Логотип «Мәйдан» журналы

Хантимер хәзинәсе (бәян)

Бәян.

Җәйге кояш астында иркәләнеп утыра Галимәрдән карт. Кояшның рәхимле нурлары карт сөякне дә йомшартырлык шул.
«Ходайга мең шөкер! Үземнең җанга якын, туып-үскән җиремдә мәңгелеккә күчәм. Минем ата-бабаларымны, кара йөрәк – чукындыручылардан саклап, сыендырып калган җирләр шул бу», – дип уйлады Галимәрдән карт. Ул ишегалдында эскәмиядә, шактый юан булып үскән агачка аркасын терәп утыра. Үзе кебек карт тирәкнең сырлы-сырлы кайрысыннан җылы бөркелгән кебек. Менә ул, моңланып, әкрен генә җыр сузып җибәрде:
Кара да гынай урман, караңгы төн,
Яхшы атлар кирәк үтәргә, ә-ә-ә,
Карурманны чыккан чакта,
Кисеп алдым пар усак, а-а-ай,
Айрылмаек, дус булсак...
Капка келәсе келтерәп ачылды. Ихатада яшь хатын-кыз тавышы ишетелде:
– Исән-саумы, Галимәрдән бабай!
Тавыш килгән якка гәүдәсе белән чак кына борылды карт:
– Шөкер, кызым, шөкер! Хәмидә кызым, синме әллә? Үзең сәламәт кенәме? Гаиләң, бала-чагаң иминме?
– Рәхмәт, Галимәрдән бабай, барыбыз да имин! Үзеңнең сәламәтлек ничек?
– Ходайга мең шөкер, йөреп торам, кызым!
– Йөрергә язсын, Галимәрдән бабай! Гарифәттәй өйдәме? Күлмәк итәгемне тектерәсем бар иде.
– Өйдә, кызым. Кер, кер, өйгә уз!
Хәмидә – күршеләрнең яшь килене. «Акыллы бала, сөйләшүеннән күренеп тора. Фатих улының бәхете бар, исән-сау гына торсыннар», – дип уйлады Галимәрдән.
– Кызым, Хәмидә!
– Әү, Галимәрдән бабай? – дип, Хәмидә болдырга менгән җирдән туктап калды.
Галимәрдән бер ноктага төбәлгән килеш дәвам итте:
– Син, балам, җыйнак кына гәүдәле, бик матур кыз бала.
– Каян беләсең, бабай, мине күргәнең юк бит синең?
– Сукыр булсам да, колакларым, әлхәмделилла, яхшы ишетә! Шундый да матур сөйләшә белгән кеше – үзе дә матур була, кызым!
Хәмидә өйгә кереп киткәч, өзелгән җырын дәвам итте:
 
Заманалар авыр, юллар ябык,
Дус-иш кирәк гомер итәргә, ә-ә-әй,
Карурманны чыккан чакта,
Кисеп алдым пар каен, а-а-ай,
Айрылмаек, дускаем...
 
