***

–…Һәркем үз тормыш юлын үзе үтә, – бик таныш, тамак төбеннән чыккан тавыш Рәкыйпнең аңына килеп җитсә дә, ул күзен ачалмыйча ятты. Тәүге тойганы – астына җәелгән салкынча клеёнка иде. – Бик кызганыч та бит, нишлисең… Пульсы болай нормальләшә бугай егетнең… – Таләпчән каты бармаклар беләгендәге кан тамырын бераз кысып тордылар.

Ябышкан күз кабакларын язып җибәрергә тырышып, имән бармагы белән күз тирәсен угалап алды. Кемдер юеш чүпрәк тидергәч, ярым күтәрелгән күз кабаклары артында, түшәмдәге зур плафон эчендә эреле-ваклы лампочкалар, уң кырыйда утырып торган таныш хирург, сул ягында ак эмальгә буялган озынчарак кәкре савыттагы сары суда марля кисәге чылатып торучы ак халатлы хатын-кыз – шәфкать туташы күренде…

Сул табанында аякның барлык сеңер-буыннары бөрешеп-укмашып тартыша башлады. Баштарак кытыкланган кебек кенә тоелса да, тора-бара табан астын түзә алмаслык авырту биләп алды…

Сул кулы белән сузылып, аягын сыйпарга уйлады… Калын марля белән урап куйган боты буйлап аска төшә барган кулы, тез капкачына җитәргә тиеш чакта, кинәт бушлыкка эләкте… Аптырап, кармалап, янә-янә эзләде – аягын таба алмады… Аяныч хәленә ышана алмыйча, гарипләнгән гәүдәсен ятлардан качырырга тырышып, одеялын өскә, иягенә хәтле тартып куйды.

– Ыы-ыы… – авыртудан да бигрәк, чарасызлыктан одеял кырыен тешләп өзгәләде. Аскы ирене киселеп-кубарылып, канап чыкты… Ике күзеннән дә мөлдерәп аккан яшьләре, авыз тирәсендә кан белән буталып, яңагын кызыл төскә буяп, муенына, мендәренә агып төште…

– Йә, йә, егет… – күпне күргән хирург елмаерга, чиксез газапланган егетне тынычландырырга тырышса да, үзенең дә йөзен хафалану биләгән, күзләрен яшь элпәсе томалаган…

… Менә 3 ай инде Рәкыйп тулай торакта көн күрә. Зәйдә берүзе генә калды әле ул. Заводтагы зур урында эшләгән туганы Яр Чаллыга, күптән түгел «Брежнев»дип үзгәртелгән шәһәргә эшкә күчте. Аңарга ияреп, Наурат абыйсы да шунда китеп барды. Аларның фикерләүләреннән аңлашылганча, Чаллыда перспектива зур икән… Чыннан да, туганын транспорт җиһазлары заводына директор итеп билгеләделәр. Абыйсы да шул ук заводта җылы гына урнашкан, диделәр…

Култык таякларына таянып менеп-төшеп йөрергә уңайлы булган икенче каттагы иркен генә бүлмәдә Михаил исемле керәшен егете белән икәүләп яшиләр. Үзләренчә атаганда, «Михәй» әле армиягә да бармаган. Быел кышын гына, Зәйдән ерак түгел Тюгеевка авылыннан килеп, заводка эшкә кергән яшь кеше әлегә ниндидер цехта өйрәнчек, станоклар янында, үзе әйтмешли, «рабучи» һөнәрен үзләштерә. Шуңадыр, җегетебез эшкә әллә ни ашкынып тормый: «Көзгә армиягә китәсе – шуңарчы этә-төртәсе», – дип, бар дөньясына төкереп йөри бирә… Үзе болай бер дә начар малай түгел, керәшеннәр алар гади, эчкерсез халык икән. Бу егет тә Рәкыйпкә кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша, урамга йөрергә алып чыга, әзрәк акча пәйда булса, тиз генә кибетне әйләнеп кайта. Шулай итеп, очны-очка ялгыйлар әле хәзергә…

