…Әнкәсе бер кайтуында бик тә кәефле иде. Елмаеп Кәшифәне кочаклап алды.

– Кызым, әйдә киен, апайларың янына кайтасың! Үзебез белән торырсың!

– Гелгәме, әнкәй?

– Гелгә, кызым!

– Ә әбекәй?

– Әбиең килеп йөрер, икенче авылда тормый бит.

Тавык-чебешләр ашатырга чыгып киткән әбисе Майтап тыштан керде. Гарифә аңа дәшеп:

– Әнкәй, Кәшифәне үзебезгә алып китәм! Галимәрдән риза баланы алып кайтырга. Апайларына да күз-колак булыр, – диде.

– Үзегезгә карагыз соң.

Кәшифәнең ул Галимәрдән дигән кешегә карата йөрәгендә әйтеп бетерә алмаслык рәхмәт хисләре туды.

– Әни! Кем ул Гали… Гали…

– Галимәрдән ул, кызым, апайларыңнын әткәсе. Хәзер сиңа да әти була инде!

– Тукта әле, Гарифә, әллә кияү ошата, әллә ошатмас. Ашыкма баланы әти дип өйрәтергә.

Кәшифә бу минутларда бик бәхетле иде. Аның да әтисе булачак!

Кәшифә килгәндә, Галимәрдән эштән әле кайтмаган иде. Кыз кечкенәләрне уйнатты, сөенечтән, аларның әле берсен кочаклады, әле икенчесен. Үзе быты-быты сөйләде дә сөйләде.

– Мин хәзер сезнең белән торам! Мин хәзер беркайчан да кайтып китмәячәкмен! Минем дә әтием булачак!

– Безнең әти – синең әтиең булачакмы? – дип сорады Рәхимә.

– Әйе, әйе!

Рәхимә белән Рәшидә дә, апалары өчен дә, үзләре өчен дә инде шатланып, чәбәкәй иттеләр.

Менә, әтисе кайтты бугай, капка келәсе ачылган тавыш ишетелде. Кәшифә, йөгерә-йөгерә, икенче каттан төште дә, тышка атылды. Ул әтисен күрү белән, үзенә тансык сүзне кычкырып әйтте:

– Исәнме, әтием!

Галимәрдән, кызга карамый гына:

– Нишләп мин синең әтиең булыйм! – диде дә, ашыгып, икенче катка менеп китте.

Кәшифәнең күзләренә яшь тыгылды. Ул нишләргә дә белми, аптырап басып калды. Аның атасы беркайчан да булмаячак!

Галимәрдән өчен «әткәй» сүзе – бик изге сүз булды. Әткәйләр һәркемгә дә берәү генә була. Бу бала, «әти» сүзен чит бер кешегә әйтеп, үзенең атасы рухын рәнҗетәдер төсле тоелды Галимәрдәнгә. Җитмәсә, тагын шул эченә оялаган көнчелек шайтаны да үзенең барлыгын сиздерде бугай. Үзе өчен чит булган баланың шактый кыю итеп «әткәй» дип дәшүе аның ачуын китерде.

Галимәрдән, үз балалары янына кереп, һәрберсен алып сөйде. Иң кечкенәсе Зөфәрне кулына алгач, кызы Рәхимә:

– Кәсифә апам кая? – дип, еламсырарга тотынды. Зәңгәр күзле Зөфәре дә тасраеп әтисенә карады. Шулвакытта, Галимәрдәннең күңеленнән ачы булып нәрсәдер сызып үтте. «Нишләдем мин? Ятимә сабыйны рәнҗеттем бит!» – дип уйлады ул. Аның күз алдына атасы кабере өстендә елап яткан кечкенә Галимәрдән килеп басты. Ул, ашыгып, Зөфәрне идәнгә куйды да, беренче катка атылды. Ничек баскычтан атлап төшкәнен сизмәде, тышка йөгереп чыкты. Анда Кәшифә басып калган урыныннан кузгалмаган иде. Галимәрдән, тотлыга-тотлыга:

– Кәшифә, кызым, дөрес әйтәсең, мин синең әтиең булам инде. Шулай дәшәрсең, яме, кызым, – диде.

Аның ягымлы тавыш белән әйткән сүзләреннән Кәшифәнең йөрәгенә яңадан бәхет иңде. Менә ул, ниһаять, әтиле дә, әниле дә булды.

Кәшифә, кечкенә булуына карамастан, әнкәсенә зур ярдәмче булды. Майтап әбисе аны күп эшкә өйрәткән иде. Ул инде, кирәк булса, керен дә уа, идәнне дә ап-ак итеп кырып юып куя. Гарифә, Кәшифә үзләре янына күчкәч, ирен тагын да өзелеп сөя башлады. Галимәрдәннең Кәшифәгә ягымлы итеп «кызым» дип дәшүләре, башка балалар белән тигез күрүе йөрәгенә сары май булып ятты.

Тик, бәхетләре түгәрәкләнгәч кенә, бер күңелсез вакыйга булды.

Кәнсәдә узган чираттагы җыелыштан кайтып бара иде Галимәрдән. Менә ул үзләре яши торган киң тыкрыкка борылды. Болытсыз һавада йөзгән яп-якты айдан Гөлбану әбиләрнең сәрби куагы нурга күмелеп утыра. Сукмак та ап-ачык булып күренеп ята. Читән буйларында үскән агачлар артыннан әкияттәге җен-пәриләр килеп чыгар төсле тоела. Кинәт, әллә каян гына караңгылыктан ике адәм гәүдәсе аның каршында пәйда булды. Берсе кулындагы сәнәген Галимәрдәннең күкрәгенә төртте:

– Нәрсә, Төче, кызыл әфиссәр булдың әллә? Эре генә үтеп барасың?

