Зәкиябану акрын гына яткан урыныннан торды. Тәрәзә пәрдәләрен ачып куеп, тышны күзәтте. Күзләрне камаштырырлык чатнаган кояшлы көн, урамда яз хакимлек итә. Башта уң якка, аннан сулга карап алды. Анда бер малай капкага якынлашып килә иде. Эчкә баткан күзләрен зур итеп ачып, керүчене танырга тырышты. Оныгы икән бит ләбаса, олы итекләр киеп алгач танымый да тора тагын. Зәкиябану тиз-тиз атлап алгы якка чыкты, чәйнеккә су тутырып газ плитәсе өстенә куйды. Ул да булмады, өй ишеген зурлардай киереп ачып, оныгы килеп тә керде. Керә-керешкә яран салып:

– Әби, тургайлар килгән, әти кырда күреп кайткан, – дип, үзенең шатлыгын белдерде. Соңгы вакытларда өйдән ерак чыгып йөрмәгән  әбисенә барлык яңалыкларны кечкенә Әмир алып керә. Ерак тормыйлар, урам аркылы гына. Зәкиябану кабаланып ук оныгы каршысына килде.

– Шулай, диген, ә, улым?! Рәхмәт яхшы хәбәрең өчен, син әйтмәсәң, тәки белми  ятар идем әле. Әйдә-әйдә, кер, яле, булышыйм үзеңә, – дип, малайның пәлтәсен салдырырга кереште.

– Мин үзем, – дип, каршы төште онык, итекләреннән җиңел генә шуып чыгып. Кулындагы төенчекне әбисенә сузды.

– Алып куй әле бу җамаякны, әни җибәрде, тизрәк терелсен диде сине.

– Рәхмәт, улым, әниеңә дә рәхмәт, барыбызга да сихәтлек булсын. Чишен әйдә, чишен, зур шул инде син, инде абый кеше, – диеп, кеткелдәп алды әбисе.

Сүзнең яңа туган бәби турында икәнен аңлаган малай авызын ерып җибәрде.

– Ээ-э, әби, әти дә шулай ди, әни дә… Түлке, бүлнистән алып кайткан ул малайлары елый да, елый.

– Шулай ук мыни, кара син аны, зарланамы? «Яшь баланың зарын анасы белер», ди халык, улым. Соң, бәләкәйләр шулай елап үсәләр инде алар, син дә еладың. – Зәкиябану өстәл янына килде. Тиз генә тәм-томнар өстенә ябылган ашъяулыкны алып куйды. Килене биреп җибәргән кайнар коймакларны уртага утыртты.

Малай өс киемнәрен идәнгә генә шудырып төшерде дә өстәл янына куелган урындыкка менеп кунаклады. Ә үзе чәй янында кайнашкан әбисеннән күзләрен алмый гына аңа сораулар яудырырга тотынды.

– Әби, тургай килгәч нәрсә була?

Әлбәттә инде, әбисе эш арасында да аны җавапсыз калдырмый.

– Ә, улым, тургай килгәчме? Тургай килгәч, улым, «Тургай килгән – тугыз көн кар калган».

– Тугыз көн кар калган! – дип сөенеп, әбисенең сүзләрен кабатлады, һәм, бөтенләй җанланып китте. – Чып-чынмы, әби, тугыз көннән кар бетәме? – Малайга бары алты яшь, аңа барысы да кызык иде.

– Хе, хе, хе… Тугыз көн, дип, бәлки ун көн булыр… Кояш бүгенгедәй кыздырса, эреп бетәр, улым, кар. Халык шулай әйтә, халык әйткәнне генә әйтәм инде үзе, – дип, сүзен йомгаклады.

Ә онык такылдый да такылдый бирә.

– Әби, тизрәк җәй булсын иде инде, ээме? Туйдырды бит бу былчырак. Итексез урам аша да чыгып булмасын инде, ә? – дип, күзләрен зур ачып әбисенә текәлде. Ә анысы оныгының олылардан ишеткән сүзләрне кабатлавыннан елмайды.

– Әй улым, синең аягыңда әле резин итекләр. Без үскәндә андый итек булсамы?! Яз, көз җитсә, табанына агач шакмак бәйләп, күтәртмәле чабата кия торган идек, су да, пычрак та үтми янәсе.

– Чабатаны беләм мин, әби, безнең өй стенасында эленеп тора ул, шакмагы кая икән аның?