«Без заманның авыр чакларын күп күрдек. Инде балаларга аларны күрергә язмасын!» – дип уйлады Галимәрдән карт, күңеле белән балачагына, яшьлегенә әйләнеп кайтты.
Бормаланып аккан Ык елгасы, Мөслим авылының зәңгәр күзле, оялчан бер кызы шикелле, бер караганда, әрәмәлекләр арасына кереп югала, бер караганда, кояштай балкып килеп чыга. Ык буеннан искән җил борынга балык, төнбоек исләрен алып килә. Ихтыярсыз, күңел шунда тартыла, елга дулкыннарына чалкан ятып, агым уңаена агасы да агасы иде...
...Таң атып килә. Ык буенда әтисе белән Галимәрдән җигүле акбүз атка утырып йөриләр. Атасының җылы куенына сыенып бару шундый рәхәт, тәненә аның йөрәк тибеше сизелеп тора. Әнә еракта аларның ак йорты күренә. Аннан тирә-якка нур бөркелә. Аның янында гына тагын бер йорт утыра, анысы да биек итеп нараттан буралган. Галимәрдәннең туган йорты ул. Ык буенда сыерлар, көтүе белән атлар утлап йөри, түбәнгәрәк төшкәч, тимерче алачыгы, ике тегермән – болар барысы да Хантимернекеләр, үсеп җиткәч, Галимәрдәнгә күчәчәк. Атасы куенында оеп барган улына дәште:
– Улым, күрәсеңме, киң болыннарны, елга-күлләрне, ерактан күренеп торган әрәмәлекләрне? Аларның барысын да Ходай яраткан, без – коллары өчен. Икмәк үстерер өчен яңгырын, кояш җылысын яраткан. Шушы мал-туарны, бәндәләрем ач булмасын, дип яраткан. Беркайчан да онытма, улым, тырыш кеше беркайчан да ач булмас. Ә ялкау, кулыннан эш килмәгән бәндә гомергә хәерче булыр.
Галимәрдән – заманында Мөслимнең хәлле бер кешесе булган Хантимер һәм ата-анасы Казан якларыннан күчеп килгән бай кызы Мәгъсумәнең иң зирәк малае иде. Әткәсе белән әнкәсе бер-берсен ихтирам иттеләр. Балалар беркайчан да аларның бер-берсенә ачуланып дәшкәннәрен ишетмәде. Аталарының эшләре гөрләп барды. Басу-кырында игеннәре уңды, тимерчелегендә сука, сәнәк ише эш кораллары ясалды, тегермәннәрендә он тарттырылды. Гаилә бернәрсәгә дә мохтаҗ булмады. Галимәрдән, башка туганнары кебек, мәдрәсәдә аң-белем алды. Мөслимнең хәлле кешеләре еш кына аларның ике катлы ак йортына җыелды. Шундый чакларда, әтисе Хантимер, улын чакырып: «Яле, улым, абзыйларыңа сабагыңны укып күрсәт әле», – дип, мәдрәсәдә укыган сабакларын сөйләтеп карый иде. Галимәрдән шул чагында чатнатып укып та, сөйләп тә күрсәтә. И, шунда әтисенең горурланудан нур сипкән күзләрен күрү, бай абзыйларның сокланып тел шартлатуларын, мактауларын ишетү рәхәт тә була иде. Абзыйлар:
– Бу угылың киләчәктә мулла, галим булырга охшап тора, Хантимер кордаш!
– Афәрин! Атаңа охшап, бик гакыллы булгансың, олан! Бәхетең-тәүфыйгың күп булсын! – дип, кайсы аркасыннан сөя, кайсы көмеш тәңкә тоттыра, кайсы малайның кулларына бер кушуч прәннек-кәнфит сона. Галимәрдән, алган күчтәнәчләрен бүлешергә, бертуганнары янына йөгерә.
Авылдагы абруйлы кешеләрнең шундый мактауларын ишетеп, угылыннан канәгатьлек хисе йөзенә чыккан атасы чаршау белән бүленгән аралыктан елмаеп карап торган хатынына дәшә:
– Әнкәсе, әйт җәтрәк, чәй чыгарсыннар!
Беркөн Хантимерне, басудагы игеннәрен карарга киткән җирдән, арбага салып алып кайттылар. Ул бик тә агарган һәм ике кулы белән эчен тоткан. Аны күтәреп алып кереп, сәкедәге түшәккә салдылар. Көннәр үтте, әмма Хантимернең хәле яхшы якка үзгәрмәде. Авыл мулласыннан яздырып алган тәлинкәдән су эчертү дә, ерак авыллардан алып килгән им-томчыларның да ярдәме тимәде. Беркөн шулай авырып яткан Хантимер хатынын һәм барлык балаларын үз янына чакырып китерде. Хәлсез тавыш белән гомер буе тырышып тапкан малының кайсы кемгә каласын бәян итте. Беренче хатыннан туган балаларга тегермән, тимерчелек һәм басу җирләре. Икенче хатынга да шулай ук тегермән, җир биләмәсе, мал-туарлар. Хантимер сөйләп бетергәч, өлкән балалар өметсезлеккә бирелеп елый башладылар. Галимәрдән килеп, атасының кочагына сыенды. Әле ул атасының тиздән үләчәгенә ышанмый, аны һаман да терелер, дип өметләнә иде. Ә агарып калган Мәгъсумә, сөрмәле күзләрен зур итеп ачып, аңламаган төсле иренә карады да, кинәт кенә сәке янына, идәнгә бөгелеп төште.
– Юк, юк, Хантимер, андый сүзләр сөйләмә, зинһар! Каладан духтыр китертербез, ташлап кына китмә мине! Китсәң, үзең белән алып кит мине дә! – дип, Мәгъсумә өзгәләнеп елады.
Кечкенә балалар, әниләре елаганны күреп, аңа кушылдылар. Хантимер, хәлсез тавыш белән:
– Балалар, әнкәгез белән генә сөйләшик әле, – диде. Балалар, кечкенәләрне кулларына алып, әкрен генә тышка чыкты. Ә Галимәрдән һаман кузгалмады.
– Улым, Галимәрдән, бар, чыгып тор, әнкәңнең үзенә генә әйтер сүзем бар иде, – дигәч кенә, Галимәрдән, елый-елый, тышка чыгып китте.
– Мәгъсумә, син минем сөекле хатыным булдың. Мин синнән мең кат бәхил. Миңа рәнҗеп калмыйсыңмы?
– Нинди рәнҗү, син – минем бәхетем, Хантимер! Зинһар, мине ташлап китмә!
– Мәгъсумә... Сабыр бул! Мин киткәч, сиңа ялгызыңа тормыш көтүе авыр булачак. Син хатын-кыз... Яшь. Балалар ишле... Тырышып тапкан малны әрәм итмәслек ир-атка кияүгә чыксаң, рухым тыныч булыр иде...
– Миңа синнән башка беркем дә кирәк түгел!
– Алай димә...
Икенче көн туып килгән чакта, газиз әткәләре җан бирде. Балалар арасында аталары үлемен иң авыр кичергәне Галимәрдән булды. Бу вакытта аңа бары унике яшь кенә иде. Галимәрдән, кабер өстенә ятып, елады да елады. Аны атасының кабереннән аерып ала алмадылар. Ул мулла абзыйның: «Чү, балам, мөселман углына болай килешми. Сабыр бул!» – дип нәсихәт укуына да колак салмады. Авылдашлары әкрен генә таралышты. Малай зиратта ялгызы калды. Көн кичкә авышты. Аның шешенгән күз кабаклары авыраеп йомылды...
...Көтмәгәндә, караңгылыкны ерып, ап-ак атка атланган, Хозыр Ильяс кебек ак киемнәрдән җайдак күренде. Галимәрдән, башын күтәреп:
– Әтекәй, әтекәем! – дип, аңа ташланды. Хантимер атыннан төшеп, улын кочагына алды.
– Улым, син елама! Җирне тырнап еласаң да мин кайталмыйм инде. Миңа да, әниеңә дә үпкәләмә. Туганнарың синең кулыңа кала, улым. Нык бул! Миңа китәргә кирәк, бар, син кайт инде, улым, – диде дә, атына атланып, күздән югалды.
Кинәт кенә күзләре әчетә башлады, Галимәрдән уянып китте. Кабер өстендә ята икән ич, әткәсенең кабере өстендә. Елаудан күзләре шешенгән, җирне тырный-тырный, бармаклары канап беткән, өс-башы кабер туфрагына баткан иде. Әткәсен төшендә генә күргән икән шул! Ничек төштә генә булсын инде?! Үзенең тәне белән әткәсенең җылы кулларын, үзгә якын тәмле исен тойды бит ул! Кинәт аның күңелендә моңсу җиңеллек барлыкка килде. Төштә генә булса да әткәсе белән очрашып була, төштә генә булса да...
Караңгылыкны ярып:
– Улым! Галимәрдән! – дип, сузып-сузып кычкырган тавышны ишетте. Бу – әнисе Мәгъсумә, аны эзләп килгән.
– Әнкәй, мин монда!
– И-и улым, улым! Ятим колыным минем! – дип, әнкәсе Галимәрдәнне кочагына алды. Әнкәсенең кайнар күз яшьләре тамып, Галимәрдәннең ачык муенын пешерде.
– Әйдә, улым. Бик теләсәк тә, атаңны кире кайтара алмыйбыз. Ничек тә алга таба яшәргә кирәк...
Алты бала белән тол калган Мәгъсумә аптырап калды. Барлык хуҗалык белән Хантимер һәм аның өлкән угыллары шөгыльләнгәч, ул хуҗалык эшләреннән һич кенә дә хәбәрдар булмады. Мәгъсумә нәрсәгә тотынырга, эшне нәрсәдән башларга да белмәде.
Менә бервакыт аларның йортына, Хантимер хатынының шактый байлык белән тол калганын ишетеп, күрше авыллардан яучылар агыла башлады. Мәгъсумә, иренең гомер буена тырышып тапкан малын әрәм итәрмен, балаларым белән хәер сорашырга калырбыз, дип, күрше авыл мөәзиненә хатынлыкка барырга ризалыгын бирде. Затлы кеше, акыллы булыр, балаларымны да ятим итмәс, дип уйлады ул күңеленнән. Ләкин өметләре генә акланмады. Ир кеше, Мөслимгә килеп, Хантимернең яңа салынган ике катлы бурасын сүтеп, дистәдән артык атларын, сыерларын гына алып китте. Капка алдына тезелеп басып калган ятим балаларга борылып та карамады хәтта. Олау-олау мал-мөлкәт, көтүе белән мал-туар куып алып кайткан ирен каршылаган Мәгъсумә:
– Хәзер балаларны алып кайтабызмы? – дип сорады. – Мин әзер инде, менә әнкәйләргә кертеп чыгарга бераз күчтәнәч тә алдым, – дип ашыгып, үзе дә бер олауны тизрәк бушатырга теләп, кечкенәрәк әрҗәгә барып ябышты.
– Нинди балалар, минем балаларым юк.
Мәгъсумә, аңламыйча, борылып карады:
– Минем балаларым. Син бит мине балаларым барлыгын белеп алдың!
Ләкин малларны урнаштыру, нарат бүрәнәләрен бушаттыру мәшәкате белән әвәрә килгән ир аны тыңлап та тормады. Мәгъсумә арба янына куллары белән йөзен каплап сыгылып төште...
...Мәгъсумә, җае чыкканда балаларын күреп, аларга күчтәнәчләр калдырып китте. Ул, килгән саен: «Менә, озакламый, сезне дә алып китәрмен», – дип юатты. Ире, каты бәгырьле генә түгел, булган байлыкны тота белми торган кеше дә булып чыкты. Хантимердән калган байлыкны уңга-сулга таратты. Моны күреп, күңеле әрнегән Мәгъсумә, иреннән качырып, акча тулы ике кечкенә сандыгын яшереп, бакча артына күмеп куйды. Юк, ятмады Мәгъсумәнең җаны бу ир затына. Аның пакь күңелле, һәркемгә карата гадел булган Хантимеренә беркем дә җитә алмас шул инде...
Тормыш бер көйгә салынды. Ләкин Галимәрдән үзләрен ташлап киткән әнисенә үпкә саклады. Ничек ташлап китә алды ул үз балаларын! Алты бөртек бала анадан башка ничек яшәсен! Сеңелкәшләре бигрәк тә кечкенә, берсенә алты, икенчесенә бары дүрт кенә яшь әле. Кечкенәләрне әбиләре, ягъни, аналарының әнкәсе үзләренә алып китте. Галимәрдән бертуган ике абыйсы белән төп йортта калды. Дөрес, өлкән агалары Мәгъсумәдән туган өч малайны язмыш кочагына ташламады. Кулларыннан килгәнчә ярдәм итеп тордылар. Галимәрдән өлкән агаларына ияреп эшли башлады. Аның ул вакытта иң зур байлыгы – мәдрәсәдә алган белеме, әтисеннән алган затлы тәрбиясе булды. Ул талдан каз оялары, чабаталар, кәрҗиннәр үрергә өйрәнде. Төрле кара эшне эшләде. Аның эшкә кулы ятуын, тырышлыгын күзәтеп йөргән өлкән агалары, исәп-хисапка маһир икәнен дә күздә тотып, үсмерне кибеткә приказчик итеп куйдылар.
Әллә ничә башка үсеп киткән кебек булды Галимәрдән. Менә беренче сатып алучы керде.
– Әссәламегаләйкем, углым!
– Вәгаләйкемәссәлам, Садыйк абзый!
– Приказчик абзаң ерак китте микән?
– Приказчик мин хәзер, Садыйк абзый!
– Шулаймыни, углым? Син кем оланы соң әле? Танымыйм бер дә.
– Хантимернең өченче углы буламын!
– Ә, ә, беләм, беләм, яхшы кеше иде Хантимер. Затлы нәселдән икәнсең, хуп, хуп! Миңа, углым, керәчин генә бир әле.
– Хәзер, Садыйк абзый! Тагын нәрсә бирим?
– Булды, олан, башка нәрсә кирәкми. Керәчинем беткән иде. Рәхмәт!
Садыйк карт, баскан урынында таптанып, дәвам итте:
– Карчыгым үлеп китте бит, углым, бик кайгылы булдым. Янәшәдә булганда, кадерен белмәгәнмен.
Картның яшьле күзләрен күргәч, Галимәрдәннең дә яшь күңелендә җәрәхәтләре яңарды.
– Бибинур әбинең үлеп киткәнен ишетмәгән идем.
Галимәрдән ике кулын кушырып: «Иннәә лилләәһи вә иннәә иләйһи рааҗигуун. Вә иннәә иләә раббинәә ләмүңкалибүүн. Әллааһүммәктүбһү фил-мүхсининиинә вәҗгаль китәәбәһүү фии гыйллиййиинә вәхълүфһү галәә гакыйбиһии фил-гаабириин. Әллааһүммә ләә түхәрримнәә әҗраһүү вә ләә тәфтиннәә бәгъдәһүү вәгъфир ләнәә вә ләһүү», – дип дога кылды.
Галимәрдәннең карчыгы рухына багышлап дога кылуыннан күңеле булган Садыйк карт:
– Бәрәкалла, углым! Атаңа охшап гакыллы бала булгансың син, рәхмәт төшкере! Күңелләрем бушап калды, – диде.
– Сәламәт бул, Садыйк абзый!
Садыйк карт: «Менә бит, яхшы булды. И-и, кара әле, Хантимернең өченче углы да нинди күркәм егет булып үсеп килә», – дип, сөйләнә-сөйләнә ишеккә юнәлде.
– Йомышың булмаса да кереп йөр, Садыйк абзый!
Авылда төрле тормыш белән яшәүчеләр бар иде. Җитеш тормыштагылар да, очын-очка ялгап көн күрүчеләр дә. Менә беркөнне сәләмә генә киенгән бер хатын керде. Кыенсынып кына сәлам бирде дә, он салынган агач кисмәк янына барып, озак кына нидер исәпләгән кебек, карап торды.
– Кара әле, энем... Бурычка бер-ике кадак кына он биреп тормассың микән? Балаларыма ашатырга бернәрсәм дә калмады... Аллаһ боерган булса, киләсе айга түләрбез.
Галимәрдәннең күзалдына ач утырган, кечкенә генә ябык гәүдәле балалар килеп басты. Ул күңеленнән, кибет хуҗасы булган өлкән агасы нәрсә әйтер икән дип, шикләнеп кенә киштәдәге бурычлар кенәгәсен кулына алды.
Тик озак эшләргә генә туры килмәде. Авылдашларының бурычка алып торулары көннән-көн күбәйде. Ахыр чиктә, агасы: «Юк, энекәш, чыкмый синнән приказчик», – дип, бу эштән азат итте.
Бик еш исенә төшерә малай әтисен. Бу авыр минутларда да Хантимернең әйткән сүзләре күңел түреннән кайтаваз булып яңгырады: «Без, тимер җыеннары, улым, бирешә торганнардан түгел!» Әтисе сөйләгәннәрдән, бик борынгы заманнарда Тимер исемле хан булган. Бик тә көчле һәм гакыллы булган ул хан. Имеш, Хантимернең дә тамырлары шул ханга барып тоташа.
Малай көн дә, каерылып-каерылып, әнкәсе киткән олы юлга карады. Аның кире кайтуын зарыгып көтте. Тик белсә иде Галимәрдән, ул чакларда ана йөрәгендә нинди ут янганын.
Мәгъсумәнең күңеленнән балалары бер дә чыкмады. Аларның һәрберсен аерым-аерым күз алдыннан кичерде. Нишлиләр икән алар хәзерге минутларда, әнкәләрен сагынып боегалар микән? Рәнҗиләрдер инде әнкәләренә. Ул, хәтерен югалткан бер бичара кебек, беркем белән дә сөйләшмәде, үз уйларына чумып йөрде. Җае чыккан саен Мөслимгә барып, балаларын күреп килү ягын карады.
Хатынның үзенә, салкын карашына түзмәде яңа ир: «Кулыңнан бер эш килми, әрәмтамак! Олак үзеңнен Мөслимеңә!» – дип, талак әйтеп, беркөн куып чыгарды.
Мәгъсумә балалары янына кайтуына бик сөенде. Йортка ямь керде. Кызлары, бер дә артыннан калмый, тагылып йөрделәр. Мөсәвәрә:
– Әнием, син бүтән беркайчан да китмисеңме? – дип сорады.
– Юк, кызым! Беркайчан да сезне ташлап китмәм бүтән! – дип, Мәгъсумә кызларын күкрәгенә кысты.
Бер-бер артлы еллар үтте. Әле олыгайса да, чибәрлеген җуймаган, күркәм холыклы Мәгъсумәгә яучылар килүдән туктамады. Әмма ул барысын да кире кагып барды. Ике өлкән угыллары Хөснимәрдән белән Гайнетдин бер-бер артлы өйләнделәр. Йортлар салып, башка чыктылар. Галимәрдән дә күптән инде өйләнерлек егет. Ләкин күңеленә ошаган кызлар юкмы, өйләнү турында сүз чыкса, сүзне икенче якка борып җибәрә. Гәүдәгә әтисе кебек төз, нык булса, әнисеннән куе керфекле коңгырт күзләр, тулып торган җыйнак иреннәр, чокырлы ияк алган. Бу сыйфатлар Галимәрдәнне, яшь кызларның тәмле йокыларын качырырлык дәрәҗәдә чибәр итә. Атасы кебек йомшак күңелле, йомшак телле иде Галимәрдән. Аның сөйләме үзгә матур, төзек, кешеләргә карата бик тә итәгатьле булганга, авыл халкы, яратып: «Төче Галимәрдән» кушаматы такты. Галимәрдән, балта остасы буларак, тирә-юнь авылларда да дан казанды. Энесе Таҗетдинне үзе белән ияртеп, эшкә өйрәтте. Үзгә булды Галимәрдән. Аның кебекләр кичке уенда, аулак өйләрдә күңел ачканда, ул сукыр лампа яктысында калын-калын китаплар укыды. Булган белеменнән разый булмыйча, Минзәлә мәдрәсәсенә барып укып та йөрде.
Бервакыт Мәгъсумә, җитеп килгән кызлары Мөнәвәрә белән Мөсәвәрәне ияртеп, ярминкәгә чыкты. Балаларның өс-башларын бөтәйтәсе бар. Җыелган бирнәләренә җитешмәгән әйберләрне алып өстәргә кирәк. Арбалар, әрҗәләр арасыннан йөргәндә, күңеленең аңлатып булмый торган ягы белән, кемнеңдер көйдергеч карашын сизде үзендә. Мәгъсумә, энҗе калфагы өстеннән япкан яулыгын йөзенә каплабрак, караш иясенә күтәрелеп карады. Ул үз күзләренә ышанмады. Тораташтай катты да калды. Аның каршында Хантимер тора иде! Шул ук нур чәчеп торган зәңгәр күзләр, пөхтә итеп алынган саргылт сакал-мыек, төз гәүдә. Тик бераз олыгайган гына. Юк, бу адәм таныш түгел. Мәгъсумәдән күзен дә алмый елмаеп торган ир затының Хантимернеке кебек бит урталары, тагын да сөйкемлелек өстәп, чокыраеп керми. Юк, юк, нишләп Хантимергә охшасын. Тик чеметем генә, бәлки... Мәгъсумә, кызларын җитәкләде дә, кинәт бөтенләй икенче якка борылып китеп барды.
 