Махсус протез операциядән соң алты ай үткәч генә ясала икән. Ягъни, тагын ике ай тирәсе көтәсе әле. Вакытын бушка уздырмаска тырыша Рәкыйп. Күнегүләр ясый, киселгән аяк калдыгы белән каты идән тактасына таянып тора-тора да, авыртудан күз аллары караңгылана башлагач, хәлсезләнеп, идәнгә ава…

Кайчандыр баребер аяклы буласын зарыгып көтә ул. Протез куйгач әле аңа, ниһаять, инвалид группасы биреп, пенсия дә түли башларлар. Бигрәк авыр бит акчасыз яшәве… Тулай торакка да өч ай түләнмәгән. Күптән түгел генә кастелянша кереп, җәлләгәндәй сөйләнеп утырса да, тел төбендәге: «Фатирга түләмиләр… Кем өч айдан артык түләмәгән, андыйларны завод директорының көнкүреш буенча урынбасары Посохов тулай торактан куарга куша…» – дип кисәтүе аңлашылды…

Түләр инде ул фатир өчен, пенсия алгач та… Протез куюга, заводка эшкә дә чыгачак әле ул! Акчага кытлык күрмәс ул шул чакта. Ә хәзер генә кайдан алсын инде? Тирәсендә иптәшләре бар да ул барлыкка. Тик аларда да артык акча юк… Кайдан килсен ди? Яшьләр бит – хезмәт хакы алалар да шундук тотып бетерәләр. Үзләре дә әнә, түли алмыйча, коменданттан качып йөриләр. Ярар, бер рәтләнер әле… Ә әлегә…

Аена ике мәртәбә, култык таягына таянып, шәһәр больницасына, врач-травмотологка күренергә йөри. Анда аяк калдыгын тикшереп, протезлау өчен, тагы нинди өстәмә күнекмәләр эшләргә икәнен тагын бер кат искәртеп, амбулатория кенәгәсенә язмалар сырлаганнан соң, ул бөтен шәһәр буйлап кайтырга чыга… Бу вакытта ул бер аягы юклыкка шулхәтле ояла, кайчакларда, каршына яшьләр килсә, юл буенда туктала, агачлар ышыгында алар үтеп киткәнче качып тора. Менә бүген дә, чираттагы приёмнан кайтып килгәндә, зур хәрефләр белән «Кама машиналар төзү техникумы» дип язылган биек мәһабәт бинаның ике якка ачылышлы авыр ишекләре турысында миләш куагына ышыкланды, хәл җыеп, тукталып торды. Укырга керү теләге гел хыялында булганга, ул бу урыннан тыныч кына үтә алмый. Һичшиксез, керәчәк әле ул кичке укуга. Көндез эшләячәк, кичен укыячак!.. Егет, катгый карарга килеп, култык таякларын алга киң-киң ташлап, тулай торагына таба юнәлде…

Дәртләнеп-ашкынып бүлмәсенә кайтып керде, караватындагы урын-җир буш, тимер пружиналар гына серәеп калган: «Урын-җирне алганнар!» – дигән уй яшен тизлеге белән үтте… Торак хакын түләмәүчеләрнең «постелен изымать итәргә» дигән комендантның карары барын белгәнгә, үзенекен ала күрмәсеннәр дип хафаланыбырак йөргән чагы иде… Хет матрасны калдырмаслар микән дип, кастеляншаны эзләп китте.

