Логотип «Мәйдан» журналы

Соңгы әманәт

“Кая барасың?! Борыл!.. Кая барасың, мине ташлап?!.” – йөрәк түреннән әрнү катыш саркып чыккан аваз җеназага җыелган халыкны борылып карарга мәҗбүр итте.

Чандыр гына гәүдәле, озынча йөзле, чәченә көмеш кунган ир, күзен сөрткәндәй күзлеген салды да, кыршылып беткән чемоданын аяк арасына кыстырды, аннан мине таныйсызмы дигәндәй тураеп басты. Дөресрәге төз басырга тырышты. Күпне күргән, яшьли картайган ир үз гомерендә беренче мәртәбә нәрсә эшләргә кирәген белми иде. Гомер иткән хатынының кулыннан тотып нидер әйтәсе, бәхилләшәсе дә килгәндер... Табут күргәч әллә нишләде, зиһене чуалды. Әйтәсе сүзләр үзеннән-үзе юкка чыкты. Хәер, чит-ят җирләр болай да җилсез киптерә ич.
Җыелган халык аны таныды булса кирәк, юл биргәндәй, ян-якка чигенделәр. Соңгы юлга озатырга дип күтәрелгән агач табут та кабат урынына куелды. Тынлык урнашты. Котдус тораташ кебек бер урында басып торуын дәвам итте. Шулай да, таныш-белеш күренмиме дигәндәй, халыкны күздән кичерде. Җете ак яулыкларын җилкәләренә төшереп япкан хатын-кызларга караганда, кара яулык бөркәнгәннәре күбрәк иде. Түбәтәй кигән кеше генә күренмәде. Хатын-кызларның шыңшый-шыңшый елавы чышын-пышын сөйләшүгә күчте.
– Котдус абый ахрысы?
– Әәә, иреме?
– Нигә якынрак килми? Ят кеше сыман әллә кайда, читтә басып тора.
– Чит җирдә, син дә ят булырсың.
– Нәрсә?
– Син сорадың, мин җавапладым...
Янә тынлык урнашты. Арада берсе, тик торудан мәгънә юклыгын аңлагандай, сәгатенә карап алды да, Котдускә таба атлады.
– Һм... Исәнме, Коля. Соңладың бит, туган. Кайтасыңны да белмәдек. Табутны ябып өлгердек. Кузгалыр вакыт, ашыгырга кирәк! – диде, хисап тоткандай.
Кузгалганчы, мин дә әйтер сүзем әйтеп калыйм дигәндәй, ашыга-кабалана халык арасыннан чәчләре тузган ханым чәчрәп чыкты.
– Әнкәмне, барыбер күрсәтмәс идем! Якын киләсе булма! – диде ул, холкын күрсәткәндәй. Аннан елаудан шешенгән күзләрен тагы да чекерәйтә төшеп такмаклый-такмаклый елый ук башлады. Сүзләре аермачык ишетелмәсә дә, Котдускә кагылганы аңлашыла иде.
– Ни сөйлисең? Җитте! Урыны ул түгел, акылыңа кил! – дип, кемдер туктакмакчы булды үзен, тик файдасыз.
– Кагылмагыз миңа! Ни теләсәм шуны эшлим! – диде дә, тавышын тагы да арттыра төшеп үкерә башлады. Шуны гына көткәннәр диярсең, хорга кушылган җырчылар сыман тагын берничә хатын-кыз тавышы өстәлде. Күпме яшәп, мондый хәлне күргәне булмаган ирнең йөрәге чәнчеп-чәнчеп алды.
– Кызым, зинһар тынычлан, алай ярамый. Ишетәсеңме? Кычкырып еларга я-ра-мый, – диде Котдус үрсәләнеп. – Юкса...
– Нәрсә юкса... Нәрсә?
– Кабер... суда булачак. Әниеңнең гәүдәсе су эчендә ятачак.
Ярсыганнан ярсый барган кыз, әтисенең әйткән сүзен санга да сукмады.
– Туйдырдың инде үзеңнең не нормальный гадәтләрең белән! Алай ярамый, болай ярамый. Дәшмә миңа, ни телим, шуны эшлим. Телим елыйм, телим көләм!
– Кызым, Гөлшаһидәм! Зинһар тынычлан! – диде, ата кызын юата төшеп.
– Гулшаһида түгел мин! Гуля! Ишетәсеңме? Гу-ля! Күпме әйтергә була!.. – диде, кыз тагы да җикеренеп.
Зиратта эш тәмамлануга, Котдус хәер таратмакчы булып куен кесәсеннән йөзлекләр чыгарган иде, кешеләрнең таралышуын күреп, янәдән кесәсенә салды. Үзе генә калгач, кабергә капланды да, күз яшьләренә ирек бирде: – Нигә, Люба, нигә? Кешечә бәхилләшә дә алмадык. Шуңа лаекмы мин? Нинди гаебем өчен? Әйт, зинһар! Син теләгәнчә яшәдек, ни теләсәң шуны булдырдым, ни сорасаң шуны таптым. Гомерем буе сезнең өчен яшәдем... Хәтта, үз бәхетемнән баш тарттым!
Зират капкасын ябып чыкканда урамда адәм заты күренми иде инде. Кайтышлый ул мәчеткә сугылды. Авыл халкы бик үк өнәмәсә дә, әле ярый мәчет бар. Эчке ишектән кергәч тә сул як почмакта, тәбәнәк кеше гәүдәсен хәтерләткән җиз савыт каршы алды аны. Котдус якынын күргәндәй шуны кочып алды да берара хәрәкәтсез-тынсыз калды. Бу тынлыкны сүз белән һич аңлатып булмый. Рәхәт тынлык. Елаучы да, күңелне тырмаучы да юк. Ниһаять, Котдуснең күзе ачылды. Дога эленгән кәгазъне күрде ул. Шундук сусавын басырга җыенган мосафирдай йотлыга-йотлыга язганнарны укый башлады. Кат-кат укыгач, кесәсендә булган барлык акчаларын чыгарды да, кабалана-кабалана берәмтекләп җиз савытка тутырды. Ә, иреннәре һаман нидер пышылдый иде: – Кадерледән кадерле, газизләрдән газиз әти-әнием рухына... Дмитрий кызы Люба... Юк, Котдус белән гомер кичергән Люба өчен... Гөлшаһидәмнең исәнлеге өчен... Йә, Раббым без синең бәндәләрең... тәүбәләребезне кабул әйлә, гөнаһларыбызны кичер, зинһар! Һич югы бәхетле картлык насыйп әйлә!
Мәчеттән тәмам тынычланып чыкты ир. Аңа атлавы да җиңел иде. Чиркәү яныннан ничек узганын да, кайтып җиткәнен дә сизмәде. Онытылып үз турларын да узып бара иде, җырлаган тавышка башын күтәрде. Өйләрендә табын гөрли иде. Тупсага баскан килеш Котдус өстәл артындагылар арасыннан кызын эзләде, тик таба алмады. Аңа халык тагы да күбрәк булып тоелды. Әллә күрше авылдан да килгәннәр тагын. Икенче кат халыкны барлаганда ниһаять, кызын күрде ул. Карадан киенгән Гуля такмаклый-такмаклый кунакларга нидер каптыра иде. Үзенә таба якынайгач сүзләре аермачык ишетелде.
– Сыйланыгыз, чиркәү икмәге! Сыйланыгыз, чиркәү икмәге! Гомерегез озын булыр!
Кабат-кабат әйтелгән әлеге сүзләр, Котдуснең башын чүкеч белән төйгән сыман тоелды. Челтәрле кофта изүеннән күренгән тәресе йөрәгенә хәнҗәр булып кадалды. Сулышы кысылды, йөзе агарды. Мәет чыккан йортта болай да һава аз ич, җитмәсә кеше күп. Ярый әле берсе торып урын бирде үзенә. Юкса, аяктан егылырга да күп калмаган иде. Хәер, егылса да кызганучы табылмас, эчеп егылган, диярләр иде... Шулай да, кесәл салынган кружка белән тагы нидер китереп куйдылар алдына. Тик аның тамагыннан ризык үтмәде.
– Ой, күрми дә торам, па-па-ша кайткан! – диде, Гуля кылана төшеп. – Таныш бул, Влад. Минем булачак ирем. Без шушы йортта яшәячәкбез. Ишетәсеңме, шу-шы йорт-та! Ә, син? – диде, сораулы караш ташлап. Әйтерсең башка бернинди дә кайгысы юк кызның.
– Борчылма, мин иртәгә үк китәм, әниеңнән башка мине бу йортта берни дә тотмый, – диде Котдус көчкә телен әйләндереп.
– Вот и хорошо. Правильное решение!
– Син нәрсә? Ник алай сөйләшәсең? Атаң бит! – диде Влад, күзен акайтып.
– Син кысылма! Хакың юк!  – диде Гуля, берни булмагандай. Аннан тупсаны атлап, кунакларны сыйлау өчен табынның икенче ягына чыгып китте.
 
