Логотип «Мәйдан» журналы

Соңгы вальс

Чернобыль атом электр станциясе һәлакәтенә юлыгып вафат булган энем Әгъдәс Сәхап улы Салахның якты истәлегенә багышлыйм. Автор.Авырсынып кына килүенә карамастан, әлегә кадәр аңа һич таныш булмаган кур...

Чернобыль атом электр станциясе һәлакәтенә юлыгып вафат булган энем Әгъдәс Сәхап улы Салахның якты истәлегенә багышлыйм.
Автор.
Авырсынып кына килүенә карамастан, әлегә кадәр аңа һич таныш булмаган курорт Газизгә ошады. Сигез катлы бина борынгы Болгар иленең диңгез кебек җәелеп киткән киң һәм мул сулы олуг Чулман елгасы буенда, кояшка йөзе белән яткан иркен калкулыкта урнашкан иде. Әле автобуста чакта ук балконнары чем кызылга буялган ак кирпеч бинаны күреп, әллә нидән тынычланып калды ул. Ә инде ишек ачып керү белән пөхтә, ак киемле, ачык йөзле кызлар аның юлламасын алып бүлмәгә дә урнаштыргач, алдагы шөбһәләнүләреннән җилләр исте. Сирәк булса да, курортларның төрлесендә дәваланырга туры килде аңа. Төрлесендә төрлечә кабул иттеләр, төрлечә дәваладылар. Биргәннең битенә карама, диләр. Кайсыннан ярыйсы гына канәгать булып, кайсыларыннан игътибарсызлыкка гаҗизләнеп, ачка какланып кайткан еллары да булды. Ә монда... Кызларның гел үз итеп каршы алулары эретте дә салды. Якты йөз, тәмле сүз. Үзеңнеке үзәктә икән шул. Үз җирең, үз кешеләрең, үз телең...
– Әйдә, абый җаным, түрдән үз, тартынып торма. Юлда талчыккансың да бугай, нигәдер бик йомшак атлыйсың...
Адымнары йомшарды, авырайды аның соңгы вакытта – бусы хак. Сәламәтлеге шәптән түгел – бөтен сәбәп шунда. Яшьнәп торган яшьлеге үтте инде. Илле яшь – ир уртасы, дисәләр дә, Газиз Солтанов өчен түгел. Күкрәге көчсезләнеп китте әле аның. Авыртмаган җире юк хәзер. Кояш күрмәгән гөл сабагыдай көннән-көн юкара, хәлсезләнә бара.
Шуны аңлап, яшь табибә аңа аерым игътибар күрсәтте, озак итеп хәлен сорашты, тикшермәгән, тыңламаган җирен калдырмады. Аннары бирергә мөмкин булган барлык дәваларны аның курорт кенәгәсенә язып куйды.
– Тормыш мәшәкатьләрегез турында бөтенләй онытып, кайгылы уйларыгызны ташлап, тыныч күңел белән дәваланыгыз, ял итегез, абый. Процедуралар алу чорында бер-бер хәл туса, турыдан-туры үземә керегез. Сәламәтләнеп, Алып кебек тазарып, көч җыеп китәрсез бездән, иншалла, – диде ул гел олыларга хас теләктәшлек күрсәтеп.
Уннарча минераль матдәләргә бай шифалы суы, югары дәрәҗәдәге дәвалау ысуллары белән танылган бу шифаханәдә яшәү өчен дә, дәвалану, ял итү өчен дә бөтен шартлар бар икән. Җыйнак булса да, якты, уңайлы бүлмәләр, һәрберсендә телевизор, җылы суы, ваннасы, бинаның беренче һәм икенче катларында төрледән-төрле процедуралар алу бүлмәләре, минераль су ванналары, бассейны, коры мунчасы, ашханәсе, кинозалы... Газиз кебек сырхаулар өчен бу бигрәк тә мөһим, һичбер кая чыкмыйча дәвалан да ят. Ашау – байдан, үлем – Ходайдан...
