Төнге кунак (ахыры)
Ахыры.
Башы: http://maydan.tatar/tonge-kunak/
6.
Теге вакытта дәресләрдә нәрсә сөйләделәр әле аңа? «Югалган кешеләрне эзләү – иң авыры; алар җаннары-тәннәре белән үзләрен тапмауларын тели, шуңа омтыла. Мондый эшне илле процентка гына үти алсагыз да, бик әйбәт нәтиҗә булыр... Һәм акчаны алдан алырга тырышыгыз!..»
Әйе шул. Беренче өлешен ярыйсы гына үтәп чыкты ул, тиз арада эзенә төште. Тик икенче өлештә, менә, тиз генә ерып чыгып булмаслык кыенлык туды. Биш мең сум аванс алды алуын. Ләкин эшләр алга таба да бүгенге кебек барса, тиздән акчадан җилләр исәчәк. Никтер, заказчы Сима-Серафима белән элемтә дә урнаштырып булмый... Нишләргә? Башка чара юк, гонорар да Анна Сомова кебек койрыгын күрсәтеп качмас дип өметләнергә генә кала, күрәсең.
Тәнзилә, аякларын җыя төшеп, тезләрен кочты. Зәки аның янәшәсенә чүгәләде. Беравык икесе дә тын гына утырдылар.
– Әй, кызый! Ник боектың?
– Казанга кайтып китәргә кирәктер миңа, мөгаен. Иң акыллы фикер шул булыр. Аптырарсың да: сеңлесен табарга кушкан хатын үзе югалды. Клиент юк, димәк, акча да юк... Бернәрсә дә юк. Шәхсән миңа ул Анна Сомова пычагыма да кирәк түгел. Ярар, тагын бер тапкыр таптым ди – нәрсә эшли алам инде мин аның белән?
– Бер караганда, фикер инде бу...
– Ну... белмим мин! Инде миңа бу детектив шөгыле дә ахмаклык сыман тоела. Минем яхшы башкарган бердәнбер эшем – телефоннарга җавап биреп утыру, фирмаларга барып акча, спонсорлык ярдәме сорау. Урыным шунда!
Тәнзилә иреннәрен тешләп читкә борылды. Кайдадыр эчтә кранны ачтылар диярсең, күзләренә яшь тулды. Зәки бармаклары белән аның җилкәсенә кагылды. Тәнзилә калтырана ук башлады...
– Мин... минем инде бер нәрсәгә дә өметем калмады...
– Минем белән дә шулай булганы бар. Сиңа дигән бәхет, синең яныңнан гына үтеп китеп, ниндидер башка берәүгә эләккәндәй була андый вакытларда.
Мускулларның киеренкелеге бетте, сүз дә юк. Аның каравы, эчтә барысы да тарттырып куйган кыл кебек.
– Үзең уйлап кара, кызый. Күпме кеше үз тормышын аз гына да үзгәртә алмый һәм, кызык, бу турыда уйлап та карамый. Син бит элекке эшеңне шайтанга олактырып, йөрәк кушканны үтәргә булдың. Бу – батырлык... Мин алай эшли алмас идем!
Тәнзиләнең түземлеге бетте, Зәкигә карады. Егетнең йөзе тыныч һәм җитди күренде.
– Сиңа бит алай эшләү кирәк тә түгел. Син... э-э-э... бизнесмен.
– Синеке дә бизнес инде. Эштәге уңыш белән бәхет – икесе ике нәрсә.
– Зәки, әйт әле, сиңа хәзер бер әйбер, дөньяда иң яраткан әйбереңне сайларга тәкъдим итсәләр, нәрсә сайлар идең?
– О-һо-һо... Куркыныч сорау... Белмим, элек спорт, профессиональ карьера турында уйлый идем. Хәзер бу турыда хыяллану – көлке.
– Ә минем модель буласым килә иде, тиешле габаритларга кадәр үсә генә алмадым...
* * *
– ...Каядыр җыендың ахрысы?
– Син... шул гадәтеңне кайчан туктатасың инде?
– Нәрсәне ул?
– Минем һәр адымымны күзәтеп торуыңны диюем.
– Тырышырмын, тик вәгъдә итмим.
Тәнзилә Зәкигә каш астыннан гына карап алды да, фыркылдап, юыну бүлмәсенә кереп китте.
Зәки әле генә Тәнзилә яткан мендәргә йөзе белән капланды. Бераз гына дымлы, хлорка исе – фонтан сәламе – сизелеп торган мендәргә, бер үк вакытта шәфталу һәм лаванда исе сеңгән. Зәки аңлый, бу ис моннан соң һәрвакыт Тәнзиләне хәтерләтәчәк.
Ул мендәрне читкә томырды.
– Юк, кая бармакчы соң син? – диде Зәки, Тәнзиләнең ванна бүлмәсеннән киенеп чыгуын көтеп алдып.
– Урамга.
– Анысын аңладым. Төгәлрәк беләсем килә, – диде егет, бераз ачулангандай итеп.
Кыз, карават читенә утырып, чыраен сыта-сыта, туфлиен кияргә маташа. Җәзалау коралын, дисәк, дөресрәк булыр.
– Минем теге ломбардка, антиквариат кибетенә кереп чыгасым килә. Кызык бит, Анна анда нишләде икән?
– Соң, бикле бит инде ул.
– Юк, алар сигезгә кадәр эшли. Барып карыйм әле.
Зәки җилкәләрен сикертеп куйды да күлмәгенә үрелде. Теләмичә генә өстенә киде.
– Мин синең белән барам...
* * *
Тәнзилә ломбардның буш, тузанлы шүрлеге янына килеп басты. Эңгер-меңгер вакыт җиткәнгә, кечкенә, кысан бүлмәдә бөтенләй күңелсез. Ул витринаны кызыксынып күзәтүче Зәкигә карап куйды.
– Тәнзилә, карале, бу бит – «Ролекс». Чып-чын «Ролекс» сәгате! Каян килгән икән ул Чаллы кешеләренә?!
Караңгы почмактан карлыккан тавыш ишетелде:
– Әйе, егет, сез ялгышмыйсыз. Якыннанрак карыйсыгыз киләме?
Хуҗа, Тәнзилә яныннан әкрен генә үтеп, Зәкине култыклап ук алды. Тагын бер секундтан алар инде күптәнге танышлар кебек гөрләшә дә башладылар. Тәнзиләнең ачуы кабарды. Алар монда алтын сәгатькә хозурланып утырырга дип килмәделәр ләбаса!
Зәки, Тәнзилә янына килеп, җилкәсенә кагылды. Шымчы кыз егеткә усал караш ташлады һәм... катып калды. Зәкинең кулында төрле төстәге ташлар белән бизәлгән кечкенә генә тартма иде.
– Зәки... н-нәрсә бу?
Зәки өчен кибет хуҗасы җавап бирде.
– Ул нәрсәне дә, көмеш савыт-сабаны да, пычак-чәнечкеләрне дә сез кызыксынган кеше калдырды. Беләсезме, чит кешеләр инициалы язылган көмешне беркемнең дә аласы килми. Бүген менә шушы тартманы да алып килде... Ачып карагыз сез аны...
Тәнзилә аһылдап куйды – аның күзләренә ак ут көлтәсе килеп бәрелде. Тартма эчендә гаҗәеп матур, күз явын алырлык купшы муенса ята иде. Алтын кысалы эре бриллиантлар белән бизәлгән. Нишләп әле Анна Сомова дигәннәре моны шәһәр читендәге кечкенә генә антиквариат кибетенә алып килгән? Үзәктәге зур-зур ювелир кибетләренең һәрберсе биш куллап кыйбатракка да алган булыр иде бит югыйсә...
Зур осталык белән ясалган вак-төяк чып-чын кыйммәтле әйбер кебек күренә иде, шулкадәр матур, нәфис – бер тотып карагач, кулдан ычкындырасы да килми.
Кинәт Тәнзилә үзләренең яп-якты витрина янында басып торуларын һәм бик шәп мишень булуларын уйлап куйды. Урамга да бик вакытлы күз ташлады шымчы кыз – ломбард янына такси килеп туктаган иде. Машинаның арткы ишегеннән купшы гына киенгән урта буйдагы бер хатын чыкты. Тәнзиләнең йөрәге кайдадыр бугазында тибеп куйды.
Сима?! Серафима Сомова, Аннаның апасы! Ходайга мең шөкер, ул да монда. Инде, мөгаен, тиешле гонорарын...
Серафима, витрина тәрәзәсе аша Тәнзиләне күреп булса кирәк, таш сындай катып калды. Бераздан кире машинага ташланды. Такси зур тизлек белән кузгалып китте һәм мизгел эчендә күздән юк булды.
Тәнзилә кибеттән уктай атылып чыкты, тик аркылы урамга борылучы сары машинаның арткы фараларын гына күреп калырга өлгерде. Ашыга-ашыга кибеткә кире кереп, Зәкинең кулыннан эләктерде.
– Тизрәк инде!
Хуҗа кырыс кыяфәт белән бармак янады:
– Дустым, хәзер үк түләвегезне сорыйм, юкса әйбер миндә кала.
– Тәнзилә, тартма кулдан шулкадәр, кая ашыгасың? Гарип калсам, сиңа ярдәм итә алмаячакмын бит.
– Зәки, дим, тизрәк инде!
Зәки кабалана-кабалана чек тутырып хуҗага тоттырды да, тартманы култык астына кыстырып, Тәнзилә артыннан урамга ашыкты. Икенче мизгелдә инде аларның машинасы да әлеге борылышта иде.
– Кояшым минем, моның күпмегә төшкәнен чамалыйсыңмы соң син?
– Ярар ла... Минем клиенткам... Борыл! Уңга, уңга! Уңга!
– О, юк! Бернәрсә дә әйтмә. Ул синнән тагын качты!
– Анна түгел, апасы иде ул.
– ?..
– Комментарийлар соңыннан, хәзер аны тотарга кирәк.
– Тотып нишләтәбез инде без аны?
– Нишләп миннән качып йөри икән, шуны сорарбыз, нәрсә тагын!
– Шулаймыни?! Юкәдә икән чикләвек! Кызык тапкан шымчы кызыбыз! Сиңа кызык булгач, мин шатланам гына... Ә, әйе, җилдәй җитез ул клиенткаңны тоткач, аның ялган бриллиантлары тутырылган бу матур тартмасы өчен мин чыгарып салган акчаны да сорарга онытма әле, яме, кояшкаем.
– Кояшкаем, шәхсән миңа бу ошамый башлады. Нәрсәдер не то. Кая ашыга ул синең Серафимаң шулкадәр?
Такси артыннан куып җитә яздылар. Шик юк, арткы утыргычта Тәнзиләнең заказчысы Серафима! Үзе! Инде кача алмассың!..
Киң урамга килеп чыктылар. Каршыда – пирамида рәвешендә эшләнгән зур пыяла бина, күргәзмә залы.
– О, юк! Хәзер фиргавеннәр карап йөрер вакыт түгел! Борынгы Мисыр байлыклары күргәзмәсе ниемә кирәк ул Серафимага?
– Ну, Зәки, ничек шуны да аңламыйсың инде син? Анда кеше күп! Раил: «Андыйлар һәрвакыт кеше күп урыннарга атлыга», – дип әйтә иде. Чынлап та, кеше арасында югалырга була бит инде.
– Мин бер генә нәрсәгә аптырыйм – нигә синнән качып йөри ул хатын? Һәм кем ул Раил?
– Нәрсә?
– Мин синең ниндидер Раилең турында икенче тапкыр ишетәм инде, ә син һаман да аңлатырга теләмисең.
– Раил... ул... ул минем дустым. Күптәнге дустым. Әйдә соңыннан, ә? Такси туктый...
Нәкъ шул мизгелдә күргәзмә залының ишекләре ачылды һәм аннан халык көтүе агылды. Зәки теш арасыннан гына сүгенеп куйды, ә аның янәшәсендә утыручы Тәнзилә, таксидан күзен алырга да куркып, түземсезләнеп, сикергәли башлады. Моның хәтле күп кеше арасыннан кемне дә булса куып тоту мөмкин түгеллеге көн кебек ачык иде. Таксиның тизлеге кимүе генә бераз тынычландыра анысы. Моны Серафима да аңлап алды булса кирәк, ахыр чиктә, ашыга-кабалана машинадан чыгып, халыкны терсәкләре белән этә-этә, туп-туры «пирамида»га юнәлде.
Тәнзилә дә, тартманы утыргыч астына тыгып, машинадан чыкты. Ниемә дип кигән инде ул озын күлмәк белән туфлиен?! Алай дисәң, теге вакытны шорты гына кигән булса да, лаякыл исерек кеше кебек, борыны белән асфальт юлны сөзә язган иде әле...
Тәнзилә адымнарын тизләтә төште. Аны төрле яклап эткәлиләр, төрткәлиләр, өстенә киләләр. Җавап итеп, ул да эткәләде-төрткәләде, Серафима артыннан калмаска тырышты. Каршында гына ниндидер хатын чәрелдәп җиргә капланды. Мөһим түгел, монысы да мөһим түгел. Иң мөһиме – ничек тә сәер клиентканы куып тоту...
Ул да булмады, Серафиманы күргәзмә залы ишеге йотты. Тәнзилә каршына алыптай буй-сынлы сакчы килеп басты. Кызның буе сакчының күкрәгеннән генә иде. Бик үк оригиналь уй килмәде Тәнзиләгә:
– О, гафу итегез, бер минутка гына мине эчкә кертмәссез микән, – диде ул, сакчыны читләтеп үтәргә чамалап. – Сумкамны калдырганмын бит. Кайда икәнен яхшы хәтерлим, алып кына чыгыймчы...