Галимәрдән бергә уйнап үскән Мирзаны танып алды, кулы белән аның сәнәген читкә этеп:

– Сәнәк төртеп исәнлек бирмиләр, кордаш! Үзебезчә күрешик, булмаса!

Янындагы адәм дә телгә килде:

– Үзебезчә түгел инде хәзер, партбилетыңмы, җаныңмы?

Шулчак килеп чыккан өченче зат аның кулларын артка каерды. Икенчесе Галимәрдәннең муенына саплы пәке терәде. Галимәрдән:

– Мин сезгә дошман түгел, авылдашлар! Җаныгызга гөнаһ алмагыз!

Мирза, йөрәкне өшетерлек салкын тавыш белән:

– Яңадан кабатлап тормыйбыз, якты дөнҗа белән хушлаш! – диде.

Сугыш кырында ничә тапкыр үлем белән йөзгә-йөз очрашып, дошман утларыннан исән-сау әйләнеп кайта алган Галимәрдән, үзен шундый мәгънәсез үлем корбаны булырмын, дип уйламаган иде. Аның әле уй-хыялларын тормышка ашырасы, сөясе-сөеләсе, үзеннән соң балалар калдырасы килә! Яшисе бик тә килә аның!

Галимәрдән, бөгелгән җиреннән өскә таба ыргылып, теге адәмнең пәке тоткан кулын эләктерде, шул арада аягы белән каршындагы Мирзаның касыгына китереп типте. Пәке аның кулына күчте. Мирза кулындагы сәнәге белән кизәнде, Галимәрдәнгә кадамакчы булды. Егетләр җитез генә Галимәрдәннең ике кулыннан тотып алдылар, ә Мирза янә аның күкрәгенә сәнәк терәде. Бу көрәш нәрсә белән бетәсе билгеле иде. Ләкин шулчак куллары артка таба каерылган Галимәрдәннең түш кесәсеннән партбилеты шуып җиргә төште. Мирза, ай яктысында күренеп яткан кызыл кенәгәне кулына алды да:

– Менә үзе үк безнең кулга төште, – диде.

– Нишләтәбез моны, Мирза? – дип, озын буйлысы, Галимәрдәннең кулын ныграк каерып, җиргә чүктерде.

Мирза, үзалдына нидер уйланып, тынып калды. Менә кечкенәдән бергә уйнап үскән авылдашының гомере аның кулында. Юк итәргә, дип әйтсә, һичшиксез, Галимәрдәннең тормышына нокта куелачак. Мирзаның күңелендә, нишләптер, бу йомшак табигатьле егеткә карата үтерерлек дәрәҗәдә нәфрәт хисе юк иде.

– Яшәсен, партбилетын биргән өчен, үзенекеләр күрмәгәнен күрсәтер, хы-хы, шушы кызыл кәгазь дип чукыналар бит алар! – диде.

Егетләрнең берсе Галимәрдәннең ияк төбенә йодрыгы белән тондырды, икенчесе эченә сукты. Галимәрдән бөгелеп чирәмгә егылды, авызыннан кан китте. Мирза, дуслары белән, башта ничек көтелмичә пәйда булса, шулай ук күздән гаип булдылар.

Галимәрдән, әкрен генә торып, су буена юнәлде. Битендәге каннарны суда юып, елга агымыннан җанына тынычлык алу иде теләге.

Партбилетын алдырганга җыелышта каты шелтә белдерделәр аңа. Активист Муса: «Син, партия члены буларак, партиянең ышанычын югалттың!» – диде. Аннан, партбилетын талап алган егетләрнең исемнәрен сорадылар. Галимәрдән: «Караңгы булганга, берсен дә таный алмадым», – дип җавап бирде.

 

Көзге салкын яңгырлар явып, дөнья саргылт-соры төс алгач, адәм балаларының күңеленә моңсулык сара. Ләкин Ходай, яраткан адәмнәрем артык боегып китмәсеннәр дигән кебек, кояшлы, җылы көннәрен дә биреп куя. Әйтерсең, җәй айлары бик ерак китмәгән. Бу – көмеш пәрәвезле, алтынга манчылып утырган агачлары белән матур булган әбиләр чуагы һәркемгә тансык! Әле Мәгъсумә бөкрәйгән карчык түгел, адымнары җитез, сәламәтлегенә зарланмый. Аның сумала күк кара чәчләренә дә чал кунмаган әле. Балаларының исәнлегенә куанып яши бирә шулай.

Шундый ямьле бер көнне, дөньяның матурлыгына хозурланып, Мәгъсумә ишегалдында бала керләрен элеп йөргәндә, үзләренең капкасыннан бер ир-атның кергәнен күрде. Ул борылып, кергән ирне танырга тырышып карады. Кем соң әле бу? Үзе таныш та кебек. Чәч, сакал-мыеклары агарган, какчарак гәүдәле кеше. Тукта, Арыслан ич бу! Арыслан кычкырып сәлам бирде:

– Әссәламегаләйкем! Исән-сау торасызмы, Мәгъсумә?

– Биргәненә шөкер, Арыслан! Үзең ни хәлләрдә?

– Минем ялгызларча инде, Мәгъсумә. Иртә торсам, ялгыз, кич ятсам, дигәндәй.

– Нишләп, өйләнмәдеңмени шул гомер?

– Мин бит сине көтәм, дидем, Мәгъсумә! Синнән башка күңелемә беркем ятмады.

– И-и Аллам, ир-атка ялгыз яшәүләре авыр шул, Арыслан. Өйләнергә идең. Әйдә әле, өйгә уз, ерак юлдан килеп, тамагың кипкәндер.

Алар шулай, сөйләшә-сөйләшә, өйгә атладылар.

Күп тә узмады, Мәгъсумәне Арыслан үзенең туган авылына килен итеп төшерде. Бу хәлгә авыл халкының кайсы берсе гаҗәпләнде, кайсысы: «Дөрес эшләгәннәр, олыгайган көндә ялгызлык яман ул», – диеште.

