Логотип «Мәйдан» журналы

Сабак

«Күк йөзен кара болыт каплаган, бүген көннең ачыласы юк икән», − дип сөйләнеп алды Хәмдия.

Тәрәзәдән күзен дә алмый, болытлар агышын күзәтте. Көнбатышта пәйда булган болытлар алар ягына таба шуышалар. Үзләре бик аста, карчыкның өстенә киләләр кебек.
Көзге салкын яңгыр коярга тотынгач, Хәмдиянең бөтенләй кәефе кырылды. «И, тагын пычрата инде дөньяларны», − дип зарланды. Җирдә болай да пычрак, шакшы аз түгел. Җырларда гына ул «Җирне ямьләп туа балалар» дип җырлыйлар. Бар кеше дә Җирне ямьләми шул. Пычрак күңелле кешеләр дә бихисап күп Җир йөзендә. Җир-анабыз үз балалары булгач аермый, барыбызны да тигез күрә. Кояш та бар кешене дә тигез җылыта. Күктәге йолдызлар да бар кешегә тигез елмаялар. Кешеләр генә төрле – күңелләрне юып та, аклап та булмый. Җир йөзендә күпме кеше булса, шулкадәр холык. Кешедә эше юк аның, кай арада үткән бу гомеркәйләр, язны көтеп алса, җитмеш бише тула Хәмдиянең. Көтеп алыр, язган булса, нишләп көтмәсен ди? «Олы кешегә биш ел саен бер авыру өстәлә», − дип әйтә иде әнисе мәрхүмә. Начар чир генә килмәсен, үтә торганы булсын.
Биш ел узганын да көтми, чир артыннан чир килә. Шикәр чире дошманыдай һөҗүм итте. Колагы катылануын да, аяклары сызлавын да, кан басымы күтәрелүне дә шуның зәхмәте диде табиблар. Әнисе мәрхүмәнең сүзләрен хәтерендә яңартып елмаеп куйды Хәмдия.
− И кызым, картлык ишек шакыганны ишетми калдым. Ә ул түремә үк кереп утырган. Син минем ялгышны кабатлый күрмә, зирәк бул, − дип көлә иде.
Карты исән булса да, бу кадәр авыр булмас иде кебек. Бәхетсезлегенә каршы, ул юл һәлакәтендә харап булды. Илле алты яше дә тулмаган таза ире якты дөньяны ташлап китте. Илле бише дә тулмаган Хәмдияне сорап килүчеләр дә булмады түгел. Тик бердәнбер кызы Гөлнарадан уза алмады. «Юк, безгә берәү дә кирәкми», − дип кырт кисте кызы.
Хәмдия бүген иртәдән кызының шалтыратуын көтә. Ишетми калмыйм дип, телефонын кулыннан да төшерми. Кызы гына никтер хәбәр бирми, юкса әнисенең көтеп утыруын да белми түгелдер. Хәмдиягә кичекмәстән күз табибына күренергә кирәк иде. Кызы белән бу турыда кичтән сөйләштеләр. Уң күзенең күрми башлавын Гөлнарага сөйләми кемгә сөйләсен соң ?
− Кызым, уң күзем томаланган, берни күрми. Иртәгә үк бүлнискә барырга кирәк. Икенче күзем дә ябылмасын, бик куркам, − диде ул кызына, еларга җитешеп.
− Әнкәй, курыкма, бар да яхшы булыр. Мин эш кешесе бит. Талон алуга шалтыратырмын, − диде Гөлнара.
Сиксәнгә барганда ничек итеп бар да яхшы булсын ул?! «Курыкма», − ди бит әле.
Шулай да була икән, уң күзе ни сәбәпледер бөтенләй күрми башлаган. Хәмдия, иртән торгач, шикләнеп, күзләрен тикшереп карыйсы итте. Уңын кулы белән каплап, сулын тикшерде. Уңын тикшергәч, чүт артына утырмады. Күзе бөтенләй томаланган. Бераз яктылык кына шәйләнә. Күз табибына бик күптән күренгәне юк иде шул. Соңгы баруында табиб: «Күзегезнең басымы югары, тикшерелеп торырга кирәк», − дигән иде. Ниндидер дару да язып бирде. Үзе гаепле, даруын да алмады, табибларга да бармады шул. «Әнкәй глаукомадан сукырайган иде. Шул гына була күрмәсен», − дип теләде.
Кызы, әнисенә электрон чират алырга тиеш иде. Бәлки, бүгенгә талон булмагандыр? Талонсыз сырхауханәгә барып йөрүнең мәгънәсе юк икәнен карчык аңлый иде.