Шулай беркөнне, Галимәрдән басудан кайтып килгәндә, үзләренең капка төбендә атын тугарып торган адәмне күреп, имәнеп китте. Бу таныш түгел адәм, ерактан тач аның атасына тарткан иде. Галимәрдән атын тыеп әкренәйтте. Танырга теләп, ир-атны баштанаяк күзәтте. Әллә әткәйнең без белмәгән берәр туганымы, дип уйлады. Теге кеше Галимәрдәнгә карап елмайды. Ат өстеннән сикереп төшкән яшь егеткә ике кулын сузып:
– Әссәламегаләйкем, олан! – диде
– Вәгаләйкемәссәлам! – дип җавап бирде Галимәрдән.
– Кем дип белик, абзый?
– Мин Дусай авылыннан Арыслан булам. Сезгә бик зур үтенеч белән килдем.
– Әйдә, абзый, өйгә уз. Чәй артында сөйләшербез!
Бераз кыенсыныбрак кунак өйгә атлады.
Улына ияреп кергән чит ир-атны күреп, Мәгъсумә аптырап китте. Бу – ярминкәдә күргән теге ир заты иде. Ул яулык чите белән йөзен каплап, сәлам кайтарды.
– Улым, утырт кунакны, хәзер аш алып чыгам.
Татар халкында хуҗалар тәкъдим иткән ризыктан баш тарту зур тәрбиясезлек санала. «Аштан олы булу» диләр аны. Аштан соң кагы-төше белән чәй чыгарды Мәгъсумә. Чәйнең соңында дога кылгач, кунак Галимәрдәнгә дәште:
– Мөмкин булса, әниеңне чакырып кертмәссеңме, олан? Минем әйтәсе төп гозерем әнкәңә кагыла.
Галимәрдән әнкәсен түргә чакырды.
Атасына охшаган абзый, учы белән сакал-мыегын сыпырып, фикерен җыеп торды да сүз башлады:
– Мин Дусай авылыннан Арыслан атлы кеше булам. Өч ел элек хәләл җефетем дөньялыктан бакыйга күчте... Унбиш яшьлек угылым ятим калды, бу урынга җиткәч, Арысланның тавышы калтырап китте. Ул тамагын кырып куйды да сүзен дәвам итте.
– Йорт-хуҗалыгым ныклы, мал-туарым да бар, һичбер эштән курыкмыйм. Гүр иясе булган ирең турында яхшы сүзләр ишетергә туры килде. Әгәр дә ки, мине тиң күрсәң, бергә тормыш корып җибәрсәк, икебезгә дә олыгайган көндә җиңелрәк булмасмы, диебрәк килүем, – дип, сораулы-ялварулы карашын әле Мәгъсумәгә, әле Галимәрдәнгә төбәде дә фикерен төгәлләп куйды. – Яучыларны кире кайтарганыңны белеп, үзем килергә булдым.
Бераз тын торгач, Мәгъсумә сүз башлады:
– Минем дә әле башлы-күзле булмаган угылларым Галимәрдән белән Таҗи, ике кызым бар. Мин аларны ташлап китмим, ачуланма, кем, Арыслан, – диде.
– Соң, мин дә бит ташлап китәргә кушмыйм. Бергә-бергә башлы күзле итәрбез, Аллаһ боерса! Балаларны да алып китәрбез, Мәгъсумә.
Мәгъсумә улына карады. Сабыр гына тыңлап утырган Галимәрдән:
– Мин хәзер балигъ кеше, үз көнемне үзем дә күрә алам. Әнкәй, син үзеңә кара инде, – диде. Ул бу кешегә каршы килерлек бернәрсә дә күрмәде. Киресенчә, Арысланның сүз йөреше матур ишетелде, күз карашы тугры күренде.
– Киңәшләшми торган эш түгел, – диде Мәгъсумә. – Туган-тумачам белән дә киңәшләшәсем бар.
– Дөрес әйтәсең, Мәгъсумә, киңәшле эш таркалмас, дигән картлар. Күпме тиеш булса, шуның хәтле көтәрмен ризалыгыңны.
Тик, алга таба матур өметләр баглап яшәгәндә, көтмәгәндә, Герман сугыш башлады. Авыллардан ир-атлар сугышка китте. Хантимернең беренче хатыннан туган уллары да ут эченә керделәр. Хөснимәрдән белән Гайнетдин дә алар артыннан китте. Мөгаен, тиздән Галимәрдәнне дә чакырырлар. Абыйларыннан сирәк кенә хатлар килде.
Менә Галимәрдәнне дә сугышка озаттылар. Арбага төялешеп киткәндә, әнкәсе белән туганнары елап озатып калды. Ә кайбер яшь егетләрне сөйгән кызлары да озатты. Шул вакытта Галимәрдәннең күңелен үкенү көйдереп узды. Ул әле кызлар кулы да тотып карамаган икән бит. Ятим калганнан бирле бар белгәне – эш булды.
 
Фронт кырында бик каты барды сугыш. Башны калкытырлык түгел. Төрле яклап ут ява. Галимәрдәннең бер күзен пуля кыйпылчыгы яндырып үтте. Яралы күзеннән гөрләп кан китте. Ул, кесәсеннән кулъяулык чыгарып, күзенә каплады. Яра сызлавына чыдап булмый, ә кан агудан туктарга да уйламый. Ул инде бернәрсә дә күрми башлады. «Яшисе килә... Туган җиремә кайтып, тормыш көтәсем, өйләнеп, балалар үстерәсем килә!» – дип, ачынып уйлады ул. Мондый хәлдә бернәрсә дә эшли алмаганын аңлады. Якындарак бер кое шәйләнде. Шул коега таба шуыша башлады. Бәлки ярасын юа алыр. Ышыкланып, кое эченә үрелде. Шулвакыт башы әйләнде, егет ниндидер караңгылык чоңгылына чумды. Аңсыз күпме ятканын хәтерләми Галимәрдән. Уянып китте дә, үзенең кайда икәнен аңларга тырышты. Тирә-як караңгы, базда утыра булыр. Каян килеп эләкте ул бу базга? Башын күтәреп, өскә карады, аннан яктылык күренеп, исән күзен чагылдырды. Тырышып-тырмашып өскә үрмәләде Галимәрдән. Баздан чыгып җиткәндә, ул үзенең кое янына шуышканын хәтеренә төшерде, чыккач та, тирә-ягына күз салды. Әнә аның сугышчан дуслары бер тирәдә йоклап яталар. Ул үзендә шулхәтле хәлсезлек сизде, дуслары янына шуышып барды да, аларга сыенып йоклап китте.
Төшендә әнкәсен күрде ул, әрәмә буенда болынлык, ике абыйсы белән алар кечкенә. Шул болында куыш-куыш уйныйлар. Әнисе аларга карап елмая. Якындагы әрәмәлектә сандугачлар сайрый. Менә Галимәрдән кулына күп итеп чәчәк җыйды да әнкәсенә йөгереп барып сузды... Һәм шул чакта уянып та китте. Янәшәдәге дусларына күз салды. Ник бер селкенеп карасыннар. «Арыганнар, бичаралар», – дип уйлады Галимәрдән. Үзенең дә кузгалырлык хәле юк иде. Бу вакытта ерактан носилка тоткан, шинельләре өстеннән кызыл тәреле япма кигән солдатлар күренде. Ул калкынып куйды. Дусларын да уятырга кирәк. Галимәрдән янәшәдә яткан солдатларга дәшә башлады, берсенең җилкәсеннән тотып селкетте. Алар берсе дә кымшанмады. Галимәрдәннең башына шаулап кан менде, йөрәген яндырып: «Алар бит исән түгелләр!» – дигән уй килде.
 
Уллары сугышка киткәч, бигрәк авыр булды Мәгъсумәгә. Төннәрен дә йокламыйча үткәрде. Башта уйлар, уйлар. Газизләрең ут эчендә йөргәндә, ничек тыныч кына йоклап ятасың. Исәннәрме алар, бәлки... Юк, юк, ана күңеле сизә, исәннәр! Шундый билгесезлек утларында янганда, Мәгъсумә сукыр лампаны кабызып куя да, кыйбла ягына карап утырып, уллары исәнлегенә дога кыла. Догаларын укып алгач, күңелгә бераз гына тынычлык иңә. Шуннан соң гына сәкегә барып ята. Менә башын түшәккә терәгәч тә төш күрә башлый... Имеш, кояшлы матур җәй, Мәгъсумә уллары белән киң болында сәйран кылып йөри. Уллары өчесе дә кечкенә. Тирә-юньдә чәчәкләр, Хантимернең күзләре төсле зәп-зәңгәр! Галимәрдәне кулына күп итеп чәчәкләр җыйган да: «Әнкәй, бу сиңа!» – дип елмаеп, аңа суза. Шулчак, һавада зур кара бөркет очып килде дә угылларының әле берсенә, әле икенчесенә, әле өченчесенә һөҗүм итә башлады. Мәгъсумә, кычкырып, бөркеткә йодрыклары белән сукмакчы була, тик буе гына җитми.
Мәгъсумә тагын шабыр тиргә батып уянды.
Сыер савып, төпчек угылы Таҗетдин белән абзар тирәсендә мәшәләнә башлады. Таҗетдин кушканны көтми, абзарларны чистарта, зур-зур кисмәкләргә су ташый. Мәгъсумә кош-кортларга җим болгатканда, келтерәп капка келәсе ачылды. Мәгъсумә күтәрелеп караса, ишегалдында аның өлкән угылы Хөснимәрдән, елмаеп, әнкәсенә кочагын ачып килә.
– Улы-ым! Улыкаем, исән-сау кайттыңмы, газизкәем! – дип, Мәгъсумә чәчләренә чал кергән Хөснимәрдәннең кочагына атылды.
– Кайттым, әнкәй! Үзегез исән-сау тордыгызмы?
Бу шатлыктан Мәгъсумә, калтыравыклы тавышы белән, төпчегенә кычкыра башлады:
– Таҗи, улым, абыең кайтты! Таҗи дим! – Ананың бар дөньяга ишетелерлек итеп кычкырасы килде бу мизгелдә.
Олыгаеп киткән, яраланган икенче угылы да сугыштан әйләнеп кайтты. Тиздән, бер күзен сугыш кырында калдырып, Галимәрдәне дә кайтып җитте.
Ә авылда зур үзгәрешләр көтә иде Галимәрдәнне. Тыныч тормышка кайтам, дигән егетне туган ягында мәхшәр каршы алды.
Бу вакытта илдә революция канат җәйде. Хәлле крестияннарның җирләре, маллары тартып алынды. Каршы чыкканнарны кулга алдылар, хәтта үтерделәр дә. Хантимернең беренче хатыныннан туган балалары, каршылык күрсәтмичә, булган малларын большевикларга тапшырдылар. Яңа властька баш бирмәгән Хәсәншаны, ат койрыгына тагып, авыл буйлап сөйрәтеп йөрделәр дә, урман буена алып барып аттылар. Ул – Хантимергә кардәш тиешле иде.
Әйе, аңлап булмый торган заманнар килде. Яңа власть хәерчеләргә матур тормыш вәгъдә итте. Байгураларга бил бөгү булмаячак, бар кеше дә белем алырга хаклы, хатыннар да ирләр белән бер хокукта булачак ди, имеш. Гади халык шатланды, якты өметләр баглады. Галимәрдәннең дә ышанасы килде бу әкияти матур киләчәккә. Үзе кебек авыл яшьләре белән беррәттән аны партиягә алдылар. Тик җанын гына каршылыклы фикерләр тырнады. Тырышып, үз көчләре белән мөлкәт туплаган авылдашларын чын күңелдән кызганды Галимәрдән. Исендә, аның атасы да тынгысыз, ару-талуны белми эшли торган зат булды. Хәзер үз атасына хыянәт итәдер кебек тоелды аңа.
Шундый каршылыклы уйлар белән эче пошып йөргәндә, Галимәрдән гашыйк булды! Дус егете Хафизларга йомыш белән баргач, аның сеңлесе Гарифәне күреп, күңел тынычлыгын җуйды.
Иртә-кич Галимәрдәннең уенда зәп-зәңгәр күзле, матур буй-сынлы Гарифә генә булды. Дусты Хафизның да Галимәрдәннең сеңлесе Мөнәвәрәгә ничектер үзгә, сөеп караганын сизеп йөрде ул. Бер көнне тотты да Хафизга ярып та салды: «Хафиз, әйдә сеңелләрне алышабыз!» Хафиз, дустының болай кисәк әйтүенә исәңгерәп торды да: «Әйдә!» – диде.
Гарифә дә, Галимәрдәнне күргән саен, йөрәгенә ниндидер кайнар дулкын йөгергәнен тоеп йөрде. Бу нык бәдәнле, сөйкемле егетне кабат-кабат күрәсе килде. Абыйсы Хафиз белән гәпләшкәндә, үтә йомшак, ягымлы тавышын ишетеп, тыңлап туймады. «Гомер буе ишетсәм дә туймас идем мондый тавыштан», дип уйлады Гарифә. Аңа, хәтта, сугышта алган, бер күзен сызып үткән яра да килешеп торадыр кебек. Ләкин затлы нәселдән чыккан егеткә беткәнмени авылда кияүгә чыкмаган чибәр кызлар. Юк, үзеңә тиң булмаган егетне уйлап, йөрәгеңне яралама, Гарифә! Егетнең Хафиз абыйсы янына килеп йөрүләре ешайды. Гарифә, аның күзенә чалынмаска тырышып йөрсә дә, Галимәрдән белән һәрвакыт күрешергә туры килде. Шулай беркөн Галимәрдән аларның капкасыннан кереп барганда, Гарифә ишегалды уртасында сыер савып утыра иде. Галимәрдән, ягымлы итеп:
– Сау гынамы, Гарифә! – диде.
Гарифәнең сулышы капты, күкрәгенә кайнар дулкын тулды. Ул тирән сулыш алды да:
– Әйбәт кенә, Галимәрдән! – дип, җавап кайтарды.
– Гарифә, нишләп кичләрен уенга чыкмыйсың?
– Анда ни калган инде миңа? Яшь кызлар чыксын, әнә!
– Син картмыни? Шундый сылу килеш картаерга ашыкма! Миннән дә кечерәк бит әле син! Мин сине көтәрмен, Гарифә!
– Көтмә, Галимәрдән, үз тиңнәреңне кара. Минем кечкенә кызым бар.
– Мин барыбер көтәм сине, кич белән су буена төшәрсең!
Төшмәде Гарифә су буена. Галимәрдәнне күргәнче, мәхәббәтнең нәрсә икәнен дә белмәгән кыз-хатын, эче тулы ут булса да төшмәде су буена. Ул кыз бала түгел, балалы хатын, килешми егетләр башын әйләндереп йөрү. Аннан соң, ата-анасына ни йөзе белән егет янына очрашуга киттем, дип, чыгып китәсең. Эх, һәр яшь кызның да башыннан үткән, сөйгән ярлар белән су буйларында очрашулар, мәхәббәт хатлары юллаулар, өянке төбендә оялып кына үбешүләр Гарифәгә язмаган. Аны яшьлек читләтеп кенә үткән дә киткән. Курчаклы уйнар вакытта, карт бабай астына ташлаган!
Гарифәнең язмышы, шул чордагы күп кенә татар кызларының язмышы кебек, ачы булды. Аның атасы усаллыгы белән дан тоткан Хәлиулла, кызлары Гарифә белән Канифәгә бик кырыс булды. Бөтен игътибарын кызларының намусын саклауга бирде. Аларны, кичке уеннарга түгел, кыз-кыркын җыела торган өмәләргә йөрүдән дә тыйды. Гарифәгә унбиш яшь тулгач, бер карт бабайга кияүгә бирделәр. Балалыгы чыгып та бетмәгән Гарифә, качып кайтып, елый-елый мич башына менеп утырды. Әйтерсең, туган йортындагы шул мич башы аны саклап, яклап кала ала! Ләкин аталарына охшаган рәхимсез агалары Сибгатулла белән Сабир, аның ялыну-ялваруларына колак салмастан, карт Гайнетдингә кире илтеп бирделәр. Гайнетдиннән бер кыз баласы туып, бераз үсә төшкәч, карт ир үлеп китте.
 
