Логотип «Мәйдан» журналы

Зәңгәр күлмәк

Ул гармун уйнады.

Уйнады, нидер уйлады, ә бармаклары гармун төймәләре буйлап, әйтерсең, йөгерешкә чыкканнар иде. «Зәңгәр күлмәк!..» Әнә шул җырны уйный ул, уйный-уйный үзәкләре өзелеп куйгач, елап җибәрмәс өчен, ике генә юлын җырлап куя да тамагындагы зур гына төерне йотып җибәреп, тагын-тагын шул ук көйне уйный башлый.
Хыялында ул, әйтерсең, бала итәкле зәңгәр күлмәгенең путасын бер бармагына чорнап алган да, җилгә каршы басып, Мадьяр тавының түбәсеннән авыл өстенә карап тора, ә күзе үзе уйнап үскән газиз йортны эзли. Яшьлеген, балачагын, ахирәткә күчкән туганнарын барлый.
Менә эзләп тапты да күңеле белән йортның ишеген ачты. Өй алдында энесе Марат әнисе теккән зәңгәр күлмәген кигән дә гармун уйнап утыра. Кара бөдрә чәчләре матур итеп таралган, үзе беренче хезмәт хакына сатып алган гармунына башын кыңгыр салып «Зәңгәр күлмәк»не уйный, үзе җырлый, күзендә яшь иде.
Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә,
Зәңгәр күлгә көн дә киләсең.
Марат апасын күрүгә, гармунын урындык өстенә куйды да чыгып ук йөгерде, «тәмәке тарта», янәсе.
– Йә инде, качма, уйна, дөрес уйнамасаң, төзәтермен, – диеп кычкырап калды аның артыннан апасы. Юк, уйнамады, чыгып китте. Бәләкәйдән Нуриядән качып уйный иде ул гармунда. Әле мәктәп елларында ук Марат апасының гармунда уйнаганын качып кына тыңлый иде, үзе әти булгач та качып уйнавын дәвам итте. Нурия энесе Маратның аңа сигезенче мартка открытка язып бүләк иткәнен әле дә хәтерли. «Апай! Сине 8 март – әниләр бәйрәме белән котлыйм! Саулык-сәламәтлек, озын гомер һәм ак бәхетләр телим. Апай! Синең гармунда уйнаганда тиз йөгереп йөри торган матур бармакларыңа да саулык-сәламәтлек юрыйм. Мин аларны яратам, әй апай, мин сине дә бик-бик яратам!» – диелгән иде ул открыткада. Энесе Маратның ахирәткә күчкәненә дә берничә ел узды инде, ә бу открытка мәңге күңел түрендә. Әйе, кеше язмышлары төрле булган кебек, бармак язмышы да төрле булганын үз башыннан үткәч кенә белде шул Нурия.
Бервакыт, бик-бик теләп, Ходайдан үзе авария сорап алды ул. Әнисе һәм игезәк баласы утырып барган машинада үзенә үлем теләп барды. Иренең рәнҗеткәненә түзә алмаганга шулай эшләде бугай. «Ни сорасаң да бирермен», – дигән Аллаһыбыз. Нурия сорады, ә Ходай аңа бирде.
...Әледән-әле сибәләп киткән яңгыр җир өстен ару гына чылаткан иде. Төнне башка хатын янында уздырган ире, кайтып, аңа дулый, тавыш чыгара башлый. Азгын ир чыгырдан чыккан вакытында китереп сугарга да күп сорап тормый иде, шуңа күрә хатын өйдән чыгып китү ягын карады. Һәрчак шулай көн күргәнгәме, балалары да бу тормышка күнегеп баралар иде бугай, кечкенә улы әнисен эзләп тапканда, хуҗа бераз тынычланган иде:
– Әйдә, бабай янына барабыз, әзерлән! – диде ире коры гына. Елый-елый күзләре кызарып беткән хатын әнисенә дә дәште. Каберлеккә барып әрвахларга дога кылып кайтырга теләгән ана тиз генә машинага чыгып утырды. Берсүзсез әтисенең каберлеген чистарттылар да чүгәләп дога кылдылар. Әби оныкларына бабаларының каберен күрсәтә алганына бик сөенеп кайтып барганда, яңа гына явып үткән яңгырда машинаның бер тәгәрмәче юл кырыена чыкты да, бөтереп, икенче якка әйләндереп тә салды. Зираттан әйберне өйгә алып кайтмыйлар дигәнне ишеткәне дә бар иде, югыйсә, нигәдер алынган шул. Бу юлы калган буяу, пумала кебек нәрсәләрне ире үзе төенләде, ә ул иренә ләм-мим бер сүз дәшмәде. Иренә, ике балага, әнисенә берни дә булмады, ә машинадагы буяулар, балта-көрәкләр Нуриянең өстенә коелдылар, әйтерсең лә, аларны махсус рәвештә аңа таба аттылар. Алай гынамы, ул утырган уң якның тәрәзәсе ватылып, терсәк турыннан тирән генә итеп ярылган да иде. Юлда бу хәлне күргән игелекле шофер туктап аны район хастаханәсенә илтеп куйды.