Ул заманнарда чыгышың белән бай кеше яисә мулла нәселеннән булу бик хурлыклы һәм куркыныч иде. Тик Галимәрдән генә кышкы озын кичләрдә, мич авызы каршында тезелешеп утырган балаларына Хантимер бабалары турында чын хикәятләр бәян итте. Ә бервакыт Ык буена салынган ике катлы нарат йорт, әллә бәхетсезлек очрагы, әллә берәрсе ярдәме белән янып бетте. Галимәрдән гаиләсе Гарифәнең абыйсы салган кабык түбәле йортына күчте.

Галимәрдәннең, шул елларны исенә төшергәндә, тамак төбенә төер утыра. Исендә, иң авыр еллар – ачлык еллары. Анасы Мәгъсумә балаларының хәлен белергә килгәләп йөрде. Үзе белән бераз онын, бодаен алып килде. Ә бервакыт тегермән ташы хәтле ипи алып килгән иде. Галимәрдәннең гаиләсе авылның башка гаиләләре дәрәҗәсендә үк ач булмаса да, икмәк иң көтелгән, тансык ризык булды. Гаиләне ачлыктан Галимәрдәннең оста балыкчы булуы да саклап калды. Балык тоту өчен ятьмәләрне, ауларны үзе үрде Галимәрдән.

Тагын бер елдан, ямьле җәй көнендә Кәшифәнең тагын бер энекәше – Камил туды, Кәшифәнең дә мәшәкатьләре артты. Әнкәсе эшкә чыккач, елак бәби карауның бар авырлыгы Кәшифәнең нәни җилкәсенә төште. Кайчагында бәбигә кушылып елаган чаклары да булды аның.

Беркөнне Камилне, бишектә тирбәтеп, көчкә йоклатып җибәрде Кәшифә. Апайларына шаулашмаска кушты да, бала йоклаганда, чүпрәкләрен чайкап эләргә уйлады. Тик апайлары апаларын тинтерәтергә тотынды. Зөфәр атасы агачтан юнып биргән уенчык кошын мич башына ыргыткан икән.

– Хәзер, хәзер, тавышланмый гына торыгыз. Хәзер аптөшәм, – дип, Кәшифә эскәмия куеп, мич башына үрмәләде. Анда үрелеп, уенчыкны эзләргә тотынды. Аталарының элеп куйган кармаклары арасыннан эзли торгач, Кәшифә бер борын тишегеннән, ни рәвешледер, кармакка эләкте дә калды. Кәшифә үзе дә сизмәстән: «Ай!» – дип кычкырды. Борын авырта, кармак нык кергән, һичкенә дә ычкындырып булмый. Астан алты күз мөлдерәп карап тора. Кәшифәнең апайларына җен ачуы чыкты. Ул чәрелдәвек тавыш белән:

– Менә сезнең аркада, мич башына менеп, кармакка эләктем! Хәзер шушында үлсәм, сезне кем карар?! – дип, такмаклап елап та җибәрде.

Апайлары да аңа кушылып еларга тотынды. Бишектәге Камил дә уянып, аларга кушылды. Ә Кәшифә, әти-әниләре кайтканчы, кармакка эләккән килеш басып торды. Аның аяклары арды. Алар барсы да елап шешенеп беттеләр. Ниһаять, өлкәннәр кайтты. Кармакка эләккән Кәшифәне күргәч, атасы тиз генә менеп, кызны кармактан ычкындырды. Кәшифә булган хәлне сөйләп бирде. Ул елаудан туктаса да әле сулкылдый иде. Барысы да тынычланып, өстәл тирәсенә ашарга утыргач, атасы көлеп:

– Вәт, кызым, җәен балыгы булгансың бит син! – диде.

Аңа кушылып Кәшифә дә көлеп җибәрде.

 

Халыкның тормышы бераз бөтәя төште. Галимәрдәнне сельпо кибетенә сатучы итеп чакырдылар. Ул бу эшкә бик теләп алынды. Чөнки исәп-хисап эшләренә күңеле ята аның. Тәмле телле, ачык йөзле сатучы абзыйга халык теләп йөрде. Галимәрдәннең, һәр кешенең кәефен күтәреп җибәрү өчен, олысына да, кечесенә дә сүзе табылды.

Тик, бәхетсезлек адәм башыннан йөри шул. Галимәрдәннең икенче күзе дә начар күрә башлады. Халык бик мактагач, урыс табибына күренергә булды. Табиб, аның күзен караганнан соң, кичекмәстән, операция кирәклеген әйтте. Икенче күземнән дә язганчы, дип, Галимәрдән операция өстәленә ятты. Ләкин хастаханәдән ул бөтенләй сукыраеп кайтты. Операция вакытында, ут өзелеп, аның күзен ялгыш тишкәннәр икән. Күзләре барлык әгъзалары белән бергә сызлады. Кайткач, сызланып, ничә көн яткандыр. Дөнья караңгылыкка чумды. Галимәрдән бүтән беркайчан да күрмәячәк! Күңелендә яшәргә бер теләк тә калмады. Көннәр белән төннәр буталды. Гарифәсе, нишләргә белми, янында өзгәләнде. Галимәрдәнгә үләннәр кайнатып, чүпрәкне шул үлән суына чылатып, күзенә куйды. Үзе, Галимәрдәнне тынычландырырга теләп: «Ярар, атасы, ничек тә яшәрбез. Башыбыз исән булсын!» – дип сөйләнде. Ә Галимәрдәннең башына, имгәк булып яшәгәнче, әллә Ыкка ташланыйм микән, дигән шомлы уйлар да килде.

