…Беркөнне әнисе бәкегә кер чайкарга төшкәндә, Гөлсәйдә дә ияргән иде. Зина түтәйнең каяндыр кайтып килеше икән, алар янына туктап исәнләште дә ачык елмаеп, Хәдичәгә озак кына нидер сөйләргә тотынды. Кулындагы кечкенә капчыгына да төртептөртеп күрсәтте. Хәдичә урысчаны беркадәр сукалый иде, аңлаган кыяфәттә баш селкеп торды да Гөлсәйдәгә эндәште:

back-light-1701549_1280

– Зина апаң үзләренә кунакка чакыра, Ленага күңелсез, бергә уйнарлар иде, ди. Барасыңмы?
Һи, шулай дип чакырып торганда, бармыйлар димени?.. Берсенә ике аягы сыярлык алагаем зур киез итекләр белән карны шыгырдата-шыгырдата, Гөлсәйдә, Зина апа янәшәсеннән атлап, кунакка китте.
Каравыл өенең бүрәнәләре каралып беткән, тыштан бик шыксыз күренә. Эче алай котсыз түгел түгелен: ялтырап торган тимер башлы өч карават, зур авызлы апак мич, шул мич башында сандыкка охшаган берничә тартма (алары чемодан дип атала икән, Зина апасы Гөлсәйдәнең шаккатып карап торуын күргәч, шулай диде) шәйләнә. Аяклары кыршылып беткән дүртпочмаклы өстәлгә бик матур челтәр ашъяулык ябылган. Монда Зина, Лена һәм күршеләре Катерина-Кәримә өчәүләп яшиләр.
Зина Гөлсәйдәне ияртеп кайтып кергәндә, Лена пыр тузып сиртмәле караватта сикерә, иңбашына чуклы озын шәл салган Катерина исә, ыргакка охшаган озын энә тотып, кап-кара җептән нәрсәдер бәйләп утыра иде. Ишек ачылуга, аларның икесенең дә күзе иң башта кунак кызына түгел, Зина кулындагы кечкенә капчыкка төбәлде.
– Колхоздан бераз он бирделәр. – Зина капчыкны саклык белән генә өстәлгә куйды, шуннан соң Гөлсәйдәгә ымлап: – Леночка, күр әле, кемне алып килдем?! Икәүләп рәхәтләнеп уйнагыз. Гулечка, өстеңне сал, балакаем, оялып торма, – дип, кызның кулындагы зур бияләйләрне үзе үк салдырырга тотынды. – Хәзер мичкә ягып җибәрәм, крендель пешерәм, – дип сөйләнә-сөйләнә, тиз-тиз генә пәлтәсен салып, мич аралыгындагы кадакка элде, Гөлсәйдәнең пәлтәсе белән бияләен, йомарлам итеп төреп, ызбыт өстенә куйды.
– Кирәк дисәгез, мин дә булышырмын. – Катерина шөгыленнән бүленми генә Зинага эндәште.
– Утыр, утыр, үзем җитешәм!
Гөлсәйдә аларның теттереп урысча гына сөйләшүләреннән башта шомраеп торса да, бераздан инде дөньясын онытып, Лена белән караватта сикерергә тотынды.
Катерина урыныннан кыймылдап, карават астына иелде, андагы кечкенә тартмадан кып-кызыл төстәге киез эшләпә тартып чыгарды, аны бик озак кына күкрәгенә кысып торды да, көтмәгәндә, әлеге кечкенә эшләпәне Гөлсәйдәгә сузды.
– Это тебе, доченька, мой небольшой подарок, – диде дә, үзе башын иеп, бәйләменә тотынды.
Көтелмәгән бүләктән аптырап калган Гөлсәйдә, авызын ачар-ачмас, кыенсынып кына «рәхмәт» диде дә, бүләкне сырма кесәсенә илтеп салды.
Ике кызның чыркылдашуына башын күтәрми генә колак салган Катерина, бәйләмен итәгенә куйган килеш, бик озак бер ноктага текәлеп утырды да, кинәт мышкылдап елап җибәрде. Шундый ук кинәтлек белән сикереп торды, иңсәсендәге шәлен башына бөркәнде, ишек буендагы сырманы култык астына кыстырды, зур аксыл киез итекне аягына элеп, өйдән чыгып та йөгерде.
Моны күргән Гөлсәйдә, үзен гаепле хис итеп, шым гына караваттан төште, аяк очы белән идәнгә рәсем ясагандай, берара сүзсез утырды.
– Катя апаңның биш яшьлек кызын немецлар үтергән. Ленинградтан чыгып килгәндә. Шуңа ул гел елый. – Зина, йомычкага ут элдереп маташкан җиреннән, артына борылмый гына, татарча сүзләр дә кыстыра-кыстыра, Гөлсәйдәгә шулай дип аңлатырга тырышты.
