Логотип «Мәйдан» журналы

Үлем атлы җайдак

1917 елгы революциядән соң, илдә гомумкризис башланды. Россия империясендә төрле чирләр, сугышлар, ачлык һәм үлем тантана итте...Бу зәхмәттән бигрәк тә Идел буе халыклары җәфа чикте. Һәлакәтнең иң аян...

1917 елгы революциядән соң, илдә гомумкризис башланды. Россия империясендә төрле чирләр, сугышлар, ачлык һәм үлем тантана итте...
f7VbUqElZ9I
Бу зәхмәттән бигрәк тә Идел буе халыклары җәфа чикте. Һәлакәтнең иң аяныч нәтиҗәләре 1921–1922 елларга туры килә. Кризис ачлыктан интегүче 40 миллионлап халыкны берләштергән 35 губернаны үз эченә ала. РСФСРда биш миллионлап кеше ачлыктан һәлак була. Большевиклар партиясе капиталистик илләрдән ярдәм сорарга мәҗбүр була.
1921 елның 30 сентябрендә Женевада узган Милләтләр Лигасы утырышында атаклы норвег котыпчысы, булачак Нобель премиясе лауреаты Фритьоф Нансен чыгыш ясый. Ул Лигага кергән илләрне большевистик Россиядә ачлыктан җир куенына кергән миллионлап балаларның үлемендә гаепли. Максим Горький үтенече буенча сәүдә эшләре наркомы Леонид Красин 1921 елның 30 декабрендә Лондонда Америка хакимияте белән килешүгә кул куя. Килешү буенча Россия Америкага 10 миллион доллар күләмендә акча күчерергә йөкләмә ала. Шул акчага АКШ фермерларыннан чәчүлек орлык һәм азык-төлек кайтартыла. Әлеге ярдәмнең бер өлеше ачлыктан интегүче Татариягә дә килеп җитә.
1920 елда Совнарком рәисе В.И.Ленин һәм ВЦИК рәисе М.И.Калинин имзалаган декрет нәтиҗәсендә оешкан Татарстан Совет Социалистик Республикасы ачлык елларында 400 меңләп кешесен югалта. Бу һәлакәттә авылларны рәхимсез талау белән шөгыльләнүче продразверстка отрядларының да өлеше зур.
Азык әзерләүче отрядлар, әлбәттә, халык каршылыгына очрый. Крестияннар баш күтәрә. Кама аръягында һәм Идел буенда сәнәкчеләр хәрәкәте көчәя. Баш күтәрүчеләр гаскәр тарафыннан рәхимсез төстә юк ителә. Кайбер авыллар тулысынча көлгә әйләнә? Карательләр кулыннан исән калган һәм төрмәгә эләкмәгән крестияннар ачлык белән йөзгә-йөз очраша. Әлбәттә, әлеге вазгыятьтән бик оста файдаланып, байлык туплаучылар да аз булмаган.
1920 еллар башында республика партия органнарына Зөя кантоны Мәлки волосте Чүти авылы (бүгенге Кайбыч районы) крестияннарыннан ат караклары турында шикаятьләр агыла башлый. Патша заманнарында ук инде бу авыл халкы үзенең караклыгы белән дан казанган була. Юлбасарлар башлыгы Шәкүрне ачлык та, сугыш та урап уза. Шәкүрнең авылдашы, татар язучысы Зариф Бәшири дә үзенең истәлекләрендә әлеге карак һәм аның ярдәмчеләре турында шактый мәгълүмат бирә. Бу нәселдән чыккан каракларның шактые чувашлар тарафыннан үтерелүе, бик күбесенең Себергә сөрелүе турында әйтеп уза. Аның искәртүенчә, Казан һәм Сембер губерналарының күп авылларында Шәкүр карак шактый гаярь бандитлар тәрбияли һәм алар Россиянең төрле почмакларында халыкның котын алып торалар. 1910–1911 елларда хакимият бандитларның нәфесен беркадәр тыюга ирешә. Бандитлар әкренләп кими, ә Шәкүр карак һәм аның иярченнәре Себергә сөрелә, каторгаларга жибәрелә.
