Авылның иң ерак басуы Айдаголда эшләп ятучы Габделхак, җайдак чабып килүченең абыйсы Габдулла икәнен таныгач, сөенеп бетә алмады.

Әнисе Шәрәфелниса берәр тәмле әйбер җибәргәндер, Алла боерса, абыйсы белән утырып ашарлар да, Габдулла монда калыр, ә ул кайтып йомшак урында рәхәтләнеп йоклар. Габдулла аттан сикереп төшү белән:
  – Энекәш, сине куандырырга килдем, сине өйләндерделәр, – дип, Габделхакка өр-яңа хәбәр җиткерде. Абыйсының шаян сүзле, җае чыккан саен энекәшен үчекләргә, ирештерергә тору гадәтен белгәнгә, егет бу сүзгә гел шаккатмады.
  – Ярар, әйбәт булган. Кая, нәрсә алып килдең, карын ачты, – дип, төенчек актара башлады.
  – Кара, малай актыгы, кемгә өйләндерделәр, дип тә сорамый, нәрсә, сөенечеңнән башың түндеме әллә?
  – Кит әле, абый, бетмәде инде синең шул мәгънәсез шаяртуларың! Үзеннән башка кеше өйләндермиләр! Әнә син өйлән, син миннән өлкән дә, акыллы да.
  – Юк, туганым, шаярмыйм мин. Анда эшләр кызыктан арткан. Кичә төнлә Сафиулла абзыйның малае Гайнулла килеп керде. Хәбибулла абзыйны кулак итеп сөрәләр бит.
  – Ишеткән идем инде, мин ни эшләтә алам да, әткәй йә син ничек ярдәм итә аласыз? Әткәй үзе дә кыл өстендә, ярый ике сыер белән ике атны биреп котылып тора. Син чабып килгән атны да әле, күп балалы кеше, дип кенә калдырдылар, анысын да алып чыгып китәрләр, менә күрерсең.
  – Анысы булыр. Тик эш атта да, сыерда да түгел, ә Хәбибулла абзыйның кызы Нуриәсмада. Әткәйдән шул унҗиде яшьлек кызын сиңа алып калуны үтенгән. Гайнулла килгәч, әткәй белән әнкәй киңәштеләр, чит кешеләр түгел бит, әткәй Хәбибулла абзый кул астында эшләгән, файда күргән. Әнкәй дә: «Шул затлы нәселдән килен аласым килгән иде, мин риза», – диде. Гайнулла Нуриәсманы җитәкләп алып та килде. Бар инде, кайт, өйдә сине кәләшең көтә, никахка әзерләнәләр.
Абыйсының уен сүз сөйләмәгәнен аңлагач, Габделхакның тамагына аш үтмәде.
  – Ә ник миңа? Миңа әле унтугыз гына яшь. Ник син өйләнмисең Нуриәсмага?
  – Соң минем бит ярәшкән кызым бар!
  Шулай итеп Габделхакның язмышы хәл ителгән булып чыкты. Ул куркуыннан, каушавыннан нишләргә белмичә, басудан šч көн кайтмыйча ятты. Тик язмыштан узмыш юк шул. Өйләренә кайткач, ата-анасы хәлне тәфсилләп аңлаткач, ата-ана бәддогасын алмас өчен риза булды. Кап-кара дулкын чәчле, шомырт кара күзле, басынкы, түгелеп-чәчелеп тормаган кыз белән никахлашты.
 Нуриәсманың атасы Хәбибулла абзый атын җигеп, рөхсәт ителгән хәтле кирәк-ярак, ашау-эчү әйберләре алып, кызлары унбер яшьлек Сәмига һәм тугыз яшьлек Рәмзияне, хатыны Бибисалиханы утыртып, Магнитогорск шәһәренә чыгып китте. Ярый әле унбиш яшьлек улы Хәнифне Бохарага апасы янына теш куючы һөнәрен алырга озаткан иде.
