Логотип «Мәйдан» журналы

Тукай премиясе лауреатларын игълан иттеләр

Казан Кремлендә Татарстан Рәисе резиденциясенең Тантаналар залында Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде.

Быел Тукай премиясе шагыйрь Ләис Зөлкарнәйгә «Узганны кабатлау» китабы өчен; сынчы Кадим Җәмитовка татар мәдәниятенең күренекле тарихи эшлеклеләренә багышланган сынлы портретлар һәм фигуралар сериясен булдырган өчен; ТР Дәүләт хоры җитәкчесе Миләүшә Тәминдаровага Татарстанның татар хоры мәдәниятен үстергән һәм саклаганы, «Татар хор музыкасы антологиясе» хезмәте өчен; язучы, тәрҗемәче Борис Вайнерга балалар шигърияте, прозасы һәм драматургиясенә, яшь укучыларны әхлакый-эстетик тәрбияләүгә, татар балалар әдәбияты һәм фольклорының иң яхшы әсәрләрен тәрҗемә итүгә һәм популярлаштыруга бирелде. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов лауреатларны котлады.

Тинчурин театры артисты Лилия Мәхмүтовага, җырчылар Эльмира Кәлимуллинага, Айгөл Бариевага, Вадим Захаровка hәм башкаларга Татарстанның халык артисты исеме бирелде.

 

Фото: Татар-информ

Комментарийлар