Җиләкле печән исенә исереп, кыз да болынны күздән кичерде. Күк гөмбәзенең җиргә тоташкан җиреннәнме, әллә тау битеннәнме җыр ишетелеп китте.

Биек кенә тауның башларында

Ике ат йөри үргән тышаулы…

Бераздан ул көчәя төште кебек. Моңны яратып, болындагы күбәләкләр бии башлады. Алар, ак, зәңгәр, сары канатларын җилпеп, кыз каршында тибрәнеп утырган мәтрүшкәләр өстенә килеп кундылар да тынып калдылар.

Өязләрдә түгел, юк Казанда,

Җаный гынам, сиңа охшаулы…

Еракта-еракта көтүче җырлый иде. Кыз, җырның сүзләрен аермачык ишетеп бетермәсә дә, үзенчә гөманлап, шунда ук хәтерендә калдырды. Аңа бу мәлдә җиләкнең уймак кадәрлесе түгел, чынаяк кадәрлесе дә кирәкми иде.

Ул, көтүченең шушындый бөтен болынга яңгыратырлык бәхетеннән көнләшеп, җыр килгән якка төбәлеп торды. Аннан, янәшәсендә әбисе барлыгын исенә төшереп, тиз генә җиргә иелде.

Болын бөтен барлыгы белән бер генә затны – көтүчене генә тыңлый иде…

Юк-юк, кызны да каядыр чакырды кебек ул җыр.

– Әбием, мин хәзер, теге кошларны гына карыйм да…

Кыз, җиләкле чиләген әбисе янәшәсенә куеп, урманга кереп китте.

– Адаша күрмә, балам… Урман караңгы бик…

Ул монысына әһәмият бирмәде кебек. Ә җыр монда тагын да яңгырабрак ишетелә, гүя якты моңнан бөтен урман калтырый иде. «Көтүчеләр җырга һәвәс була алар», – диде әбисе аңа, юлда килгәндә. Һәм бер хикәят тә сөйләде.

Имеш, көннәрдән бер көнне бик игелекле патша авырып киткән, ди. Вәзирләре ни чара күрергә дә белмәгәч, даны тирә-юньгә таралган күрәзәчене эзләп тапканнар, ди.

–  Сез аңа бер бәхетле кешенең эчке киемен алып кайтып кидерегез, ул һичшиксез тереләчәк, – дигән күрәзәче.

Киткәннәр, ди, вәзирләр эчке күлмәк эзләп. Юл буйлап, башын аска иеп, бер ир-ат килә икән.

– Йә, ир-егет, күрсәт, синең эчке күлмәгең бармы? – дип сораганнар моңардан.

– Бар, – дигән ул. – Ник булмасын? Гомерем буена кидем мин аны…

– Ә син бәхетлеме соң?

–  Каян булсын миндә бәхет, – дип елап җибәргән ир, – кич кайтып ашарлык икмәгем дә юк менә, гаиләм ач…

Вәзирләр ары киткәннәр.

Озак йөргәннәр, ди, алар. Бер генә бәхетле кешене дә очрата алмаганнар.

Инде нишләргә дип, атларын далага чаптырганнар. Көн аяз, зәңгәр күктә кояш көлә, ап-ак болытлар елмая-елмая, талгын гына йөзеп йөриләр икән.

Тыңлап карасалар – ерактан-ерактан бер аваз колакларына бәрелә. Берәү моңлы итеп, өздереп-өздереп җырлый, ди. Киткәннәр болар тавыш килгән якка. Якынрак килсәләр, ни күрсеннәр: киң далада бер көтүче куй көтә икән. Дала уртасында рәхәтләнеп җырлап яткан кеше һич бәхетсез түгелдер, мөгаен, дип бик сөенешкәннәр, ди, болар. Һәм ир янына килеп:

– Йә, әйт, син бәхетлеме? – дип сорыйлар.

