Логотип «Мәйдан» журналы

Төшемдә терелдем (»Күңел бушанулары» циклыннан)

Кырык яшем тулган көннәрдә, мин кинәт кенә бик нык авырый башладым.

Табиблар нинди чир икәнлеген төгәл генә белә алмадылар. Озакламый урын өстенә егылдым, ябыктым, аякларым йөрмәс булды. Ирем кая гына барып карамады да, кемнәргә генә күрсәтеп карамады. Кемдер аңа яшәгән урыныгызны алыштырыгыз, дигән. Шуннан соң ул мине авыру килеш Казахстанга алып чыгып китте. Кустанай өлкәсендә Пушкино дигән авылда ун елдан артык яшәдек.

      Бервакыт бер күрәзәче: «Урыска чыккансың, җаныңда ике дин кушыла алмый, авыруың шуннан»,  диде. Бу сүзләрне иремә әйткәч, ул безнең дингә күчте, исемен Мөхәммәткә алыштырды, татарчага өйрәнде. Мине бик кызганды. Күңеле яхшы иде аның. Ләкин мин барыбер тернәкләнеп китә алмадым.
          Узган ел минем өчен кеше ышанмаслык бер могҗиза булды. Баландышта (Теләче районы) бергә укыган классташым төшемә керде. Ул миңа: «Нәзирә, тор, шушындый вакытта ничек йоклап ятасың?»  ди. «Мин бит тора алмыйм, аякларым йөрми»,  дим. «Син шаяртма, Нәзирә, мин синең янга йоклап ятканыңны күрергә килмәдем, әйдә, әйдә», – дип, иңнәремнән җиңелчә генә күтәрде дә, мине әйләндерә-әйләндерә биергә кереште. Биегән саен баш очында йолдыз кабынгандай яктылык бөркелә. «Әлеге йолдызлар сине уятыр өчен яна!» – ди классташым, мине әйләндерә-әйләндерә.
         Бу төш күпме шулай дәвам итәр иде икән, ирем үз бүлмәсеннән чыгып: «Нәзирә, нәрсә булды сиңа!» – дип мине күтәреп алмаса. Мин ишек төбенә кадәр килеп җиткәнмен. Төштә генә түгел, өндә дә биегәнмен, ахрысы. Унике елдан артык урын өстендә кузгалмый ятканнан соң бит бу!
          Шул көннән бирле мин сау- сәламәт кеше. Төшемә кереп, мине биеткән классташым Дания исемле иде. Тиләҗе авылыннан. Бик матур киенә иде. Мин ул чагында аның кигән күлмәкләренә бик кызыга идем. «Миңа күлмәкләрне әнием тегә», – дигән сүзләре истә калган. Бик шәп йөгерә иде, ярышларда да гел катнаша иде. Кызганыч, хәзер бергә укыган классташлар онытыла бара. Бәлки бу хатны укысалар, мине кем дә булса хәтерләр.Әгәр дә классташым Дания мине ишетсә, мин аңа шушы хат аша мең-мең рәхмәт әйтәм. Бу төш кеше сөйләп ышанмаслык могҗиза булды минем өчен. Мин хәзер үз аякларымда рәхәтләнеп йөри алам, бу – бик зур бәхет.
           Узган ел без кабаттан Свердловск шәһәренә күченеп кайттык, улыбыз янына. Авыру кешеләргә теләгем шул, Ходайдан сорагыз, өметегезне өзмәгез.
                Нәзирә Суренова.
                Свердловск шәһәре.
         Бу хат безнең барыбызны да уйландырырга тиештер. Кеше җир йөзендә нинди вазыйфа башкарырга кирәклеген һәрчак исендә тотарга тиеш. Телибезме, теләмибезме, контактерлар аша алынган мәгълүматларда Тәрбиячеләребез кешене рухи үсеш юлына басарга чакыра, чөнки бары шул таләпләр үтәлгән очракта гына Күк, Җир-Анабыз һәм без – адәм балалары арасында энергия алмашу дигән әйбер тиешенчә барачак. Ә моның өчен без рухи һәм әхлак ягыннан бик югары баскычта торырга тиешбез. Бүгенгә әле күпләребез моңа әзер түгел, кебек. Һәркем рухи чистарынуны үзеннән башларга тиеш.
Бу авыр теманы бераз җиңеләйтеп җибәрик әле. Шулай ук минем үземә дә дәвалау серләрен белгән кешеләр белән  очрашулар насыйп булды. Алар белән радиотапшырулар да эшләдем әле. Шул хатирәләрнең кайберләрен бергәләп яңартыйк.
Мин аның белән 2003 елның сентябрь аенда очрашып, әңгәмә корган идем. Тапшыру «Татарстан» радиосында 2003 елның 23 сентябрендә эфирда яңгырады. Тыңлаучылар арасында зур кызыксыну уяткан иде ул. Хәтта аңа үз йортларын, фатирларын тәкьдим итүчеләр дә булды.Ләкин аларга ул чакта Россия гражданлыгы алу насыйп булмады һәм алар кире үз илләренә китәргә мәҗбүр булдылар. Монысы кереш сүз иде. Хәзер сезгә Нурсолтанның әнисе һәм үзе белән булган «Чын күңелдән сөйләшүгә чакырабыз» дигән тапшыруның тулысы белән кәгазь битенә күчерелгән вариантын тәкьдим итәм.