Бүлмәдәше дә үз кеше булып чыкты – Арча ягыннан Габделфәт атлы, үз яшендәге тыйнак, сабыр холыклы авыл кешесе. Ул инде бер атна дәвалана икән биредә, шифаханәнең эчке тормышы, тәртибе белән дә яхшы ук танышкан. Газизне дә үзе белән алып, дәвалану урыннарын күрсәтеп керде. Аннары алар бергә иртәнге ашны ашарга, дәвалар алырга төшеп киттеләр.
Әнә шулай үзгә көннәр башланды Газиз тормышында. Көндезге ике-өчләргә кадәр төрле процедуралар ала, шул арада төшке ашка да кереп чыга, вакыт эләксә төштән соң бүлмәсендә бераз ял итә, кичен исә дәвалану мәшәкатьләреннән арынып беравык телевизор карап ята.
Ә бу вакытта бүлмәдәше Габделфәт киенеп-ясанып концерт яисә спектакль карарга төшеп китә, шөкер, шифаханәнең тамашачылар залында һәр көн күрше калалардан килгән артистлар чыгыш ясап тора – берсеннән икенчесе кызыграк көлкеле спектакльләр дә, җырлы-биюле концертлар да өзелми анда. Ә алардан соң ял итүчеләрнең олысы-кечесе ашханәгә бару юлындагы киң һәм озын коридорда даң-доң килгән көчле музыкага иркенләп бер биеп, танцы итеп ала. Габделфәт аларны да калдырмый. Тик ул Газизне боларның берсенә дә чакырмый, кыстамый, аның үз хәле үзенә җиткәнен күреп тора.
Шулай көн артыннан көн дигәндәй беренче атна үтеп тә китте. Режимлы дәвалану, тәмле ашау-эчү, дөнья мәшәкатьләрен онытып ял итү нәтиҗәсез калмады күрәмсең, Газиз арык тәненә ит куна башлавын, үзенә хәл кергәнен сизә башлады. Кәефе дә күтәрелде. Моны Габделфәт тә күрми калмады:
– Күз тимәсен, матураеп барасың, курорт килешә үзеңә, – диде ул аңа чын күңелдән. Кичен аны танцыга кузгатты:
– Әйдә, ятма пыскып, хәрәкәттә - бәрәкәт. Биючеләрне күрерсең, үзеңне күрсәтерсең...
Өстерәп алып чыккан кебек булды ул аны. Габделфәттән күрмәкче, киемнәрнең дә пөхтәсен киде Газиз. Ашханәгә бару юлы халык белән тулган, даң-доң килеп бар көченә ниндидер чит телдә колагыңа чөй тыксаң да чыдый алмаслык каты тавышлы музыка яңгырый, бернинди калыпка сыймас мәгънәсез тамаша бара: кайсы аякларын чалыш-полыш китереп бөгелә дә сыгыла, кайсы кыеш-мыеш килә, кайсы анасы сөтенә туенган кәҗә бәтие кебек тук-тук сикерә, ә кайсылары бер урында таптанып тора. Шулар арасында әнә Габделфәт тә баскан килеш ике якка чайкала.
Газиз бер почмактагы йомшак эскәмиядә танцы дигән шушы тамашаны гаҗәпкә калып карап утырды-утырды да, аптыраганнан көлемсерәп, урыннан кузгалды. Өске катка, бүлмәсенә менеп китәргә иде аның исәбе.
