Менә нинди икән ул диңгез! Менә нәрсә икән ул диңгез буенда ял итү! Чын микән бу хәл?

Фәния эссе комга күмелеп, рәхәтлектән изрәде. Диңгез тавышы аның колакларын иркәләде. Аңа беркем комачауламый. Башка ял итүчеләр гүя экранның теге ягында.

Шулай эшсез дә ятып була икән!

Чын микән бу хәл?

Чын инде… Менә бит диңгез. Менә аның комлы яры! Менә Фәния ята. Ул кызык итеп үзен чеметеп карады. Эссе комнан кызышкан тәне, әлбәттә, бу чеметүне сизмәде дә. Аңа рәхәт иде!

Иренә рәхмәт, җаен тапты! Беркем сүзенә карамый, аның хәлен аңлап, ялга җибәрде. Хәле чынлап та мөшкел иде аның. Барган җиреннән йоклап китә башлаган иде. Бианасы әйтмешли, таш кисми дә …

Килендәшләре әнә, ел да диңгез буенда ял итеп кайталар. Алар да таш кисми дә соң. Әле икесе дә авылда. Алар шулай, ирләре эштә булып, кайта алмасалар да, үзләре генә кайтып ял итеп китәләр.Сыерларны кайсысы сава икән? Аделина сыерга якын да бармаячак, абзар ягына караганда да борынын җыермыйча калмый ул. «Тошнит!» дип кенә куя. Камилласы авыл кызы, тик анысы да сава белми булса кирәк. «Без сыер асрап яшәмәдек» – дип әйтә иде. Бианасына калыр микән сыер саву? Сыерлар гына мени әле, сарыклар, ике бозау, башмак белән үгез. Боларны кич җыеп алырга-а-а! Аяк табаның гына чыдасын. Кош-корты тагын күпме!

Эше дә тынгысыз Фәниянең. Башы-ахыры юк, бианасы әйтмешли, тәүлегенә егерме дүрт сәгатьлек. Шулай булса да, ярата ул эшен, ярата!

Эше исенә төшкәч, күңелен борчу биләп алды. Монда, диңгез буенда ком коенып иркәләнеп ята ла ул, авылда ни хәлләр икән? Бианасы Закира кебек ул да фельдшер булып эшли. Бу профессиягә мәхәббәт тә нәкъ бианасы аркасында барлыкка килде. Бу хакта үзенә әйткән иде дә, «Әй шул вакытта телемне корт чаккан булса, бик әйбәт булыр иде!» – диде анысы.

Фәнияләр унынчы сыйныфта укыйлар иде. Сыйныф сәгатенә очрашуга күрше авыл фельдшеры Закира апаны чакырдылар.

Ул фельдшер хезмәтенең үзенчәлекләре турында сөйләде, бу һөнәрне ни өчен сайлавын, ничек, кайда укыганын аңлатты да, чыгышын тәмамлап та куйды. Моннан соң сыйныф җитәкчесе Заһидә Салиховна сүз алды.

– Бүген без сыйныф сәгатендә батырлык (шулай – «батырлык» диде!) турында сөйләшәбез. Батырлыкны сугыш кырында дошман амбразурасын күкрәгең белән каплап гына түгел, авылда, печән өстендә дә кылып була, балалар. Закира апа, бик тыйнак кеше, үзе турында бик сөйләргә атлыгып бармый, шуңа да без тагын бер кешене, атап әйткәндә, үткән җәй Закира апаның профессиональ осталыгы аркасында аяксыз калудан котылган авылдашыбыз Исламны чакырдык.