Зәкиябану оныгы сөйләшүенә сокланып карап тора бирде. Ә башында төрледән-төрле уйлар чуалды… «…Ә бит сугышка кадәрге елларда авыл эчендәге юллар әйбәт иде. Ат юлы, чирәм… Ә хәзер чирәмне ут кабызып эзләсәң дә табып булмастыр. Яңа техника кайтарып тутырдылар, изәләр авыл урамын. Ул белгәннән бирле урамнарның таш юл күргәне юк. Күрмәс тә инде, «колхозларны сатып бетерделәр» дигән сүзләрне ул малайлары авызыннан гел ишетеп тора». Уйларына батып торган вакытта оныгының үзенә сәерсенеп карап торуын сизеп алды. Онытылып киткән икән бит, ә малай җавап көтә.

– Кабат чабаталар га калырга язмасын, балакаем.  Яз аенда, улым, җир тиз җылына, былчырак тиз кибеп бетә. Тургай килгән дисең инде алайса. Язда кошлар туган якларына кайталар. «Кошның да туган оясы бар».

– Беләм лә инде. Син әйткәннәрне мин ятлап барам, әби.  Менә кара: «Карга килсә, кар китәр», «Бер карлыгач килеп, яз булмый… », «Тургай килгән – тугыз көн кар калган». Син боларны кайдан беләсең?

– Әй, улым, минем яшькә җит әле… Синең кебек чакта мин дә белми идем. – Зәкиябану күңелендә янә бер хатирә яңарды. Уйларының җебен ычкындырмаска тырышып, сорап куйды: – Улым, әтиең акчарлакларны күрмәгәнме, алар килде микән?

– Белмим, акчарлак бит ул су кошы, кырда яшәми, – диде онык, җавапны кыска тотып.

– Шулай, шулай… Акчарлак суда була… Безнең Зөя буйларын сагынып кайталар алар.

– Минем аны күргәнем бар. Акчарлак матур кош, әйеме, әби? Син аны яратасыңмы әллә?

– Әй улым, мин ярату белән генә түгел шул, кошның да сине яратуы кирәк.

– Кошлар да ярата беләләрмени?

– Беләләр шул, улым, беләләр. Алар, яз башларында кайтып, үз парларын табалар, йомырка салалар. Ул йомыркаларны ничекләр итеп саклыйлар әле! Аннан матур-матур кошчыклары туа.

– Мин йомыркадан кош баласы чыгуны беләм анысы.

– Син беләсең улым, ә менә мин синең яшьтә белмәдем, белмәдем шул… – Аша, улым, аша, бала чакта бик ашыйсы килә ул. Менә чәк-чәк, бал, – дип, өстәлдәге тәмле әйберләрне аның алдынарак этте.– Зәкиябану ямьсез уйларыннан бераз онытылып торырга тели иде. Әмма, заманалар бүтән булса да, алардан котылу юк икән, әнә, ачлык елларда төшкә дә кермәгән прәнникләргә дә исе китми хәзерге бала-чаганың.

– Әби, рәхмәт, бик тәмле булды, чыгыйм инде. – Онык идәндә яткан киемнәрен киде. Ишек тоткасына үрелгәндә, тукталып, – әби, акчарлаклар килгән булса, кереп әйтермен, яме, – диеп чыгып китте.

«Ник юк икән бу акчарлаклар? Килгәннәрдер, бу көнгә калмаганнардыр». Зәкиябануның күңелен борчу алды. Балачакларыннан ук килгән хатирәләре кабат-кабат кайтып бимазалый иде аны. «…Әтиләре яу кырында ятып калды. Өйдә берсеннән-берсе кечкенә дүрт кыз бала. Төпчекләре Зәкиябануга улчак биш кенә яшь иде. Әле дә ярый авылга урман якын булды. Ул ашатты, туендырды авыл халкын. Бәләкәй Зәкиябану да өч чакрым арадагы урманга көнгә икешәр менеп төшә. Зөя буйлап сузылган катнаш урман бай иде. Җиләкнең ниндие генә юк. Җир җиләге яфрагыннан чәй ясаганнарын хәтерли әле ул. Күп итеп яфракларны алып кайтырлар иде дә авыр әйбер белән бастырып куярлар иде. Бер-ике көннән кипкән яфрак чәй өчен инде әзер. Карлыган, бөрлегәненә дә бай урман. Ә юасын әйт әле син, аны җыеп алып кайткан көнне бәйрәм була торган иде. Кечкенә урманның юасыннан ничәмә-ничә тапкырлар ләвәш пешереп ашатты икән әнисе. Аның тәмлелеге, шулар саклап калгандыр алар буынын. Карале, зур су булгач, анда балыгы да булгандыр бит инде, әй. Нинди балык ди ул елларда, унике-унөч яшьтәге бала-чагалар колхоз эшендә. Кырда бодай ура, ашлыкны көлтәгә җыя, ындыр табагында җилгәрә, сугара. Балык тотып алып кайтканын хәтерләми. Ашаганы да булмады кебек. Ә менә акчарлак йомыркасы ашаганы нык хәтердә… Бераз үскәчрәк булды бу хәл. Бервакыт урманга баргач, су буенда, кош оясына тап булды ул. Коры куралар белән капланган түмгәк өстендә биш йомырка! Эх алды бит, алды. Күлмәк итәгенә төрде дә, урманнан чыгып йөгерде. Ана кош якында гына булган икән. Өйгә кадәр кычкырып, саклап кайтты. Ялантәпиле Зәкиябану бар көченә чапты. Үзе тапкан йомыркалар белән әнисен, туганнарын сөендерәсе килде. Тик әнисе сөенмәде, шатланмады. Кызчык, аның бер алдына-бер артына төшеп, бәйнә-бәйнә сөйләде югыйсә.

