Логотип «Мәйдан» журналы

Соңлап кайту

Габдрахман бабай үлем түшәгендә бик озак ятты.

Заманында типсә тимер өзәрдәй таза, киң җилкәле, озын буйлы, каһарман бу ир-атны хәзерге кешелек дөньясы өчен ят, дошман булган яман шеш авыруы тәмам ашады, эштән чыгарды. Үләсе көннәрендә Габдрахман бабай еш кына аңын югалткалады. Шуңа күрәдерме, хәл белергә килгән туганнары, авылдашларына ул үлгән кебек тоелды. Тик аның белән ярты гасыр чамасы бергә яшәп, бу дөньяның ачысын-төчесен бергә татыган карчыгы Бибинур апа гына ап-ак бәз күлмәк астында сизелер-сизелмәс кенә леп-леп иткән йөрәк тибешен тоеп торды. Ул картының үлә алмыйча интегеп ятуының серен дә яхшы белә иде.
Һушына килгән минутларда Габдрахман бабай озын керфекләрен салмак кына күтәреп, сагынудан саргайган күзләре белән бүлмәне йөртеп чыккач, ничәнче кат инде:
– Кайтмадылармы? – дип сорап куя.
Әледән-әле бирелгән шомлы бу сораудан Бибинур апа тетрәнеп куя һәм җавабын ничек тә булса йомшартыр өчен кирәкле сүзләр эзли:
– Юк шул әле. Кайтырлар әле, кайтырлар, Алла боерса!
Бу сүзләр Габдрахман бабайның җанын өшетеп җибәрә, алар аның йөрәгенә тавышсыз, хыянәтчел ук булып кадалалар сыман.
Ул тагын һушын җуя...
Юк, Габдрахман бабай ничек булдыра алса, шулай Газраилне алдап, үлемне уратып үтә, гөнаһлы бу фани дөньядан һич тә китәргә ашыкмый иде әле.
Бабай, бик күптән Агыйдел буена урнашкан туган авылларын ташлап, Көнбатыш Уралның башкаласы Пермь шәһәренә киткән ике улы – Зиннур һәм Габделнурны көтә. Алары да инде, мескен башлар, туган якларыннан күңел көрлеге типкәннән генә кузгалып китмәделәр, ә чыдар әмәлләре калмагач, дуамал колхоз бригадиры һәм үзләренә азрак туган тиешле астыртын, әмма хәйләкәр колхоз рәисенең кысрыклауларына түзә алмыйча еракларга китеп олактылар.
Билгеле, баштарак алар ел саен Сабантуйларга кайтып йөрделәр, авылдагы ата-аналарын сөендереп, шәһәр күчтәнәчләре җибәрделәр. Кайткан чакларында түбәләр ябабыз, калайдан җилләткеч торбалар ясыйбыз һәм зур акчалар эшлибез, дип мактана иделәр. Шулайдыр, аталары өйрәткән һөнәр егетләргә зур шәһәрдә югалып калмаска ярдәм иткәндер. Габдрахман бабай үзе дә заманында Актаныш ягының атаклы калай мич чыгаручысы иде.
Еллар үтә торды. Алар үткән саен, егетләр дә авылга сирәгрәк кайта, әти-әниләрен оныта башладылар. Күчтәнәч салынган посылка һәм акча квитанцияләре дә килүдән тукталды. Хөкүмәт тарафыннан билгеләнгән колхоз пенсиясенең күләме бик аз: барлыгы унике сум, ә терлек-туар тотарга инде көч юк. Картлар турында кайгыртуны ире һәм ике баласы булган Чаллыда яшәүче эш сөючән, әмма үткен телле кызлары Вәсилә үз өстенә алды. Ай саен ул алар янына кайтып торды һәм азык-төлек белән тәэмин итте. Актанышка таба барган машиналарның шоферлары белән сөйләшеп капчыклап он, шикәр йә ит консервалары төяп җибәрде. Шулай итеп биш ел вакыт сизелми дә үтеп китте. Берзаман Пермьнән Чаллыга күчеп килгән гаиләләрдән Вәсилә абыйлары турында кыска гына мәгълүмат алды. Хәбәр күңелсез: туганнары, хатыннары белән аерылышып, эчкечелеккә бирелгәннәр. Куллары «алтын» булгандыр инде, әлегә эшләрендә эшләп йөриләр, ди. Әти-әниләренә, ичмасам, хәлләрен сорашып ике-өч юл хат та язмыйлар.
