Логотип «Мәйдан» журналы

Югалган мәхәббәт

«...Юньле хатын булсаң, эчмәс идем!»

Кичә, өеннән чыгып киткәндә, иренең соңгы әйткән сүзләре иде бу. Ә бүген кич аның вафаты турында хәбәр китерделәр. Бик аяныч иде әлеге минутларда. Бугазына килеп тыгылган төер сүз әйтергә дә, еларга да ирек бирмәде аңа. Хәер, әйтер сүзе, елар яше дә калмагандыр. Соңгы вакыттагы хәлләрнең юньлегә булмаячагы билгеле иде инде. Кем гаепле соң тормышының болай актарылуына? Әллә ул чыннан да юньсез хатын булдымы? Бу минутларда ни уйларга белмәгән Гөләндәмнең җанына шул сораулар тынгы бирмәде.
Берәүләр аны тынычландырырга маташты, кемнәрдер ире белән хушлашып калырга үгетләде... Соңгы көннәрдәге вакыйгалар Гөләндәмгә куркыныч төш кебек тоелды. Шәфкать туташы ясаган уколдан соң гына йокыга китә алды, уянгач, нидер исенә төшкәндәй, сикереп торып, ире бүлмәсенә ашыкты: ул буш иде, билгеле. Тәрәзәдән ишегалдына күз салды, анда да буш иде. Әлеге бушлыктан йөрәге әрнеп авырта иде аның. Агач башында гөрләшкән кошларга карап, үткәннәрне исенә төшерде. Аларның бәхетле чаклары да булмады түгел бит. Тик бу мизгелләр бик еракта адашып калган кебек тоелды...
Гөләндәмнең әти-әнисе бик яхшы кешеләр иде, икесе дә – укытучы. Гаиләдә бер генә бала булганлыктан, ул бернинди мохтаҗлык кичермәде. Әлбәттә, укытучы кешенең үз баласына вакыты җитеп тә бетми. Гөләндәмгә иркәләнеп ятарга ирек бирмәделәр, өйдәге эшләрнең күбесе аңа йөкләнелде. Мәктәптә инде әйтеп торасы да юк, сынатырга һич ярамый. Хәер, сынатмады да, бик яхшы укыды. Тик урта мәктәпне тәмамлаган елны әтисе вафат булды. «Яман чир», – диде табиблар, ничек кенә тырышса да, ярдәм итә алмадылар. Гаиләгә килгән кайгыдан соң, кыз әнисен калдырып китәргә батырчылык итмәде. Үзе укыган мәктәпкә ярдәмче булып урнашты. Университетка икенче елны гына керә алды. Матди яктан авырлык кичерсә дә, мавыктыргыч студент тормышында кайнап, биш ел сизелми дә үтеп киткән. Бар күңелен укуга салган кыз егет-җиләннән ерак торырга тырышты.
– Кызым, бар ышаныч синдә, кияүгә чыгарга өлгерерсең, башта укуыңны бетер, – дип, гел искәртеп торды әнисе.
– Бик яраткан кешем туры килсә дәме?
– Әле яраткан кешең күренми шикелле. Булса, минем белән киңәшләшерсең дип ышанам. Әлеге сөйләшү шуның белән тәмамланды, аңа кире әйләнеп кайтучы булмады.
Гөләндәмгә чибәрлек әнисеннән күчкәндер, күрәсең. Кыйгач кара кашлары белән озын кара толымнары, нур сирпеп торган зәңгәр күзләре һәм кечкенә, нәфис, алсу иреннәре аны башка кызлардан аерып тора иде. Очлаеп килгән иягенең чокырланып торуы йөзен тагын да сөйкемлерәк итә. Гәүдәсе дә бик килешле, ә тавышы... челтерәп аккан чишмәдәй, җанга рәхәтлек өсти. Аны авылда да юкка гына «җырчы кызыбыз» дип зурлап йөртмәгәннәрдер. Университетта да студентлар тормышының уртасында кайнады. Активлыгы, тырышлыгы күзгә бәрелеп торган кызга егетләрнең күз салмавы мөмкин түгел. Кыз гына сер бирмәде.
Соңгы курста укыганда, каникул вакытында шәһәрдә калып, эшкә урнашырга ниятләде. Туйганчы ашыйсы да, башкалардан калышмый киенәсе дә килә иде. Шулай итеп, бер ресторанда официант булып эшли башлады. Билгеле, бирегә күпчелек кесәсе калыннар йөри. Ресторан хуҗасы Мария Петровна клиентлар белән бик тә нәзакәтле булырга кирәклеге турында алдан ук кисәтеп куйды. Ресторанның абруен шулай күтәреп кенә, керем алуны арттырып булачак.