– Әни, ник бер сүз дә әйтмисең. Мин аңа тоттырмадым, ул мине авылга кадәр канатлары белән суга-суга кайтты. Белсәң икән, әни, ике иңсәмне сындыра диеп торам.

Әнисе бик озак уйланып торганнан соң гына телгә килә алды.

– Ярый инде, буласы булган, әле дә исән кайткансың. Икәүләп чукып бетермәгәннәр. Ата кошы читтәрәк ояда утырган булды микәнни… Алар бит балаларын икәүләп чыгаралар. Акчарлак йомыркалары бу, балакаем… Тимәскә иде дә бит, тимәскә… Әҗерен кайтармый калмас акчарлак. Ник юлыктың икән син ул урынга, бәхетләрең генә була күрсен инде. – Кызын кочагына алып кысты, ябык яңакларыннан сыйпады. Фашист илбасарларыннан имгәнеп калган авыллар хәлләнгәнче әле күп вакытлар үтәр. Ә бүген ана, бәгыре еласа да, сабые хакына, ул алып кайткан тимгелле йомыркалардан тәбә куыра. Еракка, диңгез аръягына карагандай төбәп әйткән әнисенең сүзләренә Зәкиябану әле соңгарак төшенер.

Күп еллар инде аңа. Бәхет тә булмады түгел, булды кебек. Ире Шаһиәхмәт– алардан унбиш-егерме чакрымда гына урнашкан авыл егете иде. Чибәр, мәһабәтле үзе. Кап-кара бөдрә чәчле, киң җилкәле баһадир. Димләп таптылар. Берсе артыннан икенче, өченче, дүртенче балалары туды. Ә бишенче баласын алып кайткан көнне (!) иргә әллә ни булды – моңарчы, күзгә-күз карашып, иңгә-иң куешып кына яшәгән, әле яңа гына баладан котылган хатынын куалады да чыгарды.

– Ни эшләвең бу,  ни кыланасың, Шаһиәхмәт?

Дәшми генә тузынган ир өч мәртәбә бер сүзне кабатлады:

– Талак! Талак! Талак!

Ишегалдына төрткәләп чыгарылган, берни аңламаган хатын, шашкан кешедәй талпына-талпына тәрәзәдән-тәрәзәгә атылды, пыялаларына капланып, баласын имезергә булса да кертүләрен сорап, ачыргаланып кычкырды. Кертмәделәр. Зәкиябану анасы өенә кайтып төште. Әнисенең: «Акчарлак, бары ул гына…», – дип, тын гына елаганын күрде ул.

– Әнием, күзалмам, нинди акчарлак? Юкны сөйләмә инде.

Күрәсең, акчарлак вакыйгасын ул оныткан иде. Кызу канлы ире, акылына килеп, яңадан алып китәр әле дигән уйлар белән әнисен дә, үзен дә тынычландырды. Ләкин, ире үз акылында булып чыкты, озак та көттермичә, ерак араларны якын итеп дигәндәй, өйләнү хәбәре авылга килеп ишетелде».

