***
Чернобыльдән кайтканнан соң, барлык дөнья мәшәкатьләрен онытып, тынычлап яшәргә иде исәбе Газизнең. Казанда тикшеренү үтеп, ике ел рәттән курортка дәваланырга барды-берсе соцстрах, икенчесе үз хисабына. Алып кайткан акчасы шуның белән бетте дә.
Аннан биреп җибәргән белешмә буенча ул егерме дүрт рентген нурланыш белән зарарланган иде. Егерме биш булса, аңа өченче төркем инвалидлык бирергә тиешләр. Чынында исә аның утыздан да ким түгел, ә бәлки кырык та, илле дә бардыр. Чернобыльдә дозиметрчылар бик нык алдаштылар. Алдашмасалар аларны анда утыртмаслар иде шул. Каһәр төшкән Чернобыль җирендә Газиз үзенә күрә ачыш ясады: элек һәр адымда «Все – во имя человека, все – для блага человека» дип шапырынган совет җирендә бер изге гамәл дә, бер иман да юк икән бит. Барысы да шапырынкы ялган. Һәр җирдә – алдашу, һәр адымда – мәкер, икейөзлелек. Кеше тормышы, кеше язмышы ике тиенгә дә тормый бу башбаштак илдә. Бөтен дөнья җәмәгатьчелеге алдында СССР дигән «бөек» илнең йөзенә кызыллык китермәс өчен атом-төш һәлакәтен гади авария дип күрсәтергә маташтылар, аның эзләрен яшерер өчен гадел һәм гадел булмаган бөтен чараларны кулландылар, меңнәрчә кешене нурланыш утына илтеп тыктылар…
Һәлакәтне бетерүдә катнашкан һәр кеше инвалид хәзер, чөнки ул анда кырык, илле, аннан да күбрәк рентген нурланыш – радиация алып кайтты. Тик аларның берсенә дә: «Син чынында бик күп, фәлән чаклы рентген нурланыш алдың бит», – дип әйтмәячәкләр, диагнозыңны да расламаячаклар. Чөнки син ялганчылар, алдакчылар дөньясында яшисең. Эх, йөзен ачасы иде бу алдашулы, эчкерле, икейөзле дөньяның…
Газиз кайтып-кайтып уйлый болар турында. Тынычлап яшәүме соң монда?..
Бер кичне ул, эштән кайтып, телевизор каршына утырды. Тапшыру Казаннан, Чулман буенда төзелеп яткан атом электр станциясенең расланмаган проект буенча сейсмик яктан тыныч булмаган тектоник ярылу урынында төзелүе, бу гамәлгә киң җәмәгатьчелекнең, халыкның ризасызлык белдерүе турында иде. Димәк, тагын ялган, тагын мәкер булган. Газизнең тагын ачуы чыкты. Ничек түзеп тормак кирәк? Ул яхшы белә: каладамы, саладамы иң зарарсыз корылманы төзер өчен дә синең проектыңның расланган булуын кат-кат тикшереп җаныңа тияләр. Ә биредә дөньякүләм зурлыктагы атом электр станциясе төзиләр, аның инде яртысы төзелеп бетеп бара, аңа исәпсез-хисапсыз халык акчасы тотылган, шул тирәдәге авыл халкы инде булачак энергиячеләр шәһәренә күчерелгән, ә иң гади таләп, ягъни проектны раслау турында уйлап та карамыйлар. Нинди башбаштаклык! Бу бит түзеп тормаслык хәл! Юк, моны болай калдырырга ярамый! Татар дөньясы уртасында шундый куркыныч корылманың төзелеп ятуы турында Газиз элек ишетсә дә, аңа ул ничектер битараф яшәде. Бүген исә, Чернобыль мәхшәренең авырлыгын үз җилкәсендә татыган, кайгы-хәсрәтен үз күзләре белән күреп кайткан кеше буларак, әлеге хәбәрне йөрәгенә якын алды. Юк, һәлакәттән гарантиясе, ышанычы булмаган мондый төзелеш Чернобыль җиренә дә кирәк булмаган, Татарстан яки Башкортостан җиренә дә, башка җиргә дә кирәк түгел! Чернобыльдә чакта ул үзенең язмышын уртаклашкан мескен иптәшләре белән сүз кузгаткан саен, безнең илдә атом-төш электр станциясе төзү җинаятькә тиң, ә аны төзетүчеләр исә җинаятьчеләр, дип әйтә килделәр. Чулман буенда беркемнән дә рөхсәт сорамыйча, бигрәк тә шунда яшәүче ир-атның фикере белән санашмыйча, аның ризалыгын алмыйча АЭС төзи башлау – икеләтә җинаять.
Газизнең төн йокылары йокы булмады, шул турыда уйланып, кайгырып чыкты. Аның максаты хәзер ачык – атом электр станциясен төзүгә каршы хәрәкәтчеләр сафына басарга. Ләкин эшне кайдан, кемнән башларга? Үзенең теләге турында кемгә барып мөрәҗәгать итәргә? Шул турыда уйлап утырганда, кинәт аның исенә хезмәттәше Әнис Җамалиев килеп төште. Милли хисле, бик зәвыклы, укымышлы бу архитектор Татар иҗтимагый үзәгенең калада оештырылган бүлеге эшендә катнашып йөри. Ул бу төзелеш хакында белми калмас…
Иртән конторага барып керүгә, Газиз озын коридор буйлап Җамалиевне эзләп китте. Ул эшли торган бүлмә коридорның урта бер җирендә. Эш сәгате башланырга шактый вакыт булуга карамастан, Әнис ак күлмәк, чем-кара түбәтәйдән өстәл артында, проект өстендә утыра. Уңган, эшлекле кеше шул. Милли хәрәкәт эшендә катнаша башлау белән, ул үзенең татарлыгын таныту, үз халкының мәнфәгатен кайгыртып йөрүче кеше икәнлеген искәртү йөзеннән бик килешле кара түбәтәй киеп йөри башлады. Газиз вакыт-вакыт үзе дә, үрмәкчедән күрмәкче дигәндәй, шундый кара түбәтәй киеп йөрергә кызыгып куя иде.
Әниснең йөзе якты, елмаюы матур. Сөйләшүе дә төпле, мәгънәле. Газизнең гозерен белгәч, шатланып:
– Менә бусы әйбәт, Газиз малай! Безгә синең кебек көрәшче егетләр кирәк. Нишләп соң әле синең турыда онытып җибәрдек? Иртәгә безнең оешмада җыелыш була. Кил, тыңлап утыр, эшнең асылына төшенерсең. Аннан соң карарбыз, – диде.
Иҗтимагый үзәк бүлеге әгъзаларының җыелышы театр бинасының кече залында үтте. Анда утызлап кеше җыелган иде. Күбесе олы яшьтә, яшьләр исә санаулы гына кеше иде – Газиз шуңа игътибар итте. Бүлек җитәкчесе, инде алтынчы дистәсен тутырып килгән озын, какча гәүдәле, пөхтә киемле, гомере балаларга тарих фәне укытып үткән Хәйдәр ага Шәһитов олы сүзне үзе башлады:
– Чернобыль фаҗигасенә быел дүрт ел тула. Без бу көннәрдә йөз елларга газаплы үлем китерүче, кеше үзе уйлап тапкан дәһшәт көче турында уйлыйбыз, – диде ул турыдан-туры конкрет темага күчеп. Тәҗрибәле укытучы үгезнең мөгезеннән эләктерергә кирәклеген белә.
– Үзенә үзе кул күтәрергә аны нәрсә мәҗбүр иткән соң? Кем этәрә аны моңа, нинди көчләр? Хәлбуки, бар андый көчләр, халык фикере белән бөтенләй исәпләшергә теләмәгән туң акыллы ведомстволар. Без, хокуклары чикле автономияле җөмһүрияттә яшәүчеләр, аларның көчләп тагылган мәҗбүриятен һәр адымда үз тирәбездә татып яшибез. Әгәр инде социаль гаделлек хакында каршы әйтергә теләп авыз ачабыз икән, чыбыркы гына шартлап куя, аның саен безгә, язмыш хөкеме белән икенче сортлы саналган халыкка, башны түбәнрәк ияргә генә кала…
Хәйдәр ага кыска гына вакытка тынып торды, күзлеген төзәтте, тыңлап торучылар өстеннән күзләрен йөртеп чыкты. Һәм сүзен дәвам итте:
– Бүген татар милләте өстенә җиде башлы аждаһа булып килгән шундый мәҗбүриятнең берсе – Татарстанның гүзәл бер почмагында, зур-зур кала-салалары халык белән кайнап торган урында, горурлыгыбыз Иделгә коя торган, бай тарихыбыз кебек мул сулы Чулман елгасы буенда баш калкытып килә торган атом электр станциясе… Бу үтә хәвефле вакыйганы тагын бер мәртәбә уртага салып сөйләшик әле, җәмәгать! Моның сәбәбе дә бар. Мәгълүм булганча, СССР хөкүмәте күптән түгел, Фәннәр Академиясе каршындагы Сейсмология буенча эксперт комиссиясе нәтиҗәсенә таянып, Татарстан АЭСын тиз арада сафка кертелергә тиешле корылма сыйфатында финанслау турында карар кабул итте. Ул гына да түгел, республика хөкүмәтенең үтенеч-мөрәҗәгате дә эзсез калды. Әлеге көндә Казанга килеп ирешкән бердәнбер рәсми документта – СССР Министрлар Советының Татарстанда атом электр станциясе төзүгә каршы җәмәгатьчелек хатына биргән җавабында – бу корылманы төзү дәвам иттереләчәк, диелгән. Республикабызның Югары Советы АЭСның производство максатындагы объектларын төзүне туктату турында карар кабул итте. Ләкин, ни аяныч, бу документның да юридик көче юк әлегә. Бу уңайдан СССР Министрлар Советының җаваплы әһелләре академик В.Н.Страхов җитәкчелегендәге дәүләт комиссиясе төзеп, аны янә калкан рәвешендә файдаланырга ниятләделәр. Әлеге комиссия эшендә үзебезнең кеше, нефть берләшмәсе баш геологы, минералогия фәннәре докторы Мөслим Хәлиуллов та катнашты. Бүген ул безнең арада. Комиссиянең эше нинди шартларда һәм юнәлештә барган? Мөслим әфәнде безгә шул турыда сөйләп бирергә җыена. Рәхим итегез…
Мөслим Хәлиуллов та яшь кеше түгел, чәчләренә күптән чал сарган, Шәһитов кебек үк озын гәүдәле, ләкин аңардан киңрәк, затлы аксыл-яшькелт костюмнан, тик бер җилкәсе бераз төшеп, аның гәүдә рәвешен чак кына бозып тора. Ул да сүзгә кеше кесәсенә керүчеләрдән түгел икән.
– Утыз өч галимнән торган эксперт комиссиясенең эше гаять киеренке шартларда барды, – диде ул авыр сулап. – Аның эшендә республикадан без барлыгы дүрт галим катнаштык. Чулман буенда АЭС төзүнең нинди зур хата булачагын һәм афәткә китерәчәген никадәр генә дәлилләргә тырышсак та, хакимият мәнфәгатен якларга тиешле галимнәр үзләренең безгә көчләп тагарга тырышкан экспертиза актына бернинди төзәтмә кертергә юл куймадылар. Ә дәлилләребез бәхәссез, кисәтүебез төпле иде. Ике көн буена уникешәр сәгать барган «якалашуларда» минем үземә генә дә егерме тапкыр сүз алып сөйләргә туры килде. Иң төп дәлилләребез итеп АЭСның тектоник ярылу урынында төзелүен, анда махсус тикшеренүләр уздырылмавын, аның сейсмология, геология, гидрология шартлары өйрәнелмәвен күрсәтеп карадык. Ләкин боларның берсе дә Мәскәү тарафдарларына тәэсир итмәде. Киресенчә, бер галим-сейсмолог Татарстан җире Әрмәнстаннан, янәсе, ике мең чакрым читтә тора, анда бернинди дә җир тетрәүләр булырга мөмкин түгел, дигән акылсыз фикер белән чыкты. Станция җирле органнар белән бернинди килешүсез, расланмаган, үзен начар яктан күрсәткән иске типтагы проект нигезендә төзелә, аңа инде ярты миллиард сум акча тотылган. Менә ни өчен тарткалаша атом ведомствосы. Дөресен әйткәндә, галимнәрчә бәхәс килеп чыкмады. Безнең аргументларны читкә кактылар. Ахыр чиктә без, комиссия тәкъдим иткән актка кул куюдан баш тартып, аерым фикеребезне язмача бәян итәргә мәҗбүр булдык. Менә шул…
– Мөслим әфәнде, гомумән сез атом электр станцияләрен төзүгә, атом энергиясен хуҗалыкта куллануга ничек карыйсыз? – дип эндәште аңа залдагыларның берсе.
– Безнең илдә бүген атом энергиясен халык хуҗалыгында куллануга ихтыяҗ юк, дип саныйм мин. Су-елгалар, шарлавыклар энергиясен куллану безнең ил өчен күпкә кулайрак, чөнки ил буенча андый елгаларның, андый шарлавыкларның исәбе-хисабы юк. Иң мөһиме – аларны көнкүрештә эксплуатацияләүдән беркемгә дә куркыныч янамый. Моннан тыш ягулык белән эшли торган станцияләр өчен дә чимал җитәрлек – күмер, мазут… Ә атом электр станцияләре… Чернобыль катастрофасы үзен күрсәтте инде. Минемчә, бездә атом электр станциясе кебек артык җаваплы корылмаларны төзүгә хәзерлекле көчләр, ведомстволар юк әле. Ә катастрофага килгәндә… Бу бик куркыныч. Шуны гына әйтим: атом станциясе реакторының аерылгысыз компоненты – плутонийның таркалуы миллиард еллар буена дәвам итә. Күз алдына китерә аласызмы? Шуңа күрә катастрофаның ахыры нәрсә белән бетәсен әйтүе кыен.
Хәлиуллов сүзен тәмамлап, урынына барып утырды.
Аннары Газизнең хезмәттәше Әнис Җамалиев торып басты. Үзе тыныч булса да, сүзләре тәэсирле иде аның:
– Без коточкыч афәт алдында. Өстәвенә безнең күршебездә генә, үпкәбезгә терәп диярлек, Башкортостан АЭСы төзелеп ята. Кыскасы, бер карыш җирдә – ике станция. Шундый ук станцияне төзү икенче бер чигебездә – Удмурд республикасында планлаштырыла. Күрше Ульян өлкәсендә инде андый станция эшләп ята. Чернобыльдәге кебек һәлакәт була калса, бер безнең республика гына түгел, бөтен Идел-Каспий бассейнындагы халыклар, гомумән тереклек юкка чыгачак…
Җыелышка килгән кешеләрнең чыдамлыгы бетте. Аларның әле берсе, әле икенчесе торып, ярсый-ярсый сүзен әйтте, тәкъдимен кертте:
– Төзелешкә каршы халыктан имза җыярга!
– Кисәтү забастовкасы ясарга!
– Һәр җирдә митинглар үткәрергә!
– Халыкны җыеп, төзелеш барган җиргә барырга, анда да митинг оештырырга!..
Татар иҗтимагый үзәгенең бүлек җитәкчесе җыелышка нәтиҗә ясады:
– Фикеребез, теләгебез, позициябез бер безнең. Рәхмәт! Мондый шартларда халыкка каршы юнәлтелгән ведомство мәнфәгатьләре белән без башкача килешеп яши алмыйбыз. Тереклек хакына, килер буыннарның имин язмышы хакына без җитди адым ясарга тиешбез. Әгәр безнең таләпләргә колак салмыйлар икән, беренче чиратта Чернобыль һәлакәте булган көнне массакүләм митинглар үткәрү мәгъкуль булыр. Кем бу гамәлне яклап тавыш бирә?
Барысы да дәррәү кул күтәрделәр. Газиз исә кулын беренчеләрдән булып күтәргәндер, чөнки җыелыш, аның эчтәлеге, кайнарлыгы, анда каралган мәсьәләнең артык дәрәҗәдә мөһим булуы аны тирән дулкынландырды, дәртләндерде. Менә бит ул ничек: халык йоклап ятмый, халык үз язмышына, киләчәгенә битараф түгел икән, халык көрәш юлына чыгып баскан, ул ярсый…
Таралышыр алдыннан Әнис Газиз янына килеп басты:
– Ничек?
– Шәп! – диде Газиз, дулкынланып.
– Митингта чыгыш ясый алырсыңмы? Син Чернобыль һәлакәтенең тере шаһиты. Синең чыгыш анда иң көчле яңгыраш табачак…
Бу тәкъдимнән Газиз аптырап, хәтта каушап калды:
– Ә ничек?
– Тегендә күргән-белгәннәреңне бәйнә-бәйнә сөйлә дә сөйлә. Синнән башка нәрсә таләп ителми.
– Риза, – диде Газиз, гәрчә башта икеләнеп торса да.
Газиз митингка көн буе да, кичен дә, иртән дә әзерләнде. Исәбе озак итеп, тәфсилләп сөйләргә иде Чернобыльдә күргән-белгәннәрен. Ләкин митингта һәр чыгыш ясаган кешегә өч-дүрт кенә минут бирәләр икән. Бу турыда ул каланың үзәк мәйданына килгәч белде. Җирле радиодан, телевидениедән белдерү ясагангадыр, үзәк мәйданга халык күп җыелган иде. Һәр җирдә шигарьләр, алтакталар, транспарантлар, плакатлар, карикатуралар: «Икенче Чернобыльгә – юк!», «Атом корбаннары булырга теләмибез!», «Башбаштаклыкка юл куймабыз!», «Атом – ул һәлакәт!», «Долой АЭС!»…
Мәйданда халык дулкыны әле бер, әле икенче якка чайкала. Менә Мәдәният сараеның колонналар рәтенә куйган микрофон янына кабат Хәйдәр Шәһитов күтәрелде, тамак кырды һәм оста ораторларга хас алым белән кабат үгезнең мөгезеннән эләктерде:
– Чернобыль һәлакәте материянең иң бәләкәй кисәкчеге булган атомның бөтен табигатькә чикләнмәгән зур афәтләр китерә алуын күрсәтте, –диде ул ачык тавыш белән. Мәйдан чайкалып, гүләп куйды. – Бу АЭСның бер генә блогында булган авария нәтиҗәсендә таралган радиоактив изотоплар миллионлаган кешеләрнең сәламәтлегенә зур зыян китерде һәм бүген дә китерә. Әлеге һәлакәт белән көрәшкә дистәләрчә миллиард сум акча тотылды инде. Ә безнең Чулман буенда төзелә торган атом станциясендә сигез блок планлаштырылган. Ишетәсезме, сигез!..
Мәйдан кабат чайкалып куйды, «ух» итте.
Митингны алып баручы сөйләргә теләгәннәргә бер-бер артлы сүз бирде. Һәр сөйләүченең чыгышы ачынулы, дәлилле, кайнар иде.
– Түбән Кама ГЭСы суының биеклеге алтмыш метр белән, ә Чулман буенда төзелә торган АЭС илле метр биеклек белән билгеләнә, – диде милли үзәк нәшатлысы, табиб Ильяс Ямаев. – Димәк, АЭС ун метрга түбән урнашкан. Әгәр буа, әйтик, җир тетрәүдән яисә башка бер очракта ычкына калса, АЭС тулысы белән су астында калачак.
Халык тагын гүләп куйды.
Шулчак микрофон янына урта яшьләрдәге, тәбәнәк буйлы, пеләш башлы, күзлекле бер кеше йөгереп килде һәм микрофонга:
– Җәмәгать, җәмәгать, миңа да ике генә сүз әйтергә рөхсәт итегез, – дип эндәште. Җыелган халык арасыннан: «Сөйлә, әйдә!» «Бирегез рөхсәт, сөйләсен!» – дигән сүзләр яңгырады. Митингны алып барган Шәһитов та, әлеге кеше белән бер-ике авыз сүз алышкач, каршы килмәде.
– Мин үзем, җәмәгать, физика укытучысы һәм, мәгълүмдер, атом-төш энергетикасы турында хәбәрдар. Мин атом электр станцияләрен төзүгә каршы түгел, аларны кирәк, дип саныйм, чөнки дөньяда хәзер алар гына иң арзан электр энергиясен бирәләр. Экологик яктан да алар иң зарарсызлар…
Физика укытучысының шушы сүзләре дөрләп янып торган учакка бензин сипкән кебек булды – халык шаулаша, кычкырыша башлады: «Әй, син, физик, нәрсә лыгырдыйсың? Дөньяга күзлегеңне салып кара!» «Чернобыль афәте турында ишеткәнең юкмы әлле синең, пеләш баш?» «Кайтып хатыныңны үрәт, үрәтник!..»
– Туктагыз әле, җәмәгать! Мин дә, Чулман Аланында АЭС төзесеннәр димим бит. Аның урынын ялгыш сайлаганнар – бусы хак. Ләкин АЭСсыз да булмый, чөнки газ да, нефть тә бик кыйммәтле байлык бит ул, аларның запасы да хәзер күп түгел…
Укытучы тагын нәрсәләрдер әйтергә теләгән иде, тик кызганнан-кыза барган митингтагылар аңа сөйләргә ирек бирмәделәр:
– Кит әле, кит, майламаган арба көпчәге кебек сайрама…
– Син ылучшы кайтып дәресеңә әзерлән, балаларың надан калырлар…
– Җитте, абзый, саескан бүтәкәсен санап утырма…
– Өйдән торып кибәк сукма…
Мондый мыскыллаулардан соң физика укытучысына микрофон яныннан ничек итте шулай тиз шылудан башка чара калмады.
Чират Газизгә җитте.
– Мин Чернобыльдә, ягъни авариягә дучар ителгән дүртенче блокка саркофаг төзүчеләрнең берсе, – диде ул тирән дулкынланып. Митингка җыелган меңләгән кеше шып булды. Меңләгән кеше алдында олы һәлакәтне бетерешүдә катнашкан тере шаһит, гап-гади бер кеше басып тора. Ул нәрсә сөйләр? Шуңа да әнә мәйдандагы халык тып-тын калды.
Гомерендә тәүге тапкыр шулкадәр күп кеше алдында чыгыш ясарга микрофон алдына килеп баскан Газиз башта каушады, тирләп-пешеп чыкты, кирәкле сүзләрен тапмый азапланды. Аннары ул әкренләп тынычлана барды һәм аңа ышаныч килде, чөнки халык аны тын да алмый, йотлыгып тыңлый иде. Газиз үзе күргәннәрне дә, Емельянов сөйләгәннәрне дә исенә төшерде: торба астында кысылып калган станция хезмәткәрләре, арт сансыз өстерәлгән мескен этләрнең улавы, мәчеләрнең кычкыруы, йоннары коелган әтәч-тавыклар, чәчәктә утырган җирендә көеп каткан алмагачлар, караҗимеш, котырып гүләгән умарта кортлары, алдакчы дозиметрчылар, ватылып төшкән вертолетлар… Барысы турында да ашыкмый, исенә төшерә-төшерә сөйләде ул халыкка. Һәм аны беркем, хәтта җыелышны алып баручы үзе дә бүлдермәде, тынын кысып тыңлап торды.
– Чернобыль һәлакәте китергән зыянның иге дә, чиге дә юк. Без реактор коесын томаладык, дип кайттык. Ләкин тынычланырга бернинди дә гарантия юк. Реакторда калган атом кыза, аның температурасы һаман күтәрелә һәм бер көнне өстенә капланган меңнәрчә тонна авырлыктагы «капкач»ны атып бәреп, кабат җир өстенә чыгуы мөмкин. Ул чагында һәлакәтнең нинди масштаб алуы турында әйтүе дә кыен. Бәлки мин ялгыша торганмындыр, ләкин ихтыярымда булса, беркайда да, беркайчан да һәм бер кешегә дә атом электр станциясе төзергә рөхсәт бирмәс идем, чөнки атом – гаять дәрәҗәдә куркыныч, аның соңы ничек бетәсен дә белүе мөмкин булмаган хәтәр матдә ул. Атом – һәлакәт, үлем, каршы дәва да булмаган төрледән-төрле авыр чир, гүзәл табигатебезнең бик озакка зарарлануы, суларга саф һава, эчәргә чиста су җитмәү, тереклекнең тәмам төкәнүе, иксез-чиксез бәхетсезлек чыганагы ул. Шәхсән мин үзем Чулман буендагы корылманы төзетмәс өчен башымны куярга да әзер…
Митингка җыелган халык беренче тапкыр шаулатып кул чапты, кемнәрдер: «Дөрес әйттең, афәрин!» «Халык рөхсәтеннән башка АЭС төзетүчеләрне судка бирергә!» – дигән репликалар ташланды. Газиз үзе исә җиңел сулап куйды.
Митингта катнашучыларның барчасы атом-төш электр станциясен төзүгә каршы резолюция кабул итте.
– Әйбәт сөйләдең, афәрин! Иң яхшы, иң тәэсирле чыгыш – синеке булды, – диде соңыннан Җамалиев Газизгә. Юк, салпы якка салам кыстырудан әйтмәде ул аны, чөнки Әнис ике төрле сөйләүчеләрдән түгел, ихлас кеше. Шәһитов үзе дә, Газизгә якын килеп: «Рәхмәт энем, бик дәлилле, тыңлаучыларның күңел түренә барып җитәрлек итеп сөйләдең», – диде һәм кулын кысты. Аннары өстәп куйды:
– Бәлки тагын сөйләрсең? Митинглар әле башлана гына, чөнки хәл киеренке, үзең дә күреп торасың. Күсәк күтәрми булмый. Күлдән шулпа эчкән синдәй егетләрнең безнең эштә катнашуы зарур. Уйла әле!
– Нәрсәсен уйлап торырга? Мин риза, әгәр файда китерә алсам, – диде Газиз.
– Менә бусына тагын да зур рәхмәт! Алай булса, көтәбез…
Әнә шул сәгатьтән Газиз өчен яңа, чын-чынлап шау-шулы, давыллы, ярсулы тормыш башланды…

