…Без эчкә кергәндә табын җыештырылган, ә ике җырчы гырлаша-гырлаша йоклыйлар иде. Кәшифә белән Суфияга китәргә вакыт, чөнки җидедә аларның төнге сменасы бетә… Ә минем аннан аерыласы килми. Кыз көндез 12 дә «кольцо»га килергә вәгъдә итә. Без Рузалин белән кабат 147 нче бүлмәгә кайтабыз. Аның күңеле көр. Тамагы тук. Үзе әйткәнчә, рәхәтләнеп хисләр кочагында гизде. Хәзер кабат төнгә кадәр ирләр көче тупларга кирәк.

Ә мин әле һаман Кәшифәнең татлы иреннәренең тәмен, сөт исен оныта алмыйм. Күзгә йокы керми. Ничек булдырам, шулай 11 не җиткерәм дә, Рузалинның ак күлмәген, абыйның галстугын муенга тагып, «кольцо»га юнәләм. Бөек Тукай һәйкәле янына алдан барып утырам. Чигәләр кыса, йөрәк дөп-дөп тибә, килерме-юкмы, килерме-юкмы, килерме-юкмы, дигән сыман. Я Аллам! Әнә, үзе килә. Акка зәңгәр чәчәкләр төшкән матур күлмәк кигән, сары чәчләре матур итеп үрелеп биленә кадәр төшкән. Мин ярым атлап, ярым чабып аңа каршы барам. Килеп җитүгә үбәргә тотынам.

– Тукта, җүләрләнмә, көпә-көндез, кеше күрер, – ди.

Без кулга-кул тотынышып Кабан күле, Болак буйларында йөрибез. Соңрак «Вузовец» кинозалының иң соңгы рәтендә үбешә-үбешә фильм карыйбыз. Әле кичә генә капчык күтәреп Казанга икмәк алырга килгән егет кисәгенә бүген берни кирәк түгел. Ул гашыйк, ул, умарта кортыдай, Кәшифә дигән чәчәкнең матурлыгына соклана, аннан балына исереп башын югалта.

Без кичкә кадәр шулай йөрибез.

– Әйдә, апаларның бакчасына барабыз, алар авылга киттеләр, – дип, Кәшифә миңа тәкъдим ясый.

Без Арча поездына утырып шунда китәбез. Ике көн җәннәттә, Кәшифә кочагында уза. Мин аңа зәңгәр чәчәкләрдән тәкыя үрәм, чәчләренә тезәм. Төннәрен икәүләп күктән үзебезгә йолдызлар билгелибез.

– Зуррагы мин, ә яктырак җемелдәүчесе син булырсың. Без аларны балаларыбызга, ә алар безнең оныкларга мирас итеп калдырырлар.

Кәшифәм мине үчекли.

– Хыялый дустым минем… Җирдәге йолдызың булырмын… алай ук күккә үрмәләсәң, егылып төшәрсең дә имгәнерсең. Ә гарип кеше кемгә кирәк.

Таң беленә башлагач, ап-ак томан ерганакларга, инешләргә җәелә. Әйтерсең лә, аларның да сөйгәннәре кочагыннан аерыласы килми. Без Кәшифә белән күлдә су керәбез. Эчемнән бу рәхәт минутларның өзелеп торачагын күз алдына китерәм дә, тәнем эсселе-суыклы булып китә.

…Санаулы вакыт тиз уза дигәндәй, Кәшифәмә эшкә кайтасы бар. Рузалин белән Әмир абый да мине югалтканнардыр. Мин үземә иң кадерле минутларны бүләк иткән табигатькә, зәңгәр сулы күлгә рәхмәтләремне әйтә-әйтә, Арча поездына утырам. Янәшәмдә тәүге мәхәббәтем, матурлык, бөек хисләр дөньясында яшәүне бүләк иткән Буа кызы Кәшифә!

Ходай тәгалә миңа бик иртә, ә аңа 2–3 елга соңарып бергә очрашу вакытын билгеләгән икән. Ә бит мин тормыш корырга әзер түгел әле. Һөнәрем дә, ныклы урыным да юк. Эх! Нишләттең син безне, бөек шулер, бөек гармунчы һәм тел остасы Рузалин?! Мин бит әле яңа оядан төшеп, очарга өйрәнүче бөркет баласы гына.

Кәшифәм:

– Менә син укуыңны бетерерсең дә, без авылга китәрбез. Мин сиңа үзең кебек көчле, матур гәүдәле малайлар бүләк итәрмен… Без авылда бәхетле яшәрбез… – дип, хыял диңгезендә йөзә.

Ә мин:

– Әлбәттә, шулай булыр, син дә укуыңны бетерерсең, – дип, аның сүзләрен куәтлим. Без теләмичә генә иртәгәгә кадәр аерылабыз.

Тулай торакка кайтсам – мәхшәр. Казанны бетереп мине эзлиләр. Сөйләдем. Аңлаштык.

– Шулай башсыз булырга кирәк бит, – ди абый.