Дөньяда нинди генә гаҗәеп хәлләр булмый икән, кемдер башкаларны үзенең физик көче белән шаккаттыра, кемдер нинди дә булса сәнгать төре белән дан казана. Бүгенге кунагыбыз исә, берьюлы берничә төрле сәләткә ия булуы белән кызыклы. Бишенче яше белән генә барган әлеге сабый ни өчендер белгечләрне үзенә җәлеп итәргә өлгермәгән. Моңа бәлки тормыш мәшәкатьләре, бер урыннан икенче урынга күченеп йөрүләре дә сәбәп булгандыр. Героебызның әнисе Нурзадә ханым сөйләвенчә, аларның ерак бабалары Татарстаннан икән. Биредә ерак туганнары яши. Безнең очрашу да туганнарында булды.
Союз җимерелгәч,башка республикаларда яшәүче милләттәшләребезгә шактый авырга төшә. Бүгенге героебыз да Татарстанга кайтып, нәсел-ыруларыбыз янында төпләнеп кала алмабызмы, дип өметләнеп караган. Ләкин Кыргызстанда туган татар кешесенә Россия граждан паспорты алу насыйп булмаган. Нурзадә ханым тагын бер четерекле вакыйга сөйләде. Моннан бик күп еллар элек, ул аны үзе дә төгәл генә әйтә алмады, бабаларының бабалары Татарстаннан киткәч, тауларда яшәргә карар кыла. Нурзадә ханым аны бабаларының сугышлардан качып йөрүе белән аңлата. Аннан туган балалар да тауларны үз итә. Шулай итеп, татар гаиләсенең бу буыны Кыргыз тауларында яшәп кала. Нурзадә ханым әйтүенчә, аларның ир туганнарының берсе дә сугышларда катнашмаган. Бабасының бабасы – Нурсолтан 120 яшькә җитеп үлә. Гәүдәсе тау куышында җирләнә. Нурзадә ханым үзен Татарстаннан күчеп киткән татарларның бишенче буыны дип саный. Хәзер алар таулардан аскарак төшеп, бабалары яшәгән тау итәгендә авылда гомер итәләр.
– Мал-туар, хуҗалыгыбыз бар, шулар ярдәмендә тормышның очын-очка ялгап яшибез инде, – ди ул. Улы туган көнне, ире үлеп китә. Ире дә татар милләтеннән булган. – Улым өчен борчылам, аның киләчәге, язмышы өчен. Чөнки сабыйлыгы башкаларныкыңа охшамаган.
Хәзер Нурсолтанның үзе белән сөйләшәбез:
     – Минем исемем Нурсолтан, дүрт тулып китте.
     – Бигрәк матур исем.
      – Исемем үземә дә ошый. Бабамның бабасы исеме ул.
      – Димәк, син бабаң Нурсолтанның хәтерен саклыйсың.
      – Шулай инде.
      – Син мәктәпкә дә йөрмисең, музыка мәктәбендә дә укымыйсың, ә үзең музыкага гашыйк икәнсең, фортепианода да уйный беләсең икән әле.
        (Көлә)
       – Туган апамның улы музыка мәктәбендә укый. Мин дә уйнап карарга булдым. Ошап китте.
       – Уенчыклар белән уйнарга яратасыңмы соң?
       – Бик яратам. Әтиемнән калган уенчык машинам да бар. Ул миңа бик кадерле. Кайчакларда ямансулап утыруын күрәм.Чөнки ул ватык.
       – Нурсолтан, ә менә музыка аша аның характерын күрсәтеп буламы икән, ничек уйлыйсың? Ватык машина үзен ничек хис итә икән?
         – Машина үзен ватучыларга үпкәли.
         – Син миңа боек машина, шат машина характерларын фортепианода уйнап күрсәтә аласыңмы?
          – Уйнап карыйм. Беренчесе шат машина булыр. (Уйный). Монысы боек машина (Уйный).
         – Машиналардан башка синең тагын нинди уенчыкларың бар соң?
         – Экскаваторым бар.
         – Бу да машиналарның бер төре инде. Ә менә экскаваторны син ничегрәк ишетәсең соң, ниндиерәк характерда икән ул?
          – Менә болай. (Уйный).
          – Нигә шулай калын тавышлы икән ул экскаватор?
          – Чөнки аңа җир казуы авыр. Шуңа күрә калын тавыш чыгара ул.
          – Димәк, аңа күп һәм авыр эш биргәннәр, шулаймы?
          – Авыр булса да, тырыша ул.
          – Нурсолтан, минем төсле рәсемле китабым бар. Һәр битендә аерым төсләр. Менә кара әле, беренче битендә нинди төс күрәсең?
           – Яшел.
            – Син укый да беләсеңме?
            – Беләм!..
            – Укып кара әле, ниндиерәк сүзләр язылган икән бу биттә?
            Укый: Яшел төс – җәй төсе,
                        Ямь-яшел келәм төсе.
           – Ә син музыкада менә шушы китапның яшел төсен уйнап күрсәтә аласыңмы? Синең музыка аша җәй төсен күрәсе килә, ишетәсе килә…
           – Уйнап күрсәтим, алайса. (Уйный).
           – Менә нинди матур җәй төсен уйнадың, рәхмәт сиңа… Тагын нинди төсләр бар әле бу китапта?
           – Зәңгәр. Диңгез төсе.
          – Диңгезне син ничегрәк күрәсең, тоясың икән, ничек ишетәсең? Диңгезне дә уйнап күрсәтә алмыйсыңмы миңа?
          – Була ул, хәзер уйнап күрсәтәм. (Уйный).
          – Рәхмәт. Мин сиңа бер шигырь укыйм әле, син аны музыкада ничек тасвирлар идең, менә тыңла әле:
 