Бу сүзләрдән кыз тагын да ныграк коелып төште. Лена, аңа карап:
– Әй, елый да туктый бит ул Катя апа. Әйдә, уйныйбыз, – диде дә, Гөлсәйдәнең кулыннан тартып, үзенең уенчыкларын күрсәтергә тотынды. Кызлар уен белән мавыккан арада, Зина апа өстәл өстендә җитез генә камыр басып алды, аннан түгәрәкләр ясап тезеп куйды. Аларча, крендель дип атала икән. Гөлсәйдәнең исендә әле, әтисе калага баргач, бауга тезелгән шушындый түгәрәкләр алып кайткан иде. «Крантил» дигән ул зур түгәрәкләр, чынында, Зина апа әйткәнчә, крендель булган инде…
Бераздан шушы кечкенә бүлмә эчендә, кояш исе, муллык исе, яшәү исе булып, ипи исе таралды – капкачы ябылган мичтә, авыз суларын китереп, көлгә тезелгән «крантил» пешә иде. Гөлсәйдә белән Лена, утын пүләненә яулык бәйләтеп, курчаклы уйнаган җирләреннән, әледән-әле, мич ягына борылып карадылар. Зина апа, моны сизеп, сагышлы гына көлеп куйды.
– Пеште, пеште, балакайлар, хәзер сыйлыйм үзегезне. – Шулай диде дә, кулына бияләй киеп, мич капкачын ачты, үзе дә борын канатларын киереп, хуш искә исереп торды.
Бераздан кызарып пешкән крендельләрне сөлге өстенә алып салды, дөньядагы иң зур байлыкка ия булгандай, йөзендә әйтеп бетергесез бәхет нуры балкытып, күзләрен йомды да, иреннәрен ачар-ачмас кына, нидер укынып алды. Бер крендельне, ватыла торган кыйммәтле нәрсә урынына күреп, кадерләп кенә кулына тотты, көлен коеп, урталай сындырды да күзләрен мөлдерәтеп торган ике кызга ике кисәк сузды.
Гөлсәйдә башта Зина апа кулындагы ризыкка үрелергә кыймады. Бу – бөтенләй кеше ышанмаслык бер хәл булып тоелды. Аңа, берүзенә, чып-чын оннан пешкән, кызарып, ымсындырып торган ипи сыныгы бирәләр!
– Бери, бери! Ал, балакай, аша! – Зина апа, кызның оялуын күреп, аркасыннан кагып куйды. – Кыенсынма, ал!
Исе үк исертерлек ризыкны кулына алгач, Гөлсәйдә тагын югалып калды. Шушы кадәр байлыкны хәзер берүзе ашап бетерсә, әнисе белән абыйсының күзенә ничек карар?..
– Катя апагызны карап керим әле, кая югалды икән? Аннан бергәләп чәй эчәрбез. – Зина апа, затлы ризыкны сөлгегә төреп куйды да, тиз-тиз киенеп, тышка чыгып китте.
Гөлсәйдә исә кулындагы кадерле күчтәнәчне, тел дә тидермәгән килеш, сырма кесәсенә салып куйды. Аның тизрәк өйләренә чыгып йөгерәсе, шушы байлыкны исән-имин алып кайтып җиткерәсе, әнисе белән абыйсын шатландырасы килә иде. Кесәсендәге бу ризыкның барлыгын белеп тору гына да кызның күңелен алгысыта, авызыннан сулар китерә иде. Бер генә чеметем… бер генә чеметем тешләп караса… Аһ, нинди хуш ис, нинди татлы, нинди тәмле!.. Башларны әйләндерә, күңелне канатландыра, җанны иләсләндерә!
Кызның уйлары шул крендель кисәгеннән ерак китә алмады. Ул хыялланып утырган арада, үз өлешен җитез генә ашап бетергән Лена төрелгән сөлге ягына нәүмиз караш ташлады, авыр сулап, агач курчакны янә кулына алды. Тик Гөлсәйдәдә уен кайгысы калмады. Аның баш миендәге һәр күзәнәкне, һәр сырны кесә төбендәге ярты сынык икмәк биләп алган иде. Кыз кайтырга җыена башлады. Тик Ленаның нигәдер ачуы килдеме, ахирәтенә үпкәләдеме, тамак төбен кытыклап кына куйган ризык ярсытып җибәрдеме – Гөлсәйдәне җибәрергә теләмәде, аның кулын эләктерде дә:
– Без әле уйнап бетермәдек, тагын уйныйбыз! – дип, аңа, ирексезләп, курчакны тоттырды.
Ләкин Гөлсәйдә, курчакны ыргытып, ашыга-ашыга үзенең киез итеген киеп куйды.