Сакчының мыегы да селкенмәде:
– Шәп уйлап таптың, кызый, – диде тыныч кына. – Башка вакытта сумкаңны итәк астына тыгып йөр, яме... Бикле! Иртәгә килерсең!
Ул арада алар янына килеп җиткән Зәки, кашларын җыерып, күкрәген киерде.
– Проблема бар мәллә, Тәнзилә?
– Юк ла...
Сакчы борын астыннан гына нәрсәдер мыгырдап алды да, үз урынына басып, таш сын кебек катты.
– Кызык, аны ничек керттеләр икән соң? – диде Тәнзилә, бераз читкәрәк киткәч, ишек ягына ишарәләп.
– Акча төрткәндер, бәлки... Планың әллә ни һуш китмәле димәс идем.
– Син яхшыракны тәкъдим итмәкче мәллә, башмакчы?
– Юк-юк...
Тәнзилә, киртәгә терәлеп, халыкны күзәтергә кереште. Кем әйтмешли, салават күперенең бөтен төсләре дә бар, бөтен раса вәкилләре дә шушында җыелган диярсең. Бер караганда, качкыннарның халык арасында югалырга омтылуы да гаҗәп түгел шул. Аларны монда, чынлап та, ансат кына табып булмаячак. Серафима кара күлмәктән иде шикелле. Аның турында, мөгаен, шуны гына тәгаен әйтеп буладыр... Кара күлмәк кигән сары чәчле, кыскарак буйлы хатыннар бу халык арасында болай да җитәрлек.
Каһәр суккан эш! Тәнзиләгә ул кичә үк мәгънәсез тоелган иде тоелуын. Тик ул чагында аны бу ямьсез уйлардан шушы башмакчы Зәки йолып алды. Инде менә хәзер өметсезлек тойгысы Тәнзиләнең күкрәген тагын каты гына кысарга тотынды.
...Егерме минутлап үтүгә, бина ишегалдына караңгылык иңде. «Пирамида»дан чыгучылар да бетте. Тәнзилә теге сакчының ишеккә йозак элүен карап торды. Кешеләр таралышып бетте, мәйданда бер адәм заты да калмады. Тукталышта да ике машина гына тора. Берсе Зәкинеке булгач, икенчесе сакчыларныкыдыр инде, күрәсең.
Зәки Тәнзилә янына килеп басты да кулларын күкрәгенә кушырды.
– Зәки... ул берәр ничек безнең яннан үтеп киткәндер...
– Бәлки. Хәзер нәрсә инде?
– Мин... белмим...
Зәки Тәнзиләнең күзләренә текәлде. Күзләр ниндидер мәкер корган кешенеке кебек ялтырап куйды.
– Уйлап та карама! Ишекне каерып керергә, залларны тентергә рөхсәтем юк!
– Рөхсәт сорарга милициямени син?.. Мин аны уйламаган да идем.
Тәнзилә матур итеп елмайды да, «пирамида»дан Серафима чыгып шыла алырдай башка ишекләр бармы-юкмы икәнен ачыклау нияте белән, пыяла стена буйлап атлап китте. Ул да булмады, почмакта... каккан казык кебек катып калды.
Туп-туры аның күзләренә пистолет көпшәсе карап тора иде. Утлы коралны кысып тоткан куллар, һичшиксез, хатын-кызныкы иде, ләкин алар һич кенә дә калтырамый. Пистолет хуҗасының тавышы тыныч, тик шул ук вакытта катгый тоелды:
– Нишләп минем арттан йөрисез сез?
* * *
Анна Сомова!
Тәнзилә инде берничә көн эзәрлекләгән Анна аны үзе тапты. Пистолеты галәмәт зур күренә дә инде...
– Ишетмисезме әллә, нишләп мине эзәрлеклисез дим?
Почмактан Зәки килеп чыкты. Көтелмәгән хәлдән ул да югалып калды. Анна артка чигенде. Тәнзилә, аны тынычландырырга теләп, кулларын күтәрде.
– Мин сезне эзәрлекләмим. Дөресрәге, гомумән алганда, мин сезне эзлим, тик хәзерге вакытта... Хәзер мин сезне түгел...
Анна фотографиядәгегә караганда матуррак күренә. Тәнзиләнеке кебек үк кара чәч, шомырт кара күзләр. Шулкадәр гүзәл һәм... куркыныч кыз.
– Аңлаешлырак итеп сөйләгез әле.
– Ышаныгыз, мин – детектив. Сезнең өчен борчылучы берәү яллады...
– Шулаймыни?! Ну-ка, ну-ка, дәвам итегез әле, бик кызык бу. Кем инде ул игелекле кешегез?
– Сезнең апагыз. Ул миңа сезне һәм сез... аның өеннән сораусыз алган әйберләрне табарга кушкан иде.
– Бик кызык. Минем апа инде байтактан, катлаулы операция көтеп, хастаханәдә ята. Тагын берсе бар иде, ике ел элек гүр иясе булды. Кем эзли икән мине, ә?
Гаҗәпләнүдән шымчы кызның күзләре түгәрәкләнде.
– Чыккандыр хастаханәдән. Һәрхәлдә, мин аның белән өендә очраштым. Ул миңа сезнең фотографияне бирде, сезне элек тә өйдән әйберләр шудыра иде, тик шау-шу гына куптарасы килми, диде. Шуңа күрә милициягә хәбәр итмәгән, детектив ялларга булган... Сез бит Анна инде? Анна Сомова? Сима, Серафима исемле апагыз бармы?
– Тасвирлап күрсәтегез әле шул хатынны.
Зәки дә телгә килде:
– Ниндидер сәерлек бар бу эштә дип әйттем бит!
Тәнзилә аңа кул гына селтәде дә Серафиманың билгеләрен саный башлады:
– Сары чәчле, буе сезнең чама, аз гына биегрәктер. Гәүдәсе төз...
Анна пистолетын чалбар биленә кыстырды да шаркылдап көләргә тотынды. Зәки белән Тәнзилә аптырап калдылар.
– Шулайрак булыр дип уйлаган идем мин аны! Минем караклыкка берәр дәлил таптыгызмы соң? – диде Анна, бераз тынычлана төшкәч.
– Дәлил дип антиквариат кибетенә тапшырган теге тартманы әйтүегезме?
– Нәкъ үзе.
– Әйе, мин... без аны сатып алдык.
Тәнзилә телен тыеп тора белмәгән Зәкигә усал итеп карады.
– Нәрсә әйтим? Әйбәт булган. Бирегез шуны теге хатынга... минем апага илтеп.
– Беләсезме, Анна, бөтен проблема да шунда шул. Сезнең апагыз хәзер миннән үзе качып йөри бугай. Без монда да аның артыннан куа килдек...
Аннаның йөзе җитдиләнеп калды. Як-ягына каранып куйды. Ләкин үзен тиз кулга алды.
– Аны табыгыз да тартманы кулына тоттырыгыз. Мин сезгә рәхмәтле булырмын. Хушыгыз!
Шулай дип әйтүгә, Анна Сомова, кырт борылып, кызу адымнар белән караңгылыкка кереп чумды.
7.
Тәнзилә, аякларын бөкләп, караватта утыра. Карашы алдына тезелгән кәгазьләргә береккән. Анна Сомованың тонык фоторәсеме, апасының, шаһитларның күрсәтмәләре... Боларның бөтенесен җыеп, ничектер бер җепкә саласы иде. Тик шунысы бар – ничек итеп? Тәнзиләнең моңа зиһене җитми.
Шымчы кыз авыр сулап куйды да терсәге белән мендәргә терәлде. Зәки янда булмаганда бу бүлмә бигрәк зур икән...
«Гомумән алганда, ярыйсы гына егет бу Зәки. Вакыйгаларның шулай тиз алышынып торуына бөтен кеше дә түзә алмас иде. Зәки – фирма хуҗасы, кызлар мәсьәләсендә интегә торган кеше түгел, монысы хак... Ә мин? Зәкигә күз ташлауга зиһенем чуала, дөньядагы бөтен нәрсә онытыла бугай. Төртмә телле ул башмакчы егеткә беректеммени соң шулай итеп?»
Тәнзилә кәгазьләрен туздырып ташлады да икенче тәртиптә тезеп чыкты. «Тынычланырга, үзеңне кулга алырга кирәк, детектив. Зәки турында да, узган төнге «маҗаралар» турында да онытырга... Вакытлыча гына булса да онытып торырга! Эш эш булып калырга тиеш бит. Ахыр чиктә, минем бу буталчык эш тәмамлангач, икебез ике якка китеп барачакбыз бит һәм башка беркайчан да...»
Тәнзиләнең уйларын бүлдереп, ишек йозагы чылтырап куйды. Кыз сагаеп калды.
– Тәнзилә, бу мин.
Зәкинең йөзендә кош тоткан кешенеке кебек шатлыклы елмаю чәчәк ата иде.
Шымчы кыз сүзсез генә аның кулындагы төргәкне тартып алды... Бисквит! Иң тәмле, иң зур күренгәнен сайлап, бөтенләе белән авызына капты.
– «Рәхмәт» сүзен ишетсәм, тагы да шәбрәк булыр иде, әлбәттә.
Тәнзилә тарафыннан «Әх-үә» дигән кебегрәк кенә аваз ишетелде.
– Миңа берсен генә булса да калдырырсың бит?
Тәнзилә пирожныйларга карап куйды. Тагын бишәү. Күбрәк күбрәген, тик... тыелып буламыни?!. Кызның ялварулы карашы Зәки тарафына берегеп калды.
– Аңладым инде, аңладым, кая, бәласеннән башаяк, берсен булса да алып куйыйм әле, – дип елмайды Зәки. – Юкса, чынлап та тәмле күренә бит.
– М-м-м, хәтәр тәмле... Әйдә, сөйлә!
– Нәрсә сөйләргә?
– Кайда йөрдең? Ике сәгать буе пирожныйга чират тормагансыңдыр бит инде?
– Сагындыңмыни мине, кояшкаем?
«Ничек сагынганны күз алдыңа да китерә алмыйсың шул син, башмакчы малай», – дип уйлап куйды Тәнзилә. Шулай да сер бирмәскә тырышты:
– Юк, сагынмадым.
– Алдыйсың, кызый...
Зәки, акрын гына иелеп, кызның тез башын үбеп алды. Тәнзилә чәрелдәп кычкырды да читкә тайпылды.
– Нишлисең син?! Пирожный белән хатын-кыз арасына беркайчан да кермә, ишетсен колагың... Ну, сөйлә инде.
Кыз караватка сузылып ятты. Янында утыручы Зәки аның кием астыннан күренеп торган ак тәненә төбәлде.
– Синең баш миеңдә бер генә сыр бар, дип әйткәннәре юкмы?
– Ялгышмасам, син шулай дидең.
– Ә миннән башка?
– Юк, син бердәнбер.
– Алдыйсың!
– Ә син бик чибәр...
Ул да булмады, Тәнзилә, сикереп торып, өстәл артына качты. Зәки, уфылдап, кулларын күтәрде.
– Ярар соң, әйт, нишләргә җыенасың? Эш мәсьәләсендә... Һәм минем мендәр өстеннән пычрак капчыгыңны ал!
Тәнзилә үзенә таба ыргытылган рюкзакны тотып алды да урындык астына ташлады. Утырып уйга батты…
* * *
«Апам хастаханәдә ята, диме? Кызык, ә Сомова аларның чын фамилияләре микән? Тукта, Казанга...»
Ул Казанга, шәһәр телефон челтәрендә эшләүче туганнан-туган апасына шалтыратырга булды...
Шок – бу очракта бик йомшак кына әйтелгән сүз. Күрсәтелгән адрес буенча Казанда бернинди Серафима Сомова яшәмәгән. Ул гына да түгел, хәзерге вакытта бу номер бөтенләй өзелгән. Тәнзиләнең «Бу телефон номеры буенча элек кем теркәлгән булган?» – дигән соравына, апасы кыбырсып алды – конфиденциаль мәгълүматларны бирергә ярамый, имеш. Тәнзиләгә, шушы телефон номерын биреп, үзе юкка чыккан бер шәп егет турында әкият уйлап табарга туры килде. Мәхәббәт романнарын үлеп яратучы апасы шундук эреде.
Абонент Вәсимә Сәлимова исемле ялгыз хатын булган. Телефон өчен түләргә яратмаган, шуңа өзгәннәр.
– Сәер, – диде Тәнзиләнең апасы. – Шундый шәп йортта яшә дә, телефонга түләмә инде. Акчасы булмаган микәнни? Синең чибәр егетеңнең берәр туганыдыр, дисеңме?
– Нинди... Аһ, әйе, шулайдыр инде, күрәсең. Рәхмәт, апакаем.
Бу мәгълүмат бернәрсәгә дә ачыклык кертмәде кертүен. Нишләп ул Серафима-Вәсимә ялган исем белән йөри һәм Аннаны эзли?
Тәнзилә Аннаның фоторәсемен кабат алдына куйды. Бер караганда, кыяфәте берничек тә бу Сима-Вәсимәгә тартым түгел бугай шул. Ярар, алар чынлыкта апалы-сеңелле булмасын да ди. Бәлки, вакытында Анна Сомова Серафима-Вәсимә өендә хезмәт иткәндер? Аннары тартманы урлагандыр да...