Кастелянша җаваплылыкны үз өстеннән тиз төшерде, мин нишли алам инде дигән кебек, кулларын як-якка җәеп алганнан соң, киңәш иткәндәй: «Комендантка кереп кара инде син, аның карары бит, бәлки, хәлеңә керер», – дигән булды. Комендант инде кайтып киткән икән…

Төнге сменадан кайтып кергән Михәй, тимер караватта пәлтәсен генә бөркәнеп яткан Рәкыйпне күреп, башын чайкап торгач: «Да, брат, рабучи хәлен аңлаучы юк икән монда, хет сиңа тимәсәләр булмый микәнни бу ахмакларның?! Берәр нәрсә капкаладыңмы соң?» – дип, үз урынына ятарга тәкъдим итсә дә, Рәкыйп эндәшмәде…

Икенче көнне Михәй, икенче сменада эшләгәнгә, сәгать тугызларда гына торып, күпне күргән тимер чәйнекне тотып, «упшый кухня»да чәй куеп кергәч, өстәлгә тумбочкасыннан ипи белән банка төбендә калган сөт өсте чыгарып куйды да, бөгәрләнеп ятучы Рәкыйпне бераз күзәтеп утыргач: «Төне буе синең тимер сеткаң шыгыр-шыгыр килеп торды. Һич йоклап булмады бит әй, юньләп… Син тәки өйдәгеләргә хәлеңне белдермисең, болай ничек түзәсең син? Заводка, профкомга да чыкмыйсың… Синең урында берәү булса, күптән ярдәм сорап, барысын аптыратып бетергән булыр иде инде», – дип куйды.

Әйе, төнлә ничек кенә ятып караса да, бер дә тынычлана алмады Рәкыйп. Бер яктан, хафалану күңеленә тынгылык бирмәсә, икенчедән, әллә көзге салкыннар якынлашканны сизенгән аягы бертуктаусыз тартышып бимазалады. Ни гаҗәп, сул аягы булмаса да, ул аның һәр буынын, һәр күзәнәген тоя иде…

Өйдәгеләргә килгәндә, фаҗигасын аларга белгертмәскә тырыша әле ул. «Белсәләр, хафаланып килеп җитәрләр… Аяксыз ятканын күреп кызганырлар. Ул чакта инде Гөлчирәгә дә хәбәр барып җитәчәк…» – дип уйлый, ә чынында, якыннарын борчыйсы килми иде аның.

Менә, Алла бирса, протезны ясаткач, эшкә чыгып, хезмәт хакына (әле җыелып килгән пенсиясен дә бирсәләр!) алган теге джинс костюмны киеп, бүләкләр төяп кайтып керер әле ул! Бераз аксап булса да, үзе кайтып керү аяксыз ятканны күрү түгел бит инде…

Күптән түгел: «Исән-сау гына эшләп йөрим, покага кайта алмыйм, вакыт тыгыз – техникумга, кичке укуга керергә әзерләнәм», – дип тынычландырып (үзе генә тынычсызланып!), тагы хат язып салды әле ул туганнарына.

Гөлчирәгә дә белгертми әлегә. Килеп җитсә, бу хәлендә ничек күренсен ди ул аңарга… Яшь егеткә бу – үлем белән бер!

Михәй, коридорга чәйнеген алырга чыккан да, вахтага да төшеп менәргә өлгергән икән, ишектән керә-керүгә: «Анда комендант килгән бугай бүлмәсенә, бер банка варенье тотып, кастелянша кереп бара иде. Мөгаен, хуҗасына, доклад белән кергәндер», – дип куйды.

Бераздан, вахта янындагы бүлмәсенә Рәкыйп килеп кергәндә, тулай торак хуҗасы – тулырак гәүдәле марҗа хатыны – калын гына май яккан күмәч телемен тешләп, чәенә яңа гына ачылган банкадан варенье болгатып утырган җиреннән теләмичә генә аерылды, алдындагы егетне күздән кичергәч, тормышыннан зарлана башлады. Аның бу гадәте күптән билгеле булганга, Рәкыйп башта бер дә гаҗәпләнмәде – комендант, кем генә, нинди йомыш белән керсә дә, сөйләшүе акча кытлыгына (әллә акча сорауга?) кайтып кала иде…

Рәкыйп сөйләнгәндә, аның үтенечен хуплаган кебек, кабат-кабат башын кагып, күп сөйләүдән кибешкән тамагына инде суынып беткән чәен йота-йота, ризалашып утырган булса да, анык кына карар кылмады, бары: «Ярар, мин, киң күңелле кеше буларак, заводның көнкүреш бүлегенә дә, профкомга да мөрәҗәгать итәрмен, җавапны иртәгә кереп белешерсең», – диде.