– Мин кайтам, дом, дом, – дип урысчалап аңлатырга маташты да, башына шәлен бәйләп, сырмасына үрелде.
Ленаның күзләре ачулы ялтырап китте. Ул ике куллап Гөлсәйдәнең сырма итәгенә ябышты.
– Алайса крендельне бир! Ул синеке түгел, ул безнеке!
Көтелмәгән сүзләрдән Гөлсәйдә өнсез калды. Ничек инде?.. Дөнья кинәт караңгыланып китте, кыз, Зина апа килеп кермәсме дип, өмет тулы күзләре белән ишеккә борылып карады.
– Бир крендельне! Бир диләр сиңа! Попрашайка!!!
Әлеге сүзне тәүге тапкыр ишетсә дә, Гөлсәйдә аның кимсетү сүзе икәнен бар вөҗүде белән аңлап алды. Тамак төбен авырттырып, каты бер төер килеп кысылды. Кыз тиз генә кесәсенә тыгылды. Әлеге төер булмаса, Гөлсәйдә, Ленага үч итеп, крендельне аның күз алдында ашап куярга теләгән иде. Тик бу мәлдә авызыннан ризык үтәрлек түгел икәненә сабый йөрәге белән төшенде.
– Мә! – Ныклап суынырга да өлгермәгән кисәкне, җаныннан өзеп биргәндәй, Ленаның кулына сонды да күзләренә кисәк китереп бәргән яшьне күрсәтмәс өчен, ишекне ачып, тышка атылды.
Кышкы көннең аклыгын урлап, ипләп кенә эңгер иңеп килә иде. Гөлсәйдә, олы киез итекләренә абына-сөртенә, ферма тавына таба йөгерде. Каравыл өе күздән югалгач, кар өстенә сузылып ятты да, күз яшьләренә иркенләп агарга ирек бирде. Кайнар яшь тамчылары бераздан, бозга әйләнеп, керфек очларына ябышып катты, сырма якасын да боз сарды. Җан әрнүе, телгә эләкмәгән икмәк тәме, сугыш китергән ачлык афәте кызның йөрәген талкый, бәгырен өзгәли иде – әле йөзтүбән капланып, әле чалкан ятып, рәхәтләнеп елады да елады ул. Күңеле бушангандай иткәч, сырмасындагы карны каккалап, авырайган керфекләрен угалап, өйләренә торып чапты. Онытылып китеп, әллә ничә тапкыр кесәсенә үрелде – насыйп булмаган крендель үзе булмаса да, аның үзәк өзгеч исе шунда сакланып калган кебек…
Базда булган бәрәңге авыл халкына бу кышны исә­нсау чыгарга ярдәм итте. Үләнле яз, җиләкле җәй исә – ул инде яшәү, дигән сүз иде. Әниләре көне-төне колхоз эшендә булгач, өйне карау, дөнья көтү бала-чага өстенә өелде. Бер очта яшәүче Зәйнәп, Шәмсия, Гөлсәйдә, Асия гел дүртәүләп йөриләр, үлән җыярга чыксалар да, сызыклы уйнарга җыелсалар да, бер-берсен калдыру юк. Шулай да, апалы-сеңелле Зәйнәп белән Шәмсиягә, зуррак булгач, уенга чыгу артык тәтеми, әниләре Мәрфугага ияреп, эшкә дә баргалыйлар.
Беркөнне алар хатын-кызларның инеш буенда кирпеч сугуларын шулкадәр кызык итеп сөйләделәр, икенче көнне Асия белән Гөлсәйдә дә әниләренә ияреп барасы иттеләр.
Кызлар башта әниләренең эшләгәнен кызык итеп шым гына карап тордылар да тиз ялыктылар, чыр-чу килеп, яланаяк инешкә йөгерделәр.
Колхоз эшенә йөрүче хатын-кызлар инде өченче көн шушында кирпеч сугалар. Авылның каршы як тавында, аның да иң биек урынында яңа ферма төзергә җыеналар икән, шуның стенасын өяргә кирпеч кирәк.
– Якындарак урын беткән, диярсең, җәһәннәм тишегендә төземәсәләр… – Чая теле белән аерылып торган Мәрфуга, күлмәгенең ямаулы җиңен терсәгенә кадәр сызганып куйды да балта алып, салам вакларга тотынды.
Чокырдан кызыл балчык ташыган хатыннар да, аның сүзен куәтләп, зарланышып алдылар.
– Әйтмә инде, малакаем, безнең ише кеше берүк рәхәт күрмәсен тагы, ди торганнардыр. – Нәсимә, кисмәк хәтле чиләктән кызыл балчыкны калыпка бушаткач, алъяпкыч итәген әйләндереп, тирле маңгаен сөртеп алды.