***
Тимерне кызуында сугып кал, дигән гыйбарәдән чыгып, иҗтимагый үзәк бүлеге тагын берничә җыелыш һәм митинг үткәрергә карар кылды. Атом ведомствосының, Мәскәү түрәләренең тиресе калын. Аларга әйттең ни дә, әйтмәдең ни. Салган хатларга да, сугылган телеграммаларга да, республика җитәкчелеге җибәргән үтенеч-мөрәҗәгатькә дә исләре китмәде. Үз сүзләре генә сүз, үз эшләре генә эш. Төбәк халкының тектоник ярылу урынында расланмаган проект буенча АЭС төзелеп ятуына ризасызлыгын ишеткәч, алар төзелешне туктату түгел, киресенчә, аны тизләтү турында кайгырта башладылар. Тизрәк төзеп бетерергә дә, «Юк инде, җәмәгать, эш бетте, соңга калдыгыз, станция сафка басты, хәзер аны җимерә алмыйсыз, телисезме-теләмисезме, ул сезнең җирдә эшләп ятачак, ә сезгә тавышыгызны басарга, авызыгызны йомарга кала», – дияргә бугай исәпләре. Төзелешнең бөтен Идел буе бассейны халыкларына, аларның киләчәгенә һәлакәт китерәчәк афәт чыганагы булуы аларның туң башларына һич барып җитми. Мондый очракта нишләргә? Шайтаннан иман көтеп яту файдасыз, башланган көрәшне дәвам итәргә, күсәкне кулдан төшермәскә кала.
Чираттагы митинг каланың икенче олы мәйданында уздырылды. Биредә дә халык күп иде һәм ул митингның башыннан ахырына чаклы умарта күче кебек гөжләп торды. Ике митинг арасында иҗтимагый үзәк бүлеге калада АЭСны төзүдә каршылык күрсәтү комитеты оештырып җибәрергә өлгерде. Аның рәисе итеп иҗтимагый үзәк активисты, шәһәр депутаты Гариф Кәрамов сайланган иде. Зур булмаган гәүдәле, әмма бөтерчек кебек хәрәкәтчән, көчле тавышлы кырык биш яшьләрдәге бу кешедә милли хислелектән тыш тирән акыл, көчле эрудиция дә бар. Сүзгә дә бик оста. Шуңа да, бу юлы сүзне ул башлады.
– Бүген Уфада ике автономияле республика – Башкортостан һәм Татарстан вәкилләренең, Иделне саклау комитеты әгъзалары катнашында, фәнни киңәшмәсе ачылды һәм шуның белән бергә ике республика җирлегендә ике атом гыйфритенең баш күтәрүенә каршы протест маршы башланды, – диде ул гөрләп чыккан тавыш белән. Бу хәбәр барып ирешкәч, җыелган халык шаулап куйды. Кәрамов дәвам итте:
– Чөнки эш үтә тирәнгә кереп китте һәм бу борчулы шартларда бары тик кискен чаралар гына уңай нәтиҗәгә китерә алыр…
Бу вакытта Газиз дә микрофоннан ерак түгел, Шәһитов белән Җамалиев янында басып тора иде. Аңа бүген дә сүз бирәчәкләр.
– Кәрамовтан соң башта син сөйләрсең. Аннары тагын бер «чернобыльче» сөйлиячәк, – диде Әнис.
– Кем ул?
– Керәшен егете, Питыр Никитин. Ул да һәлакәтнең үзәгендә булган. Әнә ул, танышың түгелме?
Әнис алардан ике-өч адымда гына бер читтә басып торган, үзе буйчан, үзе ябык, нечкә генә кара мыек җибәргән утыз яшьләр тирәсендәге кешегә ымлады. Ул сөйләүчене бик дикъкать белән тыңлап тора иде.
– Юк, белгән кешем түгел, – диде Газиз.
Шул арада аның үзенә дә сүз бирделәр. Бу юлы Газиз өрәккә әйләнгән таҗиклар язмышын бәян итте халыкка. Җиңгәсе татар хатыны булган Әсрар хакында, аның һәм бертөркем башка таҗикларның дүртенче блок өстенә ни төстә менеп китүләре һәм ни төстә, ягъни кап-кара чәчләре, сакал-мыеклары, кашлары һәм керфекләре коелган килеш, шәп-шәрә төшүләре, аларны «Ашыгыч ярдәм» машинасына төяп киткән чактагы кызганыч хәл, таҗикларның башкача хастаханәдән борылып кайта алмаулары, барысының да вафат булуы турында сөйләде ул…
Аннан микрофон янына керәшен егете килеп басты. Ул да шулчаклы күп халык алдында чыгып сөйләргә өйрәнмәгән иде бугай, тиз генә сөйләп китә алмады. Ниһаять:
– Мин Чернобыльдә бетон болгаткычта эшләдем, – диде ул әкрен тавыш белән. Аңа шунда ук: «Начар ишетелә!» – дип кычкырдылар.
– Ул «миксер» дип атала, – диде Никитин тавышын күтәрә төшеп. – Ә безне «смертниклар» диләр иде. Бетон әзерләү заводы АЭСтан унбиш чакрымда, әзер бетон измәсен самосваллардан бетон болгаткычка күчереп төяү пункты сигез чакрымда. Шул бетонболгаткычта без дүртенче блокның стенасы янына килеп эстакадага менәбез дә, бетон измәсен бушатабыз. Шулай һәркөн ике ай буена сигезәр сәгать эшләттеләр безне. Реакторны шул бетон һәм авыр металл катнашмасы белән томалап, эшен бетергәч кенә кайтып киттек. Ләкин, реактор скважинасын томалап кую әле бөтен бәладән котылдым, дигән сүз түгел. Без ясаган капкачның күккә очып, катастрофаның тагын да кабатлануы һәм аның ул вакытта тагын да катлаулырак, фаҗигалерәк булуы мөмкин. Ә андый куркыныч бар, ул Чернобыль катастрофасын үз күзе белән күргән, аны зарарсызландыруда катнашкан һәр кешенең баш миен бораулый. Шулай булгач, кирәкме мондый куркыныч корылма безнең төбәккә, безнең халыкка? Юк һәм юк!
Никитинның чыгышы һичкем уйламаганча төпле, тәэсирле, көчле килеп чыкты. Һәм, иң мөһиме, Никитин да, үткән чыгышында Газиз дә реактор коесының капкачын алып ташлау ихтималын бер авыздан әйткән кебек халык зиһененә җиткерделәр.
Митинг дәвам итте. Газиз исә Никитин янына килде. Алар таныштылар.
– Миңа әйткәннәр иде синең турыда, – диде Никитин. – Без шәһәр һәм районда барлык «чернобыльче»ләрне барлап, үзебезнең ирекле җәмгыятьне оештырырга уйлап йөрибез. Барыбызга да тупланырга, социаль яклау дәгъваларга вакыт, чөнки без оятсыз рәвештә алданган, һәм матди, һәм физик, һәм рухи яктан таланган халык. Хөкүмәт тә, җирле хакимият тә, хәрби комитетлар да безне Чернобыльгә чакырган вакытта алтын таулар вәгъдә иттеләр. Безгә фатир да, автомашина да, акча да, төрле өстенлекләр дә бирергә тиешләр иде. Ә кайда алар? Вәгъдәне бирергә, алдарга-йолдарга оста безнең түрәләр. «Родина в опасности, выручайте, ребята, она вас не забудет»… Кая ул! Кем ярты, кем аннан да күбрәк сәламәтлеген калдырып кайтты, ә безгә кәҗә тоягы күрсәттеләр. Мин хәзер дүрт ел квартира сорап йөрим һәм дүрт ел вәгъдәдән башка нәрсәне күргәнем юк…
Никитин үпкәле, ачулы иде. Һәм хаклы иде ул. Сөйләгәне дөрес, ташка баскан кебек дөрес.
– Оешуны тартырга-сузарга түгел, вакыт уза. Инде күпме егетләребез китте шул дүрт ел эчендә. Аларны да «вәгъдәле» килеш кенә озаттык соңгы юлга…
Газиз аңлады егетләрнең кая «китүләре» турында.
Алар кабат очрашырга, ирекле җәмгыять оештыру турында тагын бер кат сөйләшергә булдылар.
Иҗтимагый үзәк бүлеге, озын-озак уйлап тормыйча, атом электр станциясен төзүгә каршы халыктан имзалар җыюны башлап җибәрде. Шәһитов үзе дә, бүлек әгъзалары да, активистлар да халык арасына чыгып китте. Бу эштән Әнис Җамалиев та, Газиз Солтанов та читтә калмадылар.
Кыска гына вакыт эчендә кала һәм район буенча АЭС төзүгә каршы меңнәрчә кешенең, ягъни унсигез том имза җыйдылар алар һәм рәсми рәвештә, барлык таләпләргә туры китереп, СССР Президенты һәм Министрлар Советы Рәисе исеменә озаттылар.
Шул ук вакытта митинглар, җыелышлар, фәнни конференцияләр үткәрү тукталмады, дәвам итте. Иҗтимагый үзәк, җитәкчесе Хәйдәр Шәһитов, аның иң якын көрәштәшләре Әнис Җамалиев, Гариф Кәрамов, Газиз Солтанов һәм башкалар ул көннәрдә җан фәрманга чаптылар, гәрчә аларның да күңелләрендә вакыт-вакыт шик-шөбһә бәргәләнсә дә.