Балалар аталарын борчымас өчен шым гына йөрде.Аталарының сызлануын туктатасы килде аларның. Кызлары: «Әткәй, чәй китеримме? Ашыйсың килмиме?» – дип, бик еш янына килделәр.Атасыннан тотам да калмый ияреп йөргән Камил дә бик борчылды. Әткәсе сукырайгач, ни буласын, берни дә күрмәгән килеш ничек йөриячәген күз алдына китерергә тырышты. Әткәсенең сукыр калганчы үзенә әйткән сүзләрен исенә төшерде: «Менә, улым, күп итеп балык тотарбыз да, аны саткач, сиңа күлмәк алырбыз», – дигән иде. Камилнең булган ике күлмәге дә тишкәләнеп, тетелеп беткән. Атасы әйткән сүзләргә бик куанган иде шул чакта. Хәзер атасы сукырайгач, ул ничек балык тотсын, ничек эшләсен инде? Ярар, әнкәсе үзенең берәр иске күлмәгеннән тегеп бирер әле. Күлмәксез яшәп була, тик аталары гына үлмәсен! Атасы аягына баскач, аны җитәкләп йөрер Камил. Атасы сәкедә шомлы уйлар белән сызланып ятканда, аның куенына шуышып керде дә:

– Әткәй, әткәй, сандугач ни дип сайрый ул? – дип сорады.

Галимәрдән шулчак ачык тәрәзәдән ишетелеп торган, өзелеп-өзелеп сайраган сандугач тавышын ишетте. Ул күзенең сызлавын онытып:

 

Тыр-тыр тырагай, чыр-чыр чырагай,

Ганәлинә бәнҗи!

Әнки-дөнки, хөзер дәнки бәдәхти! – дип, сандугач телен кеше теленә әйләндереп күрсәтте.

 

– Нәрсә дигәнне аңлата ул, әткәй?

– Ялгызыма бик күңелсез, кая икән минем парым, ди. Бердәнберем, ярым белән парлашсак, бер дә күңелсез булмас иде, ди.

– Ә күке ни дип сайрый?

– Күке сайрый белми, улым, алар кычкыра гына.

– Нәрсә дип кычкыра алар, әткәй?

– «Күк-күк! Өмет юк, өмет юк!» – диләр. Алар бит ялкау кошлар, үзләре оя да кормыйлар. Чит ояга йомыркаларын салып китәләр дә, аларның балаларын чит кошлар ашатып үстерә.

Галимәрдәннең башына шунда: «И-и тиле Галимәрдән, үзең дә шул күке кебек балаларыңны язмыш кочагына ташлап китмәк буласың түгелме соң!» – дигән уй килде. Ул үзенең көчсезлегеннән оялып куйды.

Икенче көнне Галимәрдән урыныннан торды. Кармаланып комганны тапты. Аңа Гарифәсе җылы су да салып куйган инде. Тыштан кергән Гарифә, иренә булышырга теләп, беләгенә орынды. Галимәрдән аңа: «Үзем, карчык, үзем!» – дип, капшана-капшана, тышка юнәлде. Ул, бер-бер артлы уянган әтәч тавышларына, көтүгә чыгып киткән сыерларның сузып-сузып мөгрәүләренә кинәнеп тыңлап торды. Тормыш янә дәвам итте. Галимәрдән бу тормышта бик күп нәрсәне: күз карасының ничек кадерле булуын, күзләрдән дә кадерле – җан барлыгын, җаннан да кадерле – балалар икәнлеген аңлады.

Камил йокысыннан уянып, атасы янына чыкты.

– Әткәй, мин тордым!

– Әйбәт булган торуың, улым! Без синең белән су буйларын урап кайтырбыз.

– Ярар, әткәй!

Галимәрдән белән Камил, җитәкләшеп, су буена төштеләр. Су буенда кошлар сайравын тыңлап, яр буенда сөйләшеп утырдылар. Галимәрдән улына су буенда яшәгән җәнлекләр, кош-кортлар турында сөйләде. Аннан кайткач, өйгә керделәр. Калган балалар да торып, аталары янына килеп, песи балалары кебек сырпаландылар. Барысы бергә утырып, әнкәләре пешергән коймак белән чәй эчтеләр.

Галимәрдән әкренләп кулына чүкеч, пычкы алды. Баштарак кулларын канатып бетерсә дә бирешмәде. Көн артыннан көн узып, эшнең җаен алып, нәрсәгә тотынса да аны башкарып чыкты: агач эшләре, кирпеч сугу, колхозга плитүнкәләр, кәрҗиннәр үрү, ятьмә белән балык тоту. Балыкны ул күрше керәшен авылына алып барып сатты. Ниһаять, Камилгә күлмәклек ситса юнәтеп, Гарифә аннан улына күлмәк тегеп кигезде. Күлмәк матур зәңгәр төстә булды. Камилнең моңа хәтле бу күлмәктән дә матурракны. Күргәне юк иде. Гарифә колхозда атлар карады. Элеккечә, өйләреннән күрше-тирә авыл кешеләре өзелмәде. Үз авылларына кайталмыйча, караңгыга калсалар да, Галимәрдәннәрдә кунып чыктылар. Күрше авыл кешеләре аларның өен колхоз хисабыннан түләнә торган кунакханә дип уйлады. Моның алай булмыйча, бары Галимәрдән белән Гарифәнең киң күңеленнән булганын, әлбәттә, күпләр белмәде дә.

