1.
…Нинди төн соң бу? Иркенләп тын да алып булмый!
Зәки кулындагы журналын усаллык белән идәнгә томырды, өстәл лампасын сүндерде дә баштанаяк төренеп ятты. Юрган астында һава бөтенләй юк. Башын чыгарды, күзләрен ачты. Бүлмә ай яктысында иркәләнә. Балкон тәрәзәсе, киереп ачылган булса да, тончыгып үлмәслек кенә һава үткәрә…
Гашыйклар өчен генә яратылган айлы төн…
Зәки караңгылыкка карап елмайды. Мәхәббәт… Соңгы елларда аның бер генә чын мәхәббәте булды – эш.
Моңарчы Зәкинең бөтен тормышы әллә кайчан салынган эз буенча үткән кебек иде. Урта мәктәп… университет… гаилә кору… эш… аерылышу… Көннәрдән бер көнне язмыш мондый гадәти көнкүрешне төрләндерергә булды – ниндидер сәрхуш аның умыртка баганасын җәрәхәтләде. Тик егет үзен кызганып, мескенләнеп ятмады. Нәкъ шул чорда хәл белергә дип Мәскәүдән кайткан бертуган апасы матур кроссовкалар бүләк иткән иде. Менә шуннан башланды да инде. Хастаханәдән чыкканның икенче көнендә үк дусты, хезмәттәше Сәлим белән Мәскәүгә юл алдылар. Шулай итеп, атна саен диярлек Мәскәүдән аяк киемнәре алып кайтып сата башладылар. Тора-бара эшчәнлекләрен тагы да киңәйттеләр: әле Зәки хастаханәгә эләккәнче вак-төяк сатудан тупланган акчаларны да кушып, Чаллыда, Казанда кибет ачып җибәрделәр. Университетта алган юридик белемнең дә файдасы тиде: хастаханәдән чыгуына ярты ел дигәндә, Сәлим белән уртак милек – «Тизлек» дип аталучы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять оештырдылар. Зәки, Казанда ике бүлмәле фатир юнәтеп, шунда күченде…
Әйе, гаилә корып яши башлаганда акчасызлыкның «тәмен» тулысынча татыган Зәки өчен һәрвакыт беренче урында эш булды.
Юк, хатын-кызларны да читләтеп үтмәде үзе… Казанда укыган чагында танышып гаилә корган һәм, ахыр чиктә, уртак уллары Рәшитне алып каядыр китеп барган Вәсимәне исәпләмәгәндә дә, Алабугадан Альбина, Чистайдан Чулпан, Мамадыштан Мәрьям… Кызык! Кызлары да, шәһәр исемнәре дә бер хәрефтән башлана икән. Очраклылыкмы, гайре табигый тәңгәллекме?
Зәки авыр сулап куйды. Каян килсен ди инде ул гайре табигыйлек?! Ул аларның берсе белән генә дә атна-ун көннән артык аралашмады бит. Зәки өчен беренче урында эш, ә икенче урын… Аңа омтылып торуның мәгънәсе юклыгын аңлау өчен кызларга шул атна-ун көн дә җитә иде…
Ә Вәсимә?..
…Аның белән очрашып, танышып китүләре әллә ничек кенә булды.
Университетта укыганда, Зәкиләр курсын сентябрь башында ерак бер районга бәрәңге алырга җибәрделәр. Су юлы белән көне буе «Метеор»да барырга туры килде. Тынчу каютада курсташлары белән мәзәк сөйләшеп, җырлап-биеп алганнан соң, Зәки палубага чыкты. Көз башы булуга карамастан, һава торышы үзгәрергә уйламый да – кояш, җәйге челләдәге кебек, аяусыз кыздыра. Зәки, агымга каршы басып, йотлыга-йотлыга дымлы елга һавасын исни башлады. «Метеор» зур тизлек белән баргангамы, үпкәсе салкынча саф һавадан бизеп өлгергән Зәки йөткереп куйды.
– Ну, Зәки, нишләвең инде бу? Кеше куркытып йөрисең…
Борт кырыендагы ниндидер әрҗә артыннан Ваняның башы күренде. Зәки белән бер бүлмәдә яшәүче курсташының ниндидер чибәркәй белән серләшеп утыруы икән.
Егетләрнеке кебек кыска итеп киселгән чәчле ул кызны Зәкинең моңа кадәр дә күргәләгәне бар иде. Бер мәртәбә, хәтта, Ваняга ияреп, алар яшәгән бүлмәгә дә керде.
«Исеме ничек соң әле? Ваня күкләргә чөеп «Симочка» дип кенә сөйли торган чәчби шушы бугай. Ә, әйе, Вәсимә бит әле чын исеме…»
Зәки, Ваняның кочагында оеп утыручы Вәсимәгә карады да, башындагы кепкасын күтәрә төшеп, маңгаен кашыды. Кызның йөзе алсу төс алды, карашы палуба идәненә төбәлде.
