Авыр сугыш еллары. Бөтен халык Җиңүгә үз өлешен кертергә омтыла.

Башкортстанның Ярмәкәй районы үзәге мәктәбе укучылары да дәресләрдән соң өйдән-өйгә фронт өчен азык-төлек, кием-салым һәм башка кирәк-яраклар җыю белән мәшгуль. Өченче класста укучы Марс атлы малай да дәртләнеп, ихлас күңелдән тырышып йөри. Тик беркөнне бик боегып кайтып керә Дәүләт абзый белән Маһирә апаның кул арасына керә башлаган уңган малайлары. Сәбәбе дә бар икән шул: тарих укытучысы Иванов абзыйлары, өч классташ малайны бернәрсә дә бирмичә, борып чыгарган. Әниләре исә аптырап калмый: «Улым, кайгырма, әнә, сеңлеңне алып бар! Бик кыю, үз дигәненә ирешми калганы юк», – ди.
Марс карышмый, беренче класста укучы, үзеннән ике яшькә кече сеңлесе Флүрә белән кабат теге йортка китә. Чынлап та, каушап калмый тәвәккәл кыз, килеп керү белән «үгезне мөгезеннән ала»:
– Сезнең гаиләдән сугышта катнашучылар бармы? – ди укытучы абыйсын аптырашта калдырып.
– Юк?!
– Ә минем өч абыем, ике апам фронтта…
Әлбәттә, дәлиле саллы, теләсә нинди саран кешеләрне дә уйга салырлык. Укытучылары дәшмичә генә зур ак бәйләмнән уналты метр материал кисеп бирә. Чехол яисә бияләй тегәргә менә дигән чимал. Моннан соң инде абыйлы-сеңелле икәүләп йөрергә күнегеп китәләр. Халыктан кергән бөтен әйберне хәрби комиссариатка илтәсе. Күпләр нәрсә белән булса да ярдәм итәргә тырыша. Бер ана хәтта өч баласы хакына, ире сугыштан исән-имин кайтсын дип, сарык биреп чыгара. Күбесенчә бәрәңге бирәләр. Аны өйгә алып кайтып юарга, киптерергә кирәк. Утын юк, әремен аралап алып, салам ягалар. Ярый әле бераздан Ярмәкәйгә бәрәңге киптергеч кайтаралар. Эшләре көйләнә, әмма җиңеләйми: көз көннәрен капчыклап җыйган бәрәңгеләрен юып алып килергә һәм үзләренә үк әрчеп тә бирергә кирәк. Коточкыч авыр чор. Унике балалы гаилә башлыгы өч малаен һәм ике кызын сугышка алулары кайгысыннан гел чирли башлый, әниләренең сәламәтлеге дә мактанырлык түгел. Шулай итеп, бөтен мәшәкать Марс белән Флүрә иңнәренә өелә. «Сугышта булмадык, әмма кулдан килгәнчә ярдәм иттек һәм әнә шулай җиңүгә үз өлешебезне керттек. Һич тә җиңел булмады», – дип искә ала бүген Чаллы каласында яшәп ятучы Флүрә апа Гыйльманова ул дәһшәтле елларны.
Сугыштан соң да тормышлары тиз генә җайланмый Хәбибуллиннар гаиләсенең. Җиңү шатлыгы гына яшәүгә көч-этәргеч бирә. Дөрес, ул-кызларының җиңүчеләр сафында исән-имин кайтулары сөенеч өсти анысы. Фронтның алгы сызыгында ике ел буена яралыларга беренче ярдәм күрсәтүче кызлары Галибә, сугыш беткәнче үк, авырып кайта. Уналты яшендә кулына корал алган Шәүкәтләре дә, авыр яралардан һәм контузиядән соң, озаклап Ташкент госпиталендә дәвалана. Җиңүдән соң туган җиргә беренче булып аяк басучы исә – уллары Рәшит. Хәрби очучы, старшина. Бохарада партия кала комитетында эшләгән җиреннән армиягә киткән. Сугышның башыннан ахырынача госпитальдә шәфкать туташы булып хезмәт иткән Мөнирәләре дә, әти-әнисен һәм туганнарын сөендереп, тупылдап кайтып төшә.