***
Әҗәле юлда көткәнен белсә Котдус ул көнне урамга да чыкмас иде. Кыен булса да кунар иде тагын бер кич. Көзнең кышка авышкан көне иртәдән үк шомлы тоелды. Кесә телефоны таң атмас борын нервыга тиеп, җырлый башлады.
– Әйе, тыңлыйм, – диеп кат-кат эндәшсә дә җавап бирүче булмады үзенә. Сүндереп кесәсенә салгач янә җан керде. Кабат колагына якын китерде, тик бу юлы да эндәшүче табылмады. Арада урнашкан тынлык кабер тынлыгына тиң иде... Бераз тын гына сүзсез торгач, телефонын өзеп үк куйды ул. – Дәшмәгәч, нигә соң баш катырырга, – диде үз-үзен әрләп. Аннан кабалана-кабалана чыгып китте. Сәфәр чыкканда юл догасы укырга гадәтләнгән иргә бу юлы андый бәхет тәтемәде. Ул, зур-зур атлаган адымнарын бераз киметте дә, барган килеш авыз эченнән белгәннәрен укырга ниятләде. Тик, әллә ниткән сәер тавыш аны бүлдерде. Колагына ишетелгән тавышны тыңламакчы булып барудан туктады. “Йә, Раббым! Һәркайсыбыз хаталы, көнен дә, төнен дә ялгышабыз, гөнаһларыбызны кичер, аяк өсте дога кылуымны берүк гаепләмә!” Як-ягына каранды: “Тагын барган кадәр барсам, юлга чыгып җитәм. Чү, бала елый түгелме? Каян килсен монда бала? Ышан... Төне буе керфек какмый чыксаң, бала түгел, албасты елаганын да ишетерсең. Җитмәсә үз-үзең белән сөйләшәсең. Үзең белән үзең сөйләшергә калгач җүнлегә түгел инде ул, Котдус. Хәерлегә булсын! Күбрәк йөр шулай! Юлдан кайтып кергәнең бармы. Туйганчы йокы да эләкми үзеңә... Үз йортыңда булмаганыңа да бер ел. Күрше-күләннән оят. Туган ягыңа аяк басмаганыңа күпме? Беләсеңме? Әз дә түгел, күп тә түгел – нәкъ егерме ел. Егерме ел! Әйтүе генә ансат! Сызгырмас җиреңнән сызгырырсың. Йә ярар, югалыгыз зиһенемнән, аптыратмагыз! Болай да кыен. Әйтәм бит, оят миңа, оят! Хаталарны төзәтер вакыт! Аңлыйм, тик нәрсәдән башларга? Кай тарафка барырга? Туган яккамы? Белмим. Ә, кем белә? Йә, ярар кая алып барсалар, шунда барам. Димәк, машинадан тора. Әйе...” Үз-үзе белән озак сүз көрәштерә алмады Котдус. Тавыш ишетеп тагын туктарга мәҗбүр булды. – Әһә, елый бит кемдер! Күпер ягыннан килә ахрысы бу тавыш... Таллыкта кемдер бар сыман. Юк, колагыма ишетелә. Тфү-тфү... Акылдан чашам ахры! Билләхи, бу сукмакта берәр юлаучы җан биргәндер, болай ук саташтырмас иде, – дип сукрана-сукрана Котдус олы юлга ук менеп басты. Авыл ягыннан берән-сәрән этләр өргәне ишетелде.
Машина туктаганда аяклары тәмам йөрмәс булган иде Котдуснең. Суык яңгырга күшеккән ябык тәнен актык бер җебенәчә юешләнгән нәзек, кыска пальтосы эченә бөрештерә төшеп, йөгерә-атлый шофер утырган якка чыкты. Кай тарафка баруын белешкәч, кош тоткандай куана-куана, корыч атның арткы ишегеннән утыргычка кереп чумды. Туган якка илтүче машина тышкы яктан иске булса да, эче җылы иде. Аяклары чемер-чемер килде аның. Бер ноктага төбәлеп барды да җылыга оеп йокыга талды. Нигә йокламаска! Туган якка илтүче юл һич якын түгел, кайтасы да кайтасы... Тик, биш минут черем итәргә дә өлгермәде ахрысы, куркудан күзләрен ачты. Як-ягына каранды. Кыска вакыт эчендә күргән төше бигрәк сәер иде... Кабере суынырга да өлгермәгән, кичә генә җирләгән хатыны, дусты – Эдуард, икесе дә мәрхүмнәр... Тукта, нәрсә диде Люба?
“Елый-елый чакырдым, нигә күпер янына килмәдең?” – диде.
Дусты киресенчә: “Килми дөрес эшләдең, юкса, син дә безгә иярә идең! Син яшәргә тиеш! Ишетәсеңме, үзең өчен яшәргә тиеш! - диде, фәрман биргәндәй. Аннан дусларча яратып җилкәсеннән кочты, учына нидер салды. – Юлыңда бул! Сине көтәләр!” – диде. Любаны үзе артыннан ияртеп, җитәкләп үк алып китте. Икесе дә яшь, чибәр. Димәк, алар бергә! Ниһаять, бергә... Тукта, тукта учыма нәрсә салды соң әле ул? Йөзек. Әйе, ике кашлы йөзек. Сәер, нигә ике кашлы? Нәрсәгә булыр бу? Ничек юрарга?.. Йокысы тәмам качты Котдуснең. Маңгаена бәреп чыккан тирен сөртте дә тәрәзәдән күзен алмый уйга чумды. “Сине көтәләр” дигән сүзенә җавап эзләргә тырышты. Кем көтсен мине? Кызым, Гөлшаһидәгә инде кирәгем юк. Шуннан китеп барышым. Газиз әнкәм бакыйлыкка күчкәнгә дә шактый... Яшьли сөйгән Гөлшаһидә... Юк, ул да егерме ел буе кияүгә чыкмый көтеп утырмас...
***
...Әнкәсен җирләп килүгә, дустың авыр хәлдә, диделәр аңа. Кайгы үзе генә йөрми шул. Бәхетсезлеккә юлыгып ике аягын тиң өздергән, күп кан югалткан, җаны гына чыкмый калган егетне авыр хәлдә, дип әйтүе алай ук дөреслеккә туры килмәс, мөгаен. Котдус эзләп тапканда, санаулы сәгатьләре генә калган иде дусты – Эдуардның. Табиблар, үлем түшәгендә ятучы егет янына сөйгән кызы – Любаны якын да китермәделәр. Көмәнле булмаса, бәлкем каршы килмәсләр иде. Тик күрә торып, андый адымга бару җавапсызлык иде.
– Йөрәге зәгыйфь булуы җитмәгән, җитмәсә бала көтә, рөхсәт юк! – диделәр, катгый рәвештә. Ә, Любаның үзенә:
– Хәле яхшыргач чакырырбыз. Әлегә комачау итмә, – дип, кайтып китүен үтенделәр.
Шулай инде, кечкенә шәһәрчектә, берсен-берсе яхшы беләләр.
Котдус палатага кергәндә, дустының сөйләшерлек хәле юк иде инде, әле ничек записка язып өлгерде. Хәер, анысын да Котдус кулыннан тотып, бармакларын йөртеп яздырмаса, була торган эш түгел иде. Икесе бергә язган язу кыска булса да, аңлаешлы иде. “Кадерлем, бердәнберем – Люба! Бәхил бул... Кара аны, елыйсы булма! Дустым – Котдускә ышан. Ул сине ташламас. Эдуард”.
...Эдуардны җирләгән көнне, кичке якта Люба бәби тапты.
Тик хатынның үз хәле, хәл иде. Сөйгәнен югалту кайгысы күңеленә авыр тәэсир итте. Җитмәсә сәламәтлеге дә нык какшаган иде. Дөньядан тәмам ваз кичте ул. Беркемне дә, хәтта йөрәгеннән өзелеп төшкән нарасыен да күрү насыйп булмады аңа. Имчәк баласын калдырып, икенче бер хастаханәгә салдылар үзен.
...Вакытыннан алда туган, җиде айлык сабыйның тотарлык җире юк иде. Җеп калынлыгындагы кул-аяклар, кагылмый да өзелергә торган бармаклар аеруча кызганыч иде... Пыяла савытка урнаштырылган баланы күреп Котдуснең йөрәгеннән кан тамды.
– Ичмасам, син исән бул, сабыем! – диде, ул пышылдап.
Артында басып торган шәфкать туташына борылып:
– Ышаныч бармы, яшәячәкме? – дип, сорарга батырчылык итте.
– Иллегә, илле! Аңлыйсыңдыр. Ишеткәнең бармы андый төшенчәне? – диде, ак халатлы ханым, әз генә дә ышаныч бирми. – Балага бүгеннән үк күкрәк сөте кирәк. Ә, ул аннан мәхрүм. Йөрәге дә сау түгел. Вакыт күрсәтер...
– Зинһар, күз-колак булыгыз! Ни сорасагыз, шуны табармын, – диде Котдус, аталарча ялварып.
Әйткән сүзендә торды егет. Үзен һаман армия сафында хезмәт итүче солдат буларак хис итсә дә, өстенә йөкләнгән җаваплылыкны ыңгырашмый, җиренә җиткереп башкарды. Ата улы гына түгел Ватан улы була белде ул. Туган һәрбер кыенлыкны җиңергә тырышуы, ике дәваханә арасында чабуы, аның өстенә көнне-төнгә ялгап эшләве, нык чыныктырды үзен. Ул тәмам таш коймага әверелде.
Ике айдан баланы чыгардылар. Тугыз айлык булып саналса да бишектә тирбәтерлек түгел иде әле ул. Беренче көннәрне Котдус баланы бүрегенә салып йоклатты. Дөресрәге төшереп җибәрүдән курыкты. Күрше әби дә нык булышты үзенә. Балага да, Котдускә дә ярдәме тиде карчыкның. Баланы яхшылап төрергә өйрәнгәч, Любаның хәлен белергә бала белән бара торган булды ул. Ананың хәле күзгә күренеп яхшырды. Алты айдан Люба аякка басты. Хастахәнәдән чыгасы көнне бәйнә-бәйнә нотык укыдылар үзләренә. Ире булмаса да, Любаның сәламәтлегенә кагылышлы киңәшләрне тыңларга туры килде Котдускә. Операциягә күптән соңлавы, бәби китерергә ярамаганлыгын да кабат искәрттеләр.
Әнкәсе хастаханәдән дәваланып кайткач, ниһаять балага исем куштылар.
– Гөлшаһидә, – диде Котдус, үзенә исем сайлау иреге бирелгәч.
...Дустының үтенеченә хыянәт итмәде Котдус. Кызы – Гөлшаһидәне үз баласыдай яратты, Любасын хөрмәт итте. Алар өчен утка да, суга да керергә әзер иде ул. Кызы тернәкләнә төшкәч, табиблар киңәшен тормышка ашыру йөзеннән, “озын акча” эзләп Себергә юл тотты...  Һәм бүгенге көнгә кадәр шул юлны таптады. Ә, бит аның үзенең дә бар иде сөйгән яры.
 
