Дәвамы.

***

– Без барып җиткәндә саркофагны төзи башлаганнар иде инде, дип башлады хикәятен Газиз. – Дүртенче блок… Җәһәннәм уты… Болай күзгә күренми, билгеле. Атом ярсуын күргән кешеләрмени без? Томаналар, аңламыйбыз, гәрчә нидер сизенсәк тә. Атом уты көйрәгән корылмалардан ерак та түгел бер якта санап бетергесез күп, бер-ике мәртәбә файдаланып ташланган автомашиналар, тракторлар һәм башка төр техника зираты. Авариядә хисапсыз уртаазиялеләр – төрекмәннәр, үзбәкләр, таҗиклар, кыргызлар, казахлар. Һәм без – татарлар, башкортлар, удмурдлар, марилар… Мин соңыннан бу турыда бик күп уйландым. Урыс бик аз, юк диярлек дәрәҗәдә аз иде авариядә. Империя сәясәтенең мәкерлелегенә исең-акылың китәр. Гомер буе шулай булды – ул хәтәр җиргә һәрвакыт башта башка халыкны тыкты. Тарих шул хакта сөйли. Урта Азиядәге басмачылар хәрәкәтен татбригада кулы белән бастырганнар. Ә бит басмачылар милли азатлык өчен көрәшкәннәр. Әфган сугышында исә Ислам динендәге илгә каршы күпчелек мөселман республикалары балаларын җибәрделәр. Чечнядә дә шул ук хәл кабатланды. Бер-берсен кырсын, дигән сүз бу. Төрки кабиләләрне, ислам динендәге халыкларны бүлгәләү, бер-берсенә каршы кую, котырту, ызгыштыру империянең элек-электән калган сәясәте ул.

Әрҗәне чират торып төзедек. Без яшәгән зонадан блок өстенә санаулы вакыт эчендә килеп җитәбез. Һәрберебез маск-халатлардан, авызда респиратор, кулларда балта, пычкы, чүкеч, кадаклар, такталар… Кыскасы, кемгә бәлеш, кемгә шеш: алдан кемгә нәрсә алып барырга кушылган булса – шул. Блок өстендә нәкъ унбиш минут эшлибез – бу безнең көнлек норма. Без килгәнче башта җиде, аннан ун гына минут эшләткәннәр. Монда да безне бәхет читләтеп үтте. Көннәр кызу, ә безнең өстә авыр, респиратор аркылы суларга һава җитми, күзлекләр булана – күреп булмый. Һәрберебез манма тиргә батып эшли, мунчадан да кызурак. Ашыгабыз, кабаланабыз, ялгышабыз, тик ялгышны төзәтергә вакыт юк. Тизрәк, тизрәк…

– И-и, Газиз абый, сүзегезне ефәк белән бүләм. Ул саркофаг дигәнегез телевизордан гел киртләч-киртләч булып күренә иде. Чыннан да шундыймы соң? – дип бүлдерде аны Айсылу.

– Менә, менә шунда да хикмәт. Әйтәм бит, ялгышны төзәтергә вакыт җитмәде, дип. Кая инде аны әспәтләп тору! Коелган тимер-бетон измәсен тотамы әрҗә? Тота! Шул җиткән…

Газиз сөйләвеннән туктап торды. Сөйләр сүзләрен барлыймы күңелендә, әллә йомгак очын югалттымы? Чатыр астыннан каядыр еракка, елга аръягына карап, уйланып утыра бирә. Айсылу да эндәшми, кабат бүлдерүдән яхшысынмый.

Юк, йомгак очын югалтмаган икән Газиз. Елга аръягына караган килеш, ул сүзен дәвам итте:

– Анда эшләү – тәмуг газаплары белән бер. Вакытны бер-беребездән сорашып кына торабыз: «Күпме калды? Ничә минут? Ничә секунд?» Вакыт чыгуга, эшне ташлап чабабыз – хәтәр учактан ераграк булуың хәерле. Кесәдәге дозиметрлар безнең нормадан ике-өч мәртәбә артык рентген радиация алуыбызны күрсәтә. Ләкин дозиметристлар: «Юк, алай түгел, сезнең дозиметрлар дөрес күрсәтми», – дип безнең белән җан талашалар, хәрәмләшәләр, алдашалар. Шулай һәр көн. Бигрәк тә Урта Азия республикаларыннан килгән халыкны нык алдыйлар иде. Алар үзләре дә – Аллам сакласын! – акча өчен җаннарын сатарга да әзер. Җимерек блок кабат атом өермәсен тышка, һавага ташлагач, без вакытлыча блок янына барудан баш тарттык. Бу инструкция буенча да шулай каралган: радиация фоны күтәрелгән очракта блокта эшләү тыела иде. Хәтта безне куркынычсызрак җиргә күчерергә дә тиешләр иде. Ләкин ул көннәрдә һава торышы үзгәрде, җил исә башлады һәм радиация фоны без торган җирдән бер якка авышты. Без күчеп йөрмәдек инде.

Шулай да, безне эшкә куарга маташып карадылар. Пәри оясының авызын томаларга кирәк бит. Аңлыйбыз: катлаулы, четерекле хәл. Ләкин кемнең күрәләтә кабергә керәсе килсен? Көйләп-чөйләп тә, янап-куркытып та карадылар, бик күп акча да вәгъдә иттеләр – булмады, без күнмәдек, җиңә алмадылар. Шуннан соң бер төркем таҗикларга шулай ук бик күп акча бирәбез дип, төрлечә юмалап, алдап-йолдап блок өстенә җибәрделәр. Алар әлеге атом-төш ягулыгы урнашкан скважинаны тимер-бетон измәсе белән томаларга тиешләр иде. Белмим, нәрсә, күпме эшли алганнардыр, шул керүдә иллешәр рентген радиация белән зарарланып чыкты мескен таҗиклар. Чатырга кайтканда кара туткыллы таҗикларның йөзләре ак китән кебек иде. Чәчләре, кашлары-керфекләре, сакаллары-мыеклары күз алдында касмак-касмак булып коелып төштеләр. Өрәк тә өрәк, таҗиклар да өрәк, яннарында басып торырга, йөзләренә карарга да куркыныч иде. Барысын да ашыгыч рәвештә Киевкә, госпитальгә озаттылар. Күбесе шунда беренче көннәрдә үк җан тәслим кылган, калганнары соңрак берәм-берәм дөнья белән бәхилләшкәннәр…

– Чынлап та шулай булдымы, Газиз абый? Дөресме соң бу? – Айсылу гаҗәпләнүдән Газизнең беләгеннән тотып алды. Газиз исә сүзен җөпләп тормады. Малай чакта булса ул: «Валлаһи, җир йотсын, ике мәчет арасында кысылып үлим», – дип ант иткән булыр иде. Гүя ул Айсылуның сүзен колакка да алмады, үзенекендә булды:

– Әсрар исемле таҗик әле дә минем күз алдымнан китми. Нык бәдәнле, киң җилкәле, чибәр, кара мыеклы утыз биш яшьләрдәге бу таҗик белән танышып киттек без.

– Татарларны хөрмәт итәм мин. Минем дә янга татар, бик уңган, яхшы хатын, – ди.

– Кем соң ул «янга?» – дим.

– Абыйның хатыны.

– Ә, җиңги, димәк.