– Нәрсә булды бу юлы? – дип каршы алды аны таныш хирургы.
– Үзем теләп алдым, яшисем килми аның белән, үләсем килә, – диеп елап та җибәрде Нурия.
– Аерыл, керәшен белән торганчы, урыска бар, рәхәтләнеп яшәрсең, – диеп, әллә көлеп, әллә чынлап әйтте аңа хирург, уң кулының ярылган терсәген теккәндә.
Вакытлар узды, яра төзәлде, ире белән аерылып урыска да бармады, ләкин уң кулындагы чәнчә бармагы гармунга басмый торган булып төзәлде шул. Тән тиресе белән нерв күзәнәген бергә тегеп куйган булып чыкты теге көлгән хирург. Ул моны Казан хастаханәсенә барып рентген күрсәткечен кулына алгач кына ачыклады.
Менә ничә еллар инде Нурия гармунда өч бармагы белән генә уйный. Энесе Марат бик изге теләк теләгән булган икән дә бит, аңламады ул вакытта Нурия апасы, эченнән: «Әй, бала-чага!» – диеп көлде генә. Гармунда тиз йөгереп йөри торган матур бармакларына саулык-сәламәтлек теләгән иде бит. Сау аның ул чәнчә бармагы, өзелеп калмаган, ләкин җаны юк: салкында туңа, кайнарда пешә белми, берни тоймый, гармун төймәсенә дә басмый, тик ияреп йөри. Әнә шул өч бармагы белән «Зәңгәр күлмәк»не матур, моңлы итеп уйный әле Нурия.
Эх, «Зәңгәр күлмәк!» Син бөтен истәлекләрне барлыйсың, яшьлеккә кайтарасың. Нинди бөек шагыйрь иҗат иткән сине, нинди олуг композитор көй язган үзеңә? Тагын да Габдулла Тукай сүзләре искә төшә: Халык зур ул, көчле ул...
Әйе, халык шагыйрь ул, көйче ул, диеп тә әйтәсе килә.
Бу җырны уйнап җырлаган саен Нурия истәлекләрен барлый, йә елый, йә көлә. Җырны иҗат итүчегә хәер-дога кыла.
«Зәңгәр күлмәк»не кат-кат уйнап җырлатучы күрше әбиләре исенә төште Нуриянең.
Ул гармунда уйнарга ятып өйрәнде, әйе, диванга ятып, чөнки гармун авыр, ә кыз кечкенә. Дәү гармунны күтәргәнче, ятып өстеңә тартып меңгерсәң, уйнавы җиңелрәк бит, гармун үзеннән-үзе ачыла, кулны авырттырып тартып торасы юк, рәхәтләнеп бас та бас төймәләренә дип, гармунда уйнауның җаен тапты ул. Сеңлесенең гармунда уйнавын апасы Нурания генә яратмады, шуңа кыз гел апасы өйдә юк чагында уйный торган иде. Ялгышып апасы кайтып керсә, гармуны-ние белән ишегалдына типкәләп чыгарып ата иде аны. Бервакыт шулай елап утырганда Гамилә апай дигән күрше әбисе кереп юатты аны:
– Җылама, уйна син, кушылып җырларга да өйрән, шомарырсың, – дигән сүзе аның күңел түренә кереп утырды, һәм ул шулай эшләде дә. Мәктәпне тәмамлагач, Алабугадагы сәнгать мәктәбендә аңа баян классы керде. Укытучысы урыс абыйсы булса да, барлык ул әйткән терминнарны аңламаса да, баян телен бик тиз аңлый һәм төгәл итеп уйнап бирә иде.
Ялга кайткан көннәрдә күрше әбиләре Гамилә апай белән Нурсама апай:
– Балакаем, теге «Зәңгәр күлмәк»не уйнап, җырлап, елат әле безне, – дип олы кулъяулык күтәреп керерләр иде. Елый-елый арып беткәч:
– И балакаем! Бигрәк матур уйныйсың, моңлы итеп җырлыйсың, бәхеткәең генә була күрсен инде, – дип такмаклап чыгып китәләр иде. Инде күпме сулар акты, ничә еллар үтте, шулай да «Зәңгәр күлмәк»не җырлаганда елаган күрше әбиләре бер дә истән чыкмый.
Нурия өч бармагы белән «Зәңгәр күлмәк»не үзе уйнады, үзе елады, ә ни өчен елаганын әле дә әйтеп бирә алмый. Тагын уйный, тагын елый.
 

Гөлнур ВАСЫЙЛОВА

 

Фото: ансамбль-танца-иртыш.рф

 

Комментарийлар