***
...Армиягә киткәндә Гөлшаһидәсенең биргән бүләге күз явын алырлык иде. Ике ягын тутырып чиккән кулъяулыгы арада иң матуры, иң купшысы, иң затлысы булды. Почмагында алтын җепләр белән чигеп язылган “Көтәм” дигән сүзе, чәчәгеннән аңкыган хушбуй исе Котдусне генә түгел башка егетләрнең дә башын әйләндерде... Егетне армиягә озатырга килгән, башка кызлардан җыелган кулъяулыкларны ул почмакларын төенли-төенли, бер-берсенә тоташтырып бәйләде, аннан муеныннан җилкәсенә төшереп кат-кат урады. Ә, Гөлшаһидәнекен пөхтәләп төреп куен кесәсенә салды.
Военкомат ишегалдында, муенындагы озын сөлгене хәтерләтүче кулъяулыкларны алды да: “Әнигә тапшырырсың”, дип, үзен озата килгән авылдашына тоттырды.  Ә, сөйгәненең бүләге – йөрәк түрендә кала бирде. Кая барса да һәрчак үзе белән булды ул кулъяулык... Гөлшаһидәнең елмаюлы карашы, бүгенгедәй хәтерендә... Еларга җитешсә дә, ул үзен кулга ала белде. Матур теләкләр тели-тели, “Кайтканыңны көтәм”, диде. Ә, Котдус уен-көлкегә борып: “Көтми генә кара, аерып алырмын!”, диде, үз сүзләнеп. Җүләр! Хәер, ул әйткән сүзләренең мәгънәсен үзе дә аңлап җиткермәгән булган. Бүген, бу сүзләр белән һич килешмәс иде. Ничек инде кеше кадәр кеше гаиләсен бозып, кайчандыр вәгъдәләшкән ярым иде диеп, аерып алып булсын! Булмаганны! Бары тик җүләрлек бу. Балачак җүләрлеге! Кияүгә бару – кунакка бару түгел лә! Чыккансың икән яшә, барган җиреңдә таш бул! Кирегә юл юк! Әй, кызык, рәхәт чаклар. Эх, шул мизгелләрне кире кайтарырга...
Котдус нидер исенә төшеп куен кесәсен капшады. Әһә, шунда, урынында. Кесәсендәге кулъяулыгын алып карарга ниятләгән иде, тик кешеләр янында бик үк килешеп бетмәслеген аңлап, түш кесәсендәге әйберләрен рәтләгән булды да, сәдәфен каптырды.
...Гөлшаһидә хаттан өзмәде Котдусне. Атна саен, җавап килсә дә, килмәсә дә язды ул аңа. Яңалык булса да, булмаса да сүзләр тапты. Куш бит тутырып язган хатларны укуы да ай-яй рәхәт иде шул...
“Исәнме Котдус! Сиңа сагынычлы сәламнәр белән, Гөлшаһидә хат яза. Синнән хат килмәсә дә исән-сау икәнеңне беләм, дөресрәге сизәм. Аңлыйм вакытың тар, язып салган хатың бәлки юлдадыр. Нигәдер хатлар озак йөри. Шуңа да көттерми генә үзем язырга булдым.
Авылда бер килеш. Яңалыклар юк.
Ә, болында... Без парлашып йөргән болында, гаҗәеп матур күренеш. Нинди генә чәчәкләр юк! Чишмә буена илтүче бормалы сукмак тирәли үскән ак керфекле ромашкалар, талгын җилдә тирбәлә-тирбәлә сөю турында җыр сузалар. Үзем атлыйм, ә күзләрем шуларны иркәләп һич туймый. Сихри матурлыктан таралган наз, бөркелгән хуш ис күңел кылларын чиртә. Эх...
Чишмәгә суга төшкәч, әниеңне – Маһруза апаны очраттым. Шаккаттым, олы яшьтә булса да курыкмаган, шунда хәтле барган! Яшь киленнәр кебек кер чайкый иде. Үзең беләсең, андагы улак җайлы бит кер чайкарга. Көмеш суы, гашыйк җаннарның мәхәббәте сыман шашып-шашып, тулып ага. Җырлый-җырлый кер чайкагангадыр әниең минем килгәнне сизмәде. Шуңа мин дә, тын да алмый җырлаганын тыңладым.
Синең өчен яшим, синең өчен янам,
Синең күзләр белән күрәм дөньяны,
Сагышымның, хисләремнең юк чик, яры,
Гашыйк булган кеше аңлар минем җанны.
– Матур җыр, әйеме? Ә, тавышы – нәкъ сандугачныкы! Минем дә аңа кушылып җырлыйсым, аннан нигәдер елыйсым килде, тик түзәргә мәҗбүр булдым, аны бүлдерүдән курыктым.
Җырлар җырлап күңел юатам,
Калган кебек булам бушанып.
Көнне төнгә ялгап озатам,
Яңа матур таңга ышанып.
Җыр тәмамлангач башта тамак кырдым, аннан сузып кына эндәштем:
– Хәерле көн Маһруза апау, ни хәлләрең бар? - дидем.
Ә, ул миңа күтәрелеп карады да:
– Син икән әле кызым, күрми дә торам, – диде дә, чайкаган керләрне куя торган тактага җайлап утырды. Маңгай тирен сөртеп, сүзен дәвам итте.
– Хәлләрем бер көе, менә эш юктан эш ясап кер юган идем, чишмәгә чайкарга килдем. Чишмә суы, чишмә суы инде, сусауны гына түгел, сагынуны да баса... Керләрне дә агарта. Туган як чишмәсеннән дә тәмле сулы чишмә җир йөзендә юк! Күрдем, суын эчтем, тик ничек кенә кайтырмын? - диде, миңа елмаеп.
Ул караш мине балачагыма этәрде... Беләсеңме, мин нәкъ сабый бала кебек хис иттем үземне, әйтерсең лә ул синең әниең түгел, минеке. Күземә үз әнием булып күренде... Кочагына ташланып чәчләреннән сыйпыйсым, битләреннән кат-кат үбәсем, кысып-кысып кочасым килде... Үземне кулга тиз алдым тагы, әниеңә сиздерми генә күз яшьләремне сөрттем дә:
– Борчылмагыз, керләрегезне үзем алып кайтырмын, – дидем. Аннан көянтә чиләгемне читкә куеп, аңа янә бер кат чайкашырга булыштым. Чиккән мендәр тышы, сөлге, кашага, чаршау, хәттә сиңа кызлар бүләк иткән кулъяулыклар да бар иде анда. Кулъяулыкларның төеннәрен чишә-чишә берәмтекләп үзем чайкадым, тик үземнекен күрмәгәч, янәдән күзләрем дымланды... Юк, ачудан түгел, сөенечтән. Күңелем сизә – кулъяулыгым синдә!
Чишмәдән кайтканда, синең турыда сөйләштек. Маһруза апа бу арада Котдустән хат күренми әле, диде. Син дускай, кара аны, кыен булса да әниеңне хатсыз калдырма! Миңа язмасаң да, әниеңә яз. Ике генә җөмлә булса да язып сал! Андый хатны сүзе әз дип, почтадан кире бормыйлар... Хәер, сине өйрәтәсе юк. Үзең беләсең. “Исәнме, кадерле әнием! Хәлең ничек? Мин исән-сау, хезмәт бара”. Бетте. Ике түгел, өч икән... Булсын, бернинди дә авырлыгы юк ич. Хәер, әниләргә чиста кәгазъ бите җибәрсәң дә ярый, алар аннан үзләренә кирәкле сүзләрне табып укыячаклар. Күп кирәкми газиз җаннарга, исәнлегеңне белсә шул җитә. Ә, вакытың булганда күп итеп язырсың... Эх, минем дә шундый әнием булса! Миннән дә бәхетле кыз дөньяда булмас иде. Үги ана, ни әйтсәң дә үги инде, кар кебек: һәрвакыт салкын була...
Йә, ярар, бүгенгә шул җитәр, ялыктырмыйм үзеңне. Синнән хат килгәч  кү-ү-үп итеп язармын.
Хуш, саубул Котдус!
Синнән хат көтеп Гөлшаһидә”.
 