Икенче көнне, инде шактый олыгаюына карамастан, кыяфәтенә үзгәреш кертергә яраткан, бүген исә маңгайдагы бер уч чәченә ак буяу тидергән комендантның күңеле күтәренке иде. Иртән эшкә килүгә үк бүлмәсенә кереп баскан бер балагы буш егетнең, бик ябыгып калса да, култык таякларын кысып кочаклаган куәтле беләкләрендә, йончыган булса да, горур-тәвәккәллек бөркелеп торган йөзендә, һаман өмет-яшәеш чаткылары чәчкән күз карашында үзе көткән, күңеле бик теләгән ялвару-ялыну, буйсыну-яраклашу әсәрләре табалмагач, кәефе кырылды – ачуы йөзенә чыкты.

Өстәленә иелеп:

– Синең үзеңә, заводка барып, Посоховка приёмга язылырга туры килер, – диде.

– Миңа завод переходларыннан үтүе авыррак шул покага… – Рәкыйп култык та-якларына ишарәләде. Кыенлыклардан бигрәк, танышларына бу хәлдә күренүдән ояла иде ул…

Комендант:

– Әле сиңа, бәлки, профкомга кереп, гариза да язарга кирәктер. Так что, үзеңә бармый булмас. Шулай диделәр… – дип өстәде. Заводны юллату үз инициативасы булса да, мәшәкатьне өстеннән төшерү хәйләсе иде бу шомарган хатынның…

– Мөмкин булса, гаризаны монда гына язар идем, соңыннан берәрсе илтер иде, сез кул куеп бирсәгез… Бәлки, үзегез дә кертеп чыгарсыз, заводка барышлый…

– Минем эш бигрәк күп шул, зарплатасы аз булса да. Юк-бар өчен заводта йөрергә вакыт бер дә тими… – Тулай торак хуҗасы, сөйләшү тәмам икәнен аңлатып, бик эшлекле рәвештә уфтана-уфтана, алдына җәелгән ватмандагы таблицада вахтёрларның «Дежур тору графигы»н үзгәртеп кора башлады…

– Ахмаклар! – Михәй, ятагыннан күтәрелеп, озын-какча аяклары белән караваты астыннан кармаланып, кемнәрдәндер калып, киелә-киелә баш-башлары тишелеп беткән «упшый чүәкләр»не эләктергәч, тишекләрдән карап торган баш бармакларын селкетеп алды да, лаштыр-лоштыр коридорга чыгып китте.

Бераздан берничә газета төпләнмәсе күтәреп килеп керде. Зур, калын «Труд», «Комсомольская Правда» катламнарын Рәкыйпнең караватындагы сыгылмалы сеткага җәеп салды, баш астына кечерәк «Зәй таңнары» төпләмәсен ыргытты да, өсләрен үз койкасындагы япма белән каплап куйды: «Барыбер эт тә укымый, кызыл почмакта тузан җыеп кына яталар… Болар өстендә ятып, үзең сөйләгән Әбүгалисина булып китмәсәң ярый да, – дип көлеп алгач, – пока шушы хан түшәгендә ятып тор инде… Соңыннан, берәр җаен чыгарып, юньлерәк урын-җир әмәлләрбез әле, – диде дә чәйнегенең суы бар микәнен тикшереп, аны селки-селки чыгып китте.