            Көне-төне тик-так,
            Тик-так,
            Дип йөгерә безнең сәгать.
            Чөнки сиңа иртән-иртүк
             Бакчага барырга кирәк.
             Шуңа күрә вакытында
             Йокыдан тор, Нурсолтан,
             Дип кисәтә сәгатебез,
              Тик-так,тик-так…
  Менә шушы сәгатьне син миңа музыкада биреп кара әле.
       (Уйный).
   – Әйт әле,Нурсолтан, синең иң яраткан ел фасылың кайчан?
    – Туган көнем булганда. Августта.
    – Җәй көне икән. Җәен кояшлы көннәр генә түгел, яңгырлы көннәр дә еш була. Син яңгыр яуганны яратасыңмы соң?
      – Юк, яратмыйм. Шулай да яшеннән курыкмыйм.
       – Син яңгырлы ,болытлы көнне ничегрәк тасвирлар идең?
        – Уйнап күрсәтимме соң? (Уйный).
        – Бик матур яңгырлы көн булып чыкты бу, шаян яңгырлы. Ә син үзеңнең кайсы уенчыгыңа музыка багышлар идең?
         – Минем яраткан этем бар. Мин аңа мондый көй уйныйм. Тузик вальсы. (Уйный).
         – Рәхмәт. Син миңа бик күп төсләрне, хәрәкәтләрне, табигать күренешләрен музыка аша тасвирлап күрсәттең, димәк, бар нәрсәне дә музыка аша биреп була, әйеме?
Искәртеп үтим, Нурсолтан фортепиано дигән уен коралы белән ерак туганнарына кунакка кайткач, шушы бер ай эчендә генә таныша, Аңа кадәр бернинди уен коралын да күрмәгән, уйнамаган.
Нурсолтан белән сөйләшүебезне дәвам итәбез.
          – Синең тагын бер үзенчәлекле ягың бар, дип ишеттем әле мин. Син үтә күрәсең икән. Анысы ничек була инде, аңлатып бир әле?
          – Мин күрә алам, аңлата алмыйм.
          – Алайса, күзеңне йом да, аркаң белән миңа борылып бас. Минем кулымда нәрсә икәнен әйтә аласыңмы? (Ул күрмәгәндә, бер кулыма китап, икенчесенә микрофон тоттым.)
          – Бер кулыңда китап, икенчесендә – микрофон.
          – Хәзер ни эшлим?
          – Китапның 4нче битен ачтың .(Чыннан да, дөрес әйтеп бирде).
          – Дөрес. Хәзер күзеңне ач та миңа борылып бас инде. Син тагын нәрсәләр күрергә сәләтле? (Ул миңа эчке органнарымның кайсы кайда икәнен бармагы белән төртеп күрсәтте).
         – Минем әле бөердәге ташны да ватканым бар. Врач апалар, молодец, диделәр.
          – Үтә күрү рәхәтме соң?
          – Куркыныч. Син бит үзең дә үтә күрәсең, кешегә генә сиздермисең.
          – Мин күргәнне каян белдең?
           – Үзем күреп беләм.
           – Рәхмәт. Нурсолтан, син мәктәпкә ник йөрмисең соң? Менә хәзер укулар башланды.
     – Алмыйлар. Миңа 5 яшь тә юк бит әле.
     – Булса соң… Укый беләсең, саный беләсең…
     – Мин зур саннарны да куша-ала беләм.
         – Яттанмыни, күңелдәнме?..
         – Әйе!..
         – Алайса, сынап карыйм әле үзеңне. Хәзер сиңа бер мәсьәлә әйтәм, җавабын тиз генә таба алырсыңмы, тыңла, яме. Бер малай кибеткә 82 сум акча алып бара да, 30 сумга җиләк-җимеш, 3 сумга ипи ,6 сумга сагыз сатып ала. Бу малайның күпме акчасы кала?
         – Бик җиңел мәсьәлә бит бу, апа. Моны ничек белмисең, ди, 43 сум кала инде.
         – Бик тиз санап чыгардың син. Мондый мәсьәләне 5нче сыйныфларда гына чишәләр бит, булдырдың, рәхмәт. Син зур үскәч, кем булыр идең?
         – Йә очучы, йә таулар хуҗасы.
         – Ни өчен шундый һөнәрләр сайлар идең икән?
         – Чөнки мин болай да очам. Ә тауларда минем бабам яшәгән. Таулар белән сөйләшергә яратам мин. Алар да мине үз итә.
         – Таулар телен дә аңлыйсыңмыни?
         – Аңлашабыз. Таулар мине гел үзләренә чакыра кебек.
         – Ә син кире Кыргызстанга  кайтып китәсең икән, нигә монда гына калмадыгыз, монда ошамадымыни?
         – Ошады. Монда безнең өебез юк бит. Әнине дә эшкә алмыйлар.
         – Нурсолтан, татарчаны бик әйбәт беләсең. Әниең белән татарча гына сөйләшәсеңдер инде.
         – Мин татар малае бит. Кыргызча да, русча да беләм. Үзбәкчә дә беләм әле.
         – Син зур галим булырсың, мөгаен, күңелем шулай сизә. Татарстанга кайткач ,тагын очрашырбыз әле. Син мине онытмассың бит инде.
         – Онытмыйм инде. Миңа да сезнең белән рәхәт булды, туганым кебек.
         – Нурсолтан, мин сиңа уңышлар телим, хәзер саубуллашам, бәхетле бул.
Менә шундый гаҗәп малай булып чыкты Нурсолтан.Үтә күрү сәләте 3 яшьләр чамасында сизелә башлады, ди әнисе. Бик нык авырган идем, бөеремдә таш диделәр, өянәк башланды. Улым минем яныма утырды да, куллары белән сыйпый-сыйпый мине тынычландыра, әни, хәзер бетә, хәзер, ди. Кулы кагылган саен, хәлем җиңеләя баруын тоям. Шуннан соң табибларга барып күрендем. Бөерең чип-чиста, ни белән дәваландың, диделәр. Үзем белән ияреп барган улымны, дәвалаучым, дип, барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп бирдем. Алар да улым Нурсолтанның үтә күрү сәләтен һәм тагын әллә нинди көчләргә ия булуын расладылар, ди.
Укый-яза, катлаулы мәсьәләләрне чишә, күрә,тоя белгән нәни дустыбыз Нурсолтанны, яше җитмәгән дип, мәктәпкә дә алмаганнар. Ә ул исә, туганда ук мәктәпнең беренче баскычын тәмамлаган диярсең. Озатканда аңа балалар өчен чыккан төсле рәсемле китаплар, балалар җырлары язылган аудиокассеталар бүләк иттем. Китапларны укырмын, җырларны өйрәнермен, дип вәгъдә бирде ул. Берничә елдан соң туганнары Нурсолтанны белем алырга дип Иранга алып киткәннәрен ишеттем. Игелекле гомер телим аңа.