***
Атом-төш станциясе төзелешенә каршы иң көчле акция – ул төзелеш җирлегендә үткәрелгән митинг булгандыр. Төбәкнең барлык гаярь егетләре-кызлары, дистәләгән автобусларга төялеп, шул ук шигарьләр, плакатлар, телекамералар, фотоаппаратлар белән барып төштеләр Чулман буена. Кызганычка каршы, Газиз бара алмады, гәрчә ул анда чыгыш ясарга тиеш булса да. Шуннан алда гына аны чир бәреп екты һәм ул тәүге тапкыр хастаханә пациенты булды. Табиблар, тикшереп, аның берьюлы бавыры, бер бөере һәм үңәче шешенгәнен, ашказанында да шеш барлыкка килүен билгеләделәр. Йөрәк тибеше дә шәптән түгел, кан басымы да югары, сулышы да кысыла. Моның өстенә, аякларын көзән җыера башлады. Боларның барысы да, ниһаять, Чернобыльдә күпләп алган нурланыш нәтиҗәсе иде.
– Көчле акция үткәрдек, Газиз малай, – дип канатланып килеп керде Җамалиев аның янына. – Төзелеш дирекциясе җитәкчеләре куркып качканнар иде, митингка чыкмадылар. Ләкин без үз вазифабызны йөз процентка үтәдек. Көчле-көчле чыгыш ясаучылар булды, шул ук вакытта төзелешнең үзендә катнашкан егетләр дә сөйләделәр. Төзүчеләр белән аралаштык, вәзгыятьне аңлаттык. Алар үзләре дә хәлне аңлыйлар, безнең фикерне, без үткәргән чараларны хуплыйлар. Митингны кинога төшердек. Бергә-бергә карарбыз, тизрәк терелеп чык…
Ләкин Газиз тиз генә терелеп чыга алмады, ятты да ятты. Бер көнне Әнис күчтәнәчләр тотып тагын килеп керде. Авызы колагына җиткән, үзе һавалы:
– Җиңәбез бит, малай, җиңәбез!..
– Нәрсә булды? Әйт тизрәк!
– Республиканың Министрлар Советы АЭСта производство өчен билгеләнгән объектларны төзүне туктату турында карар кабул итте…
– Кит инде!.. Менә моңа рәхмәт!
Шатлыклары эчләренә сыймаган ике фикердәш ир-егет кочаклаштылар, аркаларыннан кагыштылар. Тынычлана төшкәч, Газиз:
– Ниһаять, республика хөкүмәте дә үз халкының таләбен ахыргача аңлады, аның хакын хакларга алынды. Димәк, боз кузгалды, – диде уйланып.
– Дөрес әйтәсең, боз кузгалды. Ләкин көрәшне туктатырыга иртә әле. Гасырлар буе кыерсытылган, кимсетелгән, җәберләнгән татар җиренә тагын бер һәлакәт китерергә ниятләгәннәр иде. Тәмам бетерик, тамырын корытыйк бу татарның, дигәннәрдер. Корытмый гына торыгыз әле, сволочьлар! Ул станцияне, ул һәлакәт чыганагын, бик алай хаҗәт икән, үз җирегезгә төзегез! Ә без көрәшне туктатмабыз. Газиз Чулманыбыз буенда ул корылма төзелмәячәк – белеп торыгыз, госпадалар! – диде Әнис ярсып һәм кайсыдыр күренмәс көчләргә йодрык белән янап.
Алар шулай шатлыкларын уртаклашып, шактый гына сөйләшеп утырдылар. Газиз үзенең һич вакытсыз хастаханәдә ятуына борчылып:
– Чылбырга бәйләгән эт кебек. Чыгасы иде, сезнең арада буласы иде. Кайнар вакыт бит, – диде.
– Чир сорап килми, Газиз малай. Терелеп бетмичә чыкма инде. Өлгерербез, АЭСны төзүне дә туктатырбыз, башкасына да өлгерербез. Алда гомер бар әле, – диде ул Газизне тынычландырырга тырышып.
– Булсын иде дә бит, ләкин… Минем чир, Әнис, терелә торган чир түгел инде ул. Яшисе бик килә… Нурланыш, радиация үзенекен эшли башлады – мин моны шулай аңлыйм. Аның кая, нәрсәгә алып барганын да беләм. Ләкин киләчәк язмышым ничек кенә булмасын, мин сезнең белән бер сафта атлап, төбәгебездә гаять куркыныч корылма төзүгә каршы үткәрелгән чараларда катнашып йөрүемнән канәгать, бик канәгать, аны мин олы мәртәбәгә саныйм…
– Һәм дөрес саныйсың, Газиз. Мин бит үзем дә шуңа канатланып йөрим. Без бик зур эш эшлибез, – дип сүз өстәде Әнис. – Фикереңне бүлдем бугай…
– Дөрес, азрак катнаштым, кызганычка каршы… Чир бит… Белмим, киләчәктә сезнең белән бергә була алырмынмы-юкмы, әмма көрәшеп йšрүебез бушка булмас сыман. Аның нәтиҗәсен күрәсе иде. Ул чагында үлсәм дә үкенмәс идем. Татар җиренә дә, башка җиргә дә атом кирәкмәс. Мин моны атомның нинди һәлакәтле әйбер икәнен үз күзләре белән күргән, үз тәнендә, үз язмышында татыган кеше буларак әйтәм. Кирәкмәс!
Берничә көннән Әнис тагын палата ишегендә күренде. Бу юлы үзе генә түгел, Питыр Никитинны да алып килгән иде ул. Никитин үз яңалыкларын хәбәр итте. Чернобыльчеләрнең ирекле җәмгыятен төзегәннәр икән. Барлыгы ике йөз иллегә якын кеше җыелган.
– Бер зур булмаган кала һәм район буенча шул кадәр кеше… Ә ил буенча күпме була икән? – диде Әнис.
– Бик күп була торгандыр. Һәм гади генә кешеләр түгел бит алар. Шул исәптән Газиз дә, мин дә, – диде Никитин. – Һәрберебез авыр йөк, олы проблемалар белән кайтты. Шулай булмаса, Газиз менә монда ятар идемени?
Бу сүзләрдән соң алар өчесе дә уйланып утырдылар. Тынлыкны кабат Никитин бозды. Газизгә карап:
– Үзебезнең исәп-хисапны ачтык, чернобыльчеләр фондын оештырдык. Башкача мөмкин түгел. Безнең турыда партия дә, хөкүмәт тә кайгыртырга ашкынып тормый. Үз-үзебезне кайгыртырга кала. Көчле предприятие, оешма җитәкчеләре белән очрашабыз, сөйләшәбез, ярдәм итүләрен үтенәбез. Безнең максат – иң башта һәр чернобыльчене ел саен курортларга дәваланырга җибәрү, – диде ул һәм кесәсенә тыгылды.
– Менә безнең беренче путевканы сиңа алып килдек, – диде ул һәм аны Газизгә сузды. Газиз дулкынланып китте.
– Ай, рәхмәт, Питыр! Уйламаган идем, булдыклы егет икәнсең, – диде ул һәм Никитинны кочаклап алды. Тегесе үз чиратында:
– Рәхмәтеңне миңа түгел, Әнискә җиткер башта. Ул кайгыртып йөрде, – диде.
– Эх, дуслар белән яшәү куаныч, – диде Газиз һәм берочтан Әнисне дә кочаклады. Күңеле тулды, елап җибәрәсе килде аның, тик үзен-үзе кулга алды, тыелып калды.
Әнә шушы юллама белән килеп төшкән иде Газиз әлеге курортка.

***
Белдерү тактасында «Бию кичәсе» диюгә карамастан, ул кичне шифаханәдә танцы булмады. Музыка өчен җаваплы кеше авыру әнисе янына авылга кайтып киткән, берничә көнсез килеп җитмәс әле, диделәр. Танцыга чыгарга ашкынып торган ял итүчеләр бүлмәдә телевизор карап утырырга мәҗбүр булдылар.
Габделфәтне авыл кешесе генә димә – курортка тифаль чәйнеге алып килгән. Буш вакыт булдымы, су тутырып төймәсенә баса. Ике минут та үтми, су гөбердәп кайнап та чыга. Һәр авыл кешесе кебек, Габделфәт тә чәйсез тора алмый. Чәйне куян каны кебек куе итеп эчә ул. Газиз үзе дә каты итеп ясаган чәйне ярата. Габделфәтнең савыты белән балы, кайнатмасы, башка тәм-томы өстәлдән өзелми. Әнә бүген дә өстәле тулы сый-нигъмәт, чәйнеге дә тиз кайнап чыкты аның. Газизгә дә, үзенә дә чәй әзерләп йөри-йөри, ул кыюсыз гына:
– Әллә дим, яшьтәш, әз генә «кунак булып» алабызмы бүген? – диде ул. – Инде күпме бергә яшибез, әле бер генә чәркә дә тотмадык шул хөрмәткә…
Гаҗәп бу дөнья: гомердә күрмәгән-белмәгән кеше белән ничәмә көн бергә яшиләр. Бүлешәсе әйберләре юк, әлбәттә. Ләкин ике кеше арасында да төрле мөнәсәбәт урнашуы мөмкин. Габделфәт белән Газиз арасында үзенә бер аерым, уйламаганча җылы, кайгыртучан мөнәсәбәт урнашты. Күбрәк Габделфәт кайгырта авыру бүлмәдәше турында һәм ул моны һич авырсынмый, олы теләк белән, ниндидер бер тәм табып эшли. Бөтен шифаханәдә иң иртә торучыларның берсе – Габделфәттер. Юынып, ул иң элек шифалы су бүлмәсенә төшә һәм җаны кайсын тели, шул температурадагы суны авыз итә. Зәвык белән мәгарә итеп бизәлгән шифалы су бүлмәсендә төрле «чишмәләр» атып тора. Анда суның салкынчасы да, җылымсырагы да, бик җылысы һәм хәтта кайнары да бар. Аерым бокалда Газизгә дә үзе теләгән суны алып менә Габделфәт. Теләсә, Газизгә кайнар чәй дә әзерләп бирә – һич иренми. Яшьтәшенең хәле үзгәреп китсә, кизүдә утыручы шәфкать туташлары янына да үзе чаба. Беркөн әнә Газизне көзән җыерды. Габделфәтнең андый хәлне күргәне юк иде әле. Күршесе күм-күк булып катты, үзе тартыша, сызлана, дер-дер калтырый, каты итеп ыңгыраша. Габделфәт атылып икенче катка төште: «Бүлмәдәшемнең хәле начар»…
Тегеләрнең дә эше бар:
– Үзе төшсен инде…
– Нинди «үзе төшсен», тизрәк, кызлар…
– Нәрсә соң аның?
– Чернобыль! Аңлыйсызмы? Чернобыль һәлакәтен кичергән авыру курортыгызда да бер генә…
Кызларга ике сөйләргә урын калмады. Минут та узмагандыр, алар Газиз янында мәш киләләр иде инде: көчле уколлар кададылар, дарулар эчерделәр, тәнен ышкыдылар, җылы компресс ясадылар, киңәшләр бирделәр.
Әнә шундый киң күңелле кеше Габделфәт. Йөзе ак, кулы ачык. Мондый игелекле җанны ничек якын күрмисең дә, ничек хөрмәт итмисең. Шулай булгач, аның тәкъдименә дә каршы килмәде Газиз, чөнки үзенең дә әрнегән җанын, кимсетелгән күңелен бераз бастырасы бар иде.
– Әйдә, Габделфәт, беткән баш бетсен инде, сал булмаса, – диде моңсу көлемсерәп. – Тик күп түгел, салам чаклы гына. Мин аның белән беркайчан да дус булмадым. Чернобыльгә бик күп ташыдылар аны. Санитар врачлар үзләре дә салдылар, башкаларны да үгетләп йөрделәр: «Радиациягә каршы бердәнбер чара – спирт, аракы. Күпме эчә алсагыз – шуның чаклы эчегез, әгәр вакытыннан алда гүр иясе буласыгыз килмәсә».
Рәсәй болай да сәрхүш, болай да эчкечелек баткаклыгыннан чыга алмый азаплана. Атом һәлакәте булган, атом бомбасын сынаган төбәктәге халыкны кыстый-кыстый аракы чөмертәләр. Бер яктан эчкечелеккә каршы көрәшеп маташкан булалар, икенче яктан үзләре кыстап эчертәләр. Менә нинди очы очка ялганмый торган хәл. Тик, беләсеңме Габделфәт, кайткач үземнең бер таныш врач бөтенләй икенче төрле сөйләде ул спирт, аракылар турында. «Әкият ул, ди. Алкоголь нерв системасын җимерә, ә кеше сәламәтлегенең үзәге – нерв системасы. Шулай булгач, радиациягә каршы спирт, аракы эчегез, дигән кеше ул чын-чынлап дошман сүзе сөйли. Бу бахырлар тизрәк аракы сөренендә бетсеннәр, дигән кебек килеп чыга. Мондый чакта, иң сәламәт тормышта яшәүдән дә яхшысы юк!!! Минем Чернобыльдән кайтканнан соң кан басымы нык күтәрелә башлады, йөрәк тибеше дә рәтле түгел. Моның өстенә эчә дә торган булсам, әллә кайчан дөньядан киткән идем инде…
– Рәхмәт сүзеңә, Газиз. Минем үземнең дә артык исем китми бу нәрсәгә. Эч пошканнан гына. Менә чыгып киттем дә, сагынам. Авылымны, гаиләмне, карчыгымны – бөрчегемне сагынам. Тукай әйтмешли, эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин… Ярый әле иптәш бар. Сине әйтәм…
– Минем иптәшлек инде… Ярты җан. Күркем бар да, бүркем юк…
– Юк, Газиз, син миңа олы иптәш, гыйбрәтле иптәш. Эчең тулы хәсрәт, моң-зар синең. Мин бит үзем шатун кебек, чирнең барлыгын да белмим. Рәисебез: «Бер дә ялга барганың юк, җилләнеп кайт әле», – дип путевка биргәнгә генә чыгып киттем. Икмәк уңды быел, җан тыныч болай.
– Игенченең шатлыгы – икмәк инде. Уңган агроном булырга охшыйсың, Габделфәт. Җитди, төпле…
Габделфәт уңайсызланып калды. Үзе, эше турында мактанып сөйли торган гадәте юк аның. Эш-эш инде. Авыл җирендә аның беткәне дә, бетәсе дә юк, үлгәч тә өч көнлек кала әле ул. Ә менә Газизнең «төпле» дигән сүзе белән килешә. Эшен уйлап, җиренә җиткереп башкара ул, әвеш-тәвеш кенә түгел. Бу яклап аңарда нимес төгәллекләре бардыр. Тик сүз бит бүген аның турында түгел.
– Әйдә әле, Газиз, синең турыда сөйләшик. Әйтсәм әйтим инде, сине минем янга кертмәгән булсалар, мин күптән кайтып киткән идем. Монда миңа, урыс әйтмешли, ничу делать. Аллага шөкер, сәламәтлегем юк түгел, зарланмыйм. Син генә менә… Сине күрдем дә: «Тукта, Габделфәт, өеңә ашыкма әле, бәлки кешегә кирәгең чыгар», – дидем.
– Чын күңелдән рәхмәт сиңа, Габделфәт! Әйдә, шуның өчен булсын…
Кабып куйгач та, Габделфәт тагын урыныннан кузгалды, суыткычтан бер төргәк чыгарды. Аны сүтеп, ул бик затлы ризык – казылык кискәләп куйды өстәлгә.
– Гел онытып җибәргәнмен бит. Карчыкның күчтәнәче. Әйдә, Газиз, авыз итеп, ашап җибәр. Минем Сөмбеләм үзе ясый казылыкны.
Газизгә симез ат итеннән бик чамасын белеп сарымсак, кара борыч һәм башка тәмләткечләр кушып ясаган казылык бик ошады.
– Телеңне йотарлык бит бу, – дип мактап ташлады ул. – Карчыгың бик уңган, бик булган ахры. Үзең дә «Сөмбеләм, карчыгым» гына дип торасың.
– Һи-и, әйтәсең бармы, Газиз малай. Минем Сөмбеләм мировой хатын ул! Дөрес, аз тиле атын мактар, урта тиле үзен мактар, ә шыр тиле хатынын мактар, дигән сүз дә бар. Ләкин мин Сөмбеләмне мактаудан курыкмыйм. Ул аңа лаек.
– Кайсы якныкы соң үзе?
– Бер авылда, бер урамда туып-үстек без, бер сыйныфта, бер партада утырып укыдык. Үземә саклаган кебек сакладым мин аны. Унны тәмамлагач ул читкә укырга китмәде, балалар бакчасында эшли башлады. Гомере буе балалар тәрбияләде ул – авылныкын да, үзебезнекеләрне дә. Киң күңелле, шәфкатьле, кайгыртучан. Шуңамы, бөтен авыл халкы үз итә, хөрмәтли аны.
Инде минем яратуны белсәң… Казанда авыл хуҗалыгы институтында укып йөргән елларда сагынышып бетә идек. Безнең мәхәббәт хатлары әле дә саклана. Китап язарлык материал бар анда.

