Оч­сыз-кы­рый­сыз да­ла. Ак­рын гы­на, тал­гын гы­на ис­кән җил­гә кыл­ган йө­ге­рә.

Олуг язу­чы­дан ур­ла­га­ным­ны их­лас та­нып, кыл­ган йө­ге­рә ди­сәм дә, баш­ка­ча әй­тә ал­мыйм. Ка­рап тор­саң, ул чын­нан да йө­гер­гән ке­бек то­е­ла.

Ко­яш кыз­ды­ра, әм­ма эс­се­лек хәл­не ал­мый, тир­ләт­ми, эчеп, нә­фе­сең­не ко­тырт­ма­саң, су­ның да ки­рә­ге юк. Шу­шы чик­сез буш киң­лек­тә, офык­ка күз са­ла-са­ла, ярый­сы гы­на җи­тез адым­нар бе­лән бик эш­лек­ле кы­я­фәт­тә сә­ер бер төр­кем ат­лый. Ара­да кеч­ке­нә ма­лай­дан һәм үс­мер егет­тән баш­ка ир-за­ты юк, кал­ган­на­ры ба­ры­сы да ха­тын-кыз: ике-өч кыз­чык, яшь­ләр, ур­та яшь­тә­ге­ләр, пен­сия яшен­дә­ге­ләр, әби­ләр – һәм­мә­се дә эш­лә­пә-яу­лык­тан, су ко­е­ну ки­ем­нә­рен­нән.

Җит­ди­ләр, үҗәт­лек­лә­ре йөз­лә­ре­нә чык­кан. Тү­ти­ләр­нең оят пәр­дә­лә­рен чи­шеп ат­кан, бә­рәң­ге шы­ты­гы­дай ак тән­нә­ре, уры­ны-уры­ны бе­лән, ко­яш­ка ян­ган. Ике-өч сә­гать­кә якын ат­лап та эз­лә­гән­нә­рен та­ба ал­ма­гач, тук­тап-тук­тап, дө­рес ба­ра­быз­мы, әл­лә ял­гыш­тык­мы, бу як­ка ба­рып ка­рыйк, дип ки­ңә­шеп ала­лар. Озак ба­ру­дан ял­кып, ки­ре бо­рыл­мый­быз­мы ди­еб­рәк авыз ачу­чы та­был­са, шул­ка­дәр җир үтеп­ме, дип, баш­ка­ла­ры аны сү­зен­нән ки­ре кай­тыр­га мәҗ­бүр итә. Чөн­ки тү­лән­гән ак­ча­ла­ры ак­лан­мый. Аз­мы-күп­ме үт­те­ме, та­гын бер­ни­чә­се «а­кыл­ла­ры­на ки­леп», әйт ин­де үзе­без­не, юк-бар нәр­сә­гә ыша­нып йө­ри­без, юләр­ләр, дип тук­тал­ган­нар иде дә, бе­раз­дан янә юл­даш­ла­ры ар­тын­нан ак­рын гы­на ияр­де­ләр. Бү­ле­неп ка­лып, юл­дан язу­ың бар. Да­ла­да да ур­ман­да адаш­кан­нан ким тү­гел, ко­тың алы­ныр: кай та­раф­ка таш­лан­саң да, буш­лык­ка ба­рып төр­те­лә­сең. Өмет баг­ла­ган­на­ры – те­ләк­ләр­не чын­га ашы­ру­чы, көч-ку­әт би­рү­че, ике­лә­нү-шик­лә­нү­ләр­не та­ра­ту­чы, чын ха­кый­кать­не, яшә­еш асы­лын ачу­чы Аң-акыл та­вы (урыс­лар го­ра Ра­зу­ма, ди­ләр) һа­ман кү­рен­ми дә кү­рен­ми. Тау тү­гел, түм­гәк тә оч­ра­мый ко­ла ялан­да. Әле дә ярый ияр­теп йө­рү­че­лә­ре, мәк­тәп­нең соң­гы бас­кы­чы­на күч­кән уку­чы ба­ла гы­на бу­лу­ы­на ка­ра­мас­тан, са­быр, ты­ныч, үзе­нең хак­лы­гы­на ыша­ны­чы көч­ле. Ил кү­лә­мен­дә та­ныл­ган кос­моэ­нер­ге­тик­лар­ның бер­сен­дә са­бак ал­ган. Күп­ләр­не көн­ләш­те­рер­лек тап­кыр­лык­ка, үз сү­зе­нә ышан­ды­ра алу сә­лә­те­нә ия. Төр­кем оеш­ты­рып, га­сыр­лар чоң­гы­лын­да кал­ган Ар­ка­йым би­лә­мә­лә­рен алып ба­рып күр­сә­тә. Бик мә­хәб­бәт­ле ба­ла. Чем-ка­ра күз­лә­рен­дә – эч­кер­сез­лек, тәм­ле-йом­шак те­лен­нән – дә­ва та­ма. Ә акы­лы – ак­са­кал­лар акы­лы. Көй­сез тор­мыш­лар җай­ла­на, җир ку­е­нын­нан чык­кан көч сыр­хау­лар­дан, на­чар энер­ги­я­дән арын­ды­ра, үзем кү­реп ышан­дым дип, йө­рәк­ләр­гә ут са­ла ан­да бу­лып кайт­кан­нар.