  Әйе, дөньялар болганды дигәч тә болганды. Хәбибулланың авылда сигез балалы Сафиулла абыйсы калды, ә энесе – авыл имамы Хәлиулла өнле булды, алданрак Ижау ягына чыгып качты. Аның да ике яшьлек Әнәс исемле малае Сафиулла гаиләсендә артык кашык булып калды. Авылның «актив» дип аталган җыен әтрәк-әләме Хәбибулла белән Бибисалиханың бөртекләп, тиенлекләп җыелган бөтен байлыгын тартып алып, йортыннан куып чыгарды. Күпме көч куйган иде Хәбибулла! Ул да бит бай баласы түгел, гап-гади игенче Вәлидләр нәселеннән. Әзме-күпме акча эшләрмен, өйләнеп башка чыгармын дип, Теләнче Тамакка Хәлфиннәргә унике яшендә кучер булып эшкә ялланды. Тырышлыгын, намуслы, тәртипле булуын күреп, тауар ташу эшенә күчерделәр. Өйләнүе дә шул эше белән бәйле, кызык кына булды. Көннәрдән бер көнне хуҗасы егетне өенә үк чакырды. Нәрсәгә юрарга белмәгән егетне хөрмәтләп, өстәл артына утыртып, чәй эчертеп, хуҗа әңгәмә башлады.
– Хәбибулла, энекәш, яшерен-батырын түгел, мин сине бик яраттым. Шуңа күрә, әгәр риза булсаң, мин сиңа туганым Бибисалиханы бирер идем. Риза, дияргә ашыкма, уйла. Кызыбыз бик уңган, оста тегүче, ләкин бәләкәй чакта чәчәк белән чирләп шадра калды. Әз генә түгел, андый битне өстендә борчак суккан кебек, диләр. Мин чып-чын дөресен әйтәм.
  Хәбибулла озак уйлап тормады, чибәрлектәмени хикмәт, кулы эш белсә, мин бай кызы дип масаймаса, иманы булса, ирен ихтирам итсә, авыл мужигына ни кирәк. Аннан соң, ата-анасы хәлле кеше булгач, тормыш алып бару җиңелрәк тә булыр, дип фикер йөртте. Шулай итеп, Хәбибулла башлы-күзле булды. Авыл халкы:
  – Хабулла (аны авылда шулай Хабулла, Хәбкәй, дип йөртәләр) шадра хатын алган, – дип чүбек чәйнәсә дә, Бибисалиханы урамда бер генә күрүче дә булмады, ул йөзен ачып бер кешегә дә күрсәтмәде. Ире алып биргән «Зингер» машинасында берсеннән-берсе матур күлмәкләр, алъяпкычлар, күкрәкчәләр, япмалар текте. Хәбибулланың туган авылы Чурашта үз якларында чыга торган таштан кибет салдылар, шунда теккән әйберләрен дә, башка тауарларны да сата башладылар. Хәбкәй кибетендә авыл кешесенә нәрсә кирәк, барсы да бар иде. Бибисалиханың атасы, кибет өстенә сагызы агызылмаган чыршыдан бура буратып, матур гына өй дә җиткезеште. Тора-бара авылга Әчтерханнан тоз, керосин кайтару эшенә дә керештеләр. Кордашы Ибраһим аның ярдәмчесе булып китте.
  Ерактан керосин ташу җиңел эш түгел, аның өчен кулай савыт табарга кирәк. Монда борынгы чара ярдәмгә килде. Сугым суйганда үгез тиресен эчен ярмыйча, баш-аркан тунап алалар да, койрык, баш, аяклардан калган тишекләрне бәйләп, зур савыт хасил итәләр. Менә шуңа керосин тутыралар, исе дә чыкмый, түгелми дә. Ибраһим үзе дә ягулык яки тоз алып кайтып саткалый башлады. Хәбибулла аңа эш хакы да түли. Бушагач, œгез тиресен элеп куялар. Аннан әле сеңеп калганы да тамып утырып, Ибраһимга шактый керем ясый иде.