Ак күбәләк күрдем, ак күбәләк,
Бәхеткәйләр булсын түгәрәк.
Гомер юлларыннан синең белән
Насыйп булсын үтү бергәләп…

Әнә шуңа охшаш шигырьләр, җырлар язып җибәрә иде хатка Сөмбеләм. Шөкер, гомер юлларыннан бергә үтү насыйп булды безгә. Инде егерме җиде ел… Өч балабыз үсте, хәзер исә оныкларыбыз ишәеп килә. Аларның «бабай», «әби» дип кочакка килеп керүләре үзе бер зур бәхет ич…
Без бер-беребез өчен туган булганбыз. Беребезнең дә башкага хәтта күңеле төшеп йөргән чагы да булмады. Сөмбеләм дә: «Мин сине яратып йөри башлагач та башка егет сәләмәләреннән кулымны да тоттырмадым, сүз дә куштырмадым үземә», – дип кабатлый еш кына.
– Соклангыч икән тормышыгыз. Бәхетле гомер насыйп булсын үзегезгә, Габделфәт, мең яшәгез!..
Алар шулай җылы гына әңгәмә корып, гадәт буенча гына дуслык өчен «капкалап» утырганда ишек шакыдылар. Айсылу икән. Газиз аптырап китте: ул бит аңа кайсы бүлмәдә торуы турында бер сүз дә әйтмәгән иде.
– И-и, Газиз абый, бүген дә парлап биеп булмады. Кая барып бәрелергә дә белмим. Сине дә югалттым, бүлмәгезне көчкә эзләп таптым. Гафу итегез инде, – диде ул уңайсызланып.
– Әйдә, сеңлем, үт, утыр, бергә-бергә чәйләрбез. Газиз абыең белән безнең эшләр хутта, Аллага шөкер! Бик вакытында килеп кердең әле…
Габделфәт кыстый-кыстый Айсылуны өстәл артына утыртты, чәй ясап бирде.
– Рәхмәт, Габделфәт абый! Газиз абыйга да рәхмәтем чиксез, – дип дәвам итте Айсылу. – Тик, зинһар, минем турыда начар уйлый күрмәгез, сагыз кебек ябыша, дип. Мин бит ялгыз яшим, күңелем китек, кешеләр белән аралашуым да эштә генә, рәсми дип әйтимме инде. Биредән эчемне бушатып кайтып китәсем килә. Туйганчы бер сөйләшеп, серләшеп диюем.
– Андыйларны таба алсаң, – дип сүз кыстырды Габделфәт.
– Хикмәт тә шунда шул. Сер сыярдай кеше табуы җиңел түгел бу заманда. Бәхетемә, Габделфәт абый, андый кешене таптым мин. Ул, әнә, тыйнак елмаеп каршыңда утыра, –диде Айсылу һәм җылы кулы белән Газизнең беләген тотып алды да, аңа таба авышып, сыенып торды.
– Белдеңме инде, Газиз, бер миңа гына түгел, башкаларга да кирәк икәнсең бит. Кирәк, димәк яшисең әле. Бергә-бергә яшибез! Киләсе җәйгә кунакка чакырам үзегезне. Яңа бал өлгергәч тә. Безнең Арча яклары матур, ямьле, җырлы-моңлы, шигырьле. Әйтәсең бармы – Тукай яклары! Ә син эч чәеңне, сеңлем, сыйлан. Самавырыбыз шаулап, өстәлебез гөрләп тора. Әллә бераз шәраб та салып биримме? Анысы да бар бездә, – Габделфәт торып суыткычка юнәлде.
– Юк, юк, Габделфәт абый, мин андыйларны кулыма да алмыйм.
– Менә монысы өчен рәхмәт, сеңлем! Шундый хатын-кызны чын күңелдән хөрмәт итәм мин. Минем Сөмбеләм дә бик аек хатын, иснәп тә караганы юк… Әйе, килегез әле, Газиз, безнең якларга. Умарталыкта бер кошлар сайраганын тыңлап, туйганчы бер серләшеп, җырлап утырырбыз. Ә син, Айсылу сеңлем, беләсеңме Газиз абыеңның ничек җырлаганын?
– Тәүге тапкыр ишетәм, ләкин гаҗәпләнмим, – диде Айсылу.
Габделфәтнең сүзенә Газиз аптырап китте:
– Нәрсә, мин бүлмәдә җырладыммыни? – дип текәлде ул Габделфәткә.
– Юк, җырламадың. Шулай да, ике-өч мәртәбә моңланып алдың. Шуннан мин синең әйбәт җырлавыңны сиздем. Мин үзем җырга һәвәс түгел, Газиз, айга шыңшыган эт кебек кенә, ләкин җырлаган кешеләргә мөкиббән китәм. Җырла әле, дустым? Ихлас күңелем белән үтенәм – бер генә җыр…
Әлбәттә, Газиз өчен җырлау берни түгел. Җырлы-моңлы гаиләдән булгангамы, җырны яратып, моңланып үсте ул. Тик менә бүген тиктомалга ничек җырлап җибәрәсең? Тавышы да шәптән түгел инде аның соңгы вакытта, тыны да кысыла. Шулай да… Тагын кайчан җырлап утырырга мөмкинлек туар?
Айсылу да аңа көч бирде:
– Газиз абый, бу моңлы кичәдә бер җырлап җибәрсәң дә гөнаһ булмас. Башлагыз әле, үзем дә кушылырмын.
– Ярар алайса, тырышып карыйк. Тик үпкәләштән булмасын, җырның ертыгы юк, – диде Газиз һәм берничә мәртәбә тамак төбен кырып алды. Аннары ашыкмый гына, ярым ачык тавыш белән сузып җыр башлады:

Күк күгәрчен баласыдай
Күгелҗем булмас инде лә,
Күгелҗем булмас инде;
Сездән аерылып китүләр
Күңелле булмас инде..

Җае чыкса, кушылырга дип торган Айсылу да, Габделфәт тә, Газизгә кушыла алмый гаҗәпкә калып, тынып утырдылар. Җыр әсәрләндереп җибәрде аларны. Үзе ниндидер гади дә, ләкин моңлы да, аһәңле дә аерым бер җыр иде бу. Юк, бу көйгә халык та җырламый бугай, моны сәхнәдән башкарган артистлар да юк кебек. Ләкин көе таныш, бик таныш. Әллә соң берәр спектакльдә җырлыйлармы аны? Күңелне яулый торган җиңел, моңлы җыр. Һәм иң мөһиме – Газиз дә аны һәр һәвәскәр җырчы кебек гади генә итеп, Ходай биргән тавышы белән, һич кыстатмый, җайлы гына җырлый. Тамак төбеннән чыккан җыр – җыр түгел, йөрәк төбеннән чыккан җыр гына җыр, диләр. Газизнең дә җыры йөрәк төбеннән чыга иде.

Сездән аерылып китүләр
Күңелле булмас инде…

Ике тыңлап утыручының күңелләре тибрәнде. Габделфәт тә, Айсылу да җырчының нинди аерылып китүләр турында искәртүен бик яхшы аңладылар.
Газиз исә, берни булмагандый, җыр сузуын дәвам итте:

Күпер төбе күк томан,
Бу илләрдә күп тормам ла,
Бу илләрдә күп тормам;
Күп тә тормам, аз да тормам,
Сагынырсыз, мин булмам…

Җырның соңгы юлы буасы ерылудан үзен көчкә тыеп утырган Айсылуның әрнегән җанын телгәләде. Габделфәт исә чын күңелдән:
– Әйттем бит, әйбәт җырлый, дип. Рәхмәт, Газиз малай, зур рәхмәт үзеңә, җанга рәхәт булып китте. Мең яшә! – дип дусларча Газизнең аркасыннан сөйде.

Шулай җыр сузып, эчкерсез сөйләшеп, моңланып, чәй һәм мәй белән сыйланып, алар әле тагын бераз утырдылар.

***
Айсылу Газизләрдә кич утырудан, дөнья күргән, аны танып белгән ике сабыр табигатьле, төпле ир белән аралашудан гаять зур канәгатьләнү табып чыкты. Бигрәк тә Газиз абыйсы көчле тәэсир ясады аңа. Аның белән күбрәк бергә булган, аралашкан саен, Айсылу бу кешедә үзе белгән күп кешеләргә хас үзгә сыйфатлар ача бара. Үзе гади, үзе игътибарлы, үзе мөлаем, шул ук вакытта үзе кискен язмышлы. Бар бит һәрьяклап килгән, талантлы кешеләр! Сөйли башласа авызына каратып тота, җырлый башласа сине моң дәрьясына алып китә, бии башласа җилләр җилдертә, дәртләндерә, җилкендерә. Үзе архитектор – зиннәтле сарайлар, матур йортлар проектын төзи.
Әйе, искиткеч кеше. Һәм, иң гаҗәбе, шундый кешегә дә чын бәхет йөзен күрү насыйп булмаган. Айсылуның үзенә дә бәхет кояшы көлмәде. Бәлки бар көчен биреп көрәшмәгәнгә көлмәгәндер ул? Ә Газиз аның өчен көрәшкән бит югыйсә. Бүген дә көрәшә. Яшәү өчен көрәшә! Яшәү – үзе бер олы бәхет, ди ул. Мондый кеше белән тормышыңны бәйләү дә куркыныч булмас иде. Тик… Кем соң әле аңа, бәйлә дип, тәкъдим ясаган?
Эх, белмәссең бу дөньяны! Син теләгән кешеләр әллә кайда йөриләр, ә син теләмәгәннәр юлыңа аркылы төшәләр. Күзеңне ачыбрак йөрсәң, Газиз кебек бер гади, самими кешене таба алган булыр идең әле син дә, Айсылу ханым, юк, Айсылу туташ! Йә Хода, кем соң инде ул бүген чыннан да?..
…Медицина училищесын тәмамлаганнан соң Айсылуны Чулман буендагы зур булмаган бер авылга фельдшер итеп җибәрделәр. Тыныч кына барып урнашты кыз, кабаланмый гына, училищеда алган белемен барлап эшли башлады. Иң мөһиме – сырхаулап килгән кешеләргә игътибарлы була белде. Бәлки шуңадыр, авыл халкы аны үз итте, яратты.
Бер елны колхозга яңа инженер кайтып төште. Шул авылның әле генә институт тәмамлаган үз егете икән. Зифа буйлы, киң күкрәкле, чатнап торган егет. Ниндидер йомыш белән медпунктка да икеме-өчме кагылды ул. Тик аралашулары нигәдер гади булмады. Шуңамы, Айсылу егетне өнәп бетермәде. Инженер дигәч тә, борынын чөя бугай, дип уйлады ул. Ләкин егетнең медпунктка кагылуы сәбәпсез булмаган икән. Беркөнне ул кереп Айсылуны концертка чакырды – Казаннан җырчылар килгән, диде. Ә Айсылу бармады. Егет, үз теләгенә ирешү өчендер, тагын да ешрак кереп йөри башлады аның янына. Ә бер көнне Айсылу янына атасын-анасын башкодалап җибәрде. Кыз уйланмады түгел, күп уйланды һәм ризалыгын да тиз генә бирмәде. Егетнең үзенә караганда, күбрәк аның атасы һәм анасы ошады. Олы башларын кече итеп алар кат-кат килеп керделәр абруе күтәрелеп барган фельдшер кыз янына, «Бик яратабыз үзеңне, киленебез бул, бергә-бергә матур итеп гомер итәрбез», – диделәр. Нишләсен, авыл зур түгел, сайланып булмый, вакыт та чыгып бара, утырып калуың мөмкин…
Шаулап туй үтте. Тик зөфаф кичәсе булмады.
– Син гафу ит мине Айсылу, – диде кияү егете. – Алдан әйтергә кирәк санамаган идем. Безнең институтның хәрби кафедрасы булмаганга, мине бер елга армиягә алалар, запастагы офицер итеп әзерләячәкләр. Бер ел – күп түгел, үтәр дә китәр. Син дә сагынып торырсың, мин дә сагынып кайтырмын. Әлегә мин сиңа тимим. Шулай яхшырак булыр.
– Гаҗәп, – диде Айсылу. – Бәлки мин балага узармын һәм син кайтканчы табып куярмын?
– Юк, мин риза түгел. Мин куркам…
– Нәрсәдән?
– Хыянәт итәрсең, дип.
– Атаң-анаң, туганнарың янында яшәп тәме?
– Барыбер.
Айсылуның күңеле нык төште, кимсенде, кыбырсынды. Сәер хәлдә иде ул. Иргә чыгып, ир хатыны исемен йөртеп шундый хәлдә яшә инде. Олыдан торып уйлаганда, ул бит бу кешегә тормышка чыгарга да теләмәгән иде. Нәрсәседер ошамады, ышаныч, өмет чаткылары бик аз шәйләнде аның холкында. Айсылу ялгышты бугай. Сайлаган сазга, очраган тазга. Инде нишләргә? Әйберләрен җыеп, чыгып китәргәме? Ичмасам янында бер якын кешесе дә, киңәшчесе дә юк тотып сөйләшергә, киңәшергә. Чыгып китсә, авылда әнисе, апасы ни әйтер: элек нәрсә карадың? Әллә бераз түзәргәме?
Ир буласы кеше армиясенә китеп барды, тик Айсылу елап калмады. Өмете өзелгән, күңеле сүрелеп киткән иде аның.
Армиядән хатлар килеп торды. Башта еш килде алар, эчтәлекләре дә җылы гына иде. Аннары хатлар сирәгәйде. Инде кайтырга вакыты җитеп килә, бәлки шуңа сирәк яза торгандыр, дип уйлады Айсылу. Үзе исә бернинди тел-теш тидерерлек гамәл кылмады. Зур булмаган авылда барысы да күз алдында. Медпукттан кайта да, өй, йорт эшендә катнаша. Кайната белән кайнана ризалар киленнән, «кызым» дип кенә торалар. Ләкин Айсылуның беркемгә дә күңеле ятмый, ышанычы да юк. Рәтле тормыш булмас ахры биредә. Аның күңеле нәрсәдер сизенә иде. Һәм дөрес сизенгән икән ул. Инде бер ел үтте. «Озакламый кайтам», – дип язган кеше һаман юк.
Бер көнне кайнигәче аның эш урынына медпунктка килеп керде һәм иренең аларга язган хатын бирде. Ул анда үзенең авылга кайтмасын, армиядә офицер булып каласын, хезмәт иткән җирдә башкага өйләнгәнен язган иде. Айсылу шул ук көнне туган якларына кайтып китте. Аннары медицина институтына барып, укырга керде…
Газизгә: «Берәү белән торып карадык та, с характером не сошлись», – дигәне шул иде инде аның.
Яратусыз кавыштылар, үкенечсез аерылыштылар…

