Логотип «Мәйдан» журналы

Оекбашым

Без кунакта, яңа гына бер-беребезгә өйрәнеп, чак гөрләшә башладык.

Түр башында утырган олы яшьтәге Хәлим кода оекбашына бәйле тарихны искә төшерде.
Сүз базар оекбашы түгел, ә сарык йоныннан бәйләнгәне хакында. Беләсез инде, без, авылныкылар, йоны кабарып торган шундый йомшак оекбаш киеп үстек. Авылда әбиләр әле дә кап-кара ялтыр кәлүш белән шундыйны киеп йөри.
Хәлим коданың тарихын, аның белән ничә мәртәбә табында утырырга туры килсә, шуның кадәр тыңлыйм. Аңа хәтта кемдер: «Агай шул оекбашы турында йөз тапкыр сөйлидер инде», − дип мыгырдап та куйды.
Башка кунаклар да яттан беләләр, тик беренче кат ишеткәндәй игътибар белән тыңлыйлар. Олы кешеләргә ихтирам белән карарга кирәклеге ана сөте сеңгән бит.
Аның тарихы да әллә ни озын түгел. Ул сарык бәрәне йоныннан бәйләнгән оекбаш турында ни генә сөйлисең инде?
– Миңа ул чакта сигезме, тугызмы яшь иде. Сугыштан соңгы чор инде. Шунда берәүләр өйдән оекбашымны алып чыгып киткән. Өр-яңа оекбашымны. Аны ничек күз карасыдай саклап, «өф» итеп кенә йөртә идем. Йомшак кына, җылы гына оекбашларымны йоклаганда мендәр астына салып ята идем. Тишелер дип куркып, кимәдем дә әле. Утынга барганда да кимим, үкчәсе тишелер дип куркам, чолгау гына урап йөрим. Алары да челтәрләнеп беткән. Ямаулыны күрәсем дә килми, оекбашларымны бары мәктәпкә генә киеп йөрдем.
Менә шуны урлаганнар инде. Барысына да Гайшә апа гаепле. Теләсә кемне өйгә ияләштерде. Имеш, Әртәдә торфта бергә эшлиләр, Әләгәз апайларына авылларына кайтып җиткәнче атларга да атларга дип, үзе булганда, гел шул ике хатынны безнең өйдә төн кундырды.
Бу юлы да шулар, китеп барышлый, безгә кунарга кергәннәр. Әнием дә инде беркатлы. «Йокларга урын юк», – дип чыгар да җибәр бит инде. Изге җан, алар өчен иске сырмаларны йортка алып чыгып, кагып, идәнгә урын җәеп, кунактай күреп хәстәрли бит әле. Имеш, мескенкәйләр, юлда арып, ничә чакрым киләләр. Үзе соңыннан: «Хәерчегә якты йөз күрсәтсәң, ямаулык сорый», − дигән була. Сорый сиңа, урлый, дип әйтергә кирәк, дим.
Мин иртүк утынға йөрим, соңыннан мәктәпкә китәм. Өйдән чыгып киткәндә, алар «хыр-пыр» йоклый иде әле.
Оекбашым мич куышында калды. Йокыдан уяну белән, аякларыма чолгаулар урап, күннән тегелгән башмаклар кидем дә киттем. Ә алары яңа гына иде, күн башмакларымны әйтәм. Әнием аларның ян якларына чүпрәк тегеп бирде, юкәдән бауларын ишеп бәйләде. Күрше Кәрим бабай былтыр көз ит буенча салым түләргә заготконторга барганда, Петровичтан тояклардан калган вак-төяк тиреләрне сорап алган. Тегесе: «Ал, барыбер ташларга», – дигән. Ул, алып кайтып, күрше-тирәгә тараткан, әниемә дә биргән.
Менә мин, шушы өр-яңа башмакларымны киеп, урманга чаптым, ә оекбашларым мине көтеп калды. Аларның ничек мич куышына берсе өстенә икенчесе матурлап куелып, куныч ягы өстә, табаны асылынып торганы әле дә күз алдымда гына.
Утын алып кайткан мәлдә теге хатыннар юк, китеп тә барган. Чәй эчеп, мәктәпкә җыенам, оекбашларымнан җилләр искән. Әниемнән сорыйм. «Әй, Ходай! Теге икәү чәлдергән инде! Чәлдергән Әләгәз бичәләре. Таландык та! Син аларны кешегә саныйсың, ә алар әнә нишли?!» − дип ахылдый башлады.