Сораулар җаваплардан күбрәк. Шул ук вакытта һәрбер табылган җавап, кем әйтмешли, үзе белән тагын бер көлтә сорау алып килә, шайтан алгыры…
* * *
– Нинди китап ул синдә?
Гаҗәп, Зәкинең кулында яртылаш укылган ниндидер роман?! Китап укырга да җай таба микәнни бу бизнесмен?!
Ә нәрсә белә соң әле ул Зәки турында?! Бәлки ул нервыларын тынычландыру, авыр уйларыннан арыну өчен укыйдыр? Стресс, кирәгеннән артык адреналин белән һәркем үзенчә көрәшә бит. Тәнзиләнең әнисе, мисал өчен, йорт җиһазларын күчерә...
Кыз, иелә төшеп, китапның исемен укыды: «Җинаять кодексы». Аптырашлы карашы Зәкигә күчте.
– Миннән көлүеңме?
– Юк, нишләп алай дисең?
– Нигә кирәк инде бу китап сиңа?
– Урын-җир өстендә ятмаган вакытларда нәрсә белән дә булса шөгыльләнергә кирәк бит. Бизнес башка керми инде, исәбем – сиңа ярдәм итү максатыннан предмет белән якыннанрак танышу...
Тәнзилә Зәки янәшәсенә ятты һәм уйчан кыяфәттә аның куе кашларын сыйпап куйды.
– Нәрсә, миңа хәзер спорт аяк киемнәре турында укыргамы?
Зәки хихылдап алды.
– Укыйсың килмәсә, укыма... Беләсеңме нәрсә? Шайтаныма олаксын шул кроссовкалы шымчылары.
* * *
– Зәки... кызганыч, тик безгә тукталырга туры килер...
– Нигә?
– Яхшы сорау. Чөнки, онытмаган булсаң, минем бит хәл итеп бетерәсе проблемаларым да бар.
– Һе, аны чишкәч нәрсә була инде?
Шул шул менә. Нәрсә була? Ул китәчәк? Барысы да бетәчәк, аралар өзеләчәкме?
...Зәки, урыныннан сикереп торып, бүлмә буйлап әрле-бирле йөрергә тотынды.
«Тынычлык, Зәки, тыныч бул! Шымчымы ул, башкамы, сиңа бу кызый ошый. Бар да тәртиптә...»
Ә йөрәге башка фикердә: «Бу – мәхәббәт, дустым!»
Юк. Юк! Юк?
Үзен җенси мөнәсәбәтләр турында, барысын булмаса да, шактый белүчеләр исәбенә кертә иде Зәки, ләкин мәхәббәт хакында...
– Әй! Нәрсә булды? Нишләп акырасың – нәрсә юк?
Зәки борылып кызга карады. Тәнзилә шорты, ак блузка, аның астыннан ак топ кигән. Шулай булса да, ялтыравыклы журналлардагы чибәркәйләрең бер кырыйда торсын.
«Йа Раббым, мин бит аңа чынлап та гашыйк булганмын!»
– Син әзерме? О, юк, гафу ит, мәгънәсез сорау бирдем бугай.
Әйе, ул әзер түгел, бөтенләй әзер түгел. Бернигә дә, беркайчан да әзер түгел...
– Нәрсәгә?
– Ничек инде нәрсәгә?
– Ә... әлбәттә!
Зәки, ашык-пошык киенеп, Тәнзилә артыннан атлады. Лифт кузгалып киткәч кенә кабат телгә килде ул:
– Аңламадым, нишләмәкче син? Нинди планың бар?
– Раил: «Һәркемнең тормышында кан дошманнарны да теләктәш итәр момент була», – дип әйтә торган иде.
Тагын Раил?! Зәки авыр сулап куйды. Аның мескен кыяфәтен күреп, шымчы кыз көлеп җибәрде.
– Бирешмә, башмакчы! Бүген чын дусларыбыз кемнәр икәнен, дөресрәге, кайсысының дошман түгеллеген ачыкларбыз кебек тоела...
* * *
Зәки, Тәнзилә каршына утырып, аның чәнечке белән салат чемченүен күзәтте.
...Ниһаять, Тәнзилә дә чынбарлыкка кайтты.
– Нишләптер соңгы арада баш эшләп җиткерми башлады. Кичерешләр артык күп булгангамы? Әйт әле, зинһар, нишләп ул егетләр безне җибәрергә булды?
– Чынлап та прокуратура кешеләре алар. Берсе белән университета бер чорда укыганбыз булып чыкты.
– Шуның өчен генә безне җибәрде диясең киләме?
– Әйе.
Тәнзилә тирән сулыш алды да башын чайкап куйды. Очраклы бәхеткә шулай ышана башлыйсың инде.
– Аннары нәрсә?
– Аннары мин синең турыда, синең эш буенча белгәннәремне сөйләдем...
Тәнзиләнең күзләре усал ялтырап куйды. Зәки аны тынычландырырга кирәк тапты.
– Шулай кирәк иде. Синең турында ниндидер начар мәгълүматлар юк аларда.
– Мин үземнең ярамас адым ясамаганлыгымны болай да беләм.
– Ну, син бит Анна турында берни белми идең.
– Алар да, димәк, шуны эзли. Нишләгән соң ул чынлыкта?
– Прокуратурага билгеле булганча, әллә ни түгел. Бер кешенең буыннан-буынга тапшырылып килә торган көмешләрен урлаган...
– Әллә ни түгел?! Нишләп минем арттан йөргәннәр соң алай булгач? Көмеш аркасында түгелдер, дип уйлыйм.
– Белмим, әйтүләренә караганда, Анна, дөрестән дә, Сима-Серафимадан асылташлар чәлдергән. Иң кызыгы – ул хәзинә аныкы түгел икән. Күптән түгел үзе дә бер әбинең өеннән урлап чыккан булган…
– Аңлый алмыйм. Баш мием кайный…
Официант кыз аның алдыннан тәлинкәне алмакчы булган иде, Тәнзилә аны кисәк кенә үзенә таба тартып куйды. Зәки канәгать елмайды – болай булгач, кызның аппетиты кайта башлаган.
– Прокуратура тикшерүчесе бөтенесен дә сөйләп бирергә атлыгып тормады, күбрәк тыңлап торды.
– Димәк, аларга Серафима Сомова, ягъни Вәсимә Сәлимова кирәк... Тартма турында әйтмәгәнсеңдер бит?
– Юк, билгеле, Серафима яки Анна турында берәр нәрсә ачыкласак, хәбәр итәрбез, дип сүз бирдем.
– Ә нишләп Анна турында?
– Серафиманың эзенә төшәргә ярдәм итәр дип исәплиләр…
Кинәт Зәки, корт чаккандай, утырган урыныннан сикереп торып басты.
– Нәрсә?! Сима-Серафиманың чын исеме Вәсимә Сәлимова дисеңме?!
Тәнзилә каушап калды.
– Таныш кешең мәллә?
Зәки үзен, кая куярга белмичә, баскан урынында таптанырга тотынды. Бераздан, утырып, иягенә таянды, йөзен учлары белән каплады.
– Вәсимә – минем бер ел элек качкан хатыным!..
8.
– Ярар, хәзер нәрсә? Ул Сомова-Сәлимовалар хакында борчылмаска була инде, димәк? Әзмәверләрдән дә куркып торасы юк.
– Әйе, балконнан да сикерәсе түгел һәм... һәм без элекке кунакханәгә кайта алабыз, әгәр теләсәң.
– Әйе, аңлыйм. Синең бөтен әйберең шунда калды.
Ул бер генә нәрсәне телгә алмады. Анда, элекке кунакханәдә, аларга ир белән хатын булып кыланасы булмаячак, һәрберсенең үз номеры бар.
Тәнзилә кинәт кенә күңелсезләнеп калды.
– Шулай да, аларның прокуратурадан булып чыгуы кызганыч. Бернинди романтика калмады. Их, әгәр дә мин чын бандитлар белән көрәшсәм...
Зәки үз колакларына ышанмады. Сәер кыз, нәрсә турында борчыла бит!
– Ә нишләп алар минем номерга кулларына пистолет тотып кергәннәр?
– Алар сине Анна дип уйлаганнар. Кыяфәтең дә охшаган, ди. Шул номерда яшәгән бит ул.
– Кызганыч...
Аңа прокуратураның үзе артыннан кумавы кызганыч!
Тәнзилә, урындыгын артка этеп, аягына басты.
– Хәзер кая барабыз?
– Элекке кунакханәгә кире кайтыйк. Сима-Вәсимә дә, прокуратура да тырыша-тырыша эзләгән ул тартманың нинди сере барлыгын ачыклап карыйк. Тартма бездә бит... Безнең кулда – иң зур козырь. Аңлыйсыңмы, бу ни дигән сүз? Уен дәвам итә! Карап карыйк – кем кемне! Бу эш көннән-көн мавыктыргычрак була башлады шикелле миңа...
Тәнзиләнең юлдашы тынгы белмәс кызга гаҗәпләнеп карап куйды. Күзләре әле генә күңелсезләнеп калган иде, хәзер инде аларда очкын уйнап тора. Тормыш мәгънәсен кабат тапкан, диярсең. Бер шик юк, шымчы кыз Тәнзилә, клиентының югалуына, прокуратура исемле көндәше пәйда булуына карамастан, эшне ахырына кадәр җиткерәчәк! Ярар, димәк, спорт аяк киемнәре тагын көтеп торачак. Ир-егет башы белән, бу җилбәзәк кызның үзен генә калдырып китә алмый бит инде Зәки. Кызга күз-колак булырга тиештер?!
…Тәнзилә үзенең элекке номерында караватта утыра. Алдында – Анна Сомованың, дөресрәге Зәки хатыны Сима-Вәсимәнең тартмасыннан алынган ялтыравык әйберләр. Ул бриллиантларны, сапфирларны, энҗе-мәрҗәннәрне төрлечә боргалап карады... Юк, башына бер юньле фикер килмәде. Авыр сулап, караватка сузылып ятты. Карашы үзеннән-үзе икенче мендәргә күчте, аннан – Зәки номеры белән аерып торучы стенага...
Кунакханәгә килеп җиткәч, Зәки, гадәттәгечә, номерга аның белән бергә керер дип көткән иде, алай килеп чыкмады. Егет, каядыр шалтыратырга тиешлеге турында нәрсәдер мыгырданды да үз номерына кереп чумды. Тәнзиләне япа-ялгызы калдырып...
Шымчы кыз сәгатькә күз төшерде. Алар аерылганнан соң биш сәгать үткән инде, Зәки күренми әле.
...Ә нәрсә, прокуратура тарафыннан аңа берни дә янамый, Тәнзилә белән инде барысы да булды... Хатыны табылды...
Кыз кашларын җыерды, иреннәрен тешләде, күзләрен йомды... Ап-ак җәймә өстендә көчле ир гәүдәсе... Каты итеп кочулары... Кинәт туган теләктән Тәнзиләнең гәүдәсенә ток йөгерде. Бөтен тәне сулкылдый башлагач, тизрәк торып утырды. Икенче мендәрне алып йөзен каплады. Күзләре дымланды.
«Гадәти мөнәсәбәтләр генә – бернинди хис тә юк. Капма-каршы җенестәге сау-сәламәт ике кеше арасындагы кичерешләрдән башка берни дә юк... Тфү, Зәки белән ике арада булганнарны фәнни тел белән әйтсәң, шулкадәр җирәнгеч килеп чыга! Хайваннар диярсең...»
Тәнзилә мендәрне карават почмагына томырды да кабат тартмага үрелде. Шулкадәр күп халыкның игътибарын үзенә җәлеп итеп торучы бу әрҗәнең серен ачарга кирәк!
Ишек шакыган тавыш кызның ниятләрен челпәрәмә китерде. Тәнзилә күбәләктәй очып ишек янына килде. Тартма онытылды.
Бусагада Зәки басып тора иде.
– Йә... мине көттеңме?
«Әйе, зарыгып! Ләкин мин аны сиңа әйтмим!»
– Кыскасы... бу сиңа.
Зәки Тәнзиләгә үз машинасының арткы утыргычындагы тартмаларның берсен алып кергән иде.
– Син миңа берни дә тиеш түгел... Ух... Бу бит кроссовкалар... Без, нәрсә, кая да булса барабыз мәллә?
– Ну... азрак кына саф һава сулап керсәк дигән идем.
– Саф һава... Син... – Тәнзилә кроссовкаларга, аннан асылташлар тулы тартмага карап куйды.
Зәки, кая барып төртелергә белмәгәндәй, әле тегендә, әле монда каранып торды. Ниһаять, аның карашы сәгать циферблатында тукталды.
– Мин... бик мөһим очрашуда булдым. Бигрәк озак торылган... Асылташлар белән хәл ничек?
Караватка күз төшерер дә берәр мавыктыргыч тәкъдим ясар дип уйлаган иде Тәнзилә. Ләкин... Зәкинең йөзендә үзгәреш сизелмәде. Кыз көзге каршына килеп басты. Боргалана-боргалана, үзенең кыяфәтен тикшереп чыкты. Барысы да элеккечә.
– Ярар. Йөреп керик соң...
* * *
Зәки, Тәнзиләнең кечкенә гәүдәсенә килешеп торган ал күлмәккә, аның аркылы чак кына калкып торучы күкрәкләргә, алсу бит алмаларына игътибар итмәскә тырышып, янәшә атлады. Билгеле, аның өчен бу гаҗәеп авыр эш иде, чөнки чиядәй кып-кызыл иреннәр тәме әле дә онытылмаган...
