Яңгыр юешләп үткән кызыл балчык тотрыксызлык күрсәткән саен, хатын, терәк эзләп, кулларын аккош канатларыдай як-якка җәеп җибәрә дә адымнарын әкренәйтә. Яшькә тулышкан күзләрен кул аркасы белән сөртеп, артына борылып карый һәм янә кызу-кызу атлап китә.

Тауның иң текә җиренә якынлашып килә инде ул. Яңгыр һич кенә дә туктарга җыенмый. Шугалакка баскандай, хатын ир ягына таба таеп-таеп төшә. Шактый араны шуып үтә. Таеп киткән саен, як-якка саз чәчри. Итәгенә юеш балчык сылана. Һәм ул елый…

Алар тау битендәге бакча сукмагы буйлап менеп баралар. Хатын алдан атлый. Ир шактый калышкан – башын аска иеп арттан килә.

Ерактан ирнең томанлы гына тавышы ишетелә:

– Кая ашыгасыңдыр болай… Һай сине!

Пычранган күлмәк итәген куллары белән кага-ышкый, борылмыйча гына:

– Мин дә сине… – дип кычкыра хатын, – яратмыйм, – дип пышылдый ул аннары.

Ир башын күтәреп карый. Бер сүз дә дәшми.

Алар гүя бу юлны бер гасыр буена киләләр. Ул һаман үргә күтәрелмәкче була… Һәм аннан яңгырлы көннәрдә җиңел генә менү һаман кыенлаша. Ямь-яшел биләмәләр – һәммәсе читләрнеке, үзләренеке дигәненә һич барып җитү мөмкин түгел кебек тоела… Бер-берсен аңлый алмый үргә менеп килүче ике зат арасына сузылып ятканнар да, алар, яңгыр тамчылары сырышкан керфекләрен кагарга курыккан җан ияседәй, тын гына сулыйлар.

Юл юеш, пычрак, караңгы…

Хатынның уйлары канат җилпи дә еракка оча.

Бу дөньяда егерме генә йортлы бер авыл бар. Ямь-яшел болыннарын Аллаһ аның җанын күккә күтәрер өчен генә яраткан диярсең… Әллә киресенчәме? Бәлки, бәлки…

Шул авылда гап-гади бер көтүче яшәп ята…

 

* * *

– Күлмәген юып бирер кеше дә чыкмады шушы Әнәскә, – дип куйды әбисе, тәрәзәгә текәлеп, бер авылга кайтуында. – Әүлиянең үзе инде, бичаракаем, югыйсә… Кыюсыз булды яшьтән… Шуңадыр, бәлки… – Карчык кетер-кетер көлде: – Кара инде, күлмәге ни төсле бит? Җир кебек… Хәер, аңа юган кием килешмәс тә, ахрысы… Карт анасының куллары җибәрми шул… Бармаклары катып киткән… ташка үлчим…

Хатын тәрәзәгә якын килде.

Бу – ул! Хатын да аны шушы көенчә генә күз алдына китерә ала иде. Каешланып каткан чалбар балакларын резин итеге эченә тыккан. Чүпрәк кепкасының төсен кояш бик яратып уңдырган. Чалбарына кыстырылган җирендә күлмәгенең төсен дә чамаларлык түгел… Үзен сакал-мыек баскан. Озын чыбыркысы кеше гомере кебек таушалып, теткәләнеп беткән…

«Юк-юк, элек болай ук таушалмаган иде», – дип уйлады хатын, аның җилкә башына салган озын чыбыркысына карап. Аның үз артыннан боргалана-боргалана сөйрәлеп килгән еландай елтыр, яңа чагын да хәтерли әле. Ул чакта ак җилбер тасмалы кызчык кына иде шул. Көтүче, малкайларны куып, капка төбеннән үткәндә, чыбыркы шартлаткан тавышка сикереп торыр да атылып абзарга чыгар иде… Сарыкларны куа-куа көтүче артыннан йөгереп баруның ләззәтен чөнки ул үзе генә белә. Малларны ашыктырган булып, тиз-тиз көтүгә кушып җибәрер иде.

– Ну әбиең рәхәткә чыкты синең, әй, һич йоклатмый үзеңне… – дип, башыннан сыйпап куяр иде көтүче, чуендай янган йөзендә, ирен читләрендә иртәнге кояш нурларын уйнатып.

