Логотип «Мәйдан» журналы

Сагындыра авыл ипекәе

(Эссе)

Аллага шөкер, еш кына зарланырга яратсак та, мул тормышта яшибез: ни теләсәк, шуны ашыйбыз, шуны киябез; кайчак, булганның кадерен белмичә, ак әбиләр әйтмешли, туеп сикерәбез. Бәләбәйнең кайсы гына азык-төлек кибетенә кермә, кайсы гына базарына барма – икмәк киштәләре сыгылып тора. Шигем юк, бездә генә түгел. Республикабызның теләсә кайсы кала-саласында шулай ул.
Исләгәнегез бармы, менә шул икмәк рәтләре – базарда иң күңеллесе, иң матуры, иң күңелне тартканы. Икмәкнең ниндиләре генә юк монда: ап-агы, сорысы, карасы; түгәрәге, озынча түгәрәге, шакмаклысы; калачы, булкаларының төрлеләреннән төрлесе; бодай, арыш оннарыннан пешерелгәннәре, йөземлесе... Кайсын, күпме телисең, сайлап ал. Әнә алар, җанашларым, рәт-рәт булып киштәләрдә тезелеп киткәннәр дә, илаһи матурлык, тырыш хезмәт, муллык чагылышы булып, әйтеп бетергесез канәгатьлек, рәхәтлек биреп, җанны иркәлиләр, тәмле исләре белән борынны кытыклыйлар. Һич рәнҗетүем дә, үпкәләтүем дә түгел, тик шулай да шушы кабарып пешкән көяз кала икмәкләрен бер ярату белән күздән кичереп йөргәндә, табынга кискәндә, еш кына балачак ипие – әнкәемнең мичтә пешергән авыл ипекәе искә төшә, аның бернинди хуш ис белән дә бутап булмый торган татлы-ләззәтле исе борынга килеп бәрелгәндәй була.
... Бүген безнең өйдә бәйрәм – Әнкәй ипи сала! (Безнең авылда, икмәк пешерәм, дип түгел, ипи салам, дип сөйлиләр иде). Алгы якның бер почмагын биләп торган зур мичтә, күңелле чытырдап, утын яна. Әнкәй кисәү агачы белән аларны вакыты-вакыты белән кузгаткалап тора – үзе әйтмешли, ипиләре уңып пешсенгә мич булдыра.
Ә өстәлдә ипи калайларында икмәк кабара. Алар хәтта ки дүртәү, өстәвенә, бәләкәй табада күәс кырындысыннан бәләкәе дә бар әле. Әнкәй – әкияттәге тылсымчыдыр инде ул: салган чакта калайларның яртысыннан да узмаган ипи камыры күз алдында үсә, зурая, кабара. Хәтта ки калайлардан да биегәеп күтәрелә. Әнкәйнең йөзендә кояш нурлары биешә, өстәлдә тиздән мичкә озатылачак ипиләр... Тышта кояшлы җәйге матур көн булса да, кемәйләр көтеп торса да, өйдән чыгасы килми, шунда, әнкәй янында чуаласы, ипекәйләрнең кабарганына карап торасы, чеметеп кенә ипи камырын тәмләп карыйсы килә. Ә әнкәй: «Барыгыз, уйнагыз, ипи пешеп чыккач, үзем чакырырмын», – дип, тышка чыгарып җибәрә.
Мин иптәш кызларым белән уйнаганда, әнкәйнең ипи салганын бер минутка да истән чыгармыйм. Онытам дисәң дә, оныта алмыйсың. Ник дигәндә, күпмедер вакыттан безнең тирә-якка, бөтен урамга тәмле ипи исе тарала. Шунда каршы як эскәмиядә утырган әбекәйләр, апалар, Миңлегайшә ипи саладыр, дип үзара сөйләшәләр һәм, сүзләрен раслатырга теләгәндәй, миннән сорап куялар:
– Кызым, әнкәң ипи саламыни, хуш исе урамга чыкты?
– Әйе, – дип баш кагам, исем китмәгән бер кыяфәт белән, ә үземнең шатлыгым «эчемә» сыя алмый, ташып бара.
Вакыт тизрәк үтсенгә тау башында йөреп, Әнкәйгә чыпчык күзе чәчкәләре җыеп, алар безнең Әүбәкердә галәмәт күп, өйгә кайтып керсәм... Эчке якта, мендәргә капланган ашъяулык өстендә кызарып пешкән җылыкай ипекәйләр ята. И, аларның матурлыклары – көлеп-елмаеп күктән карап торган алтын кояшлар инде, мәгәр. Әнкәй безне җәһәт кенә өстәл тирәли утырта да, теге күәс кырындысын – иң кетердәп пешкәнен, иң тәмлесен кулы белән сындыргалап, кулларыбызга тоттыра.
