СССР Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәре полковник Поповтан 1953 елда алынган мәгълүматта 1921–1940 елларда репрессияләр нәтиҗәсендә җәзаланучылар саны 3 284 901гә җиткәнлеге күрсәтелә. Бу сан дәүләтнең үз исеменнән, «үз кулы» белән язылган. (Сәяси репрессия корбаннарының Хәтер Китабы. – Казан, 2000 ел). Шулардан 750 321 кеше үлемгә, 1 752 499 кеше төрмәгә һәм лагерьларга, 375 499 кеше сөргенгә, 202 855се башка төрле җәзаларга хөкем ителгән. Кызганычка каршы, төгәл саннар әле бүген дә юк. Төрле чыганаклар буенча 1918–1980 еллардагы сәяси репрессия корбаннарының саны уртача 50-60 миллионнан 100 миллионга кадәр җитә дигән мәгълүмат дәлилләнә. Бу фаҗигадән читтә калган бер генә авыл да, бер генә нәсел дә, хәтта бер генә гаилә дә юк. Репрессияләрне оештыручылар, башкаручыларның күбесе үзләре дә аннан читтә кала алмаган. Репрессиянең рәхимсез тегермәне аяусыз хәрәкәтләнгән.
1942 елның 1 октябрендә, биш ай дәвамында барган төнге допросларны йомгаклап, 18151 нче санлы «Эш» СССР Эчке эшләр халык комиссариатының (НКВД) махсус киңәшмәсендә каралып өлгергәнче, шул ук органнар төрмәсенең «эчке» хастаханәсендә «йөрәк хәлсезләнүеннән» үлеп киткән 56 яшьлек сәяси гаепләнүче (РСФСР Җинаять кодексы, 2 нче бүлек, 58-10 нчы маддә) Федор Николаевич Сердинский hәм хисапсыз аның кебекләр югарыда китерелгән саннарга кертелгән булырга тиеш.
Федор Николаевич Сердинский (Максимов) 1886 елның 30 гыйнварында Казан губернасы Лаеш өязе Казы волостеның Югары Сәрдә авылында туган (хәзерге Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылы).

кряш серда

Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе авылында Максимов-Сердинскийлар йорты. 2005 ел