Әмма Галимәрдән барыбер үзенекен итте. Беркөнне анасына әйтеп салды:
– Әнкәй! Мин өйләнергә булдым!
Анасы, кинәт әйтелгән сүзгә каушабрак:
– Күптән вакыт инде, улым. Кем кызын алырга булдың?
– Хәлиулла кызы Гарифәне.
– Туктале, улым. Ул кызы – бала белән тол калган кызымы?
– Әйе, шунысы, әнкәй.
– Соң, беткәнмени сиңа җиләк кебек кызлар, усал Хәлиулланың балалы кызын алмасаң?
– Миңа башка кызлар кирәкми, әнкәй! Мин Гарифәгә өйләнәм! Йә гел өйләнмим, ялгыз калырмын!
– И бала, бала, тәмам башыңны әйләндергән икән...
Җомга көнне, ястү намазын укыгач, Гарифә, чәй хәзерләп, әткәсе белән әнкәсенә дәште. Үзе, сәкедә уйнап утырган җирдән йоклап киткән ике яшьлек Кәшифәне һәйбәтләп яткырып, өстенә юрган япты. Шулчак ишекне шакыдылар. Гарифә, барып, ишекнең келәсен ачты. Ишектән Галимәрдән белән Мәгъсумә күренде. Алар сәлам биреп, кыенсынып кына эчкә үттеләр. Гарифә аптырап карап торды да тиз генә эчке бүлмәгә кереп китте.
Каушап калган Майтап, кунакларны чәй эчәргә чакырды.
– Кызым, Гарифә, чык, кунакларга чәй яса!
Гарифә кунакларга самавырдан чәй агызды. Галимәрдән, күзен дә алмый, аңа карап утыра. Гарифәнең тәне ул караштан кояш нуры астындагы кебек иркәләнә. Аның өчен өйдәге бар кешеләр, бар нәрсәләр эреп юкка чыкты. Ул гүя кунаклар каршында йөгереп йөрми, ә җылы дулкын өстендә йөзә. Монда бары Галимәрдән һәм Гарифә генә! Тик Мәгъсумә түтинең өтеп алган усал карашы гына аны чынбарлыкка кайтара.
– Болай соңлап йөргәнгә ачуланмагыз инде, Хәлиулла абзый! Үзегез беләсез, йорт-җирдә эш-мәшәкатьнең бетәсе юк. Галимәрдән углым да җомга көнне барыйк, диде.
– Шулай, эшнең бетәсе юк, – дип, Мәгъсумәнең сүзен җөпләде Гарифәнең атасы Хәлиулла.
– Озын сүзнең кыскасы, Хәлиулла абзый, Майтап түтәй! Сезнең кызыгыз Гарифәне Галимәрдән углыма сорап килдек. Углымны үзегез дә беләсез, бик тәртипле булып үсте. Кулыннан эш килә.
Ләкин бу сүзләр Хәлиулла белән Майтап өчен артык иде инде. Хантимер малаеның аларның тол калган, балалы кызларын сорап килү гайре табигый хәл булып, алар ни әйтергә дә белми аптырап калдылар. Бу вакытта йөзе оялудан кызарып чыккан Гарифә күзләрен күтәреп карарга кыймый басып тора бирде.
Бер-берсенә карашып торган ир белән хатын телгә килделәр. Иң башта Хәлиулла:
– Кызыбыз Гарифә дә азып-тузып йөргән бала түгел. Ире үлеп киткәч, беркая да чыгып йөрмәде, бар белгәне эш булды. Үзем ирең Хантимер белән, урыны оҗмахта булсын, якын дуслар булдык. Хәзер угылларыбыз бер-берсен дус итә. Углың Галимәрдәнне дә яхшы яктан гына беләбез. Вә ләкин, туган-тумача белән дә җыелып киңәш итсәк, артык булмастыр. Шулай бит, анасы?
– Шулай, шулай, атасы. Мин үзем дә каршы түгел.
Майтапның ялындырган булып кыланган иренә, эчтән генә ачуы да чыкты бераз. Соң шундый кешеләр кызыңны сорап килсәләр, ике куллап риза булырга кирәк бит инде. Кире уйлап куймасалар гына ярар иде.
Кунаклар китү белән, Майтап:
– Соң, атасы, нишләп шунда гына ризалыгыңны бирмәдең соң инде? – диде.
– Ашыкма, карчык, үзем беләм. Тиз генә риза булып, кызның бәһасен төшерәсем юк. Кызларыннан ничек котылырга белмиләр, дип әйтерләр.
Гарифә, үзенең ризалыгын беркемнең дә сорап тормавы ачуын китерсә дә, дәшмәде.
Галимәрдән, Гарифәнең ата-анасы ризалыгын алганнан соң, никах көнен билгеләр өчен, анасын ияртеп, тагын ул яшәгән йортка ишек какты. Булачак кияү белән кодагый никах көнен билгеләп кайтып киттеләр.
Гарифә сәке өстендә уйнап утырган аксыл чәчле, битләре кабарып торган, ап-ак тәнле кызына күз салды да тыелып кына елап җибәрде. Анасы Майтап аның елап утырганын күрде дә:
– Нәрсә, марҗа кебек балавыз сыгып утырасың? Ни булды? – диде.
– Баламны үзем белән алырга рөхсәт итмәсәләр, нишләрмен?
– Әллә саташтыңмы син? Хантимернең углы үзе сине кияүгә алырга теләгәндә, нинди бала сөйлисең син? Имчәк баласы түгел инде, үзем карармын. Алып китсәң дә, барыбер миңа китерерсең. Килен булып төшкәч, бианага да, иргә дә хезмәт күрсәтергә кирәк була! Эшең болай да муеннан булыр. Бәхетем бар, дип куанасы урынга, авыз күтәреп елап утыра! Чит авылда түгел бит, килеп йөрерсең баланы күрергә. Тора-бара, яңадан ирең риза булса, алып та китәрсең, иншаллаһ!
Галимәрдән белән Гарифәнең һәм Хафиз белән Мөнәвәрәнең никахлары бергә үтте. Алар бергә-бергә яңа тормышка аяк атладылар.
Шактый белемле кеше буларак та, агач эше һәм башка бик күп һөнәрләр иясе булып та Галимәрдән авылда бик кирәкле саналды. Колхозда бригадир булып эшләде, кичләрен гади халыкны укырга, язарга өйрәтте. Бу эшләрне яратып башкарды. Ә бервакыт, басуда эшләгән колхозчылар, арып, ял итәргә утырдылар. Бригадирлары килгәнен абайлап алган берсе:
– Әнә, Төчекәй килә, тәмле телләре белән эшкә куа инде безне, – диде, еракка карап. Галимәрдән, килеп җитеп:
– Менә бит, күпме хезмәт башкаргансыз! Сезгә эш чыдыймыни. Тагын бер җилпенсәгез, бетерәсез сез моны! – дип елмайды.
Колхозчыларга һәрвакыт уен-көлке сөйләп, күңелләрен күтәреп эшләтә белде Галимәрдән.
Авылда партия членнары наданлыкка каршы көрәш алып барды. Укый-яза белмәгән бер генә кеше дә калмаска тиеш. Гарифә белән Галимәрдән таңнан чыгып китеп, караңгыда гына өйгә кайттылар. Караңгыда да сукыр лампа уты яктысында өйдә эш дәвам итте. Авылның укый-яза белмәгән кешеләре Галимәрдәннән өйрәнергә йөрделәр. Кемдер укырга-язарга, ә кемдер чабата үрергә өйрәнде. Галимәрдән белән Гарифәнең күңеле иркен, беркайчан да сукранмадылар, кешеләргә ачык йөз белән тордылар. Бер-бер артлы туган балалары – Рәхимә, Рәшидә, Зөфәр тупылдап үсеп киләләр. Ул үтә дә бала җанлы кеше булып чыкты. Эштән кайту белән иң элек, балаларын һәрберсен кулына алып, аларның хуш исләрен исни-исни сөя. Кабартма битләреннән, йомшак тәннәреннән, кечкенә генә кул-аякларыннан үбә. Ул аларны «төчтрүнкәләр» дип атый, ягъни «Төче» балалары. Гарифәнең генә бәхете китек, аның беренче ирдән туган кызы Кәшифә генә яннарында түгел, анасы янында калды. Аны үз яннарына алырга дип, Галимәрдәнгә ничек әйтергә?
Әнисенең кияүгә киткәнен хәтерләми Кәшифә. Ул үзен белә башлаганнан бирле әнкәсен көтә. Әнкәсе озак кайтмый тора аның. Ә кайтканда, тәмле күмәч алып кайта, кызын алдына алып сөя. Кәшифә рәхәтләнеп әнкәсе белән сөйләшә. Аның Майтап әбисе күп сөйләшергә яратмый, вакыты юк. Кичләрен бик арып китмәсә генә әкиятләр сөйләп ала. Әнкәсе бераз утыргач та каядыр ашыгып чыгып китә. Ә Кәшифә елап кала. Әнисен бер дә яныннан җибәрәсе килми шул. Аның дус кызлары Мәрьям белән Гайшәнең әнкәләре озакка китмиләр икән. Аларның әткәләре дә бар. Ә Кәшифәнең атасы үлгән. Ул кечкенә генә булган әткәсе үлгәндә, Мәрьямнең бишектә яткан апае кебек кенә. Әбисе аңа, синең сеңелләрең, энекәшең бар ди. Кечкенә-ә генә алар, ди. Әле сөйләшә дә белмиләр икән. Аның бик тә шул кечкенә генә бәбиләрне күрәсе килә. Кәшифә нәниләрне сөйләшергә дә өйрәтер иде.
Кыш җитте. Кәшифә, тәрәзәгә капланып, күбәләк-күбәләк кар яуганын күзәтә. Өйдә күңелсез. Тышка чыгар иде, аягына итеге юк. Урамда балалар тау шуадыр. Патша төшереш уйныйлардыр. Кәшифә боегып утырганда, өйгә әнкәсе кайтып керде. Кызчык атылып барып кочагына сарылды.
– Әнием, мин сине шундый сагындым!
– Мин дә сагындым, кызым! Менә сиңа нәни итекләр алып килдем. Хәдичә әби бирде, аның оныклары үскән инде. Берәрсенә ярар диде. Әйдә, кызым, киен!
– Әнием, кая барабыз?
– Сеңелләреңне, энеләреңне күрергә.
Кәшифә, шатланып, бер урында сикергәләп алды, кулларын чәбәкләде. Гарифә кызының чәчләрен тасмалап үрде дә, киендереп, тышка алып чыкты. Алар җитәкләшеп урамнан атладылар. Тышта шундый матур, аяк астында кар шыгырдый.
Менә бер зур, биек йортка килеп җиттеләр. Ишегалды да матур, абзар-куралар сандык кебек пөхтә. Кар сарып киткән болдырга менделәр. Ишекне ачып кергәч, тагын өскә таба менеп киткән баскыч күренә. Кәшифәнең күзләре идәндә, искеләрдән сырып ясалган зур эчмәк өстендә уйнап утырган кечкенә генә өч балага һәм түрдәрәк өсте ак челтәр белән капланган бишеккә төште. Балалар да, уйнауларыннан туктап, Кәшифәгә карадылар. Аннан исләренә килеп, һәммәсе: «Әни! Әни!» – дип, шаулашырга тотындылар. Әнкәсе «Әйдә, кызым, чишен», – дип, үзе дә чишенде дә, балалар янына барып, иң кечкенәсен кулына алды. Ә әзрәк зурраклары әнкәләренең ике ягыннан кочып асылындылар.
– Якынрак кил син дә, кызым. Менә, апайларың белән таныш.
Кәшифә аларга таба якынрак атлады. Берсе оялып, әнисенең итәгенә уралды. Гарифә иелеп, кызын Кәшифәгә таба күрсәтеп:
– Монысы Рәхимә исемле. Кызым, оялма, бу – синең Кәшифә апаң була.
– Аңа ничә яшь? – дип сорады Кәшифә.
– Дүрт тула инде озакламый.
– Ә миңа – алты! – диде Кәшифә горурланып. – Мин дәү!
– Әйе, кызым, син – апа кеше!
– Ә монысына? – дип сорады Кәшифә әнкәсенең алдында селкенми дә аңа карап утырган бәбигә күрсәтеп. Бәбинең күзләре зәп-зәңгәр төймә кебек түгәрәк. Шулвакыт, Рәхимә исемле кыздан кечерәге, коңгырт күзле, каратут тәнлесе, игътибарсыз калудан курыккан кебек, үзенең кулындагы тәтиен сузып, Кәшифә янына килде.
– Мә, апа!
Кәшифә, аның тәтиен алды да, зур кешеләр кебек тәтине өскә күтәреп:
– Зу-у-ур булып үс! – дип, кире үзенә бирде. Бала кеткелдәп көлеп җибәрде. Аңа кушылып Кәшифә дә, әнкәләре дә көлде.
– Монысы – Рәшидә атлы, өченче яше белән бара. Ә монысы, – иң кечкенә бәбигә күрсәтеп, – Зөфәр атлы, әле аңа бер генә яшь, – дип, әнкәсе Кәшифәне апайлары белән таныштырды. Бәби, түземсезләнеп, әнисенең изүен тарткаларга кереште. Әнкәсе аңа имәргә күкрәген бирде. Баласы имеп туйгач, аны идәндәге эчмәккә утыртып куйды.
– Кәшифә, кызым, уйнап алыгыз, мин сезгә ашарга хәзерлим.
Кәшифә рәхәтләнеп апайларын уйнатты, алар аңа бик тиз ияләште.
Гарифә балаларны утыртып ашатты. Ә Кәшифә эчтән генә: «Менә әни кайда озак тора икән», – дип уйлады.
– Әни, мин дә монда торачакмынмы?
Әнисе авыр сулап куйды да:
– Кызым, әбиең белән бераз тор инде. Ул бит ялгыз, син дә янында булмасаң, аңа бик читен булыр, – диде.
Кәшифәнең кәефе төште, күзләре боегып калды. Шуны күреп алган әнисе:
– Син дә монда торырсың озакламый, бераз гына сабыр ит инде, яме, – диде.
Шул барудан соң, әбисе Майтап та Кәшифәне алып баргалады әнкәсе яшәгән йортка. Апайларының да әбиләре бар икән, Мәгъсумә исемле. Мәгъсумә әби, әнкәләре эштә чагында оныкларын карап тора икән.
Әнкәсенең кайтуын көтә-көтә, озын, салкын кыш та, гөрләвекле яз да узды. Ягымлы, җылы җәй җитте.
Әнкәсе озак килми торса, әбисеннән качып кына әнкәсе һәм апайлары яшәгән йорт янына бара башлады. Читән ярыгыннан йортны күзәтте Кәшифә. Менә, әнкәсе чыгар да: «И-и минем кызым килгән икән», – дип алып кереп китәр. Анда ул апайлары белән уйнар. Шундый татлы хыялга бирелеп, озак көтә кыз. Ләкин әнкәсе күренми дә күренми. Кәшифәнең битләре буйлап кайнар яшьләр агып төшә. Ә йорттан Мәгъсумә әби генә чыгып, йә бала киемнәрен элеп кереп китә, йә чиләк тотып чыга да, сарай тирәсендә кайнашып ала да, кире өйгә кереп китә. Ул әби Кәшифәне күрми дә бугай. Ә кайчагында, Кәшифә озаграк торганда, бер абзый килә бу өйгә. Беркөнне Кәшифәне күреп дәште. Кәшифә курыкмады бу абзыйдан. Чөнки абзыйның күзләре Кәшифәгә бик ягымлы тоелды.
Галимәрдән, читән буена сарылып, җиде-сигез яшьләр тирәсендәге елап торган кызны танымады. Яулык астыннан саргылт чәчләре бүселеп чыккан яланаяклы кыз, әкрен генә тавыш белән, үксеп-үксеп елый. Аның борын тирәсенә балчык та сыланган. Галимәрдән кызга эндәште:
– Ни булды, нигә елыйсың? Әйбер-караң авыртмыймы? – диде.
Кыз сизелер-сизелмәс: «Юк», – дип, башын селкеде.
«Кем баласы булыр бу? Күрше-тирә баласына охшамаган», – дип уйлады Галимәрдән.
– Бар, апаем, кайт өеңә, өеңдә югалтканнардыр сине, – диде йомшак кына Галимәрдән һәм өйгә кереп китте. Бу хәл башка көннәрне дә кабатланды. Өйгә кергәч, хатыннан сорармын, ул танымый микән, дип, көн дә үзенә вәгъдә биргән Галимәрдән, өйгә кергәч, шунда ук вәгъдәсен онытты. Менә беркөнне үзенең вәгъдәсендә торды.
– Гарифә, кара әле, көн дә бер бала безнең читән буенда елап тора. Син танымыйсыңмы? Кем баласы булыр микән ул?
Гарифә башын иеп, күзләрен яшерде. Аның күзләренә яшь тыгылган иде.
– Минем кызым ул, Галимәрдән...
Шулчак Галимәрдәннең йөрәгенә аңлатып бетермәслек хисләр тулды. Бер яктан, ул инде Гарифәнең баласы барлыгын оныткан диярлек. Ул бала искә төшкәндә, йөрәгендә ниндидер көнчелек уты дөрләп алганын сизә. Чөнки ул бала – хатынының кайчандыр башка ирнеке булуын искәртеп торучы дәлил иде. Икенче яктан, Галимәрдәннең күңелен вөҗдан газабы кимерә. Исән анасы бар килеш, баланы ятимлеккә дучар итү коточкыч җинаять кебек тоела.
– Нигә алып килмәдең соң син аны үзең белән?
– Әнкәй бирмәде. Үзем карап үстерәм, диде. Егет кешегә барасың, аңа артык йөк булмасын, дип әйтте.
Галимәрдәннең әллә нидән кәефе кырылды. Чәен ашык-пошык кына эчте дә, тышка чыкты. Читән буенда елап торган кыз күренми иде инде...
 