***
Иртән Газиз төш күреп уянды. Сәрмәдиясе ап-ак киемнән ниндидер коймамы, әллә бурамы артында басып тора, аңа кул изи һәм: «Кил инде тизрәк, нишләп озакладың?» – дип ап-ачык эндәшә имеш. Әйтерсең лә өстенә салкын су койдылар – Газиз иләс-миләс торып утырды. Йөрәге тыелгысыз тибә, үзе шабыр тиргә баткан, суларга һава җитми, башы чатный. Гомерендә бер дә төш-мөш, ырым-шырымга ышанмый торган Газиз, әлеге төштән исәнгерәп китте һәм тәүге тапкыр үзенә хәтәр хәбәр юрады. Шулай ук… Ах, нәләт… Нәрсә соң ниде бу тагын?..
Габделфәт сабый бала йокысы белән изрәп йоклый иде әле. Сәламәт кеше шул! Тәмам шөбһәгә төшкән Газиз, йөрәк ярсуы басылмасмы дип, полиэтилен шешәдән бокалга шифалы су салып эчте. Тагын ятып йоклау турында уйларга да мөмкин түгел, йокысы качкан, күзләре шар кебек ачылган иде. Шулай да, курортның бер якка ямьшәеп төшкән бәләкәй мендәрләрен төзәткәләп, башын кабат шуларга салды. Һәм аны шунда ук очсыз-кырыйсыз уйлар чолгап алды.
Соңгы вакытта ул Сәрмәдияне еш күрә төшендә. Уйланганга күрә керә торгандыр инде ул аның төшенә. Уйламаса, кермәс иде. Ә ничек уйламыйсың? Утыз ел бергә яшә дә…
«Ах, Сәрмәдия, Сәрмәдия… Бәрәкәтсез үткәрдек шул бергә булган гомерләребезне. Әллә ничек булды безнең тормыш: син миңа йокмадың, мин сине аңлап бетерә алмадым. Өйләнештек, бергә тордык, әмма бер-беребезгә гомер юлдашы була алмадык. Үкенечкә калды барысы да…»
Гомеренең соңгы айларында Сәрмәдиянең башына бик нык уй төште. Беркөнне Газиз эштән кайтып кергәндә хатынының елап утырганын күрде. Тезләрен кочаклаган да, тавышсыз-тынсыз күз яшьләрен түгә. Салган баштан балавыз сыгып утырадыр, дип уйлаган иде Газиз, ләкин Сәрмәдия ап-аек, шалкан кебек иде.
– Нигә сидрәп утырасың әле, нәрсә булды? – диде Газиз йомшак кына һәм аның янына утырды.
– Төш күрдем, бик куркыныч төш…
– Соң, сөйләп җибәр…
– Үләм мин… – диде Сәрмәдия һәм кабат яшенә тыгылды.
– Ташла әле юкны! Соңгы вакытта артыгын җибәрәсең, ә ул психикаңа бәрә. Беренчесе түгел, соңгысы да булмас…
– Юк, Газиз, эчем поша. Элеккеге кебек түгел, бөтенләй башкача поша. Күңелдә өметсезлек, бушлык, җанда упкын… Төшем рас килсә, күп тормам ахры. Аннары… Син дә миннән соң озак яши алмассың кебек…
Бу сөйләшү авыр шом булып ятты Газизнең йөрәгенә. Уртак тел табып, аңлашып, яратышып, хөрмәт итешеп, чөкердәшеп яши алмадылар. Тик ничек кенә булмасын, Сәрмәдиянең үлүен теләми иде ул. Үзе белән бер-бер хәл килеп туса, Сәрмәдия, ниһаять, айныр һәм аларның бердәнбер кызларына терәк булып калыр, дип уйлаган иде. Тормышны танып белергә өлгермәгән, аягына сыер басмаган унҗиде яшьлек кыз бала шулай ук атасыз да, анасыз да калыр микәнни? Шыр ятим булып…
Кинәт аның исенә чынбарлыкны искиткеч төгәл итеп тасвирлаган бер җыр килеп төште. Моңлы җырлары белән халык күңелен яулап килә торган бер яшь җырчы кыз башкара аны. Гаҗәеп моңлы тавыш ул кызда:

Яшәү, үлем – бары тик бер сукмак,
Нигә башка сукмак юк икән?
Адаштым, дип кайтып китәр идем,
Яшьлегемә кайсы юл илтә?..

Үзе генә калган, уйландырган-моңландырган минутларда Газиз дә бу җырны сузып җибәрә, күңелен юата, җанын тынычландыра.
Эх, кайтып китәсе иде дә яшьлеккә, барысын да яңабаштан башлыйсы, кылган ялгышлыкларны һич кабатламаска иде. Юк шул, анысы булмас хәзер. Инде Ходай тагын гомер бирсә, калган елларын ничектер башкача, бәрәкәтле, мәгънәле тормыш көтеп, якыннары белән аңлашып яшәр иде…

***
Сәрмәдиянең юраганы, кызганычка каршы, юш килде. Сентябрьнең җылы, кояшлы, матур көннәрендә Газиз иртән шәһәр читендәге җиләк-җимеш бакчасына китеп барды. Ял көне иде ул. Сәрмәдия әле тормаган да иде. Кичтән дә: «Йөрәгем кыса», – дип, дару кабып яткан иде. Иртәнге якта да Газиз аңа йөрәк даруы белән су каптырды. Үзе: озак тормам, дип чыгып киткән иде, тик шул бакчага бер барып төшсәң, тиз генә эшеңне бетерә алмыйсың, көнең үтә. Ул көнне дә шулай булды. Инде төш үтте, кичкә авышты. Шулчак Газизнең күңеленә кинәт пошаман төште һәм: «Син нишләп һаман монда йөрисең, хатының авырып калды лабаса», – дип, өенә ашыкты. Сәрмәдиянең күңеле булыр дип, кулына бер кочак кашкарый, гладиолус, тәмле ис чыгарып, аңкып торган флокс чәчкәләре алды.
Автобуста кайткан ярты сәгать аңа ярты көн булып тоелды, төшү белән өенә ашыкты, чөнки өйгә якынайган саен аның күңеле тынычсызлана, сабырсызлана барды, әллә ничек хәтәр барын сизенде.
Ишекне ачып керү белән:
– Сәрмәдия, Сәрмәдия, мин кайттым, – дип кычкырды. Тик җавап бирүче булмады. Ул кабаланып йокы бүлмәсенә узды. Сәрмәдия җиңел халат белән идәндә, карават янындагы келәмдә утыра, башын исә карават кырыендагы мендәргә салган. Әллә ничек, уңайсыз салган ул башын. Бер кулы да шул мендәрдә… Йоклыймы, әллә уйланып кына утырамы? Газиз аңа килеп кагылды…
Ул инде суынып беткән иде…
Бакчадан алып кайткан бер кочак чәчкәләр Газизнең Сәрмәдиягә соңгы бүләге булды.

***
Минераль ванналар блогында ашыкмый гына үз вакытын көтеп, ял итеп утырганда, Газиз янына аның белән вальс биегән яшь хатын килеп утырды. Соңгы кичне танцыга зәңгәрсу өрфия күлмәк белән чыккан иде, ә бүген өр-яңа аклы-яшелле спорт костюмы белән – танырлык та түгел.
– Исәнмесез, абый. Хәлләрегез ничек?
– Ә, әйбәт әле, сеңлем. Син дә ваннагамы?
– Әйе. Менә бераз соңга калганмын, вакыт җитми. Берәү белән танышкан идем дә…
– Егет белән дисеңмени?
– Әйе, монда барысы да «егет» инде. Сез дә менә «егет». Вальсны да гаҗәп матур биисез. Егетнең дә асылы! Теге кичне танцыдан соң үзегезгә кич утырырга чакырмадыгыз бит. Чакырган булсагыз, буш вакытларны да бергә генә үткәрер идек. Хәзер вальска да чыгып булмас инде, теге көнләшеп маташа: «Беркөнге кавалерың белән танцевать итсәң, смотри», – ди.
– Гаҗәп икән.
– Былтыр «Казан» санаториенда берәү белән йөрдек, бер грамм да көнләшмәде. Әле икенчесе белән дә танышырга өлгердем…
– Ирең көнләшәме соң?
– И-и, бер бозау инде шунда. Көнләшә дә, ярата да, назлый да белми. Аннан, кем соң әле аңа кайтып сөйләгән? Повод бирмибез инде…
– Яшәгән җиреңдә дә бармы «егетләр»ең?
– Ә нәрсә? Ба-ар. Хәзер кайсы хатынның сөяркәсе юк? Жизнь дается один раз, диләрме әле?
– Димәк, «коллекция» җыясың?
– Җыела инде, – ул кеткелдәп көлеп куйды.
– Алай дөресме соң ул, сеңлем? Әхлак, намус, әдәп, дигән төшенчәләр дә бар бит әле тормышта, – диде Газиз, көрсенеп.
– И, абый, исең киткән икән иске чикмәнгә. Менә мондый мәзәкне ишеткәнең бармы? Курортка килгән бер ир белән бер хатын танышканнар. Тәүге кичне сөйләшеп утырганнар, икенчесендә ир хатынның кулын тоткан, өченчесендә кулын биленә салган. Хатын түзмәгән: «Син нәрсә, мине курортка бер елга килгән дип уйлыйсыңмы әллә?» – дигән. Мин дә курортка өч кенә атнага килдем. Дөньясында да ике гомер яшәргә язмаган. Әнә телевизордан рекламаларны күрә торгансыңдыр: «Бери от жизни все», – диелгән. Мин дә шул принцип белән яшим. Һәм мин генә дә түгел. Кем миңа ошый, йә булмаса кемгә үзем ошыйм – шуның белән көн, төн уздырырга риза. Тик «мәхәббәт», «сөям» дигән сүзләрсез генә, буш сүзләр алар. Тән җылысы, тән ләззәте барысыннан да кадерлерәк. Кысып кочакла, суырып үп, төн буе назла…
– Кем белән булса да барыбер, дисең инде?
– Барыбер.
– Ә хис?
– Кочаклашып яткач, хис үзеннән-үзе килә ул.
– Сеңлем, болай яшәп үзеңне бик тиз туздырмассыңмы соң?
– Туза, ди…
Хатын шаркылдап көлеп куйды:
– Мин сезнең ир-атларның күбесенә җитәрмен әле. Яшәп калырга кирәк, яшәп… – дип өстәде һәм урыннан кузгалды. Бу вакытта минераль ванналардагы шәфкать туташы, дәваланучыларның фамилияләрен атап, ваннага керергә чакыра башлады. Газизнең чираты җитмәгән иде әле. Ул уйланып калды. Тезгененнән ычкынган, намус төшенчәләрен оныткан, аларны танымаган бу яшь хатын белән сөйләшүдән аның хәтере калды, кәефе төште, җаны бимазаланды. Инде мәхәббәт хисен тулысы белән татый алмыйча яшәгән, тәүге тапкыр чын ярату, артык сөю белән тулгынланып, гомерендә бары бер тапкыр иренә хыянәткә барса – икенче хәл булыр иде, андыйны аңларга тырышыр идең. Бу бит тәмам барып җиткән. Мондый азган-тузганның кытыгын качырырдай кеше кирәк тә бит, андыйлар юк, күрәсең. Ире дә, «бер бозау» гына ди бит, дөрес булса. Дөрес булмавы да мөмкин. Андый хатыннар сәбәп табарга осталар.
Ах, бу хатын-кызлар! Һич аңламассың аларны. Теләсә ул синең башыңны да катыра, йөрәк маеңны да эретә, күңелеңнең иң серле, иң ләззәтле кылларын да чиертә белә, теләмәсә инде һичбер нәрсә булмагандай тупас рәвештә тибәреп тә ташлый, төп башына да утырта, маңгаеңа мөгез дә куя. Син аны шашып сөясең, ә ул сине иңенә дә кагылдырмый, якынына да сөртелдерми. Син аннан туеп качарга телисең, ә ул сине баганага бәйләгән аттай йөрәгенә бәйләп куйган да, җибәрми…
Газиз теге кичне әлеге тотнаксыз хатын белән вальс биюенә дә үкенә башлаган иде. Тик аның шундый икәнен каян беләсең? Кем икәнлеге маңгаена язылмаган шул…