Хәдичә, гадәтенчә, сүзгә кушылмый гына инештән көянтә белән су ташый иде. Башкаларныкы кебек, аның да озын итәге балчыкка батып, пычранып беткән, яулык астыннан күренеп торган толымнары атлаган саен җай гына тирбәлә.
Төш уртасы җиткәч, чәй эчеп киләбез дип, хатыннар өйгә җыена башладылар. Гөлсәйдә белән Асия исә әниләре әбәдкә киткәндә дә инеш буенда пычтырдап калдылар. Яланаяк килеш суга бер кереп, бер чыгып йөри торгач, зәңгәрләнеп беттеләр, шулай да өйгә кайтып китәсе килми иде. Яр буенда юеш комнан тау өеп, комнан кабартма «пешереп» мәш килделәр, бер-берсен кунакка чакырып «сыйландылар». Чын-чынлап ачыкканнары искә төшкәч, сикереп тордылар да пыр тузып «кәҗә сакалы» эзләргә тотындылар. Катып киткән булса да, кукы да ашамаслык түгел икән – биек үлән арасыннан байтак кына кукы өзеп алдылар, кәҗә сакалы җыйдылар.
– Иренеңә тигермә, җүләр, кабарып чыга бит! – Асия, ахирәтенең җиргә утырган килеш комагайланып үлән кимерүен болай да зур күзләрен тагын да түгәрәкләндереп карап торды да, челтерәп көлеп җибәрде. – Кем инде үләнгә кәҗә сакалы дисен, вәт җүләр, әйме-е, Гөлсәй, – диде ул, «җүләр» дигән сүзне әллә ничә кабатлап. Аның алгы тешләре төшкән, яңалары чыгып җитмәгән, шуңа да кайбер авазларны мәзәк итеп әйтә иде. Гөлсәйдә дә, чырык-чырык килеп, Асияне ирештерде:
– Син үзең җүләр, кукыны әрчеми ашыйсың!
– Әй, болай тәмлерәк тә әле ул! – Асия чебиләп чыгарга өлгергән кул аркасы белән авыз кырыйларын сөрткәләде. – Әбекәй әйтә, сугыш кына бетсен, рәхәтләнеп әпәй ашарбыз, ди, менәтрәк вәт!
– Ә без әткәйгә пасылкы җибәрдек! Кү-үп итеп тәмәке салдык, әнкәй мичтә эпи дә киптерде! – Шулай диде дә Гөлсәйдә моңаеп калды, әткәсенә җибәрергә дип киптерелгән алабута икмәгенең эчне айкаган исе борынына килеп ягылгандай булды, абыйсы белән икесенә эләккән берәр-берәр кыерчыкның әчкелтем тәме ашказанын кытыклап куйды.
Асия исә үләнгә җәйрәп утырган җиреннән кинәт кенә сикереп торды да, шәрә үкчәләрен ялтыратып, инешкә йөгерде. Сабый гына булса да, ул үзенең әткәсенең беркайчан да әйләнеп кайтмасын белә иде инде… Кызчыкның үтә дә ябык гәүдәсе, шыр сөяк кенә булган кул-аяклары, нәзек муены җил чыңына өзелер кыңгырау гөлне хәтерләтеп, инеш суына иелде.
Бераздан инде дөнья ачысын онытырга да өлгергән кызлар, туңган аякларына җылы эзләп, сызыклы да уйнап алдылар, аннан, кибәргә дип аударылган кирпечләр янына килеп, шул тирәдә әрле-бирле йөренделәр. Менә Асия шул кирпечнең берсе өстенә менеп тә басты, кулларын чәбәкләп, кычкырып та җибәрде:
– Әлләй, җылы, Гөлсәй!
Озын итәге белән тезләрен каплап, чирәмгә чүмәшкән Гөлсәйдә дә сикереп торды, ул да, ялан тәпиен кирпечкә тигерүгә, сөенечтән чыркылдап куйды.
Һәр кирпечкә икешәр аяк эзе төшерә-төшерә рәхәтләнде генә кызлар: яңа шөгыль дә таптылар, җылынып та киттеләр. Кирпечләрнең байтагын таптап, бармак эзләренә төртеп көлешкән арада, әбәдтән әниләре дә килеп җитте.
– Әннәче, булдырганнар бит болар! – Бүтәннәрне авызына каратып, ниндидер кызык сүз сөйләп килгән Мәрфуга, капыл бүленеп, учы белән ботына шапылдатты.
– И Алла, эш өстенә эш ясамасалар! – Нәсимә Асиянең сөяктән генә торган кулыннан йолкып, читкә тартты да: – Шуны гына белмәслек түгел бит инде сез, җан көекләре! – дип, йодрыгы белән кызының иңбашына төртә-төртә битәрләргә тотынды.