Әнкәсе бер кайтуында бик тә кәефле иде. Елмаеп Кәшифәне кочаклап алды.
– Кызым, әйдә киен, апайларың янына кайтасың! Үзебез белән торырсың!
– Гелгәме, әнкәй?
– Гелгә, кызым!
– Ә әбекәй?
– Әбиең килеп йөрер, икенче авылда тормый бит.
Тавык-чебешләр ашатырга чыгып киткән әбисе Майтап тыштан керде. Гарифә аңа дәшеп:
– Әнкәй, Кәшифәне үзебезгә алып китәм! Галимәрдән риза баланы алып кайтырга. Апайларына да күз-колак булыр, – диде.
– Үзегезгә карагыз соң.
Кәшифәнең ул Галимәрдән дигән кешегә карата йөрәгендә әйтеп бетерә алмаслык рәхмәт хисләре туды.
– Әни! Кем ул Гали... Гали...
– Галимәрдән ул, кызым, апайларыңнын әткәсе. Хәзер сиңа да әти була инде!
– Тукта әле, Гарифә, әллә кияү ошата, әллә ошатмас. Ашыкма баланы әти дип өйрәтергә.
Кәшифә бу минутларда бик бәхетле иде. Аның да әтисе булачак!
Кәшифә килгәндә, Галимәрдән эштән әле кайтмаган иде. Кыз кечкенәләрне уйнатты, сөенечтән, аларның әле берсен кочаклады, әле икенчесен. Үзе быты-быты сөйләде дә сөйләде.
– Мин хәзер сезнең белән торам! Мин хәзер беркайчан да кайтып китмәячәкмен! Минем дә әтием булачак!
– Безнең әти – синең әтиең булачакмы? – дип сорады Рәхимә.
– Әйе, әйе!
Рәхимә белән Рәшидә дә, апалары өчен дә, үзләре өчен дә инде шатланып, чәбәкәй иттеләр.
Менә, әтисе кайтты бугай, капка келәсе ачылган тавыш ишетелде. Кәшифә, йөгерә-йөгерә, икенче каттан төште дә, тышка атылды. Ул әтисен күрү белән, үзенә тансык сүзне кычкырып әйтте:
– Исәнме, әтием!
Галимәрдән, кызга карамый гына:
– Нишләп мин синең әтиең булыйм! – диде дә, ашыгып, икенче катка менеп китте.
Кәшифәнең күзләренә яшь тыгылды. Ул нишләргә дә белми, аптырап басып калды. Аның атасы беркайчан да булмаячак!
Галимәрдән өчен «әткәй» сүзе – бик изге сүз булды. Әткәйләр һәркемгә дә берәү генә була. Бу бала, «әти» сүзен чит бер кешегә әйтеп, үзенең атасы рухын рәнҗетәдер төсле тоелды Галимәрдәнгә. Җитмәсә, тагын шул эченә оялаган көнчелек шайтаны да үзенең барлыгын сиздерде бугай. Үзе өчен чит булган баланың шактый кыю итеп «әткәй» дип дәшүе аның ачуын китерде.
Галимәрдән, үз балалары янына кереп, һәрберсен алып сөйде. Иң кечкенәсе Зөфәрне кулына алгач, кызы Рәхимә:
– Кәсифә апам кая? – дип, еламсырарга тотынды. Зәңгәр күзле Зөфәре дә тасраеп әтисенә карады. Шулвакытта, Галимәрдәннең күңеленнән ачы булып нәрсәдер сызып үтте. «Нишләдем мин? Ятимә сабыйны рәнҗеттем бит!» – дип уйлады ул. Аның күз алдына атасы кабере өстендә елап яткан кечкенә Галимәрдән килеп басты. Ул, ашыгып, Зөфәрне идәнгә куйды да, беренче катка атылды. Ничек баскычтан атлап төшкәнен сизмәде, тышка йөгереп чыкты. Анда Кәшифә басып калган урыныннан кузгалмаган иде. Галимәрдән, тотлыга-тотлыга:
– Кәшифә, кызым, дөрес әйтәсең, мин синең әтиең булам инде. Шулай дәшәрсең, яме, кызым, – диде.
Аның ягымлы тавыш белән әйткән сүзләреннән Кәшифәнең йөрәгенә яңадан бәхет иңде. Менә ул, ниһаять, әтиле дә, әниле дә булды.
Кәшифә, кечкенә булуына карамастан, әнкәсенә зур ярдәмче булды. Майтап әбисе аны күп эшкә өйрәткән иде. Ул инде, кирәк булса, керен дә уа, идәнне дә ап-ак итеп кырып юып куя. Гарифә, Кәшифә үзләре янына күчкәч, ирен тагын да өзелеп сөя башлады. Галимәрдәннең Кәшифәгә ягымлы итеп «кызым» дип дәшүләре, башка балалар белән тигез күрүе йөрәгенә сары май булып ятты.
Тик, бәхетләре түгәрәкләнгәч кенә, бер күңелсез вакыйга булды.
Кәнсәдә узган чираттагы җыелыштан кайтып бара иде Галимәрдән. Менә ул үзләре яши торган киң тыкрыкка борылды. Болытсыз һавада йөзгән яп-якты айдан Гөлбану әбиләрнең сәрби куагы нурга күмелеп утыра. Сукмак та ап-ачык булып күренеп ята. Читән буйларында үскән агачлар артыннан әкияттәге җен-пәриләр килеп чыгар төсле тоела. Кинәт, әллә каян гына караңгылыктан ике адәм гәүдәсе аның каршында пәйда булды. Берсе кулындагы сәнәген Галимәрдәннең күкрәгенә төртте:
– Нәрсә, Төче, кызыл әфиссәр булдың әллә? Эре генә үтеп барасың?
Галимәрдән бергә уйнап үскән Мирзаны танып алды, кулы белән аның сәнәген читкә этеп:
– Сәнәк төртеп исәнлек бирмиләр, кордаш! Үзебезчә күрешик, булмаса!
Янындагы адәм дә телгә килде:
– Үзебезчә түгел инде хәзер, партбилетыңмы, җаныңмы?
Шулчак килеп чыккан өченче зат аның кулларын артка каерды. Икенчесе Галимәрдәннең муенына саплы пәке терәде. Галимәрдән:
– Мин сезгә дошман түгел, авылдашлар! Җаныгызга гөнаһ алмагыз!
Мирза, йөрәкне өшетерлек салкын тавыш белән:
– Яңадан кабатлап тормыйбыз, якты дөнҗа белән хушлаш! – диде.
Сугыш кырында ничә тапкыр үлем белән йөзгә-йөз очрашып, дошман утларыннан исән-сау әйләнеп кайта алган Галимәрдән, үзен шундый мәгънәсез үлем корбаны булырмын, дип уйламаган иде. Аның әле уй-хыялларын тормышка ашырасы, сөясе-сөеләсе, үзеннән соң балалар калдырасы килә! Яшисе бик тә килә аның!
Галимәрдән, бөгелгән җиреннән өскә таба ыргылып, теге адәмнең пәке тоткан кулын эләктерде, шул арада аягы белән каршындагы Мирзаның касыгына китереп типте. Пәке аның кулына күчте. Мирза кулындагы сәнәге белән кизәнде, Галимәрдәнгә кадамакчы булды. Егетләр җитез генә Галимәрдәннең ике кулыннан тотып алдылар, ә Мирза янә аның күкрәгенә сәнәк терәде. Бу көрәш нәрсә белән бетәсе билгеле иде. Ләкин шулчак куллары артка таба каерылган Галимәрдәннең түш кесәсеннән партбилеты шуып җиргә төште. Мирза, ай яктысында күренеп яткан кызыл кенәгәне кулына алды да:
– Менә үзе үк безнең кулга төште, – диде.
– Нишләтәбез моны, Мирза? – дип, озын буйлысы, Галимәрдәннең кулын ныграк каерып, җиргә чүктерде.
Мирза, үзалдына нидер уйланып, тынып калды. Менә кечкенәдән бергә уйнап үскән авылдашының гомере аның кулында. Юк итәргә, дип әйтсә, һичшиксез, Галимәрдәннең тормышына нокта куелачак. Мирзаның күңелендә, нишләптер, бу йомшак табигатьле егеткә карата үтерерлек дәрәҗәдә нәфрәт хисе юк иде.
– Яшәсен, партбилетын биргән өчен, үзенекеләр күрмәгәнен күрсәтер, хы-хы, шушы кызыл кәгазь дип чукыналар бит алар! – диде.
Егетләрнең берсе Галимәрдәннең ияк төбенә йодрыгы белән тондырды, икенчесе эченә сукты. Галимәрдән бөгелеп чирәмгә егылды, авызыннан кан китте. Мирза, дуслары белән, башта ничек көтелмичә пәйда булса, шулай ук күздән гаип булдылар.
Галимәрдән, әкрен генә торып, су буена юнәлде. Битендәге каннарны суда юып, елга агымыннан җанына тынычлык алу иде теләге.
Партбилетын алдырганга җыелышта каты шелтә белдерделәр аңа. Активист Муса: «Син, партия члены буларак, партиянең ышанычын югалттың!» – диде. Аннан, партбилетын талап алган егетләрнең исемнәрен сорадылар. Галимәрдән: «Караңгы булганга, берсен дә таный алмадым», – дип җавап бирде.
 
