Логотип «Мәйдан» журналы

Тормыш уены

Хикәя.

Барлык эшләрен калдырып, алгы өйне уенчык белән тутырып уйнаган оныгын күзәтте. Бигрәкләр дә чын күңеленнән, ышанып уйный бит, карәле син. Уйлап, белеп уйный, тәмен табып. Тормыш та уен, бик катлаулы уен, белеп уйнарга гына кирәк шул, – дип көрсенеп куйды.
Әй, ясап та карыйлар хәзер уенчыкларны. Тимер юлы, шлагбаумнарына кадәр бар. Өч-дүрт вагонлы поезды шул юлдан җилдерә генә. Уйнар чагы. Менә хәзер уйнау да юк, ашау да, әйтер идем инде... Күптән инде поездга утырып беркая да барганы юк. Алай да, сугыштан кайтканын хәтерли. Ул кайткан көнне бөтен авыл халкы поезд каршыларга килгән иде. Һәркемнең кулында канәфер чәчәкләре. Канәфер исе әле хәзер дә борынны ярып керә, ә поездның кара төтеннәр чыгарып кычкыртып китеп баруы исендә. Ту-ту-ту-ту-у-у.
Тукта, монысы поезд тавышы түгел, онык бит, тимер юлы аша чыга алмаган машинасы белән маташа. И тегеләй, и болай кыландыра. Гәтияткә кызык, мыек астыннан елмаеп күзәтә, нәрсә эшләр онык. Анысының түземе озакка бармады.
– Бабай, булды, җитте. – үзе авызын ача-ача исни. – Машина арды, гаражга куям.
– Әй, хәйләкәр малай, машина арды дисең, ә?
– Булды, машина гаражда, мин дә чыгам инде бабай.
Оныгының соңгы сүзеннән сискәнеп китте Гәтият.
– Чыгасың? Ник? Бүген миндә генә кун инде.
Юк, дигәнен белдереп онык баш кына селтәде.
– Әби янында рәхәт.
Оныгының йокысы килгәне кыяфәтенә үк чыккан.
– Бабай, иртәгә уйнарга керермен, тимер юлга кагылма яме, – диеп чыгып китте. Гатият оныгы сүзләреннән көлемсерәп, аны капка төбеннән озатып калды.
Кагылма дип, кем кагылсын инде аңа. Алты почмаклы йортта ялгызы калганына инде егерме елдан артып китте. Ялгыз яшәвенә үзе, бары тик үзе генә гаепле... Әби янында рәхәт диме. Бик рәхәт, ипле кеше иде шул. Унбиш ел гомер итте бит ул аның белән. Шул унбиш ел буена унбиш тыныч көн яисә төн күрсәттеме икән ул аңа. Юк. Булмагандыр?!. Менә үзгәрер, менә тәүбәгә килер диеп бер ул, өч кыз бала алып кайтты үзенә. Баласы да, чагасы да аның холкын үзгәртә алмады.
Сарасы уңган да, булган да, җитез дә иде бит, югыйсә. Бу йортта да баштан алып ахырга кадәр бар нәрсәгә аның көче кергән. Оят, әйтергә түгел, хәзер исә уйларга да оят. Түземле, сабыр холыклы хатын иде. Үзенең генә юләр гадәт, дуамаллыгын кая куясың. Бераз гына эчкә яшел эчемлек тә кереп ояласа. Түз дә тор иде инде. Кыйнау, куалап чыгару, аларга өстәп, көнләшүе ни тора. Хәзер уйлый да, үз холкыннан үзе оялып колак эчләренә кадәр кызара булса кирәк. Шул  көнләшү афәте бетерде дә инде гаиләне. Барысы да күрше Гәйния үлгәч башланды. Бер дә юкка, өч бала белән тол калган Сафадан көнләште бит. «Эх, шул телеңне... кисеп кесәмә тыгып йөрер идем», дия иде Сара. Башка каршы сүз әйтүне белмәде, күз-яшь күрсәтмәде.
Бер көнне, көндәгечә  шактый гына салмыш Гәтиятнең үз сүзе бетеп Сафа исеме белән шаяра башлагач, түзмәде: «ни булса булыр, нахакка җәберләвеңнән туйдым, кызык итәм әле мин сине», – дип, күршегә керде дә китте. Бераздан акылына килә башлаган Гәтият хатынын алырга керде:
– Җитте, шаярдык, чык, кеше көлдермә, – дип, оялтырга тырышып карады.
Сараның сүзе бер булды:
– Оялудан уздым, кеше сүзеннән качарлык эш эшләмәдем. Синең телеңдә нахакка җәберләнгәнче, «мир» телендә дөреслек өчен изелергә дә әзер. Ирдән-иргә йөрергә яшь чагым түгел, Сафа куалап чыгармаса, торырга риза инде мин, – диде, шул көннән соң ире янына, килен булып төшкән өенә, ялгыш кына да аяк басмады.
Мондый сөйләшүләр бер генә булмады. Гәтияткә күрше белән ике йорт арасын бик күп таптарга туры килде, ләкин Сараның нахакка җәберләнеп каткан күңелен йомшартырлык эш күрсәтә алмады. Хатынның җавабы шул ук:
– Юк дидем, юк, өйлән вакытыңны бушка уздырма!
Өйләнмәде түгел, өйләнде. Ләкин, килеп ярты елдан артык торучы кеше табылмады. Бик еш кына кәрзин тутырып урманнан җиләк алып кайтучы Сараны очратып, җиләкләрен авыз итәргә теләде. Тәтемәде! Чишмәдән судан кайтуын күреп ишек ачарга ашыкты, ачкан ишегенә керми узып китүенә йөрәге әрнеде. Һәм, тора-бара, язмышы белән килеште. Алланың рәхмәте белән, акылына килде, ләкин яшьлек үткән, көч-гайрәт тә элеккечә түгел. Дуамал холык та тормыш тәртәсендә җигелеп сүрелгән, сүтелгән иде.
Балалар, менә шушы онык кебек ике арада йөреп үстеләр. Сизмәде. Хәтерләми ул аларны. Кай арада үсеп җитеп башлы күзле булдылар диген син. Чөнки, тагын да шул, Сара әти кеше вазыйфаларын да үзе башкарды. Хәзер исенә төшереп утыра да, шаккатып куя Гәтият. Ник бер ялгыш кына балаларга әтиләрен яманласын. Кайдан килгән диген син ул кадәр сабырлык. Әле тыңлата алмаганда: «әтиегезгә әйтәм», дип тә куркыта иде бугай. Аңа калса, тыңласалар ни дә, куркыттылар ни...  Күзләренең бик күп вакытларда балаларын танымавы да хәтерендә. Ә Сара Гәтиятнең дүрт баласын гына түгел, Сафаның ятим калган балаларын да үз итте. Гәйниядән ике яшь кенә тулып калган төпчек Гөлгенәсе, хәзер дә «әни» диеп яратып туялмый. Әле теге атнада гына шаулатып-гөрләтеп  туйлап кияүгә бирде.
«Тормыш уен шул ул. Сайлаган юлыңнан тайпылмый бару, һәркемгә дә язмаган шул. Әнә, поездларга гына рәхәт, билгеле бер юл – рельслар. Чабасың да чабасың». Шулай уйланды Гәтият. Ул оныгы әйткән сүзне тагын исенә төшерде: «Тимер юлга кагылма, яме». Һе, кагылса ни булыр? Идәндә яткан вагонны алып рельсларга куйды. Вагоннар, шуны гына көткәндәй, нәкъ чын поезд тавышлары чыгарып, чабып киттеләр. Бер-ике минуттан соң вагоннар «тупикка» барып туктадылар. Гәтият аларны оныгы тезгәнчә урнаштырып куярга азапланды, булдыра алмады. «Эх, тормыш уены да шулай бит, белми уйнасаң төп башына утыруыңны көт тә тор», диюдән узмады. Караңгы бушлыкта салкын караватын капшап кына тапты да йокларга ятты...
– Ту-ту-ту-ту-у-у... Бабай, тор. Син курыкма, бабай, мин машиналарны юлга апчыктым инде. Яңабаштан уйныйбыз.
Күзләре йомык булса да, ап-ачык күрде Гәтият карт: өйдә томырылып уйнап онык чабып йөри, кайнар самавыр артында карчыгы Сара өстәлгә хуш исле пәрәмәчләрен тезә...

 

Роза ХӘМИДУЛЛИНА

 

 

Фото: https://pixabay.com/

 

 

 

Комментарийлар