Шулчак залда башка, колакка күптән таныш музыка яңгырый башлады. Чү, вальс түгелме соң бу? Йә Хода, вальсны да уйната беләләр икән бит әле биредә, вальсны да онытмаганнар. Газизнең яшьлек юлдашы, мәңге ашкынулы, мәңге дәртле, мәңге яшь вальс. Йөзләгән уен коралларыннан торган зур оркестр башкаруындагы бу музыка бер-бер артлы йөгерешкән тынгысыз диңгез дулкыннарын хәтерләтеп, көчәйгәннән-көчәя барды һәм су буйлык озын һәм киң ашханә юлын, аннан вестибюльне, баскычлар мәйданын, шифаханәнең икенче, өченче, дүртенче катларын яулап алды. Газизнең кинәт аяк бармакларыннан алып баш тиресенә, чәч төпләренә чаклы кайнар чымырдау үтте, әйтерсең лә аны кинәт кенә көчле электр тогына тоттылар. Әмма рәхәт, ләззәтле чымырдау иде бу. Вальс... Күптән ишеткәне юк иде аның мондый таныш, җанга рәхәт музыканы... Тукта, тукта, нинди вальс соң әле бу? Һичшиксез, Штраус, Йоһан Штраус вальсы. «Вена урманы әкиятләре», «Язгы авазлар»... Та-та-та, та-та-та... Кайсысы соң боларның? Тик «Гүзәл зәңгәр Дунайда» түгел, аны Газиз аерым хәтерли.
Яшь чагында Газиз боларның барысын да белә иде, чөнки аз биемәде ул вальска. Бу яклап колхоз авылыннан чыккан мишәр егетенең бәхете булды. Бер килмәсә, бер килә, диләр бит. Армиядә хезмәт иткәндә кино карарга аларны гарнизондагы бердәнбер Офицерлар клубына йөртәләр иде. Шунда ул клуб мөдире, Новосибирск егете Рәшит белән танышты. Ике татар баласы дуслашып киттеләр. Рәшит клубта танцы түгәрәге дә алып бара икән. Авиация полкы очучылары,башка офицерлар, аларның яшь, гүзәл хатыннары, җитеп килә торган сылу кызлары атнасына ике тапкыр кичкырын танцыга өйрәнәләр.
– Мин монда чагында танцыга өйрәнеп кайтып кит, үкенмәссең, – диде Рәшит.
Аның үзенең нинди талантка ия егет булуын Газиз шунда гына белде. Биюче дисәң дә биюче, чын танцмейстер икән бит. Хәрби округ ансамблендә төп биюче булган ул башта. Аның түгәрәгенә йөргән кеше биюче була алмый калмагандыр. Истә, һаман истә ул түгәрәк. Рәхмәт Рәшиткә, ул булмаса ямьшәеп беткән кирза итекле кече сержант Солтановка түгәрәккә йөрү дә тәтемәгән булыр иде әле.
Газиз үзе дә сер бирмәде, танцыга тиз өйрәнде. Бигрәк тә бал танцыларын ярата иде ул. Вальс кына түгел, танго, фокстрот, кадриль, краковяк, полька, падеспань, падеграс – барлыгы унике төр биюгә өйрәнде егет. Бар кимсенгәне ямьшәйгән итекләр булгандыр, тик аның белән парлап чыгарга теләгән гүзәл затлар моңа артык игътибар да итмәделәр бугай. Кичәдән кичәгә остарып барган мишәр егетенең түгәрәккә йөргән иң аксөяк сылу бикәләр арасында абруе зур, аларның һәркайсы Газиз белән танцы итүне мәртәбәгә саный, алдан ук ниятләп тора, хәтта сөйләшеп куя. Чөнки егет танцыны бию залындагы иң сәләтле кавалерлардан да остарак башкара иде.
Хәзер исә соңгы тапкыр кайчан танцы иткәнен дә хәтерләми, аңа кимендә унбишләп ел үткәндер, кайда инде ул яшьлектәге вальсларның исемен хәтердә калдыру?