Әниемне әйтәм, шунда күз-колак булып торасы да бит... Ни эшләргә? Төштем артларыннан. Әллә кая китеп өлгермәгәннәрдер, дим. Хәзер барып тотам аларны, кире алам оекбашларымны. Йөгерәм, йөгерәм, инде авылны да чыктым, һаман күренмиләр. Шулай шәп атлыйлармы икән?
Үзем һаман шуны уйлыйм: нинди оятсыз кешеләр була Җир йөзендә? Башыма сыймый. Аларны җылы өйдә кунарга калдыралар, ә утынга кем, мин йөрим. Ә алар синең әйбереңне урлап алып чыгып китә. Шунда тузган чолгаулар тора, бер дә иске-москыга тимәгәннәр, минем ап-ак оекбашларымны алып чыгып киткәннәр.
Инде Акабаш чишмәсенә дә җиттем, тегеләр юк, җир астына төшеп киткәннәр диярсең. Димәк, мин утынга китү белән, чыгып ычкынганнар.
Чит кешеләр артыннан карап кына торырга кирәк тә бит инде. Әнием үзе, эшкә китәрсе булса, өйгә күз-колак булыгыз, капканы терәп кенә утырыгыз, чыгып китмәгез, дип безне өйрәтә. Без өйдә чакта бернәрсә дә югалмый иде.
Әнием гел көйгәнгә, башы да эшләми хәзер. Башта әти өчен кайгырды. Бер ел ансыз дөнья көтәбез. Әтине урман кискән җирдән алып киткәннәр. Ул бер грамоталы кешедән авылга хат яздырып җибәргән. Утыртып куйдылар мине, дигән. Шуңа аның кайда икәнен авылныкыларга белдермибез. Урмандамы – урманда. Әнием шулай әйтергә кушты.
Әтине кулга алуларына ат кына гаепле. Аны урманнан тимер юлга агач ташырга җибәргәннәр, ә хайван егылган да үлгән. Үлемендә кешене гаепләп куюларын белсә, аксый-туксый булса да йөреп ятыр иде, соңрак колхозга кире кайткач, абзарда гына үләр иде дә бит. Мал уйлый белми шул. Ахылдап яткан да күзләрен акайткан. Юньсез җан.
Менә хәзер йортта эшләргә дә кеше юк. Энемнәр, сеңлемнәр бәләкәй, бар белгәннәре – ашау. Ә ашарга бернәрсә дә юк. Кайчаннан бирле юкә кайрысы белән җан асрыйбыз. Тизрәк тирә-як яшәреп китсә, балтырганга, шома көпшәгә йөреп, шуның белән тамак туйдырыр идек. Ярый мәктәптә ашаталар, аз-маз тамагыбыз туеп кайта, бәләкәчләргә бит ул да эләкми. Эх, кайчан гына үсәрләр инде, ичмасам, мәктәпкә йөри башларлар иде, дибез.
Әниемне көйдергән икенче нәрсә – Гайшә апам. Аны Әртәгә торфка эшкә җибәргәннәр иде, мунча керәм дип, атна саен кайтып йөрде. Мунча дисә дә, кич клубка чыгарга кайтты инде. Өфәленең суы күтәрелеп, күперне агызып алган да киткән. Апа, паром аша чыгармын дип, Сажы авылына килгән. Ул арада караңгы төшкән, паромчы кайтып киткән, апа исә бер знакум марҗада куна калган.
Мин торып чыгып киткәндә, яктыра да башламаган иде, дигән булса да, паромчы үз вакытында килгән, ә апа соңлаган. Икенче көн җыелышка чакырып, вакытында эшкә чыкмаганы өчен апамны алты айга төрмәгә утыртып куйганнар.
Монысын да беркемгә сөйләмибез, әнием шулай кушты. Оят бит, ди. Күрше-тирә, Гайшәгез бер дә күренми, дисә, эштән җибәрмиләр, дигән булабыз.
Берәрсе белеп алса, атасы да, кызлары да утыра, болар гаиләләре белән ристаннар, дип көлә башларлар.
Үзем чабам, бу хатыннар минем шикелле атламый, йөгерә, ахры, дим. Куа торгач, хәлем бетте, килә-килә күз алларым караңгыланып китә. Очмаганнардыр бит инде, дип уйлыйм. Инде Акабаш авылын да чыктым, ә алар юк. Әллә кире генә борылыргамы икән? Мәктәпкә дә соңладым, икенче дәрестән соң өйрә тараталар, хәзер анысы да эләкми инде, Һәдия сеңлем шикелле яланаяк кына чыгып йөгерсәм икән, барып җиткәнче бер дә туҡтамасаң, аяк өшеп тә өлгерми ул.
