Логотип «Мәйдан» журналы

Зиһен

Кура җиләге пешеп килгән чак иде.

Беркөнне өчәү – җиңги, Фәрхенур һәм мин сөйләштек тә, иртән-иртүк торып, тырысларыбызны асып, өч-дүрт чакрымдагы урманга  киттек. Йөри торгач, менә дигән җиләклеккә тап булдык. Әй җыябыз, әй җыябыз, туктап булмый гына бит. Инде тырысларыбыз да тулды, мәмрәп пешкән тәмле җиләк ашый-ашый да туйдык. Кайтырга күптән вакыт. Ары карыйбыз, бире карыйбыз, килгән сукмагыбызны таба гына алмыйбыз бит. Адаштык, ахрысы, дип, тәмам пошаманга төштек. Шулай аптырашып кайсы якка китәргә белми торганда, Фәрхенур:

– Карагыз әле, Гайнетдин абзыйларның ала сыеры түгелме соң, әнә тегендә, – дип кычкырып җибәрмәсенме!

– Шул үзе, – дип сөенеп, аның сүзен җөпләде җиңги дә. Аннары:

– Җәмәгать, тамагы туйган инде моның,  авылга кайтырга уйлап тора бу! Шуның артыннан кузгалыйк әле, адашмабыз! – дип өстәде.

Аптыраган үрдәк күлгә арты белән чума, ди.  Киттек сыер артыннан кыр казлары кебек тезелешеп. Ходайның хикмәте, ала сыер исән-сау авылга алып кайтып җиткерде бит үзебезне!

Кайтып җиткәч, сөйләп өйдәгеләрне дә көлдердек, үзебез дә бер рәхәтләнеп көлдек.

Әби генә:

– Борынгыларда, сыер зиһене дә юк бит бу кешедә, дигән сүз бар иде, рас икән, – дип куйды.

Дөрес сүзгә җавап юк инде, нихәл итәсең...

 

Фирая ЗЫЯТДИНОВА

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от  Freepik

Комментарийлар