Инде эшкә күнегеп барам дигәндә, Гөләндәм белән күңелсез хәл килеп чыкты. Ул кичне әдәпле генә күренгән бер төркем ир-егет эшлекле очрашуга җыелган иде. Аларга хезмәт күрсәтүне Мария Петровна иң чибәр официанткага – Гөләндәмгә йөкләде. Башта тыныч кына барган табын азакка таба исерекләрнең ямьсез сөйләменә күмелде. Бер-бер артлы ризыклар китереп йөргән кызга исерек куллар сузыла башлады: кайсы кочакларга теләде, кайсы, кулыннан тартып, үз янына утыртмакчы булды. Кызның түзәрлеге калмады, артык әдәпсез кыланган берәүнең яңагына чабып җибәргәнен сизми дә калды. Китте тавыш... Чиктән тыш вакыйга директор бүлмәсендә күңелсез сөйләшү белән төгәлләнде.
– Безгә килүчеләр белән үзеңне ничегрәк тотарга аңлаттым бит, укаң коела идемени! – дип җикеренде Мария Петровна.
– Акча дип, тәнем белән сату итә алмыйм инде, – диде Гөләндәм тыныч кына, башын горур тотып.
– Теләмәсәң, әнә барыр юлың!– диде директор, дорфа тавыш белән ишеккә күрсәтеп. Сөйләшү кыска булды, хәтта эшләгән көннәре өчен акчасын да түләмәделәр. Каникул вакытында акча эшләрмен дигән теләге шуның белән сүрелде, әйберләрен җыеп, авылына кайтып китүдән башка чарасы калмады аның.
Биредә Гөләндәмгә озаклап ял итеп ятарга ирек бирмәделәр. Мәдәният йорты директоры, әйдәкләп, агитбригада составына кертте. Үзе кебек җәйге каникулга кайткан студент егет һәм кызлар белән башта җәйге лагерьларда, урак башлангач, кырда, механизаторлар алдында чыгыш ясадылар. Җәй шулай сизелми үтеп тә китте. Алда – иң җаваплы, әмма иң кызыклы һәм күңелле бишенче курс. Тиздән алар, гамьсез студентлык тормышыннан аерылып, бөтенләй башка тормышка аяк басачак, белгеч дигән зур исемгә ия булачак! Гөләндәм бу көннәрне аеруча дулкынлану белән көтте.
Бишенче курста лекцияләр кимесә дә, курс һәм диплом эшләрен язу өчен аеруча киеренкелек сорала. Болар өчен китапханә юлын еш таптарга туры киләчәк. Гомерлек мәхәббәте Җәмил белән китапханә залында танышты да инде кыз. Семинар лекциясенә хәзерләнү өчен кирәкле китапларны алды да чыгу юлына юнәлде. Ишек тоткасына үрелеп өлгермәде, ул кинәт кенә ачылып китте һәм аннан кереп килүче егет чак-чак кына кызны бәреп екмады. Кулындагы китаплар идәнгә чәчелде.
– Гафу итегез, – диде керүче. – Күреп өлгермәдем.
– Ярый, зыян юк, – диде каушап калган кыз, ни дияргә дә белмичә, идәнгә чәчелгән китапларын җыя-җыя. Егет аңа ярдәмгә килде. Торып баскач, бер-берсенә карашып, сүзсез калдылар. Аларның уйларын шаулашып-гөрләшеп кереп килгән студентлар гына бүлде.
Берничә көннән тагын китапханәнең уку залында очрашты алар. Егет, Гөләндәмне күрү белән, аңа таба атлады һәм, рөхсәт сорап, янына утырды. Китапханәдән чыккач та, кызны озата китте. Аспирантураны тәмамларга әзерләнеп йөрүче егет белән кызның хәстәрлекләре бердәй диярлек: күп укырга, эзләнергә кирәк. Күрер күзгә чибәр генә, җор телле, шаян холыклы егет шунда ук әсир итте дә куйды Гөләндәмне. Бер күрүдән гашыйк булу шулайдыр инде. Чыннан да, яшьләр бик тиз дуслашып китте. Җәмил – Уфа егете, әти-әнисенең генә кем булуын ачып салырга ашыкмады ул. Ә Гөләндәм исә туган авылы, ялгыз әнисе хакында шунда ук сөйләп бирде. Егетнең кандидатлык диссертациясе буенча командировкаларга барып кайтуын исәпләмәгәндә, көн дә диярлек очрашып тордылар. Диплом эшен язганда аның киңәшләре кызны аеруча канатландырып җибәрә иде.
Зур дулкынланулар белән күптән көткән көн дә җитте, Гөләндәм кулына кызыл диплом алды. Деканатта аңа аспирантурада калырга тәкъдим иткәннәр иде, ризалашмады. Ни дисәң дә, соңгы вакытта әнисенең сәламәтлеге өчен бик борчылды, аны ялгызын гына калдырырга теләмәде.
Диплом алган көнне яшьләр зур бәйрәм оештырды. Дуслык монументы янындагы пристаньга төшеп, Агыйдел буйлап озак кына теплоходта йөзделәр, яр буендагы кафега кереп, тамак ялгадылар. Кичен исә Җиңү паркына юл тоттылар. Ә биредә әкият дөньясымыни! Төнге Уфаны карадылар, таганда атындылар, рәхәтләнеп күңел ачтылар. Ул көнне икесе дә ап-актан киенгән бу чибәр парга күпләр сокланып карады. Җәмиле янында Гөләндәм үзен чиксез бәхетле сизде. «Эх, гомер буе шулай булсак иде!» – дип теләде эчтән генә. Уку йортында эшен бетергәч, җыенып авылга юл тотты.