Көзге салкын яңгырлар явып, дөнья саргылт-соры төс алгач, адәм балаларының күңеленә моңсулык сара. Ләкин Ходай, яраткан адәмнәрем артык боегып китмәсеннәр дигән кебек, кояшлы, җылы көннәрен дә биреп куя. Әйтерсең, җәй айлары бик ерак китмәгән. Бу – көмеш пәрәвезле, алтынга манчылып утырган агачлары белән матур булган әбиләр чуагы һәркемгә тансык! Әле Мәгъсумә бөкрәйгән карчык түгел, адымнары җитез, сәламәтлегенә зарланмый. Аның сумала күк кара чәчләренә дә чал кунмаган әле. Балаларының исәнлегенә куанып яши бирә шулай.
Шундый ямьле бер көнне, дөньяның матурлыгына хозурланып, Мәгъсумә ишегалдында бала керләрен элеп йөргәндә, үзләренең капкасыннан бер ир-атның кергәнен күрде. Ул борылып, кергән ирне танырга тырышып карады. Кем соң әле бу? Үзе таныш та кебек. Чәч, сакал-мыеклары агарган, какчарак гәүдәле кеше. Тукта, Арыслан ич бу! Арыслан кычкырып сәлам бирде:
– Әссәламегаләйкем! Исән-сау торасызмы, Мәгъсумә?
– Биргәненә шөкер, Арыслан! Үзең ни хәлләрдә?
– Минем ялгызларча инде, Мәгъсумә. Иртә торсам, ялгыз, кич ятсам, дигәндәй.
– Нишләп, өйләнмәдеңмени шул гомер?
– Мин бит сине көтәм, дидем, Мәгъсумә! Синнән башка күңелемә беркем ятмады.
– И-и Аллам, ир-атка ялгыз яшәүләре авыр шул, Арыслан. Өйләнергә идең. Әйдә әле, өйгә уз, ерак юлдан килеп, тамагың кипкәндер.
Алар шулай, сөйләшә-сөйләшә, өйгә атладылар.
Күп тә узмады, Мәгъсумәне Арыслан үзенең туган авылына килен итеп төшерде. Бу хәлгә авыл халкының кайсы берсе гаҗәпләнде, кайсысы: «Дөрес эшләгәннәр, олыгайган көндә ялгызлык яман ул», – диеште.
Ул заманнарда чыгышың белән бай кеше яисә мулла нәселеннән булу бик хурлыклы һәм куркыныч иде. Тик Галимәрдән генә кышкы озын кичләрдә, мич авызы каршында тезелешеп утырган балаларына Хантимер бабалары турында чын хикәятләр бәян итте. Ә бервакыт Ык буена салынган ике катлы нарат йорт, әллә бәхетсезлек очрагы, әллә берәрсе ярдәме белән янып бетте. Галимәрдән гаиләсе Гарифәнең абыйсы салган кабык түбәле йортына күчте.
Галимәрдәннең, шул елларны исенә төшергәндә, тамак төбенә төер утыра. Исендә, иң авыр еллар – ачлык еллары. Анасы Мәгъсумә балаларының хәлен белергә килгәләп йөрде. Үзе белән бераз онын, бодаен алып килде. Ә бервакыт тегермән ташы хәтле ипи алып килгән иде. Галимәрдәннең гаиләсе авылның башка гаиләләре дәрәҗәсендә үк ач булмаса да, икмәк иң көтелгән, тансык ризык булды. Гаиләне ачлыктан Галимәрдәннең оста балыкчы булуы да саклап калды. Балык тоту өчен ятьмәләрне, ауларны үзе үрде Галимәрдән.
Тагын бер елдан, ямьле җәй көнендә Кәшифәнең тагын бер энекәше – Камил туды, Кәшифәнең дә мәшәкатьләре артты. Әнкәсе эшкә чыккач, елак бәби карауның бар авырлыгы Кәшифәнең нәни җилкәсенә төште. Кайчагында бәбигә кушылып елаган чаклары да булды аның.
Беркөнне Камилне, бишектә тирбәтеп, көчкә йоклатып җибәрде Кәшифә. Апайларына шаулашмаска кушты да, бала йоклаганда, чүпрәкләрен чайкап эләргә уйлады. Тик апайлары апаларын тинтерәтергә тотынды. Зөфәр атасы агачтан юнып биргән уенчык кошын мич башына ыргыткан икән.
– Хәзер, хәзер, тавышланмый гына торыгыз. Хәзер аптөшәм, – дип, Кәшифә эскәмия куеп, мич башына үрмәләде. Анда үрелеп, уенчыкны эзләргә тотынды. Аталарының элеп куйган кармаклары арасыннан эзли торгач, Кәшифә бер борын тишегеннән, ни рәвешледер, кармакка эләкте дә калды. Кәшифә үзе дә сизмәстән: «Ай!» – дип кычкырды. Борын авырта, кармак нык кергән, һичкенә дә ычкындырып булмый. Астан алты күз мөлдерәп карап тора. Кәшифәнең апайларына җен ачуы чыкты. Ул чәрелдәвек тавыш белән:
– Менә сезнең аркада, мич башына менеп, кармакка эләктем! Хәзер шушында үлсәм, сезне кем карар?! – дип, такмаклап елап та җибәрде.
Апайлары да аңа кушылып еларга тотынды. Бишектәге Камил дә уянып, аларга кушылды. Ә Кәшифә, әти-әниләре кайтканчы, кармакка эләккән килеш басып торды. Аның аяклары арды. Алар барсы да елап шешенеп беттеләр. Ниһаять, өлкәннәр кайтты. Кармакка эләккән Кәшифәне күргәч, атасы тиз генә менеп, кызны кармактан ычкындырды. Кәшифә булган хәлне сөйләп бирде. Ул елаудан туктаса да әле сулкылдый иде. Барысы да тынычланып, өстәл тирәсенә ашарга утыргач, атасы көлеп:
– Вәт, кызым, җәен балыгы булгансың бит син! – диде.
Аңа кушылып Кәшифә дә көлеп җибәрде.
 
Халыкның тормышы бераз бөтәя төште. Галимәрдәнне сельпо кибетенә сатучы итеп чакырдылар. Ул бу эшкә бик теләп алынды. Чөнки исәп-хисап эшләренә күңеле ята аның. Тәмле телле, ачык йөзле сатучы абзыйга халык теләп йөрде. Галимәрдәннең, һәр кешенең кәефен күтәреп җибәрү өчен, олысына да, кечесенә дә сүзе табылды.
Тик, бәхетсезлек адәм башыннан йөри шул. Галимәрдәннең икенче күзе дә начар күрә башлады. Халык бик мактагач, урыс табибына күренергә булды. Табиб, аның күзен караганнан соң, кичекмәстән, операция кирәклеген әйтте. Икенче күземнән дә язганчы, дип, Галимәрдән операция өстәленә ятты. Ләкин хастаханәдән ул бөтенләй сукыраеп кайтты. Операция вакытында, ут өзелеп, аның күзен ялгыш тишкәннәр икән. Күзләре барлык әгъзалары белән бергә сызлады. Кайткач, сызланып, ничә көн яткандыр. Дөнья караңгылыкка чумды. Галимәрдән бүтән беркайчан да күрмәячәк! Күңелендә яшәргә бер теләк тә калмады. Көннәр белән төннәр буталды. Гарифәсе, нишләргә белми, янында өзгәләнде. Галимәрдәнгә үләннәр кайнатып, чүпрәкне шул үлән суына чылатып, күзенә куйды. Үзе, Галимәрдәнне тынычландырырга теләп: «Ярар, атасы, ничек тә яшәрбез. Башыбыз исән булсын!» – дип сөйләнде. Ә Галимәрдәннең башына, имгәк булып яшәгәнче, әллә Ыкка ташланыйм микән, дигән шомлы уйлар да килде.
Балалар аталарын борчымас өчен шым гына йөрде.Аталарының сызлануын туктатасы килде аларның. Кызлары: «Әткәй, чәй китеримме? Ашыйсың килмиме?» – дип, бик еш янына килделәр.Атасыннан тотам да калмый ияреп йөргән Камил дә бик борчылды. Әткәсе сукырайгач, ни буласын, берни дә күрмәгән килеш ничек йөриячәген күз алдына китерергә тырышты. Әткәсенең сукыр калганчы үзенә әйткән сүзләрен исенә төшерде: «Менә, улым, күп итеп балык тотарбыз да, аны саткач, сиңа күлмәк алырбыз», – дигән иде. Камилнең булган ике күлмәге дә тишкәләнеп, тетелеп беткән. Атасы әйткән сүзләргә бик куанган иде шул чакта. Хәзер атасы сукырайгач, ул ничек балык тотсын, ничек эшләсен инде? Ярар, әнкәсе үзенең берәр иске күлмәгеннән тегеп бирер әле. Күлмәксез яшәп була, тик аталары гына үлмәсен! Атасы аягына баскач, аны җитәкләп йөрер Камил. Атасы сәкедә шомлы уйлар белән сызланып ятканда, аның куенына шуышып керде дә:
– Әткәй, әткәй, сандугач ни дип сайрый ул? – дип сорады.
Галимәрдән шулчак ачык тәрәзәдән ишетелеп торган, өзелеп-өзелеп сайраган сандугач тавышын ишетте. Ул күзенең сызлавын онытып:
 
Тыр-тыр тырагай, чыр-чыр чырагай,
Ганәлинә бәнҗи!
Әнки-дөнки, хөзер дәнки бәдәхти! – дип, сандугач телен кеше теленә әйләндереп күрсәтте.
 