  Күр инде бу дөньяны! Менә бит – Хәбибулла белән Ибраһимны кода итеп куйды. Нуриәсманы калдырганда аңа өс киемнәрен, әнисенең «Зингер» машинасын, мамык шәлләрен, француз күненнән тегелгән итек-читекләрен төнлә илтеп бирделәр, ә иртән үзләрен тентеп бөтен әйберләрен, кибет тауарларын алып чыгып киттеләр. Ләкин Хәбибулла киткәч, Нуриәсманы да яңа килен булып төшкән өендә тентеделәр. Ярый әле килендәше Сәбхиямал өнле иде, килендәшенең өстенә кат-кат күлмәк, француз итек өстенә тула оек кидерде. Тегү машинасын, өйгә эленгән түрләмә, матча кашагалары, чаршауларны, өшәнчекле сандыкны, башындагы мамык шәлне йолкып алып чыгып китте имансыз бәндәләр. Тик әле золым болай гына бетмәде. Кулак бабасы Хәбибулла җиле кияүгә дә килеп җитте.
  Нуриәсма белән алты ел торганнан соң Габделхакны, кулак кызына өйләнгән өчен кулга алып, Минзәлә төрмәсенә илтеп яптылар. Ул гынамы, «халык дошманы» исемен такмакчы иделәр. Ләкин ул чакта да миһербанлы тикшерүчеләр булган. Нахак донос икәнен ачыклаган (янәсе, Габделхак бер активистка авылдагы «өченче» күпер астыннан чыгып һөҗүм ясаган, ә чынбарлыкта ул «өченче» күпер асты гел дә юк, чөнки ул яз көне тирес түшәп торгызыла торган күпер булып чыга, һәм аның астына яшеренеп яту мөмкин булмый). Шулай итеп, Габделхакны төрмәдән чыгардылар.
  Магнитогорскига барып төшкәч, барлык сөрелгәннәр өчен дә мәхшәр  башланды. Бердән, ачлык эчләрен суыра, аларга бирелгән ашны ашамлык дияргә тел әйләнми. Икенчедән, салкын баракларда тән генә түгел, җан да өши. Бибисалиханың тегү осталыгы монда да ярап куйды. Бер баракта тегү цехы барлыгын белеп, чыгарып ташлаган вак-төяк чүпрәкләрне алып кайтты. Шуларны тоташтырып, җөйләп, балаларына җәймә, япмалар ясады, соңыннан хәтта саткалады да. Ашханә артындагы чүплектән бәрәңге кабыклары җыеп алып кайтып та пешерә. Ләкин балалар аның белән генә тук буламыни, чирли башладылар, сагынып елыйлар. Бигрәк тә Сәмига үзәкне өзә. Иң биек тауга күрсәтеп:
  – Әнкәй, әйдә әле шул тауга меник, аннан Чураш күренә торгандыр. Шул тауга менеп карасам, Нуриәсма апамны күрер идем, – дип үксеп-үксеп елый.
Аталары таңнан төнгә кадәр эштә, балалар аны күрмиләр дә.
  Сугыш башлангач, хәлләр тагын да мөшкелләнде. Бибисалиханы да эшкә йөртә башладылар. Эш авыр, кулда көрәк тә носилка, кызлар өйдә үзләре генә кала. Шулай яши торгач, Рәмзия кызамыктан дөнья куйды. Сеңлесе дә булмагач, Сәмига бөтенләй боекты, апасы Нуриәсма белән төшендә дә, өнендә дә саташты. Телендә гел авыллары, яшел чирәмле ишек аллары, апасы белән уйнаган уеннары булды. Тик торганда әле: «Безнең ала сыер бозаулагандыр инде», – дип куя. Йә булмаса: «Шәрәфелниса әбиемнең бәбкәләрен кем саклый микән, карчыга алмый микән?» – дип борчыла. Шулай җирсеп, тәмам ябыгып, Сәмига да бакыйлыкка күчте.