Тик менә Мәскәүдән Берлинга кадәр авыр сугыш юлы узып, зур командир дәрәҗәсенә ирешкән һәм орден-медальләр белән бүләкләнеп кайткан өлкән уллары Габдуллаларын гына язмышы аямый: кайтуына тыныч тормыш сынаулары көтеп тора туган якта. Уфада саклык банкы башлыгы булып эшләгән җиреннән фронтка киткән яугирне хыянәт сагалап тора – хатыны башкага кияүгә чыккан. Тешен кысып булса да түзә: яңадан гаилә кора, элекке вазифасына кайта, әкренләп көндәлек тормыш мәшәкатьләре бөтереп ала, дөньясы да көйләнә төшә. Тик, күрәсене күрми, гүргә кереп булмый, дигәннәре бар бит әле аның: күпне күргән, күпне кичергән фронтовикның тез астына кабат мәкер дигән хикмәт китереп суга. Монысы 1947 елгы акча реформасы белән бәйле. Финанс хезмәткәрләре өчен гаять мәшәкатьле ел. Банк җитәкчесе үзе кала-районнардан кайтып керми. Шул болгавыр көннәрдә, форсаттан файдаланып, җиде түрә, ялган юл белән акча үзләштерү җаен таба. Кәгазьләрдә – Габдулла Хәбибуллин «имзалары». Авантюраны оештыручылар арасында хакимияттә, тәртип һәм хокук саклау органнарында югары вазифалар биләүче затлар бар. Бу исә аларга суд процессын ябык ишекләр артында, хәтта адвокатларны да кертмичә, үткәрү мөмкинлеге бирә. Фронтовикны, нахак бәла ягып, унҗиде елга төрмәгә ябарга хөкем итәләр һәм, шахтада күмер кисү өчен, ерак Себер якларына җибәрәләр.
Энесе Рәшит, артыннан йөри торгач, нахак бәла тагучыларның эзенә төшә төшүен. Тик андый вазифаи затларны ничек фаш итмәк кирәк. Ярый әле, әниләре Маһирә – Мәскәү кызы, әле революциягә кадәр үк Уфадан килгән Дәүләт белән Казан каласында кавышкан булалар. Ике туган апасы Кремль типографиясендә эшли. Флүрә апа раслаганча, аның ярдәме белән абыйсы Рәшит һәм апасы Галибә Сталинның үзе янына керүгә ирешәләр. Шул вакыйгалардан соң, чәчләренә бик иртә чал төшкән Габдулланы берничә елдан азат итәләр. Уфага әйләнеп кайтуына, үч иткәндәй кабат язмыш сынавы көтеп тора: икенче хатыны бөтен документларын, орден-медальләрен урлап, бер ир-атка тагылып, республикадан ук чыгып качкан. Кайгы өстенә кайгы, хәсрәт өстенә хәсрәт. Хатынын эзләүгә бирүдән башка чарасы калмый Габдулла абыйсының. Әмма, дүрт елдан артык ут-дәһшәт уртасында кайнап исән-имин кайткан гаярь ир-ат, тыныч тормыштагы гаделсезлекләрдән тәмам бөтәшә һәм, бернинди җавап та көтеп алалмыйча, 1956 елда вафат була. Фәкать үлгәненә дистә ел тулып килгәндә генә, «фронтовик Габдулла Хәбибуллин» булып йөрүче адәмне Ташкентта кулга алалар. Икенче хатыны кылган яманлыкка Габдулланың фронтовик дустының сизгерлеге аркасында гына чик куела. Тик, ни аяныч, милиция хезмәткәрләре Хәбибуллиннар гаиләсенә олы улларының документларын һәм орден-медальләрен тапшырырга «оныталар». Бу хәлләрдән тәмам аңгыраеп калганлыктанмы, үзләренең дә бөтен нәрсәгә ачыклык кертеп бетерү уе башларына да килмәгән, күрәсең.
Шул вакыйгадан ике ел алда гына, сугышта алган яраларыннан мантый алмаган Ташкенттагы абыйсы Рәшитнең хәле авыраеп китә. 1954 елда хәрби флотта хезмәт итүче энесе Марска язган хатында: «Озак яшисем калмаганын сизенәм. Зинһар, минем балаларымны ташламагыз!» – дигән юллар була. Әлеге хәбәр, ул вакытта Приют бистәсендә яшәүче туганнарына килеп ирешүгә, әтиләре: «Кызым, абыеңны барып алып кайт, соңгы сулышын үзебездә алсын», – дип, Флүрәне Ташкентка җибәрә. Борчылулары нигезсез булмый: туган якта дүрт кенә ай яшәп кала унҗиде яшендә фронтка эләккән Рәшит абыйсы, егерме тугыз яшендә вафат була. Кайгы ялгыз гына йөри димени, башы авыртуга түзәр әмәле калмагач, сугыш тәмамланганчы туган илгә кайтырга мәҗбүр булган апасы Галибәнең дә көннәре санаулы кала: 1955 елда башына ясалган операциядән соң алты гына ел яшәп кала. Вафаты алдыннан: «Флүрә, акыллым, балаларымны ышанып сиңа калдырам. Берүк ташлама!» – дип, сеңлесенә үтенеч-васыятен әйтеп калдыра.
Ә алары дүрт җан. Риммага – унбер, Иркәгә – сигез, Фаилгә алты яшь, ә кечкенәләре Гөлүзәргә нибары җиде генә ай. Ярый әле, ире Ринат яхшы кеше. Үзе дә авырлыкларны аз күрмәгән. Әтисе Галимҗан сугышка киткәндә, әниләре карамагында биш бала калганнар. Иң өлкәннәренә унөч кенә яшь булганын исәпкә алганда, Флүрәнең бианасы башына ишелеп төшкән тормыш мәшәкатьләрен күзаллавы һич тә авыр түгел. Шундый сынаулар кичергән Ринаты белән бергәләп, дүрт үксез баланы тәрбияләп үстерәләр һәм олы тормыш юлына чыгаралар. Баштагы мәлләрне биатасы белән бианасының бик нык ярдәм итүләрен дә искәртә Флүрә апа. Бу инде Туймазы районына керүче Кандра бистәсендә яшәгән еллары. Гөлүзәрләре мәктәпне тәмамлагач, укуын дәвам итү мөмкинлеге булмау сәбәпле, гаилә Бәләбәйгә күченә. 1995 елда гаилә башы Ринаты гүр иясе була. Ул вакытка апасының үзләре тәрбияләп үстергән өч баласы да Чаллы каласына китеп, төпләнеп калган булалар. Гөлүзәр белән икесе генә яшәп калалар Кандрада. Үзе дә бик еш чирләштерә башлагач, Флүрә апа кызлыкка алган Гөлүзәрне: «Мин үлсәм, ялгызың нишләрсең», – дип, 2005 елда туганнары янына җибәрә. Тик менә, ялгыз башы озак түзеп торалмый: тагын өч елдан үзе дә Чаллыга килеп төпләнә. Фатир сатып алып, матур гына яшәп китә. Татарстанга күченеп килүенә сөенеп бетә алмый үзе. Бәләбәйдә уңышсыз ясалган операция хатасын Чаллы табиблары бер дигән итеп төзәтеп бирә. Кырык ике ел хезмәт стажы була торып та, никтер туган ягында бик аз пенсия билгеләгән булалар. Анысы да биредә уңай хәл ителә.
Унике балалы гаиләдә җиденчесе булып дөньяга аваз салган Флүрә апаның күңелендә гел изгелек орлыклары гына шытып торадыр, мөгаен. Гөлүзәрнең малае өйләнә һәм хатыны белән вакытлыча, акча түләп чит кеше фатирында яши башлыйлар. Яшь гаиләнең ай саен унике мең түләп торулары белән Флүрә апа килешеп тора димени – яраткан оныгына зур бүләк ясый. Ягъни, фатирын Альбертка бирә, ә үзе бөтенләйгә кызы Гөлүзәр янына күченә. Мондый кыю адымга тәгаен изге күңелле ак әбиләр генә бара ала торгандыр.

 

12_балалы_гаилэ

12 балалы Дәүләт һәм Маһирә Хәбибуллиннар гаиләсе (фотомонтаж)

 


Комментарий язарга