Ислам – үткән ел гына мәктәпне бетергән малай, сөйләргә оста түгел иде. Ул туктаусыз Закира апага рәхмәт әйтүдән ары китә алмады. Заһидә Салиховна сыйныф сәгатьләрен, гомумән, бар эшен дә җиренә җиткереп эшләргә өйрәнгән педагог, әлбәттә, болай булырын күзаллаган. Әле Закира апага сүз биреп, әле үзе кушылып китеп, әле укучылардан сорау бирдереп, әңгәмәне бик җайлы алып барды. Фәния, Закира апасы урынына үзен куеп, бу эшне үзе эшләгәндәгедәй хисләр кичереп утырды.

Җәйге эссе көн. Печән өсте. Бар халык басуда. Чабалар, җыялар, сенажга салалар. Әлегә колхоз печәнен әзерлиләр. Шуннан соң гына шәхси хуҗалыкларга печән әзерләргә рөхсәт булачак. Шуңа да халык күмәк, эш кызу. Ашарга да кайтып тормый, кыр станында гына тамак туйдыралар да, тагын эшкә ябышалар. Урман өстендә болыт-мазар күренсә, эш тагын да кыза төшә. Ул килеп җиткәнче, печәннең кипкән кадәресен җыеп калырга тырышып, чабыша башлыйлар. Менә шундый ыгы-зыгы вакытында була да инде бу хәл. Комбайнда әтисенә ярдәмче булып йөргән Исламның аягы «Беларусь» тракторына тагылган чапкычка киселә. Шунда ук «Скорый» чакырталар. Үзләренең фельдшеры квалификация күтәрү курсларына Уфага киткән була, шуңа да күрше авылдан Закира апаны алып киләләр.

– Аякның тубыктан югары өлеше киселеп, ике бармак калынлыгы ит кисәгендә генә эленеп тора иде. Бала шок хәлендә. Авыртуны баса торган укол кададым да, тиз генә жгут салып куйдым инде. Шуннан, сөяк кисәкләреннән арындырып, сынган өлешен туры китереп бинт белән бәйләдем. Тиз ярдәм машинасы килеп җиткәнче аякны салкында тотарга кирәк бит инде. Малайларны авылга җибәрдем. Туңдыргычтан бар булган фаршларны алып килделәр. Шулар белән урап куйдым инде. Аны шул килеш Уфага хәтле алып киткәннәр. Батырлык дип… үз эшемне эшләдем инде. Кул астында башка әйбер булмагач… Орден бирделәрме дип, ни… Юк инде… Гәзиткә язабыз дигәннәр иде…

– Уфа республика клиник дәваханәсенең нейрохирурглары аякны тегеп куялар, һәм, күреп торасыз, Ислам бүген үз аягында йөри. (Бу урында Ислам, бераз аксый төшеп, класс буйлап йөреп тә күрсәтте.) Республика хирурглары Закира апаның, югалып калмыйча, бар мөмкинлекләрне файдаланып, югары дәрәҗәдә профессиональ беренче ярдәм күрсәтүе аркасында гына аякны саклап калып булуын әйткәннәр. Без сезнең белән горурланабыз, Закира апа! Мин ышанам, бүген безнең арада да булачак шәфкать туташлары, табиблар утырадыр һәм сезнең эш тәҗрибәгез, кыюлыгыгыз, тапкырлыгыгыз аларга үрнәк.

Заһидә Салиховна, күрәзәче диярсең, дөрес әйткән бу сүзләрне. Башкаларга ничек тәэсир иткәндер, Фәния шул минутта ук Закира апа кебек булырга карар кылды. Аның кебек – фельдшер булырга һәм берәр батырлык эшләргә! Ә болай, максатына ирешмичә туктый торганнардан түгел ул!

Менә шулай «авыл духтыры» булып китте.

Әлегә, сыйныф сәгатьләрендә зурдан кубып сөйләрлек батырлык эшли алмаса да, бианасыннан калышмый диләр аны, мактыйлар.

