә юк. Кем Чистайдан, кем Казаннан капчыклап ипи ташый. Менә сиңа Никита Хрущев коммунизмы!

Августның урталарында миңа да ипи артыннан башкалага китәргә туры килде. Өстә зәңгәр төстәге пиджәк, аякта дәү абый бүләк иткән өр-яңа туфлилар.

Утын төягән автомобиль өстендә барам, ә үзем: «Казанда ветеринария институтында укучы Әмир абый янында 1–2 көн булырмын да янә Тегермәнлеккә кайтырмын», – дип, үземчә план корам. Кесәмдә 20 тәңкә акча…

«Вера Засулич» дип аталган күләсәле пароход мине Балык Бистәсе пристаненнан башкалага иртәнге 6 га алып килде. 5 нче трамвайга утырып, йөземле морожный ашый-ашьш, абый янына юл тоттым. Тулай торагын да таптым. Тимердән үрелеп ясалган вышка янында гына икән. Тик кызганыч, бүлмәләрендә ник бер кеше булсын. Мин моңа бик аптырамыйм. Колхоз базарыннан «Үгез йөрәге» дип аталган зур помидор һәм сайка күмәче алып, Казансу буена атлыйм. Анда ялгыз көймә тирбәлә. Шунда аякларны суга тыгам да, татлы помидор ашыйм. Нинди рәхәт!

Кичен тулай торакта кешеләр юк. Ни эшләргә? Кереп кунар урын булмагач, янә елга портына китәм. Биредә тормыш үзенчә. Кемнәрдер, Иделгә көмеш акча сибә-сибә, сөйгәннәрен ерак сәфәргә озата. Кемнәрдер кайтырга пароходын көтә, ә кайберәүләр калтыранган куллары белән ипигә дип акча сорый. (Эчәргә дип кем бирсен.)

Аңламассың бу дөньяны. Кеше кояш астындагы урын өчен һәрчак көрәшә. Әнә, төптән юан, кәкре аяклы милиционер бер хәер соранучының касыгына китереп сукты. Тегесе, мескен, эче авыртуга чыдый алмый, акыра-бакыра юеш асфальтка ауды. Кече сержант барыбер үзенекен итә:

– Сказал ведь тебе, сука, не появляться на моем участке. Глаза больше не видели тебя, – дия-дия, тегенең арт ягына тибә. Үзе татар икән, иптәшенә өстәп куя: – Иртәгә бит Казанга Хрущев үзе килә. Һәр җирдә тәртип булырга тиеш. Начальство шуны таләп итә…

Теге мескен абыйны кызганып, Идел ярына барып утырам. Еракта-еракта Казанга якынлашып килүче мәһабәт кораб гудок бирә. Аның тавышы очсыз-кырыйсыз елга буена таралып юкка чыга.

Янәшәмдә генә ир белән хатын сөйләшә. (Хатын авылдан имтихан бирергә килгәнгә охшый.)

– Әсгать, сиңа кайтырга вакыт. Әйдә, акыллым, хушлашыйк.

– Тагын бераз утырыйк әле. Өйдә күңел юк, бүген үк китәр идем, бәхетсез мин, Ләмига.

Матур тавыш аңа каршы:

– Сезгә бит безотказный марҗа кирәк, ә татар кызлары ярамый… Мин үзем дә сине көтеп еллар уздырдым. Ирем өлкән булса да, әйбәт. Синең балаңны үз итте, мине укытты, – ди.

Әсгать дигәне елый, ахры. Уфлый-уфлый язмышын сүгә.

– Кем белә аны шулай буласын. Ялгыштым шул, Ләмига, ялгыштым… Без әле карт түгел. Башлыйк тормышны яңадан.

Хатын коры тора.

– Беренче мәхәббәтем, мин бүген дә сине яратам. Ләкин иремә һәм балаларыма хыянәт итә алмыйм… Гафу ит, соң инде…

Алар китеп бара. Яныма сары чәчле кыз бала килеп утыра.

– Хочешь любовью заниматься? Три рубля – я твоя! – ди. Үзе пыф-пыф итеп тәмәке суыра.

– Нет, – мәйтәм. – Моя девушка королева. Я на мелочи не размениваюсь…

Теге, мондый сүзләрне ишеткәч:

– Деревня, иди, иди отсюдова, сейчас араву покличу, – дип, каядыр юл тота.

Мин биредә нибары өч сәгать кенә әле. Ә шушы вакытта гына да ниләр күрмәдем. Вөҗдансызлыкны да, язмышыннан елаучы ирне дә, өч тәңкәгә үзен тәкъдим итүче кызны да!

Менә кабат яңгыр сибәли башлады. Мин эчкә узам. Рестораннан музыка яңгырый. Аннан шырык-шырык көлгән тавышлар ишетелә. Әнә, теге кәкре аяклы милиционер үзенең иптәше белән тагын кемнедер өстерәп алып чыга. Йөге күп булган кешеләр идәндә йокларга урын әзерли. Мин ир белән хатын кырыена утырам. Көне буе Казан урамнарын таптап арган аякларым ут яна. Мин туфлиләремне салып идәнгә куям да йокыга талам. Теге ямьсез милиционер белән күпме саташканмындыр, белмим.