Сугыш беткәч, инде сөрелгәннәренә унбиш ел тулганда, тоткыннарның күбесе амнистиягә эләкте. Арада Хәбибулла да бар иде.
  Татарларның Магниткада төпләнеп калучылары күп булды. Ләкин Хәбибулланы туган ягы, кызы Нуриәсма авылына тартып кайтарды. Ибраһим Габделхак белән Нуриәсманы кечкенә өй салып башка чыгарган иде. Сугышка кадәр туган šч балалары үлгәч, дœртенчесенә йөкле Нуриәсма сугыш чыккан көннең икенчесендә – 23 июньдә кыз бала тапты. Нуриәсма, сабыен күтәреп, төп йортка әйләнеп кайтты. Ике җирдә хуҗалык алып барганчы, бергә-бергә җиңелрәк булыр, дип уйлаштылар. Җиңел дип әйтергә генә ансат, өйдә бер дистә җан иясе, Ибраһим карт белән карчыгының киң күңеле сугышта үлгән улы Габдулланың šч баласы янына абыйсының ятим улы Фәһимне дә сыйдырган иде. Килене Сәбхиямал да ятимә кыз, анасының абыйсы гаиләсендә үсеп, бу йортка килен булып төште, инде менә šч бала белән тол-ятим калды. Унҗиде яшьлек Нуриәсма да, аталы-аналы булса да, кош авызыннан төшеп калган җан иясе булып, шушы нигездә сыену тапкан иде бит.
  Габделхак озак көтеп алган баласының дөньяга салган беренче авазларын ишетә алмады. 1941 елның апрелендә үк әзерлек уеннарына чакыртылган иде, аларны сугыш алымнары белән бергә шоферлыкка да укыттылар. Габделхак, машина руле артында ярты Европаны узып, 1945 елның 12 декабрендә генә өенә кайтты.
Хәбибулла белән Бибисалиха кызларының буш калган өенә кайтып урнашты. Бибисалиха тәмам бетәшеп, авырып кайтты, урынга менде, 1948 елда дөнья куйды. Хәбкәй карт көн саен диярлек зиратка бара, үзенең элекке кибетен, аның артындагы тауар складларын, икмәк өчен җирдән күтәртеп салынган аяклы келәтләрен күрә. Ә кибет өстендәге чыршы өйне икенче урынга күчереп салганнар, активистка бүләк иткәннәр. Туганнарының хәлен белешә. Энесе Хәлиулладан бер хәбәр дә юк икән. Сафиуллага калдырып киткән улы Әнәсне, беркемгә дә сиздермичә, төнлә урлап алып киткән булган. «Авылга мәңге кайтасым юк», – дип ант иткән күрәсең, шуннан бирле эзе-юлы юк, бихәбәр. Инде балалары Мөхәммәдләбиб, Солтанхәмид, Сәлмән, Әнәсләр үзләре дә олы кешеләрдер. Исәннәрме икән, белешергә бер җай юк. Хәзер дә бөтенесе курка, кулак калдыгы дип бала-чагаңның теңкәсен корыта бит. Хәбибулла, уйлары белән җитәкләшеп, әрәмәләргә чыгып китә, көрәк, сәнәк, тырма саплары кисеп шомарта, өендә тагын вак-төякләр ясый да күрше-тирә авылларга чыгып китә. Сугыш беткән чор бит. Ир-ат бармак белән генә санарлык. Бәләкәй арбасы янына хатын-кыз, бала-чага җыела, үзләре ясый алмаган әйберне әз булса да хак биреп алалар, тамак туйдырырлык акча эшләп кайта. Кандагы элеккеге сәүдәгәрлек шулай үзенекен итәдер инде. Кияве Габделхак атасы Ибраһим кебек үк бик акыллы, тотымлы, эшчән кеше булып чыкты, Аллага шөкер. Мәҗбүрирәк өйләнсә дә, Нуриәсманы какмады-сукмады, караңгы чырай күрсәтмәде, кайтып төшкән Хәбкәй карт белән Бибисалиханы да үзенә сыендырды, һәрдаим ярдәмен кызганмады. 