 

Халык туйганчы ипи ашый башлагач, илгә тагын афәт килде – фашист ерткыч сугыш башлады. Галимәрдәннең энесе Таҗине сугышка алдылар. Авыр сугыш елларында күп гаиләләр ачлыктан кырылган чакта, Галимәрдәннең гаиләсе исән калды. Аларны ачлыктан мул балыклы Ык саклап калды. Галимәрдән, дулкын тавышын тыңлагандай итә дә, улы Зөфәргә: «Яле, улым, ауны шушы тирәгә сал», – ди. Күп тә үтми, ауга ияреп, симез җәеннәр судан чыга. Сугыш беткәч, Таҗетдин дә күкрәгенә орден, медальләр тагып, исән-сау кайтып керде. Халык әле байтак еллар ач-ялангач яшәде. Нинди генә юклык заманда да Галимәрдәннәрнең ишеге кешеләргә һәрвакыт ачык булды. Бервакытны, кичке якта, тышта буран котыра башлады. Галимәрдән, җылы мичкә сыенып, уйланып утыра иде. Көтмәгәндә, хатынына дәште:

– Кара әле, Гарифә! Нишләптер кешеләр керми башлады әле кунарга.

– Кыенсына торганнардыр, үзләре дә күп, дип әйтә торганнардыр.

– Бар әле, Гарифә, урап кер! Юлга чыгып харап булмасын адәм баласы.

Гарифә тиз генә өс-башын киенде дә, күпер башына чыгып китте. Чынлап та, бер хатын-кыз бөрешеп тора. Гарифә: «Әйдә, туңып торма, бездә кунып чыгарсың, алып куйган чәем дә бар», – дип, үзләренә чакырды. Таныш түгел хатын: «И-и, рәхмәт инде, ничек кайтып җитәрмен, дип курыккан идем», – дип аңа иярде. Ә беркөнне солдаттан кайткан күрше авыл егете урамда бер абзыйдан: «Кунакханә бар дигәннәр иде бу урамда, кайсысы ул?» – дип сораган. Теге абзый, көлемсерәп: «Ә-ә, Галимәрдән «кунакханәсе» ул. Менә шушы тыкрыкта. Түлке акча бирә күрмә, Галимәрдән бабаңның хәтерен калдырырсың», – дигән.

Кичә кич белән, райпода завсклад булып эшли торган Илгизә аларга керде. Керде дә, борчулы тавыш белән сөйли дә башлады:

– Галимәрдән бабай, ярдәм ит әле, отчутым чагышмый!

– Борчылма, апаем, чагыштырабыз аны!

Шундый ук мөрәҗәгать белән йә бухгалтер кызлар килә, йә күрше балалар арифметикадан өй эшләре эшләргә керә Галимәрдән янына. Аның балалары үзе кебек башлы булдылар. Яхшы билгеләр алып кайтып, ата-аналарын куандырып кына тордылар.

Галимәрдәнгә бакчасында тәмәке дә үстерергә туры килде. Шулай бервакыт, Галимәрдән, ял итеп алыйм дип, урынына ятты. Борынына, тәмәке исе килеп бәрелмәсенме!

– Улым, Камил, әллә тәмәке тартасыңмы син?

– Әти, каян белдең, син бит күрмисең!

– И-и, улым, сукыр булсам да, борыным ис сизә бит минем! Яхшы һөнәр түгел тәмәке тарту, улым.

– Үзең үстерәсең бит!

– Яшьләр өчен үстермим мин аны. Әле син яшь, үсәр-ныгыр вакытың. Сиңа ярамый!

И-и, балалар… Көлдерәләр дә алар, елаталар да. Төпчеге бигрәк шук булды. Әнкәсе артык иркәләп тә җибәрә. Шулай, үзе кебек малайлар белән колхоз көтүен көткәндә, атта чабып рәхәтләнде Камил. Атны куалый гына, колак яныннан җил сызгыра. Еракта күренеп торган әрәмәгә якынлаша да, тагын атын борып, көтү калган якка чаба. Ләкин рәхәт озакка бармады, үзенең җигүле аты белән персидәтел абзый килеп чыкты. Ерактан ук кычкыра да башлады:

– Анаңны сатыйм, малай актыгы, төш аттан! Чукындырасың бит атны яндырып! – диде, йодрыкларын болгап.

Камил атыннан төште дә, болын буйлап ферма ягына элдерә дә башлады. Персидәтел абзый аның артыннан куып җитеп, малайны күлмәк җиңеннән эләктереп алды да: «Туктале, кая йөгерәсең син малай?» – дип сорады. Камил абзыйга, коңгырт күзләрен түгәрәкләндереп карады да, усал итеп: «Әнкәйне сакларга!» – диде. Персидәтел: «Ни булган әнкәеңә?» – диде, малайны ычкындырып. Камил: «Үзең бит, анаңны сатыйм, дип кычкырдың!» – дип, персидәтел кебек йодрыкларын да болгап алды. Персидәтел абзый, эчен тотып, бөгелеп төште. Камил персидәтел абзыйның шаркылдап көлгәнен карап торды да: «Мәзәк бу персидәтел абзый, әле ачуыннан буылып сүгә иде, хәзер эче катып көлә», – дип уйлады. Ә аның атасының бөртек тә сүгенгәне юк. Йокларга яткач, аларның әткәләре Коръән тәфсирләрен сөйли, мәгънәләрен аңлата. Балалар тыңлап ята-ята, ничек йокыга талганнарын да сизми калалар. Бары Камил генә аның сөйләгәнен азакка хәтле тыңлап бетерә.

 

Агымсуга чалкан ятып йөзәргә ярата Галимәрдән. Суның шифасы күп, җанны дәвалый. Май урталарыннан ук Ык буена төшә башлый. Бер вакыйга Галимәрдәннең балалары күңелендә үкенечле булып гомерлеккә уелып калды.

Мунчада юынып чыкканчы, елгада бер коенып чыгыйм дип, Галимәрдән су буена төште. Аңа, гадәттәгечә, Камил дә иярде. Галимәрдән, күлмәген салып, чирәмгә пөхтәләп куйды да, елгага керде.

– Улым, дүртенче тыкрыкка җиткәч, дәшәрсең, яме!