Бу әкә­мәт­ләр, әки­ят­тә­ге­чә, тел­ләр­дән-тел­ләр­гә кү­чә. Ба­рыр­га те­ләк бел­де­рү­че­ләр­гә кыт­лык юк – бер сә­фәр­дән кай­та, икен­че­се­нә ки­тә егет. Ә кер­гән тө­шем ата­сыз үс­кән ба­ла­га үз ки­лә­чә­ген кай­гыр­ту өчен бик ярап куя. Их­лас кү­ңел, из­ге ни­ят бе­лән мен­сәң, тау сез­гә ачы­лыр, бор­чы­ган со­рау­ла­ры­гыз­га да җа­вап та­бар­га яр­дәм итәр, аң­ла­та ал­мас­тай хәл­ләр­гә дә ач­кыч би­рер, дип кы­зык­ты­ра ул алар­ны. Адәм ба­ла­сы­на ни ки­рәк? Җы­лы сүз, вәгъ­дә, өмет. Бар­лык кай­гы-хәс­рәт­лә­рең­нән дә ко­ты­лыр­сың, ди­сә­ләр, Каф та­вы ар­ты­на да ба­рыр­га ри­за. Ал­ла­га шө­кер, за­ман да төр­ле-төр­ле хик­мәт ия­лә­ре­нә, га­җә­еп ачыш­лар­га бай, бер­сен­нән-бер­се ым­сын­дыр­гыч­ла­рын уй­лап та­бып кы­на то­ра. Ха­лык та: ире-ха­ты­ны, бае-хә­ер­че­се, укы­га­ны-укы­ма­га­ны – һәм­мә­се дә бил­ге­сез­лек то­ма­ны­на тө­рен­гән имеш-ми­меш­ләр­гә хи­рыс.

…Бер шә­һәр­дә, бер йорт­ның ике­се ике ба­шын­да яшәп тә, да­ла­га кил­гәч ке­нә та­ны­шып ал­ган ае­рым­рак ат­лау­чы алт­мыш биш-җит­меш һәм ил­ле-ил­ле биш яшь­ләр­дә­ге ике юл­даш, бу бәр­гә­лә­нү­ләр­гә әл­лә ни ил­ти­фат ит­ми ге­нә, үз гамь­нә­рен­дә бул­ды. Әй­тер­сең лә, һа­ва су­лар­га гы­на чык­кан­нар. Әй­тер­сең лә, дөнь­я­кү­ләм уен­нар­дан чит­тә ты­ныч кы­на пыс­кып ят­кан үз учак­ла­рын таш­ла­ма­ган­нар да, җи­де ят җир­ләр­дә ма­җа­ра тан­сык­лап йөр­ми­ләр. Хә­ер, бу икәү ге­нә тү­гел, баш­ка­лар да та­рих­ка ка­гы­лыш­лы со­рау­лар бе­лән егет­не тин­те­рәт­ми.

Ба­ла-ча­га исә уй­нап туй­мый: йө­ге­ре­шә, си­рәк-ми­рәк оч­ра­ган вак-тө­як таш­ка уты­рып, фо­то­су­рәт­кә тө­шә.