Рузалин монда да үзенекен итә:

– Егет решительный булырга тиеш. Мин үзем дә боламыкларны яратмыйм, – дип, мине яклый.

Ничек булса, шулай булган. Мин исән-сау. Аннан соң һәр адымны да кемнеңдер рөхсәте белән ясарга димәгәндер бит?! Ни әйтсәң дә, мин егет кеше.

Күренеп тора, абый мине тиз арада кабат авылга озату ягында. Рузалин минем мәхәббәт ялкынында янганны аңлый. Ләкин ярдәм юлын таба алмый интегә.

– Сиңа, – ди ул, – ничек тә укырга кирәк. Карап торырга буй-сының бар, башың да эшли кебек. Өстәвенә, Казанда беренче мәхәббәтеңне дә тапкансың. Мин, гарип булмасам, разве вак-төяк белән вакыт үткәрер идем?

Менә сиңа Рузалин! Тормыш тарафыннан кимсетелгән бөкре егет. Тыштан җүләр булып күренергә тырышса да, эченә акыл, мәгънә салынган икән.

Абый белән Рузалиннан сер юк. Мин Кәшифә белән ике арадагы хисләрне яңадан уртага салып сөйлим.

Ни эшләргә?

Гомер буе китап укып, тормышны өстән-өстән генә күзаллаган абый:

– Кайт та кит. Баш катырып йөрмә. Әле үз юлыңда Кәшифәләр очрар, – дип кырт кисә, ә Рузалинның үз фикере:

– Теләсә кем дә яратырга сәләтле түгел. Ул бөек хис. Мин сөйгән кешемне беркайчан да югалтмас идем. Гомер буе күтәреп йөрер идем, – ди.

Казанда үткәргән көннәр минем алга яңа сынаулар, яңа сорау куйды. Авылча фикер йөртүнең бүген миндә эзе дә юк. Шулай итеп минем яшәү рәвешендә яңа тормыш башланды. Ләкин бу бит әле минем теләктән генә түгел, үзем тудырачак мөмкинлекләрдән дә тора. Аны ничек хәл итәргә соң? Моңа әле баш җитми. Аңлата торгач, абый миңа Казанда калырга тагын ике көн вакыт бирде. Алар минем башкалага килүемнең төп сәбәбен дә истән чыгармадылар. Рузалинның дуслары аркылы бер капчык он да әзерләп куйганнар. Миңа, хисләре дилбегәдән ычкынган үсмер егеткә, оны да, икмәге дә кирәк түгел. Минем күңелем фәкать Кәшифәм янында.

– Гел галстук белән йөрү ярамас, – дип, Рузалин миңа ул елларда бик модный саналган, кызылга кара шакмаклар төшкән озын җиңле күлмәген дә бүләк итте. Соңгы ике көнне сөйгәнем янына мин тагын да матураеп бардым, Кәшифә минем бу торышымнан бик канәгать иде, ахрысы. Без янә аның белән кулга-кул тотынып Казан урамнарын айкадык. Хәтта сөйгәнем үзенең апалары белән дә таныштырды. Җизнәсе – Чүпрәле мишәре, прокурор ярдәмчесе, ди. Зур начальник булуына да карамастан, табын әзерләтте. Кыстый-кыстый затлы чәйләрдән авыз иттерде. Сәлимхан абый зур авырлыклар белән колхозда эшләп урта мәктәпне тәмамлаган. Соңыннан, өч ел буе Ерак Көнчыгышта сапер булып хезмәт иткәннән соң, университетка кергән. Өченче курста Кәшифәнең апасы Кадрия белән өйләнешеп, тормыш корып җибәргәннәр.

– Өч ел эчендә 375 вагон күмер бушатып, балалар бакчасында каравылчы, дворник, плотник булып та эшләдем. Аллага шөкер, хәзер менә почмагыбыз да бар. Эш тә ошый, – дип сөйләнеп тә алды. Җизнә кеше туган якларын, үзенең ятимлектә үткән тормышын искә төшереп җыр да сузды:

Сандугачның балалары

Нигә җиде булмаган.

Алар җиде булыр иде,

Дөнья тигез булмаган…

Менә бит, кеше тырышкан, прокурор булган. Күңеле белән исә авыл баласы булып калган. Димәк, бу кеше гадел хөкемдар икән, дигән нәтиҗә чыгарам.

Сүз артыннан сүз китә, без соң гына таралышабыз. Киткәндә, Сәлимхан абый: «Авыр чакларда тартынма, кулдан килгәнчә ярдәм итәрбез», – дип, көрәк кадәр кулларын биреп саубуллашты.

Без сөйләшә-сөйләшә университет каршындагы Лобачевский һәйкәле янында таңны каршылыйбыз.

Теләсәң дә, теләмәсәң дә, аерылышу вакыты тиз килеп җитә. Өстәвенә, Кәшифәгә эшкә дә барасы бар. Аны озатып куям да компрессорный ягына юл тотам. Тышым салкын, эчем ялкьш дигәндәй, башта уй. Бүген бит без аның белән аерылышырга тиеш. Кәшифәгә ничек ачылырга? Соңыннан барысы турында аңлатып хат язарга дигән фикергә киләм.