– Бәхетле, – ди көтүче. – Күрәсезме, зәңгәр күкләремне – алар ничек биек! Күрәсезме офыкларымны – алар нинди иркен!

Вәзирләрнең сөенечләре эчләренә сыймый.

– Әйдә, сал эчке күлмәгеңне, – диләр алар. – Патшабыз чирләп китте, аңа бәхетле кешенең эчке күлмәге кирәк хәзер…

– Миндә ул юк бит, – ди көтүче. – Булганы да юк…

Шуннан вәзирләр, кайтып, хәлне патшага сөйләгәннәр. Патша үзен бик бәхетсез тоеп чирләп яткан бер мәлдә, бөтен байлыгын мохтаҗларга өләштергән, ди шуннан… Һәм үзе дә савыккан, имеш…

Ни әйтергә теләде соң әбисе моның белән. Үзеңне бәхетле итеп тоя белгәндә генә бәхетле булырга мөмкиндер шулай да…

Җыр һаман күкләр катында тибрәлеп тора иде.

Кыз, яулыгын җәеп, киң ябалдашлы нарат төбенә килеп утырды. Табигатьнең кешеләрдә гаме юк, үз дөньясы белән мәшгуль. Шулай да аның һәр җисеме кызга тәэсир итә, җанына куаныч өсти, күңел халәтен хуплый һәм хыялларына канат куя иде.

Әнә наратлар арасыннан кәкре коңгырт томшыклы, яшел төймә күзле, җирән түшле чукыр очып чыкты. Нарат күркәләрен томшыгы белән каерып-каерып ташлады. Күркәнең эчендәге йомшак орлыгын ул балаларына ашата икән, әбисе шулай дигән иде аңа.

Кыз, болын буйлап әбисе янына атлаганда, әле мәтрүшкә, әле ромашка, әле тукранбашларны иснәде. Һәр чәчкәнең үз матурлыгы, хәтта үз исе барлыгын белде. Мәрхәмәтле табигатьнең ерактан-ерактан ишеттергән җыры аның күңелен әсир иткән, тәмам иләсләндергән иде…

 

* * *

…Җәйге каникуллар бетүгә, кыз, гадәттәгечә, шәһәргә китте. Еллар агымсулар кебек үз җаена ага торды. Гомер үткән саен, ул бу халәтенең яшьлек юлында очрарга тиешле бәхетле бер мизгел генә икәнлеген аңлаган кебек булды…

Тик авылга кайтмый торса, үз-үзен югалткан җан ияседәй шашып бәргәләнә, кайтты исә, әлеге хис тирәнәеп кабатлана да тора иде.

Әбисе – аз сүзле карчык. Ул инсафлылык кагыйдәләрен дә, гадел булу серләрен дә өйрәтмәде. Кыз аларны әнә шушы көтүчегә булган хисләре аша тоемлады… Дөньяда оят, әдәп барлыгына да шушы җан иясе аша төшенде.

Дөрес, киемнәрен теләсә кайда куеп эзли башлаганын күргәч, әбекәенең аны таркаулыкта гаепләп, бераз өтеп алгалаган чаклары да булыштырды. Тик кыз аңа үпкәләмәде. Уйлары тарала да китә иде шул…

Еш кына аны кызлар кичке уенга чакырырга керделәр. Кыз бервакытта да чыкмады. Чөнки анда көтүче нигәдер бармый, шунлыктан кыз таркау уйлары белән кичке тынлыкта көтүче кебек үк япа-ялгызы яшәп кала иде.

Хәер, авылга кайтса, һаман да шулай… Әбисе күптән юк инде. Көтүче өендә әле дә ут яна…

Әбисенең нигезенә күрше булып, ул һаман ялгызлыкта гомер сөреп ята.

Аның ялгызлыгы исә хатынның җанын куанычлы өмет булып талкый, һич тыныч яшәргә җай бирми иде. Хәер, тома ялгыз да түгел, карт әнисе исән, ди бит әле.