– Җәмилем, анда синсез ничек торырмын икән? – диде аерылышуның читен икәнен әлегә кадәр күз алдына китермәгән кыз, пошаманга калып.
– Борчылма, матурым, ә дигәнче килеп җитәрмен, тик анда сине авыл егетләре генә урлап куймасын, – диде егет шаяртып.
Сөйгәнен озату аңа да җиңел булмады, бер-берләренә ияләшелгән иде шул. Шәһәрдә туып үссә дә, ул бер дә шәһәр егетләре кебек кыланчык түгел. Махсус математика һәм чит телләрне өйрәтүче мәктәптә белем алганлыктан, күп вакытын китаплар белән үткәрергә туры килде аңа. Аннан буш вакытларында спорт белән шөгыльләнде. Шул рәвешле югары уку йортына бер авырлыксыз барып керде. Математикага сәләтле студентны профессор Михаил Васильевич Петровский тиз күреп алды һәм әкренләп фәнни эшкә әзерли башлады. Хәзер инде Җәмил диссертациясен язып бетерде, Мәскәүдә гыйльми совет алдында яклыйсы калды. Зур өметләр баглаучы профессор аны булачак киң колачлы галим итеп күрә иде. Муеныннан эшкә чумган егетнең кызлар белән очрашуларга йөрергә вакыты юк диярлек. Дөрес, университетта студентлар өчен уздырылган чаралардан читтә калмады ул, кичәләрдә кызларны биергә чакырды, кайвакыт озата да барды, әмма бәйләнешләр шуннан ары узмады. Күңеле ятканы очрамагач: «Миңа дигән кыз тумагандыр әле», – дип уйлап куйган чаклары да булды. Ә менә теге вакытта китапханәдә Гөләндәм белән очрашкач, тәненнән электр тогы үткәндәй булды. Әллә нишләп китте, эше бик киеренке булса да, кыз бер минутка да күз алдыннан китмәде. Ул аны бер күрүдән үк ошатты. Очрашуларның көне түгел, һәр сәгате ике арадагы якынлыкны ныгыта барып, мәхәббәт уты кабызды. Инде аны сүндерергә ярамый, кандидатлык дәрәҗәсе алу белән, Гөләндәмгә тәкъдим ясарга кирәк. Шулай фикер йөртте егет. Ләкин әтисе белән әнисе дә бар бит әле, алар ни дияр? Дөрес, гаиләдә алар сеңлесе Алия белән үзләре карар кылырга өйрәнеп үстеләр, чөнки әти-әнисенең, икесе дә җаваплы эштә булганлыктан, балаларны иркәләргә вакытлары калмый иде. «Ярый, танышу өчен вакыт җитәр әле», – дип уйлады егет.
Гөләндәмне, үзе укыган авыл мәктәбендә урын булмаганлыктан, район үзәгендәге мәктәпләрнең берсенә билгеләделәр. Әнисенең: «Белем бирү өчен иң башта бала күңеленә юл табарга кирәк», – дигән киңәшен тормыш маягы итеп алган кыз беренче көннәрдән үк баш-аягы белән мәктәп эшенә чумды. Дәресләргә ныклап әзерләнергә тырыша, укучылар белән үткәрелгән чараларның уртасында кайный, кызыклы темаларга викториналар, балаларны уйланырга мәҗбүр итүче уеннар оештыра. Ата-аналар алдында тәрбия темасына методик лекцияләр белән чыгыш ясый. Үзе шалтыратмаса, кайвакыт Җәмилен дә онытып куя. Әнә шулай, мәшәкатьле мәктәп тормышы белән мавыгып, уку елының узып киткәне сизелми дә калды. Каникуллар башланып, җәйге ялга туктаган Гөләндәмгә көтмәгәндә Җәмил шалтыратты.
– Матурым, Мәскәү белән танышасың килмиме? – диде ул, сүзне ерактанрак башлап. – Тик атна азагына монда булырга кирәк, мин каршы алырмын.
– Хәзер үк очам, – диде сөенеченнән нишләргә белмәгән кыз.– Ә ни өчен атна ахырына?
– Килгәч белерсең, акыллым.
– Ярый соң, синеңчә булсын.
Серле сөйләшүнең асылы – Җәмилнең уңышлы рәвештә диссертациясен яклап, математика фәннәре кандидаты исемен алуы иде. Куанычын сөйгәне белән истәлекле урында – башкалада уртаклашасы килде.
Көткән көн бик тиз килеп җитте, ике гашыйк янә очрашты. Иркенләп Мәскәүне карадылар, музейларда булдылар, иң мөһиме, Зур театрга балет карарга бардылар. Гөләндәм, башкалада беренче тапкыр булганлыктан, сәфәрдән аеруча зур тәэсирләр белән кайтты. Җәмил аны автовокзалда озатып калды һәм авылга килергә вәгъдә бирде. Ерак сәфәрдән күңеле җилкенеп кайткан кыз өй җыештыра, ихата-кураны тәртипкә китерә башлады. Әнисе, нидер сизенгәндәй:
– Кызым, әллә берәр кунак киләме? – дип сорап куйды.