Кыз туктаусыз сөйләнә. Зәки тәкъдим иткән кроссовкалардан баш тарткан иде, шуңа күрә башта уйланылганча иркенләп саф һава сулап йөрү дә барып чыкмады.
Кичке эңгер-меңгер вакыт булуына карамастан, бик кызу. Кызган асфальттан дулкын-дулкын кайнар һава бөркелә, ә янәшәдә Тәнзиләнең дә булуы тәмуг эссесе тойгыларын арттыра кебек. Зәки аягүрә эреп, янып, парга әйләнеп барды.
Ниемә дип шулай киенде инде ул? Зәки җиңнәрен терсәгенә кадәр сызганды, галстугын чишеп кесәсенә тыгып куйды, күлмәк якасының сәдәбен ычкындырды. Көтмәгәндә кыз аны култыклап алды. Зәки бик нык кызган үтүкне кинәт ялан кул белән тоткандай ысылдап куйды. Тәнзилә аңа сораулы караш ташлады да, бераз баргач, йомшак тавыш белән сүз башлады:
– Зәки, сөйлә әле. Кем ул Зәки, нинди егет?
– Белмим... Гап-гади кеше... Синең ашыйсың киләме?
– Килми. Һәм гомумән, урамда йөрү – синең тәкъдим иде. Шулай булгач, йөр инде һәм, берәр нәрсә сөйләп, минем кәефемне күр. Хәзер минем синең турыда сөйләшәсем килә. Сөйлә, гап-гади кеше!
– Ярар. Димәк болай... Сәгать алтыда тора, кар-яңгыр явып тормаса, бер биш километр чамасы йөгереп керә. Сәгать сигезгә эшкә бара. Биштә өйгә кайтып китә, ягъни китәргә тиеш... Карале, әле генә башка килде... былтыр, тулаем алганда, сигез ай буе читтә йөргәнмен.
– Әнекәем! Сәхнә йолдызы гастрольләре диярсең!
– Эһем... Йолдыз... Җанатар кызларым гына чыелдашып артымнан өстерәлеп йөрми...
Моңа кадәр, ничектер, эшкә эш дип тә карамады шул Зәки. Юк, акча табу ысулы гына түгел, ул аның карьерасы иде, тормыш рәвеше.
– Ә син, димәк, секретарша идең?
Зәкинең, нигәдер, һаман да моңа ышанасы килмәде. Күзәтүләре буенча, Тәнзилә бер урында биш минуттан да артык утырырга сәләтле түгел. Кирелеген, аппетитын, бөтен нәрсәне дә үзенчә эшләргә омтылуын да исәпкә алсаң... Дөрес, Тәнзилә аның секретаршасы булса, Зәки үзе беркая да йөрмәс иде. Кимендә бер дүрт ярдәмче яллар иде дә...
– Алты ел буе. Журналист дипломым була торып... Әйттем бит инде.
Алар беравык сүзсез генә атладылар.
...Янәшәсеннән атлаучы кызның үзенә текәлеп каравын тоеп, Зәки айнып китте. Куркынган да төсле, шул ук вакытта шаян шайтан малайлары сикерешеп торган күзләренең нәрсә әйтергә теләгәнлекләре ярылып ята.
– Зәки, мин синең өчен борчыла башладым, – диде, ниһаять, Тәнзилә. – Урамга чыкканнан бирле бер генә мәртәбә дә...
– Үзең бит... баш миендә бер генә сыр булган егетләрне яратмыйсың...
– Бөтенләй булмауга караганда, берәү булуы хәерлерәк... Бүген иртән мин сине, ашыгыч ярдәм табиблары теле белән әйтсәк, югалттым бугай. – Соңгы сүзләреннән кыз үзе үк аптырап китте. – Шундый авыр хис...
...Иртән Тәнзиләне кунакханә номерында калдырып, Зәки, чынлыкта да, тормышны гадәти агымына кертергә һәм кыз турында башка уйламаска ниятләгән иде. Сәркатибенә, хезмәттәшләренә шалтыратты. Тик бу вакытта аның уйлары эш турында түгел иде инде. Бер-бер артлы: «Вәсимәне ничек табарга? Ник миннән качып китте ул? Нигә җинаять юлына баскан? Рәшит кайда?.. Бу шайтан кызы Тәнзилә миннән аерылгач тагын нәрсәләр майтарып ташларга өлгерде икән?» – дигән сораулар бөтерелде аның башында...
Белсә иде Тәнзилә Зәкинең хәзерге мизгелдә нәрсәләр тойганын!
Кинәт Тәнзилә аны кулыннан эләктереп алды да үзенә таба борды. Бөтен гәүдәсе белән аңа сыенды, күзләренә төбәлде.
– Зәки!
– Әү?
– Бер генә тапкыр үп әле мине.
Егеткә бу мизгелдә дөньяның иң матур күзләре карый, ярым ачык иреннәр магнит кебек аңа тартып-тартылып тора иде. Зәки, әлбәттә, тыелып кала алмады. Куллары, ирексездән, кызның биленә үрелде, иреннәр бер-берсен табышты. Айлар-еллар буе бер-берсен күрергә зар-интизар булып яшәгәндәй, ике яшь йөрәк кабат бер ритмга тибә башлады. Зәкинең зиһенендә ап-ачык ният-күренеш туды – аның бу кызны саклыйсы-яклыйсы килә! Прокуратурадан да, тартма артыннан куучы пистолетлы хатыннардан да түгел, ә балалык дәртеннән.
Урам, әйләнә-тирә дөнья эреп юкка чыкты. Галәмдә Зәки белән Тәнзилә генә калды...
– Зәки?
– Ммм?
– Җәмәгать урынында үзебезне әдәпсез тоткан өчен кулга алганчы, ашап чыгабызмы әллә?
...Тәнзилә кич буе тәмле ризыклар һәм Зәкинең күзләре арасында бәргәләнде. Егетнең гаҗәеп матур карашы, кызыктырып, бераз котыртып торган төсле әледән-әле дерелдәп куючы иреннәре берөзлексез үзенә тартып тора...
Кыз утырган урыныннан сикереп торды.
– Зәки... киттек, кайтабыз.
Моңа кадәр Тәнзиләнең ризыкларны ашап бетермичә өстәл яныннан киткәне юк иде.
...Бүлмә эче кап-караңгы. Зәки капшанып кына стенадагы төймәне эзләп тапты. Тик ут кабынмады. Өстәл лампасын эзләргә тотынды. Тапты. Тик лампа да эшләми иде. Тәнзилә капшана-капшана ишек ягына үтте дә юыну бүлмәсендә ут кабызды. Залга кире керде һәм... баскан урынында катып калды.
Утны кабызмаган булса икән!
Бүлмә эчендә туздырылмаган, ватылмаган бер генә нәрсә дә калмаган! Матрас-мендәрләр умырылган, мамыклары бүлмәдә йөзә; Тәнзиләнең киемнәре тәртипсез рәвештә идәндә ауный. Кыз калтыранган куллары белән футболкасын күтәрде. Футболка буйдан-буйга киселгән иде...
* * *
Зәки үз номерына ашыкты. Анда бар да тәртиптә икәнен ачыклагач, портьены чакырды. Портье милициягә шалтыратты. Милициягә мөмкин кадәресен аңлаттылар. Аннан соң Зәки, портьены читкәрәк чакырып, колагына пышылдады:
– Тәнзилә минем номерда кала ала, шулай булгач, башка номер эзләп тормассыз. Түләү мәсьәләсендә борчылмагыз...
Портье кызның каушап калган йөзенә текәлде. «Үзләре шулай хәл иткән икән, безнең ни катнашыбыз бар соң?!» – дип уйлап куйды ул.
Ниһаять, Зәки белән Тәнзилә икәүдән-икәү генә калдылар.
– Нәрсә турында уйланасың? – Зәки Тәнзилә янына килеп утырды.
– Белмим...
Тәнзилә кинәт ишек катына ташланды һәм кергәндә шунда калдырган рюкзагын алып килде. Анда булган бөтен чүп-чарны караватка бушатты да казына башлады. Косметичка... салфеткалар... блокнот... Менә! Тартма.
– Үзең белән йөрттең мәллә?
– Чыгып киткәндә тыккан идем.
Тәнзилә, тартманы ачып, асылташларга төбәлде.
Ә алар чынмы икән соң? Ломбард хуҗасы ялгышкан булса? Бәлки аңа Анна шулай дип әйткәндер, ә чынлыкта...
– Зәки, син асылташларда берәр нәрсә аңлыйсыңмы?
– Юк диярлек шул.
– Мин дә.
Тәнзилә телефон янына килде һәм кайчандыр Зәки белән бергә укыган прокуратура тикшерүчесенең номерын җыйды. Ахыр чиктә, кем әйтмешли, «крокодил үз корбанын ашаганда елыймы-юкмы икәнен тикшерү өчен» бер генә ысул бар...
Фәнискә шалтыратып очрашу турында килешкәннән соң, Тәнзиләнең исән калган әйберләрен Зәки номерына күчерделәр. Аннары комодны ишек кырыена ук күчереп, читенә буш шешәләр тезделәр. Аз гына селкеткән очракта да... Балкон мәсьәләсендә, Тәнзилә батырлыгын кабатларга башка кешенең уена да килмәс кебек.
* * *
...Тәнзилә идәнгә утырып телевизор карый. Уйлары кайдадыр еракта-еракта сәяхәт итә. Зәки, ак сөлгегә чорналып, аның янәшәсенә чүгәләде.
– Нинди яңалыклар?
– Ялган ташлар бугай ла...
– Ә бәлки... хикмәт бөтенләй башкадыр?
– Ха! Ә нәрсә тагын?
– Ну... тартманың үзе, мисал өчен?
Зәки тартманы кулында әйләндергәләп, селкеп карады. Идәнгә... кечкенә генә ачкыч килеп төште. Икесе беравыздан сызгырып куйдылар. Ачкычка кырыклы саны уелган. Саклык камерасыннан булырга охшый. Вокзаллар, автобус станцияләре, аэропортлар... Бөтен ил буенча ничәү алар?
– Шушы шәһәрдәге бер йозакны ачарга тиеш ачкыч инде бу!
– Кызма, Тәнзилә! Болай дип әйтергә урын юк әле.
– Бар, бар, бар!
– Тавышланма. Минем бер тәкъдимем бар.
– Әйтеп кара.
– Бу нәмәкәйләрнең бөтенесен прокуратурага бирергә!
– Алай бит без берни дә белми калачакбыз.
– Ә нәрсә беләсең килә соң синең?
– Менә шулай, саклык камерасында нәрсә барлыгын, нишләп синең Вәсимә-Симаңны прокуратура аулаганын да белмичә кайтып китә аласыңмы?
– «Кайтып китү» турында әйтмәдем бит әле. «Качып китү» ягында мин. Ашыгыч рәвештә.
– Кач, әйдә! Юлыңа ак җәймә. Тик миннән башка гына. Мин беркая да китмим. Бу йомгакны сүтмичә, бөтен сорауларга җавап тапмыйча тынычланмаячакмын, белеп тор.
Тәнзиләгә моны әйтеп тормаса да була иде. Шулай булачагына Зәки аз гына да шикләнмәде. Әлбәттә, үзе дә беркая китмәячәк. Тәнзилә аңа мохтаҗ икән, рөхсәт итә икән, Зәки аны ташлап бер адым да атламаячак. Ә аннары...
Зәки үзенә ачуланып утыручы алиһәгә карап уйга чумды: төкерә ул бриллиантларга, ниндидер хыянәтче Вәсимәләр, Анналар серенә. Аны бер генә сер кызыксындыра: Тәнзилә белән аның киләчәге бармы? Уртак киләчәк?
9.
Тәнзиләгә өч прокуратура хезмәткәре үтәли карап тора. Бәлки аңа да түгелдер. Аларның кара күзлекләре аша карашларының юнәлешен тәгаен генә чамалау мөмкин түгел. Егетләрнең каккан казык кебек басып торулары тамак ялгарга дип кергән башка кешеләрнең аппетитын тәмам качырды. Кайберләре торып ук китә башлады. Официант кызның түземлеге төкәнде – җитди кыяфәтле әзмәверләр янына килде.
– Гафу итегез, егетләр, өстәл артына утыра алмассызмы? Безнең клиентлар дулкынлана башлады.
Кара күзлек кигән егетләрнең берсе, Фәнис, бер сүз әйтмичә, Зәки белән Тәнзилә каршына утырды. Бер иптәше күрше өстәл артында, өченче агент бар янында урнашты.
– Тартма кайда?
Тәнзилә ашыкмады. Очрашуны үзе билгеләгәч, башта кайбер нәрсәләрне ачыкларга кирәк тапты ул. Кофесын эчеп бетергәч кенә, кулларын салфетка белән сөртеп, өстәл астыннан рюкзагын алды һәм тартманы тартып чыгарды. Зәки аны бу адымга барыр дип уйламаган иде, шуңа күрә гаҗәпләнүдән күзләре түгәрәкләнде.
Фәнис бераз як-ягына каранып торды да тартманы кулына алды. Тәнзилә туңдырма ашарга кереште.
Фәниснең күзлекләре Тәнзиләгә төбәлде.
– Калганнары кайда?
– Аңламадым. Карале, күзлегегезне сала алмыйсызмы? Юкса, үземнең шәүләм белән сөйләшкән шикелле.