Ул шулай уйланып торган арада, бер-бер артлы вальска әйләнә башлаучылар да табылды. Музыка Газизнең үзен дә җилкендереп җибәрде: «Әллә берәрсен чакырып караргамы?» Ул күзләре белән үзе тирәсендә утырган хатын-кызлар арасыннан үзенә ошардай пар эзли башлады. Мондый чакта вакыт кыска була, кайчак беренче кул астына туры килгән хатын-кызны да чакырасың. Ләкин Газизнең күзе үзеннән-үзе ике-өч кеше аша утырган утыз ике-утыз өч яшьләрдәге бер хатынга төште. Түгәрәк, ачык йөзле, җилкәсенә төшеп торган тузынкырак кара чәчле, куе кызыл төстәге озын күлмәге тыгыз гәүдәсенә сыланып тора. Газиз торып, аңа каршы килеп басты һәм яшь чагында өйрәнгән, чын кавалерларга хас гадәт буенча башын иде: «Мин сезне вальска чакырам»... Хәзер хатын сикереп торыр да, алар парлашып вальс әйләнә башларлар сыман иде, тик Газиз ялгышты: хатын гаҗәпкә калып карап торды да, «юк» дигән мәгънәдә башын чайкады...
Газизнең кәефе, кырау суккан чәчкә кебек, кырылды да төште. Ул кире урынына барып утырырга уңайсызланып, икенче якка чыкты һәм аптырап дивар янына барып басты. Беренче коймак төерле булды ла! Эш нәрсәдә, нигә ул чыкмады? Һич сәбәп юк кебек. Газиз ап-ак күлмәктән, пөхтә итеп үтүкләнгән кара чалбардан, туфлиләре дә ялтырап тора, гәүдәсе дә төз, килешле әле аның. Әллә соң шулай бик олы күренәме ул авыру килеш? Юк, бүген башкача берәүне дә чакырмаячак ул вальска. Менә музыка гына тәмамлансын да, бүлмәсенә менеп китәр. Үз-үзеңне кимсетеп...
Кинәт диварга сөялеп басып торучылар арасыннан бер яшь хатын кузгалып, Газизгә таба килә башлады. Газиз аны үтеп баручыдыр дип уйлаган иде, алай булып чыкмады, аның янына тукталып:
– Абый, сез вальс биисезме? – диде.
Газизнең яшьлегендә ир-атны хатын-кыз ак вальска гына чакыра торган иде. Хәзер әнә башка гадәт икән.
– Яшь чакларда ярата идем вальсны, – диде Газиз һәм ханым белән җитәкләшеп биючеләр арасына юнәлделәр. – Әле менә берәүне чакырган идем дә, чыкмады. Кәефе юкмы...
– Ә мин күрдем аны. Шуңа сезне чакырдым да. Белдем сезнең вальс танцевать итәсегез килгәнне.
– Рәхмәт...
Башта алар салмак кына әйләнделәр, чөнки Газизгә вальсның инде онытылып беткән нечкәлекләрен искә төшерәсе бар иде. Аннан темпны тизләтә төштеләр. Вальслар шундый инде алар, әйләнгән саен син тизрәк әйләнә, дәртләнә, җилкенә барасың, биегән саен синең кәефең, рухың күтәрелә бара. Вальс ашкындыра сине, сиңа каяндыр көч, куәт килә. Хәтта соңгы вакытта чир белән йончыган Газизне дә кодрәтле вальс музыкасы әнә илһамландырып җибәрде, ул парын әле уң, әле сул якка әйләндерә-әйләндерә бию залын ерып аркылыга-буйга чыкты, тиргә батты. Ләкин музыка төгәлләнмичә парын ычкындырмады.
– Сез бик оста танцевать итәсез икән бит. Шулкадәр җиңел, рәхәт сезнең белән, – диде аңа пары. – Каршы булмасагыз, мин сезнең белән тагын вальс биер идем. Башка вакытта да, дим. Минем бөтен яратканым – вальс, кич буена вальс танцевать итәргә дә риза...
Ләкин бу кичне бию залында башкача вальс яңгырамады.
Бүлмәдә Габделфәт:
– Күрдем, күрдем синең бер чибәр белән ничек вальс әйләнгәнеңне. Шәп чыкты, сезгә сокланып карап торган кешеләр дә аз булмады бугай. Афәрин! – диде.