Төпчеге Факияне, бишенче баласын, яз аенда тапкан иде ул. Яз иде шул, бүгенгедәй матур яз иде. Менә ни өчен яңарды аның хатирәләре. Ул олы якка чыкты, тәрәзә янына килеп утырды, ә уйлары һаман бөтерелде дә бөтерелде… «Анасы өендә озак тормады, хатыныннан биш баласы белән калган тол Рәхмәтуллага кияүгә чыкты. Тормышы уртача хәлле иде, аты, сыеры бар. Каралтысы – чорына күрә җитешле. Үзенең кул эше белүе дә ярап куйды. Ире тегү машинасы юллап алып кайтты. Текте, иске киемнәрне яңартты. Үз гаиләсен генә түгел, тирә-күршеләрне дә киендерде. Ятимнәр янында яши башлаган беренче көннәрендә чит ояга килеп кергән кош халәтендә йөрде. Йоклаган җиреннән кинәт уянып китә дә, караңгыда, өйрәнелгән гадәте буенча, бишеккә дип сузыла, имезергә дип күкрәк изүләрен кармалый башлый, сискәнеп уянган Рәхмәтулласы да аны тынычландыра алмый аптырый иде. Балаларының үги ана кулында булулары бәгырен телгәли иде. Ул исән бит, үлмәгән бит… Ике сүзнең берендә: «Йә бер Аллам, ни өчен балаларымны миннән аердылар, ник аларны миннән тартып алдылар?» – дип ялвара иде. Ә бер төнне баш түбәсеннән акчарлак тырнап алган кебек булды: «Чи-и-ыйк!» Зәкиябану мендәренә сеңде. Күз алдына, үз оясында нәниләрен тапмыйча, томшыгындагы бөҗәк, бака, вак балыклар  ише җимнәрен чит ояга ташып йөрүче акчарлак сурәте килеп басты. Һәм, Зәкиябану, урынынан сикереп торып, кычкырып ук, әнисенең сүзләрен кабатлады: «Әҗерен кайтармый калмас!» Төн йокыларын калдырып, күп уйланды. «Коточкыч – ул үзе дә биш ятимгә үги ана. Аларга ана тәрбиясе кирәк. Ярый ла аның назын, тапкан малын чит ояда кабул итсәләр…». Ходайның рәхмәте, тора-бара үзе дә, үги балалар да бер-берсенә күнектеләр. Рәхмәтулласы белән янәдән дә тупылдап торган ике малай табып үстерделәр. Рәхиме, әнә, әле әтисе исән чакта ук, алгы урамга йорт салып чыккан иде. Хәлим шәһәрне сайлады. Үги балалар, алай дип әйтергә тел дә әйләнми, ятимлекне бер дә белмәделәр – барысы бертигез үсеп җитеп кайсы кая таралышып беттеләр, кайта-китә хәлен белешеп торалар. Ә Шаһиәхмәттә калган күзалмалары өчен күңел сыкрый».

«Әби, әби!» дип кычкырган тавышка ул сискәнеп китте.

– Әллә инде төлдерәп тә кителгән… Ишетәм, улым, ишетәм, хәзер, бәбкәчем.

– Әби, акчарлаклар килгән! Әти су буенда аларны күреп кайткан! «Акчарлак килми – яз булмый», дигәниең. Яз килде, әби, яз!

Шундый зур сөенеч алып килгән онык ишектән, әллә тәгәрәп, әллә мәтәлчек атып килеп керде, «эһ» дигәнче чишенеп тә атты.

– Шулаймы, улым, килгәннәр диген. Әйткән идем аны, бу вакыткача калмаслар, дип. – Зәкиябануның, үзе болай тыныч күренсә дә, кул бармаклары җиңелчә генә калтырый иде. – «Каргаса – кыш, ярлыкаса – яз», ди халык. Шулай гына була күрсен. – Кил әле, улым, менә сиңа сөенчегә «киндер сүприз», тот әле кулыңа.

– Уһ-һу, сюрприз… Рәхмәт, әби! Берәү генәмени?

– Кәнфит күп ашасаң, тагын бер тешең төшәр.

Оныгын кочагына алып сөйим дигәндә, аның идәнгә болгап аткан киемнәренә абаланып егылдылар да, икәү – әби белән онык, тешсез авызларын киң ачып, рәхәтләнеп көлештеләр. Аннары Зәкиябану, нидер исенә төшкән кебек, җиңел генә торып китеп, чоланнан әйләнеп керде. Кулындагы йомырка тулы йомры кәрзинне оныгына тоттырды. Ул аның, һәр елдагыча, акчарлаклар әйләнеп кайткан көнгә дип, махсус әзерләп куйган бүләге иде.

– Менә монда киндер түгел, улым, чын йомыркалар! Әтиең белән әниеңә, елак энекәшеңә дә сөенче күчтәнәче диярсең. Сак кылансаң, ватмыйча гына алып кайтып җиткерерсең, иншалла.

Әмирне озатканда тәрәзәдән карап калды. Койма буйлап, бик җитди кыяфәттә, орчык чаклы малай, җир кендеге – аның оныгы атлый. Зәкиябану, иртәдән үк җыелмаган урын-җирен алып куйды да, сервант почмагында озак вакытлар кузгалмый оеп утырган самавырына су салып, ут тергезде…

 

Роза ХӘМИДУЛЛИНА

Фото: vk.com


Комментарий язарга