– Нәрсә дигәнне аңлата ул, әткәй?
– Ялгызыма бик күңелсез, кая икән минем парым, ди. Бердәнберем, ярым белән парлашсак, бер дә күңелсез булмас иде, ди.
– Ә күке ни дип сайрый?
– Күке сайрый белми, улым, алар кычкыра гына.
– Нәрсә дип кычкыра алар, әткәй?
– «Күк-күк! Өмет юк, өмет юк!» – диләр. Алар бит ялкау кошлар, үзләре оя да кормыйлар. Чит ояга йомыркаларын салып китәләр дә, аларның балаларын чит кошлар ашатып үстерә.
Галимәрдәннең башына шунда: «И-и тиле Галимәрдән, үзең дә шул күке кебек балаларыңны язмыш кочагына ташлап китмәк буласың түгелме соң!» – дигән уй килде. Ул үзенең көчсезлегеннән оялып куйды.
Икенче көнне Галимәрдән урыныннан торды. Кармаланып комганны тапты. Аңа Гарифәсе җылы су да салып куйган инде. Тыштан кергән Гарифә, иренә булышырга теләп, беләгенә орынды. Галимәрдән аңа: «Үзем, карчык, үзем!» – дип, капшана-капшана, тышка юнәлде. Ул, бер-бер артлы уянган әтәч тавышларына, көтүгә чыгып киткән сыерларның сузып-сузып мөгрәүләренә кинәнеп тыңлап торды. Тормыш янә дәвам итте. Галимәрдән бу тормышта бик күп нәрсәне: күз карасының ничек кадерле булуын, күзләрдән дә кадерле – җан барлыгын, җаннан да кадерле – балалар икәнлеген аңлады.
Камил йокысыннан уянып, атасы янына чыкты.
– Әткәй, мин тордым!
– Әйбәт булган торуың, улым! Без синең белән су буйларын урап кайтырбыз.
– Ярар, әткәй!
Галимәрдән белән Камил, җитәкләшеп, су буена төштеләр. Су буенда кошлар сайравын тыңлап, яр буенда сөйләшеп утырдылар. Галимәрдән улына су буенда яшәгән җәнлекләр, кош-кортлар турында сөйләде. Аннан кайткач, өйгә керделәр. Калган балалар да торып, аталары янына килеп, песи балалары кебек сырпаландылар. Барысы бергә утырып, әнкәләре пешергән коймак белән чәй эчтеләр.
Галимәрдән әкренләп кулына чүкеч, пычкы алды. Баштарак кулларын канатып бетерсә дә бирешмәде. Көн артыннан көн узып, эшнең җаен алып, нәрсәгә тотынса да аны башкарып чыкты: агач эшләре, кирпеч сугу, колхозга плитүнкәләр, кәрҗиннәр үрү, ятьмә белән балык тоту. Балыкны ул күрше керәшен авылына алып барып сатты. Ниһаять, Камилгә күлмәклек ситса юнәтеп, Гарифә аннан улына күлмәк тегеп кигезде. Күлмәк матур зәңгәр төстә булды. Камилнең моңа хәтле бу күлмәктән дә матурракны. Күргәне юк иде. Гарифә колхозда атлар карады. Элеккечә, өйләреннән күрше-тирә авыл кешеләре өзелмәде. Үз авылларына кайталмыйча, караңгыга калсалар да, Галимәрдәннәрдә кунып чыктылар. Күрше авыл кешеләре аларның өен колхоз хисабыннан түләнә торган кунакханә дип уйлады. Моның алай булмыйча, бары Галимәрдән белән Гарифәнең киң күңеленнән булганын, әлбәттә, күпләр белмәде дә.
 
Халык туйганчы ипи ашый башлагач, илгә тагын афәт килде – фашист ерткыч сугыш башлады. Галимәрдәннең энесе Таҗине сугышка алдылар. Авыр сугыш елларында күп гаиләләр ачлыктан кырылган чакта, Галимәрдәннең гаиләсе исән калды. Аларны ачлыктан мул балыклы Ык саклап калды. Галимәрдән, дулкын тавышын тыңлагандай итә дә, улы Зөфәргә: «Яле, улым, ауны шушы тирәгә сал», – ди. Күп тә үтми, ауга ияреп, симез җәеннәр судан чыга. Сугыш беткәч, Таҗетдин дә күкрәгенә орден, медальләр тагып, исән-сау кайтып керде. Халык әле байтак еллар ач-ялангач яшәде. Нинди генә юклык заманда да Галимәрдәннәрнең ишеге кешеләргә һәрвакыт ачык булды. Бервакытны, кичке якта, тышта буран котыра башлады. Галимәрдән, җылы мичкә сыенып, уйланып утыра иде. Көтмәгәндә, хатынына дәште:
– Кара әле, Гарифә! Нишләптер кешеләр керми башлады әле кунарга.
– Кыенсына торганнардыр, үзләре дә күп, дип әйтә торганнардыр.
– Бар әле, Гарифә, урап кер! Юлга чыгып харап булмасын адәм баласы.
Гарифә тиз генә өс-башын киенде дә, күпер башына чыгып китте. Чынлап та, бер хатын-кыз бөрешеп тора. Гарифә: «Әйдә, туңып торма, бездә кунып чыгарсың, алып куйган чәем дә бар», – дип, үзләренә чакырды. Таныш түгел хатын: «И-и, рәхмәт инде, ничек кайтып җитәрмен, дип курыккан идем», – дип аңа иярде. Ә беркөнне солдаттан кайткан күрше авыл егете урамда бер абзыйдан: «Кунакханә бар дигәннәр иде бу урамда, кайсысы ул?» – дип сораган. Теге абзый, көлемсерәп: «Ә-ә, Галимәрдән «кунакханәсе» ул. Менә шушы тыкрыкта. Түлке акча бирә күрмә, Галимәрдән бабаңның хәтерен калдырырсың», – дигән.
Кичә кич белән, райпода завсклад булып эшли торган Илгизә аларга керде. Керде дә, борчулы тавыш белән сөйли дә башлады:
– Галимәрдән бабай, ярдәм ит әле, отчутым чагышмый!
– Борчылма, апаем, чагыштырабыз аны!
Шундый ук мөрәҗәгать белән йә бухгалтер кызлар килә, йә күрше балалар арифметикадан өй эшләре эшләргә керә Галимәрдән янына. Аның балалары үзе кебек башлы булдылар. Яхшы билгеләр алып кайтып, ата-аналарын куандырып кына тордылар.
Галимәрдәнгә бакчасында тәмәке дә үстерергә туры килде. Шулай бервакыт, Галимәрдән, ял итеп алыйм дип, урынына ятты. Борынына, тәмәке исе килеп бәрелмәсенме!
– Улым, Камил, әллә тәмәке тартасыңмы син?
– Әти, каян белдең, син бит күрмисең!
– И-и, улым, сукыр булсам да, борыным ис сизә бит минем! Яхшы һөнәр түгел тәмәке тарту, улым.
– Үзең үстерәсең бит!
– Яшьләр өчен үстермим мин аны. Әле син яшь, үсәр-ныгыр вакытың. Сиңа ярамый!
И-и, балалар... Көлдерәләр дә алар, елаталар да. Төпчеге бигрәк шук булды. Әнкәсе артык иркәләп тә җибәрә. Шулай, үзе кебек малайлар белән колхоз көтүен көткәндә, атта чабып рәхәтләнде Камил. Атны куалый гына, колак яныннан җил сызгыра. Еракта күренеп торган әрәмәгә якынлаша да, тагын атын борып, көтү калган якка чаба. Ләкин рәхәт озакка бармады, үзенең җигүле аты белән персидәтел абзый килеп чыкты. Ерактан ук кычкыра да башлады:
– Анаңны сатыйм, малай актыгы, төш аттан! Чукындырасың бит атны яндырып! – диде, йодрыкларын болгап.
Камил атыннан төште дә, болын буйлап ферма ягына элдерә дә башлады. Персидәтел абзый аның артыннан куып җитеп, малайны күлмәк җиңеннән эләктереп алды да: «Туктале, кая йөгерәсең син малай?» – дип сорады. Камил абзыйга, коңгырт күзләрен түгәрәкләндереп карады да, усал итеп: «Әнкәйне сакларга!» – диде. Персидәтел: «Ни булган әнкәеңә?» – диде, малайны ычкындырып. Камил: «Үзең бит, анаңны сатыйм, дип кычкырдың!» – дип, персидәтел кебек йодрыкларын да болгап алды. Персидәтел абзый, эчен тотып, бөгелеп төште. Камил персидәтел абзыйның шаркылдап көлгәнен карап торды да: «Мәзәк бу персидәтел абзый, әле ачуыннан буылып сүгә иде, хәзер эче катып көлә», – дип уйлады. Ә аның атасының бөртек тә сүгенгәне юк. Йокларга яткач, аларның әткәләре Коръән тәфсирләрен сөйли, мәгънәләрен аңлата. Балалар тыңлап ята-ята, ничек йокыга талганнарын да сизми калалар. Бары Камил генә аның сөйләгәнен азакка хәтле тыңлап бетерә.
 
Агымсуга чалкан ятып йөзәргә ярата Галимәрдән. Суның шифасы күп, җанны дәвалый. Май урталарыннан ук Ык буена төшә башлый. Бер вакыйга Галимәрдәннең балалары күңелендә үкенечле булып гомерлеккә уелып калды.
Мунчада юынып чыкканчы, елгада бер коенып чыгыйм дип, Галимәрдән су буена төште. Аңа, гадәттәгечә, Камил дә иярде. Галимәрдән, күлмәген салып, чирәмгә пөхтәләп куйды да, елгага керде.
– Улым, дүртенче тыкрыкка җиткәч, дәшәрсең, яме!
– Ярар, әткәй!
Учлары белән суны сөйгән күк сыйпады. Бер-ике салкын суга чумып алды да, аркасына ятып, тирән сулыш алды. Шулай йөзгәндә, үзен һавада очкан кош кебек сизә ул.
Малай, кармак саплап суга салды да, калкавычка текәлеп уйга чумды. Шулвакыт күке кычкырганы ишетелде. Камилнең исенә келт итеп, атасының бу кош турында сөйләгәннәре исенә төште. Шуннан соң яратмый башлады ул күкене. Күке кебек кешеләр дә бар икән дөньяда. Әнә Мәхмүт абзый, хатынын, дүрт баласын ташлап, чит хатынга яшәргә киткән ди. Мескен балалар елап калганнардыр инде, аталары киткәч. Күке!
Колхоз эшеннән Кәшифә кайтып керде. Ул колхозда, авылның башка күп кенә кызлары кебек, тракторда эшли. Капкадан керүгә, гадәтенчә, атасы каршы ала аны. Галимәрдән Кәшифәне бик тиз үз итте. Һәрвакыт эшләгән эшләрен мактап, башка балаларга үрнәк итеп куйды. Кайчагында, шулай итсәк, кызым, ничек булыр икән, дип Кәшифәдән киңәш сорады. Кәшифә артыннан күрше авылы егете йөри башлады. Кичке уеннан соң кызны озата кайтты. Бер-ике ай озатып йөргәннән соң, егет Кәшифәгә: «Әзерләнеп тор, мин синең кулыңны сорарга киләм. Ризамы?» – диде. Кәшифә: «Әткәй нәрсә дисә, мин шуңа риза», – дип җавап кайтарды. Ләкин егет сүзендә тормады, киресенчә, Кәшифәдән читләште. Әлбәттә, яшь кыз күңеле өчен бик тә авыр булды бу билгесезлек. Егетнең бу адымының сәбәбен аңлыйсы килде. Моның сәбәбен ул дус кызы аркылы белде. Имеш, Мөслим егетләре ул егетне бик каты куркытып җибәргәннәр. «Үзебезнең Мөслим кызларын чит авылларга бирмибез! Якын киләсе булма Кәшифәгә», – дигәннәр. Шуннан соң егет күренмәде. Гәүдәгә дә алыптай шул Мөслим егетләре. Беркөнне ихатада чалгы кайрап утырганда, Галимәрдән Кәшифәне үз янына чакырып алды:
– Кызым, Кәшифә, яныма гына кил әле!
– Ни бар, әткәй!
– Утыр әле яныма, кызым. Сөйләшеп утырыйк бераз. Вакытың бармы, кызым?
– Бар, әткәй!
– Ачуланма, кызым, күптәннән әйтәсем килеп йөри иде. Син акыллы, булган кыз. Шуның өстенә чибәр дә. Шундый кызларга гайрәтле, акыллы егетләр генә туры килә. Сиңа куян йөрәкле егетләр пар түгел. Күрерсең, син бик грамотный, чибәр егетне очратырсың.
Кәшифә атасының сүзләренә аптырап калды. Каян белгән ул бу хәлне? Әнкәсенә дә сөйләмәде бит югыйсә.
Эштән кайту белән, Кәшифә абзар-куралар ягына күз ташлады. Менә әткәсе килеп чыгар да: «Минем уңганым кайтып җиткән!» – дип, каршы алыр. Ә әткәсе никтер күренми. Кәшифә өйгә кереп: «Әнкәй! Әткәй кая ул? Берәр җиргә китмәгәндер бит?» – дип, мич алдында кайнашкан әнкәсеннән сорады. Гарифә: «Камил белән су буен урап кайтам, дигән иде. Байтак тордылар. Берәр баланы җибәр әле, юллап кайтсын!» – диде.
Ләкин йөрәге нидәндер тынычсызланган Кәшифә су буена үзе йөгерде. Су буенда Камилне күреп кычкырды:
– Әткәй кая?
– Агып китте.
– Күптәннәнме?
Малай ык-мык килде. Бала-чага вакыт чамасын беләмени! Кәшифә яр буйлап түбән очка йөгерде. Артыннан Камил чапты.
Галимәрдән җылы, йомшак суга иркәләнеп акты да акты. Бераздан ул шомлана башлады. Байтак вакыт үтте, Камил нигә дәшми икән? Ул, әйләнеп, бер якка таба куллары белән ишеп йөзә башлады. Күпме генә йөзсә дә, аяклар җиргә тимәде. Галимәрдән күңеленнән улына үпкәләде. Шулай итәләрме инде ата кешене? Кирәгем калмагандыр инде. Сукырның кемгә кирәге булсын! Йөзә-йөзә куллары арды. Төпкә китмәс өчен, тагын чалкан ятып агым уңаена акты. Ял иткәч, тагын әйләнеп, бер якка таба йөзде. Аның, үләсе килмәде. Бар көченә яшәү өчен көрәште.
Ниһаять, Галимәрдәннең аяклары төпкә тиде. Ул, яр буена чыгып, биек ярдан өскә үрмәләде. Кая хәтле аккан ул? Тирә-юньдә бака сайраган тавыш кына ишетелә. Ара-тирә бытбылдык кычкырып куя. Галимәрдәннең тәне туңудан калтырый. Ул, чирәмгә утырып, куллары белән аякларын кочаклап алды. Тамак төбенә әчеттереп төер утырды. Әкрен генә, калтыравын басарга теләп, яраткан җырының сүзләрен пышылдап кабатлады:
 
Кара ла гына елан, ай туз башлы
Йөридер лә камыш буенча.
Кара урманга кергән чакта,
Кәккүк кычкырган чакта,
Ай, бик ямансу шул чакта.
Ялгыз да гына башым, юк юлдашым,
Йөримен лә язмыш буенча.
Кара урманга кергән чакта,
Кәккүк кычкырган чакта,
Ай, бик ямансу шул чакта.
 