Асия, әллә авыртудан, әллә гарьлектән, күзләрен чытырдатып йомып, бар көченә үкерә башлады. Гөлсәйдә дә, ниндидер ярамаган эш эшләүләрен аңлап, мыштым гына әнисенең итәге артына яшеренде. Хәдичәнең беркайчан да балаларына кул күтәргәне юк иде, бу юлы түзмәде, дык итеп кызының аркасына төртеп алды да:
– Башкайларың юктыр инде синең, и бала! – диде, әрнүле тавыш белән.
Кибәргә дигән кирпечләрнең шактые яраксызга әйләнгән иде, хатыннар, ярты көнлек хезмәтләренең җилгә очканын күреп, аһ та ваһ килделәр. Арада иң өлкәне булган, төпле акылы, аз сүзлелеге белән аерылып торган, уң күзенә ак төшкәннән кимсенепме, кеше күзеннән гел читтә торырга яраткан Сәлимә, балаларны кызганып:
– Ярар, каш ярылып, күз чыкмаган, төнгә кадәр ничек тә нурмыны тутырырбыз әле. Мирхәт тәре генә иснәнеп йөрмәсен… – дип әйтеп тә бетермәде, тыкрык буеннан төшеп килгән бригадирны шәйләгәч, өметсезләнеп кулын селтәде.
Якты көнне куркытырга җыенгандай, кап-кара озын плащ, фуражкага тартым кара кәпәч кигән Мирхәт, гадәтенчә, сул кулын кызу-кызу селтәп, хатыннар янына килеп тә җитте, аяк эзләре җәйрәп яткан кирпечләргә пычрак бармагы белән төртә-төртә:
– Бу нәрсә? Нәрсә бу, дим мин сезгә? – дип гырылдавык тавыш белән җикеренергә дә тотынды.
Асия белән Гөлсәйдә, әниләреннән куркуны онытып, шушы килбәтсез чырайлы адәмгә текәлеп катканнар иде. Хәдичә, ни булса, шул булыр дип:
– Куярга урын булмагач, менә ияртеп йөрибез, бала-чага тик тора беләмени ул, эш ясап куя, – диде кызларга ымлап. Аннан, башын югары күтәреп: – Балалар бакчасы ачыйк, дип кайчаннан әйтәбез. Өйдә утырып, ут-күз чыгарулары бар. Мәктәпнең бер башында бакча ачсак…
Сүзен төгәлли алмады, Мирхәт аның каршысына ук килеп басты да, туктаусыз йөгерешеп торган күзләрен түгәрәкләндерергә тырышып:
– Яп авызыңны, кулак калдыгы! Өйрәтеп тора, ишшу… Үзеңнең генә бридетель булуың җитмәгән, балаларыңны да сәвиткә каршы котыртып үстерәсең, ә! Икегезне дә районга илтеп яптырам мин сезнең! – дип, Хәдичәнең беләгенә килеп тотынды.
– Канатларыңны җәймә, бригадир булдым дигәч тә… – Гомер булмаганны, Хәдичәнең корыч тавышы һаваны ярып үтте, ул, каты селтәнеп, Мирхәтнең кулын читкә атты.
Шулвакыт, кыр казлары урынына каңгылдашкан хатыннар арасыннан Мәрфуга алгарак атлады, арттан чөеп бәйләгән яулыгын башыннан сыдырып алды да, җан әрнүе белән лып итеп, җиргә утырды.
– Нигә аларны гына ди, безне дә илтеп яптыр. Ичмаса, бу кәтер эшеннән котылып, бер-ике көн булса да ял итеп кайтырбыз! – Хатынның бераз шадрарак йөзе, күтәралмас йөк авырлыгыннан җыерылгандай, гармун күрегенә охшап калган иде. Ул, алдында ир заты басып торуга да карамастан, озын итәген җыера төшеп, аякларын җәеп куйды да бөтенләй көтмәгәндә уенчак тавыш белән җырлап җибәрде:

Сания апа суга бара,
Яшел чиләген асып.
Сандугачлар чут-чут сайрый,
Көянтәсенә басып…

Мирхәт әле дә булса әнкәсе итәге артында посып торган Гөлсәйдәгә йодрык күрсәтеп:
– У-у, эт баласы! Монысы да бүре кебек карап тора бит аның! – дип, аяк астына черт итеп төкерде дә, аннан Мәрфугага борылды. – Нәрсә монда җәмиләңне җәеп утырасың, сез браковать иткәнне, әллә мин килеп эшләр дисеңме? Себерелеп йөрергә беләсез.