– Карале, брат, Симочканы оялтасың бит инде, – диде Ваня, кызның уңайсызланып калуын аңлап, һәм, аңа сиздермичә генә, Зәкигә күз кысты. «Комачаулап йөрмә инде!» дип ым кагуы иде егетнең.
Зәки, күзләрен йомып, җиләс һаваны тирән итеп сулап куйды да кабат каютага, башка курсташлары янына кереп китте…
* * *
…Тулай торакта яңа ел дискотекасы. Параллель группада укучы сылу гәүдәле кыз Зәки янына үзе килде.
– Син минем турыда начар уйлыйсыңмы? – дип сүз башлады ул.
Зәки Вәсимәнең күзләренә сәерсенеп карап куйды.
– Ни хөрмәттән мин синең хакта нәрсә дә булса уйларга тиеш ди әле? – диде ул, җилкәләрен сикертеп. Шул ук вакытта кызның буй-сынын «энә күзеннән» үткәрде. «Әйе, мондый идеаль фигуралы, күзләрне камаштырырлык чибәр йөзле сылукайга игътибар итмичә мөмкин түгел шул. Мондый чибәркәйләр белән бөтен дөньяңны онытып беразга гына ялгызлыкта калганда да ярыйдыр…»
– Юк, болай гына әйтүем… Ваня белән без абитурада ук танышкан идек инде… Күптәнге дуслар…
Вәсимә Зәки янәшәсенә үк килеп басты. Егетнең терсәге кызның кайнар гәүдәсенә тиеп китте.
«Белә Ваня кемнәр белән типтерергә икәнен…»
Карашлары очрашты.
– Сезнең арада нәрсә барлыгы мине аз гына да тибрәндерми, чибәркәй. – Зәки, дулкынлана башлавын кызга сиздермәс өчен, читкә борылды…
Шул сөйләшүдән соң Вәсимә күзгә күренмәс булды. Җәй җитеп, өлкән курсларда диплом яклау чоры башлангач кына кабат очраштылар…
Әле тулай торакта икенче ел гына яшәсәләр дә, Зәки белән Ваняның студентлар арасында дәрәҗәсе шактый югары. Ваня – оста җырчы, ә Зәки гармунны «су урынына эчә». Көн саен диярлек тулай торак коридорына чыгып «концерт» куялар. Бернинди микрофон да, тавыш көчәйткечең дә кирәкми – озын, киң коридорда хәтта пышылдап сөйләшкән тавышлар да яңгырап тора.
Бүген генә диплом яклаган Ришат аларны кичен үз бүлмәсенә, «диплом юу» мәҗлесенә чакырды.
Егетләр кергәндә мәҗлес гөрләп бара иде инде. Өстәл янында урын тәкъдим иттеләр. Сый-хөрмәт белән шыплап тулган өстәлнең аргы ягында, Зәки каршысында ук… Вәсимә утыра иде. Егетнең күкрәк турын кайнар дулкын пешереп үтте. Үзенең бит алмалары чөгендердәй кызарганын тойды. Кыен хәлгә калмас өчен, Зәки башын аска иде дә гармунын кулына алды…
Популяр татар көйләрен бер-бер артлы сыздырды гына егет. Берөзлексез эчелгән шәраб тәмам башларына китте булса кирәк, кунаклар аның уйнавына игътибар да итми башлады. Бүлмә тәртипсез кычкырышу, шаркылдап көлү тавышларына күмелде.
– Дуслар, егетләр алҗыгандыр инде, ял итеп алсыннар. – Мәҗлес хуҗасы, ым кагып кына, Зәкигә гармунын читкә алып куярга кушты һәм урыныннан сикереп диярлек торып басты. – Без бераз биеп алыйк. Белый танец… Ә сез, егетләр, бер-ике рюмканы шудырыгыз…
Магнитофоннан салмак кына көй агылды. Вәсимә мизгел эчендә Зәки янәшәсенә килеп басты.
– Сине биергә чакырырга мөмкинме?
Әлбәттә, тамак ачты дип, кызлар биергә чакыргач каршы килү кичермәслек хата булыр иде. Бигрәк тә Вәсимә кебекләр чакырганда. Зәки, бүлмәнең икенче почмагында аларны кабып йотардай булып төбәлеп карап торучы Ваняга карап куйды да, Вәсимәне иңнәреннән кочып, вальс әйләнә башлады…
Диплом яклар вакыт җиткәндә, Зәки Вәсимәгә тәкъдим ясады…
* * *
Уртак тормыш корып җибәргәндә үз фатирлары юк иде әле. Тулай торактан аерым бүлмә сорауның мәгънәсе юк, барыбер бирмәячәкләр.
– Һаман саен берең монда, икенчең тегендә яшәп булмый, җанкисәккәем, – диде Зәки, туй мәшәкатьләре артта калгач. – Фатир эзләп карарга кирәк, таныш-белешләреңнән сораштыр әле, яме. Мин дә караштырырмын…
Бер атна чамасы үтүгә, Зәки Вәсимә яши торган бүлмәгә кош тоткандай шатланып килеп керде.