Гаҗәпләнүенә каршы, Фәнис бәхәсләшеп тормады, кара күзлеген салып кесәсенә тыкты. Тәнзиләнең теле кычытып куйды.
– Юк, юк, киегез, – диде ул җылылыгы ягыннан чуен субайны, төсе белән бетонны хәтерләтүче күзләрне күреп.
– Гафу итегез! – Фәнис тавышын күтәрә төште. – Безнең белән уйнавыгызны туктатырга һәм бөтенесен дә сөйләп бирергә киңәш итәм.
– Юкка вакыт әрәм итәсез. Минем монда бер катнашым да юк... Чынлап та ашыйсыгыз килмиме сезнең?
Ачкыч кунакханәдә яшерелгән... Фәнис кызны күз карашы белән сындырырга тырышып карады. Тик Тәнзилә алай гына бирешә торганнардан түгел. Прокуратура тикшерүчесенең күзләренә туп-туры караган килеш туңдырма ашавын белде.
Фәнис чигенергә мәҗбүр булды.
– Ярар, нәрсә белергә телисез?
– Анна Сомова белән Серафима арасында нинди бәйләнеш бар?
Тынлык. Фәнис теләр-теләмәс кенә әйтеп куйды:
– Анна Сомова... Серафиманың өенә эшкә урнашкан. Газетадагы белдерү аркылы.
– Аннары тартманы Анна урлаганмы?
– Әйе.
– Шуңа күрә Серафима Анна артыннан Чаллыга килгәнме?
Фәнис Тәнзиләнең күзләренә сораулы караш ташлады.
– Туташ, сез Серафиманы монда күрдегезме әллә?!
– О, мин сезгә үзебезнең ау турында сөйләмәгәнмен бит әле. Дөрес, мин ул чагында аны нәкъ менә Серафима Сомова дип белә идем.
– Аңлаешлырак сөйләсәгез иде.
– Ул Вәсимә Сәлимова Зәкинең моннан бер ел элек качып киткән хатыны булып чыкты…
Кафеда авыр тынлык урнашты.
– Ярар, бу турыда соңрак сөйләшербез, – диде Зәки һәм, тынычлану өчен, тәмәке кабызудан да кулайрагын тапмады.
Тәнзиләнең үз киресе кире – прокуратура тикшерүчесеннән «сорау алу»ны дәвам итте.
– Башта әйтегез: саклык камерасында нәрсә бар?
Тагын тынлык. Тәнзилә телен тешләде. Ләкин соң иде инде, ачкычның барлыгы прокуратурага билгеле булды, шайтан алгыры...
Фәнис беравык тын гына утырды.
– Ярый, Тәнзилә туташ, мин сезгә шуны әйтәм: сезнең ярдәм беләнме, аннан башкамы – ул камераны табарбыз... Мәгълүматлар тәмам.
Тәнзилә башын аска иде.
– Без ломбардтан бу тартманы сатып алган вакытта такси килеп туктады. Аннан Серафима-Вәсимә чыкты. Мине күргәч, яңадан машинага ташланды. Аның артыннан «пирамида»га кадәр бардык. Шунда югалттык. Аның каравы, мине пистолет белән коралланган Анна Сомова тапты.
Фәнис күрше өстәл артында утыручы әзмәвергә карап куйды. Тәнзилә дәвам итте:
– Клиентларымның миннән качулары һәм миңа пистолет терәүләре ошамый. Шуңа күрә, үзегез дә аңлыйсыздыр, кызыксынып бер-ике сорау бирергә булдым...
– Ломбард хуҗасы үтерелгән.
Тәнзилә кулындагы туңдырма савытын төшереп җибәрде. Үтерелгән? Ни өчен? Бу мөмкин түгел... Зәки аны җилкәсеннән кочты:
– Бу хакмы?
– Аның гәүдәсен бүген төнлә кибеттән тапканнар.
Тәнзилә туздырып ташланган номерын, кискәләнгән футболкасын исенә төшерде...
– Фәнис әфәнде, бу... бу Серафима Сомова, тфү, Вәсимә Сәлимова эшеме?
– Шулай дип фаразлыйбыз. Шаһитлар шундыйрак мәгълүмат бирде. Күрәсең, ул ломбардка кич җиткәч кенә килгәндер. Кызыксынсагыз әйтәм – башына аткан. Профессионал эше.
– Шуннан соң минем номерга кереп чыккандыр инде...
Тәнзилә бөтенләй югалып калды. Куллары, иреннәре калтырына башлады. «Бер карасаң, без гаепле бит монда! Без шул тартманы сатып алмаган булсак, ломбард хуҗасына, бәлки, тимәгән булырлар иде, – дигән уй йөгереп узды аның башыннан. – Серафима... Вәсимә... карап торышка гап-гади хатын-кыз. Андыйлар меңәрләгән... Зәкинең хатыны үтерүче?! Салкын канлы, кызгану белмәс профессионал үтерүче?..»
Фәниснең йөзе янә җитдиләнеп калды.
– Сез белергә тиешле бердәнбер нәрсә – ул хатын куркыныч. Бик куркыныч. Без аның эзеннән инде байтак йөрибез. Тик ул һәрвакыт бер адым алдан атлый.
– Аннан соң Анна, Вәсимәнең бөтен планнарын челпәрәмә китергән гап-гади карак кыз пәйда булдымы?
– Дөрес.
– Саклык камерасының кайда икәнлеген беләсезме соң?
Фәнис тагын бетон һәйкәлгә әверелде. Тәнзилә ачудан тешләрен кысты:
– Әйе, дип аңларгамы моны?
– Тәнзилә туташ. Мин... сезгә әйттем инде: ачкыч бездә булырга тиеш... Ә ул сезнең кулда. Сез – аяклы мишень...
– Нәрсә?!
Фәнис башка бер сүз дә әйтмәде. Зәки, Тәнзиләгә якынрак килеп утырды да аның кулын тотты. Кызның күзләрен яшь каплады.
– Сез миңа шуны аңлатыгыз әле, – диде Тәнзилә, үзен кулга алып. – Сезгә ул ачкычны бирүдән миңа нинди файда? Вәсимә белми бит бу турыда. Сезгә бирдем дип әйтсәм дә ышанмаячак.
«Димәк, Анна Сомова – гап-гади карак кыз. Мөгаен, берәр әшнәсе-мазар Вәсимәнең милициягә хәбәр итмәячәген әйткәндер. Аннан ипләп кенә тартманы, борынгы савыт-сабаны чәлдергән дә монда, Чаллыга шылган, күрәсең. Ә нишләп әйберләрне саткач китмәгән? Юк, Анна түгел, Сима-Вәсимә турында уйларга кирәк».
Ләкин уйлары Тәнзиләне тыңларга җыенмый да. Әйләнә дә кайта бер ноктага. Анна Сомова... Нишләп ул тартманы Серафимага бирергә кушты икән соң? Гап-гади карак кызмы ул? Бу вакыйгада аның роле, әлбәттә, аңлашылмый. Ә менә Серафима... Вәсимә... Тәнзилә ломбардта эшләүче гөнаһсыз картны, үзенең туздырылган номерын, туракланган футболкасын исенә төшерде... Вәсимә чын-чынлап куркыныч. Бу агулы еланның угын өзеп алмасаң...
Бу юлы Тәнзилә, күрәсең, озак уйланып утыргандыр. Зәки, борчылып, аның йөзенә текәлде. Фәнис тынычсызланып селкенеп куйды.
Тәнзиләнең башында план туды. Шәп план. Аларны коткарачак, Серафимадан саклаячак, бөтен сорауларга җавап бирәчәк план...
– Саклык камерасында нәрсә ятканын әйтсәгез, бу төенне ничек чишеп булганын аңлатам!
* * *
Зәки дулкынлана. Барысы өчен берьюлы борчыла. Тәнзилә өчен, прокуратура өчен, Тәнзилә белән ике арада туган мәхәббәт өчен...
Эш шунда ки, моңа кадәр ул һәр сәфәренә алдан җентекләп әзерләнә иде. Ә бүген исә, иртәнге аштан соң, Тәнзилә белән өч тикшерүчегә ияреп, аларның машинасында Казанга китте.
Иске «Волга», шалтыр-шолтыр килеп булса да, шактый тиз элдертә. Сөйгәне белән бергә тормышының соңгы минутларын санап, Зәкинең йөрәгендә сәгать текелдәде... Яңгыр ява. Тәнзилә машина тәрәзәсеннән тәгәрәшүче ялтыравык тамчыларны күзәтте.
– Бриллиантлар...
Офыкта яшен ялтырап китә, күк күкрәгән тавышка иске машина салоны калтыранып куя.
Зәки Чаллыда «ятим калган» машинасын исенә төшерде.
...Фәнис саклык камерасында нәрсә ятканын барыбер Тәнзиләгә сөйләргә мәҗбүр булды. Ярты ел элек монда, Казанда, ювелир кибетен басканнар. Бүтән әйберләр белән бергә, эшкәртелмәгән зур алмазлар да урланган. Озак кына эзләнә торгач, каракның кемлеге ачыкланган – Вәсимә Сәлимова. Ләкин, кызганыч, ул чагында прокуратураның җитәрлек дәлилләре булмаган. Вәсимәнең, университетта укыган елларда бер-ике мәртәбә очрашкан булсалар да, сабакташы Зәкинең хатыны булганлыгын, әлбәттә, Фәнис күз алдына да китермәгән. Анна Сомованың катнашы, ничек кенә сәер булмасын, бу дәлилләрне табарга мөмкинлек бирә. Тәнзилә нәкъ шуның белән шөгыльләнәчәк тә. Дөресрәге, Фәнискә шуны вәгъдә итте ул.
Сәер, ләкин тикшерүче аңа ышанды. Тәҗрибәле оста ниндидер җиңел холыклы кызга, әле игътибарга лаек бер генә төенне дә чишәргә өлгермәгән яшь шымчыга ышанды! Тәнзилә, кирәк булса, теләсә кемнең башын бутарга сәләтле.
Тәнзиләнең Фәнис тарафыннан яклау тапкан планы әллә ни катлаулы түгел иде. Өенә кайта да Серафима-Вәсимә аның белән элемтәгә кергәнне көтә. Аннары ул аңа тартманы һәм ачкычны бирә. Прокуратура турында сүз чыгарга тиеш түгел. Имеш, Тәнзилә үз эшен генә үтәде: аның өчен Вәсимә – элеккечә Серафима, ломбард хуҗасы үлеме турында белми, Аннаны күрде, исән-сау...
Зәки бу планны бөтенләй өнәмәде.
Хәйләкәр җинаятьчене, ни гомер Зәкинең, прокуратураның борынына чиртеп йөргән Серафима-Вәсимәне мондый бала-чага кармагына гына эләктереп булырмы икән?! Ай-һай... Кармакны капкан очракта да, җим белән бергә ул кармакны тотып торучы кулны да кабып йотмас, дип кем әйтә ала?
Дөрес, прокуратура тикшерүчеләре Тәнзиләне бер генә минутка да күз уңыннан ычкындырмаска сүз бирделәр бирүен. Әнә, арттан өстерәләләр. Тик Зәкинең күңеле тыныч түгел. Вәсимә бит прокуратураны моңа кадәр дә төп башына утыртып килгән.
– Башта паркка кереп чыгарга кирәк.
– Карале, планнан читкә тайпылуың аларга ошап бетмәс бит. – Зәки баш бармагы белән арттан килүче машинага ишарәләде.
– Зыян юк. Мин бер минутка гына. Беләсеңме, без бит чынлыкта бер урында таптанабыз. Саклык камерасында нәрсә барлыгын беләбез, ә аның кайда икәнлеген – юк.
– Ә безгә бик кирәкме соң ул?
– Синең Вәсимәң алмазларны алганда шунда буласым килә минем.
Зәки, тешләрен кысып:
– Минеке түгел ул! – дип кенә куйды.
«Шулай да, ничек Вәсимә юлына аркылы чыккан һәркемне атып үтерергә әзер җинаятьче булып киткән соң?»
Тәнзилә Зәкинең борчулы кыяфәтенә игътибар итеп тормады.
– Ул камераның шушында, Казанда булуына шигем калмады. Фәнис тә безне юкка гына монда җибәрмәгәндер. Аннан соң, бөтенесе шушыннан башланды бит. Чаллыга килүемнең сәбәбе...
– Анна Сомова.
Зәки арткы тәрәзәгә күз төшереп алды... Бик озак ияреп килгән «койрык» каядыр юкка чыккан иде.
Алда кечкенә урманны хәтерләтүче наратлык күренде.
Зәки кызның күзләренә сораулы караш ташлады. Тәнзилә дулкынлана иде – аскы иренендәге помадасын ялап бетергән, күзләре ялтырый...
– Зәки, мин... син монда гына көтеп тор инде.
– Хыялланма да!
– Ярар...
Тәнзилә Зәкинең кулын тотты һәм күзләренә төбәлде. Гаҗәп күренеш: куркынган болан баласы күзләре, җиңел холыклы кыз-кыркын иреннәре, алиһә күкрәкләре...
– Ярар, – дип кабатлады ул һәм, як-ягына карана-карана, парк эченә үтте. Ә Зәки, рөхсәт алуына карамастан, машина янында калуны кирәк тапты.
10.
Яңгыр туктаган гына иде әле. Тынлык. Саф һава борынны кытыклый...
Илле яшьлек сукбай, кайчандыр милициядә эшләгән, ә бүген аракы колына әверелгән Раил белән бу дуслыкны аңлау күпләргә бирелмәгән.