Янга – җиңги… Бер үк сүз бит, тик ике телдә, ике әйтелештә генә икән, гәрчә татар теле белән таҗик теле ике тел төркеменә керсә дә. Сөйләшә-сөйләшә әллә никадәр уртак сүз таптык: килен, кәнди, табак, каймак…

Блок өстенә җибәргән көнне мин Әсрарга (таҗиклар үзләре аңа Осрор диләр иде):

– Нигә риза булдыгыз, ялгышасыз бит, тормышыгызны, гомерегезне куркыныч астына куясыз, уйлашыгыз тагын бер кат, – дидем. Ул аптырап, кулларын җәйде:

– Уйлаштык инде, мин генә аерылып кала алмыйм иптәшләрдән…

Мин аларны бума елан тарафыннан сихерләнгән, гипнозланган куян халәтендә күрдем: үзе чиный, үзе һаман елан авызына таба бара…

«Ашыгыч ярдәм» машинасына утыртып җибәрер алдыннан әле унбиш-егерме минут кына элек дулкын-дулкын кара чәчле, куе кара кашлы, кара мыеклы Әсрарны күреп шаккаттым: ул да өрәк кебек шәп-шәрә калган иде…

Газиз авыр сулап куйды һәм шактый вакыт тын торды. Уйлары да авыр иде бугай аның. Айсылу аны бүлдермәде, сүз катмады, ул да уйлана иде.

Аннары Газиз тагын кабынып китте:

– Әгәр шул вакытта аварияне бетерү буенча штаб вәкилләренең сүзен тыңлап блокка менгән булсак, Газиз абыең синең яныңда менә шулай юк-бар сүз сөйләп утыра алмаган булыр иде, Айсылу ханым…

Безнең смена җитәкчесе кипкән таракан кебек ябык Гончаренко дигән бер украинлы иде. Украинлылар гомумән матур, таза халык. Ә бу ябыклыкның артына чыккан. Саргылт йөзле, очлы күзле, кылыч борынлы, ачы тавышлы. Шул инде безне утка да, суга да кертергә әзер торучы. Безнең илдә гомумән кеше хакын хаклау, кеше кадерен белү юк. Бу түрә кисәге дә шул күзлектән чыгып эш итә торганнардан. Синең турыңда кайгыртуны белми дә ул, ә менә эшләтеп җаныңны ала. Көнлек норманы үтәргә кеше җитмәде исә, инде бер мәртәбә эшләп кайтканнарны кабат блок өстенә җибәрә. Бу – инструкцияне ачыктан-ачык бозу. Безнең белән бер сменада Николай дигән керәшен бар иде. Бәлеш төбе кебек йомшак, тыңлаучан, сабыр, аз сүзле. Гончаренко моны бер мәртәбә җибәрде икенче катка, ике җибәрде… Мин түзмәдем:

– Что вы делаете с человеком, хотите прежде времени в могилу загнать? – дидем.

– Не твое дело, здесь я начальник смены, – ди бу.

– Ах, вы начальник смены? Тогда пойдем в штаб, доложите, как соблюдаете инструкцию…

Шөлләде, кабахәт, Николайга да, башкаларга да бәйләнми башлады.

Теге вакытта реактор коесын авызлыкларга барырга үгетләп, янап, куркытып йөрүче дә ул иде. Шул чакта мин аңа:

– Хорошо, мы согласны, но только пойдем вместе с вами, – дидем. – Без вас – ни шагу!

Корт чактымыни, күз ачып йомганчы Гончаренкобыз юк булды.

Газиз тынып калды. Айсылу исә аның атом мәхшәре турында шулай тыныч, олы сабырлык белән сөйләвенә шаккатты. Нинди зур ихтыяр көченә ия бу кеше! Юк, гади кеше генә түгел, чын каһарман утыра икән Айсылу янында. Ул гомер буе батыр, кыю, фидакарь кешеләр турында укып, аларны телевизордан карап, кылган гамәлләренә сокланып яшәде, әмма үзләрен болай якын, янәшәдә генә күргәне булмады. Ниһаять, шундый кеше белән дә очраштырыр икән аны язмыш…

– Менә шулай, Айсылу сеңлем, – дип дәвам итте сүзен Газиз. – Таҗиклар Чернобыль җиреннән ерак китә алмадылар, гүр иясе булдылар, ә миңа Ходай үз җиремә кайтып үләргә насыйп иткәндер. Картлар әйтмешли, хәерле булсын инде. Нишлисең бит, язмышың шундый булгач. Артыгын да сөйләп ташладым инде, гафу ит…

– Юк, юк, минем өчен зур ачыш ясадыгыз, Газиз абый. Чернобыль турында мин бик аз беләм икән. Чын менә.

– Бөтен ил халкы бик аз белә бу тиңсез һәлакәт, аның күләме турында. Аны бит гади, бәләкәй, зыяны да зур булмаган бер авария итеп кенә күрсәтергә тырыштылар башта. Чынында исә дөньяда атом белән бәйләнешле иң зур катастрофа булды ул. Хиросима белән Нагасаки өстенә ташланган бомбалар да, Тоцк полигонындагы сынап карау да атом-төш мәхшәренең балалары гына булган. Газеталар, телеканаллар әнә бу һәлакәткә юлыккан, аны бетерүдә катнашкан, шул төбәктә яшәп радиация белән зарарланган алты йөз мең кешенең вакытыннан алда вафат булуы турында хәбәр итәләр. Алты йөз мең! Һәр ел саен бу сан алтмыш-җитмеш меңгә арта бара. Чернобыль җире, аның тирәсе әле озак еллар кан косачак…

Инде соң, кичке ашка кайтырга вакыт җиткән иде – алар кузгалдылар. Нарат урманының һавасы Газизгә килеште, ул үзен әйбәт хис итә иде. Бетон плитәләр салган тигез сукмактан алар ашыкмый гына шифаханәгә таба атладылар.

– Язмышыгыз бик үзенчәлекле икән, Газиз абый. Кызганыч та, соклангыч та. Ходай сәламәтлек бирсен үзегезгә. Сез моңа лаек кеше, – диде Айсылу һәм һич тартынмыйча Газизне култыклап алды.

– Яхшы сүзеңә рәхмәт, сеңлем, тик сәламәтлекнең ни дәрәҗәдә икәнен үзем генә беләм…

– Алай димәгез әле. Менә курорттан тазарып, көч җыеп, яшь егетләр кебек күкрәк киереп кайтып китәрсез – мин сезгә шуны телим. Безнең әле сезнең белән вальс биисебез бар – аны да онытмагыз. Мин дә бик яратам бит вальсны. Бүген шәт, сезнең белән парлап чыгарбыз, мин сезнең белән вальс әйләнмичә моннан китмим. Үземә калса, беркайчан да сезнең чакыруны кире какмам. Ялгышуым яшьлегем аркасында булды, диләрме әле?

Айсылу күңелле елмайды да, башы белән Газизнең җилкәсенә җиңелчә кагылып алды.