– Таптым бугай, – диде ул, керә-керешкә Вәсимәсен кочаклап.
Вәсимәнең дә күкрәк туры кымырҗып куйды һәм иренең күзләренә төбәлде.
– Эзли-сораштыра торгач, шәһәр үзәгендә яшәүче бер ялгыз карчыкка барып төртелдем, – дип сөйләп китте Зәки. – Иске генә йорт булса да, бөтен уңайлыклары да бар үзенең: кайнар суы, газы… Хәтта бәдрәфкә дә әллә кая урамга чыгып йөрисе түгел. Әйдә, барып карыйбыз…
Бер ягы гына уйландыра – хуҗабикә белән бергә яшәргә туры киләчәк икән. Торак өчен түләү хакы студент халкы иркенләп күтәрә алырлык булгач, бу шартны гына исәпкә алып тормадылар.
Баштарак ярыйсы гына ягымлы, ачык йөзле күренгән Асия апа, яшьләр янына иптәшләре килеп йөрүенә дә, кайвакыт «квартирантлар»ның төн уртасында гына кайтуына да әллә ни әһәмият бирмәгән төсле иде. Ә ике ай чамасы үтүгә…
Зәки университетка киткән иде. Ә Вәсимәнең бүген ял көне. Вак-төяк эшләр белән мәш килде: өй җыештырды, чүп-чар түгеп керде, ипи кибетенә барып кайтты…
– Бер тик тормыйсың син, кызым, әйдә, ичмасам, ял итеп, чәйләп алыйк әле, – диде хуҗабикә.
Соңгы вакытларда Асия апа тарафыннан мондый «игелек» күрмәгәнгә, Вәсимә башта аптырап та китте. Шулай да икеләнүен сиздермәскә тырышты, икесенә дә чәй әзерләде.
Хуҗабикә башта яшьләрнең укуы, туган-тумачаларының хәле турында сорашты. Аннары үзенең тормыш мәшәкатьләренә күчте.
Асия апа сөйләгәннәрдән шуны аңлады Вәсимә: бер карашка ягымлы, тыныч кына күренгән бу апа гомерендә бер тапкыр иргә чыгу, балага узу бәхетен татып карамаган. Шуңа күрә ир-атны да, балаларны да сөйми.
«Менә нәрсәдә икән хикмәт! Әйтәм аны, фатирга кертүне үтенгәндә үк сүз уңаеннан гына сораган кебек: «Балагыз юкмы?» – дип кызыксынган иде. Минем дә авырга узганны белсә, нишләр иде икән бу?»
Тиз генә киенде дә институтка, Зәки янына китте. Беренче пар лекция тәмамланганын көтеп алып, өйдә ишеткәннәрен Зәкигә бәйнә-бәйнә сөйләп бирде.
– Теләсәң нәрсә уйла, Зәки, мин ул фатирда бүтән бер көн дә яшәмәячәкмен, – дип белдерде Вәсимә. – Андый кешедән куркам да, җирәнәм дә…
Бирәм дигән колына – чыгарып куяр юлына…
Лекцияләр тәмамланып, трамвай тукталышына чыкканнар иде, Зәки игъланнар тактасына игътибар итте. «Сатып алам», «Сатам», «Эшкә чакырабыз» дигән күпсанлы белдерүләр арасында «Бер бүлмәле фатирга яшь гаилә кертәм» дигәне дә ябыштырылган!
Яши торган фатирларына кайтып та тормастан, белдерүдә күрсәтелгән йортны эзләп киттеләр.
Зәки трамвайдан төшкәч үк якында гына торучы йортка игътибар итте.
– Яшәсәң иде ул менә шушындый яңа йортта!..
– Иске генә йорттан да ярап торырые әле, – диде аңа каршы Вәсимә, авыр сулап. – Хуҗасы Асия апа кебек карчык булмаса шунда.
Алар эзләп килгән фатирның нәкъ шушы йортта икәнлеген аңлап алгач, Вәсимәнең бераз кәефе кырылып китте.
– Мондый йортта хаклар безнең кебек гади студентның буе җитмәслек югары була шул, – дип уфтанып куйды ул.
Аерым фатирга, бер бүлмәле генә булса да, түләү хакы шактый зур булып чыкты. Шулай да Зәки башка вариантлар эзләп торуны артыксынды.
– Ничек тә очын-очка ялгарбыз әле, – диде ул, Вәсимәне тынычландырырга тырышып.
Фатир хуҗасы белән килешеп, ачкычын алып калдылар.