Алар һәрвакыт паркта очрашалар, чөнки Раил хәзер нәкъ шунда яши.
...Сукбай ботаклардан ясалган, өсте полиэтилен белән капланган куышта иде.
Тәнзилә сакал-мыек баскан сукбай Раилнең җилкәсенә кагылды.
– Хәлләр ничек?
Буш аракы шешәсе. Ярымачык авыз. Йомык күзләр... Ну, бу Раилне! Алкоголик! Ичмасам, бүген генә булса да исермәсен иде. Тәнзилә күрешергә дип сузган кулы белән янә сукбайның җилкәсенә төртте.
– Тәнзилә... синме бу?
– Әйе, мин бу, мин!
– Мин шулай дип уйлаган идем дә...
Сукбай елмайды, тик күзләрен ачмады.
– Уян, Раил! Синең ярдәмең кирәк!
– Ярдәм? Сәер, соңгы вакытларда ярдәм сораучылар күбәеп китте әле... Тик менә бөтенесенә дә ярдәм итеп булмый шул...
Кызык, сукбайдан тагын кайсысы ярдәм сорады икән?
– Раил, безгә синең... профессиональ киңәшең кирәк. Хәтерлисеңме, мин сиңа беренче эшем турында сөйләп утырган идем?
– Ыгы.
– Алайса әйт, нишләргә: кайсыдыр ки иптәшләр бик мөһим мәгълүматларга мохтаҗ. Ә син – ул мәгълүматларга ия булырдай бердәнбер кеше...
Раил беравык тын ятты. Аннан авырлык белән генә күзләрен ачты, Тәнзиләгә төбәлде.
– Кайларда йөрдең?
– Чаллыда.
Раил торып утырырга ниятләгән иде, икенче якка мәтәлде.
– Кофе-мазар кирәкмиме?
– Кофе эчмим мин, ә менә берәр касә «мазар» комачауламас иде...
– Киттек алайса...
Тәнзилә янында булганда, бернәрсәгә дә гаҗәпләнмәскә дип үз-үзенә ничәмә-ничә тапкыр сүз бирсә дә... Кыскасы, «ант итмә» дип әйтәләр бит. Сөеклесенең парктан ниндидер сәләмәгә төренгән исерек сукбай белән култыклашып чыгып килүен күргәч, Зәки башта үз күзләренә ышанмады.
* * *
– Тагын эчәсеңме?
Тәнзилә Раил алдына зур кружка белән сыра куйды. Зәкигә, күзләрен акайтып, сүзсез генә аларны күзәтеп утырырга калды. Димәк, Тәнзилә шушы картлач киңәше белән детектив, шымчы булып киткән?
Зәки, авыр сулап, урамга күз ташлады. Тәрәзә каршында гына туктаган машина эчендә ике кеше бар. Ир белән хатын. Ниндидер карта карап утыручы хатын-кыз...
– Хәлең ничек?
– Рәх...
Зәкинең сүзләре тамагына тыгылды. Тәнзилә аңа түгел, ә сукбайга дәшә икән. Илаһи затка караган кебек, күзләренә текәлгән.
Раил сыра йотты да ләззәтләнеп күзләрен йомды.
– Әйбәтләнә кебек... Син инде өч түгел, ике булып кына күренәсең, ха-ха-ха... Бу егет – синең дустыңмы?
Тәнзилә дә елмайды.
– Зәки. Спорт аяк киемнәре фирмасы хуҗасы.
– Шәп, шәп! Бик мактаулы, яхшы шөгыль.
Зәки авыз чите белән генә елмаеп куйды.
Раилгә, дөрестән дә, хәл керде. Битләре алсулана төште, күзләрендә кызыксыну чаткылары чагылып китте.
– Яле, җан кисәккәем, сөйләп җиффәр.
Тәнзилә башыннан узганнарны бәйнә-бәйнә сөйләргә тотынды. Зәки аны ихлас кызыксыну белән тыңлап утырды. Бу кадәр мавыктыргыч вакыйгаларда үзенең дә турыдан-туры катнашы булуына гаҗәпләнде ул. Раил исә тыңлап кына калмады, һәр сүзне, һәр детальне йотып, хәтеренә тезеп-тезеп барды.
Ун минут дигәндә, Тәнзиләнең хикәяте ахырына килеп җитте. Раил калын кашларын сикертеп куйды.
– Хәзер кайда инде ул ачкыч?
Тәнзилә тәрәзә ягына караш ташлады да кесәсеннән ачкыч чыгарды.
Раил ачкычны әйләндергәләп карады да:
– Автостанция! – дип куйды.
Зәкинең авызы ачылып катты.
– Чынлапмы? – Тәнзиләнең күзләре ялтырап китте.
– Башкача мөмкин түгел. Анда һәрвакыт кеше күп. Хәрәкәт тә, үзең беләсең... Милициясе дә, федераллары да мыжлап тора. Изолятордан ике җинаятьче качкан, шуңа күрә автостанция аеруча күзәтү астында. Автобуслар ике көн элек кенә йөри башлады. Гадәттә, борын астындагыны эзләп тормыйсың бит ул... Аңлыйсыңмы? Аннан соң... минем анда булганым бар...
Тәнзилә Раилнең битеннән чапылдатып үпкәч, Зәкинең бөтен тәне чемердәп куйды...
11.
...Тәнзилә яши торган йортны матур яисә үзенчәлекле дип әйтеп булмый. Бетон һәм пыяла. Дүрт катлы, һәр катында дүрт фатир.
– Мин элек зур йортта яши идем. Шәһәр читендә. Уңайсыз, чөнки сиңа эш тәкъдим итәргә дип әллә кая, шәһәр читенә атлыгып тормыйлар бит. Арендага офис алу өчен акча кирәк.
– Моннан начаррак урында да яшәгәнем бар минем.
– Булмаганны?
– Ярар, ярар, начаррак түгел, шул чама.
– Бу җимерек район... Фатирны күрмәдең әле син.
Зәки Тәнзилә артыннан атлый-атлый уйланып барды. Көн саен кимендә ике мәртәбә дүртенче катка менеп-төшеп йөргән кызның фигурасы, әлбәттә, сылу сакланыр шул...
Дүртенче катка менеп җиткәч, Тәнзилә, тимер ишекне ачып, кунакны фатирына әйдәде.
Киң җилкәле ир килеп кергәч, Тәнзиләнең фатиры тагы да кечерәеп калгандай булды.
Йорт җиһазлары ярыйсы гына күренә, тел-теш тидерерлек түгел. Стеналар гына... Дымланудан, су саркудан саргайган-каралган урыннары күзгә ташланып тора. Бетон стеналы йортларда яшәүчеләр белә булыр – ул тапларны бер генә буяу да яшерә алмый. Идәннең кимчелекләре яшел төстәге келәм белән капланган. Аш бүлмәсендә чисталык хөкем сөрә, дөрес, ул да техника күплек белән мактана алмый.
Тәнзилә саклык белән генә учларын Зәкинең җилкәсенә куйды да хихылдап көлеп җибәрде.
– Гомумән алганда, ярлы гына, ләкин чиста тормыш. Шулай диләрме әле? Уз әйдә, сал пиджагыңны. Юкса, без монда вакытлыча гына кергәнбездер кебек тоела...
Зәки кабалана-кабалана чишенде дә сөйгәненең фатиры белән танышуын дәвам итте.
Күпсанлы гөлләр бөтен фатирга тормышчан, саф кыяфәт биреп тора. Стенага ниндидер кыңгыраулар, салам курчаклар, фоторәсемнәр эленгән...
Тәнзилә автоответчикны кабызды. Төшке ашка чакырып, ике тапкыр әнисе шалтыраткан. Ярты сәгать элек тә кемдер шалтыраткан, ләкин бер сүз дә әйтмәгән. Сулавы гына сизелә. Тәнзиләнең тәне чемердәп китте. Тәрәзә өлгесен саклык белән генә күтәреп, урамга күз төшерде. Серафима... Вәсимә шалтыратканны көтәргә. Тартманы аңа бирергә... Әйтүе генә җиңел шул.
– Тегеләр шундамы әле?
Зәкинең сулышы Тәнзиләнең колак артын кытыклады.
Аларны саклап йөрергә вәгъдә иткән прокуратура хезмәткәрләрен күздә тотып әйткән иде ул.
– Беркем дә күренми.
Янында басып торып та Зәкинең үзенә бармак белән дә кагылмавы борчыды Тәнзиләне. Әйе, Зәки аннан ераклаша бара, анысы хак. Тәнзилә моны яхшы тоя. Казанга кайту юлында бер дистә сүз дә әйтмәде кебек, бер тапкыр да кочмады, үпмәде...
– Ә ул миңа атса?
Үз уйларыннан сискәнеп, Тәнзилә катып калды. Зәки аның артына килеп басты.
– Мин янәшәңдә булырмын.
– Сиңа куркыныч янавын теләмим, шулай да рәхмәт.
– Барысы да әйбәт булыр, кояшкаем...
Алар уйлавынча, иң башта Вәсимә домофонга шалтыратырга тиеш. Подъездга бүтәнчә кереп булмаячак. Башка берәү ачып кертмәсә...
Тәнзиләне көтмәгәндә очкылык тота башлады.
– Дулкынланасыңмы? – Зәки аны кысыбрак кочты.
– Хәтәр нык!
– Алай булгач ярый инде. – Егет көлеп куйды. – Башка кешеләрдән әллә ни аерылмыйсың икән.
Тәнзилә борылып аның кочагына сыенды. Янәшәдә Зәки – җылы, дәртләнгән, йомшак... Очрашу урынын күчерү уе эреп юкка чыкты.
– Рәхмәт сиңа.
– Нәрсә өчен, кояшкаем?
– Белмим. Минем тәртипсезлекләргә, ахмаклыкларга түзгәнең өчен. Янәшәмдә булганың өчен. Монда, Казанга кадәр мине озата килүең өчен!
– Минем башка чарам бар идемени?.. Нәрсә әйтергә теләгәнне аңламыйсыңмы?
Тәнзилә Зәкинең авызыннан хушлашуны аңлата торган ачы сүзләр чыгуын көтеп, аның күзләренә карап утыруын белде.
– Минем сиңа карата нинди мөнәсәбәттә булуым хакында аз гына да фикерең юкмыни, кояшкаем?
Тәнзилә кашларын сикертеп елмаеп куйды.
Зәкинең күзләре яшендәй ялтырап китте. Кыз югалып калды. Киеренке хәлгә килгән тәне бер нәрсә турында гына сөйли сөйләвен, тик... ир-атның җаны кайда яшеренгәнен кем белгән...
– Дөресен әйтим: син минем юрган астына кереп чумган төнне... Мин бит гап-гади кеше. Ир кеше. Аннан соң мин сине көннән-көн яхшырак белә башладым. Көлке хәтта, «көннән-көн» дигәнем нибары өч тәүлекне үз эченә ала! Син миңа үземнең чын йөземне ачарга ярдәм иттең.
– Зәки, мин...
– Бер сүз дә әйтмә! Гомеремдә мондый дәрәҗәдә җитди булганым юк иде әле.
– Мине шул куркыта да инде...
Зәки кашларын җыерды. Тәнзилә карашын аның күлмәк сәдәпләренә күчерде. Бер-ике секундтан теләр-теләмәс кенә әйтеп куйды:
– Никадәр күп кичерешләр... Алга таба нәрсә буласын башыма да китерә алмыйм, Зәки... Нәрсә белән бетәр...
– Күрсәтәм мин сиңа «бетәр»не!
...Егетнең шашып, дәртләнеп үбүеннән Тәнзиләнең тез буыннары йомшарып киткәндәй булды. Шампан шәрабе диярсең, тамырлардагы каны кайный башлады...
Ябык?! Нишләп ябык бу йокы бүлмәсе ишеге?
Зәки ишекне ачып җибәрде. Бүлмәгә керделәр. Ишек ябылуга, «чык» иткән тавыш ишетелде. Зәки белән Тәнзилә өйдә үзләре генә түгел иде.
* * *
Серафиманың бу адресны яхшы белүе билгеле. Зәкинең сабакташы Ваня белән аларны фатирда ук көтеп торган! Хәзер, менә, Тәнзилә белән Зәки куллары бәйләнгән килеш утыралар. Кайдадыр якында гына кизү торучы прокуратура хезмәткәрләренең... мәгънәсе...
Вәсимә-Серафима, урындыгын күчереп, Зәки белән Тәнзиләнең каршына ук утырды. Йөзендә канәгатьлек... Кинәт сикереп торды.
– Тартма кайда, с...?
– Рәшит кайда?
Вәсимә, әлбәттә, Зәкинең бу соравын җавапсыз калдырды. Шаркылдап көлеп кенә куйды.
Озак сөйләшеп торырга охшамаган. Вәсимәнең кулындагы пистолеты да, «ниһаять, тиздән минем дә кирәгем чыгачак» дигәндәй, ялтырап куйды.
...Беренче тапкыр очрашканда, Тәнзиләне «эш»кә яллаганда, Вәсимә-Серафима бөтенләй икенче кыяфәттә иде. Сөйкемле, юаш кына хуҗабикә, буялган тырнагын сындырып елар дәрәҗәгә җиткән, диярсең... Хәзер исә агарынган йөзе, ал помадасы күбрәк вампирга охшата төшкән...
– Серафима, аңламыйм... нәрсә булды?
– Телеңә салынма, яме, шымчыкай! Барысын да беләм. Син дә беләсең. Өегез каршында машинада утыручы яңа дусларың турында да беләм.