Артыгын ычкындырды Мирхәт, Мәрфуганың авырткан сөяленә басты. Ире сугышка киткәннең икенче аенда ук, төнлә капка каккан Мирхәтне ачып керткән иде шул хатын. Бәләкәй балаларыннан аерып, урман кисәргә җибәрмәсеннәр, дигән курку аның гына түгел, күпләрнең капкасын ачтырды. Шул төннән бирле, Мирхәтне янәшәсендә күргән саен, Мәрфуганы аннан да, үзеннән дә җирәнү тойгысы биләп ала, хатын күзгә күренеп картаеп китә иде. Ярый әле бу адәм актыгы аның катына түшәк бүлешергә дип башка аяк басмады, мыскыллы елмаеп, «бүрәнә ни, син ни» дип чыгып китте дә күзгә-башка күренмәде, шунысына булса да шөкер итәрлек.
Мирхәтнең соңгы сүзләре Мәрфуганың сабыр савытын мөлдерәмә тутырды, ул тиен җитезлеге белән сикереп тә торды, аягындагы чабатасын салып, алдын-артын уйламыйча, шуның белән ирнең йөзенә кизәнде.
– Хәшәрәт! Безнең ирләр ут эчендә йөри, син монда аларның хатыннарын басып рәхәтләнәсең! Кайтсыннар гына, фәлән җиреңне кисеп кулыңа тоттырырлар әле!
– Әйтмә! Бер бетмәсә, бер бетәр әле сугышы да…
Күмәк булганда, хатыннар бер йодрыкка әйләнә иде, алар, бер-берсенең сүзен куәтләп, Мирхәтнең өстенә килә башладылар. Чабата эләккән яңагын кысып тоткан ир арткарак чигенде, аннан плащының өске төймәсен ычкындырып, муенын ата каз кебек боргалагандай итте дә Хәдичәгә карап:
– Боларны син котыртасың, контра, җавабын да син бирерсең! Былач кешесенә кул күтәрүнең ни икәнен күрсәтермен мин сезгә! – дип, кызу-кызу атлап китеп барды.
Мәрфуга, аның артыннан ачы тавыш белән:
– Безгә күрсәтәсе килгән нәрсәңне авыл савитына үзем дә күрсәтешермен, җәме! – дип кычкырды да, икенче аягындагы чабатаның бавын чишкән уңайга, инде күзен шаян җемелдәтеп, Хәдичәгә текәлде. – Ниемә дип тота да сиңа бәйләнә соң ул, ә? Минем чабата гаебе дә синең җилкәңә төште. 
– Бәйләнми ни, аңа әле һаман теше үтми бит… – Хатыннарның берсе пышылдап кына нидер әйтте дә дәррәү килеп көләргә дә тотындылар. Йөзе кызарып киткән Хәдичә, балаларга ымлап, бармагын ирененә куйды. Тик Асия белән Гөлсәйдәнең инде олыларда эше юк иде, алар Мирхәт артыннан тын да алмый карап тордылар да үз сорауларына җавап эзләп мәш килделәр. «Үзе сиңа эт баласы ди, үзе бүре кебек карый ди. Әллә исәр инде бу Мирхәт абый?» Асиянең шулай диюе ике кызны тәмам уйга салды, алар, гаепләре турында бөтенләй онытып, җитәкләшеп тагын инешкә таба йөгерделәр.
– Бала-чага алдында әллә ниләр сөйләшмәгез инде, кызлар. Аларның түбәсе тишек…
Хәдичәнең шулай диюенә әрем телле Сәкинә исемле хатын, ирен чите белән генә елмаеп:
– Ии, җаным, без бит синең кебек мулла кызы түгел, культур-мультур итеп сөйләшә белмибез, – дип төрттереп куйды.
Ул көнне кичке караңгылык тәмам канат җәйгәч кенә таралыштылар.
Өйгә кайтып керүгә, Хәдичә тиз-тиз генә бәрәңге пешерергә утыртты, кулын юып кәҗәләрне савып алды. Кабыклы бәрәңгене кәҗә сөте белән бөкләп куйганнан соң, Сәет белән Гөлсәйдә, тәмам арыган-алҗыган кыяфәттә, сәкегә аудылар. Сә­ет җәйгә чыгу белән колхозның ат абзарына эшкә йөри башлаган иде, араннарны чистарту, тирес чыгару аксак Нурулла карт белән яшүсмер Сәет өстендә. Тегесе хәйләкәр, ах-ух килеп, аягын сөйрәп зарланырга тотына да таякның авыр башы Сәетнең кавырсыны да катып өлгермәгән иңнәренә төшә. Кич өйгә кайтып егылганда, малайның җеп өзәрлек тә хәле калмый, авызына берәр ризык эләгүгә, ятып йоклау ягын гына карый.
Хәдичә улының кабыргалары беленеп торган ябык аркасыннан сөеп, өстенә иске җәймәне каплады да үзе, авыр сулап, сәкенең бер читенә утырды. Гөлсәйдә чәче тузгыган башын әнкәсенең итәгенә шуыштырды, сирәк эләккән мондый бәхеттән берара изрәп ятты.
