Авылдашым Гөлфәгыйдә апа Юлышевага багышлыйм
Монда барысы да танымаслык булып үзгәргән иде: таулар чүккән, күлләр саеккан, чишмә кибеп корыган; кайчандыр җил уңаена түбәсен кыңгыр салып утырган өйләр урынында исә кияү көткән кәләштәй бизәнгән-ясанган ташпулатлар кукрая, җилкапка һәм читән койма дигәнне күптән оныткан ишегаллары чебен түгел, җил дә үтеп керә алмаслык калай, шул калай өстеннән чәчәкләп-чуклап беркетелгән тимер рәшәткә артына поскан.

back-light-1701549_1280

Шул ук вакытта монда берни дә үзгәрмәгән: кешеләр барысы да нәкъ элеккечә иде. Җанның олылыгына йә булмаса ваклыгына заманның бер катнашы да юк, ахрысы…
Авылның быелгы сабан туе, ни хикмәттер, яңгырсыз узды. Тамаша карарга килүчеләрдән битәр, туңдырма, баллы су, уенчык-мазар сатучыларны сөендереп, көн буе кояш елмайды. Биш бәясенә арттырып саткан товарларының кулдагы балык урынына шуып кына торуын күреп, сатучылар үзләре дә кояштан ким балкымады. Төтен исенә ыслана-ыслана чучка шашлыгы пешереп ятканнар, тикшерүчеләр күзеннән ничек тә яшереп аракы, сыра сатарга маташканнар: «Салкын булса, шәбрәк үтәр иде», дип зарланышып алса да, көн кәефен үзгәртмәде.
Усай авылы сабантуе ел саен бер үк урында – сылу каеннар белән уратылган, ак чәчәкле җир җиләге түшәлгән түгәрәк аланда үтә. Аланнан әллә ни ерак түгел, инде суы тәмам саегып, уч төбе кадәр генә калган Каз күле шәйләнә. Авыл үзе таулы урында урнашкан: озын-озын өч урамга тезелгән йортлар барысы да шактый текә бер тау итәгенә сыенып утырган, каршы яктагы тау битенә менеп карасаң, Түбән оч белән Югары очны иңләргә караш җитми. Аскы урамдагыларның бәрәңге бакчасы чал өянкеләр белән каймаланган инеш ярына килеп тоташа. Иң өске урамдагылар, без сездән киммени дигәндәй, тау башына кайчандыр яшь каен үсентеләре утырткан булганнар – инде алар да ипләп кенә картаеп килә. Бу төбәккә тәүге тапкыр аяк басучыны иң шаккатырганы – өске урамнан да югарырак урында, тау түбәсендә көзгедәй ялтырап утырган берсеннән-берсе кечкенә өч күлдер, мөгаен. Авыл аша үтеп киткәндә, инеш аша салынган күпердән чыгып, артына әйләнеп караган кеше дә, олы юлдан турыга гына кайтып төшкәне дә һәммәсе аһ итә: кулъяулык-кулъяулык булып күренгән күлләрнең әллә кайда югарыда, тау башында булуы ниндидер могҗиза булып тоела. Тагын да гаҗәбе – ул тирәдә яшәүчеләр ишегалдында кое казыйм дип никадәр җәфаланса да, су табу бәхетенә ирешә алмыйлар. Урта урамдагылар исә язын базга су тулудан зарланып туялмый.