Менә шул мәлдә кызчык җанында ниндидер үзгәрешләр тибрәнешен тоеп алган иде. Әллә нишләтте сыман аның дәү куллары…

– Мин үзем йокламыйм. Кичтән үк көтү киткәнне көтә башлыйм, – дип ычкындырды бер тапкыр, ихласлыкка бирелеп.

Хәер, көтүче бу сүзләрнең мәгънәсенә игътибар итеп җиткермәде кебек.

– Шәһәр кызлары әбиләре янына йокларга кайта, шуңа гына әйтүем… – диде дә сарыкларын куа-куа ары китте.

Кыз, хәтфәдәй каз үләне җәелеп яткан рәшәткә кырыйлап, артына борылып карый-карый, ялантәпи өенә атлады. Ярата да соң ул шушы каз үләнен… Аякны кытыклаганы, йомшак итеп назлаганы өчен ярата! Аннан, көтү куган юл кырыенда үскәне өчен дә…

Үлән өсләреннән тәгәрәп кенә баргандай, тигез җил исә. Ул җил үзе дә гүя ямь-яшел. Ул җил гүя үзе дә хыяллар күк яп-якты һәм җылы…

Көтү кайтканны көтеп җиткералмый азапланды кыз. Кояшның кыл түбәгә менеп кунаклавы була, җаныннан әллә нинди бер сөенечкә охшаш, яп-якты ялкынлы хис ургыла. Күңеле генә түгел, колаклары да үзеннән-үзе урам белән яши башлый.

Кайчакта:

– Бә-ә-ә, мә-ә-ә, – дигән авазлар тик торганда ишетелеп китә.

Кыз тиз-тиз матур күлмәген киеп куя.

– Син кая җыендың болай? – дип сорады әбисе аннан бер тапкыр.

Ул инде битенә иннек-кершән тидереп маташа иде.

– Көтү каршылармын, – дип җаваплады кыз.

–  Көтүче хатыны кич бизәнә, диләр, – дип көлде әбисе, нидер сизенгәндәй.

Кызның оялудан бит алмалары уттай кызышты. Әбисенең күзләренә туры карарга да кыймыйча, бүлмәдән чыгып ук китте.

Адәм баласы, дөньяга килгәч тә күзен ачуга, башлап яктылык күрә, диләр. Әлбәттә, тәрәзәдән төшкән кояш нурларындыр… Кыз һәр көн үзен дөньяга яңа гына тугандай хис итте. Ул ниндидер сәер яктылык – нур белән очрашты сыман…

Әмма бу яп-якты тынгысыз хисне ерак-еракка, бик тирәнгә качырырга кирәк иде – кыз шуны тоеп алды.

Тик ул хис кояш нуры кебек аның бөтен барлыгыннан агыла һәм тирә-юньгә чәчеләдер күк. Кыз көтүченең үзенә төбәлеп нинди булса да берәр сүз әйтүен көтә һәм шуны көннәр буена эченнән генә кабатлап йөри иде.

Көтүне кыз һәрчак үзе каршылады. Көтүче, озын, дәү кулларын сузып, аның дулкынланып торган чәчләреннән сыйпый да, «Менә күрше кызына куян күчтәнәче алып кайттым әле», – дип, муенына аскан кара брезент сумкасыннан йә берәр шакмак шикәр, йә прәннек тоттырып китә. Кыз өчен әбекәе ниләр генә пешерми, тик көтүче биргән шушы нигъмәтләр аңа җәннәт җимешләрен хәтерләтә… Бу хәлгә эчтән генә гарьләнгән чаклары да аз булмады кебек… Шулкадәр бала-чагага санамаса ни була инде, җә? Ничек күрми икән соң ул яратуымны, дип уйлап куя иде.

Шул хәлендә ниндидер моңарчы ят хисләрдән тормыш корып яткан бер көнне әбисе аны болынга җиләк җыярга алып китте. Эре-эре җиләкләр печән арасына сибелеп качышлы уйнагандай елмаешып яталар. Аларны эзләп табарга теләгәндәй, җылы, йомшак сәмум җиле йөгереп үтә. Ул җиләкле печән эченә чумып, бераз тын алып тора да, бөтен болынга җиләслегенең рәхәтлеген сирпеп, ары йөгерә…

 

Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА

Фото: https://pixabay.com/

 

Хикәянең дәвамын алдагы көннәрдә сайтыбыздан укый аласыз.

 

«Мәйдан» №3, 2020 ел.


Комментарий язарга