Мин аны күрдем дә таң калдым. Бары бер генә күз ташладым һәм шундук аның эчкерсез карашы эченә кереп чумдым. Аның шомырттай кара күзләреннән бөркелгән җылылык һәм итәгатьлелек мине, фани дөньядан аерылып, хыял диңгезенә чумарга мәҗбүр итте. Тирә-юньдәге бернигә дә игътибар итмичә, шул ягымлы күзләргә сихерләнгән төсле карап тора бирдем. Йөзгә чибәр булган кешенең артыннан тел шартлатып карап калалар. Ә аңарда, бөтенләй икенче төрле тарту көче бар иде. Карашыннан сирпелгән нур, тулышып торган бит алмалары, чиядәй алсу иреннәр, сурәткә дә төшерә алмастай искиткеч гүзәл сын… Аңа төбәлдем дә телсез калдым. Әйтерсең лә, тышкы кыяфәте гаҗәеплегенә өстәп, эчке дөньясының сөйкемлелеген дә күрдем. Мөмкин булса, менә шулай күземне алмый сәгатьләр буе карап торыр идем. Тик ул озак тоткарланмады. Үзенең гүзәллеге белән әсир иткән озын толымлы кыз парктан чыгарга ашыкты. Биек наратлар күләгәсе астыннан җитез генә капкага борылды да, мизгел эчендә юкка да чыкты. Ә минем күңелемә моңсу бер хис кереп урнашты. Аны йөгереп куып тотасым, каршысына чыгып, күзләренә кабат карыйсым килде. Әмма мине гүя сихерләделәр, баскан урынымнан кузгалмыйча тора бирдем. Аннан, аңыма килеп, капкага таба атладым. Урамда, әлбәттә, ул юк иде инде.

Бу очрашудан соң мине гүя алыштырып куйдылар. Юктан да ул сөйкемле кыз искә төшә башлады. Ял итәргә утырсам да, йөзеннән нур чәчкән әлеге кыз күз алдыма килә. Урамга, кеше арасына чыксам да, үзем дә сизмәстән, карашым белән аны эзлим. Һәр кешедә таныш чалымнарны табарга тырышам. Бер күрүдә гашыйк булуга ышанмый идем. Бу турыда ишетсәм, йөземдә мыскыллы елмаю барлыкка килә иде. Беренче күрүдә үк бер белмәгән кешегә гашыйк бул, имеш… Тик бу сүзләр болай гына әйтелмәгәннәр икән шул.

Безнең чираттагы очрашуыбыз урамда да, кибеттә дә, паркта да булмады. Шулай бер кичне укылган китабым – Фоат Садриевның «Таң җиле»н китапханәгә илтергә киттем. Анда, гадәттә, кеше артык күп булмый. Чөнки хәзерге заман кешеләренең теләк-шөгыльләре китап киштәсе яныннан ерак тора. Китапханә ишеген ачып керүгә, хыялымда йөрткән кызны күреп алдым. Ул, гаҗәеп бер мавыгу белән, Габдрахман Әпсәләмовның “Хәтер” китабын актара иде. Дөресен әйтим, бу көтелмәгән очрашудан югалып калдым. Менә бит ул, күпме эзләп йөргән кешем каршымда басып тора. Китабымны тапшырдым да, акрын гына ул басып торган рәткә таба атладым. Үзем дулкынланам, шулай да эндәшергә кыюлыгым җитте:

– Габдрахман Әпсәләмов иҗатын яратасыз, ахры?

Ул, китабыннан аерылып, миңа карады. Йөзеннән һаман шул искиткеч нур сирпелә. Кыз:

– Язу осталыгы, тел матурлыгы ошый… Әсәрләрен укырга яратам, аның язмаларына чын-чынлап гашыйк дисәм дә була, – дип, ягымлы елмайды. Китаплар турында гапләшеп алырга үзе дә каршы түгел иде бугай. Хәзерге вакытта «Ни укыдың?» – дип сорардай кешеләр сирәк бит. Ә монда каршыңа килеп, китап турында әңгәмә корсыннар әле.