Шулвакыт каты гына итеп ишек какканга, өчесе дә дертләп киттеләр.
– Бу вакытны ни калган инде? – дип үзалдына сөйләнә-сөйләнә, Хәдичә өйалды ишеген генә ачты да: – Кайсыгыз анда? – дип кычкырып эндәште.
– Хәдичә апа, бу мин, Фәгыйлә. – Кәнсә җыештыручы икән. Хәдичә, аның тавышын танып, ишек келәсен күтәрде. – Сине кәнсәгә чакырталар, анда теге кем, ни, агент килгән, заем түләмәүчеләрне җыялар.
– Чукындылар инде шул заемнары белән, әйтмәсәм дә булмады, тәүбә әстәгъфирулла… – Хәдичәне заем дип инде өченче тапкыр чакырулары, юк акчаны каян алып түләргә икәнлеген генә өйрәтүче юк. – Карале, апаем, агент дигәнең ирме, хатынмы?
– Теге юлы да шул адәм килгән ие бит, башы кабак чаклы, үзе пеләш – шул инде. – Шуны да белмисеңмени дигәндәй, Фәгыйлә тавышын уйнаклатып алды да чыгып та йөгерде.
Теге юлы диген… Ул пеләшнең майлы күзен онытмаганга сорады да инде Хәдичә бу юлы кем килгәнлеген…
– Балалар, торыгыз әле. Җәһәт кенә кәнсәгә менеп төшик, барыбер тынгы бирмәсләр.
Татлы йокыга җыенган Сәет тә, Гөлсәйдә дә әниләренә каршы дәшмәделәр, мыштым гына сәкедән шуып төштеләр.
Болдырга сөялгән себеркедән берничә ботак сындырып, тышкы яктан ишек келәсенә кыстырып бикләделәр дә, өчәүләп капкадан чыгып киттеләр.
Әниләренең ачуы чыкканы аның дәшми генә җил-җил атлавыннан сизелә, Гөлсәйдә абыйсы белән әнисе артыннан йөгереп тә чак җитешеп бара. Кәнсә дигәннәре өске урамда, элекке Әшраф мулла өендә урнашкан, барып җиткәнче, ярыйсы теркелдәделәр. Бакчада кайчандыр күкрәп үскән алмагачларны кисеп аткач, аның тирә-ягы, ничектер, шыксызланып, шомлы булып калган иде. Караңгыда бигрәк котсыз икән: келәтләрен, мунча-абзарларын сүтеп алып киткәч, буп-буш зур ихата бөтенләй куркыныч күренә. Җитмәсә, сугыш башланганнан бирле, кичләрен ут алганнан соң, тәрәзәләрне томалап кую мәҗбүри – элек кашага бизәкләрен балкытып, гөл чәчәгедәй балкып утырган йортның кара тәрәзәләре һәркемне кабып йотарга әзерләнгән аждаһа авызы булып күренә.
Алар өчәүләп килеп кергәндә, коридорда кеше-кара юк иде. Хәдичә башын эчкә тыгып, үзенең килүен әйтте дә, «әйдә, кер, Әкрамова», дигәнне ишеткәч, ике баласын җитәкләп, эчкә үтте. Агач өстәлдә сүрән генә булып куыклы лампа яна, тәрәзә янындагы артсыз урындыкта, авызын җигүле ат кереп китәрдәй итеп ачып иснәнә-иснәнә, авыл советы рәисе Шәйдулла утыра. Өстәл артына исә, чыннан да, кабак баш – районнан килгән Габитов фамилияле алып гәүдәле адәм урнашкан. Ирләрнең икесенең дә йөзе чөгендер төсенә кергән, шәпләп кенә көмешкә белән сыйланырга өлгергәннәр, ахры.
– Бу ике төенчегеңне нигә өстерәп йөрисең? Үзең генә кер! – дип борын астыннан мыгырданды Шәйдулла, Сәет белән Гөлсәйдәгә ымлап.
Хәдичә, киресенчә, балаларының учын катырак итеп кысты да, заемың түләнмәгән, дип тегеләр һөҗүм иткәнче үк:
– Акча да юк, күкәй дә, сөт тә, йон да юк. Аны үзем генә кереп әйттем ни, балалар белән кердем ни – барыбер бер җавап түгелмени? – диде каушап төшмичә.
Кабак баш бүлмәне дер селкетеп төчкереп куйды, аннан пеләшен учы белән сыпыра-сыпыра:
– Син бит кулак кызы, ничек инде синең акчаң булмасын? – диде майлы күзен яшь хатынның сылу йөзе, зифа гәүдәсе буйлап йөгертеп алгач. – Әллә кай җирләреңә яшереп бетергәнсеңдер әле алтыннарыңны.