***
«Тәүге тапкыр чын ярату, артык сөю белән тулгынланып, гомерендә бары бер тапкыр иренә хыянәткә барса – икенче хәл булыр иде», – диюе белән Газиз үзен акларга маташа иде бугай. Бар ярату, сөю бар. Бу инде йөрәк эше. Йөрәккә боерык биреп булмый, диләр бит. Инде гөнаһ икән… Әйе, аннан беркем дә хали түгел бу дөньяда, булса да шул сабыйлар гына гөнаһсыздыр.
…Газиз Сәрмәдиясеннән калып, ялгыз каз кебек каңгырап йөргән көннәрендә архитектура бүлегенә яңа сызымчы алдылар. Күрше калада педагогик-сәнгать техникумын тәмамлап, берничә ел мәктәптә рәсем һәм сызым дәресләрен укытып йөргән, шул арада кияүгә чыгып дөньяга бала китерергә өлгергән, курчак кебек нәфис, нечкә билле, эшкә һич иренмәс яшь бер хатын иде ул. Өстендә гади генә ситсы күлмәк, аягында арзан туфлиләр, томрап торган тузынкырак кара чәчле, кыр чәчәге кебек зәп-зәңгәр күзле, битенә иннек, кершән сөртеп, күзенә сөрмә тартмаса да, күңелләрне тибрәндерә алырдай сөйкемле йөзле. Буянып-ясанып тормаса да, бүлектәге унлап сөрмәле күзле, битенә олтан калынлыгы чит илдән кайткан кыйммәтле иннек-кершән сылаган асыл затлар арасына килеп керде дә, якты йолдыз кебек җемелдәп, кояш кебек җылытып, ай кебек моңландырып утыра башлады бүлмәдә. Инде дүртенче дистәсе белән баруына карамастан, төсе-бите һәм кыяфәте белән ул шактый яшь күренә иде. Кергән-чыккан, килгән-киткән, үткән-сүткән мут ир-атның күзе гел шул хатында иде, тик ул гына беркемгә дә игътибар итми, ул гына башын аска – өстәлгә, ватманга игән дә, тырышып-тырышып сызым сыза, эшли, яңа урында үзен күрсәтәсе килә.
Сөйкемле хатын-кызга битараф булмаса да, әлеге хатын – Нурсибә Газизнең күңел күзенә беренче көннәрдән үк чалынмады. Аның кайгы-хәсрәтле, уйлы-моңлы, моннан тыш өстенә бүлек җитәкчесе вазифаларын йөкләгән мәшәкатьле көннәре иде.
Беркөнне аңа яңа проектның сызымнарын керттеләр. Газиз карап чыкты һәм сызымнарда шактый төгәлсезлекләр тапты.
– Кем сызды моны?
– Әнә, яңа сызымчы, – диделәр аңа.
– Чакырыгыз әле!
Бүлмәгә түм-түгәрәк йөзле, шундый ук түгәрәк, нәрсәгәдер гаҗәпсенгән сыман карашлы зәңгәрсу күзле яшь хатын килеп керде.
– Сеңлем, нигә бу проект начар сызылган?
Хатын эндәшмәде, аның асылташ күзләре генә челт-мелт итте.
– Син сызган идеңме? Менә кара әле…
Хатын сызымнарын карар өчен Газиз утырган өстәлгә якынрак килде һәм «әйе» дигән мәгънәдә башын изәде. Ул дер-дер калтырый иде. Моны күреп торган Газиз шунда ук тавышын йомшартты:
– Мә, сеңлем, ал, төзәт! Эшең беткәч яңадан алып керерсең…
Эшен ул кичке якта гына бетерде һәм һаман шулай бер сүз эндәшмичә сызымнарын тотып Газиз янына алып керде. Бүлек мөдире аңа каршындагы урындыктан урын күрсәтте, тик хатын утырырга теләмәде, басып торуын дәвам итте.
– Утыр, акыллым, утыр! Аякларда дөреслек юк, диләр…
Сызымчы кыюсыз гына урындыкның кырыена килеп утырды. Газиз сызымнарны кабат тикшереп чыкты: «Бусы ярый, бусы да булган, бусы да әйбәт»…
– Менә бит, булдыргансың. Әйбәт итеп эшләп була, димәк? Иртән нигәдер куркынган идең ахры?
Хатын бу юлы да башын гына изәде: «Әйе».
– Мин таләпчән, ләкин кеше ашамыйм. Менә шулай пөхтә итеп эшләсәң, минем сиңа дәгъвам булмас. Сөйләштекме?
Хатын тагын башын какты, ләкин бер сүз эндәшмәде, чыгып китте.
Бу – Нурсибәнең Газиз белән тәүге тапкыр якын килеп очрашу, танышу көне булды. Шул көнне ук бүлектәге хатыннар җитәкчеләре турында гайбәт тә сөйләп алдылар. Янәсе, ул кайчандыр Зөлфия белән очрашкан. Зөлфия дә шушы бүлектә эшли, тик бу көнне бер төзелешкә чыгып киткән һәм хатыннарга аның сөяген юарга җайлы вакыт туган иде. Зөлфия берничә яшькә олы булса да, Нурсибәнең күзлегеннән чыгып караганда, аның җитәкче белән «буталуы» аны чиктән тыш гаҗәпкә калдырды:
– Шул карт беләнме? – дип сорап куюын ул сизми дә калды.
Күңеле белән Нурсибә бу сүзгә бик үк ышанып та бетмәде. Дөрес булса сизелер иде, ә тегеләрнең арасында кыңгыр эш сизелмәде. Утсыз төтен чыкмый, димәк, ут булмаган. Хатыннарның усаллык яки көнчелек белән сөйләгән гайбәтләре генә иде бугай ул.
Ләкин тормышта син һич уйламаган, акылыңа да китермәгән хәлләр дә була икән.
Кыска гына вакыт эчендә Нурсибә үзенең оста сызымчы икәнен танытты. Газиз үзе ясаган проектларны гел аңардан гына сыздыра торган булып китте. Эшенә һәрвакыт иҗади мөнәсәбәттә булган җитәкченең проектлары да мавыктыргыч, кызыклы була. Моннан автор үзе генә түгел, сызымчы Нурсибә дә канәгатьләнү хисе таба башлады. Эчтән генә ул үзенең җитәкчесе проектларын сызганына горурланып та куя, чөнки алар гади генә, төссез генә түгел, ә катлаулы, югары дәрәҗәдәге, камил эшләр. Ә кайбер вакытта сызымчы үзе проектны тагын да камилләштерү юлын күреп ала һәм бу турыда Газиз абыйсы белән уртаклаша, аңа тәкъдимен әйтә.
– Кара син аны! Үзең дә чын архитектор икәнсең бит, афәрин, – ди Газиз абыйсы һәм җиңел генә аркасыннан сөеп ала. Аннан үзе белән утырып чәй эчәргә кыстый…
Әнә шушы иҗади бердәмлек аларны шактый якынайтты, дуслаштырды. Башта кырын күз белән генә караган Нурсибә дә Газиздә әкренләп күркәм генә сыйфатлар тапты. Игътибарлы, кешелекле, сабыр, каты орынмый. Бик кызып китеп, оршынып алса да, ачу сакламый, шуның артыннан ук нинди дә булса кызыклы сүз әйтеп, мәзәк сөйләп, көлдереп, кәефеңне күтәреп җибәрә. Инде азау тешен ярган хезмәткәрләр генә түгел, Нурсибә дә җитәкче янына һич тартынмыйча, үз дәрәҗәсендәге кеше, иптәше янына кергән кебек керә башлады. Хәтта аны бер-ике көн күрми торса, Нурсибәнең юксына башлавы да сизелә иде: «Газиз абый нигә күренми соң әле? Берәр кая китте микәнни? Эше күптер инде»…
Кешегә булган мөнәсәбәтеңнең үзгәрүе кайвакыт вак кына нәрсәләрдән тора. Уңае да, тискәресе дә. Берәү сиңа бәләкәй генә игътибарлылык күрсәтсә дә, синдә аңа карата рәхмәт хисләре ташып чыга, йөзең кояш була.
Бер көнне сентябрьдә аларны колхозга бәрәңге алырга булышырга җибәрделәр. Иртән көн коры, кояшлы, җылы иде. Шуңа да Нурсибә җиңелчә генә киенеп чыкты. Бәрәңге җиренә барып төшкәч тә, төньяктан салкынча җил исә башлады, ул болыт куып китерде һәм вак яңгыр сибәләргә тотынды. Кызып-кызып эшләсәләр дә, салкын җил Нурсибәнең юка киеме аша үтә, өшетә башлады. Шул чак бүлек мөдире өстендәге күн курткасын Нурсибәгә салып бирде. Нурсибә алмаска маташты:
– Мин аны пычратам бит, – диде.
– Ки, ки, өшисең…
Газиз курткасын аңа үзе кидереп, «Менә, начальник булдың», – дип шаяргалап, бәләкәй Нурсибәне кочагына алды. Моны Нурсибә һич көтмәгән иде. Шулай да, аңа шул хәтле рәхәт булды ки, мондый ләззәтле тойгыны аның инде күптән татыганы юк иде. Газизнең курткасы да бик җылы булып чыкты, Нурсибә аның белән көн буе рәхәтләнеп эшләде.
Иртән Газиз Нурсибәгә сызарга тагын бер проект кертте.
– Эшләр ничек? Бүген син тагын да матуррак. Бөтен бер бүлекнең күңел бүләге син…
Бер-ике җылы сүз. Күңелне эретә торган йомшак, ягымлы сүзләр. Нурсибәгә исә шул җитә калды. Ул энҗе кебек ак һәм тигез тешләрен күрсәтеп, елмаеп җибәрде, әйтерсең лә бүлек сызымчысы түгел, ә кояш үзе елмайды бүлмәдә.
Көннәр үткән саен бүлек мөдиренең Нурсибәгә булган игътибарлылыгы арта, көчәя барды. Бу аның гүзәл һәм яшь хатын белән чын-чынлап мавыга башлавы иде. Үткәндә дә, сүткәндә дә, аулак вакытны сайлап, Газиз аңа ягымлы сүзләр әйтә, чәчләрен сыйпый, аркасыннан сөя, ягымлы елмая.
Бер көнне эш ахырында кызлар чәйләп алдылар – кайсыныңдыр туган көне иде. Ләкин озак утырмадылар, таралыштылар, чөнки һәркемнең өйдә гаиләсе көтә. Газиз үзе генә калып, ниндидер бер проект өстендә уйланып утыра иде. Ишек шакыдылар. Караса – Нурсибә.
– Син, матурым, кайтып китмәгән идеңмени?
– Әзрәк сызымым бар иде, шуны төгәлләдем. Кайтып киткәнче Сезне күреп чыгыйм дидем…
Шушы сүзләре белән Нурсибә Газизне сихерләде дә салды. Димәк, «карт» Газиз абыйсы Нурсибә өчен һич чит-ят түгел, якын, үз кеше икән. Газиз дулкынланып урыныннан торды һәм, магнит тарткан кебек, Нурсибәгә омтылды. Ә ул, кыр чәчәге кебек зәп-зәңгәр күзләрен Газизгә төбәп карап тора, әйтерсең лә Газизнең кысып кочаклавын, иркәләвен, назлавын көтә. Газизнең үзендә дә шул ук уй, шул ук тойгылар, шундый ук теләк иде. Курчак кебек нәфис, нечкә билле Нурсибәне ул ашкынып кайнар кочагына алып кысты һәм шашып чәчләреннән, маңгаеннан, күзләреннән, битеннән үбәргә тотынды. Шуны гына көтеп торган кебек Нурсибә дә йомшак куллары белән аның муенына сарылды. Шулчак Нурсибә үзен әлегә кадәр һичкайчан татымаган сәер халәттә калганын сизде. Газизнең кайнар тәненнән ургып чыккан ниндидер сихри көч аның бөтен тәнен чолгап алды да, аны дәртле ашкындырып, аяк бармакларыннан башлап түбәсенә чаклы рәхәт, татлы, кайнар чымырдау үтте. Бу – табигатьтә сирәк очрый торган хәл – биокыр галәмәте, биотоклар күчеше иде. Нурсибә аны бик озак вакыт үткәч кенә аңлады һәм һәрвакыт: «Менә сиңа карт!» – дип сокланып искә ала, рәхәт уйларга чума торган иде. Ничә ел ир белән яшәп тә мондый татлы мизгелне татыганы булмады аның. Бәлки ирен яратмый чыкканга шулайдыр ул? Ире үзенең дусты, Нурсибәнең яраткан егетеннән тартып, талап алган кебек алып китте аны һәм көчләп диярлек өйләнде. Бәлки, шуңадыр, ул үзенең иренә карата хиссез яшәде һәм кайчан да булса берәүне сөеп алу белән хыялланды. Өлешенә чыккан көмеше аның әнә бүлек мөдире Газиз Солтанов булды.
Күпмедер вакыттан соң бүлек хатыннарының Газиз турында Зөлфия белән булган имеш-мимеше Нурсибәнең кабат исенә төште. «Шул карт беләнме?» – дип гаҗәпләнгән иде ул теге вакытта. Менә хәзер үзе шул «карт»ны ярата башлады, шул «карт» аның яшь йөрәген тәмам биләп алды, шул «карт» көндезен дә, кичен дә аның уеннан чыкмый, ә төннәрен төшләренә кереп газаплый. Сөйкемле сөякләре бар икән бит, ничек яратмый түзәсең…

Ә бит нинди яшь булганмын икән
Илле, алтмыш тулган елларда.
Илледә ил гиздем, алтмышта да
Гашыйк идем әле кызларга, –

дигән шагыйрь хаклы булган икән. Гаҗәп, бик гаҗәп бу дөнья…
Ләкин… Алар шулай якын итешеп, дуслашып, очрашып озак йөри алмадылар. Нурсибә, гаиләсен алып, башка калага күчеп китте. Гүзәл ханым үзе айныды да, акылына килдеме, әллә Газиз суга тирән керүдән шикләндеме – ниндидер без белмәгән хәл булды алар арасында. Тик Газиз бүген дә бер көрсенеп, бер сызланып Нурсибә турында очсыз-кырыйсыз уйлар уйлый, шул уйларында аңа чиксез сораулар бирә, сөйләшә, аннары озын төннәрдә төшләрендә күрә. Өзелеп сагынган көннәрендә аңа атап моңлы җырлар суза:

Белми калдым, күрми калдым:
Киттең… Хушлашмадың да.
Эзең генә калды миңа
Йөргән сукмакларыңда.

Кая киттең? Кемнәр алды –
Давыллармы? Сулармы?
Эзләреңдә ак чәчәкләр –
Истәлеккә шулармы?..