Шәкүр Рәхимов яшәгән Чүтидә 500гә якын хуҗалыкта 3 меңләп кеше исәпләнгән. Авылдан төрле тарафларга унбер юл сузылып киткән, 1920 елда Чувашиядәге әлеге авыл Татариягә кушыла һәм көчләп чукындырылган кайбер авыллар кабат мөселманлыкка кайта. Чүти берничә тапкыр яна. Янган саен ат караклары үз хуҗалыкларын тагын да шәбрәк итеп аякка бастыра. Коңгырт сары чәчле, якты күзле, базык гәүдәле әлеге кешеләрнең күбесе мыек йөрткән.
Шәкүрнең ике хатыны булган: өлкәне – Хөсникамал (Әсхаб апа дип тә йөрткәннәр), кечесе – Хәмдениса (Яхшы апа). Шәкүрнең шулардан туган сигез баласы йөгерешеп йөргән. Хуҗаның марҗа сөяркәсе булуы да билгеле. Кондыз мехыннан тегелгән кафтан, алтын җепләр белән чигелгән түбәтәй кигән Шәкүр хатыннарын ияртеп кунакка йөрергә яраткан. Түбәләре калай белән ябылган 20шәр аршинлы ике йорты, 8әр аршинлы ике мал абзары, ат абзары, өч аты, сыеры, бозавы, биш сарыгы, сабаны, чәчкече, җилгәргече, ике ат чанасы, ике сукасы, ике тырмасы, арбасы һәм тарантасы булган.
Шәкүр – нәселдән килгән ат карагы. Аның бабасы да, атасы, туганнары да, шул исәптән уллары да әлеге һөнәрне үз иткән.
Яшьлегендә ат урлаганда Түбән Новгород крестияннары кулына эләккәч, сәнәккә чытырдатып ябышкан хәлдә берничә адәмне җиргә тәгәрәтеп тоткынлыктан ычкынган Шәкүр бит ул. Сәнәк белән чәнчелгән берничә ярдәмчесе шунда ятып калган. Ә бервакыт урланасы атның хуҗасы Шәкүрнең кулына бик каты итеп суга, һәм шул хәлдән соң ат карагының ул кулы күтәрелмәскә әйләнә. Николай II заманында берничә мәртәбә хөкем ителгән Шәкүрне совет хөкүмәте каторгадан азат итә. Иреккә чыгуын ул Себердән Чүтигә берничә дистә елкыдан торган көтү куып алып кайтып тантана итә.
Казан арестантларны озату пункты мәгълүматлары: «Шәкүр Рәхимов, 63 яшь, милләте мөселман, буе озын түгел, йөзе чиста, күзләре соры, чал кергән кара чәчле, күп кенә тешләре юк, русча белүе начар. Аерым билгеләре: уң кулы күтәрелми. Качарга маһир булуы сәбәпле, ныклы күзәтү таләп ителә. 1925 елның 4 мартында этап белән китерелде».
Еллар үтү белән, Рәхимовка Карак кушаматы тагыла. Кулына камчы тоткан Шәкүр атлар тирәсендә йөренә. Үзен бик тыныч тота. Рәтләр арасында әрле-бирле килгән урядниклар да, исправниклар да, баш киемнәрен салып, хөрмәт белән ат карагына баш ияләр. Кычкырышып сатулашулар да тынып кала. Полицейскийлар атаманга карата булган әлеге ихтирамлы мөнәсәбәтне үз җилкәләрендә татый: Шәкүр атларны ияртеп юкка чыга.
XX гасыр башында атлар авылда төп көч булганлыктан, ат каракларын тотылган урыннарында ук кыйнап үтергәннәр. Атсыз калганнар, бөлгенлеккә төшеп, батраклыкка ялланган. Ат урлаучылар тарафыннан кыерсытылганнар Чүтигә еш килеп чыккан. Аларның һәрберсен Шәкүр үзе кабул иткән. Әңгәмә барышында җәберсетелгән кешегә үз бәясен биргән. Кайберләренә, мәсәлән, милициядә, башкарма комитетта эшләүчеләрнең туганнарына, файдалы адәмнәргә атларын кире кайтарган. Ләкин еш кына Каракның җавабы мондыйрак булган, диләр: «Синең атың юк инде, аны кичә суйдылар». Ә бу вакытта урланган атлар Казан яисә Яльчик базарларында сатуга куелган була инде.
Кулга алуларыннан яисә бай хуҗалыгын яндыруларыннан куркып, Шәкүр беркайчан да авылдашларының атын урламаган, ләкин ат караклары аның җитәкчелегендә якындагы кантоннарга, ерак Себергә, Мәскәү тирәсенә килеп чыкканнар. Шәкүр судан ничек коры чыга алган соң?