***
...Гөлшаһидә дә Котдустән килгән һәрбер хатны бөртекләп җыеп барды. Кичен эше беткәч, укырга ярата иде ул аларны. Яшьләр клубка чыкканда да, ул хат укып өйдә утырды. Кат-кат укылган хатлар һәммәсе дә күңелендә уелып калды.
«...Гөлшаһидә, кадерлем! Дөрес әйтәсең, бүләгең миндә. Язган хатыңны, чигеп биргән кулъяулыгыңны һәрчак куен кесәмдә йөртәм. Чик буенда алардан да кадерлерәк ни бар соң? Шулардан сихри көч алам. Хатыңны укыган саен, күз алдыма килеп басасың, синең үзеңне күреп сөйләшкәндәй булам. Хыялланып йөрим. Кулъяулыгыңдагы ике ягын тутырып чиккән куе кызыл чәчкә – елмаюдан алсуланган йөзеңне, яфраклары – кыйгач кашыңны, бөдрәләнеп торган сабагы синең нечкә-сылу билеңне хәтерләтә... Алтын җепләр белән “Көтәм” дип чиккән сүзләрең яшәргә дәрт өсти, өмет, ышаныч уята. ...Ә күзләреңне күк йөзеннән эзлим. Күрсәм, нәкъ шул төсне тапсам, күңелем тынычлана. Дулкыннардай зәңгәр, сихри күзләрең миңа бетмәс-төкәнмәс көч бирә. Рәхмәт сиңа!
Әле ярый син бар! Әнкәйгә һәрчак булышасың, аны хөрмәт итәсең. Керләрен үтүкләп өйне дә киендергәнсең. Чишмә суыннан да өзмисең үзен. Ул сиңа бик рәхмәтле. Һәрбер язган хатында сине телгә ала. Сез тату булгач, миңа да җиңел. Миннән дә бәхетле солдат юктыр...”
...Хезмәтен төгәлләргә бары тик ике ай калган иде, Котдус авылга кайтырга мәҗбүр булды. Ялга түгел, газиз әнкәсен җирләргә.
Ул көнне Гөлшаһидә белән Котдускә утырып сөйләшергә дә ара булмады. Хәер, көне ул түгел иде шул. Хәттә, күрешүләре дә кешечә булмады аларның... Күз карашлары белән генә исәнләшә алдылар. Сәбәбе, бигрәк җитди иде шул. Маһруза апа Котдус өчен генә түгел, Гөлшаһидә өчен дә кадерле кешегә әверелгән иде. Ә, әниләрне югалту ачысы җир йөзендәге барлык кайгылардан да өстен. Ничә чакрым ераклыктан арып-талып кайтуына карамастан, Котдускә зиярат кылу эшендә дә чабып йөрергә туры килде. Гөлшаһидә өй эчендә кайнашты. Маһруза апасын хөрмәт иткәч, үзе ризалык белдереп, тастар башы тотырга алынды. Мәетне озаткач, ирләр кабер янында, хатын-кызлар өйдә хәер таратып, дога кылдылар. Аннан җиң сызганып җыештыру эшенә керештеләр. Гөлшаһидә мунчала белән ышкый-ышкый йорт эчен юды. Өй керләрен чайкашырга чишмәгә барды. Шулай да, җаен туры китереп, коймага кер элгәндә Котдуснең үзенә генә ишетелерлек итеп:
– Мәет чыккан йортта бер ялгызың кунмассың, безгә керерсең, – диде Гөлшаһидә. Әйтүен-әйтте, тик әйткән сүзеннән үзе үк уттан курыккан сыман куркуга калды, күңеленә шом төште. Кеше күрсә, халык белсә...
Алар веранда бүлмәсендә кундылар. Таң алдыннан, Котдус:
– Хат язмасам, зинһар үпкәләмә, күп калмады. Кайтуга ук өйләнешербез, – диде.
Гөлшаһидә кичтән үк әзерләп куйган, йомырка, кыяр, икмәк төрелгән төенчеген кулына тоттырып:
– Юлда тамак ялгарсың, – диде, пышылдап. Аннан сөйгәнен шыпырт кына бакча ягыннан озатып калды. Авыл халкы түгел, өйдәгеләр дә берни сизмәде.
Әмма, Котдус, шул китүдән юк булды...
 