Шәһәр үзәгеннән байтак ераклыкта булса да, фатир икесенә дә ошады. Диван, өстәл ише кирәк-яраклары да булгач, тагын бер кат җиңел сулап куйдылар. Үзләре бүгеннән башлап яшәячәк фатирның һәр сантиметрын диярлек тикшереп-үзләштереп чыктылар. Тагын бер нәрсә куандырды аларны: трамвай тукталышы йорт янында гына…
Фатир өчен беренче айга түләү вакыты килеп җитте, ә стипендияләре ашарга да чак кына җитеп бара. Өстәвенә, Вәсимәгә табиблар ниндидер тел иярми торган атамалы дарулар эчәргә кушты. Анысына акчаны кайдан алырсың тагын?
– Авылга кайтып килим әле мин, Зәки, – диде Вәсимә беркөнне. – Бирәчәккә абыйдан бераз акча сорамыйча булмас.
Зәки бу тәкъдимне хупламады.
– Кешедән соранып йөрүе әллә ничек, – диде ул. – «Йортсыз-җирсез студент башың белән кая ашыгасың?» – дигәние бит ул абыең миңа, сине сорарга кайткач. «Менә, күрдеңме, әйттем бит мин сиңа», – дип көләчәк инде хәзер…
Шул ук вакытта, башка чара юклыгын да яхшы аңлый иде Зәки.
Ире күпме генә икеләнеп торса да, Вәсимә, туган авылына кайтып, бер ай өчен фатирга түләрлек кенә акча алып килде…
* * *
Яңа фатирга күчүләренә ай ярым чамасы вакыт үткәч, Зәкигә бәхет елмайгандай итте. Тәнәфес вакытында университет ишегалдында тәмәке тартып утыра иде. Янына беренче курстан бирле стипендиянең ни икәнен дә белмәгән, шулай булса да авызыннан чит ил тәмәкесе төшмәгән, параллель төркемдә укучы Марс килеп басты.
– Зәки, бүген кич нишлисең?
– Нигә?
Моңа кадәр дуслыклары «исәнме-саубул»дан гайре булмаган егетнең көтелмәгән соравыннан Зәки аптырап китте.
– Безнең белән барасыңмы бүген?
«Нәрсә тели соң бу миннән?» – дигән уй йөгереп узды Зәкинең башыннан.
– Кая инде тагын? Нигә аңлатып сөйләшмисең?
– Яшелчә базасына.
– ?
Марс, әлегәчә берни аңламый утырган Зәки янына чүгәләде.
– Дәресләр беткәч, егетләр белән яшелчә базасына йөрибез без, – дип сөйләп китте ул. – Бүген ял итәрбез дигәниек. Шуңа күрә ике малай авылга кайтып китте. Үч иткәндәй, ике вагон кәбестә китергәннәр. «Егетләр килсен инде, бушатырга кеше юк, хакыннан тормабыз», – дип шалтыратканнар «общага» вахтасына… Кыскасы, бер малай белән сөйләштем, син дә барасыңмы?
Зәки ни дип җавап кайтарырга да белмәде. Бер яктан, күпме булса да, акча комачау итмәс иде итүен. Икенче яктан, Вәсимә нәрсә дияр бит әле…
– Ничәдә барасы соң анда? Хатынга хәбәр итәсе иде бит.
– Тәк… сәгать дүрткә килеп җитәргә кирәк. Синең нинди паралар бар әле тагын? Алай булгач, өеңә кайтып кил дә инде…
Соңгы парага кереп тормаска булды Зәки. Ашыга-ашыга фатирларына кайткан иде дә, Вәсимә өйдә булмагач, үзенең бүген соң кайтачагын кәгазь кисәгенә генә язып калдырды да, искерәк киемнәр киеп, чыгып йөгерде.
Шулай итеп, Зәки караңгы төнгә кадәр Марслар белән яшелчә базасында эшли башлады.
Шунысы уңайлы: яшелчә базасында хезмәт хакын көннекен-көнгә биреп баралар. Телисең икән, икенче көнне эшкә чыкмыйсың, хәлең булса – кабат рәхим ит. Түләүләре дә ярыйсы гына. Арзан бәягә «свежий» яшелчә дә алырга мөмкинлек бар.
Яшь гаиләгә әкренләп хәл керә башлады. Тиздән тормышларына ямь, шатлык, дәрт өстәп, уллары Рәшит туды.
Бер яктан караганда, күптән зарыгып көткән шатлыклы вакыйга иде бу Зәки өчен. Малай, нәсел дәвамчысы туды. Гадәт бит инде: малай «тәпиен юмыйча» ярамый.
«Бәби тәпие юу» бәйрәме Вәсимә белән улы Рәшит балалар тудыру йортыннан чыкканчы дәвам итте. Шул көнне беренче тапкыр исерек килеш күрде Вәсимә ирен. Тик ачуланмады, елмайгандай итеп: «Шәп югансың!» – дип кенә куйды.