Ул, авылдашларыннан аермалы буларак, укый-яза белгән. Гади ат караклары анда-монда урлашып йөргәндә, ул үз тирәсенә тәҗрибәле адәмнәрне туплый алган, хакимият, башкарма комитет кешеләре белән үзара алыш-бирешне дә бик шәп көйләгән. Аның ятьмәсенә тора-бара суд, прокуратура, милиция хезмәткәрләре дә килеп эләккән. Авыл советына сайлаулар вакытында, «соры кардинал» буларак, властька үз кешеләрен кертергә тырышкан, киресе килеп чыкса, өстәл төя-төя сайлауларны өзгән.
Ат белгече буларак, ул күбрәк нәселле чабышкыларны урлаган һәм аларны кыйммәт бәягә сатуга ирешкән. Ә инде банда ныклап канат җәйгәч, Шәкүр болыннарны һәм авыл тегермәнен арендалаган, буа ясаткан, кибет ачкан, кибеттә керосин, перәннек һәм башка көнкүреш товарлары сатылган.
Хакимият вәкилләренә кунакчыл булганлыктан, Шәкүр үз милкен тиешенчә саклый алган. Күрше Зур Тәрбит авылы крестияннарының аның болынында рөхсәтсез печән чапканын белгәч, Рәхимов атлар исәбен алдырткан. Билгеләнгән вакытка милиционерлар Рәхимовның ишегалдына Тәрбитләрнең унсигез атын куалап китергән. Хуҗалары ул атларны Шәкүргә унсигез алтын унлык түләп кенә кире алып китә алган.
Мобилизацияләнергә тиешле атларны куу пунктларында да Шәкүр көтеп алынган кунак булган. Дәүләт комиссиясе әгъзаларын һәркөнне, урланган терлекләрне теркәү өчен, каракның улы Сабир Шәкүров йортына китергәннәр. Әлеге әгъзалар көннәрдән беркөнне шулхәтле исерешеп беткәннәр ки, хәтта граммофонны ватканнар, атларны исәпкә алу кенәгәләрен тишә торган компостерларын югалтканнар. Компостерны ишегалдында үрмәли-үрмәли эзләгәннәр. Дөм караңгыда җирне тырмалый-тырмалый хәлдән тайганнар.
Ветеринар Сергей Васильев күрсәтмәсе: «Атларны исәпкә алганда, аларның авызын ачтырырга миңа Сабир Шәкүров ярдәм итте. Кунакка атасы да килгән иде. Ул: «Урланган ничә атны кабул итәсез?» – дип сорады. «Шәкүр – көч ул!» дигәнне мин күп ишеттем, аның күп эшләр майтарганын да беләм. Бергәләп кәефләнеп утырганда, Шәкүр социалист дип атаган иде».
Атаман төрле-төрле мәҗлесләрдә еш катнашса да, аның телендә бер мәкаль бик еш кабатлана: «Эч – егылма, урла – тотылма». 1925 елга Шәкүр үз тирәсенә 100гә якын карак туплый, караклык даими шөгыльгә әверелә. Бу шөгыль шул дәрәҗәгә барып житә ки, Шәкүрнекеләр икенче бер төркем ат каракларыннан ат урлау өчен лицензия таләп итә башлыйлар. Тегеләренең гаҗәпләнүен күргәч, Шәкүрнекеләр горур гына: «Югары оешмалардан алынган аттестатыбыз бар. Шәкүр – СССР буенча рәисебез, ә без – аның алыштыргысыз уң куллары», – дип җаваплыйлар.
Өлкәнәя барган Рәхимов урлаулардан әкренләп читләшә, әлеге эшкә яшьрәкләрне тарта, ә тегеләре исә, билгеле инде, җиң сызганып эшкә керешә. Аларның Томат, Ганыш, Калай, Чавуша, Кульбусь, Кукша, Карапай, Корсак, Куян, Чикерткә, Тавык, Кытырлы, Чәйер кебек кушаматлары крестияннарның котын ала. Икәүләшеп бер ат белән авылдан чыгып китәләр дә, һәрберсе аерым атка атланып, Чүтигә кайтып керәләр. Өстәвенә берничә чабышкы да куып кайталар. Еш кына уникешәр кеше бергәләп юлга кузгала. Ату тавышлары, җырлар яңгырап тора. Караклар шинельләр киеп, хәрбиләр кыяфәтенә кереп, берәм-берәм авылларны талый, бандитларга очраганнар атсыз да, мөлкәтсез дә кала. Еш кына арбаларның тәгәрмәчләре дә салдырыла, куып интекмәсеннәр янәсе.