Улларының болай сансыз кыланышларына Габдрахман бабай һәм Бибинур әби артык рәнҗемәделәр.  Киресенчә, ачлык елларында, аннан соңгы авыр заманнарда да югалып калмыйча, тәртипле, эш сөючән итеп үстергән малайларының шундый җавапсызлыкларына гына борчылды алар.
Ничек кенә булмасын, туганлык хисе көчле иде аларда. Улларын еш телгә алдылар: балачактагыча аларның башларыннан сыйпап иркәлисе, сөясе килә иде кайчакта. Мондый гаделсезлек, оятсызлыкка кызлары Вәсиләнең генә ачуы килде. Ата-анасын карау бөтенләе белән аның җилкәсенә төшкәнгә күрә түгел, юк, бу яктан ул киң күңелле кеше иде. Соңгы кискән икмәге белән дә уртаклаша ул алар белән.
Ләкин түзеп торуның да бер чиге буладыр. Бер килүендә, өчәүләп балачактан ук таныш булган самавыр җырын тыңлап сөйләшеп утырганда Вәсилә түзмәде, йөрәк ачысы белән кискен итеп әйтеп куйды:
– Әткәй-әнкәй, җитте, башка түзә алмыйм, иртәгә үк сезнең исемнән оятсыз, битсез улларыгыздан алимент түләтергә гариза язам...
Картлар баштарак кызларының бу сүзләренә әллә ни әһәмият бирмәделәр, гадәттәгечә кызып китү дип кенә кабул иттеләр. Вәсиләнең берничә чакрым ераклыктагы авыл советына барып яздырып кайткан гаризасына кул куярга кирәклеген белгәч кенә, ата-ана уйга калды. Бу – ике ут арасында калу белән бер. И Аллам, бу кискен борылышка авылдашлары, туганнары ни әйтер, ни йөз белән аларның күзенә карамак кирәк, ә?
Хөкем каршына басучылар аларның үз уллары була түгелме соң? Мондый адымны ничек атлыйсы? Озакка сузылган тынлыкны Бибинур әби бозды. Ул башындагы яулыгының бер очына яшьләрен сөртә-сөртә болай диде:
– Безгә бу җирдә күпме яшәргә калгандыр, белмим, ләкин без олы кешеләргә әллә ни күп әйбер кирәкми. Ничек тә булса очларбыз гомер дигәнен, әмма...
Шулай диде дә аҗдаһа авызыдай зур итеп ачылган мич авызына төбәлде. Шушы минутларда карчык мич авызының гомер буена күпме салам, кизәк ашаганы турындамы, әллә бөтенләй башка нәрсә турында уйландымы икән – әйтүе кыен, әмма ул яңадан бәхәскә кушылмады.
Габдрахман бабай да, кайчандыр каз, тавык, сыер, сарык, кәҗә белән тулы ишегалдына тәрәзә аркылы күз сирпеде. Әйе, хәзер ул бушап калган, бернинди җан иясе дә күренми.
Вәсилә дә, үзенең яман эш эшләгәнен аңлагандай, тынып калды. Шомлы тынлыкны ерып тагын Бибинур әби:
– Ярар, кызым, илт бу кәгазьне район үзәгенә, каткан бәгырьләре эреп китмәсме...
– Дөрес, әнкәй, оятсыз бу бәндәләргә шулай кирәк, – дип, әнисенә имза куясы урынны бармагы белән төртеп күрсәтте.
Тик йөзе сулып барган карт кына дәшми иде. Гаризага имза куйганда да авыз ачып бер кәлимә сүз әйтмәде.