– Әйе шул, әнием, бер егет килергә тиеш.
– Нинди егет соң ул, каян килә?
– Әйбәт егет, килгәч күрерсең, шәһәрнеке ул.
– И... кызым, шәһәр егете сине иш итәрме соң?
Зәкия апа, инде ничә еллар ир-ат кулы тимәгән ихата-курага күз йөртеп, хафаланып куйды, бары да искереп, тузып беткән диярлек. Андый затлы кеше алдында читенрәк булмас микән соң? Шул рәвешле бер айлап вакыт үтте. Капка төбенә ялтырап торган чит ил машинасы килеп туктагач, ананың шикләнүе тагын да арта төште. Җәмил авылда бер генә көн торды, эше күплеккә сылтап, тизрәк китү ягын карады. Аны университетка укытучы итеп эшкә билгеләгәннәр. Озакламый кабул итү имтиханнары башлана, әзерләнәсе бар икән. Үзе дә йөкләтелгән эшкә җаваплы карарга өйрәнгән кыз үпкәләмәде, егет белән җылы итеп хушлаштылар.
– Әйттем бит, кызым, шәһәр егете безне ошатмас дип, югыйсә, алай тиз китмәс иде, – диде Зәкия апа авыр сулап. – Үз ишеңне карарга кирәк, авылда егетләр бетмәгән.
– Юкка борчылма әле, әнием, ул – галим кеше, эше бик тыгыз, – диде Гөләндәм, аны тынычландырырга теләп. Үзе дә шикләнеп куйды, ни өчендер Җәмил һаман әти-әнисе белән таныштырырга ашыкмый, авылга килгәч тә, өйләнешү турында сүз катмады. Кыз көткән иде, бик көткән иде ул сүзләрне.
Җәмилнең башында әллә ничә төрле уй – университетта яхшы итеп эшләп китәргә, Михаил Васильевичның ышанычын акларга кирәк. Өстәвенә, Мәскәүдән кайткач, әниләре аның хөрмәтенә гаилә бәйрәме уздырдылар да җылы якка ял итәргә киттеләр. Сеңлесе туристик походта иде. Егеткә өйләнү турында сүз башларга вакыт та булмады. Икесенә дә көтәргә кала, димәк. Гөләндәм – акыллы кыз, аңларга тиеш.
Гөләндәмнәрнең авылы табигатьнең бик матур урынында урнашкан. Аларның ындыр артыннан челтерәп кечкенә инеш ага. Аргы яктан исә катнаш урман белән капланган тау башлана. Җәмилне озаткач, нигәдер тирә-юнь боегып, күңеле бушап калгандай тоелды, кулы эшкә бармады. Ул, әнисенә дә әйтеп тормастан, бәрәңге бакчасы аша урманга чыгып китте, зифа гәүдәле кызлардай матур ак каеннарга эч серләрен бушатасы килде. Акланга килеп чыгу белән, күңелен аңлата алмаслык хозурлык биләп алды. Җәйнең иң матур чагы икән лә. Нинди генә чәчәкләр юк монда! Биредәге сихри тынлыктан җанына сихәт өстәлгәндәй булды. Киеренке хезмәт белән үткән уку елыннан соң, әле ял итеп тә өлгермәгән икән ул. Ял эзләп, әллә кая ерак барасы да түгел, шушы хуш исләргә төренгән аклан үзе генә ни тора! Кыз ябалдашлары җиргә кадәр салынып төшкән бөдрә каен күләгәсенә барып утырды да, алан чәчкәләрен берәм-берәм күздән кичерә-кичерә, уйга талды. Ни өчен Җәмилнең бер тапкыр да аңа «яратам» дип әйткәне юк соң? Чын йөрәгеннән сөйгән, бар булмышы белән бары тик «Җәмилем» дип хыялланган кызның җаны иркәләүгә, назга сусаган бит. Егетнең исә сүзләре күбесенчә фән яңалыкларына яки шаяртып сөйләшүгә барып тоташа. Яңа ачышлар хакында хыяллана башласа, янында Гөләндәм барлыгын да онытып куярга мөмкин. Әллә галим кешеләр мәхәббәт дигән олы тойгыларны үзләренчә аңлыймы икән? Әллә ул егеткә булган мәхәббәтен артык идеаллаштырдымы? Гөләндәмнең яшьтәшләре кияүгә чыгып, өйләнешеп бетте дияргә дә була, ә кызга сөйгәне юри генә дә ым какмый.
– Йә, әйт, каенкаем, килерме ул бәхет миңа? – дип дәште ул, ак кәүсәле каенны кочып.
– Килер, килер, сабыр ит, – дип шыбырдагандай булды салмак кына тирбәлгән яфраклар. Урмандагы сихри тынлык белән хисләнгән кыз үзе дә сизмәстән җыр көйли иде:
...Синең белән пар сукмактан
Үтәр идем,
Юлларыңа ак чәчәкләр
Сибәр идем.
Салкын җилләр исү белән,
Көзләр җитә,
Бәгырьләрне өтә-өтә,
Гомер үтә...