***
Эш сәфәрем вакытында тагын шундый бер талант иясе белән очрашып, хәл-әхвәл белешеп утырган идек. Ул Төмән өлкәсенең Олы Акъяр авылында яшәүче Галмия апа. 2010 елның ноябрь ахырында Төмәнгә командировкага баргач ишетеп белдем мин аны. Аның белән әзерләнгән тапшыру Татарстан радиосында 2010 елның 7 декабрендә эфирга чыкты. Бу тапшыру да миндә саклана әле. Галмия апага ул вакытта 100 яшь иде. Карап торышка аңа бу яшьне биреп тә булмый, 65 яшьләр тирәсендәге апа кебек кенә күренә ул. Бу тирәдә яшәүчеләр барысы да соңгы кырык елда аның  йөз кыяфәте бер дә үзгәрмәвен, гел шул яшьтә кебек калганын да хәйран калып сөйләделәр. Мин аның бүрәнәдән салынган зур өендә әңгәмә корып утырам. Кешеләрне үтә күрү, фикерләрен уку сәләте дә бар икән үзендә. Себердә яшәүчеләр аны татар Вангасы дип йөртәләр. Галмия апаның тагын бер үзенчәлекле ягы шунда ки, ул кияүгә чыкмаган, ләкин 15 ятимне тәрбияләп үстергән. 30 оныгым бар, дип горурлана.
– Без Башкортостаннан сөрелгән кешеләр, кайларда гына яшәмәдек, ниләр генә күрмәдек, – дип сөйләп китте. – Кайгыны да күп күрдем, изгелекләрем дә күп булды, шуңа картаймыймдыр да, 11 яшемдә мине яшен суга. Тәнем кап-кара көйгән булган. Шунда янган җиргә күмгәннәр. 11 көннән соң мине җирдән казып алалар. Тәнем ап-ак, чиста тән белән терелеп чыкканмын. Шуннан соң ачылган миндә дәвалау серләре. Бу йортта үзем генә торам, күршедә гаиләсе белән улым яши. Бу авылда ике кызым да үз гаиләләре белән яши.
– 100 яшькә җиткән кешенең истә калган хатирәләре дә бардыр әле, – дим аңа.
– Башкортостаннан киткәндә, миңа сигез яшь иде. Мин гел «Чаптырган» чишмәсеннән су эчәсем килә, дип уйный идем. Җырларга да ярата идем. Шигырьләр дә язгалыйм, – диде дә, берничәсен сөйләп тә бирде.
Төннәр уза бер- бер артлы,
Авыр көннәр артта калдылар.
Ә йөрәктә тирән сагыш эзе –
Яраларны тирән салдылар.
***
Кыр казлары оча югарыда,
Калды аның берсе каерылып.
Канатлары шиңеп, түбән төште,
Ул да калды мәңге аерылып…
– Үтә күреп дәвалыйм. Югалган кешеләрне, үлгәнме, тереме икәнен, кайдан эзләргә кирәклеген әйтәм. Үлгәннәрнең аягы җирдән аерылып, югарырак күтәрелеп тора, тереләрнеке җирдә басып тора… Кешеләр күбрәк изгелек эшләсеннәр иде. Бар нәрсә дә изгелек белән кайта, – ди Галмия апа. –                       Мин гомерем буе идәндә йоклыйм. Пәйгамбәрләр идәндә йокларга куша миңа, – дип тә өстәп куйды ул.
Бу сөйләшүгә ун ел вакыт узып киткән икән инде. Истәлекләрне барлаганда, Галмия апаның бүгенге көндә исәнме-түгелме икәнлеген белешим, дип Төмәнгә, күптәнге танышым Бибинур Сабировага шалтыратам.          – Биш минуттан үзем шалтыратам сиңа, – дип, Бибинур апа телефонны куйды.
Нәкъ биш минуттан телефон чыңлады, Бибинур апа шалтырата. Моннан ун ел элек мин әңгәмә корып утырган 100 яшьлек Галмия апа бүген дә сау-сәламәт икән! Бераз хәтере генә чуала башлаган. Бу хәбәргә бик шатландым! Галмия апага 110 яшь! Бу искиткеч күңелле хәбәр булды. Ходай аңа киләчәктә дә саулык-сәламәтлек бирә күрсен, дигән теләктә калам.

 

 

 

 

Дания ГАЙНЕТДИНОВА

 

 

Фото: https://pixabay.com/

 

Комментарийлар