Гөлсәйдәнең авыл сабантуена беренче тапкыр гына кайтуы түгел. Монда туган-тумачасы булмаса да, балачак дусты Асия йортында һәрчак көтелгән кунак ул, ире Сөләйман исән чагында да, сирәк кенә булса да, кайткалап йөрделәр. Ул чакларда Асия дә пар канатлы, Разифы белән чөкердәшеп яшәп ята иде. Ирләр икесе дә гүр иясе инде, авыр туфраклары җиңел булсын.
Гөлсәйдәне, читтән кайткан олы кунагыбыз, авылдашыбыз дип, Сабантуйда президиумга утырттылар, хәлдән килгәнчә кунак иттеләр. Бәйрәмне алып баручы кыз аның турында җылы сүзләр әйтеп, шигырьләрен дә кычкырып укыды, аның сүзенә язылган җырны да башкардылар.
Үзе таныган, аны таныган авылдашлары берән-сәрән генә калып барса да, кочып күрешердәй, исәнлек сорашырдай кешеләр байтак иде. Гөлсәйдә бераздан мәйдан тирәсенә чыкты, елашып-көлешеп, авылдашлары белән күреште. Аннан, бәйрәм төгәлләнүгә таба барганда, эскәмиягә, Асия янына килеп утырды. Шулвакыт аның артында кемнеңдер:
— Без дә гомер буе бил бөгеп эшләдек, күрүче дә, белүче дә юк, – дип борын астыннан мыгырдаганы ишетелде. – Авылдан чыгып качкан кулак балаларын әле һаман күккә чөяләр, түргә утырталар!
Гөлсәйдә карчыкның тәне эсселе-суыклы булып китте. Әллә кайчан онытылган, инде беркемнең дә телендә калмады дип уйлаган сүз бәгырен хәнҗәр урынына телеп үтте. Ипләп кенә артына борылып карады. Үзеннән бер адым гына читтә гәүдәсе урталай бөгелгән, шәмәхә төстәге яулыгы астыннан ярты башы күренеп торган, карчыга борынлы, төссез күзле кортканы кемгә охшатырга да белмәде.
Авырткан билен угалап утырган Асия ахирәте, борылып та тормыйча:
— Кем булсын, теге оч Мәгъфия бит. Атасы Мирхәтне онытмасаң… – дип терсәк очы белән төртеп куйды.
Онытырсың… Аны гына түгел, сугыш елларында олысы-кечесенең җелегенә төшкән бәндәләрне онытырлыкмы… Гомумән, үткәннәрне онытырлыкмы… Сугыш, кайчан гына, кайда гына, нинди генә сурәттә булмасын, ул кара кайгы гына алып килә. Ул адәм балаларының күңел канатын сындыра, бәгырен ташка әйләндерә. Сугыш – олысының да, кечесенең дә күз яшьләре белән генә түшәлә. Кешеләрне кансыз, мәрхәмәтсез, вөҗдансызга әверелдерә. Гомумән, яшәү өчен, ничек кенә булса да үз җанын саклап калу өчен көрәш кешеләрне акка-карага, яхшы-яманга бүленергә мәҗбүр итә. Берәүләр, чылбырдай тезелеп үткән торналарның канат кагышында яшәү җыры ишетеп, ак теләкләр теләп кул изи. Икенчеләр, бер җәй генә яшәп өлгергән тузганак керфекләрен каһкаһәле сулыш белән җилгә тарата-тарата, үзенең мәңгелек җан иясе икәненә инангандай, шул гөлләрдән ихахайлап көлә.