***
Иртән курорт кабат үз тормышында кайный башлады. Аның ике катында халык ыгы-зыгы килә, бер процедураны алып чыга да, икенчесенә, өченчесенә чаба. Дәваланып йөргән арада Газиз күзләре белән нигәдер йә бер, йә икенче дәвалану урынында процедурага чират көтеп утыручылар арасыннан кичә танцыда аның теләген кире каккан хатынны эзләде. Чибәр, ләкин артыгы белән горур хатын иде ул – Газизгә шулай тоелды. Кичәге хәлдән соң Газизнең күңел түрендә кимсетелү, рәнҗетелү кебек хис калды. Әллә соң чынлап та горурланырлыгы бармы? Горур, димәк буш хатын түгел. Шулай да күзгә-күз карап бер-ике сүз алышасы иде үзе белән, гәрчә танцыга чыкмаса да. Кем икән соң ул тутый кош, кайсы яклардан, кайсы елга аръягыннан? Ләкин Газизнең күзенә ул хатынны хәтерләткән бер генә кеше дә чалынмады.
Кичен тагын танцы булды. Репертуар тагын шул ук: тавыш көчәйткечләрдән бар куәткә яңгыраган музыкага барысы да кубарылып үзенчә бии. Газиз исә сабыр гына вальсны көтте. Бүген аның пары булачак инде, әнә бит кичә аның белән биегән яшь хатын алдан ук әйтеп куйган иде. Тик кайда соң әле үзе, һич залда күренми.
Ниһаять, вальс... Ах, аның күңелләрне тибрәндергеч, йөрәкне ашкындыргыч көче!
Газиз халык арасыннан сабырсызланып күзләре белән кичәге парын эзли башлады. Ә ул нишләптер юк. Инде парлашып әйләнүчеләр дә күренде. Шулай ук кич буена бер тапкыр уйната торган вальска әйләнә алмый менеп китәрмени соң ул?
Газиз әле бер, әле икенче якны айкады күзләре белән. Ниһаять, тапты ул аны – кичә кара костюмнан чыккан яшь ханым бүген аяз көндәге күк сыман үтә ачык зәңгәр төстәге, өрфия кебек җиңел, озын, бераз гына купшы, ләкин искиткеч килешле күлмәктән ишек катында басып тора икән һәм, Газизнең аны эзләвен күрепме, аңа кулы белән ишарәләр ясый: «Мин бит биредә, күрегез мине»... Газиз дә аңа ым ясады: «Әйдә, чыгабыз»... һәм алар тиз-тиз бер-берсенә каршы атладылар. Шулчак һич көтмәгән, уйламаган бер хәл булып алды: әллә каян аның каршына башка бер хатын атылып чыкты:
– Сезнең белән мөмкинме?
Гаҗәпләнүдән Газизнең күзләре шар булды: бу бит кичә аның белән вальска чыгудан баш тарткан ханым! Шул ук ачык йөз, шул ук ярымтузгыган кара чәчләр, шул ук үзенә килешеп торган куе кызыл төстәге күлмәк. Кичәгедән аермалы буларак, ул бүген нигәдер авызын ерган. Газиз исә бу хәлдән кинәт каушап китте. Шулай да, кулга алды үзен:
– Гафу итегез, әнә килә бит инде, – диде һәм бераз ясалма тәкәбберлек белән ары атлады.
Зәңгәрсу өрфия күлмәкле яшь ханым зал уртасына килеп җитә иде инде. Алар бер-берсенә каршы ашкынып килделәр дә, мизгел эчендә җитәкләшеп көчле музыканың «Та-та-та, та-та-та» дигән өчле тактына ялкынланып вальс бии башладылар. Бу күренеш залдагылар өчен шулкадәр көтелмәгәнчә, хәйран калырлык матур, чын сәнгатьчә, нәзәкатьле килеп чыкты ки, күбесе бу парга чын күңелдән сокланып, ә кайберәүләр исә хәтта көнләшеп куйдылар. Бигрәк тә төз, зифа буйлы, арыслан ялыдай күпереп торган чәчле партнерның үзен вальста виртуозларча оста тотуы, аның яшьләрчә җиңел гәүдәлелеге, темпераментлы әйләнүе шаккатырды аларны. Кичә чирканчык алганнан соң, чыннан да Газиз бүген танцыда һич ялгышмады – яшьлегендәгечә дәртле, хис белән җилтерәтте ул кочагындагы яшь бикәсен. Бикәсе дә төшеп калганнардан түгел икән, Газизгә әле тәмам сыланып, әле кулга кул гына тотышып, аның һәр хәрәкәтен тоеп, үзенең хәрәкәтләрен аныкына тәңгәл китереп, аның белән бербөтен булып, коштай канатланып уңга да, сулга да әйләнде дә әйләнде...