Болай кәмитрәк күренсә дә, ятып торырга уңайлы гына булды әле үзе – гәүдә пружиналы сеткадан идәнгә үк төшеп китми, астан да җил өрми кебек… Атна-ун көн үтүгә, Михәй мендәр белән одеял күтәреп кайтып керде. Авылдашы Василий кемгәдер «йортка кергән», тулай торакта яшәми, бары пропискада гына калган. Шуңа күрә: «Бәчили хәзер Кәтринәсе янында куна. Пастиле барыбер тик тора», – икән…

***

Бүген, поликлиникадан кайтышлый, тәки, кыюланып, техникумга керде әле ул… Кабул итү комиссиясе эшен тәмамлаган булса да, директор урта яшьләрдәге ир кеше хәленә керә белүче икән. Фәкать Рәкыйп өчен генә экзамен оештырырга кушты.

– Хәзер экзамен бирсәм, протез ясаткач, ноябрьләрдә укырга йөри башлыйм, Алла бирса! – Рәкыйп белән Михәй, куе чәйгә күп итеп шикәр болгатып (шикәргә баеган вакыт!), кара ипи чәйнәп, «әбит» ашап, гәпләшеп утыралар.

– Син, давай, тизрәк аяк ясат. Минем «прощальныйга» авылга кайтып биербез, – корсагы тулган Михәй, гармунны алып, чыелдатып ала. – Мә, уйнап җибәр әле! Синең бигрәк тә шәп чыга башкорт ягы көйләре, – дип, каршыда утырган Рәкыйпкә хромканы китереп тоттыра.

Күңеле күтәрелгән чакларда уйнала торган көйгә кушылып, бүлмәгә җыр тарала:

Син дә бик матур.

Уфа да матур, –

Бик матур дөнья…

Әйе, Гөлчирә матур, дөнья да бик матурдыр… Тик менә ул үзенең бу кыяфәте белән ул матур дөньяга сыярмы соң? Аңа анда килешми, ул аны бозар гына кебек…

Аның белән янәшә басып, урамда йөрергә Гөлчирәгә бик авыр булыр…

Гармунын кочаклап уйга баткан, бу хәлендә Уфа урамында бөдрә чәчләрен туздырып җил шаярган кыз белән бергә баруын күз алдына китергән егеткә каршыда җырлаштырып утырган Михәй, кинәт бүленеп, нәрсәдер эндәшә дә, ахырда, ишек ягына төртеп күрсәтә…

…Яртылаш ачылган ишектә Гөлчирә басып тора! Әллә әсәрләнүдән күземә күренәме дигән кебек, Рәкыйп күзләрен угалап алса да, кыз урынында калды… Әйе, ишек янында аның Гөлчирәсе иде! Йә Ходай… Бу хәлдә аңа ничек күренер? Ярый әле, уң тарафтагы ишектән килеп керүчегә гармун тотып утырган егетнең уң аягы гына күренә, сулының юк икәне сизелми иде. Каушап калган Рәкыйп ни эшләргә, ни әйтергә белмәде. Сүзләре дә кайдандыр, тамак төбеннән карлыгып чыкты:

– Гөлчирә… Син чыгып тор әле… Бүлмәдән үк чык…

Рәкыйпнең өзеп-өзеп әйткән сүзләре, ниһаять, аңына килеп җиткәч, кыз, кинәт борылып, ишектән чыгып китте. «…Куып чыгарды, бусагадан да уздырмыйча, уйламаслык хәл… Уф, нигә генә килдем соң?! Нигә күңелем гел сыкрады, тилмерде соң монда килергә?»

Кыз, үз-үзен белештермичә, баскычлардан аска таба омтылды…

Әкияттәге кебек, минут эчендә бөдрә чәчле кыз пәйда булган, аннан кинәт күздән югалган ишеккә карап утырган Михәй, агарынып калган Рәкыйпкә борылып:

– Ни булды соң әле бу? Нигә бу күктән төшкән фәрештәңне куып чыгарасың? – дип, аны айнытып җибәрде…

– Менә, Миша, бу – Гөлчирә инде! Бар, куып җит, зинһар. Аңлат аңарга минем хәлне… Үзем булдыра алмыйм. Чакыр, керсен монда. Әгәр теләсә генә инде… – диде дә, чарасыздан аяк төпсәсен покрывалга төреп яшергәндәй итте…

Гөлчирә турында күп тапкырлар ишеткән Михәй шундук ачык ишеккә атылды.