Буйдак көтүчегә булган тоташ газаплы һәм тоташ ләззәтле хисләреннән арыныр өчен, ул тик торганда гына тәкъдим ясаган егеткә кияүгә чыгып куйды. Күңеле нарасыен кулга алгач утырыр кебек тоелган иде. Хәер, берара хисләнеп, уйланып торырга вакыты калмагангамы, тыныч кына яшәп тә алды кебек. Шунда ул нарат төбендә күркә төшләрен ватып баласын туендырган чукырны бик еш күз алдына китерде. Баласы өчен яши чукыр да… Табигать шулай яратылган, күрәсең…

Өйдә пәрәмәч исе аңкый, идәндә ыштансыз улы йөгереп йөри… Елмаеп эштән ире кайтып керә иде.

Әзрәктән, улын балалар бакчасына урнаштырып, үзе дә эшкә чыкты. Һәм тагын төшендә авылны күрде…

Аннан ул кешеләргә үз хәлен кешенеке итеп сөйләп карады.

– Егерме генә йортлы бер авылда бик чибәр көтүче яшәгән, – диде. – Аңа бер кыз бала гашыйк булган, яшь аермалары да егерме еллап икән… Тик көтүче аның мәхәббәтен сизмәгән, – диде… – Шуннан кыз үсеп җитеп иргә чыккан. Һәм тагын көтүчене уйлый башлаган, – диде.

– Шайтан котырткан аны, – диде өлкәнрәк берәве. – Хыялга ышанып яшәү бер дә дөрес хәл түгел… Теге дөньяда аны хыянәте өчен тәмуг көтәчәк. Анда, ахирәттә, гаделлек бар. Һәркемгә дә җәза дөньялыкта кылган гөнаһлы гамәлләре өчен бирелә…

– Мәхәббәт һәммә нәрсәдән өстен, аны сакларга кирәк, – диде икенчесе. – Көтүче янына кайтып китсә, мөгаен, ул бәхетлерәк булыр иде…

– Ни дип кияүгә чыккан соң алайса? Кеше бәхетсезлегендә бәхет таба алмастыр, мин моңа ышанмыйм, – диде өченчесе.

Шуннан аның юлы, ничектер, өлкән яшьтәге агай белән туры килде. Сүз иярә сүз чыгып, ул аңардан:

– Сез мәхәббәтне ничек күз алдына китерәсез? – дип сорап куйды.

Карт, күккә төбәлеп елмайды да:

– Шагыйрьләрчә, – дип җавап бирде. – Язын зәп-зәңгәр күктә сайраган тургайны күргәнең бармы синең? Менә шуның кебегрәк ул. Тавышын ишетәсең, үзен күрәсең, тик кулга тотып булмый… Минем сүзләрем түгел бу. Шагыйрьләр алар бик акыллы кешеләр… – Һәм өстәде: – Аның бөтен мәгънәсе дә әнә шунда, еракта, би-и-к еракта сайравында… Тик кешеләр, аның артыннан куып, еш кына ялгышалар. Ялгышкан язмышлар күкләрне күрми башлый… Җирдә шуышып кына йөриләр аннары…

Хатын аңлады: дөньяда кешеләр төрле, шунлыктан фикерләр дә төрле. Ә мәхәббәт берәү генә…

Һәм сөю тойгысы, берни белән дә исәпләшмичә, аны да үз сукмагына төшерде. Ул сукмакта челпәрәмә килеп яткан кеше язмышлары, әрнү-газаплар… күз яшьләре…

Хатын шул сукмакны сайлады.

–  Үз акылыңда түгелсеңдер, сине бозганнардыр, – диде туганнары.

Алар хәтта ниндидер күрәзәчеләрнең, сихерчеләрнең адресларын да кулына тоттырдылар:

– Кичекмәстән барырга кирәк, – диделәр.