Вальс хозурына бирелсә дә, Газизнең башында берүк вакытта тынгысыз уйлар да гизде. Кичә бөтен халык алдында чакырып та вальска чыкмаган ханым бүген үзе аның каршына килде ич: «Сезнең белән мөмкинме?» Һич мантыйкка сыймый әле бу хәл. Хикмәт нәрсәдә? Бу гүзәл затларны гел аңламассың: бер карасаң ялындыралар, икенче карасаң үзләре күзгә керәләр. Шулай да, бу хәлдән соң Газизнең бераз үпкәсе басылгандай булды.
Вальстан соң татар бию көен уйната башладылар – ул да һәр көнлек репертуарда иде. Яшьләр дә, урта яшьтәгеләр дә, олыраклар да атылып чыгып биергә тотындылар, берсе икенчесен чакырып, авылдагыча култыклашып әйләнгәләп ду-у килделәр.
Бу вакытта Газиз вальстан соң хәле бетеп, диварга терәлеп тора иде. Әллә ничек шунда күз аллары әлҗе-мөлҗе итте, йөрәге тыпырчынды, башы әйләнде, тын җитмәде. Нәкъ шул вакытта бии-бии кызган халык арасыннан тагын теге ханым коштай очып чыкты һәм көчкә сөялеп торган Газиз алдына килеп басты. Газиз исә аптыраганнан моңсу итеп елмаеп кына куя алды...
***
Хәлсезлек, баш әйләнүе икенче көнне дә бетмәде. «Чамаңны белмисең, танцыга чыккан буласың тагын», – дип үз-үзен битәрләп йөрде ул көн буе. Хәлен аңлап, Габделфәт аны төштән соң һава сулап керергә чыгарып җибәрде:
– Башың җиңеләер, кислород җитми сиңа, дустым, бинадан чыкмый ятасың, – диде ул чын кайгыртучанлык белән. – Бар, бар, әйләнеп кер...
Ә тышта чыннан да һава саф, кислород артыгы белән иде. Сентябрьдә сирәк була торган җылы, йомшак көннәр. Теплоходлар, үзйөрешле баржалар, башка төрле суднолар йөреп торган киң елга ягыннан талгын җил исә. Рәхәт! Газиз бераз вакыт күкрәген киереп саф һава сулап басып торды.
Курортта ял итүчеләрнең шактые урамда икән. Сигез катлы ак бина яныннан төрле якка бетон плитәләр түшәлгән берничә сукмак китә. Һәр сукмак – үзе бер маршрут. Берсе каен, икенчесе нарат урманына, өченчесе елга буена юнәлә ул юлларның. Барысында да кеше, кеше – парлап та, төркемләп тә. Ялгызлар да җитәрлек. Газиз дә әнә шул юлларның берсенә төшеп, ашыкмый гына нарат урманына таба китте. Нәкъ менә шул урман аланындагы зәвык белән эшләнгән күңелле чатыр-беседкада утырып ял иткәндә аның янына кабат Кызыл Күлмәк килеп чыкты. Башта ул, исәнләшеп, үтеп китәргә уйлаган иде. Ләкин ике-өч адым киткәч тә, кырт кына борылды да, тәвәккәл атлап чатырга керде.
– Мин дә ял итеп алыйм әле яныгызда. Рөхсәттер бит? – диде ул елмаеп.