***
Юл буенча керфек какмады Котдус. Ни әйтсәң дә туган авылына кайтмаганына егерме ел. Кем, ничек каршы алыр бит? Юллар, юллар, киң басулар... Туган як басулары бушап калса да күңеленә якын тоелды аның. Хәер, җирнең күрке – сөргән басу ич! Әнә, тракторлар бер-бер артлы тезелгәннәр дә җир өстендәге сары юрганны карага мана баралар. Сукаланырга өлгермәгән җир өстендәге “сары мыек”лар, җете кара җирдән аермалы буларак көн яктысында кояш нурыдай балкый. Кызык. Әйтерсең лә күңел китабы... Төсле һәм төссез битләр. Камыллысы бүгенем, каралары үткәнем. Киләсе бите һичшиксез яшел булырга тиеш, бу китапның. Әйе, язын кар астыннан башын төртеп чыгачак яшел уҗымнар киләчәге булыр... Яктылык сибүче “өмет утравы” кечерәя барганнан кечерәя барды. Әнә, юл читендә тагын берничә техника аларның эше беткәнен көтә... Чү, ни булды? Кинәт дөнья караңгыланып китте, әйтерсең лә алар күпер астына керделәр. Ничек инде, нинди күпер булсын монда! Тиздән авылга җитәбез. Әллә, бераз ялгышаммы? Юлның ераклыгына караганда, күбрәк, билгесезлеге арыта-йончыта бит адәм баласын. Ул үрелеп карамакчы булды. Тик, нык сикертүдән телен тешләде. Каршыга томырылып килгән йөк машинасын күреп куркудан үзен үзе кочты, күзләрен четердәтеп йомды...
Күзләрен ачканда бөтен дөнья ап-ак иде. Болыт сыман сихри мендәрчекләр кышны хәтерләтеп, көмеш тәңкәдәй җемелдиләр. Котдус тотмакчы булып кулын сузган иде, буе җитмәде. Ничек болай булды соң? Әле генә көз иде. Кая сукаланган җир, трактор, юл?..  Өнемме, төшемме? Юк, Котдус, өнең дә түгел, төшең дә түгел, бу җәһәннәм ахрысы. Нигә җәһәннәм? Нинди гөнаһларым өчен? Үз сөйгәнем белән кушылмый, чит-ят белән яшәгәнгәме? Әгәр, аларны язмыш кочагына ташлаган булсам... Оҗмахка эләгер идемме?! Йә, кайда монда дөреслек?! Кем аңлатыр?!. Җавап бирүче түгел, аны ишетүче дә табылмады...
Ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре Котдуснең гәүдәсен дамба астыннан табып алдылар. Юл һәлакәтенә юлыгучыларның барысын да район хастахәнәсенә озаттылар...
 
