Логотип «Мәйдан» журналы

Түфли заводы

«Чаллы-ТВ» телерадиокомпаниясенең «Күңел радио»сында эшләгән еллар иде бу.

Авылда гомер итүче бертуган энемнең җиде яше дә тулмаган улын Чаллыга кунакка алып килдем. Билгеле инде, авылдан килгән егеткә үземнең эш урынын да күрсәтәсе килде. Кич белән үкчәсе кыршылган түфлине рәткә китерер өчен аяк киеме төзәтә торган һөнәрханәгә тапшырдым. Икенче көнне иртән торып эшкә барырга чыккач, мин кунак малаена:

 – Зиннур, улым! Кайтканда түфлине ремонттан алырга икәнен искә төшерерсең әле, – дип дәштем. Бу инде минем сүзләремне колагына элеп куйган икән. Эш сәгате бетеп кайтырга чыккач, инде ярты юлны узып киткәндә Зиннур миңа сорау бирде:

 – Апа, түфли заводы кайда ул?

Түфли кайгысы тишек хәтеремнән күптән төшеп югалган. Мәйтәм, нишләп әле бу түфли заводы хакында сорау бирә икән, аягына да күз төшердем. Өр-яңа түфли кигән. Үзалдыма шулай уйланып, аңа җавап кайтардым:

 – Апаем, түфли заводы ул Казанда, анда «Спартак» фабрикасы бар, түфлиләрне шунда ясыйлар, – дим.

 – Бәй, хәзер синең түфлине шуннан барып алабызмыни?! – димәсенме бу. Кычкырып көлеп җибәрдем. Иелә-бөгелә көлүче хатынга урамнан үтеп баручылар борылып карый башлагач кына аңыма килдем.

 – Ә, мәйтәм, син ул хакта икән. Хәзер кайтып җитәбез, өй янында гына ул, шуннан аласы. Рәхмәт, искә төшергәнең өчен.

Мастерской тәрәзәсе аша мастер белән сөйләшкән арада карыйм, Зиннурдан җилләр искән. Бәй, кая югалды инде бу дип, тирә-ягыма күз ташласам, ул мастерскойның ачык ишегеннән «түфли заводы»ның эчен күзәтә икән.

 

Әлфия СИТДЫЙКОВА

Фото: https://ru.freepik.com/Изображение от Freepik 

Комментарийлар