1948 елда Нуриәсма белән кызы Тәнзиләне, игезәк кызлары Мәрьям белән Мәдинәне алып Минзәләгә килеп төпләнде. Шоферга эшне, хәрби хезмәттәге кебек, комиссариат билгели. Шунлыктан кайда җибәрсәләр, шунда эшли андый һөнәр кешесе. Хәтта эш урыны да «авторота» исемен йөртә иде. 1948 елда Бибисалиха дөнья куйгач, Хәбибулла бераз авылда торып, кызы белән кияве янына китеп Минзәләдә яши башлады. Оныклары белән җәяүләп урманнарга барып, кешеләр белән аралашып, кайчакта кызык сүзләр, моң-зарлар сөйләшеп калган гомерен уздырды. 1958 ел җәе сиксән җиденче яшен ваклаучы карт өчен азаккы җәй булды. Нинди генә авырлыклар күрсә дә, кешеләргә зарар китерүдән, залимлектән курыкты, һәрчак Аллаһ сынауларын лаеклы кичерде, исеменә тап төшермәде. Ә инде авыл кешеләре «гаделсез иде Хәбибулла» диеп бер дә начар сүз белән искә алмады. Хәбиб бит ул «яратучы» сүзен аңлата. Ул да кешеләрне яратты, һәм аны да яраттылар.
  Инде Хәбибулла карт мәрхœм булып, Чураш авылындагы тартып алынган мөлкәтләре дә череп беткәч, дөнья тагын әйләнеп басты. Таралышып, бер-берсен табарга куркып яшәгән чаклар артта калды. 2014 елның җәендә авылны таң калдырып хәбәр таралды. Имеш, Ижау шәһәреннән, туган-тумачасын, нәсел тамырларын барларга теләп, бер бик данлыклы язучымы, шагыйрьме килергә җыена икән. Аның белән бер удмурт та килә, аларны Роберт Миңнуллин озатып йөри икән. Авыл җирлеге башлыгы өлкән кешеләр аркылы бу табышмакны чишәр өчен кайсына шалтыратып, кайсының өенә килеп йөрсә дә, Ижауда яшәп иҗат итүче кешенең исемен дә, нәселен дә таба алмадык. «Мәйдан» журналының «Ижау татарлары» санын да табып актардык, баш редактор Вахит Имамов белән дә элемтәгә кердек, эзенә төшмәдек. Шулай баш ватып айга якын вакыт үткәч, бу кешенең Хәбибулла карт нәселеннән Фәрит исемле икәне шәйләнде.
   Минзәлә шәһәреннән алган өен тарттырып, кире авылга кайткан Хәбибулла картның кияве Габделхак белән Нуриәсманың кызы Шәмсия исә: «Юк, минем бабамның андый улы да, туганы да юк», – дип, калын нәсел-шәҗәрә дәфтәреннән кат-кат эзләде. Һәй, Габделхак карт ниләр генә яздырып калдырмаган ул дәфтәргә! Кемнәрнең генә нәсел җебе, чыгышы, оясы барланмаган анда. Йšзгә җитәргә бер генә ел калганда вафат булган бу ак бабай янына бөтенебез киңәшкә дә, эзләнгәндә төртелеп калган төеннәрне чишәргә дә күп йөрдек инде. 1918 елда сыерына кадәр сатып, авылыбызның беренче мәчетен салдырган Ибраһим карт малае Габделхак үзе дә яңа мәчетебезнең беренче имамы булды, бик күпләрне намазга бастырды. Ул кереп Коръән укымаган, никах, балага исем кушу һ.б. гыйбадәтләрне башкармаган бер генә йорт та юк Чурашта. Карчыгы Нуриәсма аңа караганда күпкә элек дөнья куйгач, авыл халкы бу ихтирам иясен тәрбиядән ташламады. Пенсиягә чыккач, кызы Шәмсия аны соңгы көненә кадәр җитәкләп йөртте. Менә шул кызы алып калган бабайдан ул байлыкны. Дәфтәрдә чыннан да Хәбибулла картның Вәлидләр нәселеннән икәне билгеле булса да,  Фәрит исеме юк иде.