Архивларда сакланган документлардан күренгәнчә, нәсел-ырулары, Мишә буендагы башка татар, керәшен авыллары халыкларыныкы кебек, Казан ханлыгы заманында Алат даругасы (Шуман авылы) территориясендә җир биләп, җир сөреп яшәгән һәм «йомышлы татарлар»дип йөртелгән хәрбиләр сословиясеннән.
Болгар һәм Казан ханлыгының төньяк чикләрен сакларга килеп утырган төрки-нугай ырулары, Казан ханлыгы җиңелгәч, православие мәзhәбен кабул итеп, үз җирләрендә яшәп кала һәм «служилые крещеные татары» исемендә шул ук хезмәтләрен дәвам итә.
Федор Николаевичның әтисе Николай Максимович (1843–1912) – урта хәлле авыл кешесе. Имана җирендә иген игү, терлек асрау, умартачылык белән шөгыльләнә. Соңрак мануфактура сату эшендә катнаша, сәүдә эше оештырып җибәрә. Шулай да төп эше итеп крестиян хуҗалыгын алып бара.
Әнисе Елена Николаевна (1840–1920) – күп балалы крестиян хатыны, авыл хатын-кызлары гадәтенчә, йорттагы барлык эшләрне алып бара, балалар тәрбияли, эш кызу вакытта кыр эшләрендә катнаша.
Үзе дә әтисе Максим Михайловичның (1819–1893) зур, ишле гаиләсендә үскән Николай Максимович хатыны Елена Николаевна белән җиде бала үстерә.
Аларның һәрберсенең үз язмышы, озын гомер юлы бар.
Барысын да кыскача искә алып китәбез:
1. Ольга Николаевна (1868–1963). Балалары, оныклары Казанда төрле югары уку йортларында эшләде. Бер оныгы, лаеклы ялга чыкканчы, 2004 елларга кадәр Казан дәүләт университетында кафедра җитәкчесе булып хезмәт куйды. Калганнары төрле техник югары уку йортларында эшли.
2. Семен Николаевич Максимов (1870–1912) – I гильдия сәүдәгәр.
3. Гурий Николаевич (1872–1963) 1881–1885 елларда Казандагы Үзәк Керәшен мәктәбендә укый, шунда укытучы булып кала. Укырга кергәндә Сердинский фамилиясе белән языла. 1917–1931 елларда Крәшен Сәрдәсе авылындагы дүртьеллык земство мәктәбендә укытучы булып эшли. 1931 елны, репрессияләрдән котылу максатында, йортын ташлап, гаиләсен олауга төяп, Лаешка күчеп китә. 1936 елларда лаеклы ялга чыга. Лаештан урманнар артындагы юлсыз, адрессыз Мирәтәк авылына китә. Шунда йорт алып җиде бала – алты малай һәм бер кыз үстерә. Балалары, оныклары барысы да югары белемгә ия. Кызы Агриппина Гурьевна (тетя Груша, иренең туганнары аны татарчалап Алма апа дип йөрделәр) язучы Ибрагим Газига тормышка чыкты, бергә гомер иттеләр.
Керәшен Сәрдәсендәге хәзер музей урнашкан бинаны Гурий Николаевич салдырган. Кышларын ул Казанга барып Үзәк Керәшен мәктәбендә укытып йөргән. Авыл хуҗалыгын да ташламаган. Сиксән-туксан умарта тоткан, мал-туар асраган, имана җирен эшкәрткән, арендага да биргән. Кияве Ибраhим Гази белән бик яхшы мөгамәләдә булганнар. Сугыш елларында Ибраhим Гази гаиләсен аларда калдырып торган, үзе бик еш кайтып йөргән. Ибраhим Газиның сугыштан Мирәтәккә туганнары, җәмәгате турында борчылып язган хатлары бар. Алар матбугатта басылган.
Менә шул ике катлы кирпеч йортта гомер буе Керәшен Сәрдәсе авылының 4 класслы мәктәбе булды. Яңа биналар салып, унъеллык мәктәп ачылгач, бу йортта Анна Григорьевна Никифорова (Никитина) тырышлыгы белән дәүләт статусы алган этнография музее оештырдылар.
4. Мария Николаевна Князева (1880 – ?) – укытучы. Ире халык мәгарифе министрлыгы системасында инспектор булып хезмәт куйган. Уфада Ульянов-Ленинның яшьлек дусты Цурюпа белән эшләгән, революциядән соң Мәскәүгә киткәннәр. Оныклары Внешторг системасында Шверник белән бергә хезмәт иткән дигән хәбәр бар.
5. Василий Николаевич Максимов (1882–1920) – I гильдия сәүдәгәр.
6. Федор Николаевич Сердинский (1886–1942) – аның турында сүз әле алдарак булыр.
7. Никита Николаевич Максимов (1889–?) – I гильдия сәүдәгәр.
Күргәнебезчә, Николай Максимовичның өч улы – Никита, Василий, Семен – зур сәүдәгәрләр булып киткәннәр. Казанда, Түбән Новгородта, Мәскәүдә кибетләре, йортлары булган. (Казанда Щапов урамындагы (Малый Горшечный) ике катлы йортларын әле моннан тугыз-ун ел элек ватып-сүтеп, урынына яңа байлар коттедж салды.) Яңа икътисади сәясәт (НЭП) елларыннан соң югалдылар. Чит илгә яисә Мәскәүгә киткән булулары мөмкин.
Нәселдә ике буын дәверендә ачылып киткән интеллект көчен Николай Максимович белән Елена Николаевнаның алтынчы баласының тормышы мисалында, ягъни Федор Николаевич Сердинскийга багышланган язмада күрәбез.
Аның үткән гомер юлы, фаҗигале язмышы хакындагы юллар Эчке эшләр министрлыгы һәм Эчке эшләр халык комиссариаты архивларыннан табылган документлардан алынды.

сердинский

Ф.Н.Сердинский. 1942 ел

Югары Сәрдә (Керәшен Сәрдәсе) авылында земство мәктәбендә укуын тәмамлаганнан соң, унөч яшьлек Федорны дәдәсе Гурий Николаевич укытучы булып эшләгән Казандагы Үзәк Керәшен мәктәбенә бирәләр. Дәдәсе кебек ул да Сердинский фамилиясенә языла. Анда ике ел укыганнан соң (1897–1899), Федор Николаевичны, зирәк, тырыш укучы буларак, Казанда 1872 елда ачылган Инородческая учительская семинариягә алалар. Аның өч катлы бинасы Кабан күленең Иске Татар бистәсе ягында (Шиhабетдин Мәрҗани урамы) әле дә тора, бүген анда җиңел промышленность техникумы урнашкан. Дүрт ел (1899–1903) укыганнан соң, «халык укытучысы» дәрәҗәсе алып, Самара губернасы Новоузен өязе Яблоновка авылына укытучы итеп эшкә җибәрелә. Уку түләүсез, дәүләт хисабыннан булганлыктан, семинарияне тәмамлаучылар, кимендә алты ел Халык мәгарифе министрлыгы карамагында булып, эш урыннарына мәгариф системасы ихтыяҗыннан чыгып теркәлә. Аларга патша армиясенә алыну буенча да төрле өстенлекләр бирелә.
Өч уку елы дәверендә (1903–1906) ул Самара губернасы Новоузен өязе авылларында укытучы булып эшли.
Илдә сәясәт һәм революция активлыгы күтәрелгән елларда яшь авыл укытучысы да вазгыятьтән читтә кала алмый. Бу төбәкләрдә аеруча көчәеп киткән социал-революционерлар партиясе (эсерлар) оештырган Бөтенроссия укытучылар союзы, Бөтенроссия крестияннар союзы эшләрендә катнаша, авыл кешеләренә партия газеталары, брошюралар тарата, крестияннарны оештырып җыелышлар уздыруда актив катнаша. Аның бу өлкәдәге эшчәнлеген жандарм идарәсе дә игътибарсыз калдырмый – 1906 елның гыйнвар аенда Федор Николаевич кулга алына hәм дүрт ай Новоузен өязе төрмәсендә утыра. Май ахырларында төрмәдән полиция күзәтеп-тикшереп торуы шарты белән чыгарыла.
Шуннан соң, 1906 елның җәен Федор Николаевич туган авылы Югары Сәрдә авылында әти-әниләре, туганнары янында уздыра. Дәдәләре белән кыр эшләрендә катнаша, печән чаба, урак ура, бабасы Николай Максимовичка Сәрдәнең Роща урманындагы умарталыгында бал кортларын тәрбияләп тотарга булыша.
Шул ук елның октябрь аенда Казанга килеп, Халык мәгарифе министрлыгына «өяз укытучысы» дәрәҗәсенә имтихан узарга рөхсәт сорап гариза яза. Патша хөкүмәтенең уяу һәм сизгер күзәтү системасы Мәгариф министрлыгына үзенең катгый сүзен җиткерә – Сердинскийга, «ышанычсызлыгы» сәбәпле, имтихан узарга рөхсәт бирелми. Аның өстеннән инде жандармерия күзәтүе оештырылган, «Секретный стол» хезмәтендә 592 номерлы махсус «Эш» ачылган була. (ТР МА, 4 нче фонд, 4 нче тасв., 2694 нче эш, 1-7 нче битләр).
1906–1907 нче уку елында Федор Николаевич Әстерхан губернасы Царев шәhәрендә училищеда эшли.
1907 елның февраль-апрель айларында Казанда Учительский Институтта «шәhәр укытучысы» дәрәҗәсенә сынаулар тапшыра. Шул ук елның май аенда Икенче Казан гимназиясендә имтихан тотып, анда бирелгән документ нигезендә 1907 елның 9 августында Казан император университеты физика-математика факультетының математика бүлегенә студент итеп алына.
Беренче курстан соң, 1908 елның июль аенда, үз теләге белән гариза язып, университеттан китә. Соңыннан НКВД допросларында укудан китүенең сәбәбен жандармерия хезмәткәрләре күзәтүләреннән, аларның туган-ыруны, әти-әниләрен гел тикшереп торып борчуларыннан булды дип аңлата.
1908 елның җәен Федор Николаевич тагын туган авылында уздыра.
Август аенда яшерен рәвештә полиция күзәтүеннән качып, Россиядән китә. Чит илгә китү планы уйланып эшләнелгән, университеттан китүенең дә төп сәбәбе шул булырга тиеш. НКВД допросларында ул киткән елын 1911 дип, сәбәбен – Европалы югары техник белем алу иде дип әйтә. Чынлыкта исә, ул НКВД хезмәткәрләреннән үзенең революциягә кадәр эсерлар партиясендә булуын яшерергә тырыша, чөнки кулга алынган елларда (1941–1942) илдә элеккеге эсерлар партиясе әгъзаларына каршы аяусыз көрәш бара.
Ул Россия-Германия чигендәге Эйткунен станциясе аркылы Швейцариягә килә, аннан Бельгиягә китә. Бельгиянең атаклы Льеж шәhәре политехник институтына укырга керә. Анда озак укый алмый, шул ук елны үпкәсенә салкын тидереп, хастаханәгә ята. Бераз савыгып чыккач, сәламәтлеген ныгыту максатында, 1909 елның март аенда Италиягә китә.
Көзгә хәтле ул Неаполь шәhәрендә яши, яңадан укырга керергә әзерләнә. Неаполь университетында физмат факультетында укучы Россиядән килгән студентлар белән аралаша. Шунда эсерлар партиясе активисты Василий Антонович Антонов-Овсеенко h.б. белән танышып, дуслашып китә. Юлга һәм беренче көннәрдә яшәргә дигән акчаны бертуганнары – туталары-дәдәләре биргән булса кирәк, ә менә чит илдәге адресларны, рекомендацияләрне эсерлар партиясе биргән булуы ихтимал.
1910 елда ул Италиядән Парижга кайта, беренче елны француз телен өйрәнә, лекцияләргә йөри.
1911 елның сентябрь аенда Париж университетының физмат факультетына укырга керә. Анда данлыклы математик Пуанкаре лекцияләре курсын тыңлый. 1914 елда университетны уңышлы тәмамлап, Франция Республикасы фәннәр кандидаты дипломы алып чыга.
Аннан соң, 1917–1929 елларда эшләп, укып Франциянең Гренобль Электротехника институтында инженер-электрик дипломы ала.
Парижда укыган вакытта төрле предприятияләрдә электромонтер булып эшли, математикадан һәм физикадан аерым кешеләргә дәресләр бирә.
1919–1921 елларда язу кәгазьләре фабрикасында инженер-электрик булып эшли.
1921–1923 елларда Парижның бөтен дөньяга танылган Электротехник институтында мөгаллимлек итә.
Франциядә яшәгән елларында Россия эмигрантлары тормышында актив катнаша: җыелышларга йөри, политик дискуссияләрдә катнаша, төрле сәяси фирка эшлеклеләре лекцияләренә йөри. Ульянов-Ленин, Троцкий, Каменев, Луначарский, Богданов, Рапопорт, Авксентьев, Чернов чыгышларын тыңлый. Эсерлар, меньшевиклар, большевиклар партияләре җитәкчеләре, активистлары белән таныш була. Париж университетында бергә укыган иптәшләре белән якын элемтәдә тора.
Ул елларда Париж университетында төрек телләре укытучысы булып эшләгән Садри Максуди белән, Парижда бераз торып киткән Гаяз Исхакый белән таныш була. Кызганычка каршы, аның бу элемтәләре турындагы хәбәрләр кырыс органнар архивларында әле бүген дә ачылмаган, шунлыктан аларны өйрәнү чикләнгән. Ул материаллар «особая папка»да саклана. Инде йөз елдан артык вакыт узган, безнең «халык тәрбиячеләре» нәрсәдән курка торгандыр. Уйлавыбызча, алар хәбәрләрнең чыганаклары, штатлы доносчикларының исемнәре фаш ителүдән саклана булса кирәк. Акланырлык бүтән башка бер сәбәп тә күренми кебек…
Федор Николаевич ул заманнарда иң атаклы булган Жан Жорес җитәкчелегендәге көчле Франция социал-демократлар партиясенең актив әгъзасы була.
Париж милиция префектурасы музее картотекасында аның эмиграциядәге тормышы, сәяси активлыгы турында материаллар барлыгын безгә музейның җаваплы хезмәткәре мсье Малик Бенмилоуд хәбәр итте.
1921–1922 елларда инде Россиядәге яңа хөкүмәт вәкилләре дә эмигрантлар белән кызыксына башлый. Архивтагы материаллардан күренгәнчә (ТР МА, 133 нче фонд, 1 нче тасв., 101 нче сакл. берәмл.), Лаеш кантоны башкарма комитеты 1922 елның сентябрь аенда волостьларга тараткан 2048 нче номерлы кисәтү хатында бик тиз вакыт эчендә волость авылларындагы эмигрантлар, аларның авылда яшәүче туганнары турында төгәл мәгълүматлар җыеп бирүне таләп итә. Керәшен Сәрдәсе авылыннан бирелгән исемлектә ике кеше теркәлгән. Алар – кайда яшәгәнлекләре туганнарына билгесез булган утыз дүрт яшьлек Чукин Григорий Тихонович (туганнары әйтүенчә, 1914 елдан читтә, хатлары һәм элемтә юк) һәм утыз алты яшьлек Федор Николаевич Сердинский (1908 елны китте дип язылган, исемлеккә дәдәсе Гурий Николаевич Сердинскийның бөтен гаиләсе, хатыны, дүрт баласы җентекләп теркәлгән).
Исемлектәге мәгълүматка караганда, Федор Николаевич туганнарына Франциядән хатлар язып, посылкалар җибәреп тора. Россиягә кайтырга җыенуы турында хәбәр итә.
1924 елда Федор Николаевич Сердинский Франциядән СССРга кайта. Ә илдә НЭП гөрләгән дәверләр. Бу hәлакәтле адымын соңыннан ул туганнарымны сагындым, туган-үскән җирләрне күрәсем килеп ямансуладым дип аңлата.
Ул башта Казанга кайта. Халык хуҗалыгы Советында пар көченә эшләүче җайланмалар буенча белгеч, аннан соң «Элводтрам»да инженер булып эшли. Бер үк вакытта Казан мәктәпләрендә электротехника дәресләре укыта.
1927 елда Мәскәүгә китә. Мәскәү университетында, төрле институтларда эшләгәннән соң, 1937 елда Куйбышев (Самара) шәhәренә күчә. 1938 елны Куйбышевтан Арча педагогия училищесына килә. Бер ел эшләгәннән соң, Казанга кайта, мәктәпләрдә физика, математика укытучысы булып эшли. Олькеницкий урамындагы 30 нчы йортта коммуналь фатирда алты квадрат метр мәйданлы бүлмә арендалап яши.
Ничек кенә эш урынын, торган шәhәрләрен алыштырса да, Федор Николаевич кырыс органнар күзәтүеннән котыла алмый. Ул моны үзе дә аңлаган булса кирәк – ике метрга якын буйлы, таза, сөйкемле ир-ат Франциядән кайткач гаилә кормый, чөнки җаваплылыгын онытмый. Эшкә яңа урынга килеп урнашу белән, «яңа дуслар, яңа танышлар» аның сөйләгән сүзләрен «тиешле» урынга язып җиткерә башлый. Ул елларда (гадәтләр үзгәрми) андый «дуслар» белән бөтен оешмалар да тулы булып, шул исәптән авылларда да органнарны кызыксындырган кешене күзәтү астына алырга өстән бурыч кабул итеп торган булырга тиеш. Федор Николаевич, олы җанлы, киң күңелле, көчле кешеләргә хас турылык белән, башкаларга ышанып, үз фикерләрен яшермичә сөйләшкән. Менә, имеш, Франциядә халык бездән яхшы яши, имеш, анда төрле сәяси фиркаләр рөхсәт ителгән, гражданнарның вөҗдан иреге, төп хокуклары саклана. Совет, ВКП(б) җитәкчеләре әхлаксыз, икейөзле ялганчы, надан кешеләр; үзләрен законнан югары куеп, дәүләт малын урлап, халыкны талап яшиләр, имеш. Алай гына да түгел, хәтта НКВД төрмәсе камерасында бергә утырган үзе кебек бичара тоткыннар да аның «зарарлы» сүзләрен үзләре теләп төрмә хуҗаларына, тикшерүчеләргә җиткерергә ашкынып тора. Алар гаризалар, донослар язып, үз палачларына тапшыра.
Эсерлар партиясе халыкта бик зур ихтирам казанган, илдә ышаныч яулаган. Шул сәбәпле алар 1918 елда сайланып җыелган Учредительное Собраниеда зур күпчелек тәшкил итеп, большевикларга властьтан куылу куркынычы тудыра. Большевиклар, хәрби переворот ясап, узурпация ярдәмендә генә властьта кала. Бу партия, 1900 нче еллардан бирле большевикларның иң хәтәр көндәше булганлыктан, Совет власте җитәкчеләрен hәрвакыт борчуда тота. Революциягә кадәр эсерлар партиясендә торган кешеләрне эзәрлекләү бер дә тукталып тормый, 1937 нче елларда тагын да көчәеп китә. Революция ясаганда большевиклар белән бергә булып, гражданнар сугышы елларында Совет власте ягына чыккан олы авторитетлы элеккеге эсер партиясе әгъзалары барысы да үтереп бетерелә (1917 елны Кышкы Сарайда Вакытлы Хөкүмәтне кулга алган, Гражданнар сугышы елларында Көньяк Фронты җитәкчесе булган атаклы революционер В.А.Антонов h. б.)
1938 елның февраль аенда ТАССРның эчке эшләр халык комиссариатының дәүләт куркынычсызлыгы капитаны Михайлов НКВДның район оешмалары исеменә эсерларның яшерен эшчәнлегенә каршы көрәшне тагын да көчәйтү турында боерык-күрсәтмә (ТР буенча Федераль куркынычсызлык хезмәте архивы. 109 нчы фонд, 5 нче тасв., 59 нчы сакл. берәмл., 1-5 нче битләр) түндерә. Документта сүз, элеккеге эсерлар арасына «стукач»лар кертеп, агентур эшчәнлекне көчәйтү турында да бара. Дәүләттә бик зур «Эш» башлана…

 

Язманы тулысынча журналның октябрь (№10, 2016) саныннан укый аласыз.

 


Комментарий язарга