Рәкыйп тәрәзә янына күтәрелде. Дымланган пыяла өлгесен җиңе белән сөрткәләп алуга, тәрәзә каршындагы агачлыкта, озын кулларын селки-селки, нәрсәдер аңлаткан Михәй алдында басып торган кыз, кинәт борылды да, тиз-тиз атлап тулай торакка таба килә башлады.

Рәкыйпнең йөрәге табан астына төшеп киткәндәй булды.

Эпилог

Кичке эңгерне тагы да куертып, күкне яуларга ябырылган кара болытларны ера-ера, тәрәзәгә омтылган ярым ай тулай торакның ут алмаган бүлмәсенә вакыт-вакыт яктылыгын элеп куя…

– Мин бу халәтемә ияләштем инде… Кемнеңдер кызгануын теләмим, мин үземнең болай да көчле икәнемне сизәм… Рух ныклыгы ул кул-аяк сәламәтлегеннән көчлерәк икән! Шуңа да бу хәлемне туганнарыма да язмадым, алар белсәләр, син дә, һичшиксез, ишетә идең.

– Ишетмәсәм дә, йөрәгем белән барыбер сиздем мин… Төшемдә сине гел зират тирәсеннән эзлим… Таба алмыйм… Күңелемне гел тынгысызлык биләде… Нәрсәдер булган?..  Менә, түзалмадым, килдем дә җиттем…

– Минем бер аякны зиратка илтеп күмгәннәр шул… Гомер буе нужа, хәсрәт булып яши алмам мин, сиңа да минем белән авыр булыр… Бу хәлемнән куркып кайтып китсәң дә, мин сине аңлармын… Барысына үзем гаепле, сине калдырып читкә китүемә дә, бу бәлагә таруыма да…

– Юкка гына төшемә зират кереп интектермәгән икән шул!.. Әйтәм, ниндидер серле, аңлашылмаган көч бертуктаусыз әйди, каядыр еракка чакыра… Менә бу бәла килгәнне аңлатырга теләве булган икән… Ярый әле, үзең исән, шуңа бик үкенечле түгел миңа…

– Мин дә үкенмим! Чөнки хәзер генә синең дә ничек яратуыңны аңладым… Дөньяда чын-чынлап мине ярата белүче җан берәү генәдер – ул да булса син! Мин бит сине бер күрүдә яраттым! Көннән-көн ныграк сөя барам һәм үлгәнче сөячәкмен…

Егетнең күз яшьләренә чыланган битләреннән үбеп, кыз:

– Исеңдәме, син, флоттан кайткач, беренче көнне үк миңа: «Син миңа ничек тә кадерле бит», – дигән идең… Бел: син дә миңа ничек тә кадерле! Тилекәем минем… Мин синең аягың юклыгын сизмим дә!..

…Язмыш уенында бер мизгел адәм баласын гомерлеккә бәхетсез иткән кебек булса да, шул ук вакыйга аны мәңгелеккә бәхетле итә ала икән…

Болытларны җиңеп, ниһаять, тәрәзәгә сарылган ярымайның нурлары бүлмәгә үтеп, почмактагы караватка җәелгән газета төпләнмәләрендә бер-берсенә сыенышып утырган күптән үз иткән танышларын – егет белән кызны эзләп табып, аларның бер-берсенә елмайган йөзләрен сыйпап-сөеп узды…

Ачык зәңгәр күктә соңгы болытларны өркетеп-таратып, җилеп узган ак байтал сыны күренеп калгандай булды – гүя кешелек дөньясында иң зур байлык – эчкерсез сөюгә Каркадил иленең үз хәер-фатихасын җиткерүе иде бу…

 

Рәкит АЛЛАБИРДЕ

Фото: https://pixabay.com/

 

«Мәйдан» №3, 2020 ел.


Комментарий язарга