– Эй, парень, твои документы? – дигән сорауга сикереп торам. Каршымда шул ук кәкре аяклы милиционер. Баш әле уянмаган, тик тел сөйли.

– Мин, абый, из деревни к брату приехал. Он учится в институте, – дип такылдыйм.

– Кая, күрсәт документыңны, – ди бу миңа. Мин чалбар кесәсеннән комсомол билетын чыгарып күрсәтәм, үзем аңламыйм, ул бит күкрәк кесәмдә иде. Димәк, акчаны урлаганнар? Йөрәк ярылырдай булып тибә. Нужәли сукканнар? Идәнгә карыйм… Абау! Туфлиләрдән дә җилләр искән…

Икенче милиционер әле кешелеклеген җуймаган, күрәсең, мине юатырга тели.

– Ырлыйлар инде ул Казанда, ырлыйлар. Сак йөр, брат… – ди.

Тышта коеп яңгыр ява. Ни эшләргә? Кесәмдә акча, аякта туфли юк. Яланаяк килеш иртә таңнан трамвай белән Компрессорныйга юл тотам. Үзем Алладан сорыйм: абый гына кайткан булсын инде. Чаба-чаба өскә күтәреләм. Тәк, 147 нче бүлмә. Шакыйм, тавыш бирүче юк. Тагын бәрәм. Эчтә кемдер аты-юлы белән сүгенә.

– Авызын се… кем анда таң тишегеннән мескен студентны йокысыннан бүлә?

– Абый, бу Хәбир, Әмир Шәфигуллинньщ энесе. Авылдан килү…

Көтәм. Ниһаять, 2–3 минуттан ишек ачыла. Каршымда кыска гына буйлы, бөкре егет.

– Әмирнең браты, значит. Давай, кер, – ди бу миңа.

Тегеңә кичәге хәлләрне сөйләп бирәм. Рузалин эчен тотып көлә. (Яңа танышымның исеме шулай икән.) «Дустың Рузалин булсын, куеныңда ярты йөрсен, Әмир иртәгә кайта, ул учхозда», – ди. Минем күшеккән аякны күреп, үзенең оегын һәм абыйның иске туфлиен бирә.

– Аспирантларга 15 тиен биреп чистарткач, как новый булыр, – дип тә өсти.

Рузалин кичә генә кайдадыр кунакта булган, күрәсең. Бүген башы авырта икән. Ул гармун салган капчыктан бер палка колбаса һәм ярты чыгара.

– Кешене биетеп, җырлатып кына түгел, үзең турында да уйларга онытма. Бирәләр икән – ал, куалар икән – кач… – Әйдә, синең туфлине юабыз, – дип, ярты стакан аракы бирә. Эчәм. Рәхәт, сабакы! Ниндидер кайнарлык бармаклардан алып чәч төпләренә кадәр кыздыра. Йокысыз үткән төн һәм аракы үзенекен итә. Мин сабый бала кебек йокыга китәм. Көндезге берләр тирәсендә Рузалин мине уята.

– Әйдә, Хрущевны карарга барабыз, – ди.

Ах, минәйтәм, безне ачлыктан интектерүче адәм актыгының күзенә карыйм әле. Аның аркасында акчадан, менә дигән туфлиләрдән колак кактым бит!

Яңгыр сибәләсә дә, Казан урамнары аллы-гөлле ситсыларга төренгән. Аның һәрберсендә Мәскәүнең олы кунагына мәдхия җырлана. «Татарстан отправит Родине 100 миллионов тонн нефти!», «Продадим государству 2 млн. тонн зерна», тагын әллә никадәр ит, сөт, бал, йон, йомырка… бары да дәүләткә, бары да кемнәрдер табынына. Шушы купшы чакырулар янында мин – авылдан Казанга ипигә килгән 15 яшьлек егет – басып торам. Үзең ач булсаң да, икмәгеңне кешегә бирү шушы була икән ул! Нинди наданлык! Нинди икейөзлелек! Юк, кешеләр исәбеннән ашау-эчү динчә дә, тормышча да түгел. Кеше хакына кул сузу зур гөнаһ! Ләкин моны белә торып та кәнәфи, власть, орден-медальләр бәрабәренә күпме таладылар безнең туган җирне, туган йортны. Ә бит аларны кабергә алып китеп булмый…

…Без «Кызыл позиция» урамы тирәсендә тукталабыз. Урамның ике ягында да кулларына чәчәк бәйләмнәре тоткан халык, һәркайда солдатлар, кызыл погонлы милиция. Рузалин сикергәләп карый. Буй кыска. Берни күренми. Икәүләп биш катлы йорт түбәсенә менәбез. Тик күпме көтсәк тә, үзенең тәвәккәллеге белән дөньяны таң калдырган пеләш башлы ил башлыгын күрү насыйп булмады.