Өметемне өздем дигәндә, бу бур хатыннарны куып тоттым шулай да. Юлның ике ягына төшкәннәр дә уйламый да китеп баралар. Сыпырталар гына.
Хәзер тотам үзегезне, дим. Их, хәл бетте шул. Тизрәк йөгерер урынга, адымга күчтем. Нигәдер эчем авырта башлады, сул яктан гына борып алды да җибәрми, бөтенләй кәкрәйдем.
Юк, барыбер тотам үзегезне, алам оекбашымны. «Туктагыз, туктагыз!» − дип кычкырам боларга. Юк, борылып кына карадылар, үзләре атлый бирә, муеннары борылыргылар. Мин һаман кычкырган булам.
Яшьрәге борылып карады да, кулларын кызу-кызу селтәп, тагы да шәбрәк атлый башлады. Күп тә калмады ара, хәзер эләктерәм мин сезне, дим. Менә яннарына килеп җиттем, авыр тын алам, чак-чак: «Кайсыгыз минем оекбашны алды?» – дип өзеп-өзеп әйткән булам. «Алмадык. Кеше әйберенә кагылырга, без сиңа кем?» – дигән булалар. Ә урлаганнары икесенең дә йөзләренә чыккан бит инде. Аркаларындагы биштәрләрен битемә терәп диярлек: «Кара! Кайда монда оекбаш?» – дип кычкырышалар.
Усалрак тоелган яшьрәгенең аягындагы оекбашка иелеп карыйм. Ике кат! Кәлүше эченнән оекбашларны ике кат итеп кигәне күренеп тора. «Бир! Менә бит минем оекбашым!» – дип кычкырып җибәрдем. «Нишләп синеке булсын! Үзем шулай киям, аякларым сызлый», – дигән була бу. «Алдашма! Бир! Бу минем оекбаш. Кичә бер дә оекбашың икәү түгел иде. Сине милициягә әйтәбез, бирмәсәң», – дип үземчә куркытмакчы булам.
Әйтерсең, алдымда упкын ачылып китте, хатын минем йөзгә төкерекләрен чәчеп, кычкырып җибәрмәсенме: «Әтиең төрмәдә утыра, апаң да төрмәдә, маңка, сиңа кем ышансын!»
Чынлап та, миңа кем ышансын инде, дип елый-елый кире кайтып киттем. Шунда, их, нигә мин берәр төрле сихер иясе түгелмен икән, дип өзгәләндем.
Бу хәлдән соң берничә ел үтте. Каен җиләге җыеп, базарда сатып торабыз. Мин инде җиде классны тәмамладым, авылдан чыгып китәргә ботинка алыр өчен акча җыям. ФЗӨгә киткән малайлар каникулда өр-яңа форма, әллә нинди билгеләре булган фуражкалар киеп кайта. Мин дә, чыгып китәргә дә башка авылга әйләнеп кайтмаска, дигән уй белән йөрим.
Шунда апам бер хатынга төртеп күрсәтте: «Кара, менә шушы инде синең оекбашларыңны урлаган хатын». Мин аны күреп алгач, куркып киттем, чөнки хатынның бите тиресен сыдырып алган сарыкныкы кебек иде. Апам аңлатты: «Ул тракторчы булып эшләгәндә, капотны кинәт ачып җибәреп, битен парга пешергән».
Мин аңа карамаска тырыштым. Теге чакта малайларга еларга ярамаганын, берәрсе күреп калса, ирештерәчәкләрен дә онытып, ничек юл буе елап кайтканым исемә төште...
...Еллар үтә тора. Хәлим коданың сөйләгәне тулыланганнан-тулылана бара. Тыңлаганда, әһә, теге юлы монысын әйтмәгән идең бит, дип уйлап куям. Боларын онытканнан түгел, башка сәбәпләр белән яшергәнен дә аңлый башладым. Кайчан инде син, кода, башыннан азагына тикле, иләктән үткәрми генә сөйләрсең икән? Бәлки, тулысынча беркайчан да ишетмәбез дә. Анысы да булуы бар...
 

Мәүлидә ӘХМӘТЙӘНОВА

 

Әлфия Ситдыйкова тәрҗемәсе

 

 

Фото: Георгий Машковцев

 

 


«Мәйдан» №3, 2022 ел.

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар