Логотип «Мәйдан» журналы

Тукталыш

– Юктыр, – диде ул. – Таһир кебек булса белерләр иде. Елый-елый сөйләрләр иде әле... Юктыр, юктыр.

Батыр егет аның терәлеп торган күршесе иде. Туган көнен дә искә төшерә ала хәтта. Ничек тәпи киткәнен дә, ничек мәктәпкә барганын да хәтерли. Бөтенесе күз алдында ласа! Каядыр читтә – Кытайда йә Америкада үскән бала түгел.

Инде менә цинк табутны мәктәп ишегалдына кайтарып куйдылар. Погонлы кешеләр, әйбәт егет үстергәнсез, дип мактадылар, акыллы иде, диделәр. Намуслы, ярдәмчел иде, диделәр. Хатын-кызлар сулык-сулык елашты. Ата белән ана өнсез калды. Аларның сүзләре дә, күз яшьләре дә кипкән иде. Чечен иле кара кан булып бәгырьләренә укмашты.

Аның да йөрәге урыныннан кубарылды: әле сызлады, әле әрнеде.

– Башсыз иде бәләкәйдән, – дип кычкырды ул.

Ниндидер ят кешеләр, пәлтә чабуыннан эләктереп, халык төркеменең арткы ягына өстерәп чыгардылар.

– Салгансың икән, тик кенә тор, абзый. Ату пәгүнлеләр ошатмас, – диделәр.

Килеште. Арттан гына:

– Без тере көе җибәргән иек. Элек тә герой иде ул. Геройлыгын бөтен авыл белә. Дүрәк ие, – дип, үз-үзенә сөйләнеп, төкеренеп алды.

Берничә айдан мәктәпкә егетнең исемен бирделәр.

Ул анда да килде. Анда да салмыш иде.

– Ару гына йөргәндә кинәт әллә кемгә охшап калгансың. Салгансың икән, тик кенә тор, – диделәр.

– Мин бер генә җөмлә әйтәм. Герой иде күршем болай да, – дип кычкырды халык арасыннан. – Ә менә исән түгел. Әрәм булды япь-яшь башыннан... Дүрәк...

Аның тагын иске пәлтә чабуыннан эләктерделәр, артка тартып чыгардылар. Уң кулын күтәреп селтәнеп алды да урам буйлап асылмалы күпер ягына төшеп китте ул.

– Бар иде егет, – диде, – инде юк. Әзмәвердәй иде. Баһадир иде...

Янә аның йөрәгенә кан саугандай булды. Башы чатнады. Теле кипте.

Аяклары асылмалы күпер тактасына орынгач, кинәт туктап калды. Яр кырыена төшеп утырды. Кайдан кайтып барышы иде соң әле? Хәтерләми дә инде. Гомернең берәр тукталышы булгандыр. Кем кая тукталмый...

– Син башлап төрттең.

– Син...

Өч такталы тар күпернең кыл уртасында ике малай сугыша иде.

«Әй, калай әтәчләр! Җитте сезгә!» дип кычкырмакчы иде ул. Өлгерә алмый калды. Мизгел эчендә әтәчләрнең берсе аска очты. Ир ике кулы белән чигәсен кысып ярга чүгәләде.

– Бетте, – диде ул. – Бетте бала. Эсбидител булырга калдым...

Ул котырып куерган таллыкта нидер шыгырдаганны ишетте. Күз каршысында гына иң зур талның иң олы ботагына малайның сыңар аягы эленгән иде. Аяктан аста арык гәүдәсе чайкала...

– Хәзер, – диде ул, – хәзер алам мин сине, калай әтәч. Хәзер, хәзер, имансыз герой... – Һәм ярдан аска тәгәрәде. Ул арада малай маймылдай, тал буйлап шуышып, чишмәдәй челтерәп аккан елга суына төшеп басты.

– Куркыттың... Мине бинауат диярләр. Карап торып диярләр...

Һәм аксый-аксый ярдан үрмәләгән малайның колагына чиертте.

– Берәр җирең авыртмадымы?

– Бер аяк озынайган, – диде малай, мыш-мыш,борын тартып. – Ботакка эленеп калганы.

Малай кул сырты белән тырналган бите буйлап йөгергән пычрак тирне сөртеп алды. Күз төбе дә кара янып, күгәреп килә иде.

– Ни бүлдегез инде, җә?

– Ул башлап төртте.

– Аннан...

– Аннан мин сдача бирдем.

– Шуннан...

– Шуннан ул сукты... Аннан мин. Аннан...

– Син очтың... Их, герой, герой! Шунда тал булмаса, эләгеп калмасаң, беткән идең бит. Мине бинауат итәрләр иде. Олы башы белән карап торган диярләр иде. Ә дошманың куркак... Ташлады да качты. Кем малае булды ул?