Әнисенең хафаланачагы исенә төшеп, каены белән хушлашты да, тар сукмактан бакчаларына таба атлады.
Җәйге ял үтеп, борчу-мәшәкатьләре белән тагын яңа уку елы килеп җитте. Баштан ук үзен тырыш, белемле итеп таныткан яшь укытучыны укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары итеп үрләттеләр. Яңа вазифаның нинди җаваплылык өстәвен аңлый иде Гөләндәм. Ул игътибарын яңача укыту алымнарын куллану буенча методик эш оештыруга юнәлтте. Беренче чирек тәмамлангач, нәкъ менә шундый максатта директор урынбасарларын Уфага семинарга чакырдылар. Башкалага киләчәген Җәмилгә алдан хәбәр итте.
Семинарда катнашучыларны кунакханәгә урнаштырдылар. Чара ике көнгә исәпләнеп, беренче көнне бик киеренке булды, укулар соң гына тәмамланды. Җәмил кызның хәлен шалтыратып белешкәч, иртәгә очрашырга сүз куештылар. Икенче көнне төшкә кадәр шәһәр мәктәпләрендә төрле чаралар карасалар, аннары алдынгы эш тәҗрибәсе белән уртаклашу оештырылды. Игътибарлы булырга тырышса да, Гөләндәмнең уйлары гел бүген булачак очрашу тирәсендә уралды. Ул Җәмилне күз алдына китерергә тырышты: хәзер җитди фәнни хезмәткәр булгач, үзгәрдеме икән? Әллә һаман шул шаянлыгы калганмы?
Кунакханәгә кайткач, очрашу өчен дип алып килгән яшел йон күлмәген кияргә уйлаган иде, бераз борчыган икән, үтүкләргә дип коридорга чыкты. Автоматка акча сала, ни өчендер үтүк кабынмый. Аптыраудан нишләргә дә белми торганда, буфеттан сөйләшеп-көлешеп өч ир-егет килеп чыкты.
– Бу чибәркәй нигә аптырап тора? – диде арадан берсе, аның ягына күз ташлап.
– Аңа Сезнең ярдәмегез кирәк иде, – диде кыз кыяр-кыймас кына.
– Сезнең кебек туташларга нигә ярдәм итмәскә?
– Ашыгыч кына үтүкләргә кирәк иде, автомат эшләми, күрәсең. Бөтен тиен акчамны салып бетердем инде.
– Кая әле, мин салып карыйм,– диде теге егет, кулындагы әйберләрен икенче иптәшенә тоттырып. Ни гаҗәп, үтүк кабынды да куйды. Гөләндәм аңа рәхмәтләр укыган арада ул, итагатьле генә итеп, кызның ничәнче бүлмәдә яшәвен сорап өлгерде. Шуның белән кыз әлеге таныш түгел кешеләр хакында онытты, бүлмәсенә кергәч, күлмәген киеп, матур муенсасын такты, бизәнде-төзәнде. Инде Җәмиле килсә дә була, ләкин егет кенә һаман күренмәде. Ике сәгатьләп көтте Гөләндәм, бер-бер хәл булмаса ярар иде дип, ишекле-түрле йөрде, тәрәзәдән күзен алмады. Кинәт шалтыраган бүлмә телефоны аны сискәндереп җибәрде, Җәмилдер дип, трубканы күтәрде. Ләкин анда баягы таныш булмаган егет тавышы иде.
– Күңелсезләнеп утырмыйсызмы, туташ? – диде ул күңелгә ятыш тавыш белән.
– Туташ сезнең кебек бер чибәр егетне көтә әле, – диде Гөләндәм дә, шаярту катыш җавап бирергә теләп, үзе, әдәпсезлек булды бугай дип, кыенсынып куйды.
– Алай булгач, аны мин дә алыштыра аламдыр, әгәр рөхсәт итсәгез.
Сүз хәтсезгә сузылды. Гөләндәм бер дә таныш булмаган кеше белән шулай ачылып сөйләшүенә үзе дә гаҗәпләнеп куйды. Нинди сихри көч тарткандыр, аңламады, ниһаять, бераз саф һавада йөреп керергә ризалык бирде. Яңа танышы үзен Мирсәет дип таныштырды. Урам буйлап киттеләр. Кичке Уфа шулкадәр матур, Гөләндәм сокланып туя алмады. Мирсәет сабыр гына кыз хакында сораша, ул ни өчендер аңа җиңел генә җавап бирә. Сөйләшә-сөйләшә, Александр Матросов паркына да килеп җиттеләр. Кире борылгач, егет, Агыйдел ресторанына кереп, тамак ялгап чыгарга тәкъдим итте. Ризалашмый чара юк, кыз төштән бирле тамагына бер бөртек ризык та капмаган. Чакыруны кабул итеп, җылы бинага килеп кергәч, аңа бик тә рәхәт булып китте. Мирсәет инде үзен чын егет итеп күрсәтергә тырышты, кызның өс киемнәрен эләргә булышты, аннары, терсәгеннән җиңелчә генә тотып, залга алып керде...