***
— Әткәйне корт чакты! – Гөлсәйдә еламсырап ишектән атылып кергәндә, Хәдичә ике кулына бияләй киеп, мич куеныннан чуен чүлмәк алып маташа иде. Кызының кисәк кычкыруыннан чүлмәген төшереп җибәрә язды, ярый әле өреле шулпа алъяпкыч итәгенә генә чәчрәде – тәки янып пешәсе иде.
— Котымны аласың бит! Нигә дөнья яңгыратып кычкырасың? – Тавышын күтәрми генә кызын битәрләгәндәй иткәч, Хәдичә елмаеп куйды. – Атаң мактана иде, мине гомердә дә корт чакканы юк дип, чират җиткән икән. Кая, салкын су булса да куйыйк… – Шулай дип сөйләнә-сөйләнә, янындагы агач кисмәктән ярты чүмеч су алды, шадра сөлгене эләктерде дә җитез адымнар белән ишегалдына ашыкты.
Әмирхан ян бакчада үзе утырткан алмагачы янында кайнаша иде, йөзе теше сызлаган кешенекедәй чытык. Хәдичә, елмаюын күрсәтмәскә тырышып, борчылган кыяфәт белән аңа кулындагы юеш сөлгене сузды.
— Нәрсәгә бу? – Әмирхан аптыраган кыяфәт белән хатынының күгелҗем күзләренә күтәрелеп карады.
— Корт чакты ди бит, шешеп чыкмасын дим.
— Ә-әй… – «Таптың сөйләр сүз» дигәндәй, ир кискен итеп кулын селтәде, иелеп, кечкенә көрәк белән агач төбе йомшартуын дәвам итте. Бераздан гына, йөзен ачмыйча: – Угын алдым – вәссәлам… Корт нәрсә ул, кешеләр чакса яман… – диде.
Әнисенең озын күлмәге артына посып торган Гөлсәйдә колакларын шомрайтты: менәтрәк, кеше дигәнең ничек чаксын инде… Әтисенең шул булыр, телендә гел табышмак. Шуңа микән, үзе укыткан бала-чага да ярата аны, Гөлсәйдәне көнләштереп, тирәсендә бөтерелеп кенә йөриләр.
— Атасы… – Хәдичә иренең сәбәпсез борчылмавын белеп, шомлана төште. Сүзен әйтеп бетермәде, кызына борылды. – Балам, бәбкәләргә үлән турап ал әле, яме, – дип, артындагы “озын колак”ны җайлап кына өйгә озатты. Аннан, көрчеккә терәлгәндәй, тагын тукталып калды. Иренең бөкрәя төшкән озын гәүдәсенә, киң җилкәләренә, маңгай турысыннан өскә кайтарылып торган дулкын чәчләренә сөеп тә, куркынып та карап куйды. – Бер-бер хәл булдымы әллә?
Әмирхан янә тиз генә җавап кайтарырга ашыкмады. Тураеп басты да инде эңгер эленеп килгән урамга койма өстеннән күз ташлады, нәрсәдәндер шикләнгәндәй, башын кыңгыр салып, тыңланып торды. Аннан:
— Иртүк районга төшеп җитәргә куштылар, – диде ишетелер-ишетелмәс кенә.
— Ай Аллам! – Хәдичәнең йөрәге урыныннан купты. Соңгы араларда иренең мәктәптән еш кына сүрән йөз белән кайтып керүе, артык җәелеп сөйләшмәве күңеленә торып-торып шом сала иде, тел тибрәтеп үзе сүз катмагач, артыгын төпченергә базмады. Авылдан әле бер, әле икенче кешенең районга «киткән» җирдән кире әйләнеп кайтмавы, кайберәүләрне төн уртасында «килеп үк алулары» халык телендә пышан-пышан гына сөйләнгән куркыныч вакыйгалар булып, болай да йөрәкне калтыратып кына тора иде. Шулай да ирен юатырга теләп: – Мәктәп эше белән чакыртуларыдыр, нигә аптырыйсың, – дигән булды мәҗбүри генә елмаеп.
— Сәлам хаты язучылар табылган. Бригадир Мирхәт тырыша. – Әмирхан тагын күзен кыса төшеп як-ягына каранды да, көрәген тотып, башын иеп кенә бакча капкасына таба юнәлде. – Өйгә керик булмаса.
— Сәетне ай күрде дә кояш алды, тагын уенга чыгып ычкынган. – Хәдичә, болдыр култыксасында улының күлмәген күреп, башын чайкап куйды. – Тәки шул гадәтен ташламый, әй, шәрә тән чыгып йөгергән.
— Ярар, талкыма баланы, уйнап калсын. – Әти кешенең болай да сүрән йөзеннән күләгә йөгереп узды.
Өйгә кергәч, Хәдичә мич аралыгыннан комган белән сөлге алып чыкты, кечкенә таска агыза-агыза иренең кулына су салып торды. Агач курчагына гәҗиттән күлмәк ясап маташкан Гөлсәйдә артсыз урындыктан шуып кына төште дә мыштым гына ишегалдына чыгып сызды…

Повестьнең дәвамы сайтыбызда алдагы көннәрдә урнаштырылачак.

Фото: pixabay.com


Комментарий язарга