Бу чор турында Чувашстанның Батыр районы энциклопедиясендә менә ниләр язылган: «1920 елларда Чувашия территориясендә, күрше республикаларда һәм өлкәләрдә татарларны берләштергән банда хәрәкәт итте. Банданы Чүти авылы кешесе Шәкүр Рәхимов җитәкли. Әлеге авыл Чувашиянең Комсомол һәм Яльчик районнары чигендә урнашкан. Батыр районы хезмәтчәннәре Шәкүрдән күп каза күрде. Банда нигездә ат урлау һәм аларны Чувашиядән читтә сату белән шөгыльләнде».
Шәкүр бандасы, әлбәттә, атлар гына куып китмәгән. Яхшы ат ул чорда – 200, сыер – 50, сарык 20 сум торган. Котырынган инфляция нәтиҗәсендә, терлекләрне кәгазь акчага түгел, ә фәкать алтын унлыкларга гына сатканнар. Чөнки крестияннар кулында әле патша заманыннан калган алтын тәңкәләр булган.
Кышларын, урланган малның эзе карга төшеп калмасын дип, хайванны чаналарга бәйләп салганнар һәм аны берәр авылдагы ышанычлы кешедә калдырганнар. Буш чаналар белән Чүтигә кайтып баручыларны милиционерлар бернинди каршылыксыз үткәреп җибәргән. Кайчакларда караклар бөтенләй хәйләкәр кыланган. Куа килүләрен сизеп алуга, атларын борып, куа килүчеләрнең каршына киткәннәр. «Юлда ат караклары очрамадымы?» – дигән сорауга, елмаеп кына: – «Юк!» – дип җаваплаганнар һәм куучыларны башка юлга кертеп җибәргәннәр. Ярсыган төркем күздән югалуга, көлешә-көлешә, Чүтигә юнәлгәннәр.
Шәкүр шайкасын гаилә оешмасы дип әйтергә мөмкин. Ыру башында, әлбәттә, Рәхимов үзе торган. Банда белән уллары Сабир, Мингали, туганы Зиннәтҗан һәм Озын кушаматлы Гариф Мәҗитов җитәкчелек иткән.
Берничә тапкыр тотылган һәм ат хуҗалары тарафыннан рәхимсез кыйналган 51 яшьлек Зиннәтҗан Рәхимов гарип кешегә охшаган, ә бит ул – яшьлегендә Покров ярминкәсеннән берьюлы унҗиде ат урлауга ирешкән жайдак. Патша заманында Зиннәтҗан Казан һәм Кострома губерналары төрмәләрендә утырган. Чирек гомере тимер рәшәткәләр артында узган. Сәламәтлеге какшагач, караклар шайкасының ярдәмчесе ролен үтәгән.
Волостьның һәр юлын бик яхшы белүче утыз биш яшьлек Гариф Мәҗитов дус-ишләрен еш кына куып килүчеләрдән коткарып калган.
Зөя кантонындагы иң гаярь чабышкыларның хуҗасы булган Гариф. Авыл чабышкылары арасындагы иң атаклы чемпион Марк шул төркемгә кергән. Бик матур итеп бизәлгән атларда Гариф Чүтигә зур-зур түрәләрне алып килгән. Димәк, аларның эш планнарын һәм юл маршрутларын бик яхшы белеп торган.
Шәкүрнең олы улы – утыз алты яшьлек Сабир – Урмары исемле чуваш авылында граф Никитинның атын урлаганда, капканы ача алмагач, ишегалдына койма аша гына сикереп кергән. Хөкемгә тартылмаган унтугыз яшьлек энесе Мингалидән аермалы буларак, Сабир инде патша каторгасының тәмен татырга өлгергән төзәлмәс җинаятьчегә әверелгән бәндә була. Кыска мех пальто һәм ялтыр-йолтыр килүче күн итекләр кигән купшы Сабир үзен рәнҗеткәннәрне беркайчан да гафу итмәгән. Сабир белән бер үк мәктәптә укучы милиция начальнигы Гыйният Сәгиев бер мәртәбә кызып китеп каракның йөзенә суккач, Сабир аны урманга алып китеп атып үтерергә ниятләгән. Вакытында килеп җиткән милиционерлар Гыйниятне көч-хәл белән генә үлемнән йолып калган.