Дүрт авылга бер фельдшер булуның җаваплылыгы бар инде! Урында ятучы сырхаулары авыл саен ике-өч. Көн дә өйләренә барып, кирәк булса, укол кадап, хәлләрен белешеп тора иде. Бала табар вакытлары якынлашып килүчеләр дә бар. Алар ни хәлдәдер. Аннан, җәй бит, шәһәрдән оныклар кайтып тула. Аларның көн дә булмаса да, көн аралаш берсе я чирләп китә, я егылып имгәнә. Картый-картәтәләре ах-вах итеп Фәниягә киләләр. «Кеше баласы бит, кеше баласы бит, әти- әниләренә ни әйтербез!» – дип өтәләнеп торалар. Ул «кеше балалары» Фәнияләрдә дә өй тулы! Артларыннан җыештырып бетерә торган түгел. Килендәшләре болай ялкау кешеләр түгел, тик авылга ял итәргә генә кайталар. Бианалары да аларның кунак булып ятуларына күнеккән. Арыды бу арада Фәния, чынлап арыды.

– Их, өч кенә көн булса да ял итәргә иде ул!

Шулай дип әйткән иде Маратка.

Бу вакытта авылда пыр туздырып аны эзлиләр иде…

Фәниянең юклыгы иң беренче сыерларга билгеле булды. Көтеп-көтеп тә савучы кеше булмагач, икесе бертавыштан абзар селкетеп кычкыра башладылар. Тавышка уянып чыккан Закира карчык, абзарны ачып кына карады да, киленен уятырга йөгерде.

– Оят! Кеше азагында урам буйлап сыер куып барасылар бар икән! Гомергә булмаганны!

Веранда идәнендә тәгәрәшеп йоклап яткан оныкларының аякларын таптый язып, түрдәге чаршаулы караватка ябырылды.

— Торың, икәүләшеп йоклап ятасыз, сыерлар көтүдән кала!

Марат берни аңламый, йокылы күзләрен угалап, әнисенә карады.

– Бәй, кайда килен?

– Сыер савадыр.

– Сава менә сиңа! Көтү килеп ята, сыер савылмаган!

Сыерларны ярты-йорты булса да савып җитештерде алай көтүгә. Фәния күренмәде. Төнлә килеп алганнардыр. Закираның иң ачуын китергәне шул иде. Төн җиттеме, йә чирлиләр, йә бала таба башлыйлар, йә бөтенләй үлеп үк куялар. Тегесе дә, сәгатьне дә карап тормый, җыена да чыгып чаба. Ир куеныннан суырылып чык та чап, чык та чап, юньлегә мени! Шуңа да инде балалары юк әле дә. Закира бөтен ачуын төпчек улына юнәлтте:

– Бер мәмәй булдың син дә! Бер хатыныңа баш булалмыйсың! Кайда менә хатының? Кайда! Дөнья көтәрләр, терәк булырлар, дип ышанып үстер баланы!

Марат та кызып китте.

– Тагын ике киленең бар бит, нигә шул Фәнияне генә пешеклисең соң син, әнкәй! Аларның кай төшләре кителә өйдә булышсалар. Сыер саумаслыклармыни!

– Сыерны теләсә кем саумый ул! Аннан, алар ял итәргә кайткан, синең дөньяңны көтәргә түгел.

– Ял кемгә дә кирәк инде, әнкәй.

– Уттай эш өстендә нинди ял ди ул!

– Әнә шул уттай эш өсте булганга ял кирәк инде, әнкәй.

Тавышка калганнар да уянды.

Бу өйдә тавыш-кычкырыш бик сирәк була. Малайлар инәйләренең сүзеннән чыкмыйлар. Бик ачулары килгәндә генә каршы дәшергә мөмкиннәр, анда да әнә шулай «әнкәй» дип, бераз йомшартып куярга тырышалар…

 

Фатыйма ГЫЙЛЬМЕТДИНОВА

Фото: ok.ru

 

Хикәяне тулысынча журналыбызның ноябрь (№11, 2020 ел) саныннан укый аласыз.


Комментарий язарга