– Ул алтыннарны тапсаң, миңа дә күрсәтерсең әле, җәме, иптәш начальник, – дип, ачы көлемсерәде Хәдичә, соңгы сүзләренә басым ясап. – Алайса, ирем ут эчендә йөри, балаларым да үлән ашап көн күрә.
Габитов урыннан сикереп торды да, өстәл тирәли дөп-дөп йөренеп алгач, кинәт кенә Шәйдулла алдына килеп басты. Көмешкә парыннанмы, йокысы килүдәнме, үзалдына оеп утырган ир калгып китте.
– Слушай, Шәйдул, нәрсә бу, авылыгызда хатыннар кем белән ничек сөйләшергә икәнен белми башладылармы әллә? Но-но, өйрәтермен мин сезне, җыен контра… Иртәгә үк монысын да мәҗбүри эшкә озатасың! Ишеттеңме, иртәгә үк! – Габитов, авыл советы рәисенең йөзенә җирәнгән кыяфәттә текәлеп торды да Хәдичәгә борылып, мыскыллы елмайды. – Түлке анда балаларыңны җитәкләп барма, үскәнем, үзең үк үкенерсең, ха-ха-ха…
Хәдичә башта аптырап калды. Әллә кая еракка озатсалар, балаларым нишләр, дигән уй мизгел эчендә миен ярып үтте. Ул арада Шәйдулла урыныннан торды, тез өстендә яткан кепкасын маңгаена ук батырып киде, авызын җәеп, ямьсез итеп иснәде дә, өстәл янына барып, андагы кәгазьгә нидер язып куйды.
– Апаем, ни, иртәгә җыелып китәсез. Пучыга юл төзү эшенә эшче көчләр кирәк…
Рәиснең кеше төсле тон белән эндәшүе ярамадымы, Габитов йодрыгы белән дык итеп өстәл читенә китереп сукты.
– Нәрсә син җыенысы белән мәмкәләнеп торасың? Моның ише кулак калдыкларын җир казырга гына түгел, ераккарак озатыр идем әле мин… Ничава, бераз тәртипкә өйрәнеп кайтыр, яңадан үзе үк «Габитов абыкаем» дип шуышып килердәй булыр. Андыйларны гына күргән бар.
Пучыга дигәнне ишеткәч, Хәдичә эченнән генә җиңел сулап куйды. Ике авыл арасы, күп булса, унике-ундүрт чакрым бардыр. Җир чите түгел, ничек тә түзәрләр әле.
Габитовның сүзе бетмәгән икән. Сөйләшергә сусаган мәле булдымы, үзенең кемлеген күрсәтергә теләве идеме – ишекле-түрле йөргән җиреннән, әле Шәйдулла, әле Хәдичә алдына шап туктап, «сез наданнар, шуны да белмисез» дигән тон белән сөйләнә бирде. Әллә берәр кайда сөйлисе докладына репетиция ясавы булды инде, анысы аңлашылмады.
– Сез сугыш чорында яшәгәнегезне онытып җибәрәсез! Берегездә бер җаваплылык юк, ил язмышы турында кайгырту юк! Ничекләр барысын җайга салып бетерергә, сез миңа менә шуны әйтегез! Техника белән нишләргә? Тракторлар аз, механизаторлар тәҗрибәсез, булган авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау эше начар. Чәчүгә чыкканда, сабаннарның 31%ы, чәчкечләрнең – 77, тырмаларның — 77, культиваторларның — 34,8, арбаларның 40% ы гына ремонтланган иде. Шушы хәлдә дә чәчүне ерып чыктык бит, ә, әйме, Шәйдул?
Әрле-бирле йөренгән Габитовның сәер ялтыраган күзләренә, кызгылт йөзенә балалар шаккатып карап торса, аның авызыннан яңгыраган сүзләргә Шәйдулла ни дип җавап кайтарырга белми, берара ыкмык килеп торды, тирләп чыккан башын сөртеп алды.
– Анысы шулай, иптәш Габитов, ерып чыктык. Безнең трактористка Миңсылуны район гәҗитенә дә яздылар бит: үз сменасында норма буенча көнгә 4,2 гектар урынына 5,2–6,4 гектар җир сөрде, малай! Биш көндә заданиене 140% ка үтәп, ягулыкка 39 килограмм экономия ясады.
Бу ике ирнең, хисап җыелышында утыргандай һәм бер-берсе белән «минбеләмлектә» ярышкандай, саннар белән сөйләшүеннән Хәдичәнең башы тубал булды, ул, капыл кыймылдап чыгып китүне килештермичә, тыңлаган кыяфәт белән басып торды да, түзмәде, башын югары күтәреп, балаларының кулын әле һаман ычкындырмаган килеш, коридорга атлады…

 

Повестьнең дәвамын журналыбызның февраль (№2, 2019) санында укыгыз

Фото: pixabay.com


Комментарий язарга