«Тоткыннар» бер-берсенә карашып куйдылар.
– Ломбардтан качып китмәгән булсагыз, без берни дә белми калган булыр идек.
Тәнзилә башын күтәрде.
– Аннары, сезнең телефон. Сезгә кат-кат шалтыратып та тота алмагач, эзли башладым...
– Авызыңны яп, дим. Тартма кайда?
– Сумкада ул... әнә, ишек янында...
Серафима, бер сүз дәшмичә, бераз читтәрәк утыручы Ваняга боерулы караш ташлады. Тегесе тиз генә сумканы алып килеп аңа тоттырды. Ул сумкада казынган арада Тәнзилә, сиздермичә генә, джинсысының арткы кесәсендәге ачкычны тартып чыгара алды. Нәрсә өмет иткәндер, беләкләрен буып торучы бауны шул ачкыч белән ышкырга кереште.
Гаҗәп хәл, бауның төене йомшара төште. Шул мизгелдә Вәсимә сумкадан тартманы тартып чыгарды. Тәнзилә, яшен тизлеге белән, ачкычны Зәки кесәсенә салды да катып калды.
Вәсимә тураеп басты. Ярсудан күзләре куе яшел төскә керде.
– Ачкыч!
Тәнзилә сәерсенеп аңа карады. Вәсимә елмайгандай итте.
– Беләсеңме, болай тирәнгә керерсең дип күз алдына да китермәгән идем. Шәп эшлисең, детектив. Минем сөекле иремне дә эшкә җиккәнсең. Мин дә төшеп калганнардан түгел бит, ә? Эз югалта беләм. Ачкыч кайда?
Зәки, үзе дә сизмәстән, әйтеп ташлады:
– Минем кесәдә. Сул як кесәне кара.
Ике секундтан ачкыч Вәсимә учында иде инде. Йөзендә елмаю чәчәк атты.
Тәнзилә кабат телгә килде.
– Минем гонорар мәсьәләсенә ничегрәк карыйсыз?
– Нәрсә?!
– Серафимамы сез, Вәсимәме, мине борчымый, тик сез миңа акча тиеш, дип уйлыйм. Бу тартманың күпмегә төшкәнен беләсезме?
Вәсимә шаркылдап көлеп җибәрде. Аздан гына пистолеты төшеп китмәде.
– Бәһасез хәзинә син, кызый!
Көтмәгәндә Тәнзиләгә якынлашты һәм пистолет көпшәсен аның чигәсенә терәде.
– Теләгәнеңне алдың, Вәсимә. Безне тынычлыкта калдырып, үз юлыгыз белән олаксагыз икән, – диде Зәки тыныч кына һәм, элекке хатынының икеләнеп калуын тоеп, дәвам итте:
– Без бәйләнгән. Артыгыздан бара алмыйбыз.
Тәнзиләнең куркудан агарып калган иреннәре бу мизгелдә нинди дога пышылдаганын берәрсе белсә икән!
«Ходаем, мәрхәмәтле Ходаем! Бу хатын минем башыма атмаса гына ярар иде, юкса Зәкинең ап-ак күлмәген кара канга батырам бит...»
Пистолет Тәнзиләнең чигәсеннән ераклашты.
– Дөрес әйтәсең, Зәкием. Сез кемгә дә булса әләкләргә өлгергәнче, без инде әллә кайда булачакбыз. Аннан соң, мин чынлап та синең бу чәчбиеңә бурычлы. Ахыр чиктә, ул бит минем милкемне кайтарды, – диде Вәсимә көлемсерәп һәм, әле дә булса сүзсез утырган Ваняны ияртеп, фатирдан чыгып китте.
Тәнзилә, күзләрен йомып, бер минут чамасы тын гына утырды. Аннары кабалана-кабалана баудан арынды, Зәкинең кулларын чиште. Тиз генә Фәниснең телефон номерын җыйды:
– Тартма да, ачкыч та Вәсимә Сәлимовада...
12.
...Зәки, машинадан чыгып, шымчы кыз артыннан атлады. Тәнзиләнең чигәсенә терәлгән пистолет көпшәсен күргәч, бөтен тәне буйлап салкын йөгергәнен хәтерли. Ә Тәнзилә? Ул исә Фәнискә шалтыратканнан соң, өч минутлап вакыт үтүгә, Зәкине ашыктыра-ашыктыра, автобус станциясенә юл алды. Алмазларны саклык камерасыннан тартып чыгарганда, Серафима-Вәсимәне кулга алачаклар – моны үз күзләрең белән күрми калу кичереп булмаслык хатага тиң.
Нәтиҗәдә, Зәки икегә, хәтта өчкә ярылырга мәҗбүр булды. Бер Зәкинең теләге билгеле – Тәнзиләне караватка егып салу һәм мәхәббәтнең детективтан мөһимрәк икәнлеген раслау. Икенчесе исә, шулай ук кызны караватка сузып яткыру ягында. Тик башка максат белән. Авызын томалап, кул-аякларын бәйләп кую, прокуратура Вәсимәне кулга алганчы беркая да чыгармыйча саклау өчен. Өченче Зәки сүзсез генә Тәнзилә артыннан өстерәлде. Тәнзилә түгел, бигрәк тә «Рәшитнең кайдалыгын әйтмәсме икән ул кабахәт хатын?» дигән өмет җитәкләп барды аны.
...Яңгыр баштагыдан да көчлерәк яварга тотынды, көн ямьсезләнеп калды. Үтәли юешләнгән Зәки Тәнзиләне автобус станциясе ишеге янында куып җитте.
Өйдә вакытта Тәнзилә Зәкигә ниндидер Винни-Пух һәм Пятачок төшерелгән футболка белән көнгерә баласы сурәте чәпелгән ал төстәге бейсболка кидергән иде. Автовокзал ишегендәге пыялада үз шәүләсен күреп, Зәки шаркылдап көлеп җибәрде. Төрле төстәге шарлар, «Чупа-чупс» һәм ярым ачык авыз гына җитми – нәкъ диванага охшап калган...
Мөгаен, аның авызы, гаҗәпләнүдән мәңге шулай ярым ачык калыр инде. «Ничек, мин әле исәнмени?!» – дигән кыяфәт...
– Кояшкаем, миндә шәп план туды. Әйдә, сиңа кайтып, телефоннан гына ашарга заказ бирәбез, иртәгә бөтен нәрсәне газетадан укып беләбез. Ризамы?
– Бик кызык! Атла!
– Ул качкын хатынны бик күрәсем килеп тормый минем, аңлыйсыңмы?
– Аңлыйм. Улыңның кайдалыгын беләсең киләме соң?..
Зәки белән Тәнзилә каршына ниндидер бер сукбай килә. Бертуктаусыз башын уңга-сулга боргалаучы бу «хәерче» нәрсәсе беләндер канәгатьсезлек тудырды. Сукбайның тәненнән, гадәти хәерчеләрдән аермалы буларак, бернинди дә үзенчәлекле ис килми.
Искитмәле берни дә юк. Мыш-мыш килеп, аларга таба сукбай булып киенгән Фәнис якынлаша иде. Ул як-ягына каранып алды да... нәкъ «бомж»ларга охшатып акча соранырга тотынды. Зәки кесәсендә казына башлады.
– Мин... сезгә нәрсә дидем? – диде «сукбай» теш арасыннан гына ысылдап. – Ычкыныгыз хәзер үк моннан! Хәзер үк!
«Менә күрәсеңме, башка чара юк», – дигән канәгать кыяфәт чыгарып, Зәки Тәнзиләнең күзләренә төбәлде.
Тәнзилә, йөзенә җирәнгән кыяфәт чыгарып, Фәнискә илле тиен бакыр акча сузды һәм тегенең колагына пышылдады:
– Мин ахыргача монда булам!
– Карагыз әле, туташ, саклык камерасының монда икәнен ничек белдегез дип сорамыйм... тик... яхшы чакта китегез. Юкса, көч кулланачакбыз.
Шулвакыт ачык төстәге роба кигән берәү, Фәнис янына килеп, колагына нидер әйтте. «Сукбай» авыз эченнән генә мыгырданды да китеп барды.
Прокуратураның уйлап табу сәләте игътибарга лаек: сукбай, вокзал эшчесе, идән юучы... Урамда яңгыр коеп яугач, автостанциядә шулкадәр күп «бомж»лар җыелуы да, бер караганда, әллә ни шик тудырмаска тиеш.
Вәсимә һаман күренми. Тәнзилә автостанция ишегеннән күзен алмады.
Зәки үзен кая куярга белмәде. Прокуратура егетләре Тәнзилә белән аны моннан куып җибәрсә, яхшы буласы иде дә бит. Кем әйтмешли, башмакчы ипи пешерә башласа, хәтәр эш шул. Башмакчы дигәннән, Зәкине сәер тойгы биләп алды – эшкә бөтенләй кайтасы килми. Тормыш бөтенләй икенче юлдан кереп китте кебек. Тәнзиләгә ияреп әллә нинди куркыныч хәлләр аша үтте. Үзен гомердә аяк басмаган джунглида кебек хис итте Зәки. Аның тәҗрибәле юлдашы – Тәнзилә. Джунглидан соң кроссовкалар белән шөгыльләнү... гафу итегез!
* * *
Күзләрен кыса төшеп, Тәнзилә тагын бер кат залны күзәтеп чыкты. Прокуратураныкыларны бик тиз ачыклады. Үзләрен бик ышанычлы, тыныч тоталар. Чын сукбайлар андый булмый... Саклык камералары тирәсен карарга кирәк. Серафима килеп җиткәнче. Икенче катка!
Күз чите белән генә Зәкигә карап куйды. Шул Винни-Пухлы футболка белән дә кызыктыргыч күренеп була икән!
Тәнзилә, дулкынлануын басу нияте белән, автобус маршрутлары исемлегенә текәлде. Колак төбендә генә Зәки тамак кырып куйды:
– Газета алып киләм әле.
– Мин шушында булырмын.
Тәнзилә Зәки артыннан карап калды. Бераздан кабат әлеге исемлеккә таба борылган иде, мәрмәр идәнгә ябышып катты. Колагы янында гына тыныч, ләкин катгый тавыш ишетелде:
– Ниһаять... Инде мәңге китмәс дип уйлаган идем.
Серафима! Тәнзилә әле күптән түгел генә үзенең клиенты булган хатын ягына борылды. Тегесе, мыскыллы елмаеп, аңа күз кысты.
– Тыелып кала алмаячагыңны белдем... Хәзер, әйдә, бәдрәфкә керәбез. Тыныч кына бар, ашыкма, бик нык кысталгандай кыланма... Уңга...
Тәнзилә, атлап барган җирдән башын борып, Вәсимәнең төс-кыяфәтен күздән кичерде. Ал помада, ал төстәге күлмәк, челтәрсыман колготки, биек үкчә. Сүз дә юк, бөтен ирләр, димәк, прокуратура хезмәткәрләре дә мондый чәчбине күрми калмагандыр. Тик, күрәсең, нәкъ алар эзли торган Серафима-Вәсимә булу ихтималын берсе дә уйлап карамаган.
Бәдрәф ишеге җиңелчә генә чыкылдап ябылды. Аның артыннан тагын бер чыкылдаган тавыш ишетелде. Таныш тавыш. Пистолет.
– Беләсеңме, үскәнем, уйланып утырдым әле: прокуратура этләре мыжлап тора, мәйтәм, камерадагы нәрсәләрне ничек алырга? Һәм, рәхмәт төшкере, син килеп керәсең! Чишен!
– Н-нәрсә?!
– Чи-шен! Эчке киемнәреңне калдыра аласың, алар миңа кирәк түгел.
– Рәхмәт инде...
Тәнзилә әкрен генә чишенә башлады... Иң кызганганы – Зәки бүләк иткән кроссовкалар...
– Синe барыбер эләктерәләр.
– Китсәнә, булмаганны!
– Әйе. Акылы булган хатын-кыз ыгы-зыгы беткәнен көтәр иде.
Вәсимә туфлиен салу нияте белән иелгән иде, Тәнзилә аңа ташланды. Вәсимәне аяктан егып, аның коралын эләктермәкче булды, тик... корсагына пистолет көпшәсе терәлде.
– Шулайрак булыр дип уйлаган идем мин аны. – Вәсимә тураеп басты. – Арткарак чиген!.. Минем күлмәкне ки!
– Хәзер менә...
– Сиңа әйтәм, кызый, ки күлмәкне!
Киенеп беткәч, Тәнзиләгә иренен ал помада белән буярга туры килде. Вәсимә пистолет көпшәсе белән аның янбашына төртте.
– Ну, әкренрәк, авырттырасың бит!
– Ой, кадерлем, ул атып җибәрсә тагын да ныграк авырта диләр әле... Димәк, болай: камера янына барасың, төргәкне аласың, монда киләсең. Шуларны үти аласың икән – мең сум синеке, үтәмәсәң – ике пуля.
– Ә бәлки...
– Атла!
Серафима Тәнзиләгә сүзен әйтеп бетерергә бирмәде, аркасыннан этеп җибәрде.
Тәнзилә, мөмкин кадәр тыныч күренергә тырышып, камералар ягына атлады. Каһәр суккыры, ник бер кеше игътибар итсен! Ничек кенә сигнал бирергә? Зәки! Тәнзиләнең икенче кием кигәнлеген бары тик Зәки аңласа аңлар. Кайда соң әле үзе?