– Сез дә әдәбиятка битараф түгел, ахрысы? – дип кызыксынуын белдерде ул. Мин карашымны китап киштәсеннән аңа күчереп:

– Битараф түгел… – дип аның сүзләрен кабатладым, – юк, китапларга ничек инде битараф буласың?! Алар бит кешеләрнең үткәне, хәзергесе һәм киләчәге… – дип, фәлсәфи фикеремне дә җиткердем. Ул, минем бу сүзләремнән ниндидер кызыклы бер мәгълүмат ишеткәнкәндәй, күзләрен кыса төшеп, ихлас елмайды:

– Сезне битараф түгел, диеп әйтү генә дөрес булмас. Әдәбият турында хискә бирелеп, бу өлкәнең нечкәлекләрен белгән, укыган кешеләр генә сөйли ала, – дип, сынаулы караш ташлады. Аның бу карашында бернинди көлү дә юк, бары тик соклану һәм таныш уйларны бүтән бер кешедән ишетү шатлыгы гына чагыла иде. Мин исә арабызда булган киеренкелекнең кимүен сизеп:

– Бу нечкәлекләрне аңлаучыларга сез дә керәсез, шулаймы? – дип елмайдым. Ул, әңгәмәбезне дәвам итәргә теләгәндәй, акрын гына китабын ябып куйды.

– Әдәбиятның серләренә төшенү – иң зур хыялымның берсе. Ул әле бары хыял гына, – диде кыз, күзләрендә әлеге дә баягы, чаялыгы чалына иде. Мин:

– Хыялый кызның исеме ничек булыр соң? – дип сорадым. Ул соравыма һич гаҗәпләнмичә:

– Хыялый кызның исеме Дилә булыр, – дип елмайды.

Дилә… Шул минутта бу исем күңелем түренә кереп утырды да, бер почмагында таныш булмаган хисләр уятты.

– Алайса, таныш булыйк, мин Мансур атлы булырмын, – дип, мөмкин кадәр эчкерсезрәк елмаерга тырыштым. Тик күңелемдә дулаган буранны сизми калмагандыр ул. Кешенең маңгай күзе күрмәсә, күңел күзе дә бар бит әле.Куе кара керфекләре астына сыенган яшькелт-зәңгәр күзләре, ай нурында балкыган йолдызлар сыман, хәйләкәр җемелдиләр иде. Әйтерсең лә, «бары да күренә, каушавың йөзеңә чыккан, егеткәй» дип әйтә иде алар. Аның елмаюын күтәрә алмыйча, карашым аяк очыма тәгәрәде. Үз-үземнән уңайсызлангандай, тик басып тордым мин. Ә ул:

– Ярый, Мансур иптәш; ә сезгә нинди китап кирәк иде? – дип сорап куйды. Хыялый кыз – Диләнең яше, чама белән, минекеннән өч яшькә яшьрәк күренә иде. Миңа Мансур абый дип түгел, ә Мансур иптәш диеп үз итеп дәшүе ниндидер бер җиңеллек өстәгәндәй булды. Тик мин аның соравында төртелеп калдым. Нинди дә булса китап эзләп килүем түгел иде бит. Шулай да:

– Нинди икәнен тәгаен генә әйтә алмыйм. Бәлкем сез ни дә булса киңәш итәрсез? – дип сорарга җөрьәт иттем. Ул бу сорауны көтмәгән иде булса кирәк. Китапларын букчасына тутырган җиреннән янә елмаюлы карашы белән күтәрелеп карады да:

– Мин укыган чит ил язучыларының әсәрләре сезгә хуш килмәстер шул, – диеп, китапларын тутырып бетерде дә, букчасын иңенә асты. Ә минем аның белән хушлашасым килми иде. Сөйләшүебезне ничек булса да озаккарак сузарга тырышып, әңгәмәне дәвам итәрдәй сүзләр эзләдем:

– Нигә алай дисез? Бәлкем мин Николас Спарксның әсәрләренә бик мөкиббәндер. Бәлкем Стейс Крамер китапларын аерыла алмыйча укыймдыр, – дип, шаярып елмайдым мин. Ул моны аңлады булса кирәк. Бу язучыларны белүемә шактый гаҗәпсенде дә әле. Кашларын күтәрә төшеп, ул:

– Яраткан язучыларны искә төшерүегезгә зур рәхмәт. Аларның әсәрләре башкаларныкыннан чынлап та аерылып тора, – диде. Ә мин телгә алганнар аның яраткан язучылары булуы беркадәр гаҗәпләндерде. Кыек атып туры тидердем, дисәм дә була бит. Кинәт ул ялт кына кулындагы сәгатенә күз салды да:

– Миңа китәргә кирәк инде, Мансур дус, танышуыбызга чиксез шат, – дип әүвәлгечә елмайды, аяк очларына гына басып рәт арасыннан чыкты да, кулын болгап, күздән дә югалды. Мин кабат авызымны ачып карап калдым. «Сау бул» дип әйтергә дә җитешмәдем бит, әй! – диеп, үз-үземне тиргәдем.

Күз алдымнан аның җылы карашы бервакытта да китмәде. Колагымда ягымлы тавышы, әйткән сүзләре бөтерелде. Төшләремә дә керә торганга әйләнде ул. Ләкин күпме генә кабат очратырга тырышсам да, безнең юллар кисешмәде. Аны көтеп, китапханәдә күпме генә утырсам да, ул күренмәде. Николас Спаркс, диеп юри генә әйткән идем. Аның әсәрләрен укыганым юк иде, китапларын кулыма гына тотканым булды. Тик Дилә яраткан язучылар диде бит. Димәк, ул әсәрләрдә ниндидер сер бар. Шулай дип фикер йөрттем мин һәм, шул автор китабын алу нияте белән, китапханәгә юл тоттым. Китапны кулыма алсам, Дилә белән якынаербыз кебек тоелды миңа. Туп-туры чит ил әдәбияты бүлегенә кердем. Менә каты, көрән тышлы калын китап. Тышлыгына «Николас Спаркс. Бер күрүдә» дип уеп язылган. Саклык белән генә беренче битен ачтым һәм шулвакыт аяк очыма кәгазь кисәге очып төште. Мин аптырау катыш кызыксыну белән аны иелеп алдым. Пөхтә һәм җыйнак итеп язылган язуны игътибар белән укый башладым:.

«Мансур!

Сезнең бу китапны кулыгызга алуга өметләнеп хат язучы мин – Дилә буламын. Әңгәмәбез вакытында бу язучыны искә алсагыз да, аны укымаганыгызны аңлаган идем инде. Кешенең күңел төбе укыган китаплары белән үлчәнә, диләр бит. Сез яхшы кешегә охшагансыз. Хәер, китапханәгә начар кеше йөрмәс. Һәрхәлдә, мин шулай фикер йөртәм. Ә сез бу китап белән генә тукталмагыз. Безнең татар шагыйрьләре, язучыларының китаплары да – һәрберсе үзенә күрә бер могҗиза, бер байлык. Китаптан аерылмыйк. Китапның һәр бите сер белән тулы! Дилә.»

Мин хатны кат-кат укып чыктым. Юк! Дилә исемле хыялый кыз мине онытмаган! Әнә бит, хат та язып калдырган! Кызык, минем бу китапка килеп тотынасымны каян белгән соң ул? Шул ук кичне китапны укый башладым, һәм битләрнең берсендә карандаш белән язылган язуга тап булдым:

«Үтенечемә битараф калмаганыгыз өчен зур рәхмәт, Мансур! Сезне паркта очратуымны өмет итеп, Дилә».

Иңнәремә гүя канат куйдылар. Сөенечле дулкынлану бар күңелемне биләп алды. Урамда инде караңгы төшүгә карамастан, кулыма чәчәк бәйләме тотып паркка таба атладым. Йөрәгеңдә мәхәббәт яши икән, карашың бар дөньяны яктырта, диләр бит…

 

Алинә ХӘБИБУЛЛИНА
Фото: https://pixabay.com/

 

«Мәйдан» №9, 2019 ел


Комментарий язарга