Ул көннән соң шактый вакыт Зәкинең аракы эчеп кайтканы сизелмәде. Тормышлары үз көенә бара башлады. Вәсимәгә, бала тәрбияләү өчен, академик ял бирделәр. Гаилә башлыгының исә мәшәкатьләре бермә-бер артты. Лекцияләргә дә йөрисе, хатыны, баласы өчен кирәк-ярак эстәп, тегендә-монда чабасы, төн уртасына кадәр яшелчә базасында эшлисе…
Түзде Зәки. Тешләрен кысып түзде. «Хәзер кадерлеләрең янына кайтасың, Зәки, сер бирмә, алар бит сиңа таяна», – дип канатландырды ул үзен караңгы төндә арып-талып фатирларына кайткан вакытта.
Тик, тора-бара, Зәкинең кәефе кырыла башлады. Вәсимәнең күпчелек вакытын улына багышлавын, гел аның белән мәш килүен Зәки үзенчә кабул итте.
– Вәсимә, әйдә, җитди генә сөйләшеп алыйк әле, – диде ул беркөнне эштән кайткач.
Көтелмәгән сүздән хатыны аптырап китте. Зәкинең күзләренә сораулы караш ташлады. Көне-төне эшләп, тыз-быз чабып талчыккангамы, әллә сөйләшәсе сүзен чынлап та үтә җитди исәпләгәнгәме – Зәкинең карашы томанлы, күзләреннән салкынлык бөркелеп торган сыман.
– Карале, Вәсимә, – дип кабатлады Зәки коры гына. – Сөйләшәсе бар…
Хатын сагаеп калды.
– Син мине яратмый башладың бугай, әйеме? – дип дәвам итте аның ире.
Вәсимә тирән итеп сулыш алды да урын җәяргә тотынды.
– Нәрсә булган икән дип торам, – диде ул, ире тарафына карамыйча гына. – Төн уртасында кеше куркытып утырмасаң…
– Юк, тукта әле, Вәсимә, синең хәзерге кыланмышың үзе үк шуны күрсәтә.
Вәсимә бишектәге баласына күз салып килде дә ире янәшәсенә утырды.
– Нәрсә сөйлисең син тагын? – диде ул «һөҗүмгә» күчеп. – Әллә тагын сала башладыңмы?
– Юк, салмадым, кычкырма, Рәшитне уятасың, – диде гаилә башлыгы тыныч кына. – Сөйләшергә теләмәвең үзе үк күрсәтеп тора бит: миңа карата хисләрең суынды. Соңгы арада нык тоям мин моны…
Вәсимә иренең нигә бу турыда сүз куптаруының сәбәбен аңлый алмады. Хыянәт иткәне, аңа әйтмичә берни эшләгәне юк.
– И-и, юләркәем, – диде Вәсимә иренең сүзләрен уенга борырга теләгәндәй һәм, елмаеп, аның кочагына сыенмакчы булды. – Нишләп суыныйм?!
Ләкин Зәкинең йөзендә үзгәреш чалымланмады. Элеккечә җитди тавыш белән:
– Миңа игътибар да итмисең хәзер. Бөтен барлыгың белән Рәшиткә бирелдең…
– Бәрәкалла, әллә үз баласыннан да көнләшә инде бу, – диде Вәсимә һәм иренә сәерсенеп карап куйды.
– Ә мин кеше түгелмени? Мин дә иркәләүләреңә, ягымлы сүзеңә мохтаҗ…
Сөйләшү нәтиҗәсез төгәлләнде. Ике арада туган киеренкелек артты гына. Тора-бара юктан гына кабынып, бәхәсләшеп, үпкәләшеп, ачуланышып китүләр ешайганнан-ешая барды.
Бу хәл үз нәтиҗәләрен озак көттермәде, билгеле. Зәки өйдән ишекне шапылдатып чыгып китүгә, караңгы төн уртасында лаякыл исереп кайтуга гадәтләнде. Андый төннәрнең ни рәвешле үткәнлеге көн кебек ачык инде – үз-үзен белештермичә котыру, яшь хатынны, баланы төрлечә мыскыллау, рәнҗетү…
Хәмер белән дуслык укуында да, эшендә дә чагылмыйча калмады. Моңарчы әйбәт кенә укып йөргән Зәки ике имтиханын тапшыра алмады. Бер курсташының югары урында эшләүче әтисе ярдәме белән генә котылды «койрык»ларыннан.
Хатыны кат-кат теңкәсенә тия башлап, ахыр чиктә аерылышу турында сүзгә барып җиткәч, акылына килде тагын…
* * *
Туган-тумачаларыннан еракта, кеше фатирында яшәүдән тәмам туйган Вәсимә ирен Чаллыга, апасы янына күчеп кайтырга үгетли башлады.
Хатынының сүзеннән чыгарга күнекмәгән Зәкигә читтән торып уку бүлегенә күчәргә туры килде. Чаллыда яши башладылар. Вәсимәнең җизнәсе КАМАЗ заводларының берсендә участок башлыгы икән. Зәкине үзе янына чакырды. Беренче чорларда өч сменалы эш графигына ияләшә алмыйча интексә дә, бер-ике айдан, «кесә тутырып» хезмәт хакы да ала башлагач, күнекте Зәки.