– Ашагыз, бәбекәйләрем, менә каймак белән, – ди. Иртән генә аертылган каймак белән авыл мичендә пешкән икмәкнең тәмлелеген сурәтләргә Мөхәммәт Мәһдиев булырга кирәк. Без бәләкәй кәстрүлгә әдәпсез һөҗүм итмибез, әнкәй кисәтмәсә дә, калагыбызны алагаем тутырып алмыйбыз – без бит күбәү – барыбызга да җитсен. Бәйрәм көне буе дәвам итә, кич эштән кайтып килүче әтидән сөенче алабыз, каршысына йөгереп, хәбәр салабыз:
– Әттә, әннә ипи салды!
... Авылга кайткан саен, морҗалардан чыккан сыек газ төтененә күз салам. Тик инде авыл мичендә пешкән икмәк исе борынымны кытыкламый, өйләрдә икмәк пешерү бәйрәме тантана итми. Һәр өйгә газ кертелеп, мичләр сүтелеп беткәч, бер иш апалар, киленнәр газ плитәсе духовкасында ипи пешереп булышты, тик инде, әнкәй әйтмешли, гади авыл «пичендә» пешкән ипекәйгә җитәме соң? Хәзер дә бар духовкада икмәк салучылар, әмма күпчелек халык аны кибеттән сатып ала: тәмле, җайлы, рәхәт – мең мәшәкать белән икмәк пешереп азапланасы юк. Шулаен шулай да, тик менә мичтә пешкән авыл ипекәенә бәйле күңелне тәрбияләгән, баеткан, агарткан, матурлаган якты, җылы хисләр дә, илаһи моң да бүген юк шул инде, юк... Бәй шулай икән, икмәк кадере дә тоныграк, кадерсезрәк шикелле. Ә бит аны, бик тә кадерлисе иде; ачлык, сугыш еллары газапларын кичереп киткән олы буын кешеләре, сугыш чоры балалары сыман сак кына кулга аласы, күкрәккә куеп телемлисе, ялгыш идәнгә төшкән валчыгын берәмтекләп чүпләп аласы – икмәктән олы булмыйсы иде.
... Әнкәй, авыр сулап, бер балачак хатирәсен искә ала. Бәләкәй була әле ул, гаиләдә үсеп килүче биш баланы күпме сыек умач белән алдарга була? Әнкәйнең әнисе (күптәннән мәрхүм картинәй) шактый гына ерак рус авылында әйбергә икмәк алыштырып бирүләре хакында ишетә. Картәти белән картәни, икмәк алып кайту хыялына сарылып, җәяү урыс авылына, марҗага китәләр. Картәни сандыгында күз карасыдай саклап тоткан иң зиннәтле әйберен – күз явын алып кабарып торган мамык шәлен һәм әберкә итәкле күлмәген алып бара. Күлмәккә әллә ни исләре китми инде, ә менә мамык шәл марҗа хатынның да, аның кызының да һуш-зиһенен ала. Әле берсе, әле икенчесе:
– Хараша шаль, хараша шаль, – дип, алмаш-тилмәш иңнәренә ябынып карыйлар – чат ябешәләр. Картинәйләр барып кергәндә, чып-чын икмәк белән чәй эчеп утырсалар да, аларны табынга дәшмиләр. Марҗа хатын күлмәкне алмый, ә менә мамык шәл өчен өч ипи бирергә тәкъдим ясый. Картинәй, шундый да затлы шәленә азсынса да, ризалаша, нишләсен, ул бит русча да белми, ә картәти аңардан да юаш, кыюсыз була. Картинәм юл буе, тизрәк кайтып җитеп, балаларына туйганчы бодай ипие ашату хыялы белән яна. Беркатлы да була соң инде алар: кайтып, марҗа эчке яктан ук төйнәп җибәргән төенчекне ачып җибәрсәләр, анда алабута оныннан пешерелгән, таш кебек каткан, кап-кара ипиләр ята. Алдануыннан һәм гарьлегеннән картәнием шунда беренче һәм соңгы тапкыр ачы күз яшьләре белән кычкырып елап җибәрә.
– И, менә әле туйганчы бер сыйлыйсы иде тәмле икмәк белән инәкәемне, – ди әнкәй, сүзен тәмамлап.
Ә бер ахирәтем: «Мин мул тормышта үстем, табында гел ак оннан пешерелгән бодай күмәче булды. Күршеләр исә ишле, алар арыш оныннан, кара ипи ашыйлар. Без иптәш кызым белән алмашып ашый торган идек: ул – мин алып чыккан ак ипи телемен, ә мин аның – карасын. И тәмле иде шул ипи», – дип сөйли.
... Һәр күзәнәге саен яшәү тәме, яшәү моңы тулган изге икмәккә, аны игүчеләргә олы ихтирамымның бер чагылышы булып ирешсен бу язмам. Гөлшат Зәйнәшева сүзләренә җырлагандай:
Әй язмыш, язмыш,
Аерма мине туган җиремнән,
Кара икмәгем,
Сөтле чәемнән.
 

Зәйфә САЛИХОВА

Фото: https://vk.com/


 
«Мәйдан» №9, 2020 ел.

 

Комментарийлар