Суд карары озак көттермәде, килеп тә җитте. Бер-ике ай вакыт үттеме-юкмы, ерак Актаныш ягындагы бер авылның элемтә бүлегенә ай саен аз-маз күләмдә алимент акчасы килә башлады. Картлар бу акчаларны үз аяклары белән барып алудан баш тарттылар, авылдашларыннан уңайсызландылар булса кирәк. Хат ташучыны да капка төбендә генә каршы алып, акча кәгазенә ашык-пошык кына кул куеп җибәрә торган булдылар. Бибинур апа бу акчаларның бер тиенен дә борчымады, улларының икесенең дә акчасын икегә аерып, әле әбисеннән мирас булып калган тукылган сөлгегә төреп, 54 ел элек Габдрахманга кияүгә чыкканда үзе белән алып килгән иске агач сандыкка салып куя торган булды. Улларына кайтарып бирергә уйлады ул. Ә Габдрахман карт бу акчалар белән бөтенләй кызыксынмады, өзелеп сагынып улларын көтте.
Бу вакыйгадан соң берничә ел вакыт үткәч, Пермьнән кайткан берәү: «Габделнур белән Зиннурны күрдем, билгеле, һәрвакыттагыча «салмыш» иделәр, – диде. – Мин авылга кайтам, әти-әниегезгә нәрсә дип әйтим, дигәч, тегеләр: «Безнең әти-әниебез башка юк, алар безне алиментка биреп, кеше алдында хур иттеләр», – дигәннәр, имеш.
Бу хәбәрдән соң тагын дүрт ел вакыт үтте. Менә Габдрахман бабай үлем түшәгендә ята. Соңгы минутларына кадәр саташу катыш:
– Кайтмадылармы? – дип сорый.
Табиблар тарафыннан расланган телеграммага каршы да җавап килмәде.
Ниәаять, Габдрахман бабай мәңгегә күзен йомды. Нәкъ ярты ел дигәндә, Бибинур әби дә салкын җир куенына керде. Аны карты белән янәшә җирләделәр.
Тормыш дигәнең бик катлаулы нәрсә. Кеше китә, әкренләп онытыла.
Габдрахман бабай белән Бибинур әбине һәм шулай ук аларның уллары турында да авыл халкы оныта башлады. Сирәк-мирәк кенә кызлары Вәсилә, туган ягына кайтып, олыларга әти-әнисенең рухына дога укырга дип сәдака өләшә иде.
Менә шулай берзаман мин, бу язманың авторы, үземнең Актаныш ягындагы туган авылыма кайткач, бабам, әбием һәм башка туганнарым күмелгән зиратка барырга булдым. Каберлектә уйланып басып торганда, бер почмакта кабер киртәсенә сөялгән карачкыга күзем төште. Таныш булмаган бу затка якынрак килергә булдым. Исәнләштем, мин кем, кайдан икәнлегем турында әйттем.
– Ә сез кем буласыз? – дип соравыма ул, озак кына дәшми торгач, ишетелер-ишетелмәс кенә тавыш белән:
– Зиннур мин. Минем әти-әниләрем шунда күмелгән. Габдрахман бабай һәм Бибинур апа...
Авылдашымны, хәтта ерак туган тиешле кешене, балачак төсмерләре белән генә көчкә танып алдым. Барыбызның да бәхет эзләп авылны ташлап китүебезгә инде ничә дистә ел узса да, безгә Зиннур белән дә очрашырга язган булган икән. Кайда дисең әле – зиратта.
– Минем яшьтәш Габделнур бар иде, ул хәзер кая? – дип кызыксындым.
– Үлде. Эштә фаҗигале төстә үлде, – ди авылдашым. – Ә менә мин әти-әни янына дип килдем...
– Әйдә, авылга төшәбез, – дим авылдашыма. – Берәр чынаяк чәй эчәрбез.
– Юк! – дип кискен генә әйтеп куйды Зиннур абый. – Ямалыга, пристаньга ашыгам. Чаллы–Чайковский метеорына. Аннары икенче метеор белән Пермьгә чаклы.
Бераз сөйләшеп алгач, Зиннур абый белән зираттан чыгып киттек. Мин – туган авылыбызга, ул Ямалы пристанена таба.
Берничә минуттан артыма борылып карасам, авылдашым Зиннур абыйның ябык гәүдәсе, болытлар арасыннан кыеклатып төшкән кояш нурлары астында шомлы шәүлә эзләре калдырып, әкрен генә офыкка таба атлый иде.
 

Ягъсүф ШАФЫЙКОВ

 

Фото: https://pixabay.com

 

Комментарийлар