Гаиләле эшчеләр тулай торагында бер бүлмә бирделәр. «Кайбер уңайлыклары бөтен этажга бер булса да, үз бүлмәң үзеңнеке инде. Кайчан кайту-китүеңне, кемне кунакка чакыруыңны тикшереп торучы хуҗабикә дә юк, торак өчен түләү дә ул хәтле үк зур түгел. Чамалап тотсаң, эшләгән акча ашарга-киенергә дә, нәни баланы тәрбияләргә дә җитә. «Калганын җыеп барсам, кайчан да булса бер фатир алырга булыр бәлки», – дип, киләчәккә зур планнар белән яши башлады Зәки…
Аның эш графигын хатыны да ятлап өлгерде инде.
– Әй, бүген эшкә бармыйсыңмы әллә син, нигә җәелеп утырасың? – диде Вәсимә, дөньясын онытып тазыякта Рәшитнең чүпрәкләрен чайкап маташучы иренә дәшеп.
– Ах, шайтан! – Зәки кинәт ток суккандай сискәнеп куйды. – Сәгать ничә соң әле?
– Соң, ун тула бит инде.
Төнге смена башланырга тагын бер сәгать. Зәки, чүгәләгән җиреннән сикереп торды да ишек катына юнәлде. Ашык-пошык кына киенеп, Вәсимәсе янына кире килде. Сүзсез генә аның битеннән үпте дә: «Киттем! Пока, җаным!» – дип чыгып та йөгерде…
Трамвай тукталышына барып җиткән иде инде Зәки. Кесәсенә кулын тыкса… Завод пропускы да, билетка түләрлек акча да юк. Башка кесәләрен капшап чыкты. Анда да юк. Берара уйланып торгач кына исенә төште: кичә эшкә барганда башка чалбар кигән иде бит…
Тулай торакның бишенче катына менеп, ишекне шакырга иткән иде дә, эчтә кемнеңдер сөйләшкәнен ишетеп, тукталып калды. Тәне куырылып китте. Кем белән анда Вәсимә? Сүзләрен аңларлык түгел, әкрен генә сөйләшәләр.
– Минем бозау берни дә сизмәде бугай сизүен. Юкса, болай гына калдырмас иде…
Вәсимәнең ишек янында, аш өстәле тирәсендә мәш килеп йөрүедер инде – бу сүзләр Зәкинең колак төбендә үк диярлек яңгырады.
«Нәрсә, бозау диме?»
Зәки бүлмә ишеген тибеп ачты. Төнгә каршы ахирәтенең «хәлен белергә» дип кергән күрше хатыны Әлфирага чәй әзерләп йөрүе булган икән, – көтмәгәндә-уйламаганда килеп кергән ире белән бәрелешеп, Вәсимә кайнар чәен түшенә түкте. Авыртудан йөзен сытып чүгәләде дә куркынган яшьле күзләре белән иренә төбәлде. Зәкинең карашында ике генә сорау иде: «Ни өчен мин бозауга әйләндем? Нәрсәне сизми калдым?»
Әлфира, Зәкинең күзләренә карарга батырчылык итмәде, башын аска иеп, тизрәк бүлмәдән чыгып китүне хуп күрде.
– Ә… Зә… ки, – Вәсимә, карашын иреннән алмыйча гына торып, бала яткан карават читенә барып утырды. – Ник кире кайттың?
– Борчылма, сине тикшерер өчен түгел. Документлар кичәге чалбар кесәсендә калган.
Зәки ишек артына эленгән киемнәре арасыннан паспортын тартып чыгарды да эчен ачып карады. Завод пропускы да, вак-төяккә тотыла торган акча да шунда. Паспортын кесәсенә салып куйды да: «Кайткач сөйләшербез. Ишекне рәтлә», – дип чыгып китте…
* * *
Үзгәртеп кору җилләре исеп, күп кенә иптәшләре алып-сатарлык белән шөгыльләнә башлагач, аларның уңышларын күреп, Зәки дә үзен сынап карарга булды. Үз эше дә җайлы гына барды югыйсә. Алай гына да түгел, тырышлыгын, эшкә сәләтен күреп, аны мастер дәрәҗәсенә күтәрделәр. Башка кешеләрдән калышасы киләмени ул: әнә бит, моңарчы бергә тир түккән егетләр бер-ике ай эчендә машиналы булдылар, өйләре тулы кыйммәтле җиһаз…
Беренче сменадан кайтып тамак ялгарга да өлгермәде, бүлмә ишеген шакыдылар. Күршесе Сәлим икән.
– Брат, йөз сум гына биреп тор әле, – дип кычкырды Сәлим керә керешкә.
– Кычкырма! – Зәки нәни Рәшит тарафына карап куйды. – Уятасың бит.
– Гафу, гафу, күрше, – Сәлим гаепле төстә авызын учы белән каплады да, пышылдауга күчеп, – йөз сум акчаң юкмы? – дип, үтенечен кабатлады. – Максимум өч көннән кайтарам.
– Нишлисең ул хәтле акча белән? – дип кызыксынды Зәки. – Нәрсә аласың?
Сәлимнең нияте «наполеонский» икән.
– Бизнес белән шөгыльләнеп аласы иде, – диде ул аш өстәле янындагы урындыкка кунаклап. – Кстати, сиңа да киңәш итәм…
Заводтан үз хисабына өч көнлек ял алып, Зәки, Сәлимгә ияреп, Казанга юл алды. Вокзал янәшәсендәге бер азык-төлек кибетеннән дүрт кап кечкенә банкалы майонез алдылар. Һәр капта – йөз банка. Җәмгысе – ике йөз сум тора.
Кибеттән чыккач, Сәлим Зәки өчен бөтенләй көтелмәгән тәкъдим ясады.
– Хәзер, давай, Ижауга киттек, брат.
Зәки башта аны шаярадыр дип кенә уйлаган иде. Күршесенең туп-туры тимер юл вокзалына таба атлавын аңлап алгач, сагаеп калды.
– Нәрсә катып калдың? – диде Сәлим алга таба нишләргә белмичә аптырап, бер урында басып торучы күршесенә таба борылып. – Тиздән поезд китә.
«Тукта, ни сөйли бу Сәлим? Нинди Ижау?»
Зәки ике тартма майонез күтәргән килеш басып торуын белде.
– Күрше, брат, соңга калабыз бит инде. – Сәлим, түземсезлеген җуеп, кулындагы майонез капларын ипләп кенә җиргә куйды. – Юлда сөйләрмен, әйдә…
…Ижауга килеп төшкәндә төшке аш вакыты җиткән генә иде әле. Вокзал янындагы автобус тукталышына чыктылар да, Казаннан алып килгән капның берсен ачып, аның өстенә бер майонез банкасын куйдылар.
Егетләр сата торган товар тукталышта торучы халыкның игътибарын шундук җәлеп итте. Тиз арада алар янында озын чират барлыкка килде.
Бер сәгать чамасы вакыт үттеме икән – Казаннан банкасы илле тиенгә алынган майонез дүртәр тәңкәдән сатылып та бетте.
Егетләр күзгә-күз карашып алдылар.
– Әйдә, Казанга кире киттек, – диде Сәлим Зәкинең уйларын укыгандай…
Икенче көнне иртүк Ижауга кире кайтып, тиз арада тагын өчәр кап майонез саттылар да Чаллыга юл алдылар. Иртәгәсе көнне Зәкигә эшкә чыгасы, аңынчы бераз ял да итеп алырга кирәк.
…Моңарчы ай буе заводта эшләгән өчен йөз егерме сум акча алган ире ике тәүлек эчендә, юл һәм башка вак-төяк чыгымнардан соң да берүзенә мең ярымнан артык чиста керем белән кайтып кергәч, Вәсимә бу бәхеткә ышанырга да, ышанмаска да белмәде.
– Менә, бозавың нәрсә алып кайтты, кара әле, Вәсимәкәй, – дип елмайды Зәки акча төргәген хатынына тоттырганда, күптән түгел генә вәгъдә иткән «сөйләшү»нең вакыты җиткәнлегенә ишарәләп.
Вәсимәнең моңарчы кояш кебек балкыган йөзен шундук кара болыт каплады.
– Ярар инде, хатын-кызлар сүзен чынга алып йөрмә, – диде ул, иренең күзләренә туры карарга батырчылык итмичә. – Шулай юк-бар сүз сөйләшәбез инде без.
– Дөресен әйт! – диде Зәки кырыс кына.
– Соң, Әлфира иреннән зарлана. Үзең дә беләсең бит инде, ире беркайда да эшләми. Хатын-кыз характеры шундый инде ул: аңа теләктәшлек булсын дип, мин дә теләсә нәрсә әйткәнмендер инде…
Әлфираның «беркайда да эшләмәүче, кая барып сугылырга белмичә көнозын урамда тинтерәп йөрүче» ире белән Зәки әле генә бер еллык хезмәт хакы кадәр акча алып кайтты…
Ләкин гаилә башлыгының ачыкларга теләгәне бу гына түгел иде.
– Ярар, Сәлим турында ни уйлавыгыз сезнең үз эшегез, – диде ул тыныч кына. – Син миңа дөресен әйт әле, миннән нәрсә яшерәсең?
– Аңламадым. – Вәсимәнең йөзенә аптыраган кыяфәт чыкты. Аның күзләрендә «Нишләп миңа ниндидер яла ягасың, нигә кыерсытасың?» дигән гаҗәпсенүле сорау кычкырып тора иде.
– Кыланма инде, Вәсимә, – диде Зәки йөзен сытып. – «Минем бозау сизми калды», – дидең бит Әлфирага. Нәрсәне сизми калдым инде?
Вәсимә, карашын башмагына төбәп, янә тынып калды. Озак кына сүзсез утырдылар. Ләкин һаман да болай вакыт уздыруның мәгънәсе юклыгын икесе дә яхшы белә иде; башлаган сүзне дә ачыклап бетерергә кирәк.
– Тыңлыйм, – диде Зәки, урындыгын хатынына табарак шудырып.
– Зәки, кичер мине, – диде дә, Вәсимә, бар булган кыюлыгын бергә туплап, иренең күзләренә карады. – Мин…
Хатыны сөйли башлаган җирдән тагын туктап калгач, Зәкинең йөрәк турыннан әллә нинди куркыныч уйлар йөгерешеп узды.
– Мин баламны… балабызны үтердем! – дип, кычкырып елап җибәрде Вәсимә.
Зәкинең карашы үзеннән-үзе караватта мес-мес килеп йоклап яткан Рәшиткә таба борылды.
– Тфү… – дип сүгенеп куйды үзалдына гаилә башлыгы. – Теләсә нәрсә сөйләп утырасың монда. Ычкындың мәллә?
Вәсимә үз-үзен кулга алган иде инде.
– Юк, дөрес аңламадың, – диде ул, бит алмалары буйлап тәгәрәшкән күз яшьләрен сөртеп. – Мин икенче тапкыр балага узган идем…
Көтелмәгән хәбәрдән Зәкинең күзләре түгәрәкләнде.
«Әйтәм аны, соңгы вакытларда бик кәефсез йөрде. Юкәдә икән чикләвек!»
– Ник миннән яшереп килдең? – диде гаилә башлыгы тешен кысып. Йодрыклары үзеннән-үзе йомарланды.
– Күптән түгел генә ачыкладым… Үземне начар хис иткәч, бер көнне шифаханәгә барган идем…
– Шуннан? – диде Зәки коры гына.
– Озак кына уйлап йөрдем…
– Нигә миңа әйтмәдең дим?! – Зәкинең түземлеге бетеп килә иде.
– Иптәш хатыннар белән сөйләштек. «Тормышың җиңел түгел, ирең эшләгән тиеннәр бер балаңны туендырырга-киендерергә дә чак кына җитеп бара. Икенчесен ничек үстерерсең тагын?» – диләр… Уйладым-уйладым да, сиңа сиздермичә генә, котылырга булдым инде.
– Кем инде ул шундый кыйммәтле киңәш биргән «иптәш хатын»ың? Шул Әлфирамы тагын?
Вәсимә «әйе» дигәнне аңлатып башын селкеде.
– Зәки, зинһар, мине дә аңла инде. Әлфирага да тел тидермә, аның бер гаебе юк монда… Дөрес бит инде: тулай торакта яшибез, берәр нәрсә алыйк дисәң акчасы юк, Рәшит бәләкәй булгач, мин һаман эшкә керә алмыйм…
Вәсилә сүзен әйтеп бетерергә өлгермәде. Зәки сикереп торып ашык-пошык киенде дә:
– Дура! Үз баласын үзе үтергән бәндә! – дип, ишекне шапылдатып чыгып китте…
* * *
«Вәсимә хыянәт итә?!»
Күршесе авызыннан мондый сүзләрне ишеткәч, Зәки аздан гына тончыкмады. Бәласеннән башаяк дигәндәй, кайнар кофелы чынаягын өстәл уртасынарак эшереп куйды.
Юк, бу мөмкин нәрсә түгел! Бармактан суырып чыгарылган сафсата – күренеп тора. Мәгънәсез шаяра күршесе. Зәкинең хатыны бит ул. Сәлимгә караганда мең мәртәбә яхшырак белә Зәки аны. Ничәмә-ничә ел бергә яшиләр… «Хатын белән талаштырыр, Зәкинең нервысында уйнар өчен тагын нәрсә уйлап тапкан инде бу Сәлим?»
– Акылдан шаштың мәллә, күрше? – Зәки гаҗәпләнүдән күзләрен түгәрәкләде. – Минем Вәсимәнең холкы хәтәр инде хәтәрен, беләм, ну ул мондыйга сәләтле түгел…
– Әй, – дип кулын гына селтәде Сәлим. Аның беркатлы ахире дә башка «бозау» ирләр кебек фикерли икән. Алар да үз хатыннарына балаларча ышана, ә тегеләре уңга-сулга йөреп тора. Вакыты җиткәч, төенчекләрен җыеп чыгып киткәч, йә булмаса үзләрен өйдән куып чыгаргач кына, мөгезләрен кашырга тотына ирләр.
– Беләсеңме, Зәки, – дип дәвам итте Сәлим бераздан. – Ышану-ышанмау синең эш, ләкин синең урында әллә нинди иллюзияләр белән яшәмәс идем мин.
Ахырын журналның август (№8, 2015) саныннан укый аласыз.