– Ярар, әткәй!

Учлары белән суны сөйгән күк сыйпады. Бер-ике салкын суга чумып алды да, аркасына ятып, тирән сулыш алды. Шулай йөзгәндә, үзен һавада очкан кош кебек сизә ул.

Малай, кармак саплап суга салды да, калкавычка текәлеп уйга чумды. Шулвакыт күке кычкырганы ишетелде. Камилнең исенә келт итеп, атасының бу кош турында сөйләгәннәре исенә төште. Шуннан соң яратмый башлады ул күкене. Күке кебек кешеләр дә бар икән дөньяда. Әнә Мәхмүт абзый, хатынын, дүрт баласын ташлап, чит хатынга яшәргә киткән ди. Мескен балалар елап калганнардыр инде, аталары киткәч. Күке!

Колхоз эшеннән Кәшифә кайтып керде. Ул колхозда, авылның башка күп кенә кызлары кебек, тракторда эшли. Капкадан керүгә, гадәтенчә, атасы каршы ала аны. Галимәрдән Кәшифәне бик тиз үз итте. Һәрвакыт эшләгән эшләрен мактап, башка балаларга үрнәк итеп куйды. Кайчагында, шулай итсәк, кызым, ничек булыр икән, дип Кәшифәдән киңәш сорады. Кәшифә артыннан күрше авылы егете йөри башлады. Кичке уеннан соң кызны озата кайтты. Бер-ике ай озатып йөргәннән соң, егет Кәшифәгә: «Әзерләнеп тор, мин синең кулыңны сорарга киләм. Ризамы?» – диде. Кәшифә: «Әткәй нәрсә дисә, мин шуңа риза», – дип җавап кайтарды. Ләкин егет сүзендә тормады, киресенчә, Кәшифәдән читләште. Әлбәттә, яшь кыз күңеле өчен бик тә авыр булды бу билгесезлек. Егетнең бу адымының сәбәбен аңлыйсы килде. Моның сәбәбен ул дус кызы аркылы белде. Имеш, Мөслим егетләре ул егетне бик каты куркытып җибәргәннәр. «Үзебезнең Мөслим кызларын чит авылларга бирмибез! Якын киләсе булма Кәшифәгә», – дигәннәр. Шуннан соң егет күренмәде. Гәүдәгә дә алыптай шул Мөслим егетләре. Беркөнне ихатада чалгы кайрап утырганда, Галимәрдән Кәшифәне үз янына чакырып алды:

– Кызым, Кәшифә, яныма гына кил әле!

– Ни бар, әткәй!

– Утыр әле яныма, кызым. Сөйләшеп утырыйк бераз. Вакытың бармы, кызым?

– Бар, әткәй!

– Ачуланма, кызым, күптәннән әйтәсем килеп йөри иде. Син акыллы, булган кыз. Шуның өстенә чибәр дә. Шундый кызларга гайрәтле, акыллы егетләр генә туры килә. Сиңа куян йөрәкле егетләр пар түгел. Күрерсең, син бик грамотный, чибәр егетне очратырсың.

Кәшифә атасының сүзләренә аптырап калды. Каян белгән ул бу хәлне? Әнкәсенә дә сөйләмәде бит югыйсә.

Эштән кайту белән, Кәшифә абзар-куралар ягына күз ташлады. Менә әткәсе килеп чыгар да: «Минем уңганым кайтып җиткән!» – дип, каршы алыр. Ә әткәсе никтер күренми. Кәшифә өйгә кереп: «Әнкәй! Әткәй кая ул? Берәр җиргә китмәгәндер бит?» – дип, мич алдында кайнашкан әнкәсеннән сорады. Гарифә: «Камил белән су буен урап кайтам, дигән иде. Байтак тордылар. Берәр баланы җибәр әле, юллап кайтсын!» – диде.

Ләкин йөрәге нидәндер тынычсызланган Кәшифә су буена үзе йөгерде. Су буенда Камилне күреп кычкырды:

– Әткәй кая?

– Агып китте.

– Күптәннәнме?

Малай ык-мык килде. Бала-чага вакыт чамасын беләмени! Кәшифә яр буйлап түбән очка йөгерде. Артыннан Камил чапты.

Галимәрдән җылы, йомшак суга иркәләнеп акты да акты. Бераздан ул шомлана башлады. Байтак вакыт үтте, Камил нигә дәшми икән? Ул, әйләнеп, бер якка таба куллары белән ишеп йөзә башлады. Күпме генә йөзсә дә, аяклар җиргә тимәде. Галимәрдән күңеленнән улына үпкәләде. Шулай итәләрме инде ата кешене? Кирәгем калмагандыр инде. Сукырның кемгә кирәге булсын! Йөзә-йөзә куллары арды. Төпкә китмәс өчен, тагын чалкан ятып агым уңаена акты. Ял иткәч, тагын әйләнеп, бер якка таба йөзде. Аның, үләсе килмәде. Бар көченә яшәү өчен көрәште.

Ниһаять, Галимәрдәннең аяклары төпкә тиде. Ул, яр буена чыгып, биек ярдан өскә үрмәләде. Кая хәтле аккан ул? Тирә-юньдә бака сайраган тавыш кына ишетелә. Ара-тирә бытбылдык кычкырып куя. Галимәрдәннең тәне туңудан калтырый. Ул, чирәмгә утырып, куллары белән аякларын кочаклап алды. Тамак төбенә әчеттереп төер утырды. Әкрен генә, калтыравын басарга теләп, яраткан җырының сүзләрен пышылдап кабатлады:

 

Кара ла гына елан, ай туз башлы

Йөридер лә камыш буенча.

Кара урманга кергән чакта,

Кәккүк кычкырган чакта,

Ай, бик ямансу шул чакта.

Ялгыз да гына башым, юк юлдашым,

Йөримен лә язмыш буенча.