  Кунаклар киләсе көнне, язучы кеше дә киләсе булгач, клубка очрашуга миңа да эндәштеләр. Билгеләнгән вакыттан шактый соңга калып килсәләр дә, кызыксыну үзенекен итте, көттек. Зур машина белән šч кеше килеп төште. Икесе ят кеше, өченчесе район хакимият башлыгы урынбасары иде. Мәчеткә кереп өйлә укып, безнең янга кереп, таныша-белешә торгач, язучы Фәрит түгел, ә аның белән килгән удмурт халык язучысы, Р.Миңнуллинның якын дусты Вячеслав Арт-Серги икәне билгеле булды. Фәрит Вәлидов исә Хәбибулланың энесе Хәлиулланың оныгы, ягъни Әнәснең улы булуы ачыкланды. Шәмсия дә аңлап алды, туганнар күреште, кавышты.
Вәлидовларны «халык дошманы» мөһереннән бер хәреф алып калган, Хәлиулла эшкә кергәндә үзен «Вәлитов» дип яздырган. Аның балалары үсеп, дөньялар үзгәргәч, 1967 елда үз фамилияләрендәге ялгышны төзәттерәләр. Ижауда бөтенесе бергә-бергә, тату оя булып яшиләр. «Без арабызга чит милләт кертмәдек, үзебез дә, балаларыбыз да үзебезнең милләт балалары белән никахландык, барыбыз да намазлы, Әлхәмделиллаһ», – диде Фәрит. Ә Фәритнең үзенә килгәндә, ул Удмурт республикасында бик танылган кеше булып чыкты. Ул Удмурт республикасы Югары Советының šч тапкыр чакырылыш депутаты, дәрәҗәле эшмәкәр. Фәритнең šч мең гектар җире, 500 баш савым сыеры, симертелә торган үгезләре бар, менә шулардан алынган иттән бик тәмле казылыклар ясыйлар. Куе сөтне эшкәртеп, тутырып, сату белән мәшгуль. «Инде ундœрт ел мин монда кайтып туганнарымны табу теләге белән яндым, бу минем әтиемнең дә васыяте иде. Рәхмәт Вячеславка, ул минем турыда язарга материал әзерли, бабамнар торган якларны аның да күрәсе килде», – диде Фәрит.
  Авылыбыз, кешеләр аңа бик ошады. Шәмсия аларны Нуриәсма түтиләре яшәп, ахирәт сәфәренә күчкән,  бүген үзе яши торган йортка алып кайтты. Бер генә күрешүдә, ярты көн эчендә барысын да сөйләшеп бетереп буламыни? Яңадан кайтырга вәгъдә биреп саубуллашты Шәмсиянең яңа туганы. Чыннан да, Фәрит Чурашка кайткалап тора, әтисен үзенә сыендырып исән калдырган Сафиулланың оныклары Дәрига апа, Фәйрүзәләр белән дә аралаша, авылын гаиләсенә дә күрсәтте. Менә бит, ерак туганнар табылды, ә Ижауда яшәп, шунда өч-дœрт ел элек вафат булган Сафиулла оныгы Равил белән очрашу насыйп булмаган.
  Соңгы кайтуында ул мәчеткә Ÿәм клубка егермешәр мең сум акча калдырып китте. Нәсел шәҗәрәсен төзетеп алды. Ижау Чураш арасы гел дә ерак түгел икән, кайта алмаганда телефон кулда. Ә авылны әйләнеп китәсе килгәндә:
Ак калфакның табылган чагы,
Туганнарның сагынган чагы,
– дип җырлый-җырлый машинаңда Сарман ягына – Чурашка элдерәсең.

Комментарий язарга