Хәмдия әби иртәнге якта авыз тутырып ашап утырырга өйрәнмәгән. Кара ипигә май ягып сөтле чәен эчсә, тамагы туя. Шикәр авыруы сак ашарга өйрәтте шул аны. Тәм-томнардан да баш тартырга туры килде. Кысылып кына тукланса да, гәүдәсе чамадан тыш авыр. Күршесе Әминә: «Артык күп ашыйсыңдыр», − дигән була.
«Ялгышасың, ашамыйча, су гына эчеп торсам да тазарам», − дип көлдерде ул ахирәтен.
Аз хәрәкәтләнә шул, аяклары авырткач, урамга чыгып йөрүләр бермә-бер кимеде. Әле кайчан гына оныклары янына йөгерә-йөгерә йөри иде. Кияү кеше хатын-кыз ярата торган булып чыкты. И, кайсы ир матур кызлар яратмый икән соң?! Бу чамасын белмәде, шул юлда йөри торгач, башын югалтты. Балаларга алиментын да кызганды. Ниндидер шәхси хуҗалыкка эшкә урнашып, хезмәт хакын күрсәтмәде. Гөлнара, балаларны әнисенә калдырып, эшкә чыкты. Ничек карадым икән дип уйлап та исе китә Хәмдиянең. Автобуска да утырмый, биш тукталыш арасын җәяү йөри иде бит. Йөреп кара менә хәзер, баскычтан да көч-хәл белән төшә.
Хәмдия кызының шалтыратуын көтеп ала алмады. Сабыр канатлары сынгач, үзе шалтыратасы итте.
Баласының:
− Нигә шалтырата идең, әнкәй? − дигән соравын ишеткәч сискәнеп китте.
− Врачка талон сәгать ничәгә булды дип белешәсем килә, − диде ана.
− Врачка талон? − дип кабатлап сорады кызы.
– Әйе.
− Әнкәй, эш белән башымнан да чыккан. Син бүген үк барырга уйлаган идеңме? − дигән сораудан ана югалып калды.
− Кичтән сөйләшкән идек бит, кызым, − дип өзгәләнде Хәмдия.
− Ачуланма, бүген булмый инде. Талон алуга хәбәр бирермен, борчылма, − диюгә сөйләшү өзелде.
− Бүген булмый, − дип, кызының сүзләрен кабатлады ана.
Юк, кызына үпкәсе юк ананың. Кем уйлап чыгаргандыр шул электрон чиратны. Иртүк таксига утырып китәр иде дә регистратурадан талон алыр иде. Хәзер ул регистратура дигәннәре бөтенләй юк. Беркемгә дә ялынасы булмас иде. Беркемгә дигән була да, бөтен авырлык бердәнбер кызына төшә шул.
Кызының да тормышы җиңел түгел икәнен аңлый Хәмдия, шуңа юк-бар белән борчымаска тырыша. Бик кирәктә генә...
Хәмдия касәгә кайнаган су салып эчеп җибәрде дә олы якка чыкты. Фатиры кечкенә − бер бүлмәле. Ире исән чакта зур, иркен фатирда яшәделәр, ялгыз калгач, аны сатып, шушыны алды. Зур булмаса да, кызын да фатирлы иттеләр. Кияүгә чыккач, ипотекага ике бүлмәлене алдылар. Фатир өчен түләү кызы өстендә булса да, Аллага шөкер, торыр урыннары бар.
Хәмдия телевизор карарга ярата. Күзенә дә шуның зәхмәте тигәндер. Бигрәк тә РЕН ТВ каналында Чапман тапшырулары ошый аңа. Ни генә юк бит дөньясында. Карчык кичәге тапшырудан әле дә айный алмый. Җир тере организм булуында шиге юк. Җир йөзендә кырык аномаль зона бар икән. Җирдән унтугыз чакрым аста цивилизация бар, имеш. «Кеше ышанмаслыкны дөрес булса да сөйләмә», − диләр иде. Озакламый үлем яңгыры көтелә, диләр. Өстебезгә тонналап космос ташлары явачак, имеш. Җирне мең елга артка ташлаячак, имеш, бу үлем яңгыры. Алла сакласын инде, фаразлаулары чын булмасын. Кызы әнисенең андый тапшырулар караганын өнәп бетерми.
− Әнкәй, Чапманның серләре бетмәс, күзеңне сакла, − дип ачуланып та ала.