Ишектән керә-керешли ул Газизнең җиңеннән тартты һәм үтеп-сүтеп йөрүчеләр ишетмәсеннәр дигәндәй, шыпыртлап:

– Газиз абый, танцы алдыннан тагын һава суларга чыгарбыз әле. Миңа бик рәхәт булып китте сезнең белән. Күпне күргәнсез, меңне беләсез, мавыктыргыч итеп сөйлисез. Мин бит ялгыз…

Лифт белән үз катына күтәрелеп, бүлмәсенә таба атлаганда, Газиз Айсылуның: «Мин бит ялгыз»… – дигән сүзләрен кабат исенә төшерде. Нәрсә әйтергә теләде ул моның белән? И-и, җаным, бер син генә ялгызмыни бу дөньяда? Тирәнтенрәк уйласаң, кеше тумыштан ук ялгыз, көчсез, ярдәмгә мохтаҗ, мескен ул. Чернобыль вакыйгасы моның шулай икәнлеген Газизгә артыгы белән исбатлады. Шуның өстенә эчкечелеккә сабышкан хатыны… Ул да ялгыз иде бу дөньяда һәм ялгыз үлеп тә китте. Әнә шулай, хәсрәт катуы һич бушамый Газизнең. Бар шатлыгы – тормыштагы кызы һәм яңа туган оныгы. Бар булганын, бар тапканын шуларга тота хәзер. Ә үзе ялгыз, һәркем кебек ялгыз ул. Болар турында сөйләп тә, көйләп тә бетерә торган түгел…

 

***

Кичен алар каен урманына таба киттеләр.

– Ә син миңа артык кәттә, горур булып күрендең башта, – дип башлады Газиз.

– Әйе, мин шундыйрак, Газиз абый, сез дөрес сиземләгәнсез, – диде Айсылу. – Мин балачактан ук үпкәчел һәм горур булып үстем, яшьтән үк буем җитмәс биеклекләргә үрелдем. Мәктәптә әйбәт укыдым мин, бәлки шул миңа үземне горур тотарга нигез биргәндер. Беренче мәхәббәт мәктәптә килә, дигән булалар. Мин сыйныфташларым арасыннан мәхәббәт тотарлык егет тапмадым, гәрчә артымнан ияреп кайтучылар аз булмаса да. Көчкә-көчкә «өчле» билгесенә өстерәлгән малай-шалайны санга да сукмадым мин. Яхшы укып, югары белем алып, принц кебек егетне сөеп, аңа кияүгә чыгып, ханбикә кебек гадәттән тыш шартларда тормыш итәсе идем. Чын менә. Унынчы сыйныфта безне астрономиядән әле шушы елны гына институт тәмамлап килгән Зөфәр абый укытты. Аның безнең класска беренче керүендә үк мин хушсыз кала яздым. Зифа буйлы, дулкын-дулкын күпереп торган кара чәчле, олы зәңгәр күзле, сүзендә дә, эшендә дә чатнап торган яшь егет. Менә ичмасам принц! Дәресләрен шундый кызык, мавыктыргыч итеп үткәрә, кырык биш минутның ничек үткәнен дә сизми калабыз. Дәрес буена аңардан күзләремне ала алмый утыра идем. Әллә нинди тормышка ашмас хыялларга чумам һәм төн саен диярлек төшемдә күрәм. Тик Зөфәрем күтерелеп миңа күзен генә дә сирпемәде. Ә минем аңа хисләремне җиткерергә кыюлыгым җитмәде. Ул елларның кызлары тыйнак иде бит, кая инде хисне белдерү? Тик ул елларда да кызларның төрлесе булган икән. Шул ук Зөфәр абыйга: «Яратам», – дип килгән кыз безнең сыйныфта гына укыган – соңыннан ишеттек. Зөфәр абый акыллы иде шул, шөпшә кебек әзер балга төшмәгән, ул кыз белән әйбәтләп кенә сөйләшкән, син дә миңа ошыйсың, ләкин син яшь әле, алда мәхәббәтең көтми булмас, ә минем яраткан, ярәшкән кешем бар, дигән. Булганмы, юкмы аның яратканы-ярәшкәне, тик без урта мәктәпне тәмамлап чыккан елны Зөфәр абыйны армиягә алып киткәннәр. Хәрби самолетта укчы-радист булып хезмәт иткән һәм, катастрофага очрап, экипажлары белән һәлак булганнар. Менә шундый инде минем «беренче мәхәббәт». Үзем ярар инде, менә Зөфәр абый юк, ул кызганыч. Нинди шәп егет иде бит!

Аннан соң миндә беркемгә дә көчле хис кабынмады, йөрәгемдә ут дөрләмәде. Институтта укыганда да принц очрамады, эшли башлагач та…

Берәү белән торып карадык, тик, урыс әйтмешли, «не сошлись с характером».

Мин үземне әллә кемгә санап, гадәттән тыш мәхәббәт көтеп йөргән арада иң гади, һәркем өчен мөмкин булган мәгънәле генә тормыш минем яннан узып китеп бара икән. Ханбикә, имеш! Гади бер хатын булып, бер оя балалар табып, шуларны үстереп, ир хатыны исемен йөртеп яшисе калган.

Хәзер бар юанычым – эш: хастаханә, авырулар, моң-зар, хәерчелек, бетмәс-төкәнмәс проблемалар. Ярый инде, эш көне ыгы-зыгыда үтә. Ә кичен мин бер үзем, дуадак каз кебек ялгыз.

– Беркемең дә юкмыни?

– Апам бар, тормышта, әлбәттә, ире, балалары. Без әни белән яши идек, былтыр җирләдек, хаста иде. Әнине карамадым түгел, карадым, миңа рәнҗеп китмәде. Хәзер менә ялгыз башым. Ялгызлык интектерә…

– Тукта әле, Айсылу, күңел төшенкелегенә бирелмә, сиңа охшамаган бу. Син бит яшь әле…

– Каян яшь булыйм инде, Газиз абый, утыз өч бит миңа.

– И-и, җаным, Бальзак яше ул утыз өч. Иң ялкынлы чагың. Үзең чибәр – гүзәлләрнең гүзәле, үзең акыллы. Юкка гына борчыласың. Барысын да яңабаштан башларга сиңа һич соң түгел.

– Барысын да яңабаштан башларга ышанычлы юлдаш, өметле кеше кирәк, Газиз абый. Аны хәзер кайдан табасың? Бөтен дөнья сәрхүш белән тулган, аек ирне көндез чыра яндырып та таба алмыйсың. Сүзеңне уртаклашырга, сереңне тапшырырга, эчеңне бушатырга да ышанычлы кеше кирәк бит. Менә без, Газиз абый сезнең белән… Гафу итегез, минем сезгә «син» дип эндәшәсем килә…

– Эндәш, әйдә, мин каршы түгел.

– Рәхмәт якын иткәнең өчен! Менә без синең белән һич уйламаганда очраштык, таныштык, фикер сөрешебездә, тормышка карашыбызда уртаклык таптык. Син мине игътибар белән тыңлыйсың, мин сине. Бер-беребезне аңлыйбыз. Шулаймы, Газиз абый?

– Әлбәттә!

– Иң мөһиме, мин, Газиз абый, синдә сер сыйдырырдай кеше таптым. Минем күптән болай ачылып сөйләшкәнем юк иде.  Һәркемне җәлеп итә торган, сөйкемле, әйбәт кеше син. Ләкин шуны да беләм: тагын берничә көн аралашырбыз да, аерылышырбыз. Син мине белмәссең, мин сине. Икебез ике якка китәрбез дә, шуның белән вәссәлам!..