Кайда абынып егылуыңны белсәң, келәм җәеп куяр идең, диләр бит. Бу очрашуга Гөләндәм әллә ни әһәмият бирмәде, чарасыздан бер адым итеп кенә карады. Әмма алар ресторанга килеп кергәндә, Җәмил хезмәттәшләре белән ишектән чыгарга тора иде. Нишләптер кыз аны бөтенләй искәрми калды. Сөйгәнен башка кеше белән, җитмәсә, аларның бик җылы мөгамәләле кешеләр кебек кылануларын күреп, егетнең башы әйләнеп китте, дулкынлануын сиздермәс өчен, тизрәк урамга чыкты, тәмәке кабызды һәм, хезмәттәшләре белән ашык-пошык хушлашып, кайту юлына борылды. Әйе, алар бүген очрашырга тиеш иде, ләкин эш көне беткәндә генә, диссертация яклап кайткан хезмәттәше ресторанга чакырды. Ике ут арасында калды ул: барса, очрашуга соңга калачак, бармаса, хезмәттәшенең әллә ни уйлавы бар. Ярый, барып бераз утырыр да, гафу үтенеп, Гөләндәм янына китәр. Шулай кулайрак булыр. Ләкин... Их, шалтыратып дөресен әйтәсе калган да бит, соңга калды шул инде, Гөләндәм башканы тапкан. Йөрәге әрнегән егет төрлечә фикер йөртте; бер яктан, үзен гаепләде, икенче яктан, сөюләренә хыянәт итүче кызны тиргәде. Әнисенең: «Авыл кызлары икенче төрле уйлый ул», – дигән сүзләре исенә төшеп, алар ниндирәк мәгънәдә әйтелде икән дип, сүзләрнең асылына төшенергә тырышты...
Быел Гөләндәмнең бердәнбер кызы Ләйсән, урта мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, юридик факультетка укырга керде. Бер кайтуында әнисе белән уку хәлләрен сөйләшә-сөйләшә чәй эчеп утырганда, аларга математика фәне буенча лекцияләрне бик тә тирән белемле, үтә дә итагатьле, зыялы профессор Җәмил Ишгилдин алып баруын соклану катыш телгә алды. Гөләндәм бераз өнсез калды. Әлеге профессорның ул белгән, гомере буе яратып яшәгән Җәмиле икәне бәхәссез иде. Җаен китереп, математика буенча лекцияләрнең кайсы көннәрдә булуын сорап куйды. Бераз гаҗәбрәк тоелса да, кызы өстәмә сорау биреп тормады.
Көннәрдән беркөнне, Ләйсәннең хәлләрен белешеп кайту сылтавы белән, Гөләндәм Уфага юл тотты, читтән генә булса да, Җәмилне күрәсе килә иде аның. Нинди икән хәзер сөйгәне, үзгәрдеме икән? Әгәр очрашсалар, танырмы? Ул таныр да, Гөләндәм ни әйтер? Егерме ел инде бетмәс-төкәнмәс «Ни өчен, ни өчен?» дигән сорауларга җавап эзли. Дөрес, теге вакытта бүлмәдә Җәмилен генә көтеп утырасы урында очраклы кеше белән урамга чыгып китүе өчен үзен гомере буе битәрләде. Ә ни өчен, килә алмагач, шалтыратып хәбәр итмәде? Гөләндәм Мирсәет белән сөйләшүдән ары аңа хыянәт итмәде ич. Ни өчен кабат шалтыратуларга җавап бирмәде? Кыскасы, суга төшеп югалган кебек юк булды да куйды. Ә кыз мәңге төзәлмәс йөрәк ярасы белән торып калды.
Җәмил киләсе аудиторияне озак кына күзәтте Гөләндәм, үч иткәндәй, ул күренмәде. Профессор бу көннәрдә Казанга симпозиумга киткән иде. Гөләндәм кызын ашыгыч кына күреп сөйләште дә, соңрак очрашырга сүз куешып, урамга чыкты. Бер максатсыз Тукай урамы буйлап түбәнгә таба юл тотты. Элекке Матросов паркына җиткәч, каерылып, сукмак буйлап эчкә узды. Хәзер монда бик матур сквер эшләнгән, уртасында зур фонтан, аллеялар буйлап эскәмияләр куелган. Шуларның берсенә барып утыргач, биредәге серле тынлык, тәмам кәефе кырылган хатынны бөтереп, кабат уйлар диңгезенә алып керде. Шулвакыт, янына кемнеңдер килеп басуын шәйләп, сискәнеп китте. Башын күтәреп караса, алдында чаларган чәчле, юантык гәүдәле, пөхтә итеп киенгән ирне күреп аптырап калды. Гөләндәм, гипнозланган кеше кебек, озак кына аның күзенә карап торды: бу күзләрдә тирән сагыш та, үкенү-ялвару да ярылып ята иде. Башлап теге ир сүз кушты:
– Гөләндәм, сөеклем, бу синме? Менә могҗиза! Әлеге сукмакларны күпме таптасам да, сине очратудан өметемне өзмәгән идем! Әллә мине оныттың?
Бу кеше белән очрашуны башына да китермәгән хатын ни әйтергә дә белмәде.