Кара урманга кергән чакта,

Кәккүк кычкырган чакта,

Ай, бик ямансу шул чакта.

 

Менә Кәшифә яр буенда утырган Галимәрдәнне күреп, шатлыгыннан: «Әткәй!» – дип кычкырып җибәрде. Аның күзләреннән яшь тамчылары сытылып чыкты. Галимәрдән, калкынып: «Кәшифә, кызым, синме?» – дип, кызга таба талпынды. Кәшифә, йөгереп килеп, атасын кочаклап алды. Галимәрдән: «Кызым, Кәшифә, рәхмәт, кызым! Үземнең кызым син», – дип, учлары белән Кәшифәнең башыннан сыйпап сөйде. Кәшифә, башындагы яулыгын чишеп, атасының җилкәсенә япты. Туңып беткән атасын, җылытырга теләп кочаклады. Бер-берсенә сыенган ата белән кызның иңнәренә таллар яшь койды. Тиздән, үзенең гаебен аңлап, елап беткән Камил килеп җитте.

– Әткәй, ничек чыктың?

– Ыкның бит ике генә яры бар, улым!

 

Эпилог

Бу көннәрдән соң күпме Ык сулары аккандыр, ничә тапкыр яр буенда үскән бөдрә таллар, бер сөенеп, бер көенеп, үзләренең яшен койгандыр. Мөслимнең киң күңелле аксакалы Галимәрдән дә дөнья куйды. Зиратта аның янәшәсеннән урын алып калган карчыгы Гарифә, картыннан калып, байтак яшәде. Уллары Зөфәр, Камил авылда абруйлы кешеләр булдылар. Зөфәр – алдынгы бригадир, кыр батыры; Камил – авылда гына түгел, тирә-юньдә осталыгы белән дан казанган балта остасы. Алар икесе дә гаиләле, икесендә дә бишәр бала үсеп килә. Кызлары Кәшифә Казан ягында туып-үскән, укымышлы егеткә кияүгә чыгып, балалар үстерде. Хәзер үзенең оныклары җитеп килә. Рәшидә белән Рәхимәнең генә, кызганычка каршы, гомерләре кыска булды. Шул авыр, катлаулы тормыш нәтиҗәсе иде бу аянычлы үлемнәр…

Гарифәгә һәр баласының өендә урын түрдән. Тик ул төпчеге янында калуны кулай күрде. Киленнәре үз туфрагыннан булып чыктылар, тырыш, киң күңеллеләр. Картая белмәде Гарифә, гәүдәсе төз, хәрәкәтләре һаман җитез булды. Еш кына башка карчыклар, өстенә әйтеп, күз дә тидергәләделәр. Шулай йөгереп йөргән җирдән урын өстенә ауды. Килене Расиха: «Әнкәй, тагын күз тидергәнсеңдер», – дип юатса да, әнкәләре урыннан башка тора алмады. Расиха аны яшь бала караган күк тәрбияләде. Гарифә, озак интегеп ятмыйча, балаларына риза-бәхиллеген әйтеп, бакыйлыкка күчте.

Камил бик авыр кичерде әнкәсе үлемен. Зур бәрәңге бакчасына салып куйган өч бурасын да сатып җибәрде. «Әнкәй булмагач, миңа ник кирәк алар!» – дип, эчке бер тетрәнү белән әрнеде. Гомере авыр тормыш көтеп уздырган әнисен картлык көнендә рәхәттә яшәтәсе килгән иде. Аңа ул чакта Расиханың да сүзләре ишетелмәде: «Балаларыбыз бар бит, Камил!»

Камил уйламый түгел, нык уйлый балаларының киләчәген. Расихага караганда да күбрәк бирергә тырышадыр әле ул тәрбияне. Һәрберсенең хәрәкәтен, сөйләгән сүзләрен күз уңыннан ычкындырмый. Иң яраткан шөгыле – сәгатьләр буе балалары белән сөйләшеп утыру. Акчаны көрәп алса да, яңадан-яңа кием алып иркәләми. Өлкәненнән калганын кечеләре кия. Беркөнне тегү машинасы алып кайтты. Кызыксынып, машинаны уратып алган кызларына: «Менә сезгә тегү машинасы, тегәргә өйрәнегез! Һөнәрле – үлмәс!» – диде, канәгать елмаю белән. Тиз өйрәнде кызлар тегәргә. И, рәхәтләнделәр соң машинада тегеп. Туган-тумача биргән иске киемнәрне заманчага үзгәртеп кияләр. Күрше-күлән дә, туган-тумача да кызларга нәрсә дә булса күтәреп керә торган булды. Киемнәрен тарайтып бирүме, итәк-чалбар бөгүме, барсын да булдырдылар. Моны күреп, Камил бик горурланды, эчтән генә: «Кем балалары соң алар! Оста Камилдән туган балалар бит алар!» – дип, сөенеп уйлады. Өстәлләре һәрвакыт ризыктан сыгылып торды. Әткәләре, ашаганнан соң дога кылып: «Һәркемдә дә болай ризык мул түгел. Интегеп яшәүчеләр бар әле, бар…» – дип, һәрвакыт искәртеп куя. Ашарга утырган саен, күз алдыннан үзенең ач-ялангач балачагын үткәрә ул. Расихасын да мактап куярга онытмый: «Ризыкны ләззәтле итеп пешерү бар хатын-кызның да кулыннан килми, бик ләззәтле, тәмле булды». Бу сүзләр, «киленем сиңа әйтәм, кызым син тыңла» дигәндәй, кызларына да киләчәктә бик кирәк булган киңәш, тәрбия.

Акча туплау кулыннан килсә дә, беркайчан да акчаны максат итеп куймады Камил. Беркөнне күрше авылда йорт салып кайткач:

– Балалары да ишле, хәлегездән килгәнчә түләрсез, дидем. Ачуланма, Расихам! – дип, иркәләп хатынына дәште.