Газиз бу сүзләргә каршы ни дип әйтергә дә белмәде. Һәркемнең үз хәсрәте, үз кайгысы, үз катуы. Шул ук вакытта, «синдә сер сыйдырырдай кеше таптым» дип, бу ханым нәрсәгәдер өмет тә итә кебек. Аның кемгә дә булса сыенасы килүе күренеп тора. Бу да табигый. Бер-береңә сыенып яшәгәндә генә җаныңа тынычлык, ялгызлыктан качу җаен табарга мөмкин. Газиз үзе сыенмас идемени Айсылуга? Чын мәгънәсендә сылу, сөйкемле, чатнап торган чая, теле белән җаныңны эретә, күңеле дә саф булырга охшаган…

Тик аны нәрсәгә дә булса өметләндерү дөрес булмас иде. Газизнең хәле шундый: бүген бар ул, иртәгә юк…

Айсылу Газизне уйларыннан бүлдерде:

–  Газиз абый, менә син тормышның ачысын да, төчесен дә күп татыган кеше. Мәхәббәттә дә тәҗрибәң бардыр. Әйт әле: чын мәхәббәт нинди булырга тиеш? Зөфәр абыйга булган бер яклы хисләремнән башка чын мәхәббәтнең нәрсә икәнен дә белми яшим бит мин.

– Мәхәббәтнең, Айсылу, чыны яки юрие, яхшысы яки яманы, тегендие яки мондые юк. Чын мәхәббәт дип әйтү, минемчә, үзе үк дөрес түгел. Мәхәббәт бер ул. Бар мәхәббәт – ихлас хис, утлы-ялкынлы тойгы. Инде ике гашыйк арасында мәхәббәт нинди булырга тиеш дип сорасаң, уртаклык, аңлашу, гармония булырга тиеш – минем моңа иманым камил. Ике сөйгән арасында гыйшык уты сүнмәсен ул, көйрәп торсын. Кышын өйдә җылы тотар өчен пичне ягалар бит. Мәхәббәт тә сүрелмәсен, суынмасын өчен шундый «пич» янып, көйрәп торырга тиеш. Чәчәкләр – яз белән, мәхәббәт – наз белән. Шунсыз тормышның мәгънәсенә, ике арадагы тигезлеккә, татулыкка өмет юк.

– Ә синең үзеңнең беренче мәхәббәтең ничек булды? Сөйлә әле, Газиз абый, – диде Айсылу ялынган, үтенгән тавыш белән һәм астан гына елмаеп куйды.

– Хәйләкәр син, кызый, – диде Газиз дә, күңеле булып. Аннан җитди төс белән эләктереп китте:

– Кызганычка каршы, мин үзем дә сиңа, шулай булырга тиеш, дигән фараздан чыгып кына җавап бирәм. Син хыялланган, күңелеңдә йөрткән «чын мәхәббәтне» мин үзем дә күрмәдем бугай. Тәүге тапкыр сөю хисе белән янганда мин әле бик яшь идем. Төзүчеләр техник училищесында укый идек ул чакта. Төзелешкә күнегүләргә, практикага йөри башладык. Шунда кранда эшләүче бер чибәр кызга күзем төште бит. Күпереп торган, ике калын толымга үреп салган кара чәч, зөбәрҗәт кебек зәңгәрсу күзләр, бөрелеп торган алсу иреннәр… Төн йокыларым качты. Ярый әле ул да минем хисләремне кабул итте. Очраша башладык. Сөйгәнем миңа фоторәсемен дә бүләк итте. Сәрмәдиянең – исеме шулай иде аның – үзеннән башка үткән сәгатьләрдә шул рәсемне туксан мәртәбә алып карыйм, йокларга да мендәр астына куеп ятам. Күп тә үтмәде, кызым өйләнешү мәсьәләсендә сүз кузгатты. Соң, мин әйтәм, миңа унсигез генә бит әле, быел армиягә дә алып китүләре бар. «Ул чагында мин синең армиядән кайтканыңны көтеп тора алмыйм, кияүгә чыгам», – ди. Мин курка калдым: сөйгәнемнән коры калам бит…

Беләсеңме, яшь чактагы сөю-яратулар бала-чага уены кебек. Әле төптән уйларга өйрәнмәгәнсең, тормыш кануннары белән санашу кирәклеге турында белмисең, тәҗрибәң юк, аягыңа сыер басмаган, гел үз фикереңне генә фикер дип саныйсың, үз сүзеңне генә сөйлисең, синеңчә барысы да дөрес дип уйлыйсың һәм, әлбәттә инде, бик нык ялгышасың.

Миңа да ул вакытта яхшылап уйлыйсы калган. «Синең кайтканыңны көтеп торалмыйм»… Юкса сиңа хисләренең, мәхәббәтенең юклыгын ачыктан-ачык әйтеп тора кеше. Торалмыйсың икән, дүрт ягың кыйбла, дип кенә әйтәсе бит. Сине яратып, синең өчен өзелеп торган кыз сиңа бөтенләй икенче төрле сайрар иде: «Ничә ел хезмәт итсәң дә, көтәрмен. Син минем өчен бердәнбер. Синсез миңа авыр булыр, ләкин түзәрмен»… Кая ул? «Кайтканыңны көтеп торалмыйм»…  Шулар турында уйларлык баш җитмәгәнме, әллә сөю хисе белән томанага әйләнгәнменме?

Хәтеремдә, бер көнне олы абый шалтырата. Аңа инде егерме биш яшь, армиядән дә күптән кайткан, үзе җан-фәрманга буровойда эшли, авылдагы әнигә, туганнарга булыша, анда өй салалар, абый бер үк вакытта читтән торып университетта да укый башлаган. Аның өйләнергә әле уенда да, вакыты да юк. Ә мин, җүләр, өйләнергә йөрим. «Башыңа ат типтеме әллә?» – ди абый. Тыңлыйсы бит, югыйсә. Юк, тыңламадым. Өйләнештек. Берничә айдан мине чыннан да армиягә алып киттеләр.

Никадәр тинтәк булуым турында мин соңыннан гына аңладым. Әлбәттә, өйләнешү фәкать минем ярату аркасында гына булды. Сәрмәдия өчен иң мөһиме мәхәббәт тә, ярату да түгел, ә үз вакытында иргә чыгып калу, чөнки яше бара – аңа ул вакытта егерме ике яшь иде инде. Ләкин ул да ялгышкан, ул бит моннан бернәрсә дә отмады. Мин ничек кенә матур гаилә кору турында хыяллансам да, тату тора алмадык, чөнки аңлашу, гармония юк иде.

Кем гаепле? Яшьлек, тәҗрибәсезлек, җавапсызлык… Мин беркайчан да үземне гаепсез санамадым. Гаепле, әлбәттә…

– Әллә аерылыштыгыз?