–  Алтын кебек ирне акыллы кеше ташлыймы? – Аларны барыннан да бигрәк шунысы гаҗәпләндерде…

– Үзеңне генә уйлыйсың син… Якыннарыңны бар дип тә белмисең, – диделәр.

Аның үзенә дә кайчак көтүчене түгел, борчу, газапларны күбрәк сөядер кебек тоела. Шунда күз алдында чыбыркы шәүләсе чалымланып китә, һәм барысы да өр-яңадан үз урынына кайта иде…

 

* * *

Ул – ир хатыны, әлбәттә, монысын белеп яшәде. Менә ире өйгә кайтып керә. Каршыларга йөгереп килгән улын кулларына күтәреп, баш өстендә сикертеп ала, битеннән «пәп» итеп тора һәм идәнгә бастырып куя. Хатын олы тәлинкәгә аш сала. Ир, битен-кулын юып, өстәл янына килеп утыра.

Һәр көнне шулай гади генә, үз агымы белән генә тормыш дәвам итә. Хатынга мондый гадилек бәхетсезлек булып тоела. Бөтенесе ялганга корылган булып күренә. Бәлки әле, ире дә кемнедер уйлап, хыялында аның белән яшәп ятадыр… Бәлки, хыялда гына да түгелдер… Бу кадәр салкынлык каян чыгар иде икән, югыйсә… Аның бу хакта иренә ачыктан-ачык әйтәсе килә. Кычкырышмый да бит ул ичмасам. Кычкырышып, сугышып торган гаиләләрдә ир белән хатын бер-берсенең ничек сулаганына кадәр тоеп яшидер, дип уйлый.

 

* * *

Менә алар тау юлыннан менеп баралар. Тоташ стена булып, коеп-коеп, яңгыр ява. Хатын шактый ара киткән инде. Ире аны томан эчендә итеп кенә күрә. Хатын япа-ялгызы тауга үрмәли. Һаман аягы шуа.

– Кая ашыгасың соң? Көт азрак, – ди ир.

Хатын көтми. Ул елый. Кул сузар, тотыныр кешесе янәшәсендә юкка, каядыр ашкынганы өчен гарьләнеп елый. Әллә соң үзен үзе жәлләп елыймы?..

Иреннәре:

– Мин сине яратмыйм, яратмыйм, яратмыйм! – дип пышылдый.

Менә алар бакчага барып җитәрләр. Менә елтырап кояш чыгар да җирне киптереп тә алыр. Һәм алар нәни генә орлыкларны җиргә салырлар. Алардан, ни чәчсәләр, шул тишелеп чыгар… Хатын моны яхшы белә.

…Тик яз коры килде. Аңа коры, җилле җәй ялганды. Орлыклар тишелмәде…

 

* * *

Хатын авылга кайтты. Тагын ничәдер җәй үткән, инде бакча кырыйларын гына түгел, капка төпләрен дә бәбкә үләне каплаган иде. Ул балачагын шул үләннәр арасына төшереп җибәргән кешедәй, аларны җиргә иелә-иелә иснәде, түфлиләрен салып, озак кына яланаяк атлап барды. Һаман иелә-иелә үләннәрне сыйпады.

Башын күтәреп караса, күктән иңгән могҗизадай, каршысында көтүче басып тора иде.

– Танымыйм… Сез кем буласыз соң? – диде ул, хатынның күзләренә текәлеп.

Хатын телсез калды. Үзенең ак бантиклы күрше кызы икәнлеген көчкә аңлата алды.

– Үзгәргәнсез… Танымассың да… – дип сөйләнде ир. – Мин сине һаман ак җилбер бантиктан йөрисеңдер дип уйлаган идем…

Һәм үтә дә назлы, очкындай кайнар күз угын кадап текәлде. Хатын ул карашлардагы моңсулыктан югалып калды. Аннан ир аны кочагын җәеп күтәреп алды да битләреннән үпте.