Зәки газеталар киоскы янында Фәниснең нотыгын тыңлый.
Тәнзилә кирәкле камера янына тиз килеп җитте. Артка борылып карады. Вәсимә аның артыннан килә иде. Авыз читен кыеклап, мыскыллы елмаеп куйды:
– Минем сарык шымчыларның игътибарын алып тора, – диде ул, Зәкиләр басып торган якка ымлап. – Ач!
Камера ачылды.
Бушлык.
Читтәрәк басып торучы Вәсимә түземсезләнеп ысылдап алды:
– С-с-с... бир инде тизрәк!
Шул мизгелдә Тәнзилә халык арасыннан Раилне шәйләп алды. Ул ияртеп килгән чын сукбайлар «гаскәре» кызларны чорнап алды. Дөрес, аларны прокуратура «бомж»лар»ы да әйләндереп алган иде инде, тик Вәсимә дип Тәнзиләне, ә аның киемен кигән хатынны шымчы кыз дип исәпләделәр.
Раил Тәнзиләнең кулын каера башлаган прокуратура шымчысын төртеп җибәрде:
– Анысы түгел, анысы түгел, дивана!
Вәсимә эшнең нәрсәдә икәнен тиз аңлап алды. Тәнзиләнең башына пистолет белән сукты да йөгереп качмакчы булды. Ничек һәм кайдан көч тапкандыр, Тәнзилә аның артыннан сикерде һәм тез астыннан кочып алырга өлгерде. Икәүләшеп идәнгә мәтәлделәр.
Вәсимә аты-юлы белән сүгенеп кенә куйды. Икенче мизгелдә ул прокуратура хезмәткәрләре кулында иде инде...
Раил Тәнзиләне күтәреп аягына бастырды.
– Раил... Ходаем, бу хатынның без эзли торган Серафима икәнен каян белдең син?
– Мин бит сукбай. Бу тирәдәге бөтен «күбәләк»ләрне дә яхшы беләм... Көн саен очрашабыз. Җитмәсә, бу валютчицалардан ким киенмәгән, ә монда «рубличка»лар эшли... Сиңа кызыл төс килешә икән, кәнфиткәем...
– Исемдә тотармын...
Карашы белән Зәкине эзләп борылган иде... Күләгәдәрәк торучы бер хатын белән күзгә-күз очрашты.
Анна Сомова!
Анна, Тәнзиләгә кул изәп, халык арасына кереп югалды...
13.
Зәки Тәнзиләнең сыдырылган тезенә йод сөртә. Ир кулындагы марля тезенә тиеп киткән саен шымчы кыз ысылдап куя...
– ...Миңа чишенергә кушкач, үләм дип торам! Тик син аннан соң, залда вакытта кемне күргәнемне белсәң... Берни булмагандай елмаеп басып тора. Анна! Ай!..
Гаҗәпләнүдән Зәкинең кашлары сикереп куйды.
– Кем?!
– Анна Сомова!
Тәнзиләнең йөзе кояштан да ныграк балкый иде.
– Шунда, сез әүмәкләшкән җирдә Анна басып карап торганмыни?
– Әйе!
– Димәк... алмазларның кая киткәнен бераз чамаларга була.
– Нәрсә эзләргә икәнен башта ук белгән ул. Шуның өчен эшкә ялланган, күрәсең. Алмазларны ул алган булырга охшый. Ачкычны тартмага аннары тыгып куйгандыр.
– Ә нишләп һаман монда йөри?
– Серафимадан тулысынча котылу өчен, әлбәттә. Ул бит аңа иркенләп яшәргә ирек бирмәячәк. Серафиманы прокуратура эзләгәнен белә. Иң кулае – аны аларга тоттыру. Монда аптырарлык нәрсә юк...
Тәнзилә Зәкинең җитдиләнеп калган йөзенә текәлеп тынып калды. Әйе, егет инде бу яшь хатынны танымый. Хәзер аның каршында тәҗрибәле детектив утыра...
Зәки дә Тәнзиләгә төбәлде. Кара чәч толымына... калку күкрәкләренә... көчле, төз аякларына... Тик кыз тормышында инде аңа урын калмады бугай шул. Пьеса тәмам, роль уйнап бетерелгән, актерлар гримнарын сөртә, өйләренә таралыша...
Юк, әле хушлашасы бар. Зәки кипкән иреннәрен авырлык белән генә кыймылдатты:
– Мин... китәргә тиеш.
Авыр тынлык. Тәнзилә күзләрендәге газап Зәкинең йөрәген тетте. Әгәр дә хәзер Тәнзилә аны туктатса, кулыннан тотып, күзләренә караса, Зәки беркая да китмәскә әзер. Чукынып китсен аяк киемнәре, элекке тормыш – ул инде Тәнзиләдән башка яши алмый, ул аны ташламаска тиеш...
Тик Тәнзилә Зәкине туктатмады. Аның ягына карамады да.
– Мин сине кайчан да булса күрәчәкменме?
– Әйтә алмыйм. Бәлки.
Бу мизгелдә Зәки үзен күрә алмас дәрәҗәгә җитте. Әкрен генә чыкты, ишекне япты да, артына борылып та карамыйча, кызу-кызу атлап беренче катка төште, урамга чыкты...
* * *
...Тәнзилә, кәнәфи аркасына терәлеп, аякларын Америка киноларындагыча өстәлгә ташлады. Кәнәфи шыгырдап куйды. Каршысында утыручы Раил кызның күзләренә текәлеп карады.
– Саграк кылан, кәнфиткәй. Әле кайчан гына эшли башладык. Кәнәфидән мәтәлеп харап булсаң, контораны ябарга туры килмәгәе...
Раилнең сүзләре Тәнзиләнең колак тирәсеннән генә очып китте – кыз хатирәләргә чумды.
Тәнзиләнең хыяллары чынга аша башлады. Әллә ни зур булмаса да, хәзер офисы да бар. Үзенең фикер йөртүенчә, моңа беренче «эш»нең уңышлы тәмамлануы сәбәпче булды. Шулай булмыйча! Эшли генә башлаган шымчы кыз бер көтү прокуратура агентлары эзләп гаҗиз булган җинаятьче хатынны ачыклауга, тоткарлауга иреште бит. Халык шуны ишеткәндер инде – заказлар агып кына тора. Иң мөһиме, аның профессиональ («иң югары дәрәҗәдә профессиональ», – дип уйлап куйды Тәнзилә) хезмәте яхшы бәяләнә. Бина арендалау өчен акчаны тиз тупланды. Инде тәгаен белә – шымчы хезмәте гомерлек эш булачак. Бетте-китте. Эзәрлекләү дәрте, җиңү шатлыгы – бәхет өчен кешегә тагын нәрсә кирәк?
Күпме генә тырышып караса да, Тәнзилә аны оныта алмады. «Горурлан, Тәнзилә, тиле кыз, үз кулларың белән иң зур мәхәббәтеңне буып ташладың! Төннәр буе балавыз сыгып ятма шулай булгач. Башка мәсьәләдә эшләрең гөрләп бара бит...»
Ике ай эчендә ул тагын өч заказны уңышлы гына үтәүгә иреште. Офис арендалап, Раилне эшкә алды.
...Тәнзилә авыр сулап куйды.
– Раил?
– Әйе, кәнфиткәем?
– Әйт әле, син әллә беркайчан да өметсезлеккә бирелмисеңме?
– Әй, көн саен. Күзләрне ачам – шундук өметсезлеккә биреләм.
– Мин синнән чынлап сорыйм. Эшең шәхси тормышыңны... кимерә кебек тоелганы бармы?
– Балакай, синең каршыңда нәкъ шул кимерүнең ап-ачык мисалы басып тора. Кем-кем, ә син моны үзең дә яхшы беләсең. Эш белән көндәшлеккә өч хатын түзә алмады, улым егерме ел икеләнеп яшәгән...
– Әй, китчәле!
Телефон шалтырарга тотынды. Раил, трубканы алып, сүзсез генә тыңлый башлады. Тәнзиләнең игътибары кабат өстәл почмагында яткан журнал тышлыгына юнәлде. Зәки... Бик купшы киенгән бер чәчби белән янәшә. Эре хәрефләр белән: «Тиздән «Тизлек» корпорациясе хуҗасы Зәки Харисов белән Бригантина Сабированың (менә исем бу ичмасам!) никахы булырга охшый...»
Раил Тәнзиләне чынбарлыкка кайтарды.
– Кәнфиткәем!
– Нәрсә?
– Беләсеңме кем шалтыратты әле генә? Прокуратурадагы Фәнис дустың! Синең Зәкиеңнең улын балалар йортыннан тапканнар.
– Уау!
– Янына бар син аның.
– Нәрсә?!
– Нәрсә ишетсәң, шул... О, почта килде...
Раил бер кочак конвертлар күтәреп керде. Тәнзилә, аның соңгы сүзләре турында уйлана-уйлана, хатлар белән танышырга кереште.
«Янына бар. Зәки янына бар!.. Тилелек...»
Өстәлгә саргылт кәгазь кисәге төште. Чек. Тәнзилә анда язылган суммага күз төшерде. Тагын бер кат. Тагын. Бер сүз дә әйтмичә, Раилгә сузды. Раил кәефләнеп кашларын сикертеп алды. Биш мең доллар! Анна Сомовадан!..
– Йа Ходаем, Раил, димәк, дөрестән дә, алмазларны ул чәлдергән булып чыкты. Зәки белән без... мин шулай уйлаган идем аны... Нишләргә?
– Ничек инде? Барып аласың. Һәм минем белән бүлешәсең. Син аңа лаек. Рәхмәт Аннага, үзен сатмаган кешене онытмаган... Һәм кабат Чаллыга! Башмакчың янына, хе-хе-хе...
* * *
Бу төнне Тәнзилә бөтенләй йокламады диярлек. Кем әйтә эзәрлекләү азарты мәхәббәттән яхшырак дип? Кем уйлап чыгарган бу ахмак сүзне? Их, тагын күпме дәвам итәр бу ялгыз, газаплы төннәр?!
Кайвакыт Зәкинең киткән көнен исенә төшереп, аны туктатырга, аның никадәр кадерле булуын аңлатырга тырышып та карамавы өчен үзен битәрләп туя алмады Тәнзилә. Андый вакытларда: «Әле нәрсәгә дә булса өмет бар», – дип хыялланды, үз-үзен тынычландырырга маташты ул. Зәки дә аның кебек йокысыз төннәр кичерәдер, бертуктаусыз аның турында уйлый торгандыр, дип өметләнде. Зәкинең шалтыратуын, ниндидер иркәләү сүзләре әйтүен күз алдына китерде. «Шалтырат инде, Зәкием», – дип кычкырды аның йөрәге.
Бүген Тәнзиләнең өметләре челпәрәмә килде, салкын җилдә мамык кебек таралышып бетте. Зәки башка берәүне ярата. Өйләнә...
Бригантина...
Юк, Зәкинең мондый исемле кызга өйләнүе мөмкин түгел. Зәки, гомумән, Тәнзиләдән башка берәүгә дә өйләнергә тиеш түгел!
* * *
Журнал тышлыгындагы рәсемне күреп, Зәки йөзен җыерды. «Журналларын сатып алсыннар өчен нинди генә мәгънәсез юллар тапмый бу каләмчеләр. Кирәк бит ә, шул Бригантина белән никахлаштырып куйганнар! Бик хаҗәте бар иде! Ник бердәнбер кәләш, миллионер яисә патша кызы булмый тагын. Мин гомумән, беркемгә дә өйләнмәс идем. Бары тик... Шайтан! Җитте бу турыда!»
...Нинди төн соң бу? Тын алып булмый! Зәки кулындагы журналын идәнгә томырды, өстәл лампасын сүндерде дә юрганга төренеп ятты. Балкон тәрәзәсе тончыгып үлмәслек кенә һава үткәрә... Гашыйклар өчен генә яратылган айлы төн...
Зәки караңгылыкка карап елмайды. «Де жа вю». Менә ничек атала бу...
Рәткә килер өчен ике ай сарыф итте ул. Моңа иреште дә кебек. Эчтә генә ниндидер авыр тойгы калды. Нәрсәнедер югалткан кебек. Кечкенә генә, әллә ни кыйммәт тә булмаган, тик бик мөһим әйберне. Җан тынычлыгын югалтырлык тойгының сәбәбен дә аңлагач, аеруча читен шул...
...Балкон чаршавы артында ниндидер шәүлә күренеп киткәндәй булды. Айны каплаган очраклы болытмы? Өрәкме? Зәки үз уйларыннан үзе көлеп куйды да, икенче якка борылып, күзләрен йомды: өрәкләр чынлыкта буламыни инде...
Тик... шул мизгелдә аның юрган астына нәрсәдер чумды. Нәрсәдер аның тәненә елышты. Көтелмәгән хәлдән Зәки таштай катып калды.
Бу «нәрсәдер», һичшиксез, хатын-кыз иде. Зәкинең борынын шәфталу һәм лаванда исе кытыклап алды.
Зәки кызга таба борылмакчы иде, ялварулы пышылдау ишетелде:
– Кирәкми...
– Тәнзилә?!
Кинәт икесе дә тынып калдылар һәм беравыздан бер сүзне әйттеләр. Бу сүзгә, мөгаен, миллион еллардыр инде. Шулай да аны әйткән һәркемгә ул бик үзенчәлекле, сихри тоела.
– Мин сине яратам!
– Мин сине яратам!..
Амур ФӘЛӘХ
Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik
Комментарийлар