– Юк, аерылышмадык. Минем армиядән кайтуыма ук ул миңа шактый суынган иде. Бәлки аның башка кешесе булгандыр, гәрчә ул вакытта андый уй минем башыма да килмәде. Мин аны элеккечә ярата идем. Ләкин тора-бара миндә дә хис калмады. Сөю, ярату бер яклы гына булмый икән шул. Ул үз эченә бикләнде дә, тымызык кына салгалый башлады. Мин үз дөньям, үз тормышым белән яшәргә мәҗбүр булдым. Укып, югары белем алдым, яңа эшкә күчтем. Архитектура – иҗат эше бит ул, кызыклы, мавыктыргыч эш. Иҗат белән янганда гаиләдә аңлашу җитешмәсә дә яшәргә була. Мин әллә нинди борынгы төзелеш стильләрен камилләштереп, матур-матур йортларның проектларын сызып, хыялланып бетә идем эштә дә, өйдә дә. Тик теге елларда минем сызымнар буенча нинди дә булса бина яки йорт төзү генә мөмкин булмады. Зәвыксыз чор иде бит ул. Гел соры солдат казармаларына, колхоз фермаларына охшаган килбәтсез торак йортлар, шыксыз администрация биналары төзелде ул елларда. Мин ясаган проектлардан сөяк-санак кына кала иде, чөнки «экономная экономика» чоры иде ул. Ә менә хәзер иҗат кешесенә хөрлек килде. Тормыш яңа ермактан ага. Малкуарлар, эшкуарлар, бизнесменнар, кәсәбәчеләр пәйда булды. Барысы да икешәр-өчәр катлы, мунчалары, бассейннары, спортзаллары белән йорт җиткерәләр. Мин моңа уңай карыйм. Мөмкинлекләре бар икән, төзесеннәр. Безнең ише хыялый архитекторларга да эш муеннан, фантазияң генә эшләсен. Мин унлап проект эшләп бирдем инде, һаман киләләр. Проектларым ошый, шуңа киләләр. Мин аларга йорт проекты сызам, ә үзем турында шәһәрдә истәлек калыр. «Бу матур йорт кем проекты белән төзелгән?», – дип сораганда, «Газиз Солтанов проекты белән төзелгән», – дисеннәр. Бу дөньяда беркем дә мәңгелек түгел. Минем исә… Без Чернобыльдә җидәү идек. Дүртебез юк инде, өчәү генә калдык. Кайсыбыз чиратта – беркем дә белми. Кызганыч, әлбәттә, дөньякүләм шедевр төзеп калдырып булмады, гәрчә хыяллансам да. Шулай да, минем турыда истәлек булып мин сызган проект буенча төзелгән йортларым кала икән – шуңа да бик риза. Зур эштә җаның чыкса, даның калыр, диләр бит.

Син тагын бу картлач мактана дип уйлый күрмә. Мактанудан үтте. Соңгы елларда эшемнән канәгать мин, шуны гына әйтәсе идем.

– Газиз абый, җаным…

Айсылуның Газизгә әллә нәрсәләр әйтәсе килгән иде, тик ул артык хислелектән бер сүз дә әйтә алмады. Аның бу минутларда йөрәге дөп-дөп тибә, күңеле ярсулы, ә коңгырт күзләре мөлдерәмә яшь белән тулган. Ул шул яшьле күзләре белән Газизнең күзләренә карады, аннары кысып кочаклап алды һәм алар беравык шулай икәүдән-икәү өнсез-тынсыз басып тордылар.

Инде караңгыланып килә. «Соң инде, сезгә кайтырга вакыт», – дигәндәй, сукмак буенда яшь усак яфраклары шыбырдаша иде…

 

***

Газизнең Чернобыльгә китү хәлләре аның Айсылуга сөйләгәненчә үк түгел иде. Гел генә дөп-дөрес итеп сөйләве дә мөмкин түгел шул. Нәрсәгә үз җаныңны үзең әрнетеп артык сүз куертырга? Булган – беткән, өстенә мүк үскән.

Ай-һай, беткән микән? Алай булгач, нигә соң, торып-торып бер амин, дигәндәй һаман искә төшә, һаман аның җанын бимазалый, тынгылык бирми?

…Әле яшьлегендә, техник училищеда укыган елларында ук аның бер иптәше бар иде. Орчыктан аз гына калку гәүдәле, эченә сәнәк белән төртсәң дә каны чыкмас ябык, керпе сырты кебек тырпайган аксыл чәчле, торна күзле бу Тансык исемле малай белән бер партада  утырып укыдылар. Исеменә җисеме – училище малайлары аңа «Торна күз» дигән кушамат та тактылар, чөнки төркемдәшләре Тансыкны һич кенә дә тансыкламадылар, дус түгел, хәтта рәтле иптәшкә дә санамадылар. Һәркемгә  яраклашырга, тәлинкә тотарга күнеккән малайның абруе булмауга гаҗәпләнәсе дә юк иде. Шуңа да Тансыкка йомшак бәгырьле, киң күңелле, беркатлы Газизгә сыенудан башка юл калмады. Шулай, артык дус булмасалар да, бергә әвәрә килделәр. Укуны тәмамлаганнан соң Газиз Торна күзнең кай тарафларга китеп югалуын да искәрми калды. Бар иде – юк булды. Әгәр кабат очрамаса, Газиз аның дөньяда барлыгын да белмәгән булыр иде. Еллар агым су кебек  акты да акты. Инде шактый тормыш сикәлтәләрен үтеп, дүрт дистәсен тутырып барган бер чорда, Газиз урамда подполковник погонлы хәрбидә ике ятып бер тšшенә кермәгән яшьлек иптәше Тансыкны танып алды. Белсә икән бу тануының үкенечкә буласын!

Читек чаклы малайдан кукамай сакчысыныкы кебек җәелеп киткән юан корсаклы, кыска муенлы, төп кебек бер әфисәр чыккан лабаса. Менә бит гомерләр! Торна күз генә димә, бу вафасыз дөньяда вакытны ота белгән – хәрби юлны, мундирны сайлаган, карьера ясаган. Төрле җирләрдә җилсез-яңгырсыз хезмәт юлын үтеп, ниһаять, туган төбәгенә кайтып төшкән. Һәм кем булып диген әле – каланың хәрби комиссары, олы түрә булып. Яхшатланып, тәлинкә тотып үсү ярап куйган үзенә. Ул гына да түгел. Училищеда укыган беренче айларда ике авыз да урысча белмәгән Тансык ана телен бөтенләй «оныткан» булып чыкты.

Озак еллардан соң ике иптәшнең очрашып сөйләшүе чама белән менә шундый рәвештә барды.

Газиз:

– Тансык, Тансык, бу син түгелме соң?

Торна күз, Газизне танымаганга, татарчаны аңламаганга салышып:

– Говорите по-русски!

Газиз:

– Соң, Сарачев бит инде син…

Торна күз:

– Да, я – Сарычев.

Газиз.

– Тансык…

Торна күз:

– Нет, Анатолий Иванович.

Газиз:

– Тукта әле, Тансык. Соң, син мине танымыйсыңмыни? Мин бит Газиз, Газиз Солтанов. Без синең белән бер партада утырып укыдык техник училищеда, хәтерлисеңме?

Торна күз:

– Да, вроде припоминаю…

Газиз:

– Да-а, парень, үз-гәр-гән-сең! Сарычев… Анатолий Иванович… Нәрсә, документларында да шулаймы?

Торна күз:

– Угадал.

Газиз:

– Алай булгач, хатының да марҗадыр инде?

Торна күз:

– А что тут удивительного?

Газиз:

– Бик күп удивительного, малай. Артыгы белән удивительно әле бу…

Торна күз:

– Такова жизнь… Только ты на меня не обижайся. Давай поговорим: как ты, где работаешь, кем стал?..

Сөйләштеләр, әлбәттә. Газиз тәмам онытылып беткән яшьлек иптәше белән сагынганнан түгел, ә гыйбрәт өчен сөйләште.