– Мирсәет... Нишләп йөрисез монда?
– Әйтәм бит, узган егерме ел эчендә мин сине бер генә көнгә дә оныта алмадым. Уфага юл төшкән саен, шушы сукмаклардан эзләдем үзеңне. Менә бүген, язмышмы, ялгышмы, үз күземә үзем ышанмый, бик озак синең янга килергә кыймый тордым. Йә, син ничек соң, нишләп монда килеп чыктың?
– Үзем дә белмим, аякларым үзеннән-үзе бирегә тартты.
– Ничек яшисең, Гөләндәм? Йә, сөйлә инде.
– Ни сөйлим cоң, бәхетле була алмадым мин, теге вакытлардагы очрашу тормышымның астын өскә әйләндерде.
– Әйе, үзең гаепле, мине үзеңнеке итәргә бер сүзең җитә иде. Минем дә гомерем сине уйлап, йөрәгем әрнеп үтте.
– Их, Мирсәет! Синең ике балаңны ятим итеп, чын бәхетле була алыр идек микән?!
– Шулай шул, син бервакытта да үз бәхетеңне тотып кала алмагансың шикелле...
– Ярар инде, болай да яралы йөрәгемне яралама...
Мирсәет гомерлек мәхәббәтен кабат очратуына һаман ышанып бетә алмый иде әле. Аны кулларына алып, каядыр очып китәсе килде, галәмнәр гизәрдәй ашкынулы хисләргә бирелде. Ләкин аек акыл аңа: «Язмышны үзгәртергә соңрак шул инде»,– дип пышылдагандай тоелды. Яшь чактагыча, Гөләндәмнең кулларыннан сак кына тотып, сквердан чыгу юлына әйдәде. Алар беренче тапкыр очрашкан урыннар буйлап киттеләр...
Моннан егерме ел элек Гөләндәм, шәһәрдән семинардан кайткач, Җәмилне югалтуын аңлап бетермәде, һаман аннан хәбәр көтте. Ләкин егет хәбәрсез-нисез юк булды. Аптырагач, Гөләндәм аның эшенә дә, өенә дә шалтыратып карады, әмма ул һәрвакыт: «Ул юк!» – дигән җавап кына ишетә килде. Уфа юлын әллә ничә урар иде дә, мәктәп тормышының мәшәкатьләре, аннары кызлык горурлыгы тыеп калгандыр, күрәсең. Аның каравы, Мирсәет еш кына шалтыратып торды. Ул Уфада авыл хуҗалыгы институты янындагы җитәкче кадрлар әзерләү курсларында укый иде. Ял көннәренең берсендә авылга да килеп китте. Үзе өчен өзелеп торган ир-егеткә карата кыз күңеленең кайсыдыр почмагында бер аңлашылмаган хис тә туа башлаган кебек иде. Әмма сүз арасында аның гаиләсе барлыгын аңлады һәм башкача үзе белән очрашу эзләмәвен үтенде. Мирсәет аны бик яратуын, әле өметен өзмәячәген белдерде.
Шулай билгесезлек эчендә ярты еллап вакыт үтте. Гөләндәмнең эченнән янып-көеп йөрүен, ябыгып киткәнен күзәтеп торган дусты Нурсилә Яңа ел бәйрәменә кунакка чакырды. Кунаклар шактый иде, арадан Фидаил дигәнен баштан ук кыз янына утыртып куйдылар. Егет кыенсынып тормады, Гөләндәмгә сүз кушып, әле эчәргә, әле ашарга кыстады. Музыка уйный башлагач, биергә чакырды. Тора-бара дуслашып киткән яшьләр, ике ай үтү белән, гөрләтеп туй иттеләр. Ярата идеме соң аны Гөләндәм? Бу хакта артык уйлап та тормады шикелле. Фидаил авыл хуҗалыгы идарәсендә агроном булып эшли, буй-сыны, матурлыгы бар, әти-әниләре дә затлы гына нәселдән. Үзенең әнисе дә егетне беренче күрүдән ошатты, тагын ни кирәк? Шулай да Мирсәеткә шалтыратып киңәш сорады ул. «Нәрсә әйтим, күгемдәге кояшым сүнә инде», – дигән җаваптан башканы ишетмәде. «Беразга сабыр ит», – дисә, нидер вәгъдә итсә, бәлки, кияүгә чыгудан тыелып та калыр иде.
Яшь гаиләгә озакламый бер бүлмәле фатир бирделәр. Еллар үткән саен, икесе дә үсеш баскычларыннан күтәрелә бардылар. Гөләндәмне – мәктәп директоры, Фидаилне баш агроном итеп күчерделәр. Җаваплы эштә булу аркасында, Гөләндәм бер баладан ары бәби табарга теләмәде. Үзенең әнисе мәрхүм булгач, Ләйсәнне үстерешергә дә бианалары ярдәм итте. Хатынының бар күңел җылысын эшенә биргәнен Фидаил бик яхшы аңлый, еш кына бу хакта сүз дә башлап карый, тынычрак урынга күчәргә күндерергә тырыша иде.