– Зиннәтнеке. Дошман түгел лә. Дус ул минем.

– Ничә яшькә олы соң синнән?

– Өч.

– Хәзер аксап йөр инде менә, картлар кебек.

– Сыңар аяк озынайган, – диде малай, янә борынын тарта-тарта.

– Шулай да бүтән юлы яргарак чыгып сугыш.

– Күпер уртасында төртте лә ул...

Капка төбендә алар аерылыштылар.

– Әтигә әйтмә, – дип пышылдады малай, бармагын ирененә тидереп.

...Инде ярда ялгызы басып тора. Герой икәнлеген болай да беләм лә аның, дип кычкырасы һәм үкереп елыйсы килә. Еласа да килешмәс. Салган баштан диярләр. Ә илдә-көндә дошман бетәмени? Юктан гына төрткәләшеп кенә башлыйлар да, ахыры начар тәмамлана. Ата-анасының, авылның кадерлесе дип тә тормыйлар. Берни булмагандай, табутка салып кайтарып бирәләр.

Аның җаны бүген авылга гына сыя алмады. Капка келәсен күтәрүгә:

– Карчык, – дип эндәште ул. – Киттем Чаллыга. Сөт-май җибәрәсең булса, тутыр сумкаңны.

– Кияү бу атнада үзебез кайтырбыз дигән иде лә.

– Атна бетәргә тулы ике көн бар. Кайтырлар соң. Ә мин барам әле...

– Салып алгансың түгелме? Җөрмә шул көе. Пәгүнлеләр эләктерер...

Ул хатынын ишетмәмешкә салышты.

– Мәктәп Таһирның исемен җөртә диген, ә... Шуңа гына мин дә... Йөрәк әрнегәнгә генә... Талда эленеп торганы күз алдына килде дә. Аннан аксый-туксый кайтканы... Кереп чыктым кибеткә... Юлда үтәр... Әллә ничек күңел чирләп тора бүген. Юлга дәшә никтер.

Шәһәргә җиткәнче бер сәгать буена тәрәзәгә карап уйланып барды ул. Беркемгә күтәрелеп бакмады, беркем белән сөйләшмәде. Автобустан төшеп калды да озак итеп тукталыш исеме язылган элмә тактага карап торды. Аннан үз-үзенә сорау бирде: «Кем микән соң бу Комаров дигәне? Автобуска керүгә сорарга кирәк. Бәлки, аны да армиядән цинк табутка салып кайтарганнардыр. Бик күпләрнең йөрәге әрнегәндер. Ә тукталышы нинди котсыз, көнбагыш кабыгы катыш чүп-чар... Болай ярыймы соң инде, җә?» Уйларының кыл уртасында автобус килеп туктады. Кысыла-кысыла баскычына кереп басуга, һәркем ишетерлек итеп, кычкырып сорау бирде:

– Җә, кайсыгыз белә, кем инде ул Комаров?

Гаҗәпләнүдән тибрәнгән керфекләрне, шардай зур булып ачылган күзләрне күреп, бермәлгә уңайсызланып, баскан урынында таптанып торды. Көя тишкәләп теткәләгән, әмма гомере буена яратып кигән иске эшләпәсен күзенә төшеребрәк куйды. «Салгансың икән, тик кенә тор, агай», – дигәннәрен көтте. Ыгы-зыгы килгән халык кинәт тын калды. Этешү-төртешүдән туктады. Тынлыкны ул тагын файдаланып алырга тырышты:

– Җә, җә, кем була инде Комаров?

– Очучы түгелме соң, – диде ике кулына ике сумка күтәргән юан түти. Бер сумкасын аяк арасына кыстырып чәчен сыпырып алды да аңардан ераклашу җаен карады. Әллә күпме кешенең күн плащлары җыерылып олы сумка артыннан тартылдылар.

Кисәтү ясаучы булмады. Халык уйда иде.

– Бәлки, Советлар Союзы героедыр?

– Нинди Советлар Союзы? Әллә кайчан юк бит инде ул, – дип төзәтте кайсыдыр.

– Күп эшләгәндер, бәлки. Станок артында, КамАЗда, ягъни мәсәлән. Ике нурмы деталь кыргандыр. Ә кәк же. Бәлки, өчне... Дүртне булуы да бар. Ә кәк же...

– «Дер» дә «бәлки», яшьти, – диде ул үзенеке төслерәк эшләпәле агайга. – Ә миңа тучны кирәк. Тучны беләсем килә.

Арткы ишек ягында яшьләр көлеште.