Менә сиңа Тансык, менә сиңа Торна күз! Марҗага өйләнеп, теленнән, милләтеннән качып, дененнән язып, иманын сатып, үзе дә баш ала сатылып беткән бит. Этлеккә башы җиткән үзенең – Сарачев фамилиясен Сарычевка алмаштырган. Тегеләй татар фамилиясе булып калыр иде, ә болай урысныкына әйләнгән: сарыч! Елак ябалакны урыслар «сарыч» диләр. Елак булса да, ябалак бит әле ул, тавык яки чебеш кенә түгел. Фамилиясен алмаштырганда берьюлы исемен, атасының исемен дә үзгәрткән. Имам улы Тансыктан Анатолий Ивановичка әйләнгән. Марҗасы: «Тансыккаем!» димәс бит инде. Әйттерерсең син алардан…

Ах, кая бара соң бу дөньялар? Без үзебез кая барабыз? Мондый галәмәт, мондый аяныч хәл бер Тансык белән генә булса икән. Әнә бит Газизнең үзенең якын туганнары да… Ике туганнан туганы Гариф Саранскидан мукшы марҗасына өйләнеп, тормышының астын өскә китерде. Гаиләдә ике милләт кешесе арасында аңлашу, гармония табып буламыни? Вакыт-вакыт үз милләтең кешесе белән дә аңлашу җиңел түгел бит әле ул. Ике милләт, ике тел, ике дин, ике төрле гореф-гадәт, йолалар. Аларны бер итеп яшәве ай-һай авыр. Юк, Гариф белән хатыны да уртак тел, аңлашу таба алмадылар, аерылыштылар. Улы Тимур да, кызы Венера да татарча ике сүз дә белә алмый киттеләр – мукшы аналары татар телендә сөйләшергә рөхсәт итмәде ул сабыйларга. Балалар үсеп җиткәч тә паспорт алдылар, тик «милләте» дигән графага аналары «русский», «русская» дип яздырды. Менә бит нинди хикмәтләр бар бу дөньяда: татар белән мукшы марҗасыннан туган ике нарасый урыс кавемен арттырсын инде! Тимур Гариф улы Сәгыйтов – рус, Венера Гариф кызы Сәгыйтова – ул да урыс марҗасы…

Газизнең башка туганнары да шулай й урыс, й чуаш, й белорус белән буталып беттеләр. Аларның да киләчәге юк хәзер, алар да сатылганнар, алар да үз халкы тамырыннан читләшә, ераклаша барачак…

Тансык – Анатолий Иванович та әнә шул юлны сайлаган. Горур Ак Барс нәселеннән бөтен кыйтгаларга таралган мәшһүр төрки-татар халкының сатлык улы кирәксә дә, кирәкмәсә дә койрык болгап торган нәселсез эт хөкеменә калган. Аның да балалары урыс булыр. Бүген Толя, Толик, Анатолий Иванович булуга карамастан, Валентина марҗасы аңа гел үзенең кем булуын искәртеп, мыскыллап «татарин» дип кенә тора. Үзе тапкан балаларга да «татарин» димәс бит инде…

Дус-ишкә гомер бакый мохтаҗ Тансык – Анатолий Иванович Газизгә тагын чытырлый ябышты. Балта остасы гына булып калган булса, абруен төшереп ябышмас та иде. Архитектор бит! Андый иптәш белән өстәл артында утырырга да оят түгел. Алар кабат очраша башладылар, хәтта гаилә бәйрәмнәренә, зәмзәм суы чөмерүле башка мәҗлесләргә дә йөрештеләр, гәрчә бу очрашудан Газиз үзе һичбер рухи канәгатьләнү тапмаса да. Гаиләсендә ышык, җылы, аңлашу булмаганга, тормышына ямь кертергә маташудан гына аралашырга мәҗбүр иде ул үз телен әкренләп «исенә төшерә» башлаган Торна күз белән.

Әшнәлекнең яңарып, үрелеп барган көннәрендә булган Чернобыль һәлакәте ике танышның язмышлары уртасына төбе черегән агач кебек дөпелдәп ауды. Хәрби комиссарга тиз көннәрдә авариягә утыз кеше җыеп җибәрү бурычы йөкләнгән иде. Сарычев үзенең аппараты белән тиресеннән чыгардай булып халык җыя башлады. Берәм-берәм запастагыларны чакыртып үгетләделәр, тик «атом» дигән сүз күбесен шиккә салды. Берсе дә баш ала чыгып китәргә ашыгып тормый иде. Билгеләнгән көнгә утыз кеше түгел, унны да җыя алмадылар. Күрсәтмәнең өзелү куркынычы туды. Өстән исә гел кымтырыклап тордылар: «Чего тянешь? В отставку хочешь?..» Тансыкның төн йокылары качты…

Хәерчегә җил каршы: нәкъ шул көннәрдә уйламаганда-нитмәгәндә Газиз белән Торна күз урамда очраштылар.

– Әйдә әле, миңа кереп чыгыйк, – диде Тансык бик җитди төстә. Керделәр. Тансык шкафтан бер шешә аракы, рюмкалар алды. Очрашу хөрмәтенә берәрне кабып куйдылар. Шуннан соң гына хуҗа:

– Пропадаю, малай. Все валится, спаси, – диде һәм хәлен сөйләп бирде. Аннары нәрсәдер исенә төшкән кебек:

– Архитектор кирәк, диделәр. Какое-то важное сооружение төзергә. Выручи! Әгәр барсаң, мин сиңа, близкому другу, военную пенсию выхлопочу: «За выполнение особого задания перед Родиной». Бездә андый права бар, – дип алдашты. – Шуның өстенә, син анда заработаешь на всю жизнь, – дип өстәде һәм, акча санаган итеп, баш һәм имән бармакларын ышкыштыргалап күрсәтте.

Тансыкның сүзләренә ышанырга да, ышанмаска да белмәде Газиз. «Якын дустым» дигән кеше алдашмас бит инде? Акчасы да, пенсиясе дә –алары әле суга сәнәк белән язылган. Ә менә архитектор кирәк булуы… Ниндидер мөһим корылма, дип бит. Бәлки ул чынлап та шулайдыр?..

Гомере буена хәләл көче белән, маңгай тирен түгеп тормыш иткән, намуслы яшәгән, гадел, балалар кебек һаман беркатлы, хәйләсез Газиз ялган яшь койган Торна күзнең хәйләсенә әнә шулай эләкте. Чыкты шобага – төштем тобага…

Торна күзнең нинди ялганчы, ике йөзле кеше булуын Чернобыльгә барып төшкәч тә аңлады Газиз. Кереп ашымны ашый, чыгып башымны ашый, диюләре хак икән. Мөһим архитектура корылмасы төзүме соң анда? Гади эшче, балта остасы, йөк ташучы, бетон салучы, кол кебек башын иеп эшләүче кирәк анда. «Бери больше, кидай дальше», – ди урыс бу очракта.