Иртәнге өч булуга карамастан, ветеринария институтының ярым буш тулай торагы әле йокларга гына әзерләнә. Тегендә-монда кыз-кыркын, егетләр тавышы ишетелә. Минем үз хәлем хәл. Кулыма ручка алып, үкенү хаты язам…

«Кәшифәм, тәүге мәхәббәтем минем! Ялган, алдашу белән башланган эшнең бәхетсез бетүен белә торып, миңа бу көннәрдә абыем урынына Әмир булып йөрергә туры килде. Беренче көнне үк ачылырга батырлыгым җитмәде, чөнки сине югалтудан курыктым. Әгәр булдыра алсаң, мине гафу ит. Мин бит сигез классны бетереп, колхозда ат җигүче 15 яшьлек егет кисәге генә әле.

Бүген мин иртәгәсе көнем турында план корырга әзер түгел. Тик кем генә булсам да, мин сине сагынып искә алырмын. Авыр вакытларда күктәге ике йолдызыбызга карап, гаделлеккә, чисталыкка омтылырмын, сине сагынып яшәрмен.

Кәшифәм! Мин синнән җавап көтәм.

Әгәр киләчәктә түбәндәге җырны ишетергә туры килсә, бел бу минем сиңа багышланган истәлегем булыр.

Көмеш сулы тын күл буйларында

Каршыладык икәү таңнарны.

Гашыйкларны сыендырган ярлар

Безнең эзне мәңге саклармы?

 

Чәчәкләрне алларыңа тездем,

 Тәкыялар үрдем тилереп.

Бергә чакның кадерен белмәдем күк,

Йөрәк шуңа әрни тилмереп.

 

Көннәр уза, күңелләрдә сагыш,

Йолдызыбыз белән сөйләшәм.

Кайда соң син, тәүге мәхәббәтем,

Зәңгәр күзле сылу Кәшифәм.

 

Тын күл өсте сары төнбоеклар

Күңелемә никтер шом сала.

Бик саргайсаң син дә мине уйлап,

Хәбәр итче, бәгърем, соңлама.

 

Тормыш безгә яңа сынау куя,

Миңа туры килә китәргә.

Тын күлебез, тәүге мәхәббәтем,

Мин кайтырмын җәйге иртәдә.

Хәзергә хуш. Сау бул. Хәбир. 17 август 1964 ел. Казан».

Мин, көне буе ябылудан соң иреккә чыгарылган тулпардай, кая барып бәрелергә урын тапмадым. Сәгать өчтә үк инде сөт комбинаты вахтасында идем.

Кәшифә бүген дә чибәр. Түгәрәк бит очлары кызарып тора.

– Котлый аласың, кичә генә җизни минем институтка керүемне белгән, – ди килә-килешкә.

Мин, мәҗнүн, Кәшифәм күзләренә карау, иңнәренә кагылу белән яна башлыйм, фикерләр бутала… Тик шулай да, иртәгә саубуллашу хакында әйтеп, кыяр-кыймас кына хат бирәм. Таләп бер – сентябрьдә генә укырга.

…Иртәгәсен Казанга киеп килгән күлмәк, чалбар, абыйның иске туфлиләрен кигәч, ыспай егеттән мин кабат авыл малаена әйләнәм… Бер атнада чын дуска әйләнгән Рузалин мине озатырга пристаньга төште. Пароходка өченче класс «детский» билет алдылар. Онны Чистайга баручы азәрбайҗан карты әйберләре янына урнаштырдык. Китәргә әле ярты сәгать вакыт бар. Рузалин капчыгыннан баянын чыгарып яңа җыр суза.

Зәңгәр күлмәгеңнең зәңгәрлеген

Җилләр ала, җилгә элмәгез.

Яшъли сөйгән ярлар барыбер ятка кала,

Яр сөйсәгез, өзелеп сөймәгез.

Җыр нәкъ безнең хакта, зәңгәр күлмәкле, зәңгәр күзле Кәшифә турында. Тик ни өчен аның азагы моңсу? Күздән яшь тәгәри, тамакта йотып булмаслык төер…

Мин, шулай итеп, дустым Рузалин, Кәшифә белән, безнең эзләрне саклаучы Тын күл белән, балачагым белән саубуллашам. Алга китеп булса да әйтим: мин Рузалинны башка күрә алмадым. Ул, көчле шәхес булуына карамастан, үзенең кимчелегеннән зар җылап, кайгысын аракы белән уртаклашкан. Дускаем дөнья белән 40 та саубуллашса, абыем да тормышта бәхетен таба алмады. Ул исә фаҗигале төстә 50 яшендә гүр иясе булды…

 

Рахман ШӘФИГУЛЛИН

Хикәянең дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбыздан укый аласыз.

«Мәйдан», август, 2001 ел.


Комментарий язарга