Хатынга бөтен дөнья, юнәлешен үзгәртеп, кирегә әйләнә кебек тоелды…

Аның бөтен галәмгә ишетелерлек йөрәк тибешен көтүче сизми калмады, әлбәттә…

Әйтерсең лә хатын гомере буе көткән мизгел дә шушы иде…

Чөнки ул үзе үткән газаплы мәхәббәт тарихын бөтен вак-төягенә кадәр хәтерли. Ул аның чыбыркысының кайсы җәйдә ничә кылга нечкәрүенә кадәр беләдер кебек. Ул аның төсен кояш уңдырган чүпрәк кепкасы астыннан сарыкларга карап ни рәвешле елмайганын, «һай, малкайларым» дип эндәшкәнен, кайчакта, кеше белән сөйләшкәндәй, аңгыра бәтиләргә озын-озын җөмләләр әйтеп куюын да хәтеренә төшерә алыр иде. Кызлар кичке уенга киткәч, ул, юынтык суларны түгәргә чыккан булып, шыпырт кына көтүче яшәгән өйнең тәрәзәләренә карап тора. Аның нык бәдәнен сөлге белән ышкый-ышкый сөртенүен, юан беләкләрен хәрәкәтләндереп физкультура ясап алуын күзәтә… Тирән ак тәлинкәдән аш ашавын да белә… Һәм елдан-ел кызыксынуы… юк-юк, сөюе арта бара иде. Дөнья таныган хатын-кызларча көчәя, тирәнәя… торган саен җанын күбрәк җәрәхәтли… Ул боларын да әйтә алыр иде… Мәхәббәт дигән хиснең кеше гомерләрен ни рәвешле яндырырга сәләтле икәнен дә әйтә алыр иде… Мөгаен…

Хатын аңа кайнар күз нурларын түгеп карый: әйтерсең, үзе тудырган сурәткә төбәлә. Һәм телен йоткандай сүзсез кала.

…Бераздан алар, тын гына сөйләшә-сөйләшә, урам буйлап атладылар.

Ир үзенең һаман буйдак булуын сиздереп куйды.

– Нишләп өйләнмәдегез соң? – дип сорау бирде хатын.

– Сине көттем, – диде көтүче.

Җан яраткан, күңел тарткан кеше белән генә яшәргә яратылган зат икәнлеген хатын шунда тулысынча аңлады кебек…

Алар икенче көнне дә, аннары да очраштылар.

Көтүче аңа җырларның иң матурларын җырлады.

Агыйделнең буйларында

Үсә икән ал чәчәк.

Минем сагыну артып китәр,

Мыскалларда үлчәсәк, –

дип көйләгәндә, йөзендәге җыерчыкларга кадәр тартышып куйды.

– Мондый матур җырны кем чыгарды икән? – дип сорады хатын.

– Халык чыгарган, – диде ир. – Халык һәрчак матур уйлый шулай…

Аннан йә кызыклы, йә фаҗигале мәхәббәт тарихын бәян иткән китаплар турында сөйләде, чын йөрәктән кабул иткәнлеге күренеп тора: мәхәббәтен югалткан язмышларга кереп киткәч, әрнүләре җаныннан ташып-ташып чыкты.

– Язучылар бер дә булмаганны китапка язмыйлар, – диде.

Һәм сагынудан, назлардан торган кичләр шулай атна буена кабатланды, тик һәммәсе бергә дә мизгелгә торышлы – алар әллә төштә, әллә өндә иде…

– Син бәхетлеме?– дип сорады хатын аңардан.

– Бәхетле, бик бәхетле, – диде көтүче, – чөнки дөньяда сөю бар…

Авылдагылар теленә ул җилбәзәк хатын буларак керде. Мондый хатыннар авылның рухын боза, дип санадылар кешеләр. Шуңа хөкем дә катгый. Исемен әйтеп тә түгел, яман исем-кушаматлар тагып сөйләштеләр. Юк-юк, хатын кешеләргә үпкәләмәде. Көтүче аркасында әдәп-әхлакка өйрәнгән кыз, шушы ук көтүче аркасында алар аша атлап та чыкты түгелме?.. Ул шулай уйлады. Көтүченең әнисе дә шулай уйлаган иде, ахрысы. Күршеләр аша ул аның бу мәхәббәткә хәер-фатихасы юклыгын белде.