***
Инде китте, югалды, башкача очрата алмам, дип йөргән көннәрнең берсендә алар тагын очраштылар. Андый хәлләр могҗизага тиң һәм бик-бик сирәк була торгандыр.
Күрше каланың баш архитекторын ялга озаттылар. Хакимият башлыгы тантаналы озату кичәсенә, бүләк тоттырып, Газизне җибәрде. Зур ресторанга алты-җиде дистә кеше җыелган, шау киләләр, музыка уйный. Тантана да шулай шаулап үтте. Ялкынлы нотыклар, затлы бүләкләр, җыр һәм бию, төрле уеннар… Тәнәфес вакытында кунаклар танцы иттеләр. Газиз дә, һәрвакыттагыча, бу тылсымлы мизгелне кулдан ычкындырмады – күрер күзгә чибәр генә бер ханым белән танцыга чыкты. Һәм шунда биючеләр арасында Нурсибәне күреп «ах» итте. Нурсибә дә аны күптән күреп, күзәтеп килә икән. Күзгә-күз очраштылар да, бер-берсенә карап, шатлыкларын һич яшерә алмый, якты елмаештылар.
Тангодан соң музыкантлар вальс уйнап җибәрделәр. Нурсибә, кемнең дә булса аны чакырып килүен көтеп тормастан, ашыгып-ашкынып Газизе янына килеп басты. Бу минутта аларның икесе дә чиксез дулкынлану кичерделәр. Танцыга парлашу мизгеленнән файдаланып, Газиз Нурсибәне татлы иттереп кочып торды. Нурсибә дә җавапсыз калмады – залда кеше күп, күрерләр, гайбәт сүз сөйләрләр, дип куркып тормады, бер мизгелгә Газизнең муенына сарылды. Аннан тезеп китте, чөнки аны сагынган, аның белән сөйләшергә сусаган иде ул:
– Әллә кемнәр белән танцы итеп… Ә үземнеке янда гына икән. Нинди генә булмасын, үземнеке, тик үземнеке! Моңлы карашы да, чиксез күп җыерчыклы йөзе дә, ягымлы елмаюы да, йомшак кулларының җылысы да үземнеке. Сагынып беттем. Һичкемнекенә охшамаган җанга рәхәт тылсымлы тавышыңны, күңелне алгысыта торган сөйләшүеңне сагындым. Вакыт-вакыт мин аларны ишетәм сыман. Әллә исәрләнәм инде? Синме соң әле бу, ялгышмыйммы?..
Газиз рәхәтләнеп бер көлеп куйды һәм:
– Мин, мин бу – Газиз абзаң Солтанов – диде. Шатлыгы эченә сыймый, дәрте ташый, рәхәт иде аңа бу минутларда.
– Нигә соң шунда син бераз яшьрәк, мин исә бераз олырак булып, элегрәк очрашмадык та, бергә була алмадык? Нинди бәхетле гомер кичерер идек…
– Чыгып качтың бит әле, бер дә бергә булу турында уйламадың.
– Шулай кирәк булды. Шулай кирәк! Миңа үпкәләмә. Газапларга түзә алмый качтым. Яшерен сөю газапларына… Икегә ярыла алмадым. Ярылып та булмый. Ир хатыны бит мин! Ир хакы бар. Ир хакы – тәңре хакы. Шуның белән бергә яшә, шуннан тапкан балаңны үстер, тәрбиялә, ә үзең башканы сөй… Килешми ул алай, һич килешми! Аžлыйсыңмы?
– Аңлыйм, аңлыйм. Мин бит бер сүз дә әйтмим сиңа. Әйтә дә алмыйм, әйтергә хакым да юк…
– Әллә ничек килеп чыкты шунда. Һич уйламаган идем синең белән мавыгырмын дип. Гел сихерләдең. Күңелең киң синең, йөрәгең мәхәббәтле, ә үзең назлы. Чын күңелем, җаным-тәнем белән яраттым үзеңне. Бүген дә яратам. Тик минем хәлдә сөю-сөелүләр бик мәшәкатьле. Уйланам, сызланам, тәүбә итәм, Ходайның ярлыкавын сорыйм, ә үзем… Хәзер бетте. Тынычландым. Әгәр яшьлегемдә ирем мине яратканымнан тартып алмаган булса, мин шул яратканыма чыккан булсам, бу адымга бара идеммени? Ә син миңа үпкәләмә…
– Юк, үпкәләмим. Мин барысын да аңлыйм. Синең хәлеңне, дим. Тормышым гына авырайды. Боегам синсез, суга сусаган чәчкә кебек шиңә барам. Авыр миңа синсез…
– Үзеңә тиң бер кеше тап, җаным, өйлән, бәлки син дә тынычланырсың. Һәм… сиңа зур рәхмәт! Бәхетле айлар бүләк иткәнең өчен рәхмәт сиңа. Һич онытасым юк…
Залда музыка көчәйгәннән-көчәя барды. Ул, дулкын-дулкын булып, танцы итүчеләрне өереп залның әле бер ягына, әле икенче ягына күчереп, әйләндереп йөртте. Вальс биючеләр арасында пөхтә, килешле костюм кигән Газиз белән аның курчак кебек бәләкәй, бал кортыныкы кебек нечкә билле, ләкин бер кашык су белән йотардай нәфис Нурсибәсе барысыннан да аерылып тора иде. Әллә инде бер-берсен сагынышудан, алар бу кичне вальска аерым күтәренкелек, илһам, дәрт белән биеделәр. Музыка тактын нечкә тоемлап, һич ялгышмый, киң урын биләп, залның әле бер башына, әле икенче башына барып чыктылар, алар тирәсендә танцы итүчеләргә һич комачауламый, ялгыш та кагылмый, оста биючеләргә генә хас төгәллек белән, әле бер, әле икенче якка тыелгысыз әйләнделәр дә әйләнделәр. Зур залда бу кичне танцыда чын-чынлап Газиз белән Нурсибәдән дә остарак, шул кадәр пар килгән кеше юк иде.
Кичәнең ахырына кадәр алар бергә булырга тырыштылар. Рәхәтләнеп танцы иттеләр, сөйләштеләр-серләштеләр, күзгә-күз карашып, моңаеп бергә басып тордылар.
Инде кичә дә тәмамланды.
– Озатам, – диде Газиз.
– Юк, озатма, – диде Нурсибә. Аннары Газизне кочаклап, битеннән генә үбеп алды.
– Хуш, сау бул! Сәламәтлегеңне сакла! Мин сиңа шуны телим. Даими телим мин аны сиңа – иртән дә, көндезен дә, кичен дә. Синең сау-сәламәт булуыңны белеп тору миңа да көч бирә…
Һәм, артына да борылып карамыйча, ефәк күлмәк итәген җилфердәтеп, коеп куйгандай нәфис, тигез аяклары белән җил-җил атлап китеп барды.
Ай күрде, кояш алды…
Калага кайтып, ялгыз башын кырын салып өенә таба атлаганда, Газиз үзенә бик таныш бер җырны шыңшып алды:

Хушлаштың да китеп бардың,
Аерылу авыр бит…
Күзләреңнең нурын
Йөрәгемә салыйм,
Тукта, дустым, сабыр ит!

Юк, туктамады аның Нурсибәсе, сабыр итмәде. Биек үкчәле туфлиләре белән тек-тек басып китте дә барды…

***
Курорт… Шифаханә… Дәвалану, сихәтләнү, ял итү урыны. Тик кемгә ничектер инде ул? Җан тынычлыгы таба алмаган кешегә кайда да уңайсыз. Кая барсаң да кара сакалың артыңнан калмый, чирең дә, хәсрәтең дә, авыр уйларың да сине озата бара. Адәм баласын эш түгел, кайгы-хәсрәт бетерә, дип белми генә әйтми торганнардыр.
Көн буена билгеләнгән дәва-процедураларын алып бетергәч тә, Газиз кабат ишегалдына, һава суларга, Табигать-ана кочагына ашыкты. Бүлмәдә тар, кысан, тынчу иде аңа бүген. Күңеле дә тыныч түгел. «Эч поша, яна йөрәк…» Ә диңгез кебек җәйрәп яткан дәрья буенда иркенлек, дөнья киңлеге. Һәм су буеннан һәрвакыт саф, талгын җил исә. Су исенә туенган җил. Су исе үзенә бер төрле тәмле, тәнгә рәхәт бирә торган ис ул.
Газизнең туган авылы Зирекле Чишмә уртасында мул сулы кизләү бар. Бик борынгыдан килгән кизләү. Авыл аксакаллары аның турында төрле риваятьләр сөйлиләр. Имеш, авыл халкы килеп урнашканчы бу урында үтеп йөри алмаслык кара урман шаулаган, анда аюлар, бүре-төлкеләр, поши-боланнар, башка күп төрле кыргый җанварлар, җәнлекләр булган. Аларның барысы да әнә шул ургып аккан чишмә-кизләү суын эчкәннәр. Ләкин тора-бара бу төбәккә килеп йөргән күчмә халык урманны кисеп, агачларны төпләп иген игәргә җир ясаган, кизләү тирәли йортлар салып, утрак тормыш башлаган.
Башка җирдә бик сирәк була торган хәл – бераз гына күкерт тәме, күкерт исе килеп тора кизләү суыннан. Бәлки аның әнә шулай күкертле булуы аны тагын да саф, эчеп туймаслык тәмле итәдер. Ә аның хуш исе бөтен кизләү тирәсенә тарала.
Биредәге су исе дә авылның кизләү тирәсен хәтерләтә. Газизнең җанын бимазалаган, күңеленә авыр йөк булып сарылган уйлар шул киңлектә, шул хуш исле саф җилдә таркалып китәләр дә, бераз онытылып торалар…
Соңгы вакытта Газиз үзе дә тормыш мәгънәсе турында еш уйлана. Еш кына үткәннәрне искә ала. Яшьлек – киләчәк, картлык – үткәннәр белән яши, диләр. Яшь чагында гел киләчәгең турында гына уйлыйсың, аның турында кайгыртасың. Олыгайгач исә ныграк үткәннәр турында уйлыйсың, шулар белән яшисең, балачагыңны, яшьлегеңне, дусларыңны, сөйгәннәреңне искә аласың, дөрес яшәдемме икән, дип үз-үзеңә сорау бирәсең, җавап эзлисең. Кайчандыр ул урыс язучысы Борис Горбатовның әсәрләрен яратып укыган иде. Бер геройның: «Двадцать два года, двадцать два года, а для бессмертия ничего не сделано», – дип пошынганы Газизнең хәтерендә уелып калган. Егерме ике генә түгел, төгәл илле яшькә җитте ул, тик үлемсезлек өчен берәр нәрсә эшли алдымы соң? Атасыз үскән ачлы-туклы балачак, кимсетелгән үсмерчак, матур кием булмаганнан кызлар янына чыгалмый үткән егет чак… Беренче мәхәббәт – Сәрмәдия… Армия хезмәте… Архитектура факультеты… Проект бүлеге… Чернобыль… Нурсибә… Никадәр каршылыклы хатирәләр! Тик аларның берсе генә дә үлемсезлеккә нигез бирә алмыйлар. Хәтта Чернобыль дә. Киресенчә, ул синең үлемеңне тизләтте генә, Газиз туган!
Әллә ни ерак китмичә, ишегалдында шулай уйланып йөргәндә, Газиз таныш тавыш ишетте:
– Газиз абый!
Арттан болай да тузынкы чәчләрен җилдә туздырып, җил-җил атлап Айсылу килә икән. Йөзе үзгәргән, күзләре дә куркынган кеше күзләре төсле. Ул ашыгып килде дә, ишегалдында йөреп торган курортчылардан да тартынмыйча, Газизнең күкрәгенә капланды.
– Нишләп юк син?.. Бөтенләй югалта яздым…
Газиз бу ханымның хискә бирелүчән, тойгылы булуына күнегеп килә. Шулай да, аның бу мизгелдә нәрсә әйтергә теләгәнен бик үк аңлап бетермәде.
– Мин монда…
– Ай, шундый куркыныч төш күрдем! Бүген процедуралардан арып кердем. Бераз ял итеп алыйм дип яткан идем, йокыга киткәнмен. Төшемдә сине күрдем. Зур су имеш, син көймәдә, ә мин яр буенда. «Көймәңә мине дә утырт инде», – дип кычкырам имеш. Син ишкәкләрең белән ишәсең, ишәсең, ә көймәң ерагая бара. Агым сине каядыр өстери дә өстери… Уянып киттем – йөрәгем дөп-дөп тибә. Әллә синең белән бер-бер хәтәр хәл булдымы, дип торам. Сикереп тордым да, сезгә чаптым. Габделфәт абый: «Ул һава суларга чыгып китте», – ди. Шуннан соң гына бераз тынычландым…
– Һи-и, тавык төшенә тары кергән инде, – диде Газиз елмаеп. – Әнә диңгез, әнә көймәләр, баржалар, теплоходлар, мең төрле башка суднолар… Телисең икән, яр кырыена төшәбез дә, берәр балыкчының көймәсен алып, хәзер үк кереп китәбез диңгезгә…
– Юк, юк! Елга буена төшәргә риза, ә көймәгә керергә – юк. Куркам мин. Үзем өчен түгел, синең өчен куркам. Шундый сәер төш…
– Нәрсә, бүредән куркып урманга бармаска дисеңмени?
– Юк, урманга да бармыйм, елгага да төшмим. Мин элек тә урманнарга да, елгаларга-күлләргә дә йөрмәдем. Йөрткән кешем дә булмады, аңа үкенмим дә. Минем башта хәзер башка уйлар.
– Нинди уйлар инде алар, Айсылу ханым? Сер булмаса, сөйләп җибәрегез, зинһар өчен, – диде Газиз шаян тон белән. Айсылу да аның шулай вакыт-вакыт шаяртып сөйләшүенә күнегеп килә. Шаярта икән, бик әйбәт, димәк кәефе шәп, күңеле күтәренке.
– Мин сине шефлыкка алырга уйлап торам.
– Ничек була инде ул?
– Бик әйбәт була. Син авыру кеше, ләкин синең сәламәтлегең турында кайгыртучы кешең юк. Ә мин – табибә. Башка аргументлар да бар.
– Алары нидән гыйбарәт?
– Күрүемчә, төпле, ышанычлы кеше син, Газиз абый, – диде Айсылу ярым шаяртудан җитди сөйләшүгә күчеп. – Син миңа чын-чынлап ошыйсың. Юк, ошау гына аз. Мин хәзер гел синең турыңда гына уйлыйм. Ярата башладым бугай үзеңне. Чын менә… Ләкин бел: мин сиңа тагылырга уйламыйм. Мин бүген үземә тиң кешене таптым дип уйлыйм. Инде ялгышам икән, – әйт!
Айсылу Газизнең беләгеннән кысып тотты. Газиз исә уйга калды, Айсылуга ничек итеп хәлен аңлатырга белмәде. Юк, Айсылуның үзе турында ул яхшы уйда. Әгәр сәламәт булса, ул аңа бүген үк тәкъдим ясар иде. Ә болай… Айсылуны өметләндереп, ялгышмасмы ул? Эх, тагын гомер булса икән. Ничек әле теге җырда?

Гомер уза аккан сулар кебек,
Йөрәкләрдә кала ярасы;
Кемнәр әйтер, кемнәр санап бирер –
Тагын күпме калды барасы?

Тагын күпме калды икән соң барасы? Булсын иде хет дүрт-биш ел. Ул чагында Газиз үзе дә каршы килмәс иде, чөнки ул үзе дә бу асыл затны үз итә…
– Син дә миңа ошыйсың, Айсылу акыллым. Ләкин мин сине бәхетле итә алырмынмы соң? Гәрчә мин үзем моңа ышанмыйм, турысын әйтәм. Күреп торасың бит минем хәлемне. Шулай да, мин синең белән бәхетле бүген…
Алар шулай сөйләшә-сөйләшә тагын яшь каен урманына килеп җиткәннәр иде. Сентябрь кояшы инде киң елганың теге як яры артына яшеренгән, анда кызгылт офык кына күкне бизи. Елга ягыннан һаман талгын җил исә, рәхәт су исе борыннарны татлы кытыклый. Ничек кенә булмасын, Газиз белән Айсылу тормышында искиткеч матур, хәтта күпмедер дәрәҗәдә хәлиткеч кич иде бу. Шуңамы, Газиз Айсылуны тынычландырып, кочагына алды. Айсылу каршы килмәде. Бу вакытта аларның баш очында яшь каен яфраклары гына, шыбыр-шыбыр килеп, нәрсә турындадыр сер сөйләшә иде…