– Үтегез, утырыгыз, урын җитәрлек, – диде Газиз, ә үзе ханым турында: «Чая, хәерсез», – дип уйлады.
– Нәрсә, хәлегез китеп торамы әллә? Төсегез үзгәргән...
– Юк, болай гына... Ял итәм, – дигән булды Газиз.
– Сез авырыйсыз, әйеме?
Газиз иңнәрен җыерып куйды: «Белмим инде, бәлки авырыймдыр»...
– Авырыйсыз. Миннән яшерә алмассыз, мин бит табибә. Әйтегез дөресен, нәрсә сезнең?
– Ике сүз белән генә аңлатып булса икән, – диде Газиз, ниһаять.
Бер-берсенә карашып шактый гына эндәшми утырды алар. Соңгы ике-өч көндә тәмам тынгылыгын алган, хәзер исә янына ук кереп утырган бу таныш булмаган чая хатынның күзләренә карады Газиз. Коңгырт төстә икән аның күзләре. Елмаеп җибәрергә күп сорамый торган түгәрәк, якты йөзле. Күзләренә, йөзенә караганда акыллы, киң күңелле, шәфкатьле булырга охшый. Үзе сөйкемле.
Гомер агышында Газизнең яратып йөргән, һич югында аңа бик ошаган кызлар, хатыннар булмады түгел, булды. Тик ул һәрбер тәүге очрашуда ук килеп ябышырга әзер җилбәзәк, җиңел акыллы, шаталаклардан ерак йөрде. Тышкы бизәк, тышкы матурлык аны тартмады, чөнки бер-ике мәртәбә авызы пешкәч, чибәрләргә шикләнеп карарга өйрәнде ул. Аның күңел дәфтәрендә кайсыдыр бер мәшһүр шәхеснең әйткән сүзләре язып куелган: «Есть красивые девушки, которые напоминают красивый дом, окна в котором никогда не светятся»... Ә бит, чыннан да, бар гүзәлләрнең гүзәле, тик якынрак килеп, танышып киткәч, бу гүзәлнең буп-буш булуына, анда он суы да, тоз суы да юклыгына төшенәсең. Юк, тышкы бизәк белән түгел, ә эчке дөньясы белән матур кеше. Шуңамы, кызлардагы үтә матурлыкка караганда аларның сөйкемлелеген артык күрде Газиз, чөнки сөйкемлелектә үзенә бер аерым күркәм сыйфат, тирән мәгънә күрә ул. Йөзләрендә сөйкемлелек балкыган хатын-кызлар гына нечкә, шигъри күңелле, бай табигатьле, көчле рухлы, гүзәллек, садәлелеккә омтылышлы, төпле акыллы, сабыр холыклы була ала. Газизне дә әнә шундый гүзәл затлар гына кызыксындырды. Әмма андыйлар күп булмый. Элек тә аз, бик аз иде алар, хәзер исә бөтенләй сирәк.
– Йә, карап бетердегезме? Бәлки берничә сүз катарга рөхсәт итәрсез? – диде Коңгырт Күз.
Аның тел төбендә, сөйләү рәвешендә шаянлык-шуклык бар икән, үзе гел елмая.
– Рөхсәт, – диде шундый ук шаян тонда Газиз дә. Ә хатын кинәт җитдиләнеп:
– Абый, исемегезне белмим, гафу итәсез, телибезме, теләмибезме, безгә сезнең белән танышырга насыйп булган ахры, – дип башлады. – Әлбәттә, әдәби әсәрләрдәгечә сандугачлар сайраган салкын чишмә буенда, яфраклары шыбырдашкан карт тирәк астында танышу килеп чыкмады. Эт талашмый танышмый, диләрме әле? Талашуын талашмадык, тик шулай да... Мин сезне бик үпкәләттем бугай. Ялгышымны төзәтим дип, үзем килеп вальска чакырдым – башка белән чыгып киттегез, биергә китереп типтем – бөтенләй мине санга сукмадыгыз. Мин бит теге кичне сезне бер карт җилбәзәк, танышыр өчен генә чакыра, дип белдем. Сезнең мине чын күңелдән вальс биергә чакырганыгызны, үземнең ялгышканымны бик тиз аңладым. Хәзер инде терсәкне тешләп булмый. Белсәм икән сезнең вальска шулай оста булуыгызны? Ә сез әнә нинди, бөтен бер курорт халкын шаккатырдыгыз. Әкәмәт биюче икәнсез, суда балык та шулай оста йөзә алмый торгандыр. Чын менә...