– До­га­лар өй­рән, сең­лем, Хак Тә­га­лә ка­бул итәр те­ләк­лә­рең­не, – дип юа­тыр­га ит­те яңа бе­ле­шен «ә­би» яше­нә җит­кә­не.

Уй­лап-уй­лап та баш­кай­ла­ры кат­кан­дыр, ах­ры­сы, «а­па» дип дә­шәр­ле­ге­нең җа­ва­бы күп­тән әзер бул­ган­га ох­ша­ган иде – усал әйт­те.

– Хо­да­е­на да оби­жен­мын, тү­тәй. Яшь­тән үк рә­хәт күр­сәт­мә­де.

– Кит, авы­зың­нан җил ал­сын, сең­лем. Ни­чек те­лең ба­ра ан­дый сүз сөй­ләр­гә?

– И, тү­те­кә­ем! Ба­ла ча­гым­да таш­кын су­га сал­ды – чы­гар­га көч тап­тым, йор­ты­быз ян­ды – һу­шым җи­теп, исән кал­дым.

– Әнә бит Хо­дай үзе сак­ла­ган. Сы­на­ган, әм­ма сак­ла­ган. Үлем­гә кар­шы то­рыр­дай көч тап­кан­ны, дөнья мә­шә­кать­лә­ре­нә ге­нә би­реш­мәс, ди­гән. Ба­ла­ла­рың, ирең өчен ки­рәк бул­ган­сың.

Апа әби­нең дә­лил­лә­рен сел­тәп ке­нә очыр­ды.

– Әйе, бу аз ин­тек­те, та­гын ин­тек­те­рим әле, яшә­сен, ди­гән­дер. Ирем­нән ни го­мер кый­нат­тыр­ды. Хә­зер әнә урын­да ята. Күр­гән җә­фа­ла­рым өчен наг­ра­ды шул­дыр, мө­га­ен.

– Мон­дый урын­да на­чар уй­ла­мас­ка, ях­шы­лык ха­кын­да гы­на уй­лар­га ку­ша­лар. Ма­тур те­ләк­ләр ге­нә те­лә, тис­кә­ре­гә юра­ма. Кайт­кач, хәл­лә­рең җи­ңе­лә­еп ки­тәр, күр дә тор. Ме­нә тау­ны да тап­сак әле, – дип, уңай фи­кер­ләү үр­нә­ге күр­сә­теп ка­ра­ды әби. Гәр­чә әйт­кән­нә­ре­нә үзе дә нык­лап кы­на ыша­ну­ын яше­рә ал­ма­са да.

Төр­кем бер­гә ку­шы­ла да, бе­раз­дан, ерт­ка­лап, җил­гә чәч­кән кә­газь ки­сә­ге ке­бек, та­гын та­ра­ла.

– Бер­нәр­сә­гә дә ышан­мыйм, бәгъ­рем кат­ты, – дип үзе­не­кен­дә бул­ды апа. Ян­на­рын­нан бо­лар­ны тың­лый-тың­лый ки­лү­че яшь ха­тын, та­вы­шы­на ка­нә­гать­сез­лек бил­ге­лә­ре чы­га­рып, сүз­гә кы­сыл­ды:

– Ник кил­де­гез соң, апа, ышан­ма­гач?

– Ни ча­ра­дан би­ча­ра, ту­га­ным. Йор­тым­да­гы га­зап­лар­дан аз­га гы­на бул­са да ко­ты­лып то­рыйм дип. Җир чи­те­нә ка­чар­га да ри­за­мын. Тик ка­ра са­кал арт­тан ка­ла­мы соң?

– Ба­лам, ирең озын ак­ча­га йө­ри бу­гай, аен ту­ты­рып кайт­ты­мы әле? Юл га­за­бы – гүр га­за­бы, ди. Ерак­лар­га йө­рү рә­хәт тү­гел­дер. – Әби әң­гә­мә­не баш­ка­га бо­рыр­га те­лә­де.

Ха­тын шат­лы­гы бе­лән бик те­ләп ур­так­лаш­ты.

– Әле­рәк ге­нә шыл­ты­рат­тым. Юл­да­лар. Дус кы­зым да аның бе­лән бер ти­рә­дә­рәк эш­ли. Ма­ши­на­сы бар. Бер­гә кай­та­лар, бер­гә ки­тә­ләр.

– Әл­лә кай­да­гы әл­лә нин­ди тау­лар­га мен­сәң дә, акыл кер­мәс си­ңа, сең­лем. Ирең­не үз ку­лың бе­лән көн­дә­ше­ңә тап­шыр­ган­сың ла­са. – Апа ачы кө­лем­се­рә­де.

– Ми­нем ирем ан­дый тү­гел. Яра­та ул ми­не. Туң йө­рәк Сез. Рән­җет­мә­гез ми­не.

Яшь ха­тын­ның күз­лә­ре­нә мөл­де­рә­мә яшь тул­ды, үп­кә­ләп, үз тиң­нә­ре ар­тын­нан йө­гер­де.

…Тап­ма­ды­лар тау­ны. Ә сер сө­ре­ме­нә өр­тел­гән да­ла аң­на­ры сө­рем­лән­гән адәм ба­ла­ла­ры­ның чын­лап та хә­лен аң­лау сә­лә­те­нә ия иде­ме, мәр­хә­мәт­лек күр­сәт­те: ма­ши­на эзе­нә чы­гар­ды. Сө­е­неч өс­те­нә сө­е­неч өс­тәп, арт­ла­рын­нан ярый­сы гы­на «и­лән­гән» «Жи­гу­ли» ку­ып җит­те. Ху­җа­сы да, үзе ке­бек, тор­мыш­тан ару гы­на кый­нал­ган, алт­мы­шын­чы дис­тә­сен ту­ты­рып ки­лү­че ир-за­ты. Да­ла җи­ле, да­ла ко­я­шы йөз-кы­я­фә­те­нә се­ңеп, аның бө­тен өмет-ыша­ны­чы җир­дә икән­ле­ген рас­лый. Имеш, авыл­га якын­лаш­кан­нар. Олы юл­да кө­теп тор­ган ав­то­бус­ка да ерак кал­ма­ган.

– Ту­ган кө­нем­нән алып, чит­кә аяк та ат­ла­га­ным юк. Әм­ма сез әйт­кән хик­мәт­ләр­не бер ге­нә тап­кыр да сиз­гә­нем-той­га­ным бул­ма­ды, – дип, га­җәп­лә­нү бел­дер­де ул. Ә ме­нә кы­я­фәт­лә­ре­нә бер дә ап­ты­ра­ма­ды. Таш­лап та кит­мә­де: ти­мер аты сый­ды­рал­ган­ча, бер­ни­чә­сен ав­то­бус­ка ка­дәр утыр­тып алып бар­ды. Биш-ун ми­нут­лык ара­да кө­нү­реш хәл­лә­ре ту­рын­да сөй­лә­шеп ал­ды­лар.

– Яң­гыр юк! Яң­гыр!!! Мал ас­рап көн кү­рә­без, ин­де өчен­че җәй азык­ка кыт­лык ки­че­рә­без. Кай­бер ху­җа­лар сы­е­ры­на ка­дәр бе­тер­де. Шу­лай бул­гач, яшь­ләр ка­ла­мы­ни авыл­да? Эш юк, яшәр­гә мөм­кин­че­лек юк.

Күр­ше­лә­ре­дәй якын, үз итеп, зар­ла­рын бү­леш­те да­ла ке­ше­се.

– Ә сез мог­җи­за ди­сез. Бу­лыр иде мог­җи­за, әгәр кор­гак­сы­ган шу­шы мәй­дан­нар ямь-яшел сут­лы үлән­гә тул­са.

То­та­шы бер бор­чу-хәс­рәт­тән ге­нә то­ра иде оч­рак­лы юл­даш бу ми­нут­та.

Ә ма­ши­на­дан бер то­там да ка­лыш­мый, ак­сыл-са­ры кыл­ган йө­гер­де…

Озак тил­мерт­ми, ке­сә те­ле­фон­на­рын­да элем­тә ял­ган­ды.

– Тау сез­не үзе­нә якын җи­бә­рер­гә те­лә­ми. Сез аңа ме­нәр­гә әзер тү­гел­сез. Ара­гыз­да тис­кә­ре дул­кын­га ко­рыл­ган ке­ше­ләр бар. Алар би­ре­дә­ге көч­ләр­гә кар­шы ки­лә. Мин сез­гә җит­ке­рер­гә те­лә­гән­нәр­не ка­бул ит­ми­ләр, – ди­гән­не ишет­кәч, ни­һа­ять, кай­ту фи­ке­ре ки­ре как­кы­сыз бу­лып ны­гы­ды. Тә­мам хәл­дән та­еп, ка­рын­на­ры ачып, па­лат­ка­лар шә­һәр­че­ге­нә, үз­лә­ре ке­бек үк сә­фәр­че­ләр яны­на кай­тып егыл­ды­лар.

Ал­ма тө­шәр­лек тә урын юк ла­герь­да: төр­ле та­раф­лар­дан төр­ле ка­вем вә­кил­лә­ре бер­сен-бер­се алыш­ты­рып кы­на то­ра икән би­ре­дә.

…Көз­гә кер­гәч, янә оч­раш­ты сә­фәр­дәш­ләр. Апа ир­тән­ге һа­ва су­лар­га чык­кан иде, яшь ха­тын кар­шы­сы­на оч­ра­ды.

– Апа, исән­ме­сез? Та­ны­мый­сыз­мы? Бер­гә Ар­ка­йым­га бар­дык ич. Ни­чек ке­нә хәл­лә­ре­гез?

– Ях­шы әле. Үзең­нең ни хәл­лә­рең бар?

Апа, кү­ре­неп то­ра, уй­ла­рын бар­лый иде, ки­леп дә­шү­че­гә исе кит­мә­де. Со­ра­вы да үтеп ба­рыш­лый сә­лам бир­гән би­та­раф ке­ше со­ра­вы бу­лып яң­гы­ра­ды. Яшь ха­тын, бар­ган җи­рен­нән ки­ре­гә бо­ры­лып, аңа үзе ия­реп кит­те. Апа юнь­ләп кү­тә­ре­леп тә ка­ра­ма­ды.

– Ар­ка­йым­нан кайт­кач, тор­мы­шым баш­та­на­як үз­гәр­де. Чын мә­хәб­бә­тем­не оч­рат­тым, бә­би кө­тә­без.

– Ир­дә идең тү­гел­ме?

– Дус кы­зым бе­лән ки­леш­те­ләр.

– Кай­сы­гыз бе­рен­че?

– Нәр­сә бе­рен­че?

Ар­тык бә­хет­ле иде, ах­ры­сы, ха­тын аң­ла­мый­рак тор­ды.

– Ә-ә… Мин… Ар­ка­йым ав­то­бу­сын­нан төш­кән уңай­га та­ныш­тык. Йө­гем­нең авыр­лы­гын кү­реп, яр­дә­мен тәкъ­дим ит­те. «Си­нең кайт­кан­ны кө­теп тор­дым», – ди­гән бу­ла. Шул урын­да дус­ты бе­лән оч­ра­шыр­га ти­еш бул­ган­нар. – Ха­тын кү­ңел­ле итеп көл­де. Әм­ма йө­зе дә, кә­е­фе дә тиз үк үз­гәр­де.

– Хә­ер, сез хак­лы, алар… Алар без­гә ка­дәр үк… Исе­гез­дә­ме, Ар­ка­йым­да чак­та Сез ми­не ки­сәт­кән иде­гез. Акыл­сыз бул­ган­мын.

– Ир алыш­тыр­ган­нан гы­на акыл кер­сә иде ул…

– …

– Сә­фәр­нең фай­да­сы ти­де, ди­сең ин­де алай­са. – Апа те­лә­ми­чә ге­нә сөй­ләш­те, әм­ма та­вы­шын­да там­чы да мыс­кыл­лау си­зел­мә­де.

– Син чын­лап та бә­хет­ле: үзең хы­я­нәт итеп, хы­я­нәт ачы­сын та­ты­мый кал­ган­сың. Ә ми­не ирем ял­гы­зым­ны кал­ды­рып кит­те.

– Шул яшен­дә­ме?

– Кай­тып кит­те, дим.

– Кай­тып ки­тәр­дәй йор­ты бар иде­ме­ни?

– Җир­дән ат­ла­мый­сың, ах­ры­сы. Ул мәң­ге­лек йор­ты­на кай­тып кит­те. Фа­ни дөнь­я­да үз их­ты­я­җы өчен ка­дак как­ка­ны бул­ма­ды аның. Әзер­гә кил­де, әзер­гә кай­тып кит­те. Уры­ны оҗ­мах­та бул­сын.

– Га­фу ите­гез, зин­һар…

– Бор­чыл­ма.

– Бик усал ди­гән иде­гез те­ге чак­ны…

– Ко­тыл­ган­сыз, ди­сең­ме? Кем­нәр бе­лә аны, кем­нәр ге­нә бе­лә… – Бер­нин­ди дә­ва­лар­га да би­реш­мәс сыз­ла­ну, га­зап яң­гы­ра­ды апа­ның та­вы­шын­да.

– Ча­гы­тау­лар­ны кү­че­рер­дәй көч тү­геп, хез­мәт­че хә­лен­дә го­мер ит­тем. Шул явыз­дан кал­ган идем, ку­лым эш­кә бар­мый. Шу­ңа гы­на бу­ла үҗәт­лә­неп го­мер ки­чер­дем ми­кән­ни? Уй­лап-уй­лап та баш җи­тәр­лек тү­гел.

Яшь ха­тын әл­лә кы­ен­сын­ды, әл­лә янә үз бә­хе­те­нә йо­мыл­ды. Биш-ал­ты адым тын гы­на ат­ла­ды­лар.

– Ә те­ге та­ны­шы­гыз­ны күр­гә­не­гез бар­мы?

– Бар. Ул бик дәрт­лә­неп кит­кән. Са­быр гы­на кү­рен­гән иде. Сә­фәр­дән соң яңа­дан ту­ган ке­бек бул­дым, ди. Ба­ла­ла­рын чит­тә ди­гән иде – өл­кән улы кү­чеп кайт­кан. Оны­гы ту­ган. Аны ка­ра­шам, ат­лап тү­гел, йө­ге­реп йө­рим, ди. Кыс­ка­сы, икен­че су­лы­шы ачыл­ган. Ул гы­на җит­мә­гәч, физ­куль­ту­ра тү­гә­рә­ге­нә языл­ган. Имеш, мо­ңа ка­дәр дө­рес яшә­мә­гән, хә­зер исә күз­лә­ре ачыл­ган, үт­кән­нәр­дә­ге ха­та­ла­рын ка­бат­ла­ма­я­чак, яңа мак­сат­лар бе­лән яшә­я­чәк. Ар­ка­йым­га ба­ра­сы ки­леп тик то­ра, маг­нит­тай үзе­нә тар­та, ди. Кар­чык-кор­чык­лар­ны ко­тыр­тып йө­ри. Ки­бет­кә кер­сәң дә Ар­ка­йым, дә­ва­ха­на­гә кер­сәң дә Ар­ка­йым. Акыл та­вы­на алып ме­нәм мин сез­не, ди.

Яшь ха­тын га­фу үтен­де, ва­кыт­ка күз са­лып сау­бул­лаш­ты, үз юлы­на бо­рыл­ды. Апа­ны кыз­га­нып, ба­шын чай­ка­ды.

– И, апа-җа­ным, син һа­ман тел­лә­шә­сең-теш­лә­шә­сең, чын­бар­лык­ны та­ныр­га те­лә­ми­сең. Ба­ры­сы да Ар­ка­йым га­лә­мә­те. Ул без­гә дө­рес юнә­леш күр­сәт­те.

Апа аны тот­кар­ла­ма­ды. Ике ку­лын арт­ка куй­ган ки­леш, аяк ас­ты­на ка­рап, үзе ке­бек адаш­кан­нар, ял­гыш­кан­нар ара­сын­нан ак­рын гы­на бер мак­сат­сыз сә­фә­рен дә­вам ит­те.

– И Хо­да­ем, акыл бир, са­быр­лык бир, зи­һен бир! Хак юлың­нан яз­дыр­ма, тәкъ­дир ит­кән го­мер­не үтәр­гә көч-ку­әт бир…

 

Зимфира ГАЛИМОВА

Фото: https://ru.freepik.com/


Комментарий язарга