***
...Гөлшаһидә кыз бәби тудырды. Котдуссез узган тугыз ай, тугыз ел булып тоелды аңа. Чәнечкеле гөлгә кош кунмаган кебек, йортта баланы кулга алып сөюче булмады. Никахсыз тугангадыр, әтисе – Маннур абзый да өнәмәде сабыйны. Ә, үги анага шул җитә калды. Җай чыккан саен, учлап-учлап ярага тоз салды. Күргән кыенлыкларын, чиккән газапларын бер үзе генә белде, бичара. Әле ярый күкрәк сөте булды нарасыен имезергә. Сөте беткәч манный ярмасына күчте. Баласыннан калса үзе дә ашады.
Аллаһ рәхмәте, тагын җылы сөт эчерү насыйп булды сабыена.
Сөтне үги ана тапшырса да, иртүк торып сыер саву Гөлшаһидәгә йөкләнгән иде. Мөмкинлектән файдаланып, берәүгә дә сиздерми, яшерен генә бер стакан сөт алып кала торган булды ул. Үги анасы киенеп-ясанып, Гөлшаһидә сауган сөтне тапшырырга чыгып киткәч, җәтрәк кошчыгын уятты. Җылы сөт белән сыйлады үзен. Аннан, баласын кызганып:
– Татлы йокыңны бүлдем, зинһар миңа рәнҗемә, – дип, такмаклый-такмаклый иркәли иде үзен.
Тора-бара сабый күнекте, җылы сөт эчәргә үзе үк уяна башлады. Күзгә күренеп үсте Гөлйөзем.
Кичләрен бәләкәче йоклагач, хат яза торган булды Гөлшәһидә. Котдускә бәйнә-бәйнә аңлатып, кәгазъ битен тутырып язган хатлар, авылдан түгел, ызбадан да чыкмады. Кызы көйсезләнгән көннәрне күңеленнән язды ул хатларны. Тик, хатларны иреккә, дөресрәге билгесезлеккә очырудан мәгънә юк иде шул. Шуңа да ул аларны Котдуснең хатлары яткан тартмага гына сала барды...
Балалы дип, тормадылар үзен димләп килүчеләр булды. Тик, Гөлшаһидә барысын да кире какты. Гомерен кызына багышларга булды, ул.
...Өч яшьлек кызын кибеткә җитәкләп баргач, кибетче Мәхмүт сүз катты үзенә.
– Гөлшаһидә, бу курчакның исеме ничек? – диде, ул бер күрүдә гашыйк булып.
– Гөлйөзем, Мәхмүт абый. Сабан туена күлмәк тегәсе идем кызыма, матур ситсалар бармы?
– Гөл-йөзем. Гөл-йө-зем! Бигрәк матур исем! Гөл-ша-һи-дә, Гөл-йө-зем! Абау, шундый гөлләр арасында яшәсәң, билләһи оҗмах та кирәкмәс!.. – диде, Мәхмүт теленә һич хуҗа була белми.
Гөлшаһидәне ошатып йөрсә дә, сүз катырга батырчылык итми иде ул. Сәбәбе дә юк түгел, һаман шул яшь аермасы. Гөлшаһидә яшь, чибәр, сылу, ә, Мәхмүт аннан күпкә олырак. Бүген дә ул үзен тизрәк кулга алырга теләп, кибетчеләргә генә хас басым белән:
– Менә, Гөлйөземгә гөлләр төшерелгән ситса, бик тә килешер үзенә. Кая, үлчик әле, чибәркәйне. Күпме үскән икән? – диде дә, үзенең кибетче булуын тагын онытты. Хәер, бала сөймәгән кеше беркемне дә яратмый бит. Ә, Мәхмүт нәниләргә йөрәге аша карый, шуңа сокланудан күзен ала алмый. Бу соклану шаяру да, ярарга тырышу да түгел иде. Башка ирләрдән аермалы буларак Мәхмүтнең сабыйларга булган карашы наз һәм сөю белән сугарылган иде. Шул тикле якын күрсә күрер икән Гөлйөземне. Әйтерсең лә үз кызы! Куркытып елатмыйм тагы дигәндәй, сакланып кына башыннан сыйпады да, ятсынмагач түзмәде,  күтәреп үк алды, һавага чөйде.
Гөлйөзем, күкнең җиденче катында иде, елмаюдан ике битенә тиң уймактай мәхәббәт чокыры пәйда булды.
– Бу тикле ошасаң ошарсың икән әнкәңә. Нәни Гөлшаһидә! – диде, Мәхмүт Гөлйөземне күкрәгенә кысып.
Бәбкәсеннән күзен дә алмый, бөтен игътибарын баглап саклаган ана каздай, Гөлшаһидә тизрәк балага үрелде.
– Күпме кирәген үзем беләм, Мәхмүт абый! Бирегез баланы!
Кибетче янә бер балага, бер әнкәсенә карады да, кирәгенчә күлмәклек кисте. Аннан, Гөлйөземнең кулына әтәч конфет тоттырды.
– Кирәкми, Мәхмүт абый! Кирәкми! Мин, күпме тиеш? – диде Гөлшаһидә тагы да җитдиләнә төшеп.
Мәхмүт аны ишетмәде.
– Беләсеңме Гөлшаһидә? Син... Мин... Тьфү... Без икебез дә ялгыз... Берүк... Син авырга алма!.. Зинһар, бүлдерми тыңла. Минеке көтмәде, синеке әйләнеп кайтмады, дигәндәй... Дөрестән дә шулай бит. Безнең дә бәхетле булырга хакыбыз бар ич! Нигә, кушылып бергә яшәмәскә? Кызыңа әти, үзеңә терәк булырмын. Миңа да иптәш кирәк...
– Мәхмүт абый...
– Юк! Юк! Син җавап белән ашыкма, Гөлшаһидә. Өеңә кайт, уйла яхшылап. Мин ашыктырмыйм. Киләсе атнада әнкәй шәһәрдән кайта, ул апаларга киткән иде. Аның фатыйхасын алып, кушылырбыз, Иншалла. Әгәр син риза булсаң, – диде, кирәкле сүзләрен әйтеп бетерә алуына куанып.
Гөлшаһидә дәшмәде. Аңа нидер әйтергә урынсыз да, уңайсыз да иде. Тунга яка кирәк булган кебек, балага да юл күрсәтүче яхшы ата кирәк ич.
– Ә, көнен... Көнен, кабат әйтермен! – диде, Мәхмүт нидер исенә төшерергә азапланып, аннан аларны озата чыкты. Кеше юклыктан файдаланып, урамда да Гөл ияләре белән озак аерыла алмый торды ул. Алар күздән югалгач кына, кире бүлмәсенә керде. Урамдагы эссе-бөркү һавага караганда кибет эче күпкә рәхәттерәк иде. Кибете хөкүмәтнеке булса да, күп товары үзенеке бит Мәхмүтнең. Ничә ел сатучылык белән шөгыльләнгән егет, җайлаган иде эшен, тапкан малын, алган хезмәт хакын да күпчелек товарга алыштырды. Урамнан кергәч, Мәхмүт нәрсәнедер исенә төшерергә теләп өстәл өстендә яткан дәфтәрен ачты, япты, чут төймәләрен тартты. Аннан тартмадагы календарьны алды да, атна көннәрен барлый-барлый, ике ел элек булган хәлне күз алдына китерде.