Тик, бер көн килеп, бөтенесе дә үз урынына утырырга тиеш кебек тоелды аңа. Моның өчен шәүләсе күз алмасында уйнаган көтүченең хатынга, гомере буена ишетергә теләп көткән, бер генә сүз әйтүе кирәк… Шуннан соң билдән печән күтәрелгән җиләкле болыннарга алар икәү хуҗа булачаклар, бәлки әле, чыбыркының да өр-яңасын үреп куярлар иде… һәм ул агусыз еландай боргалана-боргалана сөйрәлеп, җир җиләгедәй, бәхеттән тулышкан бик күп җәйләрне кичәр иде. Ул инде моннан соң кемнең дә булса «көтүче хатыны кичен бизәнә» дигәненә дә бит алмаларын кызартмас, киресенчә, бер горурлык хисе генә кичерер иде…

Тик ир ул сүзне әйтмәде. «Китмә!» димәде…

Хатын китте…

 

* * *

…Менә алар шәһәр читендәге бакчаларына якынлашып баралар. Яңгыр тоташ стена булып ява.

Тау башында гына бит бакчалары. Бу тауга аларның яңгырлы көндә бер тапкыр да менеп караганнары юк икән.

Хатынның пычранып беткән күлмәге тәненә ябышкан. Әйтерсең, дөньяга шушылай туган ул… Инде менә тау түбәсенә якынлаша кебек.

Яңгыр аның саен көчәя. Эре-эре салкын тамчылар тәнен генә түгел, гүя җанын да өшетә. «Җә, ни дип чыгарга инде мондыйда юлга? Үз-үзеңә урын табалмаганга кем гаепле соң, җә? Иренең ни гаебе бар?»

Ул әнә арттан ашыкмый гына атлап килә. Әйтерсең, яңгырны сизми дә. Ышанычлы, нык адымнар белән әкрен генә менә дә менә.

Хатынның кинәт аягы таеп китә… Ул тау түбәсеннән аска кадәр шуып төшә. Ир күрми дә калган икән, аптырап аңа карап тора. Хатын елый.

– Берәр җиреңне авырттырмадыңмы? Белмим, кайларга ашкынасыңдыр син, – дип тиргәп ала.

Хатын дәшми. Сикереп тора да килгән якка карый һәм өйгә табан, кайтыр юлга борыла. Кая ашкынадыр? Ул моңа беркайчан да җавап бирә алмас иде, мөгаен. Газапларына табан ашкынамы ул? Бәхетенәме?

Кешеләр кай якка табан барганнарын беркайчан да белмиләр шул… Баралар гына…

Хатын көтүчене күз алдына китерә. Хәтерендә, картинадагы сурәт кебек, әбисенең иске өе калкып чыга. Һәм уе шәһәргә әйләнеп кайта. Бала киемнәрен ул зур сумкага тутыра… Юл озын… Юл газаплы. Яңгыр авылда да ява булыр…

– Баланы апалардан ала тор, хәзер кайтып җитәрмен мин. Яшь суган кыяклары, бөтнек кенә өзәрмен дә… Бер килгән бит инде… – дип кычкыра ир, тау башыннан торып.

Һәм, хатынының артына да әйләнеп карамавына әллә ни исе китмәгән кыяфәт чыгарып, үз юлы белән бакчага таба китеп бара…

– Кая ашкынасыңдыр син, бәгърем, – дип куя ул, авыр сулап.

Ә яңгыр ява да ява… Ул әле һич кенә дә туктарга җыенмый кебек…

 

Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА

Фото: https://pixabay.com/

 

«Мәйдан» №3, 2020 ел.


Комментарий язарга