Логотип «Мәйдан» журналы

Төртелде

Хәким утырган җиреннән үрелеп кенә телевизор өстендәге шүрлектән кәнфит савытын алмакчы иде, озын япьләрен тырпайткан антеннаны бәреп төшерде.

Ул да булмады, кискен читкә авышып, сыңар тавык тәпиендә генә басып торган кәнәфие-ние белән идәнгә ава язды, ярый әле өстәл кырына ябышып өлгерде. Кунак егет шулай да югалып калмады, хуҗабикәгә карап, бар көченә төчеләнеп, күзләрен мул елтыратып елмайды, шунда ук антеннаның озын мыекчаларын тәрәзә ягына каратты, үзен дә бераз читкәрәк күчерде:
– Хәзер алып куябыз аны! Төртелмәдеме, Мәчтүрәкәем?
Егет хәтерендәге исемнәрне буташтырса да, күптәннән ирләрдән тәмле сүз ишетмәгән Мәзлуманың күңеле булды, кулы белән Хәкимнең маңгай кутырларын сыйпап, тынычландыргандай итте:
– Юк ла-а-а… төртелмәде.
Борчылмасын, тынычланып, чәен эчеп бетерсен, янәсе. Бер дә көтмәгәндә әлеге дә баягы кутырларны корт чактымыни: Хәким, эчәргә дип алган чәен кире куеп, урыныннан сикереп үк торды:
– Төртелде бит!
– Юк-юк! Төртелмәде…
– Төртелде!
– Борчылма инде, төртелмәде, дим ич…
– Борчылмассың монда, төртелгәнен үз күзләрем белән күрим дә, шуны ниндидер пумала баш кире кагып утырсын!
Мәзлума эшнең болайга китәсен һич көтмәгән иде, инде үзе дә тискәрелек белән:
– Төртелмәде! – дип кырт кисте.
– Төртелде!
– Төртелмәде!
– Төртелде! Син нәрсә, минем яз көне аерган хатын шикелле, үз кирелегеңне күрсәтәсең?! Анысы ыштаны чыгып торырлык тектергән күлмәген, кыска түгел, дип аңгырайтты. Төртелде!!!
– Телисең икән, төртелде, дип әйтә алам, ну ләкин төртелмәде бит, – дип өстәде Мәзлума туйган бер кыяфәттә генә. – Әнә Нурзидәдән сора!
– Төртелмәде бит, Хәким абый! – диде бу хәлләрне кәмит кенә санап караудан туктаган кыз. – Төртелмәде. Төртелсә нәрсә дә, төртелмәсә ни…
– Син, кызый, тик кенә утыр! Әле өйләнешкәнче үк төртелмәде, дип тора бит ул, өйләнгәч, ашың тозлы, дигәндә, тозсыз, суганы аз, дигәндә, җитәрлек, дип тәкрарласа?! Әнә минем беренче хатын шикелле… Аннан аерылышасың инде! Аерылышканда, өйне үзенә алыр. Телевизорны бирмәс. Ул хатында да бер пар өр-яңа носки калган. Үзем Мәскәүдән алып кайткан идем, йөридер әле киеп, матурланып, үзе алган шикелле. Да-а-а, телевизорыңны бирергә дә ашыкмый алар, савыт-сабаңны да… Төртелде, дип кенә әйтәсе бит инде, кияүгә чыгасы килсә…
Мәзлума яңа танышы өйләнергә килгәндер дип башына да китермәгән иде, күзе маңгаена менде.
– Менә шулай ул, бәбәкләреңне киертәм әле мин синең! – Туташның аптырашта торуын үз файдасынарак кабул иткән Хәким шәбәеп үк китте. – Төртелде!!! Әйттем бетте: төр-тел-де!
Әмма ул уйлаганча барып чыкмады. Егетнең кемлеген тагын да ныграк ачарга теләгәндәй, Мәзлума белән Нурзидә эшне кабат уенга күчерделәр һәм парлап көйләргә үк тотындылар:
Төртелмәде, төртелмәде, төртелмәде…
Хәким уенны аңларлык кеше түгел иде. Аларны басарга тырышып, үзенекен кабатлый башлады:
– Төртелде, төртелде, төртелде, аңгыра марҗалар!
Әле генә сүзнең иң шәпләрен, иң төчеләрен сайлап бусагадан узган Хәкимнең кызганыч бер хәлгә төшкәнен күреп торсалар да, кызлар мыскыллауга чынлап ук керешкәннәр, бердәнбер сүз белән генә канәгатьләнмичә, бәхәсне җырга ук күчергәннәр иде:
Төртелмәде, төртелмәде, төртелмәде…
Сукырайткан башыңдагы кутырларың.
Инде монысы Хәкимне тәмам чыгырдан чыгарырлык иде.
– Сазаган кыз булып каласың, алмыйм, кызый! Башың минеке кебек кутырлагач, күзеңә, минеке шикелле, ак та төшкәч… Үзеңне, үзеңне… паралич суккач… Белерсең әле! Бик төртелде диярсең… Шундый итеп кайбер җирләреңә төртелер… Төртелде!!! Ну инде, төртелде дисәң дә, өйләнмим!
– Тукта, без синең белән өйләнешергә җыенмыйбыз бит әле, – диде Мәзлума, тагын аптырашта калып.
– Төртелгәнне танымаганга бит инде ул. Өйләнешмибез шул менә!
Хәким, кызларны җиңгән эре бер кыяфәт белән урыныннан торды да, үзсүзле хатын яңагына чалтыраткандай, антенна мыекчаларына селтәнде, шулай итеп, аларны элекке урыннарына күчерде, әмма егып төшермәде. Бу юлы антенна, чыннан да, Мәзлуманың күзен чыгарырга килгәндәй, выжылдап узганда борын очларын чеметтереп үк үтте.
Моны күреп торган Хәкимнең күзләрендәге аклар тагын да тартылды, маңгай кутырларына кызыллык йөгерде, иреннәренә эрелек төсмере чыкты:
– Ну әйт инде, тагын да төртелмәде, диген! Ә бит төртелде!
Мәгънәсез сүз көрәштерүдән туйган Мәзлума, тастымал-сөлге, кием-салым, урын-җир кебек нәрсәләрне җыеп, ваннага кереп китте:
– Мин кер юып бетергәнче, сез Нурзидә белән генә уртак фикергә килә торыгыз, йә төртелсен инде, йә төртелмәгән булсын!
Кичкә таба, эшен бетереп, юынып-чистарынып, ванна ишеген ачканда, Хәкимнең калайланган тавышы колак пәрдәләрен ерткандай булды:
– Төртелде!
– Беренчесендә төртелмәгән иде бит инде, – диде Нурзидә, ярым көлеп, ярым елап дигәндәй.
– Апаңнан чисти Алла ясагансың син, кызый, минем икенче хатынның сеңлесе шикелле. Анысы да бер киребеткән нәмәрсә ие шунда! Йодрык кадәр борыны бар, һаман да шуны, нурмальный, дигән була. Җитмәсә, үз борыны да тукмак кебек сеңлесенә кадәр, тимә безнең апаның борынына, матур борын ул, дип ыскыта. Йөри хәзер менә ялгыз танавы белән җир сөреп. Апаң, ичмасам, шуннан да гыйбрәт алмый бит. Әнә Гыйльменур дигәне шулай кыланып караган иде дә, аңлаган, мин бер дә чепи күзле түгел дип гел карышуын да оныткан, өйләнмәсемне белгәч, чепи күзле партритын кәгазьгә төшереп, пучты аша җибәргән, синең белән килешәм, диюедер инде. Ну, өйләнәммени инде мин аңа карап кына хәзер?! Апаңа әйт…