...Район ярминкәсенә сатучылар төрле авыллардан җыелганнар иде. Мәхмүт белән янәшәдә күптәнге танышы Назирә туры килде.
– Карале Назирә, йөзең кояштай балкый, ә кулыңда ник бер йөзек булсын! Неужели синең ирең шундый саран? Кара аны, болай йөрсәң, точно урлап китәчәкләр үзеңне!? – диде уены-чыны белән.
Назирә елмаеп карап торды да:
– Әй, яратасың инде Мәхмүт абый төрттерергә, нәкъ авырткан ноктасына баса беләсең бит. Әллә күрәзәче тагы үзең?
– Нигә алай дисең, Назирә?
– Алтын-көмешне телим икән, мин үзем дә сатып алам, тик тыштан ялтырап, эчтән калтырап йөрүдән ни мәгънә?.. Ирем юк минем! – диде, ачу катыш.
– Назирә, гафү ит! Билләхи белмәдем! Икмәктер белмәдем! – диде Мәхмүт, үзен гаепле санап.
– Ярар, зыян юк! Мин күнеккән. Ә, менә синең хатыныңны күрсәм комачау итмәс иде. Бүген синең белән килгәндер бит?
– Нишләмәкче буласың минем хатын белән?
– Кулындагы алтыннарын санар идем.
– Юк.
– Ничек инде, юк. Син дә “акча корты”мы?
– Юк, ул мәгънәдә түгел, минем хатыным юк.
– Тфү... Әйтсәң кеше ышанмас. Ә, дөресен генә әйткәндә, гаҗәпләнерлек урын юк, мин нәкъ шулай дип уйлаган идем.
– Нигә?
– Буйдаклар гына кызлар кулын күзәтә, калганнарга бармак кирәкми... – диде, Назирә төрттереп. Мәхмүтне сынагандай бераз тын гына карап торды да:
– Синдәй ирем булса... – диде, серле елмаеп.
– Нишләр идең, Назирә?
– Син кая барсаң мин дә шунда булыр идем!
Кайтырга җыенганда Мәхмүт Назирә каршына ук килеп басты.
– Назирә, кулыңны сорасам, ризамы кияүгә чыгарга? – диде, ул җитди кыяфәт ясап.
– Мәхмүт абый, шаярырга вакыт юк! Юкса, автобустан калам, – диде Назирә, кырт кисеп.
– Мин шаярмый, Назирә. Күреп торасың андый яшьтән күптән чыккан. Гомумән, ошыйсың син миңа. Ялгыз икәнлегеңне белгән булсам, алдагы елны ук сүз каткан булыр идем.
Назирә автобус кузгалганын күреп:
– Ярар, әйдә мактан авылың, өең белән. Ярминкәнең дәвамы сезнең авылга сәяхәт булсын.
Алар, юл буенча сөйләшеп кайттылар. Әнкәсе, апасы турында да сөйләде Мәхмүт. Назирә үзе дә сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел.
Кайтып җиткәч, автобустан төшкәндә “кәләше”нә кул сузып төшәргә ярдәм итте дә:
– Шунда тудым, шунда үстем, бу минем туган авыл! – диде, туган ягы белән горурланып Мәхмүт.
– Мәхмүт, ничек инде күчтәнәчсез? Буш кул белән килешмәс! – диде Назирә.
– Борчылырга урын юк, ачкыч кесәдә, әнә кибетем - диде шатлыгын яшерә алмый кияү буласы егет.
– Чәйнең яхшысын, җимешнең төшсезен, конфетның йомшагын, – дип, санап китте Назирә, әйтерсең лә үзе түли.
– Син дигәндә, баш түшәмдә!
– Сак бул, егылып төшә күрмә! Күчтәнәч булды. Бүләк?
– Бүләген бирнәң белән алып килерсең яме Назирә.
– Чыннан да!
Мәхмүт кибетне бикләгән арада, Назирә авылны күзәтте.
– Мәхмүт, телисеңме йортыгызны үзем табам!
– Ничек?
– Эчке сиземлек белән.
– Йәле, йәле, тикшерик үзеңне.
– Әнә, теге яшел түбәлесе сезнеке.
– Дөрес!
– Чыннан да сезнекеме?
– Әйе, Назирә. Тик сезнеке түгел, бүгеннән без-не-ке!
Май чүлмәгеннән күренгән күк, Мәхмүтләрнең дә өйләре әллә каян үзенә дәшеп, ымсындырып тора иде. Заманча бизәлгән тәрәз кәрнизләре авылда гына түгел районда да юктыр, мөгаен. Капка бизәкләре дә үзенчәлекле, башкаларныкына бер дә охшамаган. Назирә әйтмешли: нәкъ хан сарае. Ә, урамдагы чәчәк бакчасын әйләндереп алган койма тәбәнәк булса да килешле, түтәлдәге аллы-гөлле чәчәкләр барысы да әллә каян күренеп тора, ә хуш исләре бөтен авылга таралган. Көз ае булса да, җәй китәргә ашыкмый иде әле.
Баскычтан өйгә күтәрелгәндә, чисталыкка игътибар итте Назирә. Аякка ник бер чүп иярсен. Ялгышып та буяу күрмәгән яп-якты такта идәнне кем юганын сорамый булдыра алмады, ул.
–Үзем, диде Мәхмүт күзен дә йоммый. Буялган идән әнкәйгә ошамый, аягым туңа, ди. Ә, такта идәнне ышкып юа алмый. Үзең беләсең, акка кара тиз йога бит. Тырышам инде.
Алар кергәндә, Фәһимәттәй табын янында иде. Мәхмүт янәшәсендә таныш булмаган хатын-кызны күреп сөмсере коелды карчыкның. Чакырмый килгән кунакка хуҗа кашык тапмый дигәндәй, ул да табын өстенә чиккән тастымал каплады да, диванга ук күчеп утырды. Биргән күчтәнәчләрне дә сүзсез генә этеп куйды.
Барлык өмет Мәхмүттә иде. Ул әнисенең кәефен күтәрмәкче булып сүзен матурлап, сырлап башларга булды.
– Тиң парымны эзли-эзли җиде пар итек тузды, әйтмәсәм дә беләсең яшь гомерем бит узды. Әнкәй, таныш бул, килен алып кайттым! Исеме – Назирә, – диде, ул бәхетле елмаеп.
– Алып кайтуын кайткансың, көнен генә нигәдер уйламагансың. Кайчан күргәнең бар шимбәнең җомгадан алдан килгәнен! – диде, Фәһимә усаллана төшеп.
– Әнкәй, син ни сөйлисең? – диде, Мәхмүт аптырап.
– Килен имеш!.. Җиргә көл сибәр өчен дә яхшы көн сайлыйлар. Атнаның фәлән көне уңай. Менә шул көнне кыланырсыз! – диде карчык, кунакның шәрә аягыннан күзен ала алмый.