Рузалинга ияреп йөреп көн тиз узып китте. Егет үзенең кыяфәтеннән бер дә офтанмый (хәер, офтанудан ни файда. Бөкрене бит барыбер төзәтеп булмый). Сукыр черки кебек тегендә борынын төртә, монда танышы белән сөйләшә, ул, өстәвенә, менә дигән баянчы да икән әле. Тулай торакта гына түгел, Казанның шактый урыннарына аны мәҗлесләргә чакыралар.

– Син, Хәбир, бүгенге көн белән яшә. Ходай тәгалә иртәгәсен яңа җүн бирер, – ди. – Минем кесәмдә бер сум акча бар икән, аны сәдака итеп, хәер итеп бирәм. Бер дә булмаса, җыелышып эчәбез. Аллага шөкер, киергә кием бар, авыз хәмердән һәм ризыктан өзелми…

Тулай торакка кайтып тамак ялгап алгач, Рузалин миңа ак күлмәк кидертте, муенга галстук бәйләде. Үзе мине киендерә, үзе читкәрәк китеп ара-тирә карап ала.

– Тәк-тәк, – ди ул, – коеп куйган симпатичный студент. Хәзер институтның җәнлекләр, маллар җәфалый торган урынына – лечебницага барабыз. Без анда Казанның сөт комбинаты делегациясен кабул итәбез. Синең исемең Әмир. Понял, брат?

– Ничек инде, миңа бит әле 15 яшь кенә.

– Не переживай, Әмир. Хатын-кызга яшь тә, буй да кирәк түгел. Аларга көчле ирләр генә булсын. Ә көч сөт өсте, май, сыр, ит ашагач килә. Менә монысын комбинат кызлары китерә. Бу диалектический взаимосвязь дип атала.

Кая барыйм, дуска ярдәм итми булмый, шулай итеп, мин гомеремдә беренче мәртәбә муеныма галстук асып, башка бриолин сөртеп «делегация» белән очрашырга китәм.

Һәр студент лечебницада хайваннар янында дежур тора икән. Төннәрен һәр кеше үзенчә үткәрә ди…

Рузалин миңа ак халат кидертте дә, операция ясалган этләр, атлар, бозауларны күрсәтеп йөрде. Соңрак бер бүлмәдә – йоклау урыны, икенчесендә табын әзерли башлады. Өстәлгә ак җәймә ябылды, дүрт стакан, ике буханка ипи һәм бер графин су менеп кунаклады. Иң түрдә Рузалинның төп коралы – кара баян.

Менә төнге 10 җитте. Ишектә кемдер кыңгырауга басты. Бераздан шау-гөр килеп ике «делегат» керде. Суфия исемлесе гармунчының күптәнге сөйгәне икән. Аңа 23–24 яшь булыр. Җырларга бик ярата икән. Шул сәнгать юлында бергә танышканнар. Зифа буйлы, калку күкрәкле, ак чырайлысы Кәшифә булып чыкты. Лаборант булып эшлим, ди. Тумышы буенча Буа ягыннан.

«Ә» дигәнче табынга тәмле-тәмле ризыклар менеп кунаклады, Рузалин гармун капчыгыннан ике шешә арзан шәраб чыгарды… Гали үз эше белән, Вәли үз эше белән мавыга, дигәндәй, Рузалин белән Суфия бергә салып алдылар да икәүләп җыр суза башладылар:

…Яшьлегем чәчәк атканда

Сине сөйдем, гүзәлем.

Тик бер узем генә белдем

Йөрәгем өзелгәнен…

Монысы беткәч, «Сиреньнәр хуш исләр тарата», «Шалт, Мөхәммәтҗан» китте.

Без Кәшифә белән тышка чыгабыз. Гап-гади авыл кызы икән. Бүген ул да Суфияга иптәшкә дип кенә килгән, чөнки Суфияның дусты авырып киткән булган. Урта мәктәпне тәмамлагач, медицина институтына имтихан биргән. Конкурстан үтмәгәч, туганнары аны сөт комбинатына урнаштырган. Быел да имтиханы уңышлы булмаган, күрәсең, бик борчыла.

– Ун тапкыр булса да түзәрмен. Тик врач булам, – ди ул авыр сулап. – Син бәхетле, менә, мал врачы булырга укыйсың.

Әмир булмавымны әйтергә авызымны ачам да туктап калам. Кәшифә 15 яшьлек авыл малае белән сөйләшеп торырмы? Ә бит минем үземә ул бик ошый. Ярый, ни булса, шул булыр. Бераздан аның биленнән кочып үземә таба кысам. Карышмый… Сөт исе килеп торган битеннән, иреннәреннән үбәм. Сихри хистән исереп, тагын аңа омтылам. Беренче мәртәбә кызлар ирене үбү, аның йөрәк тибешен тою… Бу – табигать тарафыннан кешеләргә бирелгән гүзәл тойгыларның иң бөек ноктасыдыр, мөгаен.. Рәхмәт сиңа, Тәңребез, рәхмәт сиңа, Кәшифә, миңа шушы матурлык дөньясын ачарга ярдәм иткәнең өчен! …

 

Рахман ШӘФИГУЛЛИН

Хикәянең дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбыздан укый аласыз.

«Мәйдан», август, 2001 ел.


Комментарий язарга