Мәзлума калганын тыңлап тормады. Аны күрмәүләрен аңлады да үзләренә – түргә, кунакка шифоньер артына урын җәеп, йокларга ятты. Бераздан, Хәкимне аш бүлмәсендә калдырып, Нурзидә дә залга узды.
Төн урталары дигәндә аяк очларында кемнеңдер мышкылдавыннан уянып киткән Мәзлума ай яктысында Хәкимнең шәүләсен танып алды. Кыз ябынган юрган почмагын тешләп, ул сулкылдый икән. Хәким дә Мәзлуманың уяу икәнен чамалаган иде, шунда ук, сөйләнә-сөйләнә, назга сусаган сабый бала шикелле, кочагына капланды. Аннан, тынычлангач:
– Мәзлумам, бәгърем, ир кеше бит мин, кимсетмә инде, төртелде, диген, ату менә төне буе нервыландым, аякларым да йөрми башлады, күз кабагым да тарта, тамак төбем әчетә, тел кабарган… – дип саный башлады.
Соңгы дәрәҗәдә мескенлеккә төшкән ирне кызганудан Мәзлума күзләренә яшь килде, күңеле йомшап, егетнең маңгай кутырларын сыпыргандай итте:
– Төртелде, Хәким, төртелде.
Ул да шуны гына көткән диярсең… Оеганнарын да онытып сикереп торуы булды, соң, башта ук шулай әйтсәң, ни була, дип әйтеп бетергәнче үк, аяклары тотмыйча, идәнгә гөрселдәде. Инде яткан җиреннән тартышкан аякларын уа-уа кабатларга тотынды:
– Төртелде шул, төртелде!!!
Ирнең гайрәтләнүе Мәзлуманың күңелен кайтарды, аны яңадан котырту теләген кабызды:
– Төртелмәде дә, танымадым да! Пошёл ты!
– Өйләнешкәнче үк әшәке сүз әйтәсең, аннары битемә төкерәсең бит син… Наҗия кебек… – Хәким тагын сулкылдый башлаган иде, туктады. – Ну, төртелде дисәң, нәрсә була соң, хатын-кыз гына бит син!
Кыз дәшмәде. Хәким, төртелде, төртелде, дип кат-кат әйтә торгач, онытылып йокыга ук китте.
Мәзлуманың гына күзеннән йокысы тәмам качты. Яңа танышын ничек өеннән озатырга җай табыйм дип баш ватты ул. Таң аткач, әйберләр алу сылтавы белән, базарга ияртте. Киенделәр, ясандылар, култыклашып алдылар… Ярыйсы гына пар да икәнбез, диештеләр.
Хәким озын юлның буеннан-буена аның менә дигән хуҗабикәлеге, матурлыгы, чисталыгы, ягымлылыгы турында сөйләде. Ара-тирә, туктап алып, кичә борчылганлыгы аркасында тартышкан аякларына массаж ясатты. Восход урамы буйлап базарга якынлашып килгәндә, тагын тукталды. Кызның иңнәреннән кысып, үзенә таба каратып куйды, иреннәрен иреннәренә якынлаштырды…
Мәзлуманың менә-менә… үбә-үбә… дип тибә башлаган йөрәге шулчак урталайга ярылгандай булды:
– Туктале, башта әйт, төртелде, диген!
Кыз, ни эшләгәнен дә белештермичә, ычкынып китеп, аяклары кая илтсә, шул якка таба йөгерде. Бераздан ул үзләренең өй турысына килеп чыкты. Аңына килгәндәй булды. Йортларына узды. Ишектән керүгә, аш бүлмәсендәге телевизорга атылды. Озын мыек сыман тырпайган антенналарны өзгәләп атардай булып ысылдады:
– Ичмас-с-сам, төртелгән генә булс-с-сагыз-з-ч-чы!!!
 

Рифә РАХМАН

 

Фото: https://ru.freepik.com/

 

Комментарийлар