Менә Кәшифә яр буенда утырган Галимәрдәнне күреп, шатлыгыннан: «Әткәй!» – дип кычкырып җибәрде. Аның күзләреннән яшь тамчылары сытылып чыкты. Галимәрдән, калкынып: «Кәшифә, кызым, синме?» – дип, кызга таба талпынды. Кәшифә, йөгереп килеп, атасын кочаклап алды. Галимәрдән: «Кызым, Кәшифә, рәхмәт, кызым! Үземнең кызым син», – дип, учлары белән Кәшифәнең башыннан сыйпап сөйде. Кәшифә, башындагы яулыгын чишеп, атасының җилкәсенә япты. Туңып беткән атасын, җылытырга теләп кочаклады. Бер-берсенә сыенган ата белән кызның иңнәренә таллар яшь койды. Тиздән, үзенең гаебен аңлап, елап беткән Камил килеп җитте.
– Әткәй, ничек чыктың?
– Ыкның бит ике генә яры бар, улым!
 
Эпилог
 
Бу көннәрдән соң күпме Ык сулары аккандыр, ничә тапкыр яр буенда үскән бөдрә таллар, бер сөенеп, бер көенеп, үзләренең яшен койгандыр. Мөслимнең киң күңелле аксакалы Галимәрдән дә дөнья куйды. Зиратта аның янәшәсеннән урын алып калган карчыгы Гарифә, картыннан калып, байтак яшәде. Уллары Зөфәр, Камил авылда абруйлы кешеләр булдылар. Зөфәр – алдынгы бригадир, кыр батыры; Камил – авылда гына түгел, тирә-юньдә осталыгы белән дан казанган балта остасы. Алар икесе дә гаиләле, икесендә дә бишәр бала үсеп килә. Кызлары Кәшифә Казан ягында туып-үскән, укымышлы егеткә кияүгә чыгып, балалар үстерде. Хәзер үзенең оныклары җитеп килә. Рәшидә белән Рәхимәнең генә, кызганычка каршы, гомерләре кыска булды. Шул авыр, катлаулы тормыш нәтиҗәсе иде бу аянычлы үлемнәр...
Гарифәгә һәр баласының өендә урын түрдән. Тик ул төпчеге янында калуны кулай күрде. Киленнәре үз туфрагыннан булып чыктылар, тырыш, киң күңеллеләр. Картая белмәде Гарифә, гәүдәсе төз, хәрәкәтләре һаман җитез булды. Еш кына башка карчыклар, өстенә әйтеп, күз дә тидергәләделәр. Шулай йөгереп йөргән җирдән урын өстенә ауды. Килене Расиха: «Әнкәй, тагын күз тидергәнсеңдер», – дип юатса да, әнкәләре урыннан башка тора алмады. Расиха аны яшь бала караган күк тәрбияләде. Гарифә, озак интегеп ятмыйча, балаларына риза-бәхиллеген әйтеп, бакыйлыкка күчте.
Камил бик авыр кичерде әнкәсе үлемен. Зур бәрәңге бакчасына салып куйган өч бурасын да сатып җибәрде. «Әнкәй булмагач, миңа ник кирәк алар!» – дип, эчке бер тетрәнү белән әрнеде. Гомере авыр тормыш көтеп уздырган әнисен картлык көнендә рәхәттә яшәтәсе килгән иде. Аңа ул чакта Расиханың да сүзләре ишетелмәде: «Балаларыбыз бар бит, Камил!»
Камил уйламый түгел, нык уйлый балаларының киләчәген. Расихага караганда да күбрәк бирергә тырышадыр әле ул тәрбияне. Һәрберсенең хәрәкәтен, сөйләгән сүзләрен күз уңыннан ычкындырмый. Иң яраткан шөгыле – сәгатьләр буе балалары белән сөйләшеп утыру. Акчаны көрәп алса да, яңадан-яңа кием алып иркәләми. Өлкәненнән калганын кечеләре кия. Беркөнне тегү машинасы алып кайтты. Кызыксынып, машинаны уратып алган кызларына: «Менә сезгә тегү машинасы, тегәргә өйрәнегез! Һөнәрле – үлмәс!» – диде, канәгать елмаю белән. Тиз өйрәнде кызлар тегәргә. И, рәхәтләнделәр соң машинада тегеп. Туган-тумача биргән иске киемнәрне заманчага үзгәртеп кияләр. Күрше-күлән дә, туган-тумача да кызларга нәрсә дә булса күтәреп керә торган булды. Киемнәрен тарайтып бирүме, итәк-чалбар бөгүме, барсын да булдырдылар. Моны күреп, Камил бик горурланды, эчтән генә: «Кем балалары соң алар! Оста Камилдән туган балалар бит алар!» – дип, сөенеп уйлады. Өстәлләре һәрвакыт ризыктан сыгылып торды. Әткәләре, ашаганнан соң дога кылып: «Һәркемдә дә болай ризык мул түгел. Интегеп яшәүчеләр бар әле, бар...» – дип, һәрвакыт искәртеп куя. Ашарга утырган саен, күз алдыннан үзенең ач-ялангач балачагын үткәрә ул. Расихасын да мактап куярга онытмый: «Ризыкны ләззәтле итеп пешерү бар хатын-кызның да кулыннан килми, бик ләззәтле, тәмле булды». Бу сүзләр, «киленем сиңа әйтәм, кызым син тыңла» дигәндәй, кызларына да киләчәктә бик кирәк булган киңәш, тәрбия.
Акча туплау кулыннан килсә дә, беркайчан да акчаны максат итеп куймады Камил. Беркөнне күрше авылда йорт салып кайткач:
– Балалары да ишле, хәлегездән килгәнчә түләрсез, дидем. Ачуланма, Расихам! – дип, иркәләп хатынына дәште.
– Синең шул булыр инде... – диде Расиха елмайган күзләрен Камилгә төбәп.
Камилнең яратуы да дөньяда меңгә бер була торган көчле, чын ярату. Беләк мускуллары уйнап торган, янып торган коңгырт күзле иргә кызыгучы хатыннар булды, бик булды.
Мөслимнән шактый ерак авылда бер гаиләгә йорт салырга кереште Камил үзенең кул астындагы егетләре белән. Гаилә башлыгы Ирек – колхозда механизатор, хатыны Гөлсирин клуб мөдире. Хатын, ара-тирә кайтып, осталарны ашата, чәен әзерләп чыгара. Кояш астында көн буе авыр бүрәнәләр күтәрү, кулда балта уйнату җиңел хезмәт түгел. Гөлсирин үтә йомшак, назлы тавыш белән: «Камил абый, бик армадыгызмы?» – дип, күбрәк аның янында бөтерелде. Алып чыккан әйрәнен, чәен үрелеп Камилгә сузды. «Бик ягымлы хатын, игътибарлы», – дип уйлады Камил. Әбәдкә кергәч, чибәркәй: «Камил абый, кил менә монда утыр», – дип, иң түргә утыртты. Сумала күк кара, бөдрә чәчләрен чәчәкле косынка белән каплаган. Йомры тезләрен чак каплаган кызыл чәчәкле халат изүенә калку күкрәкләре тулышкан. Аш-су биргән саен, ул тыгыз күкрәкләре белән Камилнең калын җилкәсенә кагылып китә. Камил кыенсынып, читкәрәк кузгалып утыра. Әлбәттә, хатынның сызылып киткән нечкә кара кашлары астыннан Камилгә утлы караш ташлавын егетләр сизделәр. Тик Камил генә моны күрми дә, сизми дә. Аның уйлары еракта, Расихасы янында...
Эшкә керешкәч, егетләрнең берсе:
– Камил абый, бер дә күрмисеңмени чибәркәйнең сиңа күзе төшкәнен? – дип көлде.
– Ни сөйлисең син, энем? Алма кебек ире бар аның, намуслы хатын-кызга яла ягу – зур гөнаһ, дигән борынгылар.
– Нигә, Камил абый, шәп хатын бит. Кара, ничек уйнаклап тора. Синең хатын ябык бит, туймадыңмыни эштә дә такта ышкылап, – дип көлде шаян егет. Аңа башкалар да кушылды.
– Ни аңлыйсың соң син хатын-кыз матурлыгы турында!
Аның күз алдына озынча зифа буйлы, төз аяклы, нәфис җилкәле, учка гына сыешлы кечкенә генә күкрәкләре өстеннән озын толымын асылындырып салган, оялчан елмайган Расихасы килеп баса. «Очып кына кайтырга да, кочагыма алып назларга иде үзен!» – дип, сагынуын көчкә эш белән баса балта остасы. Ул Расихасын, армиядә хезмәт иткәндә увольнениегә чыккач, шәһәр музеенда күргән сурәттәге кызга охшата. Диңгез ярында зур кабырчык эчендә басып торган ялангач сылу кызга. Шундый ук озын ак муен, нәфис җилкәләр, кечкенә генә күкрәкләр, йомры туры аяклар, кояш нуры толымнарына алтын йөгерткән кебек...
– Камил абый, үпкәләдең инде әллә, мин бит шаярып кына. Матур синең хатын, яшь кызлар кебек сылу!
– Ярар, күп телеңә салынма, эшеңне бел! – дип, ак тешләрен җемелдәтеп елмайды Камил.
Тормыш шулай үзенең төрле төсләре белән ага бирде. Ләкин, кызганычка каршы, Кәшифә апасының гына күзләре сукырайды. Киленнәрнең әле берсе, әле икенчесе аны Мөслимгә, туган ягына алып кайтып, сагынуы басылганчы хөрмәтләп тәрбиялиләр. Камилнең дә, Зөфәрнең дә балалары, сагынып көтеп алган Кәшифә апаларын җитәкләп, әле су буйларына алып төшәләр, әле яшьлектә дус булган ахирәтләренә алып баралар кунакка. Ә Кәшифәгә туган якның җиле дә үзгә йомшак, күзләре күрмәсә дә, һәр тыкрыгы, юллары таныш. Җырдагыча: «Утсыз да мин күрәм монда...» Кайткан саен бөтен гаилә белән җыелып зиратка баралар. Кәшифә, капшанып, үз әтисенең каберен таба да: «Миңа тормыш бүләк иткән әтием», – дип, утырып дога кыла. Аннан соң балаларны җитәкләп, Гарифә белән Галимәрдән каберенә юнәлә. Аларның уртак чардуганын куллары белән сыйпап: «Минем әнкәем белән тәрбияләп үстергән газиз әткәем», – дип, кыйблага карап тезләнә дә, кулларын кушырып дога кыла. Бик разый Кәшифә үзе карап үстергән энеләреннән. Туганлыкның кадерен беләләр. Торган җире Балык Бистәсенә кайткач та, һәрберсенә багышлап дога кыла. Галимәрдәннән өйрәнеп калган догалар ул!
...Ык сулары агар шулай, бер талгын гына, бер ярсып. Дөньяга яңа аваз салып, үз язмышлары, үз юллары белән Хантимер оныклары туар. Аларның тамырларында Хантимер каны агар. Бабаларыннан күчкән пакь күңелләре белән дөньяга яхшылык, матурлык өстәрләр, һичшиксез өстәрләр...
 
 

Йолдыз ЗӘКИЕВА

 

Равил Заһидуллин рәсеме


Дәвамы: http://maydan.tatar/xantimer-xezinese-beyannyn-devamy/
 
 
«Мәйдан» №8, 2019 ел.
 

 

 

 

Комментарийлар