«Куян кебек үз күләгәмнән дә куркып яшәргә калдым», − дип уйламаган көне юк әбинең. Ялгыз яшәүнең ямьсез ягы шул − төнлә курка торган гадәте бар. Юкса белгән догаларын да һәр көн укый. Куркаклыгы балачактан ияреп йөри. Яшеннән, караңгыдан хәзер дә шөлли шул. Ире исән вакытта андый уйлар килми, төнлә тынычлап йоклый иде.
Ире белән бәхетле булдымы соң Хәмдия? Башыннан төрлесе үтте. Үткәннәрне уйласаң, сагынырлык та түгел үзен. Шулай да хәерлесен генә уйларга тырыша, сагына да... Хезмәт хакын Хәмдиядән яшереп саклый иде, мөртәт. Бу гадәтеннән берничек тә биздереп булмады. Берчак шулай кызы яшергән урыннан әтисенең акчасын табып, беразын алган. Ире, сизенеп, өйдә кара тавыш чыгарган иде. Бала үзенә велосипед алырга теләгән икән.
И ул Хәмдиянең күргәннәрен сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Ярый инде, үтте гомерләр, кеше көлдермәделәр. «Башым, ярылса, бүрек эчендә – кулым, сынса, җиң эчендә», − дип яшәде, ятларга серен белдермәде Хәмдия. Кызы да хәсрәт шулпасын аз чөмертмәде әнисенә. Мәктәптә начар укымады үзе. Урта белем алгач, хыялын тормышка ашырды − медицина көллиятенә укырга керде. Тулай торактан урын да бирделәр. Анда уку бик ошый иде кызына. Икенче курста укыганда, Хәмдиягә көллият директорыннан чакыру килде. Ни уйларга да белмәде ана, хәсрәт йотып, көллияткә китте. Никтер башына юньле уйлар да килмәде шул. Күңеле сизгән икән − кызын урлашуда гаепләделәр. Тулай торакта бер бүлмәдә яшәүче кызның алтын балдакларын Гөлнараның чемоданыннан тапканнар. Кызы «Мин алмадым» дип елап беткән. Юк, аның сүзләренә колак салучы табылмаган. Теге кыз белән дуслыклары чамалы булган шул. Ул бик усал, дорфа, һәрчак лидер булырга омтылган. Гөлнарада исә усаллык булмаса да, берәүгә дә баш ияргә яратмый. Хәмдия кызын шулай тәрбияләде. «Көчсез кеше генә усал була, берүк, андыйлардан ерак бул», − дип әйтә килде. Усаллардан ерак китеп булмый шул, андыйлар белән дөнья тулган.
Кызны көллияттән кудылар, менә шулай итеп аларга зур бәхетсезлек килде.
Гөлнараны бер гаепсезгә рәнҗеттеләр. Бу вакыйгадан соң бераз вакыт узгач, теге кыздан: «Мин синнән үч алдым. Синең кебек артык дөрес кешеләр ошамый миңа», − дип язган хат килде.
Хәер, бумеранг дигәннәре бардыр, ул кыз юл халәкәтенә юлыгып, арка баганасын сындыра, гомергә инвалид кала. Юкса кызы да, Хәмдия үзе дә кызны каргамадылар. Кеше рәнҗеше төшми калмый дигәннәре хактыр.
Шушы хәлләрдән соң Гөлнара бик үзгәрде. Кызны алыштырып куйдылар диярсең. Кызны дорфалыкка да, усаллыкка да тормыш үзе өйрәтте. Гаилә биргән тәрбия аяк астында тапталып калды.
Тәрбиягә килгәндә, баланы сүз белән тәрбияләү юк иде. Ата-ананың эш-гамәлләрен күңеленә сеңдерә инде бала кеше. Кыз, беренче сыйныфта укыганда, дәфтәренә үзе «бишле»ләр куя иде. Мәктәптән кайтып керүгә, билгеләре белән мактана.
− Әнкәй, бүген мин сине шатландырам. Йом күзләреңне, − дия иде кызы.
Хәмдия күзләрен ачканда, аның каршында «бишле» билгесе ялтырый. Билгене бала үзе куйган икәне якты көн кебек ачык.
− Кызым, укытучы апаң куйган билге түгел бит бу. Сиңа билгене ул гына куярга тиеш, − дип, кызының аркасыннан сөя иде Хәмдия.
− Кайчан куя әле ул? Аның куйганын көтеп торсаң, − ди иде кызы, сикергәләп.
«Үткәне инде безнең гомер кебек тә түгел, киләчәгем булсын», − дип елмаеп куйды Хәмдия. Икенче көнне кызы иртәнге якта ук шалтыратты.
− Әнкәй, бүген сиңа участок табибы киләчәк. Бөтен зарларыңны сөйләрсең. Ул киңәш бирер. Йөриселәре килми, авыру икәнеңне әйткәч кенә барырга ризалык бирде, − диде Гөлнара.
Кызы белән сөйләшү тәмам булгач: «Менә бит кызым ничек кайгырта, сөбханалла», – дип шатланды карчык. Участок табибы төштән соң килде. Яшь кенә, сабыр, сөйкемле кыз икән. Ул әллә ни яңалык ачмады. Шулай да инвалидлык буенча группа тиеш икәнен әйтте. Аның өчен бик күп врачларга күренергә, аларны йөреп чыгып, бер кочак кәгазь җыйгач кына, кире аңа килергә икәнен аңлатты. Менә шундый боҗра килеп чыга. Әйтү генә ансат, аяклар йөрмәгәч, болар Хәмдия үти алмас сынаулар булып кала. Күз табибына барырга кирәк икәнен ул әйтмәсә дә белә иде әби.
Табиб килгән көнне хәбәр булмагач, кичке якта Хәмдия кызына үзе шалтыратасы итте.
− Кызым, рәхмәт, участок врачы килде. Инвалидлыкка группа алу өчен, комиссия үтәргә, күз врачына да барырга кирәк булачак, − диде Хәмдия.
− Кирәк икәнен беләм, әнкәй. Талон алмадык бит әле. Тар белгечләргә талоннар бик булмый.
− Күз докторына талон юкмыни? − дип сорады ана.
− Белешмәдем әле, әнкәй. Вакыт булмады. Бу арада эшем күп, син дә аптыратасың.
− Аптыратам шул, башка чарам юк бит, − диде Хәмдия.
− Әнкәй, миңа да җиңел түгел. Кулым терсәктән б...кта. Күпме юып та исе бетә торган түгел. Лимон кабыгы белән ышкып, чистартып утырам әле менә. Лимон гына ярдәм итә, − дип зарын түкте кызы.
Көллияттән киткәч, Гөлнараның укырга теләге булмады. Ул хәстәханәгә сиделка булып китте. Хәзерге заманда авыр хәлдә булган әти-әниләрен балалары, акча түләп, кешедән карата. Сиделка − замананың яңа һөнәре. Байлар олы яшьтәге әти-әниләрен шулар кулына тапшыра. Хәстәханәләрдә генә түгел, Гөлнара аларның өйләренә барып та хезмәт күрсәтә. Ризыгын пешерә, ашата-эчертә, асларын алмаштыра. Сиделка булып эшләү өчен киң күңелле булу гына җитми, кешедән җирәнү булмаска тиештер. Әнә бит, «терсәктән батып эшлим» ди балакаем.
− Ярар, кызым, аптыратмам, синнән шалтырату көтәрмен. Талон алгач хәбәр итәрсең, − диде ана, дымлы күзләрен сөртеп. «И, мин генәме бу хәлдә?! Итекченең итеге юк инде», − дип, яшь аралаш елмаерга тырышты ана.
Шөкер, кызы докторларга йөртеп, инвалидлык алуга да, күзенә операция ясатуга да иреште – карчыкның күзе ачылды. Маңгай күзе генә түгел, күңел күзе дә ачылды Хәмдиянең. Ул әнисенең сукыр калуында үзен гаепләде. Аның да башта бер күзе томаланды бит. Хәмдия ире исән чакта «Ирем», дип, соңрак «Эшем, балам», дип яшәде. Әнисенә игътибар бөтенләй булмады. Каян килсен табибларга йөртүләр?!
Шулай итеп әнисе ике күзсез дә калып бик озак утырды. Әнисен уйламаган көне юк Хәмдиянең. Рухы шат булып, разый булып ятсын иде дип тели, догасыннан да калдырмый. Бәлки Хәмдия вакытында табибларга йөрткән булса әнисенең язмышы башкача булыр иде. Нишләтәсең, Ходай биргән, гомерләрне берәү дә хаталарсыз гына уза алмыйдыр шул.

 

 

Зинаида ЗАХАРОВА

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от jcomp

 

 

«Мәйдан» № 7, 2022 ел

 

Комментарийлар