– Хатын-кыз күбрәк йортта булырга тиеш, сиңа ни җитми? – ди иде ул, азрак эчеп алса, бөтен батырлыгын җыеп.
– Бәлки, синең мине хезмәтче урынында күрәсең киләдер, алай булдыра алмыйм шул, кадерлем, – дип, иренең авызын бик тиз йомдыра иде Гөләндәм. – Үзең белеп торасың ич, өйне тизрәк төзеп бетерергә кирәк, без дә кешечә яшәргә тиештер бит.
Өйләре дә төзелеп бетте, кызлары да урта мәктәптә укып йөри. Тик соңгы вакытта Фидаил еш кына соңлап кайта, кызмача да була. «Читтән мәхәббәт эзләми микән», – дип шикләнеп тә куя кайчак хатын. Ни өчендер көнләшми ул аннан, хыянәт итәдерме, юкмы – күңеле битараф. Фидаил начар ир булмаса да, ярата алмады ул аны. Югыйсә, ире һәрдаим аңа ярату сүзләрен кабатлап кына торды. Ул да бәндә баласы бит, бәлки, Гөләндәм бирә алмаган күңел җылысына мохтаҗдыр. Ә бәлки, аның сүзләре чын йөрәктән түгелдер? Хатынының эчке дөньясын аңлау өчен, нидер эшләдеме соң ул? Искә төшерсәң, дөнья мәшәкатьләре сизелми генә Гөләндәм җилкәсенә өелә барды. Ә Фидаил җиңелчәрәк яшәргә өйрәнеп китте, арка терәрлек, дөнья йөген алдан сөйрәрлек ир була алмады. Кыскасы, ике арадагы бушлык торган саен тирәнәйде.
Туксанынчы еллар башында Гөләндәмне, яхшы оештыручы булуын исәпкә алып, район мәгариф бүлеге мөдире итеп тәгаенләделәр. Моңарчы да гаиләгә бик аз вакытын биргән хатыныннан риза булмаган Фидаилгә бу бер дә ошамады, йә – мин, йә – эшең, дип, сайларга кушты. Гөләндәм исә чигенмәде. Ире тотты да ерак колхозларның берсенә рәис булып эшкә китәргә ризалык бирде. Ул гаиләдә бик сирәк, айга бер-ике тапкыр гына күренә башлады. Ләкин Фидаил ничек кенә тырышмасын, үзгәртеп кору сөреме каплаган хуҗалык озакламый бөлгенлеккә төште. Сөрүлек җирләр, техника, кайбер мал тораклары арендага бүлеп яки сатып бирелде. Чарасыз калган Фидаил, үзе дә арендага җир алып, фермерлык эшенә тотынды. Бер-ике ел булышып карады да кул селтәде. Ныклап эчкечелеккә бирелә башлаган ирнең андый авыр йөкне тартырлык көче дә, дәрте дә калмаган иде инде. Шешәдәш дусларына еш кына гаилә җылысы булмавыннан зарланды. Гөләндәм, теләсә, ирне ир итү өчен, нидер эшләп, аны бу сазлыктан тартып чыгара алыр идеме? Ул бу хакта ныклап уйламады шикелле. Авыл җиренә күчеп яшисе килмәде, кызларын район үзәгендә укыту өчен мөмкинлекләр күбрәк иде. Үзе дә җитәкче вазифага күнегеп китте. Рухи бушлыкны затлы йорт җиһазы һәм кием-салым белән тулыландырырга тырышты.
Фидаил алдында үзен бераз гаепле тойса да, мәхәббәткә ышанычын югалткан хатынның күңеле нишләптер җылынмый шул. Уйланылмаган бер ялгыш адымнан бүтәннәре башлануын күз алдына да китермәде ул. Кияүгә чыгарга ризалык бирмәсә, Фидаил башканы табар, бәхетле булып яшәр иде, бәлки. Соңгы көнне дә нык исергән иргә үз куллары белән машина ачкычын биреп чыгарды, әйтерсең, күрәләтә үлемгә этәрде. Мөгаен, сөяркәсе янына барадыр дип уйлады. «Башкача кайтып йөрмә», – дип калды. Ә ул әнә ничек кайтты.
Мең төрле уйларга чумып, ялгыз гына тәрәзәдән карап торган Гөләндәм янына тавышсыз-тынсыз гына кызы Ләйсән килеп басты.
– Әнием, хәлең ничек? Нигә кузгалдың, ятып торырга иде, – дип муеныннан кочаклады.
– Үзем дә аңламыйм әле хәлемне, балам.
– Сабыр итик инде, әнием, барысы да җайланыр әле.
«Белмим шул, җайланыр микән? Берүк кенә инде син минем хаталарны кабатлама», – диясе килде кызына, ләкин теле әйләнмәде, сүзсез генә башыннан сыйпап, маңгаеннан үпте.

 

 

Гөлфинә СӘЛИМОВА,
Башкортостан, Югары Яркәй авылы.

 

 

 

 

 

Фото: https://ru.freepik.com/photos/winter'>Winter фото создан(а) ASphotofamily - ru.freepik.com

 

Комментарийлар