– Шагыйрьдер ул, агай, йә җырчыдыр, – дип кычкырды кайсыдыр.

Шул арада автобус икенче тукталышка якынлашты. Кемнәрдер төште, кемнәрдер менде. Ул култык астына затлы һәм юан күн папка кыстырган күзлекле егеткә өметле карашын төбәде:

– Җә, җә, син әйтерсең, шәт, кем була инде ул Комаров?

Тегесе гаҗәпләнеп иңнәрен сикертте. Күзлеген күтәреп куйды.

– Ә бу папкаңда берәр кәгазеңдә юкмы соң? Язылмаганмы диюем...

Тегесе янә, сәерсенеп, ямьсез караш ташлады.

– Салгансыз икән, тик кенә торыгыз, – диде.

Кинәт аның йөрәген умарта корты чаккандай булды. «Монысы тучны прафисыр инде моның. Сез, ди. Интилигин. Салганны да сизде. Ә үзе шәһәрнең геройлары турында сөйләмәгән була». Ул «профессор»лы автобустан төшеп калу ягын чамалады. «Акыллылар булган җирдән качарга кирәк. Алар тәртип ярата, пәгүнлеләргә биреп җибәрергә дә күп сорамаслар... Анысы булыр».

Ул барып кергәндә, көн кичкә авышып килә, кызы кер уып йөри иде.

– Нинди җилләр ташлады, әти? Ничек кузгаласы иттең? – дип кызыксынды, тазын идәнгә куеп. – Бербер хәл булмагандыр бит? Әнкәй чирләп китмәгәндер?

– Үземнең күңел чирләп тора, – дип җаваплады ул.

– Алай чирлегә охшамагансың, салып та алгансың түгелме? Әйдә уза тор, – диде кызы һәм кер эләргә чыгып китте.

– Күңел чирлегә шулай күренәмдер... Исерек кебек... – Бераз үпкәле тавыш белән сөйләнә-сөйләнә, ике оныгын күтәреп алып тез өстенә утыртты. – Күршемдә үсте Таһир абыегыз... Батыр егет иде, – диде. – Инде мәктәпкә аның исемен куштылар бүген. Түлке жәл менә, йөрәк өзелә...

Ике оныгы аны тын да алмый тыңладылар.

– Медале ничәү иде? Ордены да бармы? – дип сорадылар.

– Мәктәптә орденнарны үттек без, – диде олырагы.

Елады да сөйләде ул. Елады да сөйләде. Аны тыңлаучы бар, ишетүче бар, кушылып искә алучы бар. Шуңа бераз җиңелрәк булып китте.

– Балам, – дип эндәште ул, балконнан кер элеп кереп килгән кызына, – ә Комаровыгыз кем соң сезнең?

– Безнең подъездда торамыни?

– Юк инде. Шундый тукталыш бар сезгә килгәндә.

– Кем белгән инде аны, әти. Шәһәр зур бит. Тукталышлар да күп. Берәр батырдыр, күрше Таһир кебек.

– Юктыр, – диде ул. – Таһир кебек булса белерләр иде. Елый-елый сөйләрләр сөйләрләр иде әле... Юктыр, юктыр.

Аның шунда башына бер уй килде. Тегә тукталышка төшәргә дә, күн папкалы «профессор»ны көтеп торырга һәм әйтергә: «Комаровны барыбер беркем дә белми. Әйдә бу тукталышка Галимов Таһир исемен бирәбез», – дияргә. Папкасы калын иде. Күп белә булыр ул... Ә нигә? Безнең авыллар монда көн дә сөт сатарга килә. Сөйләрләр иде. Бөтен кеше белеп бетерер иде. «Герой булып туган иде ул», - диярләр иде. «Авылда мәктәп тә аның исөмөн йөртә», - диярләр идө. Ул, урындыгыннан торып, ике оныгын идәнгә бастырды да иләктәй вак тишекле эшләпәсөн басып киде.

– Ник килдең әле, әткәй?

– Китәм, кызым. Әниең дә көтәдер.

– Чәй дә эчмәдек бит әле.

– Ялга үзегез кайтырсыз, Алла боерса. Киттем әле, – диде ул, көрсенеп.

Уйларында буталып, ялгышып, янә «Комаров» тукталышына килеп төшкәнен аңлады ир.

– Ә, тегесендә очрады бит әле прафисыр. Хәл итәрдәй егеткә охшаган иде, – дип, үз эченнән генә сөйләнеп алды. Һәм, җәяүләп, өметле җиңел адымнар белән икенче тукталышка табан атлап китте.

 

Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА

Фото: ttps://ru.freepik.com/Изображение от Freepik

«Мәйдан» № 3, 2010 ел

 

Комментарийлар