Атларны исәпкә алу кенәгәләренә ялган мәгълүматлар кертү белән авыл мәзине Мирза Рәхимов шөгыльләнгән. Ул иң катлаулы имзаны да төп имзадан аера алмаслык итеп сырлый белгән, бәрәңгене кискәләп, теләсә нинди мөһерне ясаган. Атаманнан Түбән Новгород яисә Алтай губерналарының бланкларын сорап алып, Мирза аларны төрлечә кыландырган, графаларны дәүләт хезмәткәрләреннән ким тутырмаган. «Рәссам»гә география фәнен белмәү генә нык комачаулаган. Ике шәһәр арасының 3000 чакрым тирәсе икәнен исәпкә алмыйча, бер карточкага бу документның Томск губернасы Тамбов өязендә бирелүен теркәп куйган. Шушы төгәлсезлеге өчен, Мирза 1921 елда беренче тапкыр хөкем ителгән.
Шәкүр өенә җыелып, чуваш сырасын эчә-эчә, каклаган каз белән сыйлана-сыйлана, караклар каторжаннарның яраткан җырын сузган: «Сөрсәләр сөрсеннәр, Себер үзебезнеке!» Авыл мулласы Шәкүрне күпме генә дингә өндәп караса да, Шәкүр: «Электән килгән һөнәрдән бер минутта гына ваз кичү мөмкин түгел. Күрәчәкне күрми үлеп булмас, һәр җинаять өчен җәза тиеш!» – дип җавап биргән.
Банда әгъзалары атаман күрсәтмәсе буенча эш иткәннәр, рольләрне үзара бүлешкәннәр. Караклык белән шөгыльләнүдән тыш, алар закон сагында торучыларга ришвәт төрткәннәр, урланган малны сатканнар, каршылык күрсәтүчеләрне кыйнаганнар. Әгәр дә крестияннар ат карагын караклык урынында үтерсәләр, башка караклар кире әйләнеп килеп, аларның өйләрен яндырган. Мәсәлән, 1923 елның кышында чуваш авылы Александровкада берьюлы алты йорт көлгә әйләнгән, ә Рәхимовның туганы Хәлим Әдиев бер мәҗлестә шул хәлләрне сөйләп шапырынган.
Банда әгъзалары Шәкүрнең туганнары яисә Чүти кешеләре булганнар дидек инде. Әмма якын тирәдәге торак пунктларда да урланган мал белән сату итүче һәм ерак араларга караклыкка чыгучылар булган билгеле. Зөя кантонының власть органнары исә, даими төстә бүләкләр алып торганлыктан, Шәкүрнең законсыз гамәлләренә күз йомган. Вак-төяк түрәләрне исә пәлтә, өстәл-урындыклар, көзге, бензин яки агач спирты салып су кайната торган никельле самоварлар ише нәрсәләр белән канәгатьләндергәннәр. Һәм, әлбәттә инде, иң алдан көмешкә тулы шешә йөргән. Өстәрәк утырган түрәләргә кыйммәтлерәк бүләкләр эләккән. Мәсәлән, милиция башлыгы Әхмәдиша Сәйдәшевкә караклар шәп ат китергәннәр, тагын берсенә бүрәнәдән шәп йорт салып биргәннәр.
Соңыннан Әхмәдишага бүләк ителгән атның иясе ярлы чуваш крестияны Николай Романов икәнлеге ачыкланган. Николай атын милиция ишегалдында танып алган һәм аңа кушаматы белән «Ванька!» дип эндәшкән. Аты аны таныгач, Николай шатлыгыннан елап җибәргән. Ләкин Сәйдәшев малны хуҗасына кайтарып бирмәгән. Берәр яман хәл килеп чыгудан куркып, Романов, Чүтидә кунарга да калмыйча, авылына ашыккан. Әле генә хуҗасы иркәләүдән ләззәтләнгән ат Николай артыннан өзелеп карап калган.