 

***

Катастрофаның никадәр катлаулы, куркыныч булуы турында Газиз юлда ук белде. Бөгелмә вокзалында поезд көтеп утырганда, алар янына хәрби киемле, капитан погонлы төп кебек таза, киң җилкәле, каратуткыл бер кеше килде. Бер төркем төрле милләт кешеләренең өерелеп: «Чернобыль, Чернобыль», – дип сөйләшүләрен ишетеп торганга килгән икән ул алар янына. Танышып киттеләр. Исеме – Василий, фамилиясе – Емельянов. Шонталы районының Баландай авылында туып-үскән чуаш егете икән. Эчке эшләр министрлыгы челтәрендә хезмәт итә. Катастрофа алдыннан гына ул Киевкә квалификация күтәрү курсларына укырга җибәрелгән булган. Укулары башланганга ун гына көн үткән, төнге сәгать икедә аларны тревога белән күтәргәннәр, егерме минут кына элек Чернобыль атом электростанциясендә әллә инде авария, әллә диверсия булуы турында хәбәр иткәннәр, «Шушы минуттан сез Украина ССР Эчке эшләр министрлыгы карамагына күчәсез», – дигәннәр.

Күпмедер вакыт әзерләнергә кушалар. Ләкин ничек әзерләнергә? – беркем белми. Тулай торак ишеге төбенә бер-бер артлы дистәгә якын олы автобус килеп туктый. Шуларга төялеп, ике йөз иллеләп илнең төрле почмакларыннан квалификация күтәрергә җыелган тыңлаучы, ничек эләкте шулай әзерләнеп, юлга чыга. Төркем хәтта махсус химик саклану чаралары белән дә тәэмин ителми.

Алар Чернобыль шәһәренә килеп җитәләр, шәһәрдән унсигез чакрымдагы атом электр станциясенә якынлашалар, тик аларны якын җибәрмиләр, туктаталар. Бу вакытта гаять зур тырышлык һәм югалтулар хисабына янгын сүндерелгән була. Кая барырга, ни эшләргә? Озата килүче җитәкчеләр авария штабын эзләп китәләр, ә тыңлаучылар, автобуслардан чыгып, күз күремендәге хәлгә тап булып, хәйран калып торалар. Алда – гаять зур атом электр станциясе. Ләкин ул инде янган-көйгән, бер блогы җимерелгән, каралып беткән, аннан хәзер дә төтен чыгып тора, унлаган югары вольтлы электр линиясенең терәк баганалары аркылы-торкылы авып төшкән. Тирә-юньдә тәртипсезлек, чуалчыклык. Атом электр станциясе өстендә уннарча көчле хәрби вертолетлар оча, аларның гөрселдәп чыккан каты тавышыннан һава гына түгел, җир дә селкенә, колаклар тона. Һәр җирдә кызыл, сары, яшел һәм башка төстәге түгәрәкләр эленеп тора.

Бу төрле төстәге түгәрәкләрнең нәрсә икәнлегенә төшенә алмаган тыңлаучыларның икенче көнне үк үзләренә дә шулар белән мәш килергә язган икән. Аларны ашыгыч рәвештә Полесье дигән бер авыл мәктәбенә урнаштыралар да, иртән иртүк җимерек блок янына китереп, эш кушалар. Ерактан вертолетларга эленеп куйган төрле төстәге матур-матур түгәрәкләр булып күренгән нәрсәләр гап-гади хәрби техника парашютлары икән. Тыңлаучылар ике көн буена иртәдән алып кичкә кадәр шул парашютларга ком, чуерташ, доломит калдык-постыклары, кургаш, аккургаш коелма кисәкләре салып, вертолетларга тагалар, ә тегеләр аларны дүртенче блок җимереге өстенә парашюты-ние белән илтеп ташлыйлар. Йөкнең кайсы туры килә җәһәннәм тишегенә, кайсы юк. Иң төп бурыч – тирә-юньгә берөзлексез радиация ташкыны атып яткан реактор коесын томалау, тик син теләгәнчә генә эшләп буламыни аны? Моның өстенә вертолетлар белән ташланган кургаш һәм аккургаш коелма кисәкләре реактор эчендә эреп, кабат агулы болыт булып тышка чыга, һавага күтәрелә һәм өстәмә мәшәкать тудыра.

Ниһаять, дозиметрия хезмәткәрләре дә килеп төшә. Моңа чаклы җимерек станция тирәсендә мәш килеп эшләгән халык атом радиациясенең нинди дәрәҗәдә булуы турында хәбәрдар да булмый.

Аннары Василий Емельянов һәм тагын җиде-сигез кеше  БТРларда үз теләкләре белән, авария булган беренче төндә үк ярты сәгать эчендә халкы эвакуацияләнгән энергиячеләр шәһәре Припятьне сакларга җибәрелә, чөнки чүлдәге борынгы  шәһәрләр кебек буп-буш калган шәһәр урамнарында мародерлар күренә башлый. Бу – Белоруссия авылларыннан тизйөрешле мотоциклларда килгән, өйләреннән фәкать өс киемнәре белән генә чыгарып җибәрелгән халыкның байлыгына кул сузучы яшьләр булып чыга.

– Безгә, ул малайларга кисәтеп тә тормый, атарга күрсәтмә бирелде, – ди Емельянов. – Ләкин без алай эшли алмадык. Әле бит ялгышу да мөмкин иде, чөнки төнлә өй хуҗалары үзләре дә кием-салым, ятак әйберләр, онытылып калган документларын алырга кайткаладылар. Шулай да, «мотоциклчылар» кайбер фатирларны, кибетләрне, аптекаларны таларга өлгергәннәр иде.

Ул көннәрдә ташландык кала урамнарында коточкыч күренеш була. Өйдән чыгып китү уңаенда халык суыткычта, кухняда булган бар азык-төлекне балконнардан, тәрәзәләрдән урамга ташлый, чөнки ул инде радиацияләнгән, ашарга ярамый. Аларны яртылаш йоны коелган, параличланган, арт саннарын өстерәп йөргән этләр, мәчеләр ашап йөри. Бигрәк тә буш урамда авыру мәчеләрнең кычкыруы йөрәк өзгеч яңгырый. Парк, сквер, аллеялардагы элек ямь-яшел булып утырган агачлар, декоратив куаклар, чәчәк клумбалары саргаеп, й булмаса алсу төскә кереп, корып төшкән, кибеп беткән. Урамнарда ташлап калдырылган автомашиналар, мотоцикллар, башка техника.

Ә бу вакытта хөкүмәт җитәкчеләре нәрсә эшләргә дә белми, аптырап утыралар. Катастрофадан соң бишенче тәүлек тәмамланганда гына Горбачев үзәк телевидениедән чыгыш ясап, Чернобыльдә авария булуы турында хәбәр итә. Ләкин авариянең зыяны зур түгел, куркыныч юк, халык тыныч, аварияне бетерү өчен бөтен чаралар күрелә, дип ялганлаша илнең иң олы түрәсе.

Әлбәттә инде, катастрофаның масштабы, аның дөньякүләм һәлакәт булуы, беренче этапта да дистәләрчә кешеләрнең ут, радиация эчендә һәлак булуы, шул исәптән берничә станция хезмәткәренең беренче шартлау вакытында ук җимерек астында кысылып калуы, аларның ярдәм сорап ялвару авазлары, ләкин аларны коткарырга мөмкин булмавы, кысылган килеш калулары турында әйтми ул.

Тугызынчы көнне генә курс тыңлаучылары  алдында атом электр станциясе тирәли утыз чакрым радиуста урнашкан авыл халкын башка җиргә күчерү бурычы куела. Башта аларның үзләрен шушы радиустан читкә чыгаралар, ниндидер бер авылга күчерәләр.