– Синең шул булыр инде… – диде Расиха елмайган күзләрен Камилгә төбәп.

Камилнең яратуы да дөньяда меңгә бер була торган көчле, чын ярату. Беләк мускуллары уйнап торган, янып торган коңгырт күзле иргә кызыгучы хатыннар булды, бик булды.

Мөслимнән шактый ерак авылда бер гаиләгә йорт салырга кереште Камил үзенең кул астындагы егетләре белән. Гаилә башлыгы Ирек – колхозда механизатор, хатыны Гөлсирин клуб мөдире. Хатын, ара-тирә кайтып, осталарны ашата, чәен әзерләп чыгара. Кояш астында көн буе авыр бүрәнәләр күтәрү, кулда балта уйнату җиңел хезмәт түгел. Гөлсирин үтә йомшак, назлы тавыш белән: «Камил абый, бик армадыгызмы?» – дип, күбрәк аның янында бөтерелде. Алып чыккан әйрәнен, чәен үрелеп Камилгә сузды. «Бик ягымлы хатын, игътибарлы», – дип уйлады Камил. Әбәдкә кергәч, чибәркәй: «Камил абый, кил менә монда утыр», – дип, иң түргә утыртты. Сумала күк кара, бөдрә чәчләрен чәчәкле косынка белән каплаган. Йомры тезләрен чак каплаган кызыл чәчәкле халат изүенә калку күкрәкләре тулышкан. Аш-су биргән саен, ул тыгыз күкрәкләре белән Камилнең калын җилкәсенә кагылып китә. Камил кыенсынып, читкәрәк кузгалып утыра. Әлбәттә, хатынның сызылып киткән нечкә кара кашлары астыннан Камилгә утлы караш ташлавын егетләр сизделәр. Тик Камил генә моны күрми дә, сизми дә. Аның уйлары еракта, Расихасы янында…

Эшкә керешкәч, егетләрнең берсе:

– Камил абый, бер дә күрмисеңмени чибәркәйнең сиңа күзе төшкәнен? – дип көлде.

– Ни сөйлисең син, энем? Алма кебек ире бар аның, намуслы хатын-кызга яла ягу – зур гөнаһ, дигән борынгылар.

– Нигә, Камил абый, шәп хатын бит. Кара, ничек уйнаклап тора. Синең хатын ябык бит, туймадыңмыни эштә дә такта ышкылап, – дип көлде шаян егет. Аңа башкалар да кушылды.

– Ни аңлыйсың соң син хатын-кыз матурлыгы турында!

Аның күз алдына озынча зифа буйлы, төз аяклы, нәфис җилкәле, учка гына сыешлы кечкенә генә күкрәкләре өстеннән озын толымын асылындырып салган, оялчан елмайган Расихасы килеп баса. «Очып кына кайтырга да, кочагыма алып назларга иде үзен!» – дип, сагынуын көчкә эш белән баса балта остасы. Ул Расихасын, армиядә хезмәт иткәндә увольнениегә чыккач, шәһәр музеенда күргән сурәттәге кызга охшата. Диңгез ярында зур кабырчык эчендә басып торган ялангач сылу кызга. Шундый ук озын ак муен, нәфис җилкәләр, кечкенә генә күкрәкләр, йомры туры аяклар, кояш нуры толымнарына алтын йөгерткән кебек…

– Камил абый, үпкәләдең инде әллә, мин бит шаярып кына. Матур синең хатын, яшь кызлар кебек сылу!

– Ярар, күп телеңә салынма, эшеңне бел! – дип, ак тешләрен җемелдәтеп елмайды Камил.

Тормыш шулай үзенең төрле төсләре белән ага бирде. Ләкин, кызганычка каршы, Кәшифә апасының гына күзләре сукырайды. Киленнәрнең әле берсе, әле икенчесе аны Мөслимгә, туган ягына алып кайтып, сагынуы басылганчы хөрмәтләп тәрбиялиләр. Камилнең дә, Зөфәрнең дә балалары, сагынып көтеп алган Кәшифә апаларын җитәкләп, әле су буйларына алып төшәләр, әле яшьлектә дус булган ахирәтләренә алып баралар кунакка. Ә Кәшифәгә туган якның җиле дә үзгә йомшак, күзләре күрмәсә дә, һәр тыкрыгы, юллары таныш. Җырдагыча: «Утсыз да мин күрәм монда…» Кайткан саен бөтен гаилә белән җыелып зиратка баралар. Кәшифә, капшанып, үз әтисенең каберен таба да: «Миңа тормыш бүләк иткән әтием», – дип, утырып дога кыла. Аннан соң балаларны җитәкләп, Гарифә белән Галимәрдән каберенә юнәлә. Аларның уртак чардуганын куллары белән сыйпап: «Минем әнкәем белән тәрбияләп үстергән газиз әткәем», – дип, кыйблага карап тезләнә дә, кулларын кушырып дога кыла. Бик разый Кәшифә үзе карап үстергән энеләреннән. Туганлыкның кадерен беләләр. Торган җире Балык Бистәсенә кайткач та, һәрберсенә багышлап дога кыла. Галимәрдәннән өйрәнеп калган догалар ул!

…Ык сулары агар шулай, бер талгын гына, бер ярсып. Дөньяга яңа аваз салып, үз язмышлары, үз юллары белән Хантимер оныклары туар. Аларның тамырларында Хантимер каны агар. Бабаларыннан күчкән пакь күңелләре белән дөньяга яхшылык, матурлык өстәрләр, һичшиксез өстәрләр…

 

Йолдыз ЗӘКИЕВА
Равил Заһидуллин рәсеме

«Мәйдан» №8, 2019 ел.


Комментарий язарга