Назирә яланаяк иде шул, әле бер аягын, әле икенчесен капламакчы булды, яшерә алмады. Күргән тамашадан хәйран калды. Тамагына төер утырды. Үзләре сыман җор телле булса да бер калимә сүз кузгалтмый чыгып китәргә мәҗбүр булды, ул.
– Кәләшне күз белән түгел, колагың белән сайларга кирәк! – дип, кычкырып калды карчык артларыннан, үзенең дөреслеген янә бер кат инкарь итәргә тырышып.
Хәер, унсигез яшьлек чагы булса Назирә бәлки, тагын килер иде, тик ялынып йөрер күлмәге күптән тузган шул инде аның. Китергә дип капка япканда:
– Карт кычыткан каты чага! Башка эзем дә булмас! – диде Мәхмүткә.
Атна буе әнисе белән сөйләшмәде Мәхмүт. Шулай да үзенә сабак алды. Килен төшерү көне хәтерендә мәңгегә уелып калды...
Шуңа да ул үз алдына серле елмаеп:
– Бу юлы әнкәй кире какмас, – диде, календарьны урынына куеп.
...Атна-ун көн узды микән, Мәхмүт Гөлшаһидә белән Гөлйөземне өйләренә дәште. Кунакларга ул аеруча шат иде. Аягы хәттә җиргә тимәде. Оча-оча умарта, алма, яшелчә бакчалары белән таныштырды. Йортка терәп төзи башлаган мунчасын да күрсәтте. Аннан өйгә керделәр.
– Әнкәй, таныш бул, Гөлшаһидә. Ә, менә монысы – кечкенә алиһә. Исеме дә җисеменә туры килә – Гөлйөзем. Кечкенә генә булса да, төш кенә, – диде куанычын яшерә алмый Мәхмүт. Нәни алиһәнең кулын үпмәкче иде:
– Аппагым, кай арада буялдың? Әнисе, кулыбыз пычыранган, юыну бүлмәсе әнә, уң якта, – диде, Гөлшаһидәгә бүлмәне күрсәтеп, үзе тизрәк әнисе янына елышты.
Фәһимәттәй улының кыланмышын күреп уйга чумган иде. “Төшеп югалган балтаның сабы сары алтын булган кебек, уйнаштан туган бала да татлы булсын әле. Элек...”
– Әнкәй, ничек? Мәхмүт эндәшеп фикерен чуалтты карчыкның.
Улын беркем белән дә бүлешәсе килмәгән ананың мөмкинлекне кулдан ычкындырасы килмәде. Иелә төшеп:
– Алмагачтан – алсу алма, чыршыдан – кипкән күркә туа, диләр. Тик таза алмагачның да черек алмасы булгалый... – диде, Мәхмүтнең күңеленә шом салмакчы булып.
Мәхмүтнең үз шатлыгы шатлык иде, ул әнкәсенең сөйләгәнен ишетмәде дә, аңламады да.
– Чибәр име, сылу, – диде ул сабыйларча куанып.
–  Сылулык белән су буйлап булмый... Елан да тыштан ялтырый!
– Юк, аның күңеле яхшы! Сабыр, тыныч, – диде, Мәхмүт Гөлшаһидәнең яхшы сыйфатларын саный-саный.
Фәһимәттәй үртәлгәннән үртәлде:
–  Пыяла түгел – эчендәге күренми!  Тыныч су да ишкәк сындыра!
– Әнкәй, тсс, керәләр! – диде, улы бармагын иреннәре өстенә куеп.
Кунаклар юыну бүлмәсеннән чыккач, бергәләшеп табын янына утырдылар. Фаһимәттәй генә кая утырса да үз репертуарында кала бирде. Сөйкемсез сүз әйткәнче, телеңне төкереп ташла да бит. Юк, инде юк. Һаман үз киресе кире. Каян сүзен таба диген!? Җене котырта, диярсең.
– Барыр җире булмаганның батар күле дә булмый. Бергә яши алмасагыз өеңә кертерләрме соң кабат? – диде Фәһимәттәй, байлык бүлешүдән куркып.
Гөлшаһидә дәшмәде.
Мәхмүт әнисенә ямьсез караш ташлады. Төп мәсьәләгә күчү өчен дилбегәне үз кулына алды.
– Әнкәй, ризалыгыңны бирсәң без бергә яшәр идек. Сиңа килен, миңа хатын, өйдә хуҗабикә булыр иде. Гөлйөзем дә әнкәсенә булышыр, шулай бит кызым, – диде, Гөлйөземне үз алдына утыртып.
– Яслегә бирербез. Чыннан да... Гөлшаһидә, син ризамы? – диде, Мәхмүт ихлас күңелдән, баланың киләчәген күздә тотып.
Гөлшаһидәнең йөзенә ниһаять нур кунды. Уйлап әйткән сүз – җәүһәрдән кыйммәт бит. Мәхмүтне тыңлавы күпкә рәхәтерәк иде. Тик бу рәхәтлек озакка сузылмады.
Фаһимәттәй сүзең беттеме дигәндәй, Мәхмүткә каш астыннан гына күз сирпеп алды да, гадәттәгечә ашыкмый гына сүзен дәвам итте.
– Гөлшаһидә риза булса, килсен. Торсын, сүзем юк. Ә, бала – безнең кан түгел. Бу йортта аны башка күрмим! – диде, әмер биргәндәй.
Аягын үбеп, йөрәген тешләделәр Гөлшаһидәнең. Көтмәгән сүздән күз аллары караңгыланды. Калтыранган куллары белән Мәхмүт алдында утырган сабыен йолкып алды да, үзен белештерми чыгып йөгерде. Мәхмүт аларны туктакмакчы булып урыныннан сикереп торды, нидер әйтте дә сыман, тик Гөлшаһидә аны ишетмәде. Урамга чыккач аяк киеме нәрсәгәдер эләгеп абынды булса кирәк, чүәге дә төшкән сыман тоелды, тик ул туктамады. Хәттә, борылып та карамый чабуын белде. Верандага кереп түшәккә аугач кына аягы авыртуын сизде ул. Күзеннән елга булып аккан яшьләрен, кызы нәни куллары белән сөртә-сөртә:
– Әнием елама... Син еласаң миндә елыйм, – диде. Аннан әнкәсенең канлы аякларын “өф-өф” дип, сулышын өреп дәвалаган булды.
– Юк, еламыйм кызым! Башка беркайчан да еламыйм! – диде ана, баласын күкрәгенә кысып...
Һәр көннең бер киче булган кебек, ул көнне дә караңгы төште. Авыл татлы йокыга талды. Ниһаять, Гөлшаһидә дә тынычланды, нәниенә әкият сөйли-сөйли йоклап киткәнен сизмәде.
Мәхмүтнең генә күзенә йокы кермәде. Ышанычтан мәхрүм калу – баш югалту белән бер иде. Ялгыз кеше тормышы, болай да – болытлы көн кебек бит. Ни ае юк, ни йолдызы.
 

Дәвамы: http://maydan.tatar/songy-emanet-devamy/

 

Нурзия МИРХАЗОВА

 

 

Фото:https://ru.freepik.com/

 

 

 

 

Комментарийлар