***
Ниһаять, курортның музыка өчен җаваплы кешесе эштә күренде. Бу форсатны иң беренче булып Айсылу файдалангандыр:
– Ринат матурым, вальс кичәсе үткәрик. Халык вальс тели. Туйдык без синең кыргый музыкаңа сикерүдән. Адәм рәтле бер кичә булсын әле. Музыкаңны әзерлә. Иң яхшы классик вальслар булсын. Чайковскийны да онытма, үзебезнең татар композиторларын да керт…
«Халык вальс тели», – дигән сүзгә музыкант каршы килә алмады. Аның эше – ял итүчеләр мәнфәгатен кайгырту, аларның теләген үтәү. Иртән-иртүк афишалар тактасында эре хәрефләр белән «Вальс кичәсе» дигән белдерү эленде. Баянын фәкать бертөркем ял итүчеләрнең иртәнге гимнастикасы вакытында гына кычкырткалап йөргән егеткә курортчыларны тәмам туйдырып бетергән репертуарны алыштырырга туры килде. Шкафта әрдәнәдәге утын пуләннәре кебек өсте-өстенә өелгән дистәләгән кассеталар арасыннан кайсыдыр бер вальс сөюче курортчының бүләк итеп калдырган өр-яңа кассетасы килеп чыкты. Бу – «Классика шедеврлары»ннан егерме иң яхшы вальс кергән кассета иде. Анда Штраус та, Шопен да, Григ та, Сибелиус та, Чайковский да, Брамс та бар иде. Кызганыч, егетнең татар вальслары тупланган кассетаны әлегә кадәр күргәне булмады, югыйсә ул татар композиторлары иҗат иткән вальсларны да уйнатасы иде кичен. Хәер, әлеге кассетаны табуына да бик шат иде ул, чөнки музыкаль зәвыгы югары булмаган бу яшь егетнең «әрдәнәсе»ндә җыен юк-бар кассеталар гына аунап ята. Татар вальсларын чыгарган очракта да, андый байлыкның бу егет шкафында булуы икеле иде.
Айсылу иртәдән алып вальс кичәсенә әзерләнде. Ул көнне аның дәвалануы дәвалану булмады, гел ашыкты. Ваннасында да, массажында да, башкасында да озак тоткарланмады. Бүлмәсенә кайтып, чемоданда тәпәрләнеп яткан яңа күлмәген үтүкләде, чәчтарашка төшеп тузгыган чәчләрен төзәттерде. Аннары көзге каршына утырды, тик үзе белән алып килгән иннеген дә, кершәнен дә сөртмәде, сөрмәсен дә тартмады, чөнки утыз өчтә дә ул әле кияүгә чыкмаган кызлар кебек яшь, сылу иде.
Менә кич булды, вальс кичәсенә төшәр вакыт җитте. Ә залда… һичкем көтмәгәнчә халык күп, барысы да, сихерләнгәндәй, вальс кичәсенә җыелган, чөнки әлегә кадәр мондый кичәнең бу курортта булганы юк, киләчәктә дә булуы шикле иде. Бу гади вальс кичәсе генә түгел, ә чын бәйрәм кебек – кыз-кыркын да, егет-җилән дә, гүзәл-гүзәл ханымнар да, ир-атлар да иң күркәм, иң пөхтә киемнәрен киеп төшкәннәр. Алар арасында Айсылу исә барысыннан да аерылып тора. Ул үзенә бик охшаган, әле беркайчан да кимәгән, аңа килешеп, тәненә сыланып, гәүдәсенең сылулыгын аерым ачык күрсәтеп торган, затлы тукымадан тегелгән ап-ак күлмәктән, шундый ук ап-ак, биек үкчәле туфлидән, кара чәчләре җиңелчә бөдрәләтеп прическага салынган – хан кызы кебек сылу, кызлар бәйгесендә җиңү яулаган туташ кебек гүзәл иде.
Айсылу залдагылар арасыннан Газизне эзләде. Иш – ише, иш – кушы белән дигәндәй, гөлт итеп торган якты, һәр яклап бәйрәм төсе кергән зур залда һәркем үз парын барлап, сөйләшеп, вальска әзерләнә иде. Яшьләр дә, урта яшьтәгеләр дә үз ишләрен караштырдылар. Айсылу исә биредә бер генә кешене үзенә лаек пар итеп таный. Гел биш дистәсен тутырган булсын, гел авырсын, ләкин аның күңеле фәкать шул кешедә генә. Курортта гына түгел, бәлки бөтен төбәктә, юк, бөтен бер илдә, бөтен җиһанда бердәнбер кеше ул хәзер аның өчен. Һәм башка кеше аңа кирәк тә түгел…
Әмма Газиз күренмәде. Ул да танцыга төшәргә тиеш иде бит. Айсылу, нишләптер, аларның бүлмәсенә кагылырга кыймаган иде. Кагыласы калган икән. Ул борчылып көтә бирде.
Залда вальс яңгырады. Ашкынулы музыка бөтен бинага таралды, залга җыелган барлык курортчыларның игътибарын җәлеп итте, дәртен уятты, хәрәкәткә китерде. Кайберләре инде парлаша да башлады.
Нәкъ шулчак залның киң итеп ачып куелган ике яклы ишек уртасында Газиз күренде. Мәһабәт төз гәүдәле, арыслан ялы кебек күпереп торган зур чәчле, фәрештә кебек ап-ак киемнән – ак күлмәк, аксыл чалбар, ак оекбашлар белән шундый ук ак туфлиләр. Айсылу аны күрү белән талпынып куйды. Газиз дә зал тулы халык арасыннан үз кешесен тиз күреп алды. Ул, һәрвакыттагыча, тыйнаклык һәм сабырлык белән ашыкмыйча гына атлап Айсылу янына килеп басты. Һәм, ни гаҗәп, шул мизгелдә бер мәртәбә авызы пешкән ирнең күңеленә кинәт шик төште: ә бәлки ул бүген дә «юк» дип башын чайкар, ышан син хатын-кызга! Бар нәрсәгә әзер булып тору яхшы…
Юк, бу юлы Айсылу күндәм иде. Алар парлашуга, залдагылар бер нәрсәгә игътибар иттеләр: кавалер да, дама да икесе тиң пөхтә, матур, ак киемнән, икесе дә төз, сылу гәүдәле, икесе дә җилкенеп вальска бииләр һәм аларның биюе залдагы башка биючеләрнекенә караганда күпкә дәртлерәк, нәфисрәк, сыгылмалырак иде. Вальсны болай чын күңелдән яратып, аны белеп, бар күңелләрен салып, уңга да, сулга да тигез һәм җиңел әйләнеп биючеләр дә фәкать алар гына булгандыр. Ул гынамы соң әле. Музыканың иң күтәренке бер мизгелендә Газиз Айсылуны кочагыннан ычкындырды да, сул кулыннан алып аны үз әйләнәсендә әйләндерә башлады, аннары капма-каршы якка үзе дә әйләнеп китте һәм, өч-дүрт әйләнеш ясап, бикәсен кабат биленнән алды да, аны сул беләгенә салды. Бу вальсның кульминациясе иде һәм аны, әлбәттә инде, бары тик Газиз белән Айсылу гына башкара алгандыр…
Айсылуның күптән вальска болай биегәне юк иде. Бу минутларда ул үзен чиксез бәхетле сизде һәм, кулын Газизнең җилкәсенә салган килеш, шатлыклы елмаеп, коңгырт күзләрен Газизгә төбәде. Ә җиңел туфлиләр кигән төз, көчле аяклары үзенекен эшләде. Вальска артыгы белән һәвәс Газиз белән танцы итү аңа җиңел дә, рәхәт тә, залдагылар арасында абруйлы да иде…
Дулкын-дулкын булып агылган музыкага җилләнеп әйләнү уңаенда Айсылу:
– Газиз абый, сиңа чын күңелдән рәхмәт! Бәйрәм бүләк иттең син миңа. Болай рәхәт итеп күптән вальс әйләнгәнем юк иде. Мин бүген шулкадәр бәхетле! – диде.
– Вальсны да бәхеткә саныйсыңмыни?
– Саныйм, Газиз абый. Синең белән танцы итүем мине тирән рухландыра, бәхетле итә. Һәм нинди бәхет әле!..
Айсылу кабынып, дәртләнеп, хисләнеп әйтте бу сүзләрне.
Тик…
Әнә шундый чиксез хозур белән вальс әйләнгәндә, Газизнең кинәт күз аллары караңгыланып, сөрлегеп китте һәм ул бер якка ава башлады. Ярый әле Айсылу аны тотып калды һәм, нидер сизеп, Газизне тиз генә уртадан алып чыкты. Газиз:
– Ах, на-чар… – диде өзеп-өзеп һәм күзләрен йомып диварга терәлде. Гөрләп торган залдагы халык моны күрми дә калды. Айсылу аның хәле шәптән түгеллекне аңлады һәм, култыклап, залдан алып чыкты да, бүлмәсенә чаклы озата менде.Бу вакытта Габделфәт тә – каян белеп алган диң син аны? – арттан йөгерә-йөгерә килеп керде һәм Газизне күтәреп алып урынына салды.
– Син, Айсылу, монда кал инде. Мин шәфкать туташларын алып менәм, – дип, ул кабат аска йөгерде.
Шәфкать туташлары йөгереп менеп, Газизгә укол кададылар, аның кан басымын үлчәделәр. Айсылу да үзенчә аңа ярдәм итеп карады. Ләкин моннан авыруның хәле яхшырмады, «Ашыгыч ярдәм» чакырырга мәҗбүр булдылар. Ярты сәгать дигәндә күрше каладан кош кебек очып «Ашыгыч ярдәм» машинасы килеп җитте. Табиблар төрле ысуллар белән авыруның хәлен яхшыртырга маташтылар, тик ул уңайга үзгәрмәде.
– Мондый хәлдә калдырып булмый, алып китәбез, – диде соңыннан өлкән табиб. – Җыярга кирәк…
Газизнең шундый хәлгә таруыннан аптырап, каушап киткән Габделфәт бу минутта нәрсә эшләргә дә белмәде: тәмам хәлсез яткан бүлмәдәшенең ялан аякларына оекбашлар кидереп маташты, бер күлмәгенә, аннан спорт костюмына тотынды. Аннан хастаханәдә иң кирәк буласы киемнәрен бер полиэтилен сумкага җыя башлады. Аның Газизне озата барырга иде исәбе. Моны чамалаган Айсылу:
– Юк, Габделфәт абый, үзем озатам, – диде катгый итеп.
– Ә Сез кеме буласыз аның? Без беркемне дә утыртып йөрмибез мондый вакытта, – диде «Ашыгыч ярдәм» табибы. Күпне күргән, күпне белгән Айсылу табибә, шартлатып:
– Мин аның хатыны, – диде һәм ике сөйләргә урын калдырмады.
Габделфәт Газизне носилка белән күтәрешеп чыкты.
– Тиз терелеп кайт, Газиз малай, мин китмим әле, сине көтәрмен, – диде ул һәм күзләренә бәреп чыккан яшьләрен сөртеп алды. Тик Газиз аның әйткәннәрен әллә ишетте, әллә юк – күзләре йомык иде.
Айсылу машинага, носилка янына кереп чүгәләде һәм Газизнең өстенә, төзәтә-төзәтә, одеял япты. Нәрсә генә, ничек кенә булмасын, ул аны күз уңыннан ычкындырмаячак хәзер. Газизне озата чыгып Айсылу дөрес эшләде. Ниһаять, ул шуны аңлады: Газизнең хәле авыр, чиксез авыр. Берничә көн аралашканнан соң, ялгызлыктан гаҗиз булган Айсылуның үзе кебек үк ялгыз башы Газиз белән уртак тел, аңлашу табып, аңа сыену мөмкин булмасмы, дип уйлаган иде. Әллә ничек шунда, бөтен нәрсәдән бәйсез, ирекле бу кеше аның бар игътибарын үзенә җәлеп итте, бөтен ягы белән аңа ошады, аны аңлый алды, дәртен уятты, күңелен җилкетте-җилпетте, җанын эретте. Авылда туып, авылда үсеп, соңгы вакытта калада яшәсә дә, холык-фигыле, гадәтләре, саф күңеле белән һаман авыл кызы булып калган Айсылуның Газиз белән аралашкан кыска вакыт эчендә өметләре канатланган иде. «Мин үземә тиң кеше таптым бугай», – дип уйлаган иде Айсылу. Әйе, сәламәтлеге шәптән түгел.Күп рентген нурланыш алган кешенең хәле ничек булганы, киләчәктә дә ничек буласы турында бер генә уйламады табибә. Ләкин нурланыш алганнар арасында да төрлесе бар. Әнә ничек җилкенеп, дәрт белән вальс әйләнә бит Газиз, авыру кешегә һич охшамаган. Әгәр ул исән калса, терелеп китсә, алар шәт бергә калырлар, кушылырлар, Ходай биргән гомернең ахырына чаклы гөрләшеп-чөкердәшеп бергә яшәрләр. Тик Газиз белән генә бер-бер көтелмәгән хәл булмасын. ӘАйсылу табибә үз чиратында аның сәламәтлеге өчен киләчәктә бөтенесен эшләячәк, барлык көчен куячак. Исән генә булсын!!!
Айсылу, одеял астына тыгылып, авыруның салкынча кулын җылы учына алды. Газиз шунда авыр гына күзләрен ачты, Айсылуга карады һәм көче җиткән чаклы аның кулын кыскандай итте. «Рәхмәт сиңа!» –дидеме ул, әллә Айсылуның аны якын итеп, үз итеп озата баруыннан канәгать калдымы? Һәрхәлдә, бүген ялгыз түгел ул, аның янында ышанычлы кеше – үз кешесе бар. Хәтта үлә-нитә калса да янында якыны була. Ә үлем… Ул бар, аннан барыбер котылып булмас ахры. Иртәме, соңмы – барыбер котылып булмас.

Яшәү-үлем – бары тик бер сукмак,
Нигә башка сукмак юк икән?..

Нигә башка сукмак юк икән соң? Һич югында, нигә ул сукмак бераз озын түгел? Алда никадәр эше бар иде Газизнең. Төгәлләнмәгән проектлар, барасы, чыгыш ясыйсы митинглар, күрәсе, сөйләшәсе кешеләр, тагын әллә нәрсәләр…
«Чи-у, чи-у, чи-у»… «Ашыгыч ярдәм» машинасы сиренасы Газизнең колагында хәвеф хәбәрчесе булып түгел, ә ниндидер музыка булып яңгырый. Тик ул музыка, нишләптер, ике тактлы гына, вальс кебек өч тактлы түгел. Ике тактлы гына булса да, аңа вальс әйләнергә мөмкин сыман. Әнә… бии бит әле кешеләр… Ниндидер якты зал. Яп-якты. Көпә-көндез. Тәрәзәләрдән кояш нурлары сирпеп торган, Газизгә әлегә кадәр һич таныш булмаган зал. Залның әле түшәме дә юк, шуңа якты икән. Кайда соң ул, нишләп йөри һич күрмәгән, белмәгән җирләрдә? Зал тулы халык, барысы да ак киемнән. Һәм «чи-у, чи-у» дигән музыкага котырынып вальс әйләнәләр. Шул халык арасында әнә Сәрмәдия дә биеп йөри. Гаҗәп хәл: Газиз элек хатынының вальс әйләнгәнен хәтерләми иде. Сәрмәдиянең өстендә һинд хатын-кызлары киеменә охшаган эленке дә салынкы ак тукыма кием. Чит-ят кешеләр белән ут өертеп биеп йөргәнгә, Газиз аны күрмәмешкә салыша, хатыныннан кача, имеш. Ләкин кача алмый кала – Сәрмәдия аны күреп ала һәм биергә чакыра: «Синең дә вакытың җитте», – ди ул. Нинди сүз бу, нәрсәгә «вакытың җитте», дип әйтә ул?
Менә алар Сәрмәдия белән вальс әйләнәләр. Кара инде, Сәрмәдия дә бик оста бии икән бит! Тик аның киеме генә, нигәдер, асылынып-асылынып төшә дә, биергә комачаулый. «Монда кысрык, әйдә, күккә менәбез», – ди Сәрмәдия. Һәм алар ачык түшәмнән иркен күккә менеп китәләр шулай әйләнә-әйләнә…
Машина юл сикәлтәсендә сикереп куйды һәм Газиз бер мизгелгә генә аңына килде. Аннары, упкынга тәгәрәгәндәй, кабат аңын җуйды. Күпмедер вакыттан соң ул тагын аңга килде, тагын каядыр убылды…
Кызыл Хач билгесе белән бизәлгән ак машина олы юлда барлык сигнал утларын яктыртып, һаман шулай чыелдый-чыелдый, гаять зур тизлек белән алга чабуын дәвам итте.
Бу минутларда Айсылуның башында очсыз-кырыйсыз уйлар чуалды. Йа Хода, шулай ук яңа бөреләнеп килгән хыяллары, канатланып барган өметләре өзелер дә микәнни? Тагын бәхет читләтеп үтәрмени соң инде? Нигә шулай мәрхәмәтсез аңа бу язмыш?..
Газиз янында чүгәләп утырган Айсылуның мөлдерәп тулган күзләреннән бите буйлап тыелгысыз кайнар яшьләр тәгәрәде…

 

«Мәйдан» журналы архивыннан.


Комментарий язарга