– Эвакуацияләнәчәк халыкка дөресен сөйләмәскә әйтелде безгә, – дип сөйли Василий Емельянов. – «Сезне без ике-өч көнгә генә китеп торырга сорыйбыз, озакламый яңадан өйләрегезгә кайтырсыз. Берничә көнлек ризык алыгыз да»…

Юк, халык ышанмый. Ул инде Припять шәһәре халкы белән булган хәлне яхшы белә. Белә, тик башка чара калмый, буйсына. «Сез хет алдашмагыз инде, дөресен сөйләгез. Без дә бит бик үк надан түгел, аңларга тырышыр идек», – диләр. Ләкин буйсынмаганнар да була. Икеме, өчме гаилә урыннан кузгалырга катгый каршы килә, авылда кала: «Шунда тудык, шунда яшәдек, шунда үләрбез», – диләр алар.

– Андагы хәлне сөйләп тә бетерерлек түгел. Үзебезнең дә кычкырып елап җибәрәсе килгән чаклар еш булды. Халыкның йорт-хайваннары урамда калды. Дуңгызларын тоталмыйлар, алары чиный-чиный кире якка чаба. Умарта кортлары ояларын күтәреп китәрдәй булып гөжләп утырып калдылар. Кайсылары хәтта этләрен баудан ычкындырырга да онытып киткән иде. Телеграф баганаларында, морҗа төпләрендә, агач башларында йөзләгән ләкләк авылдагы шау-шу, ыгы-зыгының сәбәбен белергә тырышкан сыман тирә-якка аптырашлы караш ташлап, башларын әле бер, әле икенче якка боргалап, моңаеп утыра бирәләр. Коточкыч!..

Поезд килмәгән булса, Емельяновның тагын әллә нәрсәләр сөйләргә исәбе бар иде. Саубуллашканда ул гадәттәге уртак аралашу теле – русчадан татарчага күчеп:

– Эх, тутар юлдашларым, зинахар сак пулыгыс, үсекесне саклакыс! Анта кәлләр пит начар, – дип калды. Ул үзе дә Казанга, госпитальгә тикшеренергә юл тота иде, чөнки шул сигез-тугыз көндә дә радиация белән бик нык зарарланып кайткан икән.

Соңыннан Газиз катастрофаны, андагы аяныч хәлләрне Емельянов сөйләгәннәрдән бик күпкә артык күрде. Күреп кенә дә калмады, ә үз җилкәсендә, үз тәнендә, үз язмышында татыды. Аның Айсылуга сөйләгән хикәяте исә үзе күргән, үзе татыганнарның чеметеме генә иде әле.

 

***

Чернобыльдән тәмам арып-талып, йончып, авыруга сабышып кайтты Газиз. Бер атна беркая да чыкмыйча ял итте, ваннада җылы, рәхәт суда чупырдады. Шулай тынычланып ял итү, суда коену белән ул һәлакәттә алган авыр тәэсирләрдән, нурланыштан, башка проблемалардан ансат кына арынырмын бәлки, дип уйлады. Элек сәламәтлеге нык иде аның. Яшьтән физик эшләп, спорт белән шөгыльләнеп, буыннарын ныгытып үсте, аннары да көрәк, балта кебек коралларны еш тотарга туры килде аңа. «Авырыйм», – дип хастаханәгә яки сырхауханәгә барганын хәтерләми ул. Бәлки аның нык организмы бирешмәс?..

Берничә көн ял иткәч, Газизнең дөньяга чыгып керү теләге туды. Аның киенгәнен күреп,Сәрмәдия:

– Кая җыенасың? – дип эндәште. Гадәттә ул Газизгә битараф булып яши иде: чыгып китсә дә, кайтып керсә дә аңа барыбер. Бу юлы исә нигәдер кызыксынды хатыны. Әллә бер-бер сүзе бар идеме?

– Военкоматка, Тансык дус янына барып кайтыйм, дигән идем, – диде Газиз, тыныч булырга тырышып.

– Тансык дус, дисең инде. Җыен хәшәрәт белән дус булып йөрисең шунда…

– Каян белдең әле аның хәшәрәт икәнен? Әлегә кадәр син дә аны якын күрәдер идең шикелле?

– Синең күңелең булсын дип үз күргән булып кыланганмындыр. Кабахәт…

– Әйт, нәрсә булды?

– Син киткәч тә, күчтәнәчләр тотып килеп керде. Әйдә икәүдән-икәү калып сыйланыйк әле, ди. Бу турыда мин күптән хыялланам инде, ди. Кыскасы, миңа мәхәббәте төшкән икән, минем кочакта кунып китәргә иде исәбе. Капкалый дигәч тә, бер азгын дип уйлаган иде ахры, хәсис. Коньяк шешәсе белән башын ватып чыгара яздым, качып котылды. Менә нинди ул синең дустың…

Газиз, салкын суга манчып алган бала кебек, өнсез калды. Кара инде бу Торна күзне! Нинди әшәкелек, нинди затсызлык! Әллә барып үз кабинетында бәреп үтерергәме бу адәм актыгын? Һич югында керендереп алырга…

Эчендә ут уйнады, кыбырсынды, тик бер сүз әйтә алмады. Уйлары чуалган иде аның бу минутта.

– Нәрсә катып калдың? Телеңне аркылы тешләдеңме әллә? Әллә сиңа барыберме? Минем урында бер азгын, шаталак хатын булса, син нишләр идең? Ишетәсеңме?

– Ишетәм, – диде Газиз, ниһаять, һәм кайнап чыгып китте…

Сарычевның кабул итү бүлмәсенә кызып барып керде ул. Секретарь кыз аны күптән белә, шуңа күрә тоткарлап тормады: «Ул үзендә». Ишек ачып кергәндә Торна күз янында икеме-өчме хезмәткәре утыра иде. Ишектә Газизне күреп, Торна күз аптырабрак киткән иде, ләкин югалып калмады. Нәрсәдер сизенеп:

– Мы заняты пока, – дип Газизне туктатмакчы булды.

– Мин дә бик занят. Тем не менее из Чернобыля привез вам горячие приветы, – диде Газиз хәйләле русчалатып һәм кыю-кыю басып Торна күз янына килде. Хуҗа икеләнеп кенә торып басты һәм исәнләшү нияте белән кулын сузган иде, шул мизгелдә Газиз яшен тизлеге белән кулын күтәреп Торна күзнең яңагына ялтыратып җибәрде. Ул шулкадәр көчле чәпәде ки, тегенең күзеннән утлар очты. Бу хәлне күреп торган хезмәткәрләре сикереп торып Газизгә ташланмакчылар иде, Газиз русчалатып:

– Если не хотите великого скандала, не подходите, – диде тешен кысып. – Этот подонок заслуживает большего…

Русча әйтсәң, ярыйсы гына тупас, эт җаннарның зиһененә барып ирешерлек, тәэсирле килеп чыга бит ул: тегеләр шып булдылар.

Газиз башын горур чөеп кабинеттан чыгып китте. Башкача ул бу җирәнгеч адәм актыгы белән булган мөнәсәбәтләрне дә, бүгенге хәлне дә һичкайчан искә алмаска, җанны борчымаска, мәңгегә онытырга сүз бирде үз-үзенә. Әйе, биргән иде. Ләкин йөрәк ярасы тиз генә төзәләмени ул?…

 

Дәвамы бар.

 


Комментарий язарга