Соңыннан атның аерым билгеләре күрсәтелгән һәм Гришино авылында яшәүче 130 кешенең имзалары куелган язуны Николай милиция башлыгына китереп тапшырган. Әмма Сәйдәшев, бу кәгазьнең берни дә аңлатмавын әйтеп, атны хуҗасына бирүдән баш тарткан. Ә атның түшендәге әстерхан чикләвеге зурлыгындагы шеш күптән түгел генә кигәвен тешләүдән барлыкка килгән, имеш. Николай кайтып китүгә, Сәйдәшев, ветеринарны чакыртып алып, шешне кисеп ташларга һәм кәгазьдә күрсәтелгән аерым билгеләрне юкка чыгарырга әмер биргән.
Зыян күрүче Зөя прокуратурасына мөрәҗәгать иткәч кенә, җинаять эше ачылган. Тикшерүче Мөхәммәт Ишимов, бәхәсле атны һәм Сәйдәшевнең ике ярдәмчесен ияртеп, Гришинога килеп чыккан.
Ат үзен бик сәер тоткан. Чокыр-чакырларда абынган, исерек кеше сыман башын аска иеп кузгалмый да басып торган, Романовның өен дә эзләп таба алмаган. Гришино кешеләре аны таныган, әлбәттә, әмма ат Чүтигә кире куылган.
Алгарак китеп, шуны искәртик: хуҗасы атны ел ярымнан соң гына үзенә кире кайтара алган. Сәйдәшев исә «компенсация» таләп иткән. Караклар аңа «яхшы репутацияле» ат китергән.
Шайканың яшәү чорында тикшерүче Ишимов һәм судья Сабир Бикмурзин бер генә ат карагын да кулга алмаганнар. Кайбер очракларда, авылдан читтә җинаять кылган шәкүрчеләрне тотып китергәч, тикшерү органнары, йә революциянең чираттагы еллыгы унаеннан, йә башка сәбәпләр табып, эшне туктаткан. Янәсе «җинаять явыз ният белән кылынмаган», яисә «кыр эшләре башлану сәбәпле, җинаять җаваплылыгыннан азат ителәләр».
Авыл мулласының венерик чирдән интегүче һәм хатын-кызларга кул салырга һәвәс улы Ишимов, шактый кәефләнеп алгач, наганын болгый-болгый, таныш түгел хатыннарга бәйләнгән. Алардан ләззәтле минутлар бүләк итүләрен таләп иткән.
Патша армиясендә дивизион мулласы булып хезмәт иткән, соңрак совет судьясына әйләнгән Бикмурзин урланган атларда урам әйләнергә яраткан, хәтта аларны Сабантуйларда да чабыштырган. Закон әһеле, мыскыллы елмаеп, бер судта болай дигән: «Сез акландыгыз, инде барыгыз таегыз!» Урланган ике атны соңыннан үз абзарына ябарга да онытмаган.
Ул елларда Чүтидә совет власте гомумән булмаган дияргә мөмкин. Авыл урамында коралсыз йөрергә шикләнгәннәр. Куеласы спектакльләрнең репетицияләре һәм комсомол җыелышлары уздырыла торган клублар таланган. Авыл мулласы караклар алдында чыгыш ясаганда болай дигән: «Ленин тиеннәр теләнүче бурлак булган бит ул. Акылы бар кеше аңа иярәме инде, йә. Аның артыннан бары тик диненнән ваз кичкән, намусларын 24 сумга саткан мөгаллимнәр, сукыр комсомоллар гына бара. Сез аларга игътибар итмәгез. Ата-аналарыгызны, балаларыгызны саклагыз!»
Авыл активистларының бер җыелышында милиция начальнигына мондый сорау биргәннәр: «Җитәкчеләргә караклар белән эчәргә мөмкинме?» Милиция начальнигының җавабы: «Ә нигә эчмәскә ди, бергәләп эчү җинаятьләрне ачарга ярдәм итә». Өстәгеләр белән килешеп эшләү, әлбәттә, Рәхимов исеме белән бәйле. Татариядә оешкан җинаятьчелекнең төп билгеләре: тотрыклылык, корал йөртү, коррупцион элемтәләр һәм күптармаклы структуралар. Ат каракларының һәм хакимият вәкилләренең бергәләп егылганчы эчүе, карта уеннары, фахишәләр белән мавыгулар, гармун уйнап атта урам әйләнүләр – һәммәсе ачлыктан интегүче халык күз алдында булган ләбаса...
 
Язманы тулысынча журналның июль (№7, 2016) санында укыгыз.

Комментарийлар