– Гаҗәп матур сайрыйсың икән, сеңлем...
– Айсылу минем исемем, Ай-сы-лу...
Ул, сөйкемле елмайган килеш, Газизнең күзләренә текәлде. Газиз аны аңлады:
– Газиз, Газиз абыең, Солтанов...
– Кем соң сез? Бик серле, гадәти генә кеше түгел бугай сез. Һәм авыруыгыз нидән гыйбарәт, Газиз абый? Бәлки минем профильдер һәм сезгә булыша алырмын? Чын менә...
– Чернобыль дигән сүз таныштыр бит? – диде Газиз һәм Айсылуга сынаулы караш ташлады.
– Ма-ла-ка-ем! – Айсылу кычкырып ук җибәрде. – Әйтәм... Күңелем сизгән иде аны сездә нидер барлыгын. Әстәгыфирулла!..
Айсылу бераз, аңына киләлмәгән кеше кебек, өнсез-тынсыз уйланып утырды. Аннары гына сүзен дәвам итте:
– Ничек соң ул якка барып чыктыгыз, нинди хәерсез җилләр ташлады сезне ул Алла каргаган җиргә?
– Үзем дә шул турыда уйланам еш кына. Архитектор мин, проект бүлегендә эшлим. Беркөнне ашыгыч рәвештә хәрби комиссариатка чакыртып алдылар: «Атом станциясендәге авария турында ишеткәнсеңдер инде, аны туктатыр өчен ниндидер архитектура корылмасы эшләргә белгечләр кирәк», – диделәр. Белгән булсам икән нинди корылма кирәклеге турында? Тәүге тапкыр балта тоткан кеше дә эшли алырлык бетон әрҗәсе булып чыкты ул. Без бит теге еллар тәрбиясен алып үскән балалар. Патриотизм, интернационализм... Ил өстенә куркыныч килгән, тар муенлы чүлмәккә утыртылган пәри бөкене бәреп чыккан да, котырына хәзер. Мин бармасам, башканы алып китәчәкләр... Башымда төрле уйлар гизде. Гаиләдә дә аңлашу юк иде ул көннәрдә. Күңелдә төшенкелек. Шулай, киттем дә бардым. Елап калучы булмады, кая барасың дип тә сорамадылар...
Газиз тынып торды, тагын Айсылуга таба борылды. Йөзендә аптырашлы елмаю иде аның. Аз аптыраган елый, күп аптыраган көлә. Газизнең хәле дә шундыйрак хәзер. Үзе ябык, йөзендә йөзләрчә вак буразна, карашы моңсу. Югыйсә чибәр генә кеше икән, әлеге халәтендә елмаюы да аның йөзен ачып җибәрә.
Кинәт Айсылу аңа таба шуышты да, бик якын, терәлеп үк утырды:
– Сөйләгез, Газиз абый, – дип пышылдады ул Газизнең колагына. – Сөйләгез, минем сезне тыңлыйсым, юк, ишетәсем, әйе, ишетәсем килә. Бушану үзегезгә дә зыян итмәс. Чын менә...
– И-и, Айсылу сеңлем, андагы мәхшәр турында сөйләргә көн дә, төн дә җитмәс. Чернобыль хәзер дә минем төшләремә керә. Саташып, бастырылып, куркудан кычкырып, шабыр тиргә батып уянам...


Дәвамы: http://maydan.tatar/songy-vals-2/

Комментарийлар